Литература
22 Мая 2025, 11:00

Утлы күмер

Әсхия Абдуллина-КостиковаХикәя. 1 өлеш. Таң алдыннан гына була торган өрфия җил ачык тәрәзәгә кагылды да, тәрәзә янындагы караватта иренә сыенып изрәп йоклап яткан хатынның бодай башагы төсендәге алтынсу сары чәчләреннән сыйпап узды.

Утлы күмерУтлы күмер
Утлы күмер
Таң алдыннан гына була торган өрфия җил ачык тәрәзәгә кагылды да, тәрәзә янындагы караватта иренә сыенып изрәп йоклап яткан хатынның бодай башагы төсендәге алтынсу сары чәчләреннән сыйпап узды. Тәмле төшеннән арынырга теләмәгән хатын иркәләнеп кенә кулын иренең биленә таба шудырды, өзелгән төшен дәвам итәргә теләп, күзләрен ныграк кысып, тирән итеп сулыш алды. Тик өзелгән төше кабатланырга теләмәдеме, әллә нызлы әмма салкынча җил иртәнге йокысын алдымы, хатын аркасына ята төшеп киерелде-сузылды да, юрганын аяклары белән этеп куеп, ачык тәрәзәгә күз салды. Иртәгә балалар да кайтыр, болай аунап ятканчы бакчага чыгып өлгергән карлыганнарны җыеп керим дип, Индира торып ук утырды. Ирен уятмаска тырышып,аяк очларына гына баса-баса сакланып кына ишекне ачып, чык тамчылары да кибеп өлгермәгән болдырга чыкты. Идән салкынлыгы шул мизгелдә йөрәгенә үк үтеп кергәндәй булды, салкыннан бөтен тәне куырылып китте. Әллә нишләп бала чактан ук ул аяк астындагы салкыннан гел чиркана, шуңа күрә хәтта җәй көне дә аягына җылы оекбашлар киеп йөри. Хатын кире өйгә кереп тормады, аякларына җылы эчле кәлүшләрен киеп, алма бакчасы ягына атлады. Өйләре бик матур урынга салынган шул аларның, әнә кул сузымында гына аксыл томан эчендә тау битләре күренеп тора, бакча артында гына инеш челтери. Тау артыннан сузылып кына уянып килүче кояшның алсулыгы сизелә. Бакча түренә ире быел гына ясап куйган беседкага кереп, карлыган җыярга берәр савыт –чиләк алмакчы булып кулын гына сузган иде, елга буеннан ниндидер кошчыкның еламсыраган кебек тавышын ишетеп сагаеп калды.
-Туктале, мин бит төшемдә дә шушы тавышны ишеттем бугай. Әллә кош елыймы? Юк, мин бала елаган тавыш ишеттем шикелле. Нинди төш иде соң әле ул. – Индира аптырап як-ягына каранды, хәтта савыт алып карлыган куаклары үскән якка барырга дигән уе да онытылды. – Чынлап та мин бит төшемдә бала елаганны ишеттем. Әйе, ап-ачык итеп бала елады. Әле алай гынамы-өзгәләнеп-ачыргаланып елады бит. Тик нинди бала еларга мөмкин инде төштә? Балаларым исән-саулар, оныклар дәү әни дип өзелеп торалар. Каян килеп чыкты икән мондый төш? Сабый бала күрүне авыруга юрыйлар, ә мин бит баланың үзен күрмәдем. Ий, Аллакаем, бәла-каза бирмә инде, дип, Индира белгән догаларын укый-укый, кулына чиләк тотып карлыганнары янына китте.
Уйларына тәмам бирелеп, карлыган чүпләп утырган хатыны янына ире килеп җиткәнне дә сизмәде, алай гына да түгел, ире арттан килеп күзләрен каплагач, корт чаккандай сикереп куйды һәм әздән генә карлыганлы чиләген аударып капламады.
-Ай, юньсез! Шулай куркыталармени инде. Мин монда кош тавышлары тыңлый-тыңлый балалар кайтуга дип карлыган җыеп утырам, ә син шаярып торасың, - дип иреннәрен турсайтты.
-Гафу, әнисе, синең куркак икәнне белсәм дә, бу хәтле үк дип уйламый идем инде. Әллә мин дә бүген эшкә бармыйммы икән? Менә синең белән рәттән утырып карлыган җыярмын, кошлар тавышын тыңлармын, ә, нәрсә, ризамы? – Рамил, яратып, хатынын кочагына алды.- Я нинди кошлар җырлады сиңа таң җырларын? Сандугачлар тынды бугай инде. Алар хәзер бала чыгаралар .
-Исемен белмим,Рамил. Әллә нинди кош ул. Гел бала елаган кебек итеп кычкыра. Менә син килгәч ишетелми әле, очып киттеме икән. Моңа хәтле ишеткәнем юк иде.
-Шәүлегән дигән коштыр ул. Кечкенә вакытта без дә ишетә торган идек андый кош тавышын. Әле әти белән урманга утынга баргач, әтинең дә, ул балаларын югалткан да шуларны елый-елый эзләп оча, куркытма улым, дигәне искә төште. –Я, матурым, бәлкем, кереп иртәнгене ашап алырбыз да, мин эшкә китәрмен. Кош тавышлары тыңлап утырганга миңа акча түләмәсләр бит. – Ул хатынына елмаеп карады- Я, сайла, яныңда утырып кошлар тыңлыйммы, әллә эшкә китимме?
Индира кулындагы чиләген иренә тоттырып, әкрен генә аның артыннан атлады. Ирен эшкә озаткач, бакчага керәсе килмәде, Индира өй җыештыру, кер юу мәшакәтенә кереште.
****
Караңгы төн пәрдәсен ертып, поезд алга чаба да чаба. Ара-тирә усал итеп гудогын кычкырта да, тагын алга ыргыла. Юл янындагы баганалардагы электр лампочкалары гына бер-берсенә күз кысышкандай, поездны озатып калалар. Инна Андреевна, кичтән үк урынын җәеп йокларга ятырга тырышса да, барыбер ята алмады, төн караңгылыгында аны алда нинди билгесезлекләр көткәнен ул әле белми иде. Тыныч кына яшәп яткан илләрендә мәхшәр кубачак дисәләр, беркем дә ышанмас иде. Әмма гомер буе Донбасс шахталарында эшләгән, бала чакларында фашистлар чолганышында калып та исән калган әти-әнисе, ерткыч җанварга әйләнгән үз иленең халкы тарафыннан йортлары шартлатып үтерелгәннән соң, Инна Андреевна Россиягә алып кайтучы качаклар автобусына утырырга мәҗбүр булды. Автобуста башта качаклар өчен махсус әзерләнгән лагерьга алып килделәр , аннары, тагын автобусларга төяп, фронттан ераккарак озаттылар. Ниһаять, поездларга төяделәр, һәм алар Татарстанга юл тоттылар. Кулында бер пакет кием һәм кечкенә сумкасыннан башка бернәрсәсе дә калмаган, чал чәчле хатын, башын учлары белән кысып, тагын караңгы тәрәзәгә текәлде.
Шау чәчәктә утырган роза бакчасы да, җәен ишек алдын җиләсләндереп, көзен мәмрәп пешкән баллы виноградлары белән сусауны басучы винограднигы да, ап-ак итеп акшарланган курчак өе кебек матур өе дә, кетәклегендәге тавыклары да бер мизгелдә утлы көлтә булып күккә очты. Алар яшәгән бистәдә бер генә исән йорт та калмады. Аягында йөри алганнар ничек булса да , волонтерлар ярдәме белән , коткарырга килгән автобусларга утырып бу котычкыч хәлләрдән читкә, еракка олагырга тырышты. Машинасы, мотоциклы булганнары барлы-юклы кием-салымын төяп, я Украина я Россия ягына юл тотты. А инде аяк өстендә булмаган карт-корыга, урын өстендә ятучыларга волонтерлар һәм Россия хәрбиләре юк-юкта суын-ашарына ризыгын китереп җиткерергә тырыштылар. Алай да атналар буена ач яткан, бигрәк тә сусызлыктан интеккән картлар, авырулар арасында үлүчеләр бихисап иде.
Инна Андреевна ни уйларга да, кайсы якка барып сугылырга да белмәде. Гаиләсе белән Киевта яшәүче хәрби улының исәнме-саумы икәнен дә, аның гаиләсенең хәзер кайда яшәгәнен дә белмәгәч, ул күршеләре белән Россия волонтерлары китергән автобуска утырып юлга чыкты. Аның караңгы уйларын бүләргә теләгәндәй, поезд тагын озын итеп гудок бирде, хатын кинәттән ишетелгән тавышка сискәнеп китте һәм уйлар йомгагының очы өзелде.
***
Бер тотынса Индира гел шулай – башта яңа җыйган карлыганнарын блендер белән ваклатып, өстенә шикәр комы өстәп варенье ясады, аннары дөбер-шатыр китереп, өйнең астын-өстен әйләндереп җыештырырга тотынды. Балалар да кайтасы булгач дип, ул өй эчендәге бар урын-җирне ишек алдына алып чыгып, кояшка элде, ялт иттереп идән-тәрәзәләрне юып чыгарды. Чират алгы өйгә һәм верандага җитте. Алгы өйдәге иске-москыларны , киелми торган кием-салымнарны, укылмый торган гәҗит-журналларны, ире кайткач, чүплеккә чыгарып яндырырга дип, капчыкларга тутырды. Тәненә рәхәт талчыгу, бераз гына ачыгу хисе таралды. Хатын битендәге эре тир тамчыларын кул аркасы белән сөртеп алды да, маңгаена төшкән алтынсу чәчләрен тыны белән өреп өскә күтәрмәкче булды. Әмма маңгайга ябышкан дымлы чәчләр аңа бирешергә теләмәде. Тыңлаусызга әйләнгән чәчләрен рәткә китерергә теләп, ул торып басты һәм стенадагы бераз гына коңгыртланган иске көзгегә күз салды. Көзгедәге үзенең кыяфәтенә риза булып, елмаеп тел күрсәтте. Шул чак көзге артыннан бераз гына бер очы чыгып торган конвертмы-пакеткамы күзе төште. Ул белә-белгәннән бирле шушы урында эленеп торган көзге артындагы шактый калын пакетны, тузаннарын артык очыртмаска теләп, тартып чыгарды һәм кызыксынуыннан аяк астында торган чиләген дә абайламыйча, абынып чүт егылмады. Аның каравы, пакет эчендәге саргаеп беткән фотолар, салым кәгазьләре, тагын ниндидер квитанцияләр идәнгә, беришесе сулы чиләккә очты.
Шыгырдап веранда ишеге ачылганда, Индира шул фотоларны, кәгазьләрне җыю белән мәшгуль иде.
-Генеральный уборкамени әле сездә? Нихәл, кызым! – Ишектә әнисе белән бертуган Фәймә апасы күренде. Кулындагы таягы белән ишек янынарак очкан бер фотоны тартыбрак китерде дә иелеп, кулына алды. – Ий, җаныкаччайларым. Җизнәй белән апаның Сабантуйда төшкән фотолары икән. Исраф булып ятмасыннар әле идәндә, үземә алып кайтыйм. Сезгә хәзер картларның фотолары ни, үзләре ни, дип, Фәймә апасы борынын мышкылдатырга кереште.
-Юк, юк, Фәймә апа, мин менә бу пакетны көзге артыннан алдым да, тузаннарны сөртим дигәндә пакет таралып китте. Бирегез фотоны, минем иң кадерлеләрем бит алар. Ничә ел үтсә дә әти дә әни дә минем өчен гел янымда кебек. Каядыр чыгып кына киткәннәр дә, менә-менә кайтып керерләр төсле. – Иң кадерле әйберсен тартып алудан курыккан сабый кебек, Индира да саргаеп беткән пакетны күкрәгенә кысты.
-Калганын яңадан җыеп,юып бетерермен. Әле үземнең дә тамагым бик кипкән иде. Ярый әле син килеп кердең. Рәхәтләнеп чәй эчәрбез, әйдә, әйдә, - дип Индира, Фәймә апасын өйгә дәште.
...Пакет ертыгыннан хәйран гына калын бер кәгазь идәнгә төшкәнен Индира сизмәде, Фәймә апасы күрмәде...
***
Инна Андреевна тирән итеп көрсенеп, төн буе утырып арган аркасы да ял итеп алсын дип, киштәсенә сузылып ятты. Тәмам арыган, йончыган хатын тирән йокыга талды. Төшендә дә поезд текелдәвенә кушылып, утлар гөрселдәде, йортлар җимерелде, балалар, хатын-кызлар елашты. Тәүлек сәгате кичкә авышканда поезд тизлеген әкренәйтте, вагоннар бер-берсен узарга теләгәндәй шак-шок килеп тиргәштеләр, аның саен поезд кычкыртуы да ешайды, тагын бераздан поезд ниндидер станциягә килеп туктап калды.
Вагон воҗатые “Круглое Поле” дип сөрән салды. Бик озак торды поезд бу станциядә. Вагондагы бар халык әллә безне монда кабул итмиләрме икән? Ник болай озак торабыз. Арып беттек бит инде, дип шаулаша ук башлады. Ул арада чынлап та поезд әкрен генә тизлек җыя башлады һәм бер сәгать дигәндә Чаллы шәһәренең тимер юл вокзалына килеп тә туктады. Монда Украинадан килгән халыкны санаторий-профилакторийларга, кунакханәләргә илтеп урнаштыру өчен егермеләп автобус көтеп торганны күргәч, халыкның кәефе күтәрелгәндәй булды. Шау-шу килеп, алар, тиз арада автобусларга кереп урнашты. Инна Андреевна утырган автобус шәһәр читендәге санаторий янына килеп туктады. Санаторий хезмәткәрләре дәррәү килеп, якын туганнарын каршылагандай каршы алдылар, кемнең авыр йөге бар-күтәрештеләр, чатанлаганнарны култыкладылар. Икешәр, өчәр кешелек бүлмәләрне үзегез теләгән юлаучылар белән бүлешегез дигәч, тагын да күңелләре күтәрелеп китте юлаучыларның. Арган аякларына бераз ял биргәч, барысы бергә ашханәгә төшеп, тәмле аш- су белән сыйландылар. Беразга гына булса да, күңелләрендәге авыр кайгы юкка чыккан кебек тоелды. Кичкә концерт була, төшегез, күңелегез ачылып китәр дисәләр дә, тамаша карарга төшүче сирәк булды. Моңа хәтле Чаллы шәһәре турында яңалыкларны да телевизор аша гына ишетеп белгән һәркемнең йөрәгендә олы яра саркый иде шул...
Көн арты көн уза торды, Чаллы шәһәрендә дә тормыш үз көенә акты, кешеләр эшкә барды, эшкә китте, кемдер аерылды, кемдер яңа гаилә корды. Кайдадыр сугыш баруы бар халыкны да алай ук зур кайгы-хәсрәткә батырмаса да, санаторий хезмәткәрләре арасында да туганнары, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучылар бар иде. Кайберләре Украинадан килгән кешеләрне дошманы итеп санаса, күпләр исә аларны кызганып, кием-салымнар алып килде, ничек кенә булса да тугандаш халыкка ярдәм итәргә тырышты. Махсус хәрби операция (МХО) ике-өч айдан, а иң күбе ярты елдан бетәр дип ышанган халык нык ялгышты. Ерактан күченеп кайткан халыкның да күбесе шәһәргә нинди дә булса эшкә урнашып, үз көнен күрү яхшырак булыр диде, кайберләре, барыбер үз илемдә яхшырак, үлсәм дә үз туфрагымда үләрмен дип, җимерек шәһәрләренә кайту юлына чыкты.
Инна Андреевнага кайда да барыбер иде. Башта күңеле белән бу шәһәрне үз итәргә теләмәде, әмма артка таба да юл юк икәнен баш мие белән аңлап, ул да берәр яры эш табу юлына кереште. Санаторий да аларга гомерлеккә бирелмәгән иде, дәүләт тарафыннан бирелгән күпмедер күләмдәге акчага ул арендага бер бүлмә алды һәм шул йорт янындагы кибеткә идән юарга эшкә урнашты. Кибет директоры Арина Сергевна бик кешелекле булып чыкты. Җиденче дистәсен ваклаган бу чал хатынны ул әллә кызганып, әллә башка сәбәпләр аркасында, зур сәүдә залын юу эшеннән азат итеп, кабинетларны гына юарсыз дип аңлатты. Билгеле инде, идән юучылар арасында бу кәнәгатьсезлек тудырды, әмма Арина Сергеевна үз сүзен коры тотты, ошамаса – башка урынга китә аласыз диде. Билгеле, Инна Андреевна, башкалар алдында үзен гаепле санады, болай аеруга ул риза түгел иде, шуңа күрә, кичләрен пычранган зул залны башка идән юучылар белән бергә юды.
Шомырт кара күзле, кап-кара озын чәчле, бит очлары алсуланып торган директор әллә нәрсәсе белән аңа якын иде. Ниндидер чалымнары да аңа бик таныш кебек тоелды, әмма тормышында булган борчу-югалтулар аның хәтер капчыгын чишәргә ашыкмый иде әле.
Сиздерми генә көзге пычраклар да кар катламы белән капланды, Татарстанга кыш килде. Ул елны кыш чынлап бик салкын һәм карлы булды. Җәйге киемнәр белән генә юлга чыккан һәм гомер буе Татарстан белән чагыштырганда нык җылы җирләрдә яшәп картайган кешеләргә чит җирдә бик авыр иде. Араларында монда калып, эшкә урнашып та, күңел тынычлыгы таба алмыйча, депрессиягә бирелеп авыручылар, хәтта психбольницага эләгүчеләр дә шактый булды. Санаторийда өч ай бер бүлмәдә яшәгән якташы кинәт үз-үзенә кул салганны ишеткәч, Инна Андреевнага бик кыен булды. Ул, ни булса шул булыр дип, эштән китәргә һәм кире Украинага Донбасска кайтырга карар кылды.
Кичтән йокы даруы эчеп кенә йоклап китә алган хатын төн буена саташып чыкты. Әмма йокыга талган баш миенең хәтер капчыгы шушы төнне уянып, Инна Андреевнаны узган елларына алып кайтты.
...Совет иленең гөрләп чәчәк аткан вакыты. Ил буенча яңа заводлар, шәһәрләр төзелә, төрле институт, техникумнар ачыла. Союздаш республика Украина, Белоруссиядән дә яшьләр ташкын булып яңа шәһәрләргә агыла. Без комсомоллар- коммунизм төзүчеләр дип кызыл аләмнәр, транспарантлар күтәргән бер колонна яшьләр Брежнев шәһәренә баручы поездга утырып Татарстанга юл тота. Күбесе КамАЗ га, күпмеседер төзелеш мәйданына юл ала. Һәр хезмәт мәйданчыгында музыка, уен-көлке-шаяру белән беррәттән эшләр дә гөрләп алга бара. Тула торакларга кайтканнан соң да йокларга ятарга ашыкмый, тизрәк ял итү, танцы мәйданнарына ашыга. Хәлдән тайганчы биеп, күңел ачып таң атканда гына кайтып йокларга ятсалар да, комсомоллар, чынлап та эшкә хилафлык китермиләр. Кайда яшьләр – шунда мәхәббәт уты кабына.
Инна да бергә эшли торган Самир исемле егеткә гашыйк булганын сизми дә калды. Дөресрәге, башта Самир аңа гашыйк булды. Штукатур-маляр Иннаның измә салган чиләген үзе белән бергә кулларына күтәреп кирәкле катка мендерүләр эзсез калмады, Инна башы-күзе белән мәхәббәт утында янды. Ялкынлы мәхәббәтнең дөрләп янган учагы Самир авылга кайтып әти=әнисенә украин кызына өйләнергә телим дигән сүзләрдән соң кара күмергә әйләнде. Әтисеннән дә бигрәк әнисе нык дулады Самирның. Ахыр чиктә моңа хәтле ата-анасы сүзеннән чыкмаган Самир ялдан соң эшенә кайтмады. Тагын берничә көннән аны әнисе үзе белән ерак себер ягында яшәүче туганнарына ук алып китте. Инна кара кайгыга батты. Самирның иптәшләре аша да аны эзләп карады, әмма егет суга төшкәндәй юк булды. Авылдагы адресын алып, Самирларга кайткан авырлы Иннаны ишектән дә кертмәделәр, әтисе авыл башына кадәр озатып, бер юлаучы машинага утыртып җибәрүдән башка чара тапмады. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәүче кызлар арасында да егетләреннән авырга узучылар шактый иде, әмма аларның берсен дә егетләре ташлап китмәде, әти-әниләрен ничек үгетләгәннәрдер, анысы безгә мәгълүм түгел, һәрхәлдә, алар бала табып, гаилә кордылар. Баланы алдырырга дип үгетләүчеләр дә табылды, тик монда да Инна соңга калган булып чыкты, табиблар мондый операциягә алынмады. Тәмам аңгырайган, ни эшләргә дә белмәгән кызның башына иң ямьсез уй килде һәм ул аны тормышка ашырырга дип, үз бригадалары эшли торган бинаның өченче катыннан сикерде...
Ашыгыч ярдәм машинасы аны хирургия бүлегенә алып китте, тик юлда көтмәгән хәл килеп туды: Иннаның бәбиләр вакыты җитте...
ДӘВАМЫ БАР.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас