Литература
6 Мая 2025, 07:00

Яңгыр юган бәхет

Гөлчирә Галимова.  Уналтынчы бүлек.

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет
Теге кыз тавышка артка борылып карады, тик үзенә кычкыручыны күрә алмады, чөнки Данияне каплап тагын бер төркем яшьләр аның яныннан үтеп китте. Дания дә теге кызның борылып каравын күрмәде, узган яшьләр юри үткән кебек алда нәрсә булганын томалады. Ләлә белән Булат җиргә тезләнергә өлгергән Даниягә басырга булышып:
— Нәрсә булды тагын?- диде Ләлә Даниянең пальтосыннан карны кагып.
— Алинә, ул кыз Алинә иде. Ул менә нәкъ Алинәм кебек чәчендәге карны какты, нәкъ менә Алинәм кебек башларын әйләндерде. Бу ул иде, ышанасызмы, ул монда, ул Казанда.
Бөтенесе бер үк вакыт алга карады, тик яшьләр инде шактый ерак киткән иде, аларга бары тик карап калырга гына калды. Ләкин Дания янә ачыргаланып кычкырып җибәрде дә яшьләр артыннан чаба башлады. Тик кызганычка каршы куып кына җитә алмады, яшьләр дә трамвай тукталышына таба чабып, трамвайга утырып китергә өлгерде. Дания артыннан куып килгән Ләлә белән Булат аны тынычландырырга маташты, килеп кенә чыкмады, Дания һаман кызының исемен кабатлады.
— Бу ул, кызым, кызым Алинә иде бит.
— Дания тынычлан, әгәр ул Алинә икән, димәк аны эзләп табу тагын да җиңеләячәк, бары тик вакыт кирәк.
Дания Булатка өмет белән карап:
— Син дөрестән дә шулай уйлыйсыңмы?
— Әлбәттә, үзең уйла, ул яшь, димәк студент яисә практикант, димәк аны шундый җирләрдән эзләргә кирәк.
— Әйе, Илсөяр, ул бит әби белән генә үсте дустым диде, мин, мин кичекмәстән аның белән сөйләшергә тиеш, мин хәзер үк....
— Тукта, тукта Дания, нинди хәзер ә? Төнләме?
— Син хаклы, мин иртүк полиция бүлегенә барам.
— Мин дә синең белән .
Булат Даниягә карап куйды , ул нәрсә әйтер дип көтте .
— Яхшы булыр иде, мин куркам, бик куркам.
— Ярый әлегә кайтып ял итик, ә иртәгә барысыда ачыкланыр.
Әйе , әйтүе генә җиңел барысыда ачыкланыр дип, тик күпме вакыт үтеп тә өмет өзелә башлагач ышануы авыр, бик авыр шул. Шуңа күрә Дания төне буе йоклый алмады, йөз тапкыр урыныннан торып тәрәзәгә карап торды, йөз тапкыр чәй эчте дисәң дә була. Ә инде җиде тулып сәгать телләре сигезенчегә атлый башлагач, вакыт дигән нәрсә тагын да әкрен бара кебек тоелды аңа. Ниһаять ишек кыңгаравы шалтырап, Дания янына Булат килде.
— Йә, нәрсә әзерме син, әзер булсаң әйдә киттек.
Даниянең ничек борчылуын күреп Булат юл буе берсүз дәшмәде, ә менә полиция идарәсенә җиткәч:
— Дания хәлең ничек? Син күптән көттең бу мизгелне, вакыт җиткәч кенә югалып калма, кем белә бәлки ул кыз чыннан да синең кызыңдыр, Амин, шулай гына булып, синең мәшәкатьләрең бетсен иде.
— Амин, рәхмәт сиңа Булат.
— Әйдә керәбезме?
Җитәкләшеп диярлек алар полиция идарәсенә керде, тик кызганычка каршы Илсөяр генә анда юк иде, берничә көн элек кенә аны хастаханәгә озатканнар һәм сукыр эчәгесенә операция ясаганнар булып чыкты.
— Күрәсеңме Булат, мин бит дөресен генә әйттем, бәхетемне яңгыр юган минем дип. Тагын язмыш җиле миңа каршы түгелме? Ни өчен?
— Тынычлан әле, аңа бары операция ясалган бит, инде берничә көн үткән һәм ул инде сөйләшә ала дигән сүз бит. Әйдә киттек хастаханәгә, җитмәсә син үзең ул кыз миңа ошый дидең иде. Әйдә, әйдә, күчтәнәчләргә кибеткә кереп чыгабыз да хастаханәгә барабыз.
Менә тагын бу билгесезлек Даниянең йөрәген өшетеп алды. Кайчан, кайчан бетәр икән соң аның бу сынау юлы? Күпме көтеп була? Санаулы минутлар һәрвакыт авыр диләр, Даниянең дә йөрәге чәнчеп, чәнчеп күкрәген авырттырды. Булат Даниянең хәлен аңлап:
— Дания синең хәлең авырмы? Бәлки башта табибка кереп чыгарбыз?
— Юк, минем ниһаять дөресен беләсем килә, ул кыз минем кызыммы юкмы? Юк икән вакыт әрәм итмичә кабат башка җирдән эзли башлыйм.
— Монысы яхшы сүзләр, бирешмә, бирешмә Дания һәм бел, без дусларың синең белән.
Ниһаять алар Илсөяр яткан палатага керделәр. Даниянең килүен көтмәгән Илсөяр әлбәттә инде исе китеп:
— Дания апа бу сезме? Дөресен әйткәндә көтмәгән идем, тик мин бик шатмын сез килгәнгә.
— Хәлең ничек соң сеңлем?
— Хәзер яхшы инде, рәхмәт сезгә. Үзегезнең хәлләр ничек? Сездә бит хастаханәдә ятып чыккансыз икән.
— Болай булгач яхшы инде, йөрибез, эшлибез, тагын нәрсә кирәк.
— Сез молодец Дания апа.
— Сеңлем әгәр сорасам ..... яхшы да түгел инде...
— Нәрсә борчый сезне? Сез әйтә аласыз, нинди соравыгыз бар сорагыз.
— Иптәш... дус кызың турында сорамакчы идем, ул хәзер кая? Минем аның белән очрашасым килә.
— Нигә? Нәрсә булды?
Дания югалып калуын күреп сүзне Булат дәвам итеп:
— Кызганычка каршы ул Даниянең югалган кызы булуы ихтимал.
— Ничек инде?
— Бөтен нәрсә туры килә бит, әти әнисе үлгән, әбисе белән генә яши, рәсем ясый һәм ниһаять яше.
— Тик аның әнисе үлгән бит.
— Дөресен әйткәндә әби дигән кеше күп еллар элек баланы урлап диярлек алып киткән һәм дә инде балага да әниең үлгән дип әйтә ала иде.
Илсөярнең күзләре зур итеп ачылды, ул бер Булатка, бер Даниягә карап сүзсез калды, Булат тагын сүзен дәвам итеп :
— Сез бит ул кыз белән бергә шәһәргә практикага килгән идек дигәнсез, кая ул кыз хәзер?
— Тик ул, ул полиция хезмәткәре түгел, әйе без бер вакытта килдек, тик ул, ул шәфкать туташы булып эшли . Дустым белән без алдан шулай эшләргә сөйләшеп куйган идек.
Даниянең йөрәге сикерә башлады, димәк, димәк теге вакытта ул саташмаган, ул чыннан да Клара тавышын ишеткән, шуңа да ул тизрәк:
— Ул шәфкать туташы ? Әйтегез әле, ә , ә хәзер ул кая?
— Кызганычка каршы ул бу бүлектә эшләми, ул травматология бүлегендә.
Дания шатланып кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
— Әйттем бит, ул, мин менә нәкъ шунда ишеттем дә бит инде кайнананың елан кебек асылдап сүз урынына агу чәчкәнен. Әйтегез әле аны кая күреп була икән хәзер ?
— Аны эзләргә кирәкми, ул үзе бераздан минем яныма төшә.
Илсөяр әйтеп кенә бетерде, бүлмәгә табиб кереп:
— Обход башлана, килүчеләр коридорга чыгып торсалар мин рәхмәтле булыр идем.
Дания белән Булат берсүзсез коридорга чыгып басты.
— Булат, мин куркам, Алинә, ул мине кире кабул итәрме? Ә теге аждаһа минем турында начар әйтеп үстергән булса?
— Нәрсә булсада син хәзер дөреслекне ачыклый аласың.
— Әйдә монда гына көтәбез.— дип Дания бер читкәрәк килеп басты.
— Ишеттеңме? Табиб обход вакыты диде, димәк Алинә дә үзендә обход ясый табибы белән. Ә обход үзең беләсең, бик тиз бетми. Әйдә аска төшеп буфетта чәй эчеп менәбез.
— Белмим дә инде.
— Әйдә дидем мин сиңа, бәлки бераз тынычлана төшәрсең.
Бу юлы Дания каршы килмәде, аңа чыннан да тынычланырга кирәк иде. Чәй эчеп бераз тынычлана төшкәч алар янә өске этажга менде. Кирәкле коридорга борылып ике адым да ясамадылар, кемдер аның кулыннан тотып:
— Дания, синме бу дустым?
Дания башта аптырап калды , аннары:
— Фәридә сиииин?
Дуслар бер берсенә карашып торды да каты итеп кочаклашып, бер берсен сагынганны яшерми шатланышты.
— Белсәң иде сине ничек күрәсем килгәнне.
— Минем дә бик күрәсем килде.
— Нәрсә хәлләрең инде Дания? Җәүдәт һаман башын югары күтәреп йөридер инде ә?
Дания әллә нишләп китте, ул көч, хәл белән:
— Ул бит, ул, ул үлде инде күптән.
— Гафу ит, белмәдем, кайгыңны уртаклашам.
— Үзең ничек?
— Аллага шөкер итеп яшим, мин бит теләгемә ирештем дустым.
— Аңламадым, нинди теләк?
— Менә сиңа мә, без бит үзебезгә зур отель ачабыз, матур күлмәкләр тегү остазлары булабыз дигән идек. Менә мин хәзер хуҗабикә, үземнем кечкенә генә тегү фабрикам бар. Ә син, син нишлисең?
Дания ялган сөйләп торасы килмичә, авыр сулап куйды да:
— Ә мин бары идән юып йөрим заводта.
Фәридә чыннан да аптыраганын яшермәде, ул күзләрен зур итеп ачып:
— Ничек инде дустым? Шундый сәләтеңне юкка чыгарасыңмы? Юк, болай ярамый бит.
— Шулай килеп чыкты инде.
— Нәрсә булды соң?
— Фәридә мин әлегә берни әйтә алмыйм, мин кеше көтәм.
— Мин ашыкмыйм, әйдә сөйлә.
— Ярый сөйлим, тик әйдә тегендәрәк барып басыйк әле, коридорның теге ягыннан минем кызым килгәнен күрмичә каласым килми.
— Кызым? Синең кызың бармы?
— Әйе.
— Дания кара әле, кызың да булгач ничек идән юып йөри аласың?
— Аның ни ояты бар?
— Ояттан түгел, син бит, син бит яшь чакта ук гений идең. Беләсеңме нәрсә, син минем яныма эшкә кил, синең уйларың, дизайн белән теккән күлмәкләрең минут эчендә сатылачак бит. Дания кызың да бар дисең, бәлки ул да кызыксыныр диюем.
— Белмим, ул нәрсә уйлаганын, хәзер нәрсә яратканын да мин белмим.
Дания яше тулы күзләре белән дустына карап:
— Белсәң иде миңа ничек авыр дустым, мин бит үз баламны да үзем үстерә алмадым, - дип кыскача гына нәрсә булганын сөйләп:
— Менә көтәм, ә ул һаман күренми.
Аларның сүзен бүлдереп Булат Даниягә:
— Дания бәлки Алинә башта Илсөяр янына керсендер?, Анда бераз булса да нәрсә икәненә ачыклык кертсен. Бәлки аңа да, сиңа да аннары аралашырга җиңел булыр.
Фәридә Булатка карап:
— Ә сез кем?
— Дус, якын дус, ә нәрсә?
— Юк, мин бары белергә теләдем.
— Нигә көткән вакытта вакыт үтми икән? Нишләргә соң? Ә бүген Алинә килмәсә?
— Илсөяр килә диде бит, әле обход бетүгә чабып төшә алмый бит инде, табиб кушканнарны эшлидер.
— Дустың дөрес әйтә Дания, алар бит бер палатадагы авыруларны гына карамый, аннары кәгазь эше дә күп бит.
— Әйе шулайда бит, белмим нишләргә дә, йөрәгем урынында түгел. Ә бәлки ул минем кызым түгелдер, аннары, аннары кабат билгесезлеккә китәргәме?
— Дания җитәр, тагын авырый башлыйсың хәзер.
Булат Даниягә су биреп:
— Даруыңны эч әле, сиңа тынычланырга кирәк.
— Дания син авырыйсыңмы? Нәрсә булды?
— Яшьлектәге яралар хәзер бәреп чыга, башым, башым каты авырта, шуңа еш авырыйм, шуңа еш аңымны югалтам.
— Гафу ит мин берни дә белми идем. Шуны әйтә алам, мин сине хәзер күз угыннан югалтмыйм. Хәзер сине таптым икән, димәк без бергә, бергә теләкләребезне, яшьлек хыялларыбызны тормышка ашырачакбыз. Мин ышанам безнең барысыда килеп чыгачак. Даниии...
Фәридә сүзен дә әйтеп бетермәде, Дания коридорның теге ягыннан килгән кызны күреп:
— Алинә...
Булат та, Фәридә дә коридорның теге башыннан килгән кызга ихтибар иттеләр. Анда егерме яшьләр тирәсендәге кыз ашыга, ашыга аларга таба килә. Башындагы яулыгын салып кулына тотты, үзе елмая, нәрсәдер әйтә. Дания дә берничә адым атлады да туктап калды, аның нигәдер хәле бетте, аяклары калтырый башлады. Әйе, әйе, аның каршысына алтын чәчләрен җилфердәтеп аның кызы килә. Әйтерсең лә кечкенә генә Алинә әнисе янына ашыга, нәни куллары белән йөзенә төшкән алтын чәчләрен алып, чәчләрен артка таба җибәрә. Нәни Алинә коридорның теге башында әнисе басып торганын күргән кыз :
— Әни, әнием..- дип кычкырып җибәрде дә, чаба башлады. Дания исә күзеннән аккан яшь бөртекләрен сөртеп алып:
— Кызым, балам минем, ...— генә дия алды.
Булат коридор аша үтәргә теләгән кешеләрне туктатты, ана белән кызның очрашу мизгелен боздырасы килмәде. Коридорда каяндыр, нәкъ менә алар өчен генә куелган кебек җыр агыла башлады. Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.
Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның - гөлбакча, назлы жил - сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын.
Ниһаять Алинә Дания каршысына килеп җитте дә:
— Әнием, мин сине бик нык сагындым— дип әнисен каты итеп кочаклап битләреннән үбә башлады.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас