

Вакыт акрын гына алга таба атлый .Линарның йөрәгендәге авырлык әле һаман таралмый. Кая гына бармасын, нәрсә генә эшләмәсен, ул Лилия турында уйлады, аны искә төшерде. Менә бүген дә Лилия белән бергә утырткан алмагачлар, чияләр янында басып тора. Әйе шушы, менә шушы агач янында басып фотосурәткә төшкән иде ул . Аның шомырт кара чәчләре алмагачның чәчәкләре арасында җил белән бутала. Күзләреннән чыккан якты нурлар агач чәчәкләрен яктырта, йөзендәге шатлыгы бар җиһанга ямь биреп тора төсле. Линар үзе дә сизмәстән елмаеп куйды . Нинди бәхетле иде бит ул.
Кирегә кайтарып булмый шул
Шатлыкларга тулган мизгелне,
Ул мизгелләр эреп юкка чыкты
Сине югалткан көнне.
Кирегә борып сәгать телләрен
Туктатасы иде вакыт агышын,
Кем белә соң бәлки шатлыкларга
Тулыр иде минем язмышым.
Чәчкәләргә куна күбәләкләр
Сине югалтканны белмиләр,
Фәрештәдәй үтәсең янымнан
Тик күзләрем сине күрмиләр.
Югалтулар йөрәк телгәли,
Татыймын ачысын сагышның,
Тырышам мин синсез яшәргә,
Тик юлын табалмыйм язмышның.
Әйе аңа Лилиясез генә яшәргә өйрәнергә кирәк . Аның теләген үтәргә, балаларны бәхетле итәргә кирәк. Линар бакчадан туры капка төбенә чыкты. Ул Хәйдәргә зур велосипедта йөрергә өйрәтәм дип сүз биргән иде. Ләкин балаларны дәшергә Майҗамал апа ирек бирмәде.
--Улым, кара ничек утыралар, аларга тыныч, йөзләрендә елмаю, алар хәзерге вакытта бик кәнәгать.
Линар күл буена күз салды. Күл буендагы такта өстендә Хәйдәр, Ландыш, һәм күршегә кунакка кайткан Гөлия утыра. Ул аларга китап укый, ә балалар тын да алмыйча аның авызына карап утыралар. Вакыт, вакыт Гөлия бер Ландышның башыннан сыйпый, бер Хәйдәрнең аркасыннан сыйпап ала. Китап укып бетте, балалар Гөлия кочагына чумалар, апаларына кабат әкият укуын үтенәләр. Майҗамал апа улына карап
--Әни назы җитми шул балаларга. Ир кеше түзә, ияләшә, ә балаларга әни назы кирәк шул, әни назы.
--Нишлим инде? Әниләре үлде бит, миңа да кыен әни, бик кыен.
--Аңлыйм улым, мин бит сиңа хәзер үк өйлән димим.
Линар кисәктән генә чыккан бу сүзләргә ачуы чыкты.
--Әни ничек өйләним мин, әле Лилия үлгәнгә дә берничә ай гына үтте бит.
--Кызма әле син, хәзер димәдем, тик ул хакта уйларга да кирәк. Синең өчен генә түгел, бигрәк балаларга әни кирәк .Шуңа күрә генә сүз башлаган идем.
--Әни бу хакта бүтән әйтмә, юк, юк, юк, мин өйләнмим.
--Ярый, ярый башка вакытта сөйләшербез.
--Башка вакытта да сөйләшмибез, әни аңла миңа Лилиядән башка беркем дә кирәкми.
--Аңлыйм, синдә аңла, сиңа түгел балаларга әни кирәк. Юк мин Лилиянең җанын үпкәләтергә теләмим, ул үзе дә әйтеп калдырды, шуны теләде ул үлер алдыннан.
Линар әнисенә карады да кире кереп китте. Ул әнисенә генә түгел, Лилиягә дә үпкәләде. Ничек итеп ул башка хатынга өйләнергә кушып калдыра алды. Ул бит аны үлеп яратуын белә иде. Әрнү, сагыш, үпкәләү белән бергә кич җиткәнен сизмичә дә калды. Линар күл буена чыгып карады, балаларның бер дә өйгә керәселәре килмәде. Күл буендагы чирәмлектә яланаяк чабып йөри бирделәр.
--Линар нәрсә хәлләр?
Кисәктән ишетелгән тавышны башта Линар Лилиянеке белән бутады, ләкин бу бер сыйныфта укып үскән дуслары Ильсияр иде.
--Сәләм Ильсияр.
--Нәрсә ялларга кайттыгызмы?
--Әйе, балаларга авылда ошый, бергенә дә китәселәре килми. Әнә кич җитте, ә алар уйнап туймыйлар. Ә син нигә авылда? Ял көннәре җитмәде кебек.
--Мин яллар алып кайттым, үзең беләсең, авылда эш күп.
--Ә безнең урамда нәрсә эшләп йөрисең?
--Синең яныңа килдем, Лилия үлгәнне ишеттем, кайгыңны уртаклашам Линар. Бик кызганыч, матур пар идегез.
--Рәхмәт Ильсияр, ә үзеңнең хәлләр ничек? Күптән күрешкән юк, ирең дә кайттымы? Балаларың бармы?
--Юк, балам юк, ә ирем белән күптән аерым яшибез, характерларыбыз туры килмәде. Кара әле Линар, Әлфит белән Резидә дә кайткан, бәлки очрашырбыз соңрак?
Линар бераз дәшмичә торды да
--Ә ник юк, әйдә очрашабыз, мин балаларны өйгә алып керим инде, әнине дә кисәтергә кирәк. Син бара тор, мин соңрак килермен.
--Мин очрашу урынын шатыратып әйтермен.
--Ярар, мин озак тормам.
Ильсияр китеп барды, Линар балаларга таба атлады.Чәчәкләр арасында утырган Гөлияне башта күрмәгән Линар гаҗәпләнеп калды, аннары
--Гафу итегез, хәерле кичләр, мин сезне күрмәгән идем, балалар үзләре генә дип уйладым.
Сезне борчыганнардыр инде
--Зыянлы түгел, мин барыбер китап укып утыра идем, аннары балалар бик тыныч уйныйлар. Алар янында булгач мин үземне эштә кебек хис итәм. Балалар рәхәтлек бирә мәшәкать түгел.
--Аңламадым. Сез кая эшлисез?
--Мин балалар йортында тәрбияче булып эшлим.
--Менә бит сездә зур тәҗрибә туплаган икән. Тагын бер кат гафу итегез , танышмадык та, мин Линар булам, балаларның әтисе.
--Ә мин Гөлия булам.
— Рәхмәт сезгә балаларны караган өчен, бүген алар ничектер үзгәргән кебек. Йөзләреннән шатлык нурлары сибелә сыман, сез ничек шулай эшли алдыгыз?
--Аның бер авырлыгы юк, бары балаларны яратырга, аларны аңларга тырышырга кирәк. Һәр баланың үз теләге, үз уй фикере бар, Менә шуларны аңларга өйрәнергә, вакытында булышырга,, кирәк әйберне күрергә өйрәнергә кирәк. Һич югында башта аңлаган булырга, ә аннары бала үзе ачылып үзенә нәрсә кирәген әйтәчәк, сезнең алда ачылачак, йөрәгендәгесен сөйлиячәк.
--Сезнең бик оста чыга, ә мин һаманда алар белән әйбәтләп сөйләшкәнем юк, үз кайгыма кереп чумып аларны күрмәгәнмен. Соңгы арада булган хәл бетереп аяктан бәреп йокты.
Линар күзенә җыелган күз яшен Гөлиягә күрсәтмәс өчен кырыйга борылды да.
--Мин тиле бары үзем турында уйлаганмын.
--Нишлисең бит, шулай була ул, мин барын да беләм, кайгыгызны уртаклашам. Зур югалту кичергәнсез, Ә сез оялмагыз елагыз, аның бернинди ояты юк. Әгәр монда еларга ояласыз икән бакчага чыгып алма, чия агачын кочаклап елагыз. Ышаныгыз бу чыннан да булыша. Аннары агач ботаклары югары үрмәли, Ходайга якынырак алар, бәлки сезнең йөрәк яраларыгызны, әрнүләрне Ходаебыз ишетеп киметер. Хәлегезне аңлар дип уйлыйм.
--Рәхмәт сезгә аңлавыгыз өчен, сез чыннан бик яхшы кеше. Безгә керергә вакыт, сыйныфташлар белән очрашырга сөйләшкән идек .
--Әле иртәрәк бит, балалар уйнасын, әгәр риза булсагыз мин үзем Майҗамал апага алып кереп тапшырырмын балаларны. Ә сезгә чыннан дуслар белән аралашу комачауламас. Борчылмагыз балалар өчен, мин барыбер монда утырам бит.
--Сез бер фәрештә кебек, рәхмәт сезгә Гөлия. Сау булыгыз.
--Сау булыгыз.
Линар өйгә кереп өс киемен алыштырып урамга чыкты, тагын бер кат балалар ягына карады. Гөлия балалар белән кулга кул тотынышып басып әйләнеп йөриләр. Аларга тагын берничә бала кушылган, барысы да елмая, көлә. Линарга рәхәт булып китте, ул күптән балаларның болай шатланганнарын күргәне юк иде .Бераз балаларны карап торгач ул клубка таба атлады. Ерак та китмәде кесә телефоны шалтырады.
--Линар бу мин кабат, син клубка барма, без теге яшь чакта җыела торган каенлыкта булабыз. Хәтерлисезме карт каенны, шунда кил.
Ильсияр телефонны сүндерде, Линар каенлыкка таба атлады. Очрашу урынына килеп җиткәч Әлфит белән Резидәдән башка тагын берничә кеше килгән булып чыкты. Ильсияр үзе белән кунакка алып кайткан кызны һәм берничә авыл яшьләрен чакырган. Бер яктан авыл яшьләре, дуслары белән аралашу Линарга бик кирәк.
--Сәләм дустым, менә ничек очрашырга насыйп булды безгә— дип Әлфит Линарны кочаклап алды. Резидә дә сыйныфташын сагынуын белгертеп
--Ә мине кочакламыйсыңмы? Мине сагынмадыңмы гадук?
Линар елмая төшеп. Резидәне дә кочагына алды.
--Нәрсә монда кочаклашырга килдегез мәллә? Әйдә поляну накроем.
Алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып алыйк.
Барысы ада өстәл әзерли башладылар, Резидә генә Линар янына килеп
--Линар дустым кайгыңны уртаклашам, бу хәбәрне ишетү безнең өчен дә бик авыр, әгәр берәр ярдәм кирәк булса, бердә уңайсызланмыйча сорый аласың. Хәлебездән килгәнчә булышырбыз.
Очрашуга килгәнче үк яхшы гына капкан Ильсияр
--Линарга хатын кирәк, ул хәзер бер ялгызы бала үстерә. Ә балаларга әни кирәк, димәк нәрсә? Димәк Линарга хатын кирәк.
--Ильсияр бу сүзләрнең хәзер вакыты да , урыны да ул түгел. Андый мәсьәләне тиз генә чишеп булмый.
Резидә ачулы кыяфәт белән Ильсияр янына килеп әкрен генә
--Син нәрсә эчеп акылыңны югалттың мәллә? Әле яралары да төзәлеп бетмәгән, ә син ярасына тоз сибәсен.
Ильсияр дә ярым әкрен тавыш белән Резидәнең колагына ук якынаеп
--Бәлки үземнен аның хатыны буласым киләдер.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.