

-Сәләм Ильсияр, мин балалар белән ял итәргә килдем, ә син нишлисең?
Линар сораулы карашын төбәп
— Син кем белән ял итәсең. ?
— Анысы мөһим түгел , безнең сөйләшәсе бар, юкка гына очрашмаганбыздыр дип уйлыйм.
--Хәзер көтеп тор.
Линар балаларны машинага утыртты да, Ильсияр янына килеп басты.
--Тыңлыйм.
--Син беләсең сүз нәрсә хакында барганын, әйдә бергә булыйк. Без бер беребезне кечкенәдән үк беләбез, ә нәрсә дә ошамый икән мин үзгәрергә сүз бирәм, сиңа тиң хатын булам.
Линар көлеп җибәрде һәм
--Эх Ильсияр, үзгәрергә теләсәң минем белән уйнама, үзеңне яхшы күрсәтсәң чит иргә асылынып зоопарк буйлар йөрмәс идең, күрмәгән, белми ул дип уйлама.
--Соң без әле бергә түгел, әлегә ничек телим шулай йөри алам. Тик мин барыбер үземнекен эшлим, син барыбер минеке генә буласың шуны бел.
Линар ачуы килеп Ильсиярнең ике беләгеннән тотты да
--Син миңа янама, минем эчемдәге юлбарысны тышка чыгарма шакал. Син беләсеңме шакал нишләгәнне? Ул кирәкме, кирәкмиме гел иснәнеп йөри, курка, вакыт узганын көтә, шуңа да аңа начар ризык эләгә. Ә юлбарыс куак артыннан гына күзәтеп, кисәктән генә килеп чыгып добычасын эләктереп буып ала. Синдә минем эчемдәге юлбарысны чыгарма, синең сыйныфташ икәнеңне онытып буып алуым бар. Бүтән яныма килмә, очрашу да эзләп йөрмә. Хатын кирәк булса мин үзем эзләп табам.
Линар кулларын Ильсиярдән очкындырды да, машинага утырып китеп барды.
Өйгә кайтып ял иткәч кулына телефонын алып шалтырата башлады.
--Исәнмесез Гөлия нәрсә хәлләрегез?
— Исәнмесез,. Рәхмәт Линар әйбәт, үзегез ничек? Балаларның хәлләре ничек?
--Безнең дә барда яхшы, Гөлия минем сезнең белән сөйләшәсе бар иде, мин сезне ничек күрә алам?
— Минем бүген ялым, сезгә ничек уңай була соң?
--Миндә бүген ял алып балаларны хайваннар дөньясын карарга алып барган идем.
--Бик әйбәт булган, бәлки кая булсада очрашырбыз? Паркта да була.
— Без бүген бик күп йөрдек инде, беләм әйтергә дә яхшы түгел, сез безгә үзегез генә килә алмыйсызмы? Иң мөһиме сүз балалар хакында була.
--Авырмыйлардыр бит?
--Юк, юк бары сөйләшәсе бар, сез ничек килә аласызмы?
Әгәр яхшысынмасагыз мин үзем киләм, .
--Ярый мин бераздан килеп җитәм.
--Рәхмәт сезгә Гөлия, ә кайтканда мин сезне үзем озатырмын.
Озак көттерми Гөлия килеп тә җитте. Балаларның шатлыгы, сөенечләре ташып тора иде . Майҗамал апа балалардан да күбрәк шатланып тизрәк аш бүлмәсенә ашыкты. Кадерле кунагын тәмлеләр пешереп сыйлыйсы килде. Балалар белән бераз сөйләшкәннән соң Линар Гөлиягә
--Без сөйләшеп ала алабызмы? Әйдәгез минем бүлмәгә, ә сез балалар мульфильм карый торыгыз.
Бүлмәгә кергәч тә Линар сүзен башлый алмыйча тәрәзәдән карап торды. Аннары җайлап кына
--Безнең ничек яшәгәнне сез беләсез, соңгы арада әни дә авырып тора. Миңа гел өйләнергә куша, балаларга әни кеше кирәк дип бәйләнә.
--Ә сез үзегез нәрсә уйлыйсыз?
--Әйе балаларга әни кирәк, ләкин бу минем өчен бик авыр мәсьәлә. Минем яшь хатынга зур түземлек кирәк булачак, чөнки мин әлегә аңа наз бирергә әзер түгел .
--Сез.......
--Үтенәм бүлдермичә тыңлагыз , мин әйтеп бетерим, миңа чыннан да авыр , Лилияне ничек итеп йөрәгемнән алып бәрим.
--Ә нигә аны йөрәктән алып бәрергә? Сезнең яктан бары хөрмәт, яшь хатынны аңларга, аңа балалар белән уртак тел табарга булышуыгыз кирәк. Сезнең икенче яртыгыз булуын аңлап, аны кире какмаска тырышып карарга тәкъдим итәм. Ул бит нәрсә турында сүз барганын белеп сезгә кияүгә чыгачак.
--Әйе шулай, ләкин мин әле әзер түгел башка хатын кызны хатын буларак кабул итәргә. Аңлагыз минем йөрәгем таш түгел, яңача яши башларга да телим, тик әлегә үткәннәрне оныту авырырак шул.
--Сезгә үткәннәр белән көрәшергә кирәкми, һәрбер кешенең үткәне бар, һәм аны оныту мөмкин түгел . Яралы йөрәкнең озак төзәлмәгәнен дә бик яхшы беләм. Тик үткәннәр алга таба яшәргә комачаулый дигән сүз түгел. Барда әкрен генә җайланыр. Ә әни назы хәзер аеруча балаларга бик кирәк.
--Менә сез мине аңлаган кебек, әйтегез әле , әгәр мин сезгә миңа кияүгә чыгыгыз дисәм, сез нәрсә эшләр идегез? Мин сезгә барында сөйләдем, сез түзәргә ризамы? Минем балаларга ярдәм итәсезме, аларга әни булырга әзерме сез? Сезгә уйларга вакыт кирәкме?
Гөлия Линарның күзенә туры карап
— Юк, мин уйлап тормыйм.
Линар күзләрен аска төшереп, Гөлиягә карап, сүзен дәвам итәргә ирек бирмичә
--Күрәсезме кемнең кайгыга баткан иргә кияүгә чыгасы килсен.
--Ашыкмагыз, сез мине тыңлап бетермәдегез. Мин уйламыйм, миңа вакыт кирәкми, мин риза дип әйтергә теләгән идем.
--Сез, сез дөресен әйтәсезме? Мин ялгыш ишетмәдемме?
--Юк ялгыш ишетмәдегез, мин балаларның әниләре булырга әзер, ә сезне мин аңлыйм.
--Әгәр авыр булса?
--Мин авырлыктан курыкмыйм.
--Рәхмәт сезгә, әйдәгез балаларга әйтик, алар сезне көтәләр.
Линар Гөлияне җитәкләп балалар янына чыкты, аннары
--Әни, әни безнең яныбызга чык әле, әйтәсе бик мөһим сүзебез бар.
Майҗамал апа балалар бүлмәсенә керде дә
--Нәрсә кычкырасыз, нәрсә булды?
Линар алар каршына килеп
--Әни, балалар сезгә бер яңалыгыбыз бар, әгәрдә сез каршы килмәсәгез мин Гөлия апагызга өйләнер идем, сезгә яңа әни кайтыр иде. Ә сиңа килен булып Гөлияне кабул итәргә кала кадерле әнием.
Балалар утырган җирләреннән торып әтиләрен кочаклап алдылар. Ә Ландыш исә Гөлия янына килеп
--Әнием, әнием була, әни мин сине шундый яратам— дип Гөлияне кочаклады.
--Бүгенге көнгә бу иң зур шатлыклы хәбәр , бәхетле булыгыз балалар. Ә никахны кайчан укытабыз?
Майҗамал апа Гөлиягә карап
--Кызым туганнарыңа хәбәр итәргә кирәк, без бит берсендә рәтләп белмибез.
--Әни анысын Гөлия әйтсен инде, никах көнен дә ул билгеләсен, нәрсә уйлыйсың Гөлия?
Линар сораулы карашын Гөлиягә төбәп
--Әйт инде.
--Ялларда булса әйбәт булыр иде .
Туганнар белән дә шунда танышасыз. Мин һәрберсе белән элемтәгә керергә тырышам.
— Килештек, ярый улым вакыт юк, мулла чакырырга кирәк, бәлки авылдан Гильфан абыең килер.
Бер атна узганы сизелми дә калды. Ике яклап туганнарны чакырып матур итеп никах мәҗлесе үткәрелде . Яшьләр Майҗамал апаны шәһәрдә калырга үгетләсәләрдә, ул тыңламады, авылдан килгән кунакларга ияреп кайтып китте. Бәлки яшьләргә комачауларга теләмәгәндер инде. Берничә көн Линар белән Гөлия бер берсенең күзенә карарга да оялып йөрделәр. Гөлия сөйләшкәнчә балалар бүлмәсендә Ландыш белән йоклады. Әни назын сагынган балалар Гөлиядән бер адымга да калмады. Ашарга пешергән вакытта да аш бүлмәсендә утырдылар.
Бүгенге көндә башкалардан аерылып тормый кебек иде. Гөлия өйне җыеп чыгарды, балаларны юындырып урын җирләрен алыштырды. Нигәдер башы авыртып китте, Линар өйдә юклыктан файдаланып аның караватына кереп ятты. Баш авыртуы үз эшен эшләде, ул йоклап китте. Линар Гөлияне үз карватында күргәч
--Гөлия үпкәләмә, тик без синең белән сөйләшкән идек бит , әгәр сиңа авыр булса син китә аласың, мин сине гаепләмим.
--Линар син нәрсә сөйлисең? Мин.........
--Белеп ризалаштың бит, әле әзер түгел икәнемне, һаман Лилияне яратуымны. Хотя син ярату турында нәрсә беләсең? Син бит кияүдә булмаган, яратмаганда, яраткан кешең булса аңлар идең яраткан кешене югалту ничек авыр икәнен.
Гөлиянең күзенә яшь тулды, ул башта дәшмичә чыгып китмәкче иде, ләкин түзмәде
--Әйе мин кияүгә чыкмадым, тик бу әле мин яратуның нәрсә икәнен белмим дигән сүз түгел. Һәр кешенең үткәне, үз сынаулары бар, Ә син нәрсә беләсең ярату, югалту турында? Бәлки минем югалту янында синеке диңгездәге бер тамчы гынадыр. Ярату, ә нәрсә соң ул ярату,? Син яраткан кешеңнең назга тулган күзләренә карыйсың , ә ул синекенә. Шул мизгелдә син үзеңә ниндидер сихри көч килүен сизәсең .Шул көч сине канатландырып җибәрә. Ул көч көндәгедән күпкә аерыла, син аны сизәсең, шатланасың, шул ук вакытта сиңа куркыныч. Син үзеңә нәрсә булганын аңлый алмыйсың. Вакыты белән сөю көче белән нинди биеклеккә күтәрелүеңне сизәсең. Син хыялларга биреләсең, күзеңә бернәрсәдә күренми, бернәрсә ишетмисең. Тик шундый вакыт җитә, сине ул биеклектән күз ачып йомганчы төртеп төшереп, сөюең белән бергә аяк астына салып таптыйлар. Ә иң кызыгы синең бер гаебең дә юк, ә сине бәреп төшерүче синең сөеклең. Менә шунда синең бөтен хыялларың, сөюгә булган ышанычын, өметен юкка чыга. Ә иң йөрәкне яралаганы сөйгән кешеңә ышанычны югалту, кеше сүзе аркасында, дөресен тыңламыйча сине рәнҗетү. Ярату дисең, ә кем белә соң кемнең йөрәк ярасы тирәнерәк икәнен? Кем аны үлчәп караган? Яраткан кешенең үлемеме, бәлки яраткан кешең сине, синең хыялларыңны төре килеш үтерүеме? Һәркем үзенчә аңлый. Бары Ходай белә кая дөреслек. Мин бары башым авырткач ятып торган идем, йоклап киткәнмен. Ә син дөрес түгел фикер йөртәсең.
Гөлия елап бүлмәдән чыгып китте. Хәзер инде Линарның йөрәге торный башлады. Ничек итеп ул Гөлияне үпкәләтә алды? Ул бит бары яхшы яктан гына үзен күрсәтте. Юк мин хәзер үк аның белән аңлашырга тиеш. Линар Гөлияне эзләп бүлмәсеннән чыкты. Балалар бүлмәсенең ишеген ачып карады. Балалар мышнап йоклап яталар, ә Гөлия юк. Линар аш бүлмәсенә керде, Гөлия тәрәзә янына баскан, урамга карап тора .
--Гөлия үтенәм гафу ит мине, бу бүтән кабатланмас. Беләм гаебем зур, бу сүзләр белән генә әйткән сүзләрне кире кайтарып булмый. Мин нишләгәнемне аңлыйм. Гафу ит, үтенәм.
--Син әле ашамадыңда эштән кайтып, кулыңны юып кил, мин ашарга җылытам.
--Гөлия мин тилене гафу ит. Үземдә аңламый калдым.
--Мин аңлыйм Линар, Лилияне дә онытырга кушмадым, бары яшәргә тырыш. Үткәннәр белән көрәшеп, хәзергене онытасың. Миндә синең үткәнең белән көрәшә алмыйм үзем генә, син булышмасан. Балаларга мин булгач ихтибарын кимеде. Онытма алар синең киләчәк.
— Мин аңладым, рәхмәт сиңа. Гөлия бәлки авылга кайтырбыз, ничек уйлыйсың?
— Авылга килгәндә мин риза, Сәхия апаның туган көне җитә.
Икенче көнне җыелышып авылга кайтып киттеләр.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова