Дания үзенең кая икәнен аңлый алмады. Өн белән төш бергә кушылып, аңа нәрсә булса да уйларга ирек бирмәде. Бер үк вакытта ул үткәннәргә кайтып кызы ире белән бергә парк буйлап йөрде, кайнанасы белән һәрвакыттагыча сүзгә килде һәм кисәктән генә завод эчендә станоклар арасыннан нидер эзләде. Кая, нәрсә күрергә тели ул? Менә тагын хастаханәдә аның җаны бәргәләнә, гәүдәсен тыңларга теләми. Менә ул ниндидер караңгы коридор буйлап бара, якын тирәдә бер кеше күренми. Дания караңгылыкта нәрсәләргәдер абына, ләкин алга барудан туктамый. Ниһаять еракта, бик еракта яктылык күрә. Дания яктылыкка таба чаба башлады, менә, менә ул теләгенә ирешә, арды, бик арды ул караңгы коридор буйлап йөреп. Яктылык якынайганнан якыная бара, ләкин яктылык Даниянең күзен авырттыра. Ул кулларын өскә күтәреп күзләрен яктыдан сакларга теләде. Аның йөрәге нәрсәдер сизгән кебек ашкынды һәм бу сизгерлек аны алдамады. Яктылыкка килеп җитүгә Дания кисәктән туктап калды , чөнки яктылыкта аның әнисе басып тора иде. Дания шатлыгыннан алга атларга теләде, ләкин нигәдер әнисенә карата үпкәләү хисләре өстенлек алды һәм:
— Син? Әни син нигә хәзер килдең ә? Мин бит сине күпме чакырдым, күпме мине үзең белән алып кит дип әйттем, ә син, син мине тыңламадың.
Дания бит буйлап йөгергән күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да:
— Нәрсә дәшмисең? Нәрсә сиңа оятмы? Син, син беләсеңме соң мине нинди тәмуг утында яндырырга калдырганыңны? Хәзер нәрсә, нәрсә кирәк сиңа? Минем йөрәгем дөрләп янган вакытта син кая идең соң әнииии?
Дәшмәде, Даниянең әнисе дәшмәде. Аның дәшми торуы Даниянең бары ачуын гына чыгарды. Дания эчендә җыелганнарын әйтте, дә әйтте, ләкин ачуы басылмады. Ул мине әни ишетмидер дип уйлап алга, яктылыкка чыгам дип бер аягын гына күтәргән иде, каяндыр караңгылыктан, арткы яктан аңа кемдер:
— Әни, әнием син дә мине ташлап китәсеңме? Әни, әнием тот кулымны, тот, мине калдырма, арабыз якынайгач кына нигә тагын ерагаясың? Әнием без бит бергә булырга тиеш.— диде. Дания аптырап караңгылыктан чыккан тавышка борылды. Ләкин тавыш бирүче анда күренмәде. Шунда яктылык әкренләп сүрелә һәм яктылык кечерәя башлады. Дания кабат яктылыкка таба барырга теләгәч теге тавыш, кечкенә кыз бала тавышы тагын:
— Син кая әни, мин бит сине көтәм, кайт тизрәк — диде. Дания кисәктән: — Кызым син, бу чыннан да синме? — дип кычкырып җибәрде дә, күзен ачты.
Ике көн саташып яткан Дания, янында утырып торган Ләләне күреп аптырап калды, ә Ләлә:
— Спящая красавица ниһаять күзен ачты, хотя принц кына сине үбәргә өлгермәде.
Дания аңламыйча карап ята бирде, Ләлә ачулана төшеп:
— Син нәрсә дустым, син нигә мине куркытасың? Сез нәрсә Булат белән мине куркытырга уйладыгызмы? Балга җыелган чебеннәр кебек хастаханәгә ашкынасыз сез, что такое?
— Башым, үтереп башым авырта. Нәрсә булганын да хәтерләмим.
— Иң мөһиме үз акылыңда, яңадан ычкынасың дип торам. Ужас просто. Аллага шөкер син минем белән дустым.
— Мин күп яттым мәллә? Нәрсә булды соң?
— Мин белмим, син җен күргән кебек""- Клара, Алинә, алар монда, ул, ул""— дип әллә ниләр сөйләндең дә и менә ятасың. Мин чыннан да ычкындың дип торам. Уйлап кара инде, Клара нишләп йөрсен ди монда, ул күптән качты бит.
— Мин чыннан да аның тавышын ишеттем.
— Дания син ардым дип әйт, иртәдән соңга хәтле эшлисең, әле төне буе күлмәк тегәсең, ял юк. Монда нормальный кешедә ычкынырга мөмкин.
— Ләлә..
— Ә нәрсә, күзен ачты, хәл керде, ....сүкмә мине.
--Ләлә.... мин кызым белән Клара сөйләшкәнне ишеттем ........дөресрәге шулай уйладым һәм менә нәрсә булды.
— Дания бәгърем нигә, нигә син гел артка борылып карыйсың соң? Артка юл юк, аңлыйсыңмы? Мин дә сине аңлыйм, үткәннәрсез яшәп булмый, алар бездән беркая да китми, шулай да яшәргә, артка борылып карамый яшәргә өйрәнергә кирәк дустым. Гел боргалансаң ничек яшәрсең. Әгәр.....әгәр Алланың рәхмәте теләсә, ул сезне очраштырачак, бәлки әлегә вакыты җитмәгәндер. Син үзеңне болай бетерсәң очрашуга кадәр ничек яшәрсең?
— Мин көтеп ардым, бик ардым, йөрәгем мең кисәккә телгәләнде бит инде, күпме, күпме көтеп була?
— Алланың рәхмәте язган кадәр дустым, аннан артыгын узмассың. Ярый, җитәр, чыннан, болай булса ул көнгә дә җитә алмыйсың, тынычлан һәм алга дустым.
Даниягә тагын ике атна хастаханәдә ятырга туры килде. Аягына басып йөри башлагач та хастаханәнең этажлары буйлап йөрсәдә ул бернинди дә эз тапмады. Кем? Ничек шулай була ала соң? Ул бит аерым ачык итеп Клара тавышын ишетте, ә кызы? Ул бит аның тавышын да каяндыр ишеткән кебек, тик кем ул? Җитмәсә Рәфисә апа белән дә яңадан сөйләшеп булмады, ничектер гел туры килмәде. Хәзер инде уйлап, үз үзенең сорауларына гына җавап эзлисе калды. Бәхетенә Булат белән Ләлә гел аның янында иде.
Менә бүген дә алар өчәү паркка юл алды. Трамвайдан төшкән вакытта Дания аздан гына таеп егылмады, Булат аны кулыннан тотып калырга өлгерде. Аларның күзләре бер мизгелгә генә очрашты. Булатның күзе наз, сөю хисләренә тулып тышка бәрелеп чыгарга әзер иде. Нинди матур күзләр, нигә мин аларны бердә күргәнем юк, нигә?- дип уйлап куйды Дания. Ә Булат аның кулларыннан җайлап тотып алга таба атлады. Дания вакыт, вакыт янә аның күзләренә карады, әйе, бу күзләр үзгәргән, әле кайчан гына моң, сагыш тулган күзләр җанланып киткән бит. Ләлә дөрес әйтә шул, алга таба атларга кирәк, яшәргә кирәк. Даниягә нигәдер рәхәт булып китте, ләкин, ләкин кызы турындагы уйларны башыннан барыбер алып бәрә алмады. Ул үз уйларына яңадан кереп чумды.
— Шулаймы Дания— дигән сорау, аңа уйларыннан кайтырга мәҗбүр итте.
— Әәә, нәрсә??
— Менә тагын Дания каядыр бездән башка йөри.
— Минме?
Булат белән Ләлә көлеп җибәрде.
— Дания, дустым, җитәр инде, үткәннәр үткәндә калсын. Яшәргә көч тап, белеп торасың бит, күп уйлансаң, күп борчылсаң башыңа бәрә. Менә шул үткәннәр кайтавазы түгелме баш авыртуың? Үтенәм бераз гына шул хакта уйла инде.
— Ләлә дөрес әйтә бит Дания, үткәннәр йөрәк түрендә кала, тик, тик анда да юл бар, алга барырга дип әйтүем.
— Сезгә җиңел әйтергә, ә мин, мин баламны ничек оныта алам соң?
— Без бит баланы оныт димәдек, башка мәшәкатьләреңне бераз артта калдыр дибез. .... Син, син безгә җиңел дисеңме? Юк Дания, ялгышасың, безгә дә авыр, шулай да без яшәргә, алга барырга көч табабыз.
Булатның йөзе үзгәрде, сөю хисеннән балкый башлаган күзләре сүрелде, ул урынны моң, сагыш басып алды. Бераз дәшми торгач Булат янә сүзен башлап:
— Дания һәр кешенең үз борчулары, йөрәк яралап торган кичерешләре бар. Син безгә җиңел дип уйлыйсыңмы? Ничек? Безнең йөрәкләр таш дисеңме? Минем дә йөрәгем яралы Дания. Вакыты белән бүре кебек улыйсым килгән чаклар аз түгел. Яраткан кешеләрне югалту бик авыр ул. Алар синең яныңнан китүгә аяк астыннан җир убыла һәм син үзеңне дөм караңгы упкынга төшкән кебек хис итәсең, әйтерсең лә җир тетрәве булган. Әйе, әйе, җир убыла һәм син шул упкынга, дөм караңгы упкынга төшәсең, бернәрсәдә күренми. ....Вакыты белән ниндидер ачыклык аша агач тамырлары күреп, шул тамырларга булсада тотынып калырга телисең. Ләкин, ләкин алар кабат караңгылыкта юкка чыга. Син як ягыңга каранып нишләргә белмисең, шул караңгылыкта нәрсәдер эзли башлыйсың һәм син аңлыйсың бу соңгы
мизгелләр. Шуңа да син яшәү мәгънәсен югалтасың, бернәрсәдә аңламыйсың, булганны ничек бар шулай кабул итеп нокта куярга телисең. Менә шунда кисәктән, бер мизгелгә генә яшәү өчен көрәшергә бер өмет чаткысы барлыкка килә . Тормыш юлы озын һәм син шул тормышның бер тармагына гына булса да тотынып калырга, яшәргә тели башлыйсың. Үзеңнең нинди икәнеңне күрсәтеп, исбатлый, көрәшә башлыйсың килә. Ә син, син әле яшь бит, сиңа яшәргә дә яшәргә, шул тормыш тармагына ябышып алга барырга өйрәнергә кирәк. Ә син нишлисең? Елап йөреп, гел артка борылып нәрсәдер эзләп яшәп булмый Дания. Алга кара, әнә нинди матурлык бит, дөнья матурлыгына кара. Аңлыйм, зур югалту, ләкин синең кызын исән һәм ышан, ул үскән саен сине күбрәк искә алачак. Килер бер көн, кызың үзе сине эзләп табачак, бер шигем дә юк, ул сине эзли, күптән сине эзли. Тормыш авыр нәрсә тик әле гел шундый кара паласа бетми дигән сүз түгел Дания, яшә, алга карап яшә, бәхетле булырга тырыш.
Дания белән Ләлә берсүз дәшми Булатны тыңлап торды, икесенең дә күзләре тулы яшь иде. Булат аларга карап янә:
— Ну вот, мин кар яуганын көтәм, ә алар яңгыр тамчылары чакыра.
— Ә нишли алабыз Булат? Вакыты белән мин үзем дә шулай уйлыйм. Күпме тапкыр кечкенә чагымда мин яңгыр астында үги әнидән качып алмагач , карлыган куагы астында утырдым. Бәлки, бәлки шул, шул вакытларда яңгыр тамчылары гәүдәм буе агып төшеп, минем бәхетемне югандыр? Ничә тапкыр шунда яңгыр битемнән күз яшьләремне юды, ничә тапкыр яңгыр астында калып салкын тидердем, бер Алланың рәхмәте үзе генә белә. Бәлки шуңа да мин яңгыр яратамдыр? Мин бит башта яңгыр минем бәхетемне юып төшәрә дип уйламый идем, киресенчә, Алланың рәхмәте мине җәлләп, минем белән бергә елый дия идем. Ничек? Кайсысы дөрес?
--Ничек һәм нинди яктан карыйсың бит Дания.
— Булды сезгә, нинди матур кичнең кызыгын бетерәсез. Ә беләсезме нәрсә, әлегә әйтергә теләмәгән идем, тик сүзне башкача үзгәртеп булмый. Мине әлбәттә инде җүләр дип тә әйтерсез, тик минем Булатны яралаган кешегә рәхмәт әйтәсем килә.
Булат белән Дания бер берсенә карап куйдылар. Ләлә яхшысынмый гына кабат сүзен башлап:
— Булат гафу ит, әйе бу дөрес сүз дә түгелдер, тик мин әйтәм, бүлдерми генә тыңлагыз әле ярыймы? Менә шул, нәкъ менә шул кичерешләрдән соң мин Илшат белән таныштым. Нәрсә карыйсыз? Әйе следователь Илшат белән. Хәзер без бергә, дөресен әйткәндә очраша башладык.
— Менә сиңа мә, нинди кискен борылыш.
— Әйе, әйе, без әле күптән түгел генә танышлар, тик безгә бер беребез белән вакыт үткәрү җиңел, ул миңа, мин аңа тартылабыз.
— Әәәәә....
— Булат син аның гаиләсе бармы димәкчеме? Әйе, булган, бер ел элек кенә аерылышканнар, капитан гына җитмәгән, генерал эзләп киткән хатыны.
— Молодец Ләлә, ахыры хәерле булсын, мин бик шат сезнең өчен . Булат Даниягә карап:
— Күрәсеңме? Ләләдән үрнәк ал, яшәргә кирәк, бернигә дә карамый яшәргә кирәк .
— Кстати, мин синең хакта Илшат белән сөйләштем һәм ул хәлдән килгәнчә булышырмын, бөтен танышларны җигәрмен диде.
— Рәхмәт Ләлә. Бу чыннан да мөмкин булыр дисеңме? Күпме ззенә төшәргә теләсәмдә мин кызымны таба алмадым.
— Тагын шул бер балык башы, җитәр бүгенгә Дания, үпкәләмә генә, бераз тыгычлан әле, гел уйлап кына тиз арада кайтса иде, шулай булгач, опс, әйдәгез әле кино карарга, РДК да яхшы кино бара диләр.
Булат кисәктән көлеп җибәрде дә:
— Син сәгатькә күз сал әле, төнге сеанска барсак кына.
— Әйеееее, бүген үткәннәр арасында йөреп вакыт үткән, ярый әйдәгез әле кайтыйк, иртәгә эшкә барасы бар.
— Ничек, үзең әйтмешли төрле җирдә йөреп оныттыңмы? Иртәгә шимбә, аннары нигәдер кайтасы да килми, урамда да шундый кич матур.
— Карагыз әле , вакыт тиз үтте, төрле мәшәкатьләр белән яңа ел җиткәнен сизми дә калдык, без кая яңа елны каршы алабыз?
— Кызлар үпкәләмәсәгез әйдәгез миндә каршы алыйк, сезгә мин гел киләм, аннары мине белмибез дип әйтәсез, менә минем белән дә тулысынча таныша аласыз. Йорт ул үзе күңел күзе диләр, аннары Ләлә әгәр егетең кыенсынмаса Илшат белән дә килә аласың, йә ничек?
— Мин риза, чыннан да без синең хакта бик белмибез, дөресен әйткәндә сорашкан да юк иде, һәркемнең үз мәшәкате иде бит, менә хәзер чыннан да яхшылап танышырга насыйп була.
Бераз тынлык урнашты, барысыда үзенчә нидер уйлый иде. Шул вакыт тынлыкны бозып яшьләр көлешкән тавышлар ишетелде. Алар яшьләргә таба карады. Алдарак кына бер егет кызны ап - ак кар өстенә екты. Яшь кыз көлә , көлә кар өстеннән торып басты, алтын кебек сары чәчләреннән ак энҗе бөртекләрен төшерер өчен кыз башын селкеткәләде. Ләкин энҗе бөртекләренең төшәсе килмәде ахыры, кыз башын бер якка, аннары икенче якка селкеп башын әйләндерә башлады. Алтындай сары чәчләре , ак энҗе бөртекләре белән бергә, төнге йолдызлар астында җемел, җемел килеп ялтырый иде. Шунда Дания кисәктән генә ;
— Алинәәәә- дип кычкырып җибәрде .
Дәвамы бар.