Литература
1 Мая 2025, 06:45

Яңгыр юган бәхет

Гөлчирә Галимова. Унынчы бүлек. Кабат Дания кызы янына кайнана йортына бара. Башында мең төрле уй, онытмады микән, ул бит инде зур үскән, әнисен танырмы?Кызына таба якынайткан һәрбер адымы саен күкрәгендәге йөрәге катырак типте.

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет

Кабат Дания кызы янына кайнана йортына бара. Башында мең төрле уй, онытмады микән, ул бит инде зур үскән, әнисен танырмы?Кызына таба якынайткан һәрбер адымы саен күкрәгендәге йөрәге катырак типте. Кара каршы очрашу мизгелләре якынайды. Ниһаять таныш капка төбе, Дания әкрен генә кыңгырау төймәсенә басты. Капканы таныш булмаган ир ачкач ул аптырап китте, ә теге ир аңа карап:
— Вам кого?
Даниянең телләре бәйләнде, ул нәрсә әйтергә белмичә:
— Теге, ни, здрасте, монда, здесь....
— Аңладым,
Ир елмая төшеп:
— Сез элекке хужалар чыга дип уйлагансыздыр инде, бигрәк тә югалып калдыгыз. Гафу итегез бу йортны бер ел элек без сатып алдык, хәзер монда без яшибез.
— Әәәәәә, алар, монда элек яшәүчеләр кая?
— Анысын мин белмим, тиз арада сатып каядыр китеп бардылар. Ә сез кем?
— Анысы хәзер мөһим түгел инде, ә алар сезгә телефон номеры калдырмадымы?
— Ә сездә юкмыни?
— Мин килгәндә шалтыраткан идем, номер не существует диде. Ярар гафу итегез борчыганым өчен.
Дания югалып калды, нишләргә? Кая барып кемнән сорарга? Әйе, кайнанасы үз теләгенә ирешеп баланы үзе белән алып киткән, нишләргә? Аларны ничек табарга? Әйее, әйее, кайната, ул белергә тиеш. Дания ашыга, ашыга кайнатасының эшләгән җиренә китте. Ләкин ул да бернинди дә өмет бирерлек әйбер әйтә алмады.
— Без бит күптән аерым, белмим нигә дип алдан китмәгәнмендер. Дөресен әйткәндә мин улым өчен яшәдем, аны да үзе кебек кансызга әйләндермәсен дип яшәдем. Ә улым, улым үлгәч мин бер көн дә анда яши алмыячагымны аңладым. Ул йортта мине бернәрсәдә тотмый иде бит.
— Ә Алинә, ул сезгә якын түгелме?
— Якын, тик нишли алам соң? Мин аерылышып беткәч бер бардым аның янына, сине җүләрләнде, Алинәне үземә карап үстерергә туры килә, менә документ җыеп йөрим диде. Аннары үзем бераз авырып алдым. Берәр айдан оныгымны күрергә кабат барган идем, ул тиз генә йортны сатып китеп барган .
— Ничек? Йорт бит сезнеке дә, ул аны сездән башка ничек сата алсын ди?
— Кызганычка каршы йорт аның исемендә иде шул. Нигәдер мин ул хакта бернидә уйламаганмын. Безнең бит ике бүлмәле квартира бар иде, мин шунда пропискада идем, бәлки шуңа да тиз сатып китәргә мөмкинлек булгандыр. Ә хәзер кая икәнен белмим, ул бит зур дәрәҗәле эшен дә ташлап китә алган. Аннары, аннары теләгем дә юк иде, күпме яшәп йөрәгем каткан минем, гафу ит .
— Шунысы кызык та инде, башы югары иде, хәзер менә ничек башын иеп яши икән?
— Ия микән, ул елан кебек, яңа җирдә дә баш имәгәндер. Ә син эзлә, полиция идарәсенә барып аңлат, алар точно табачаклар.
— Рәхмәт сезгә, сау булыгыз.
— Уңышлар сиңа Дания, әәә, Дания әгәр оныгымны тапсаң, миңа хәбәр итәсеңме? Миңа Алинә белән очрашырга мөмкинлек бирәсеңме?
— Әлбәттә, сез һәрвакытта да мине яклап килдегез бит, башта еланның оясын табарга, үземә эш эзләргә кирәк була .
Әйе эш күп, тик бу җиңел бирелми. Дания күп организацияләр ишеген ачып керде, ә менә кулына бирелгән кәгазьне күрүгә, хуҗалар аның борын төбендә ишек япты. Аның авыруы, озак дәваланып ятуы файдага булмады шул. Көннәре төнгә кушылып, төне таңга бәйләнгән көннәре әз булмады Даниянең. Эшсез, акчасыз, бер телем икмәк алырга акчасы булмаган көннәре дә, ач килеш йокларга яткан көннәре Данияне аяктан бәреп йокты дисәң дә була. Ул үзе дә күз алдына китермәгәндер нинди дәрәҗәгә төшеп булганын, бу чыннан шулай иде. Дания мусор арасыннан бутылкалар җыеп сөт, икмәк, шырпы алды. Ләкин бу акча аз иде, хәзер инде кварплата да түләргә кирәк. Шулай аптырап йөргән көннәрнең берсендә Дания бутылка җыйганда, аның янына Светлана исемле хатын килеп:
— Ә син нигә монда кеше әйбере җыеп йөрисең?
— Кешенеке? Вообще то аны киресенчә, кирәк булмаганга чыгарып бәргәннәр, димәк кешенеке түгел.
— Вообще то дисеңме? Вообще то бу урын минеке, мин гел бу мусордан алырга яраклы әйберләрне алам. Ә син кем соң? Карап торышка син бомж түгел.
— Әйе мин бомж түгел, тик ашыйсы килә, шуңа да чыккан идем, эш табып булмый.
— Ә каян килеп чыктың?
— Мин хастаханәдә яттым, озак яттым.— дип Дания кыскача үзенең соңгы вакытта булган вакыйгаларын сөйләп:
— Эш булса йөрмәс идем дә бит.
— Ә нигә заводка идән юарга бармыйсың, анда һәрвакыт кеше кирәк, хотя андагы акча да җитми бит.
— Ә нинди завод? Миңа кая барырга соң?
Света Даниягә кая барырга, иң беренче кемне күрергә кирәк икәнен әйтте. Даниягә шул гына кирәк иде, кулында булган бутылкаларны алып ул тиз генә өйгә кайтып китте. Ванна кереп юынып алгач, үз үзен бераз рәткә кертеп Дания заводка ашыкты. Бәхетенә чыннан да идән юырга кеше кирәк иде, аны берсүзсез эшкә дә алдылар. Берничә көн эшләгәч Дания өстәмә эш, башка цехтан да юарга урын алды. Шулай итеп акчасы да арта төште. Тормыш тәгәрмәче алга таба тәгәрәде. Вакыты булган саен Дания полиция бүлегенә барып кайнанасын эзләтте, аның кая булуы хакында мәгълүмат бирүче кеше генә булмады. Ә берсендә бер хезмәткәр бетереп тә күңелен төшерде:
— Үзләрен эзләтеп табуларын теләмиләр икән, димәк моңа сәбәп бар, шулай булгач алар исем фамилияне дә үзгәртеп киткәннәр, димәк бу закон буенча сакланыла торган мәгълүмат. Сез эзенә төшә алырсыз дип уйламыйм, сәбәбен сез үзегез беләсез дип уйлыйм, сезнең балагызны шулай яшергәч нәрсәдер булган бит инде. Эзләмәгез, закон буенча эшләнелгән булса сезгә беркемдә аларны табарга ярдәм итмәячәк.
Аяз көнне яшен суккан кебек булды Даниянең башына. Күпме көч, күпме вакыт эчендә шушы сүзләрне ишетер өчен ул терелдеме? Нигә язмыш аның гомере белән, аның бәхете белән уйный соң? Даниянең бугазына төер утырды, ул аккан күз яшьләрен 'сөртеп бетерә алмыйча, борынын тарта тарта өйгә таба атлады. Шул вакыт каяндыр Света килеп чыкты да:
— Нәрсә мәшәкатьләр килеп чыктымы, раз в соплях значит хәлен яхшылардан түгел. Без кара каршы йортларда торабыз икән бит, әйдә, әйдә минем белән, миндә андый кайгыларны юа торган дару бар. Дания көч хәл белән аякларын сөйрәп Света артыннан атлады. Аның колагында һаман шул сүзләр яңгырады"" Исем фамилияне үзгәртеп киткәннәр икән, димәк аларны закон саклый, сез аларның эзенә төшә алмыйсыз '"
— Син нәрсә, кая йөрисең адашып? Әйдә берәр рюмка салып җибәр, аннары дөньяларың ямләнеп китәр, ә кайгылар, кайгылар икенче планга күчәчәк, хотя бик озакка түгел. Синең нәрсә булды соң?
Дания үзенә биргән рюмканы күтәреп эчеп җибәрде дә:
— Кызымны урладылар, кызымны.
— Мә, җибәр тагын берне, бәлки җиңеләеп китәрсең.
Дания баш тартмады, берсе артыннан берсе рюмкалар бушады. Ләкин аның авызыннан бүтән берсүз дә тартып чыгара алмады Света. Ә инде кич җиткәндә Дания аягына да басып тора алмас дәрәҗәгә җитте, шуңа да Света аны үзе белән караватка яткырды. Менә иртән инде Дания башы авыртканга көч хәл белән түзеп:
— Син миңа дару бирәм дидең, нәрсә булды соң, бернәрсәдә истә түгел.
Света көлә, көлә:
— Ул оныттыргыч дару дип атала, аны эчәсең һәм бераз булса да кайгыларыңны, мәшәкатьләреңне онытып торасың. Менә бит үлгән кебек йокладың, но, но зәһәр нәрсә, арттырып җибәрсәң башны ашый шул иртә белән.
— Рәхмәт дисәм ялгыш булмас микән, шулай да рәхмәт, мин китәм, әле ярый бүген ял, эшкә барырга булса белмим нәрсә булыр иде.
Дания бөтен көчен җыеп өенә кайтты. Ишектән керүгә бер бакал су эчеп диванга ауды. Башын авыртамы, юкмы, синең нинди хәлдә булуыңа карамастан, башны мендәргә куюга әллә нинди уйлар керә башлый. Дөрестән дә бит, ничек булды соң бу? Ничек итеп Клара Алинәне үзе белән алып киткән? Әйе мин авырганмын, тик әле бу аны әниләр хокукыннан мәхрүм итү дигән сүз түгел. Клара, Клара, Клара димәк ул үзенең түрә булуыннан бик яхшы файдаланган. Ә миңа нишләргә?
Дания кабат кызы белән паркта уйнап йөргән вакытларын искә төшерде. Нинди бәхетле иде бит ул, ә ничек көлә иде, аның көлгән тавышы чылтырап аккан чишмә суын хәтерләтә. Әнә, әнә нинди әйләнә, өстендәге яшел күлмәгендәге көнбагыш чәчәкләре шундый чын кебек, әйтерсең лә чыннан да күлмәктә түгел ә җилдә матур итеп селкенәләр. Әнә, әнә ул чәчәккә кунган күбәләк артыннан куып китте, үзе" әни, әни кара әле, күбәләк минем белән уйный, ул минем күлмәгемне яраткан, мине чәчәк дип уйлаган, әни, әнииии"
Даниягә тавыш якында кебек тоелды, әйе, әйе әни дип кызым чакыра түгелме? Ул тиз генә тәрәзә янына килеп басты, ләкин беркемне дә күрмәде, шунда яңадан
— Әни син кая соң, чык инде тизрәк- дигән тавыш ишетте. Дания ишекне ачып баскыч аша атлап түгел, очып диярлек урамга чыкты. Кызганычка каршы бала чакырган әни кеше инде баласын иркәләп басып тора иде. Юк, юк шул, бары тик күршегә килгән кунаклар гына булып чыкты. Дания башын иеп кире өенә керде. Нишләргә соң, нинди ысуллар кулланып кызын эзләп табарга?
Ниһаять ял көннәре үтеп эш көннәре башланды. Даниянең йөрәгендә ниндидер бушлык барлыкка килде , ,алай гына да түгел, йөрәк ярасы төзәлергә теләми әрнеде. Йөрәге аша үтәли чыккан йөрәк ярасыннан сквозняк йөргән кебек, нигәдер улады, ул үзендә ниндидер сәер тойгылар сизде. Ләкин ул йөрәгендә йөргән җилне дә, уй, фикерләрен дә куып җибәрә алмады, яшиме яши, көн үтәме үтә. Тик ул нигәдер ышанды, килер бер көн һәм кызы аның янына үзе килеп"" Әнием хәлләрең ничек, белсәң иде мин сине күпме эзләдем" - дип әйтәсенә бик ышана иде. Көн артыннан көн үтте, Даниянең дә тормыш тәгәрмәче алга таба тәгәрәде. Төрле мәшәкатьләр, шул ук вакытта төрле матур мизгелле көннәре дә әз булмады аның. Ничек кенә булмасын ул яшәргә теләде. Менә тагын шундый көннең бер вакыйгасы Даниянең күңеленә тиде.
Дания эштән соң парк аша өйгә кайтырга булды. Көне матур, әкрен генә күкне караңгылык каплаган башласа да, язның матур күренешен бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Агачларның бөреләре ачылып яңа яшел яфрак башын калыккан, ә кошлар сайравы, үзенә бертөрле хис барлыкка килә . Берсен берсе уздырып сайраган кошлар әйтерсең лә "" Яшәргә, бәхеткә каршы атла, син моңа лаек" - дип әйтергә тели. Дания як ягына каранып барып кешегә килеп бәрелгәнен сизми дә калды. Агач кырыенда ярым шәрә баскан хатын кыз елап шешенеп беткән иде.
Шулай да ул Даниягә карап:
— Карап йөреп булмый мәллә, кая качырга да юк изеп китәләр, нишләргә соң? Кая качарга?
Дания куркып калды, каршысында баскан хатынны тынычландырырга тырышып:
— Мин ялгыш, гафу итегез. Ә, сез, сез нигә мондый халәттә урамда йөрисез? Нигә киенмәдегез?
— Ә нәрсә? Синең тормышың ал да гөл булгач бөтен кешенеке шундый дип уйлыйсыңмы? Бар кит кая бардың шунда, юлыңда бул.
— Ә сез, сез бит мине белмисез, нигә дип шундый сүзләр әйтәсез? Мин бит бернинди начар сүз әйтмәдем.
— Ярар, бар юлыңда бул, ә мин, минем барыр җирем юк, яшисем дә килми, бар кит дидем бит мин сиңааа.
— Менә бит дуслар кебек син дия башладың, шулай булгач әйдә минем белән , мин ерак тормыйм. Әйдә инде ялындырма, бераз җылынырсың, ашап алырсың, аннары үзең теләгән җиреңә китә аласың.
Таныш булмаган хатын ялындырып тормады, Даниягә ияреп кайтты. Өйгә керүгә Дания яңа дустын диванга утыртып өстенә юрган япты да:
— Әлегә җылын, мин ашарга әзерлим, әзер булгач килеп дәшермен, теләсәң ваннада юынып чыга аласың.
— Рәхмәт, кирәкми, мин утырып торам.
— Ярый, ә исемең ничек соң синең?
— Хәмидә.
— Ә мин Дания булам, утыр, менә монда мендәр дә бар ятып тора аласың, телевизор кабызып куям, бераз булсада уйларыңнан бәлки арындырыр.- дип Дания ашыгып аш бүлмәсенә чыгып китте. Тиз генә аш җылытты, йомырка пешереп икмәген кисеп зал бүлмәсенә чыгып Хәмидәне ашарга чакырырга теләде. Ләкин ул утырган җирендә, диванга сөялгән килеш йоклап киткән иде.
" Бәбкәм бәлки ире кыйнагандыр да, көч хәл белән өеннән чыгып качкандыр. Ярар йокласын, бүген бәлки беренче тапкыр тәмле итеп йоклыйдыр"- дип үз үзенә сөйләнә сөйләнә Дания әкренләп Хәмидәне диванга яткырды, өстенә ябып аш бүлмәсенә керде. Әйе һәр кешенең үз мәшәкатьләре, үзенең тормыш юлы, үз сынаулары. Дания кызының фотосүрәтен алып битләреннән иркәләде, үбеп алды да:
— Тыныч төннәр сиңа күз нурым. Сиңа яхшы әни була алмавым өчен гафу ит.
Дәвамы бар.

 

Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас