Литература
7 Мая 2025, 07:05

Яңгыр юган бәхет

Гөлчирә Галимова. Унҗиденче бүлек. Бер мизгел күпме бәхет китерә. Ә күпме көтте Дания шушы мизгелне. Унбиш ел вакыт эчендә нәрсәләр генә булып бетмәде. Ничә тапкыр абынып егылды, күпме өскә таба үрмәләде. Тормышының ахыры ни белән бетәсен дә ул белергә теләмәде, ахыр чиктә өметен дә югалткан иде. Һәр кеше янында иптәш, дус, аны нинди булуына карамастан аңлаучы кеше булу кирәк.

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет

Бер мизгел күпме бәхет китерә. Ә күпме көтте Дания шушы мизгелне. Унбиш ел вакыт эчендә нәрсәләр генә булып бетмәде. Ничә тапкыр абынып егылды, күпме өскә таба үрмәләде. Тормышының ахыры ни белән бетәсен дә ул белергә теләмәде, ахыр чиктә өметен дә югалткан иде. Һәр кеше янында иптәш, дус, аны нинди булуына карамастан аңлаучы кеше булу кирәк. Менә шунда кечкенә генә өмет чаткысы барлыкка килә һәм шул чаткыдан зур учак барлыкка килергә мөмкин. Менә шул кечкенә чаткы алга барырга көч бирә. Әнә бит нинди матур күренеш, нинди бәхетле мизгелләр. Ана белән кыз күпме вакыт үткәч очрашты.
Дания кызының күзләреннән күзен ала алмый карады, ә күзләреннән аккан күз яшьләре туктамый агып идәнгә төшә. Ә Алинә әнисенең кочагыннан чыгасы килмичә әнисенең куенына керә.
Булат белән Фәридә алар өчен шатланып басып тора .
— Нинди җыелыш, үтеп китәргә ирек бирегез әле.— дип бер хатын Булатка бәрелеп диярлек аны үтеп китәргә теләде, ләкин Булат аның беләгеннән тотып:
— Тукта , тукта матурым, ашыкма әле.
— Җибәрегез мине, сез нишлисез?
— Ой, ой, ой, гафу итегез.
Булат яшь хатын кызның кулын җибәреп:
— Сез гафу итегез, тик мөмкин булса бер, ике минут басып тора алмассыз микән?
— Ещё что? Мин ашыгам.
— Аңлыйм, тик андагы очрашуның ямен бозасы килми иде.
— И что? Әнисе белән кызы очрашкан, что такого? Ну күрешмәгәннәр инде берәр ай, из деревни мать приехала, и что?
— Юк, әни кеше кызын унбиш елдан эзләп тапты, бу мизгелне алар күпме көтте.
Булатлар янында басып торган башка кешеләр бу сүзләрне ишетеп, бер үк вакыт кул чабарга тотынды. Дания белән Алинә як ягына каранып алдылар да стена кырыенарак киттеләр. Алар башкалар үзләренә карап торуларын теләмәде.
— Әни, әнием.
— Кызым әйдә өйгә кайтабыз, барысын да сөйләшербез рәхәтләнеп.
— Кызганычка каршы бу булмый шул әнием, мин бит эштә. Әни син миңа адресыңны, телефон номерыңны бир, мин сиңа эштән кайтканда шалтыратам. Әәәәәә, әни ә син миңа коймак пешерәсеңме, ачыган сөттән, син бит үзең ачыган сөттән коймак тәмле була дия идең.
— Сииин , син хәтерлисеңме?
— Әйе, әти сөт ачыган, бәрергә кирәк дигәч әйттең.
— Син бит кечкенә идең, ничек, ничек?
— Әни мин кечкенә булсам да күп нәрсәләр хәтерлим, үземнем дә исем китә. Ярый әнием, миңа эшкә, үз отделениямә менәргә кирәк.
Алинә әнисенең битеннән үбеп алды да, коридор буйлап китә башлады. Бераз гына китте дә кире әйләнеп әнисенә карады һәм түзмәде, кире чабып барып әнисен кочаклап:
— Әни без бүтән югалмыйбыздыр бит, минем сине бүтән югалтасым килми әни.
— Юк кызым, мин бүтән сине югалтырга җыенмыйм.
Алинә әнисенә елмаеп карады да , ниһаять китте.
Ул китүгә Дания янына Булат белән Фәридә килде, читтәрәк күз яшьләрен сөртеп басып торган Илсөяр дә аларга кушылып:
— Дания апа ә беләсезме, мин бит сезне кемгәдер ошаган дип уйлап йөрдем иде, ә менә кемгә икәнен генә аңлый алмадым. Котлыйм сезне һәм сезнең өчен бик шатмын.
— Рәхмәт сезгә, ә миңа өйгә кайтып кызыма тәмлеләр пешерергә кирәк.
— Мөмкин булса мин синең белән .
Булат Даниянең җавап биргәнен көтте, тик Дания урынына Фәридә җавап бирергә ашыгып:
— Мине онытмагыз ярыймы? Мин дә монда бит. И так, мин машина белән, мин сезне үзем илтәм, шулай ук синең кая, ничек яшәгәнеңне беләм, без бит хәзер бергә, шулаймы дустым?
— Белмим дә инде.
— Шулай, шулай, җитмәсә хәзер син кызыңны да таптың, теләсәң, теләмәсәң дә син хәзер минем белән эшлисең, әйдәгез киттек.
Дуслар җыелышып чыгып машинага утырып, тиз арада кайтып та җиттеләр.
— Мин әлегә сезне калдырам, бераздан килеп җитәм, бүген минем өчен дә бәйрәм көн, минем өчен дә шатлык һәм минем дә нәрсә булганнарын бик, бик беләсем килә, син каршы түгелсеңдер бит Дания ?
— Әлбәттә юк, кил.
Фәридә китүгә Дания ашыгып өйгә керде, ләкин эшне нәрсәдән башларга белми карап торды. Ул әле дә кызы белән очрашуга ошана алмый иде. Дөресен әйткәндә моңа ошануы да авыр. Күпме кичереш, күпме күз яше, күпме йөрәк өзгеч караңгы төннәр, болар әлбәттә инде Даниянең йөрәгенә әз генә эз салмады.
Дания үз уйларыннан арынырга да өлгермәде, ах- вах килеп Фәридә керде дә:
— Кыз кайтырга вакыт җиткән ә синең бернәрсәң дә әзер түгел.- дип сумкасыннан әйберләр чыгарып:
— И нәрсә карап торабыз? Живо, син Булат яшелчәләрне турый башла, ә син Дания тавыкны кыздырырга куй, аннары коймак, әәәә, юк, ул суырга өлгерә, мин бәрәңге арчыйм.
Дуслар көлешә, көлешә кунак каршы алырга әзерләнде. Дания исә бүген беренче мәртәбә үзен иң бәхетле кеше итеп тойды. Ниһаять ишек кыңгыравы шалтырады. Дания сискәнеп китте дә:
— Алинә, кызым кайтты.
Дания ишеккә таба бара башлады тик аяклары гына аны тыңламады. Ә Фәридә инде ишек янына җитеп:
— Дробъ барабанов и ииии
ишек ачылды һәм май кояшы кебек балкып ишектән Алинә керде дә:
— Әнием мин эштән кайттым.
— Кызым минем, белсәң иде күпме көттем мин бу сүзләрне.
— Әнииии, ә коймак?
Бөтенесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде . Башта тәмле итеп ашап, тәмле коймак белән чәй эчкәннән соң , алар бергәләп диванга чыгып утырды.
— Кызым, гафу ит әгәр матур мизгелләреңне бозсам, тик кайчаннан бирле сорыйсым килә, дөресрәге 15 ел.
— Сора әни.
— Кызым син ничек яшәдең? Әбиең, ул, ул мине үлде дип әйттеме?
— Әйе, сине әти үлгәч каты авырды, табиблар алып кала алмады дип әйтте, ул бик кайгырды, ә мин ышандым. Әни, мин бит кечкенә идем, тик нигәдер күңелем син исән дип торды.
— Ә ничек яшәдегез?
— Башта яхшы......
Алинә кисәктән генә туктап калды , аның йөзе үзгәрде. Бераз уйланып торгач:
— Әби башта зур урында, зур начальник иде. Яңа шәһәр, яңа урын аның өчен булмаган булып чыкты. Алдан ук яхшы урында утыручылар аны яратмаганнар күрәсең, яхшы урыннан аны тиз төшерделәр. Мин ул вакытта мәктәптә укый идем инде. Әби югалып калды, бик борчылды, яңа эш таба алмады. Әле бәхеткә аның җыйган акчасы шактый күп булган. Әкренләп вакытлы булсада җитәкче эшләре тапкалады, тик болар озакка сузылмыйча тиз төгәлләнде. Ә иң ачу килгәне, ул гел сине сүкте:" Ул булмаса, аның аркасында.......". Минем ачуым килә иде, ничек үлгән кешенең гаебе була алсын ди? Аннары мине дә сүккән вакытта анаң кебек син дә тинтәк дия иде. Бәлки шуңа күрә мин синең үлемеңә ышанып бетә алмаганмындыр. Тора бара әби кибеттә эшли башлады, әлбәттә инде бу эш аның өчен түгел иде. Нишләсен, ул бит югары баскычтан түбән тәгәрәде һәм бөтенесенә дә син гаепле идең.
— Соң әгәр сине урлап китмәсә барысыда яхшы булыр иде. Ул бит белде миңа начар икәнен, бергә, бергә бөтен авырлыкларны җиңеп чыга ала идек. Миңа, ә миңа җиңел идеме? Минем аягым астында җир убылды, мин нишләргә белми йөрдем, әтиең үлде, балам тумыйча якты дөнья белән хушлашты. Болар барысыда минем башыма сугып, мин нәрсә эшләр дәрәҗәдә түгел идем. Әбиең моннан оста файдаланып калган, сине үзе белән алып киткән. Ә исем, исемне ничек үзгәрткән бит ятсыз.
— Әни ул исемне мин дә көч хәл белән өйрәндем, әби хәттә мине кыйнады да.
— Ә нигә кирәк булган исем үзгәртергә?
— Башка шәһәрдә шулай кирәк диде, мин нәрсә аңлый алам инде. Тора бара мин синең исән икәнеңә ышандым, әби кем беләндер телефоннан сөйләшкәндә "- Үлгән булса яхшырак була иде, исемен дә искә аласым килми, җитмәсә Регина гел аны хәтерләтеп тора"- диде.. Ә кемне мин хәтерләтә алам әни? Әлбәттә инде сине.
— Ә хәзер нишли ул?
— Өйдә генә, пенсиядә, алай да тик тора белми, гел мине акылга өйрәтә.
— Анысы начар түгел инде.
— Әниии, минем егетем бар , әти- әнисе гади эшчеләр. Әби баш миемне ашады"- Әтиең дә хәерче кызына өйләнде, ахыры нәрсә белән бетте? Әниең үзенчә начар кеше түгел, тик ул синең әтиең үлеменә гаепле, ул булмаса без болай яшәми идек, әтиең аның аркасында үлде. "- дип әйтә килде. Йә әйт, миңа нишләргә иде соң? Менә мин качтым, ул гына да түгел, ул мине эзләп тапты, хастаханәгә килеп тавыш та чыгарды.
— Әйе, мин анда идем кызым, әбиең агу чәчкәннәрне ишетеп тордым, ул вакытта мин бит кабат җүләрләнәм дип торам.
— Әни, минем синең белән яшисем килә.
— Әй балам мин каршы түгел бит, мииии...
Ишекне шакыган тавыш ишетелде, барысы бергә бер берсенә карашып алдылар, Булат беренче булып урыныннан торып ишекне барып ачты.
— Керергә ярыймы? Миңа Дания шалтыраткан иде.
Дания тавышны ишетеп кем икәнен аңлап алды да:
— Кызым сине күрергә бабаең да килеп җиткән, бар каршы ал.
Алинә әкрен генә ишек янына килеп бабасын күрүгә:
— Бабай.
— Алинә кызым.
Алинә бабасын кочаклап :
— Ә синнән һаман шул ис, тәмәке исе һәм шул ук ислемайны сибенәсеңме?
— Әй балакаем, бабаңны онытмадыңмы?
— Бабай мин зур идем бит инде.
— Ә син ничек монда Булат Вагизович.?
— Менә сезнең киленегезне саклыйм, фәрештә кебек.
— Синең кулга эләкте икән бу чыннан да бик яхшы.
— Бабай ә син каян беләсең Булат абыйны?
— Ул мине дүрт ел элек үлемнән алып калды.
— Ничек?
— Алар янына килергә өлгергән Дания аптырый төшеп:
— Җир түгәрәк шул, кирәк бит.
— Сез белми идегезме? Танылган, иң яхшы хирург иде ул заманында.
— Синме? Ничек? Син сөйләмәдең бит.
— Һәр табибның үз кладбищесы, минем дә бар, ул гына да түгел, сөеклем Гәүхәремне дә алып кала алмадым мин. ..... Үз кулларым белән бит, үз кулларым белән........Ул үлгәч югалып калдым мин, үземне югалттым, кулларым калтырый башлады.....Ахыр чиктә эштән китәргә туры килде. Мин хәзер дә табиб, тик мин хәзер машиналар лечить итәм, үземнем салоным бар. Башта бер дустым белән башлаган идем, хәзер, хәзер мин бос, эшчеләрем бар, үзем дә вакыты белән аларга кушылып эшлим.
— Әйтәм аны вакыт, вакыт югалып аласың.
— Ярый эш минем хакта түгел бит, безнең бәйрәм онытмаган булсагыз.
Әйе, бәйрәм, аларның бер берсенә бирә торган сораулары да шактый иде.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас