Литература
7 Мая 2025, 07:10

Яңгыр юган бәхет

Гөлчирә Галимова. Унсигезенче бүлек. Чыннан да күп, бик күп иде аларның бер берсенә әйтә торган сүзләре, шулай ук сораулар да аз булмады. Дания бернәрсә дә яшермичә үзе турында сөйләп бирде. Әни белән кыз рәхәтләнеп сөйләште дә сөйләште.

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет
Чыннан да күп, бик күп иде аларның бер берсенә әйтә торган сүзләре, шулай ук сораулар да аз булмады. Дания бернәрсә дә яшермичә үзе турында сөйләп бирде. Әни белән кыз рәхәтләнеп сөйләште дә сөйләште. Алинә дә эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып эшеннән берничә көн ял сораган булып чыкты. Хәзер әниле кызлы, кулга кул тотынышып урам буйлап, элек йөрергә яраткан җирләренә барды. Алинә теләген үтәп хәттә Җәүдәт кабере өстенә дә барырга булдылар. Тик ахырдан гына бүген анда барганнарына үкенергә туры килде. Зыярат эченә үтүгә, Җәүдәт кабере янында Клара басып тора иде. Клара Данияне күрүгә күзләреннән очкыннар чыгарып:
— Менә бит ә, синнән ничектә котылып булмый. Ничек, әйт, ничек монда килергә җөрьәт иттең? Мине улсыз калдырдың инде, хәзер Регинаны да миннән тартып алырга телисеңме? Бирмим, ул минем кыз, ул минем исемдә язылган, аны мин үстердем.
— Сез нәрсә сөйлисез? Мин бернинди дә начарлык эшләмәдем. Минем исем китә сезгә, минем авырудан файдаланып, минем баламны төрле ысуллар белән миннән үк тартып алдыгыз, җитмәсә исемнәрен дә алыштыргансыз. Ул Алинә, Регина түгел.
Дания зыяраттан чыгып китәргә ашыкты, Алинәнең кулыннан тотып тиз, тиз атлый башлады. Клара исә алар артыннан кычкырына, кычкырына атлый, куып тотарга тели. Зыяраттан чыгып шактый юл буйлап атлагач Дания кисәктән туктады. Шуны гына көткән Клара аларны куып тотты да:
— Нәрсә, әллә миннән качып котылам дип уйладыңмы?
— Юк, уйласам кача ала идем, бары үлгәннәрнең рухына хөрмәт йөзеннән зыяраттан чыктым. Сез бит олы кеше, ничек зыяратта кычкырырга ярамаганны белмисез?
— Мин сине болай гына калдырам дип уйлама, минме, миииин....
— Җитте әби, җитте. Ничә ел, ничә ел син минем хисләрем белән уйнадың, әнине үлде дип әнисез үстердең. Әйт әле, сиңа тамчы да оят түгелме? Син баланы әнисеннән аердың, син үзең әни кеше бит.
— Ә ул, ул мине улсыз калдырмадымы? Нигә минем хакта уйламыйсыз? Миндә улымны югалттым, әниең аркасында икәнен дә онытма.
— Әти синнән, синең кыланышларыңнан туеп киткән әби. Бабай миңа барында сөйләде. Әби мин буй җиткән кыз һәм ничек, кем белән яшәргә икәнен дә үзем хәл итә алам. Әби мине үстердең рәхмәт, тик мин әнием белән яшим, сине, дөресрәге мин сине онытмам, синең яныңа барып булышып йөрермен, ләкин синең белән бер көн дә яшисем килми.
— Син, син аҗдаха, оныгымны да миңа каршы ....
— Әби җитәр, син арттырасың хәзер. Ачуны чыгарма дәшмәгән саен, телисең икән мин әнине сиңа каршы котыртам? Ул синең аркада ниләр генә күрмәгән, ә син тагын аңа гаеп тагасың. Беләсең килсә ул сине судка бирә ала, төрле уйдырмалар белән, үзеңнең дусларын белән , ялган документ нигезендә әнинең баласын тартып алгансыз. Телисеңме бүген үк гариза язырга алып барам әнине? Олы яшьтә булсаң да башыңнан сыйпарлар дип уйламыйм.
— Синең дә телең ачылдымы? Мин сезне....
— Монда әйтеп торудан мәгънә юк кызым, әйдә өйгә кайтабыз. Дания кызын җитәкләп алга таба берничә адым ясады да туктап, артка таба борылып:
— Әгәр безнең ярдәм кирәк икән безгә хәбәр ит, без сиңа булышырга һәрвакыт әзер , хәлдән килгәнен эшләргә тырышырбыз. Нәрсә генә әйтсәң дә син минем кызымның әбисе.
Клара ачу , нәфрәт тулы күзләре белән аңа карап:
— Улымны кайтар хәлеңнән килсә.
Дания бернәрсәдә эшләтеп булмый, кайнана үзгәрми дигән кебек, башын гына чайкады да, кызын ияртеп китеп барды. Клара исә һаман үзенчә киленен сүгеп, алар артыннан кычкырып калды. Берничә минут тыныч кына баргач Алинә түзмәде:
— Әни бабай да, әби дә сине гел авылныкы диләр, ә син, синең авылга кайтканың бармы? Гафу ит соравым өчен, мин бит синең әти әниеңне бөтенләй дә белмим, кечкенә чагымда да күрмәдем кебек.
— Нәрсә әйтим сиңа? Дөресен әйткәндә ул вакытларны бер генә дә искә төшерәсем килми иде.
— Әни минем дә беләсем килә бит, нинди кешеләр иде алар?
Дания авыр сулап куйды да:
— Әбиең фәрештә иде, ә менә бабаң турында алай әйтә алам дип уйламыйм.
— Нигә әни? Нәрсә булды? Сөйлә инде әни, безнең вакыт күп бит.
Дания кыскача гына үз тормышының берничә өлешен сөйләп:
— Кем белә бәлки минем дә тормыш башкача булган булыр иде әгәр әти мине кыерсытмаган булса.
— Ә үги анаңның кызы, үзе хәзер ничек яшиләр ? Синең авылда булганың бармы әни?
— Әйе, быел җәй көне кайтып әбиеңнең кабере өстенә чәчәкләр утыртып килдем. .....Ә үги әнигә килгәндә,..... телем дә әйләнми аңа әни дияргә, ул быел яз көне үлгән.
— Ә кызы, ул кая хәзер? Синең аны күргәнең бармы?
— Әйтәләр бит, кешегә чокыр казыма үзең төшәсең дип, менә ул да шулай. Мине аның аркасында күпме рәнҗеттеләр, күпме күз яше түктем мин бер Алланың рәхмәте үзе генә белә. Ә хәзер ул төрмәдә утыра ди.
— Нишләгән? Нәрсә өчен?
— Кызым сорама, мин белмим, дөресен әйткәндә беләсем дә килми. Чыннан мин бик кызыксынмадым, кирәк тә түгел. Ярый әйдә өйгә кайтабыз, бераз туңдырып та җибәрде. Әәәәә, үзең миннән сорау аласың, йә әйт әле миңа, егетең кайчан танышырга килә?
— Әниии...
— Нәрсәәәә...
— Әни ул, ул яңа ел бәйрәме үзенчәлекле булсын ди, синең белән танышып , синнән минем кулымны сорарга тели.
— Бигрәк тә яхшы, бәйрәм икеләтә күңелле була икән. Бабай да килә, кунаклар да җыела, күңелле була инде.
Ләкин бәйрәм киче генә алар теләгәнчә булмады. Булат үз сүзен әйтте:
— Күптән минем ничек яшәгәнне беләсегез килгән иде бит, димәк бәйрәм миндә үтәчәк, безнең бит дуслар да уртак, так что яңа елны бездә каршы алабыз.
— Ярар— дип көч хәл белән ризалашты Дания, аннары өстәп:
— Ярар, ә без өстәлгә тәмлеләр әзерләргә килербез , адресыңны гына әйт.
— Мин адресны бары тик сезне алып килгән егеткә генә хәбәр итәм, башкача сез килеп тә җитәсез, сезгә ышаныч юк.
— Алай булмый бит инде, булышырга кирәк .
— Без кызлар белән сөйләштек инде, Ләлә дә Фәридә дә минем белән килешә, син күптән көттең бу бәхетеңне, әле генә кызыңны таптың, рәхәтләнеп күңел ачыгыз.
— Тик....
-— Җитәр инде, бала булма, әйттек, бетте китте.
— Рәхмәт сезгә.
— Исән бул.
Иске елны озатып, яңа елны каршы алу киче килеп тә җитте. Дания белән Алинә киенгән арада кемдер ишек шакыды. Алинә ишекне ачып кунакны өйгә кертте һәм әнисе каршысына басып:
— Әнием таныш бул бу егет Гомәр була. Ә бу минем яраткан әнием, иң якын кешем, йөрәк тибешем дисәң дә күп булмас, әйе, минем җанымның яртысы, әнием Дания була.
— Танышуыма бик шатмын. Булат абый сезне кунакка алып килергә кушты.
— Безне дип әйт улым, син бит хәзер безнеке.
Егет ояла төшеп елмайды да алдан чыгып китте. Алинә әнисенә карап:
— Йә ничек?
— Иң мөһиме бәхетле булыгыз, бер берегезне аңлап, бердәм булып яшәгез.
— Рәхмәт әнием, киттекме?
Машина таныш урамнардан алга таба очты. Ләкин Дания күз алдына да китерә алмады, машина аларны кая алып киләсен. Машинадан төшүгә Дания телсез калды, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгар дәрәҗәгә җитте. Әнисенең бу хәләтен күреп Алинә:
— Әнием нәрсә булды сиңа?
— Кызым син беләсеңме нинди йорт янында без басып торабыз? Бу йортта син беренче адымыңны ясадың, бу йортта синең беренче тешен чыкты, бу йортта син беренче тапкыр әттә дип сүз башладың .
— Әни моның булуы мөмкин түгел .
— Бу дөрес кызым, бу йортта без яшәдек иде, тик ничек....
-— Кунаклар өйгә керергә куркып торалармы? Нигә кермисез?--
дип аларны каршы алырга дип Булат чыгып җитте.
Дания берсүз дәшә алмады, аның өчен кызы сүз башлады:
— Булат абый ә бу матур йортны сез үзегез салдыгызмы?
— Юк әлбәттә, Гәүхәр апаң белән сатып алдык без аны. Хуҗалары бик ашыктылар, шуңа да ул безгә күпкә арзан бәягә сатып китеп тә бардылар. Ә нигә сорадың? Йорт ошадымы?
— Булат абый бу минем әби белән бабай йорты икән бит, мин дә хәттә бу йортта туып үскәнмен, дөресрәге, балачагым бу йортта үткән.
— Дөнья чыннан да түгәрәк икән.
Ниһаять Дания дә телгә килеп:
— Ә бит мин хастаханәдән чыккач бу йортка килдем, димәк ишек төбеннән мине борып җибәрүче дә син булгансың.
— Гафу ит.
— Монда синең гаебең юк Булат.
— Ярый әйдә өйгә керәбез, бүгенге бәйрәм кичен бозмыйча гына үткәрик әле.
Җыелышып өйгә керделәр, ләкин Дания барыбер тынычлана алмады. Ә менә инде йортның чын хуҗасы килгәч ул аздан гына телсез калмады. Бу юлы инде Фәридә сүзне икенчегә борып:
— Өстәл артына төзелешеп утырыйк әле җәмәгать, бүгенге бәйрәм кичәсен үзем башлап җибәрәсем килә
Без ирем белән сезнең арагызда утыруыбыз өчен шатланабыз. Аллаһыма мең рәхмәтлемен якын дустым белән кабат очраштырганы өчен. Ул гына да түгел, без яңа дуслар таптык, элеккеләрен дә онытмыйбыз, шулай да сезнең белән бу бәйрәмне үткәрәсе килде. Бүген икеләтә бәйрәм дә, Ләлә ниһаять кияүгә чыга, бәхет телибез аларга. Быел чын мәгънәсендә искиткеч матур ел, Дания кызын тапты, бу үзе зур бәхет. Гаилә арта бара, дуслар арта, өстәл өсте тулы ризык белән . Һәрбер кешегә шундый мул өстәл, бәхетле тормыш, якты киләчәк насыйп булсын иде .
— Елап та җибәр инде, шул хәтле оста сөйлисең.
Булат көлемсерәп өстәп куйды:
— Болай булгач миндә әйтим инде, без бер беребезне яхшы беләбез, әле җитмәсә бик, бик туры киләбез икән, ә нигә әйтмәскә? Бабай, Алинә мин....мин...менә миндә телсез дә калдым....
Уф... Бабай ..Мин сездән Даниянең кулын сорыйм.
Булат Даниягә таба борылып:
— Дания чык миңа кияүгә, алдагы тормышыңда бары бәхетле итеп яшәвеңне телим. Уйларга вакыт юк, без яшьләр түгел, әйдә җитәкләшеп бәхет иленә, яңа елга бергә керик әле ?
Дания елмаеп:
— Ә нигә юк, мин риза— дигәнен сизми дә калды.
Барысыда шатланышып кул чабарга тотынды, бары Алинә авызын салган иде. Аңа карап торган Ләлә:
— Ә син нәрсә моңаясың ә? Әниең бәхетле булуын теләмисеңме?
— Телим, бик телим, тик без беренче өйләнешергә теләгән идек, Гомәр дә бүген әнидән минем кулымны сорарга теләде, ә монда менә нәрсә килеп чыкты.
Барысы бергә рәхәтләнеп көлеп алгач, яшь кияү Алинәнең кулын сорады. Яңа ел бәйрәмнәре үтеп вакыт үткәч ике никах укылып, Алинә белән Гомәрнең туйларын үткәрделәр. Алинәгә күпме ялынып сорасалар да алар әниләре янында яшәргә теләмәде, ире белән әнисе квартирасында яшәп калды. Дания исә Фәридә белән бергә матур күлмәкләр текте, алай гына да түгел, алар теккән күлмәкләргә чират торып , алдан ук язылып куялар иде. Ничек кенә булмасын Дания кайнанасы турында да онытмый иде, әллә нигә бер барып аңа күчтәнәчләрен илтте, хәлен белешеп торды. Бер ел үтеп тә китте, язның беренче матур бер көнендә Алинә үзе кебек алтындай янып тора торган кыз алып кайтты. Ә балалы йортта бары бәхет агыла. Менә тагын беренче адым, беренче тешләр, беренче сүзләр йортка ямь өстәде .
Урамда тагын яңгыр ява, Дания тәрәзә буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларын күзәтеп:
— Бу юлы сез минем шатлык яшьләрем, рәхмәт сезгә мине онытмаган өчен, рәхмәт минем белән бергә шатлыкны да, кайгымны да уртаклашкан өчен. Ә бүген минем бары шатланасым килә. Тукта синдә, яума, әрәм итмә күз яшьләреңне.
Болыт Данияне тыңлаган кебек таралып, кара болыт арасыннан кисәктән генә кояш чыкты да дөнья яктырып китте. Шулчак бүлмәгә нәни Гөлинә кереп:
— Дәни ам мәммәм би.— дип әбисенең итәгенә ябышты. Аның артыннан Алинә кереп:
— Артыннан куып тотып булмый, әнием хәлләрең ничек?
— Рәхмәт, яхшы, ә хәзер тагын да яхшы булыр.
— Әнием без авылга кайтып киләбез, кайнаналар бозау суябыз дигәннәр иде, эчәгесен дә ярасы бар диде. Аннары сарай түбәсе ишелеп төшкән. Без кайтып булышып килик инде, Гөлинәне карап тора аласыңмы?
— Анысын сорамасаң да була иде, исән сау йөреп кайтыгыз балам.
Әнисе сөйләгәнне көтми Гөлинә кабат:
— Дәни мәми ам, биии.
— Әйдә кызым, сине тыңламыйча булмый.
Дания Гөлинәне күтәреп алды да битләреннән үбеп алды да аш бүлмәсенә таба атлады.
 
Әсәр тәмам.
 
Хөрмәтле укучыларым унсигез көн буе минем белән бергә, әсәр буйлап сәясәт ясаган өчен Алланың рәхмәте яусын сезгә. Авыр тормыш сукмагы , төрле сынаулар аша үтеп Даниябезне бәхетле иттек. Рәхмәт сезгә берсеннән берсе матур комментарийлар, теләкләрегез өчен.Рәхмәт түземле булып әсәремне көтеп укыган, бармакларыгызны җәлләми лайклар куеп , фикерләрегезне язган өчен. Рәхмәт бердәм булып, минем белән калган, мине, минем иҗатымны зурлаган өчен АЛЛАНЫҢ РӘХМӘТЕ ЯУСЫН. ИҢ ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘРЕМ БАРЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН. СЕЗНЕ ХӨРМӘТ ИТЕП АВТОРЫГЫЗ.🤝🌹🌹🌹

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас