Литература
15 Мая 2025, 11:10

Үткәннәр белән көрәш

Гөлчирә Галимова. Сигезенче өлеш. Кыш көне авылның чиста һавасына, матурлыгына тагын бер кат сокланасың. Кара җир инде күптән кар астында калды. Җир өстен каплаган кар бөртекләре, салкын, кояшлы һавада, төрле төскә чумган мәрҗән бөртекләредәй ялтырыйлар.

Үткәннәр белән көрәшҮткәннәр белән көрәш
Үткәннәр белән көрәш

Кыш көне авылның чиста һавасына, матурлыгына тагын бер кат сокланасың. Кара җир инде күптән кар астында калды. Җир өстен каплаган кар бөртекләре, салкын, кояшлы һавада, төрле төскә чумган мәрҗән бөртекләредәй ялтырыйлар. Ачы җилдән капка, өй бүрәнәләре ыңгыраша сыман. Ап - ак юрган җәелгән җир өстендә кеше эзеннән башка эт, песи, хәтта адашып йөргән тычкан эзләре дә очрый. Кемнеңдер сараеннан качкан куян куркып кына юл буенда утыра. Бала - чага аны тотарга теләп карга бата- чума аның артыннан куып йөри. Йорт янында өелгән кар өйнең калай башлары белән тоташкан. Бакчадагы агачларның ботаклары салкында бәсләнеп ап- ак күлмәк кигән. Җир тәмле йокыга талып киләсе язны көтә, ял итә.
Линар да гаиләсен алып авылга ял итәргә кайтты. Балалар ашап ял иткәч, әтиләре ясап биргән кечкенә көрәкне тотып урамга чыкты . Әтиләренә булышасы урынга чыр-чу килеп кар эстендә аунады. Балаларны тәрәзәдән карап торган Майҗамал апа телгә килеп
— Бәхетле балачак, беләсеңме минем үземнең дә вакыты белән аларга кушылып карда ауныйсым килә.
--Ә кем каршы килә?Бар бераз уйнап кер.— дип Гөлия дә тәрәзә янына килә .
--Кызым бер сүз әйтсәм үпкәләмисеңме?
--Ник үпкәлим инде әни, сине нәрсә булса да борчый ахыры?
--Үзең беләсең авыл, ә авылда төрле имеш мимешләр тиз тарала. Сине Линарга хыянәт итә икән дип тә сөйлиләр. Имеш син бала табарга теләмисең, инде ничә ай үтеп көмәнең күренми диләр.
--Әни нишли алам инде мин? Әлегә Ходай ятим балаларны күбрәк карарга кушадыр. Вакыты җиткәч Ходай Тәгалә үзе бирер. Ә сүзгә килгәндә син үзең нәрсә уйлыйсың?
--Кызым кеше белән сугыша алмыйм, авызларына да сугып булмый, ә йөрәгемнән чыгып әйтәм, мин бер сүзгә дә ышанмыйм. Үзең әйтмешли Аллахы Тәгалә югарыдан күрәдер, бер үз сүзен әйтер. Миндә сезнең нәни бала белән сөендерүегезне телим, арагызны да якынайтыр иде нарасый.
--Әни әлегә Ходай Тәгалә бирмәгәч, без теләп кенә булса иде .
--Шулай да бит, уйларны, теләкләрне яшереп булмый.
--Бар да Алла кулында әни , бала бүләк итәм дисә, вакыты җиткәч анысы да булыр.
Гөлия күзенә тулган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен суыткычка таба борылып, аның ишеген ачып
--Әни итне алып куям, бәлки пильмән ясап алырбыз?
--Бик әйбәт булыр кызым.
Биялиен алыштырырга кергән Линар әнисе белән Гөлия сөйләшкәнне ишетеп торды. Гөлиясе монда да үзенең серен сөйләмәде. Бигрәк акыллы кеше , барысына да Линар гаепле икәнен әйтмәде. Ничек Гөлиянең берүзенә акыл, түземлек, сабырлык һәм башка яхшы сыйфатлар җыелган? Рәхмәт Гөлия сиңа мең рәхмәт. Линар үз уйларына бирелеп чыгып китте . Салкын булса да матур үткәргән ял көннәре үтеп китте . Бөтен эшләрен бетереп кичке якта гына өйләренә кайтып җиттеләр. Чәйләр эчеп алгач, авыл да уйнап арган балалар ятуга йоклап киттеләр. Ландышның нигәдер әтисе бүлмәсендә калган курчагын алырга кергән Гөлияне, бүлмәдән чыкканда Линар кулыннан тотып калды.
--Гөлия син искиткеч яхшы кеше, әгәр мине ирен буларак кабул итәргә теләсәң, бүген монда кич кунарга кала аласың.
--Нәрсә?
--Менә тагын дөрес әйтмәдем, белмим ничек әйтергә? Малайшак сыманрак, гафу ит мине, мин бүгеннән синең бу бүлмәдә калуыңны телим, бик телим. Әгәр каршы булмасан әлбәттә. Беләм, мин бик авыр кеше, син миңа үзгәрергә булышасың, бүгеннән мин яңа тормыш башларга телим. Син риза булсаң мин бик шат булыр идем.
Гөлия күзләрен зур итеп ачып Линарга карады да , курчагын алып ишеккә таба атлады. Линар аның артыннан
--Мин сине аңлыйм, үпкәләмим дә, киресенчә мин сине үпкәләттем. Әгәр сүзләрем кабат йөрәгеңә тисә гафу ит.
Гөлия елмая төшеп
--Мин хәзер керәм, Ландыш төнлә белән дә курчагын эзли.
Линар шатлыгыннан Гөлия янына килеп аны кочаклап алды
--Рәхмәт сиңа миңа өмет биргән өчен, ышан син беркайчан да үкенмәссең.
--Мин беләм Линар, мин балаларны гына карап керәм.
Шушы көннән яшьләрнең тормышы яңача бәхет, шатлыкка үрелеп барды. Буш вакытларында паркка бардылар, чана шудылар, хәтта җитәкләшеп кенә урамда һава сулап йөрделәр. Лилиянең кечкенә фотосүрәтен, чәчәкләргә күмеп зурайтып элделәр. Гөлия Лилиянең нәрсә яратуын, балалар белән ничек уйнавын, сөйләп гел исләренә алып торды. Балаларның әниләрен онытуларын теләмәде. Лилиянең зур фотосүрәте янында, Хәйдәр, Ландыш һәм Линар белән бергә төшкән сүрәтләр дә урын алды. Беркөнне паркта йөргән вакытта Гөлиянең башы әйләнеп китте дә, кисәктән генә җиргә егылды. Аңына килмәгән Гөлияне парктан хастаханәгә озатырга туры килә .Линар әнисенең номерын җыеп тизрәк килеп җитүен сорый. Ашыгыч ярдәм машинасы табибы Линарга карап
--Минем уйлавымча ул бүген реанимация бүлегендә кич куначак, сезгә безнең белән барудан файда юк. Җитмәсә яныгызда балалар, сез аларга бүген кирәгерәк. Иртәгә сезгә хәбәр итәрбез. Болай карашка бик куркыныч әйбер юк кебек.
Линар ничек төнне үткәрергә белмәде, соңгы араларда Гөлия баш авыртуына зарланды. Юк, юк бу булуы мөмкин түгел. Ул уйлаган уйларыннан үзе дә курыкты. Юк ул Лилия кебек үлергә тиеш түгел.
Иртән иртүк Майҗамал апа килеп җитте. Линар үзенең уй фикерләре белән бүлешкәч Майҗамал апа йөрәксез кала башлады. Ләкин бер телефон шалтыравы аларның күңелен күтәрде.
--Сезнең хатыныгызга бернәрсә дә янамый. Хастаханәгә килеп хәлен белеп була , аны общий палатага чыгардылар.
Линар шатлыгыннан йокыдан уянып, әниләрен сораган балаларны, әнисен ияртеп хастаханәгә китте. Үзенә борчылып нишләргә белмәгән Линарны, җир тишегеннән килеп чыккан Ильсияр туктатып
--Бу юлы син мине тыңлыйсың, син җүләр Линар, ничек кенә яшь хатыныңны якласаң да, мин сиңа аның хыянәт итүен исбатлый алам.
--Ильсияр нинди гайбәт җыеп йөрисең, армадыңмы кеше бутап?
Ильсияр телефонын кабашлап Гөлиянең бер ир белән кочаклашып һәм ул ирне Гөлия битеннән үпкән фотосүрәтне күрсәтеп
--Күрдеңме? Ә син тиле кемгә өйләнгәнеңне белмисен.
Линар кычкырып көлеп җибәрде.
--Син ул тиле, беренчедән димәк Гөлия турындагы гайбәтләрне авылда син таратасың. Аннары ул аның бертуган абыйсы, кунакка килгән иде , Гөлияне эштән каршы алган вакыт, шуннан алар туры өйгә кайттылар. Хәзер соңгысы, әгәр тагын сүз сөйләп йөрсәң үз кулларым белән бәреп үтерәм. Югал күз алдымнан. — дип Линар Ильсиярне төртеп җибәреп, алдан кереп киткән Майҗамал апа белән балалар артыннан ашыгып хастаханәгә керде. Гөлия яткан бүлмә янында кеше җыелган. Линар борчылып эчкә карады. Караватта күзе йомылган Гөлия ята, янында мыштым гына Хәйдәр басып тора. Майҗамал апа Ландышны кочагына алган, үзенең битеннән яшь бөртекләре тәгәри. Ландыш әбисенә карап
--Ул да Лилия әни кебек йоклый, аннары безне ташлап китә , нигә? Нигә? Мин аның йоклаганын теләмим. Әби әйт инде аңа йокламасын.
Кеше җыелганга аптырап килгән табиб бүлмәгә керде, Аның артыннан нишләргә белми басып торган Линар да иярде.Табиб Ландышка карап әкрен генә
--Бу матур кыз нигә елый икән?
Бер тамчы арада зурлар кебек фикер йөртергә өйрәнгән Ландыш, күз яшьләрен сөртеп
--Әни йоклый, нигә йоклый ул? Ул да безне ташлап китәме йолдызлар янына?
Табиб аптырап Линар белән Майҗамал апага карады да
--Син сеңлем дөрес уйламыйсың, әниеңнең хәле бераз авыр, без аны ял итсен дип йоклаттык. Ул бераздан уяна, әле җитмәсә сезгә бүләк тә әзерләгән.
--Нинди бүләк?
Ландышның йөзләре ачыла төште, ул кабат
--Нинди бүләк?
--Мин синнән сорыйм әле башта, син кемне теләр идең кызмы, малаймы? Сиңа энекәш кирәкме, сеңелкәшме?
--Ничек инде?
Ландыш сораулы карашын табибка төбәп
--Нинди бүләк соң ул?
Табиб елмая төшеп
--Әниең сезгә сеңелкәш яки энекәш алып кайта, шуңа күрә бераз авырып алган, аңладыңмы?
--Безнең бәби буламы?
--Әйе сеңлем, сезнең бәби була.
Бу сүзләрдән Майҗамал апа белән Линар да сүзсез калды. Ландыш кабат табибка карап
— Ә ул чыннан да йолдызларга китмиме? Мин аны бик яратам.
--Юк сеңлем ул бары ял итә.
Табиб борылып чыгарга гына җыенган иде, Ландышның кычкырган тавышына кире борылды. Күзен ачкан Гөлияне күреп Ландыш аның кочагына кереп
--Әни, әнием китмә инде , йолдызлар янына китмә. Мин сине бик яратам. Син безне ташлап китмә, без тәртипле булырбыз, сүзеңне тыңларбыз, әни, әнием тыңла инде.
Елаган Ландыш янына Хәйдәр дә килеп басты, ул яшь аралаш
--Әни без сине яратабыз, чыннан да сине тыңларбыз, шауламабыз да, син йоклама гына.
Аптырап калган Гөлиянең бу сүзләрдән күзенә яшь тулды, ул
--Сез нәрсә сөйлисез балалар? Кем сезгә мин сезне ташлап китә дип әйтте? Сез бит минем бәгеркәйләрем. Ничек мин сезне ташлап китә алам? Еламагыз, минем бераз башым авырта иде, озакламый өйгә кайтам ышаныгыз миңа.
Балалар берсүзсез әниләре кочагына керделәр. Гөлия янында яткан хатыннарның да, хәтта зур гәүдәле табибның да бу вакытта күзләрендә яшь иде. Нинди көчкә ия була икән ана белән бала арасындагы ярату хисе . Бу мизгелдә таш йөрәкле кешедә тик тора алмас кебек . Линар Гөлия белән балаларга карап торгач алар янына килеп ,Гөлиянең кулыннан тотты да
--Рәхмәт сиңа кадерлем, син миңа яшәргә көч бирдең, йөрәгемә җылы, якты уйлар өстенә, яңадан әти булу шатлыгын өстәден. Ходаема мең, мең рәхмәтлемен сине минем юлымда очраттырган өчен. Рәхмәт сиңа , мин яратам сине. Чыннан яратам. Мин бүген үземне иң бәхетле кеше итеп хис итәм.
Линар күзеннән чыккан күз яшьләрен сөртеп алып
--Мин хәзер еларга оялмыйм, Чөнки чын хисләрдән оялмаска кирәк дип син мине өйрәттең.
Кабат палатада ятучыларның да, табибның да, ачык ишектән күзәтеп торучыларның да битләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.

 

Хөрмәтле дусларым, сезнең дә күзләрдән бары шатлыктан гына чыксын күз яшьләре. Сезгә бәхетле тормыш, исән сау булып , сөеп, сөелеп яшәргә язсын. Минем белән бергә әсәрнең башыннан ахырына хәтле булганыгыз өчен зур рәхмәт. Барлык лайклар, комментарийларыгыз, фикерләрегез, теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Алар миңа чыннанда бик мөһим.

 

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас