Литература
5 Мая 2025, 09:00

Яңгыр юган бәхет

Гөлчирә Галимова. Уникенче бүлек. Төн авыр үтте. Даниянең йөрәге телгәләнде. Ничек, нигә гел Алланың рәхмәте аны сыный? Нигә гел аның якын кешеләрен тартып ала ? Менә тагын Булат белән аралары якыная гына башлаган иде, яңа бәхетсезлек очрагы . Нәрсә соң бу? Бәлки миңа бәхетле булырга ярамый микән? Уйлар, уйлар, һәрбер кеше уйлана, ләкин уйлар гына төрлечә була икән.

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет
Төн авыр үтте. Даниянең йөрәге телгәләнде. Ничек, нигә гел Алланың рәхмәте аны сыный? Нигә гел аның якын кешеләрен тартып ала ? Менә тагын Булат белән аралары якыная гына башлаган иде, яңа бәхетсезлек очрагы . Нәрсә соң бу? Бәлки миңа бәхетле булырга ярамый микән? Уйлар, уйлар, һәрбер кеше уйлана, ләкин уйлар гына төрлечә була икән . Әйе, Дания үзенчә уйлады, үзенчә хыялланды. Шул хыялларына ябышып, яңа баштан яши башларга, алга таба омтылып, кызын табарга өметләнде. Ә монда әнә кабат йөрәк өзгеч вакыйга. Төн озын, шуңа да төрле меңләгән уйлар белән утырасың, тик барларга гына вакыт җитми, дөресрәге барларга өлгермисең, чөнки уй йөгерек, берсен берсе узып башка керергә тора.
Ниһаять таң атып хастаханә коридоры буйлап шәфкать туташлары , табиблар йөри башлады. Дания кайсысы булса да туктап нидер әйтер дип өмет белән аларны күзәтте. Менә ниһаять олы яшьтәге табиб аның янына килеп:
— Сез төне буе монда булдыгыз дип әйттеләр, сезнең ирегез белән барысыды яхшы була Алла теләсә. Сез өйгә кайтып ял итеп килегез, әлегә ирегез реанимация бүлегендә калачак, ә иртәгә без аны общий палатага чыгарабыз, иртәгә килерсез.
Дания авыр сулап куеп, аздан гына ул минем ирем түгел дип әйтмәкче иде, тик туктап калды. Аның йөрәгенә бу сүзләр нигәдер рәхәтлек бирде, шуңа да ул:
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.
— Барыгыз, бар, ял итегез.
Табиб Даниянең аркасыннан кагып, елмаеп китеп барды . Дания Аллага шөкер дип, бераз тынычланып өйгә кайтырга ашыкты, ләкин коридор буйлап барган вакытта, бер палата янында , ачык ишектән аңа:
— Кызым, кызым кер әле.
Дания башта як-ягына каранды,аннары үзенә, ачык ишек янында гына яткан караваттан мөрәҗәгать иткәнне аңлап, палата ишеге янына килеп :
— Сез миңа әйтәсезме?
Караватта яткан, аягы өскә кадәр бәйләгән, 60-65 яшьләр тирәсендәге апа:
— Ә ничек уйлыйсың? Артыңа борылып кара, синнән башка кеше юк, димәк сиңа. Кызым бик, бик эчәсебез килә, кыен булмаса безгә чәй эчер әле.
Даниянең аңламыйча басып торуын күргән апа:
— Соң кара инде, мин аяксыз, эчтә яткан апаң башсыз, кем безгә чәй эчерә? Яшь кызыбыз бар иде бәбкәм, әй карады иде үзебезне, бүген чыгардылар үзен, исән сау гына булсын инде. Ә кергән кеше әллә нинди була, әллә кулсыз, әллә аяксыз.
Күп сөйләргә яратучы Рәфисә апа көлә, көлә:
— Әнә тегендә чәйнеккә чәй куй, әй тиле, кызым син ашыгасыңдыр инде, гафу ит безне, бар, безгә шәфкать туташын гына чакыр. Тагын бер кат гафу ит шулай сөйләшкән өчен.
— Юк, ашыкмыйм, хәзер мин чәй куям.- дип, Дания краннан су агызып электрон чәйнекне куеп та җибәрде. Тәрәзә янында яткан апаның чыннан да башы бәйләнгән иде. Даниянең уйга калуын күреп Рәфисә апа янә телгә килеп:
— Менә шулай була икән ул, эчәргә су да бирүче булмый, Аллам Сакласын үзебезне, шундый көнгә калырга язмасын.Ә син кызым нишләп йөрисең хастаханәдә? Кемең бар?
Дания нәрсә әйтергә белмичә:
— Туганым ята.
— Исәндер бит?
— Аллага шөкер бүген хәле җайлана башлады диделәр.
Дания күп сорау алмасыннар дип үзе сорау бирә башлады.
— Ә сезгә нәрсә булды, аягыгызны сындырдыгызмы?
Рәфисә апа көлеп:
— Үз теләгемә ирештем.
Дания аптырап:
— Ничек инде?
Рәфисә апа тәмле итеп көлде дә:
— Иремә " Синең кебек бот күтәреп ял итеп ятасы иде" - дип әйткән идем, ике атна да үтмәде, йорт башыннан егылып төштем.
— Аңламыйм, нигә? Ирегезгә ачу итепме?
Тәрәзә янында ятучы хатын да Рәфисәгә кушылып көлә башлады да:
— Син чыктым аркылы күпер дип әйткән кебек, кызыбыз аңламый да калды.
— Ә нәрсә аңламаска? Ирем бик ялкау кеше минем. Тормыш үзе бирә безгә сынауларны кызым. Чиләгенә күрә капкачы дигән әйтем ишеткәнең бармы? Ике уңган бер җирдә яши алмый. Шуңа да капма каршы кешеләрне күбрәк берләштерә Алланың рәхмәте . Шул списокка миндә керәм. Чәй кайнады яса кызым, ә мин сөйлим, вакытың булса тыңларсың.
Дания ашыкмый гына чәйләрне ясап тумбочкага куеп:
— Юк ашыкмыйм, сезгә дә бит сөйләргә, эчегезне бушатырга кирәк. Әбием " кешене тыңлый бел балам, син тыңларсың, ә кешенең йөрәгенә җиңеллек бирерсең" дия иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
— Амин, шулай булсын .
— Мин барыбер аңламадым, олы яштә сезгә нигә кирәк иде йорт башына менәргә?
— Соң әйтәм бит, ирем ялкау дип. Яңгырлар ява, морҗа башыннан гел өйгә су үтеп керә, көндә идән сөртергә. Иремә ничә әйттем, морҗа башын кара дип, юк, кешедә эшләп, эчеп, исереп кайта да, бетте, китте. Әй җүләр баш, үзем гаепле, ул айныганчы дип, бөтен эшне үзем эшләдем, и менә иң башыма менеп утырды да, ике аягын селкеп утыра, әле вакыты белән чәчемне дә тарта зараза. Менә кабат ул бот күтәреп ята, ә мин яңгыр туктаган арада морҗа башын карарга мендем, и менә хәзер мин бот күтәреп ятам.— дип Рәфисә апа яңадан рәхәтләнеп көлә, көлә:
— Әни мәрхүмә" авызыңны чамалап ач, күп сөйләмә, Алланың амин дигән чагына туры килмәсен" дия иде. Ялгыш, дөресрәге, теге исерек төне буе мырлап чыкты, йокы юк, яшем дә бара, вот, баш әйләнеп китте дә, суга сикергән бака кебек аска сикергәнмен. Хәзер минем чират ял итәргә, ә ул миңа ашарга бирәчәк, курорт була , шулай бит Таня?
— Үтерәсең инде көлдереп, сеңлем вакытыңны әрәм иттең безгә, Алланың рәхмәте яусын инде үзеңә. Ә Рәфисә апаң ул сөйләр. Бар, өеңә кайт, ял ит.
Дания урындыктан торып, саубуллашып өйгә кайтты. Аның да ашыйсы, бик, бик эчәсе килә иде. Киченнән калган ашны җылытып ашады да, чәшкәсенә чәй генә ясады, ишекнең кыңгырау төймәсенә кемдер басты. Дания ишекнең теге ягында басып торган Илсөярне күргәч нигәдер күңеле төште, тик ул сиздермәскә тырышып:
— Исәнмесез, сез минем янымамы? Тагын минем өстән яздылармы? Тик мин ....
— Исәнмесез. Керергә ярыймы? Ишек төбендә сөйләшү уңайлы булмас сезнең өчен дә , кеше әзрәк күргән саен яхшырак бит, шулай уйламыйсызмы?
— Әйе, гафу итегез, керегез. Мин кайттым гына, чәй эчә идем, бәлки сездә миңа кушылырсыз?
— Каршы килмим, минем дә чәй эчәсем килгән иде.— дип, Илсөяр өс киемен салсам ярыймы дигән кебек Даниягә карады. Дания исә баш селкеп аш бүлмәсенә кереп, килгән кунакка чәй ясады. Өстәл артына утыргач Илсөяр як ягына каранып:
— Ә сез үзгәргәнсез, өйдә дә чисталык.
— Сез бит болай гына килмәгән, әйтегез инде, күңелем нидер сизә, нәрсә сорарга телисез?
— Сүз үткән төн турында бара, Дания апа сез чыннан да ул кешеләрне белмисезме? Алдан ук гафу үтенәм, сезне гаепләргә җыенмыйм, бары кеше үлде бит, шуңа да бу эшкә ачыклыклар кертәсе иде. Әле җитмәсә, мин аңлавымча сезнең танышыгыз тән җәрәхәте алган.
— Мин әйттем инде, мин бернәрсәдә белмим, без очраклы рәвештә генә бу бәләгә юлыктык.
— Ә ул ирнең хәле ничек?
— Аллага шөкер хәзер яхшы була диде табиб. Ә сездән сорасам буламы?
— Әйе, нәрсә борчый сезне?
— Сез бик яшь, ну тикшерүче булып эшләргә димәкче идем.
— Сезнең участковый яллар алган, ә без практика үтәбез, менә сезнең участокны миңа бирделәр.
— Без дидегезме? Шулай күбәүме сез?
— Без студентлар димәкче идем, ә менә Нижнекамскидан без өчәү, ике кыз бер егет.
— Ә нигә, үзегездә практика үтә алмый идегезме? Әти- әниләрегез дә якын була иде.
— Безне шулай җибәрәләр инде. Дания апа ә сезгә эшкә түгелме, мин сөйләндереп утырам да бит.
— Мин бер атнага өстәмә ял алдым, дустым авыр хәлдә, ул күзен ачса кем аны саклый?
— Туганнары юкмы?
— Белмим, дөресен әйткәндә ул хакта сөйләшкәнебез юк иде.
Дания уйга калды, ә чыннан да ул бит Булат хакында бернидә белми. Кирәк бит ә, үз уйлары, кайгы хәсрәтләре белән бөтенләй дә диярлек дөньяны оныткан бит ул. Әйе, аңа көн үтәме шул җиткән, ә калганы аны кызыксындырмады, үз мәшәкатьләре дә җитәрлек иде, кешенекен тыңлыйсы килмәде аның.
— Дания апа.
— Гафу итегез уйланылган.
— Нәрсә уйладыгыз?
— Үземне, мин бит дөньядан артта калганмын, мине бернәрсә дә кызыксындырмады, булган хәлләр йөрәгемне генә түгел, бөтен күңелемне айкап таш курчакка әйләндергән. Беләсезме, ә мин бит чыннан да ак белән караны аермый башлар дәрәҗәгә җиткән идем. Ә кичә, кичә мин яңадан яши башлаганымны, бу дөньяның нинди матур икәнен тойдым.
— Нәрсә мәҗбүр итте?
Дания елмая төшеп:
— Мин, мин циркка бардым.
Илсөяр бу минутларда Даниянең йөзендә балалар кебек шатланган, бәхетле хатын кыз утыруын күреп:
— Сезнең күзләрегез генә түгел, йөзегез дә бәхеттән балкый сыман, сез чыннан да үзгәрдегез Дания апа.
— Әйе мин бәхетле идем, үземне әкиятләр илендә кебек хис иттем. Ләкин һәр әкияттә очрый торган усаллык безнең дөньяда да бар икәнен бер мизгелгә онытып җибәргәнмен. Бәхетем канатлары кабат сынды, ничек, ничек ышанырга хәзер барысыда яхшы була дип?
— Ә сез ышаныгыз. Беләсезме, ә минем иптәш кызым да сезнең кебек, ул да бәхетсез, тик ул ышанып, бәхетле булуына өметләнеп яши.
— Яшь кыз нигә дип бәхетсез була алсын ди сеңлем? Ул әле тормышның агын да, карасын да күрергә өлгермәгән.
— Менә монда сез ялгышасыз, ул әбисе белән генә яши, башта әтисе, аннары әнисе үлгән аның. Тик ул югалып калмаган, үзенә шөгыль тапкан, беләсезме ул ничек матур рәсем ясый? Без, аның дуслары озакламый аңа сюрприз да әзерләдек әле, озакламый аның рәсемнәре белән Казан каласында күргәзмә дә оештырабыз.
Даниянең күзләреннән аккан яшь бөртекләрен сөртеп:
— Минем дә кызым рәсем ясарга ярата иде.
— Гафу итегез әгәр борчылырга мәҗбүр иткән булсам. Мин бары сездә өмет белән яшәгез дип әйтмәкче идем, шуңа гына иптәш кызымны кыстырып сөйләдем. Гафу итегез, миңа китәргә кирәк .
— Рәхмәт минем белән сөйләшеп утырган өчен , ничектер рәхәт булып китте. Сөйләшү үзе күңелне күтәрә, үзеңнең кемгәдер кирәк икәнеңне тоя башлыйсың, үзеңне тыңлаучы бар икәнне белү дә рәхәтлек бирә .
— Сез хаклы Дания апа, теләсәгез мин шулай кергәләп чыгармын, бары тик бераз сөйләшеп утырыр өчен, сез каршы килмәсәгез әлбәттә.
— Юк, мин шат кына булам. Рәхмәт сезгә миңа ышанган өчен.
— Сау булыгыз.
Илсөяр чыгып китүгә Дания диванга ятты, бераз уйланып ятып ничек йоклап киткәнен сизмичә дә калды. Әйе төн озын иде шул, ул бик арган булып чыкты.
Дания йокыдан торганда инде җиргә караңгылык төшә башлаган иде. Авызы кипкәнен аңлап ул урыныннан торуга чәй куеп үз үзенә:
— Рәфисә апага кем чәй ясап бирде икән? Авыллардан килгән кешеләргә кыен шул, якында кешесе булмагач.— дип, тиз генә коймагын пешереп, кибеттән бераз күчтәнәчләрен алып хастаханәгә юл алды. Хастаханәгә килеп җитүгә иң беренче эш итеп ул Булатның хәлен сорашты, тик кызганычка каршы әле яңалык юк диделәр. Дания әкрен генә иртән танышкан әбиләр янына килеп палата ишеген шакып эчкә таба үтте.
— Хәерле кичләр.Сезгә кунак килде әле.
— Әй рәхмәт яугыры, менә бит Алла бар ул, белә кемне җибәрергә дидем бит мин, кер кызым, туганыңның хәле ничек?
— Рәхмәт, әлегә үзгәреш юк, тик авыры артта калды диделәр. Хәзер мин сезгә чәй эчереп китәм.- дип Дания чәй куеп, тәмлеләрен өстәлгә куя башлады. Аңа карап торган Рәфисә апа түзмәде:
— Ант әгәре, карап торам да, син бигрәк тә минем сыйныфташыма ошагансың. Ул да мәрхүмәкәем нәкъ менә синең кебек иде, хәтта сөйләшүең нәкъ ул бит. Әгәр Казан кызы булмасаң аның кызы дип әйтер идем.
Дания елмаеп куйды:
— Сез кайсы авылдан соң Рәфисә апа, кем белә бәлки авылдашлардыр да әле, мин бит авыл кызы.
Рәфисә кызга сынаулы карашлары белән карап торды да:
— Ә синең әниең кем? Ялгыш кына Фәния түгелме?
Әнисенең исемен ишеткәч Даниянең кулыннан аздан гына чәшкәсе төшеп китмәде. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел, уйнап кына сөйләшеп нәрсә килеп чыкты, без бер авыл кешеләре булабыз түгелме?
 
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас