

Хастаханәдән Дания туп туры кайнана йортына килде. Клара исә Данияне яхшы каршы алды. Өстәл артына утырып чәйләр эчкәч, ниһаять Клара үзе теләгәнен әйтте:
— Дания үпкәлә генә әйтүем өчен, син әлегә үзеңне начар хис итәсең, берәр атна ял ит, хәл ал.....
— Рәхмәт әлбәттә, тик мин кызы.....
-— Дания аңла, нинди кыз? Син әлегә үзеңне дә карар дәрәҗәдә түгел.
— Сез нәрсә әйтергә телисез?
— Үзең уйлап кара, син бала түгел үзеңне дә карый алмыйсың бит. Дания мин начарлык белән әйтмим, Алинәгә әлегә минем белән калса яхшырак булыр дип уйлыйм.
— Гафу итегез, тик мин кызымны үзем белән алып китәм. ......Әйтегез әле, сез, сез Җәүдәтне кая күмдегез? Мин барырга тиеш , мин аның каберен күрергә тиешмен.
— Мин әйтәм, барырсың, Дания..... Дания ә бәлки әлегә монда яшәрсез, Алинәне мин карарга булышырмын. ......Өй буш калды, ирем улымның үлеменә мине гаепле калдырды, янәсе мин сүз көрәштермәгән булсам сез әледә монда яшәр идегез......
Дания аңла инде мине, миңа да бик авыр бит..... Дания кызым сез дә китсәгез миңа нишләргә? Алинә минем кан, улымның дәвамы, үтенәм китмәгез.
— Алдан уйларга иде, гафу итегез тик бу дөрес, сез үзгәрә аласыз дип ышанасы килә, ләкин моңа ышануы авыр, шулай булган очракта да мин монда кала алмыйм. Әгәр теләсәгез мин сезнең бала белән очрашуга каршы түгел.
Даниянең күзеннән яшь бөртекләре бәреп чыгып бит буйлап агып төште. Ул урыныннан торып кызы янына килеп :
— Әйдә балам, без өйгә кайтырга тиеш.
Алинәне алып килен чыгып китсә дә Клара берсүзсез аларга карап калды.
Ләкин Данияне караган табиб хаклы булып чыкты. Ире, кызы белән бергә яшәгән квартирага керүгә Даниянең йөрәге кысып куйды. Күпме бәхетле мизгелләр бәйли иде аны, күпме хыяллар хакында алар кичләрен сөйләшеп утырды һәм бер мизгел эчендә бу хыяллар юкка чыкты. Дания чәй эчәргә өстәл әзерләп зал бүлмәсенә чыгып гөлләренә су сипте, диванда яткан уенчыкларны җыеп куярга теләгән иде, кулына кызы ясаган рәсем эләкте. Даниянең башында ниндидер әйбер шартлаган кебек булды. Иренең рәсемдә кызыл краска эчендә ятуын күреп ниндидер курку хисе басып алды. Ул рәсемне күкрәгенә кысып, аякларын куллары белән кочаклап диванга менем утырды. Аның күз алдында әллә нинди сүрәтләр очып йөрде, йөрәге сикерде. Дания үзеннән үзе башын диванга бәрә башлады, әйтерсең лә башыннан нәрсәнедер бәреп төшерергә тели. Белмим тагын күпме шулай утырган булыр иде, әгәр кызы килеп аның кулына тотынмаса.
— Әни минем ашыйсым килә, әни дим.
Көч хәл белән Дания үз халәтенә кайтып:
— Хәзер кызым, мин сиңа тиз генә ашарга әзерлим, хәзер, хәзер.
Дания ашыгып аш бүлмәсенә керде, суыткычтан фарш алып котлет ясап пешергә куйды, аннары үзенә үзе:
— Әйе, тыкмач, Алинә котлет белән макарон ярата.
Дания тырышып ашарга пешерә башлады, бәхетенә Җәүдәт кесәсеннән ачкыч алып, Алинәнең киемнәрен алырга килгән вакытта кайнанасы пешкән өчпочмакларны чыгарып бәргән, башкача өйдә сасы ис булыр иде. Дания камыр бутап чәй эчәргә кайнар коймагын да пешереп кызын ашарга чакырды.
— Әни әти, әти бүтән коймакны миннән талап ашый алмый инде, әни ә әти күктән мине карап торамы?
— Әйе кызым, әтиең хәзер фәрештәләр янында, ул безне күктән күзәтә. Кызым ул безнең бәхетле булуыбызны тели, димәк без еларга тиеш түгел.— дип Дания кызының бите буйлап аккан күз яшен сөртеп алды:
— Ә без әтиең өчен дә бәхетле булабыз, әтиең борчылырга тиеш түгел, син ризамы кызым?
— Әйееее.
Алинә теләр теләмәс кенә әйткән сүзләр Даниянең күңелен торнап китте, шулай да ул кызын тынычландырырга тырышты . Ләкин барысы да без теләгәнчә барса иде ул. Дания үзендә сәер тойгылар сизә башлады, алай гына да түгел, ул кичләрен рәтләп йоклый да алмады, төннәр буе саташып чыкты. Менә бүгендә ул ниндидер кыр буйлап йөрде. Вакыты белән җил исеп аның янына әллә нинди үлән, яфраклар очырып китерде. Дания шул үләннәрне җыеп, үзенә йомшак түшәк әзерләп, шул түшәккә сузылып ятты. Башта зәңгәр күккә карап ятты, аның чисталыгы таң калдырды, ә ара, ара узып киткән ап- ак болытлар аңа ак мендәр кебек тоелды. Дания әкрен генә күккә үрелде, шул йомшак ак мендәрне алып баш астына салырга теләде. Кулларын күккә таба күтәргән генә иде, үләннәр арасыннан ниндидер елан чыгып аның кулларын урап алды. Дания бөтен көчен җыеп еланнан котылырга теләп кулларын селкеде, тик еланның гына аны ташлап китәсе килмәде. Алай гына да түгел, үлән арасыннан берсеннән берсе зур еланнар чыгып Даниянең кайсы аягын, кайсы билен әйләндереп алды. Шул гына җитмәгән кебек кемдер аның башына суга башлады. Дания башын борып:
— Юк, юк, үтенәм тимәгез, тимәгез миңа- дип кычкырды һәм печән өстеннән егылып төште дә күзен ачып:
— Юк, юк...
Каршысында куркып аңа таба карап , әнисенең башыннан сыйпаган кызын күреп;
— Кызым, балам мин сине куркыттыммы? Гафу ит, мин бары начар төш күрдем.
— Әни мин бүген садикка бараммы? Минем садикка барасым килә, анда балалар бар, миңа өйдә күңелсез.
— Ярый кызым, телисең икән барырсың, хәзер мин тиз генә сиңа ашарга әзерлим.
Дания кызын ашатып балалар бакчасына илтте, үзенә эшкә әле дүшәмбе көнне генә чыгарга, шуңа да ул өйгә кайтып иреннән калган әйберләрне җыеп балконга чыгарып куярга булды. Яңадан йөрәк яраларын арттырып, гел үткәннәрне искә алып яшисе килмәде . Бераз эшләп алгач Дания ял итәргә дип диванга утырды гына, аңа балалар бакчасыннан шалтыратып Алинә гел елый дип әйттеләр. Дания яшен тизлегендә балалар бакчасына барды, кызын күрүгә:
— Нәрсә булды кызым? Нигә елыйсың?
— Сине сагындым, сине күрәсем килде, әгәр син дә әти кебек китсәң, мин нишлим әни?
— Сандугачым минем, әйдә өйгә кайтабыз.
Дания кызын күтәреп үк алды да урамга чыкты. Юл буе кызының күңелен күреп нәрсәдер сөйләнде ул. Өйгә кайткач алар сөйләшә, сөйләшә чәй эчтеләр. Ниһаять Алинә тынычланды, янә үзенең яраткан шөгеле , рәсем ясау белән мәш килде. Кызының мавыгып рәсем ясавын күреп Дания шатланды, аның күзләреннән яшь акты, тик бу бәхеттән иде. Бераз рәсем ясагач Алинә әнисенә карады, әнисенең күзләрендә яшь бөртекләре күргәч аның янына килеп утырды да, нәни бармаклары белән әнисенең битеннән күз яшьләрен сөртеп:
— Әнием син әтине сагынып елыйсыңмы? Әнием барысы да яхшы була, без бит бергә, әни дим, син бит үзең шулай дидең, елама инде әни...
Соңгы сүзләрен әйтеп бетерүгә Алинә түзмәде үзе дә елап җибәрде. Әниле кызлы бер берсен юатып, кочаклашып диванга яттылар һәм тынычланып йоклап киттеләр. Икенче көнне Алинәнең күңеле күтәренке иде. Ә менә Дания турында алай әйтеп булмый. Балалар бакчасыннан кайтканда ук аның башы әйләнеп китте, ул аздан гына егылмады. Күңел төшенкелеге, борчу, мәшәкатьләр үз эшен эшли иде. Белсә иде ул бүгенге көн аның бөтен тормышын җимергәнен, бәлки табибны тыңлап берничә көнгә хастаханәдә дәваланырга да калган булыр иде. Юк шул, алда ниләр көткәнне белмибез.
Кибеттән тәмлеләрне алып, Алинә кайтканчы ашарга пешереп Дания кызын алырга балалар бакчасына юл тотты. Әнисе килгәнгә бала бик шатланды. Бераз юлны баргач Даниянең янә күз аллары караңгыланып, башы әйләнә башлады. Тик Дания моңа әһәмият бирмичә атлады да атлады, бары кемдер аның кулыннан тотып:
— Сума сашли чтоли, вы куда идёте, да ещё с ребёнком, вы куда смотрите а?
Бары шул сүзләр Данияне туктарга мәҗбүр итте. Дания үзенең светофор аша кызыл уттан чыкканын аңлады. Ул гына да түгел, урыслар әйтмешли закон подлости, аның янына полиция хезмәткәре килеп басты.
— Сез нәрсә эшлисез, сез бит үзегез генә түгел. Документларыгызны күрсәтегез әле, кая ашыгасыз. Сезгә минем белән полиция идарәсенә барырга туры килә.
— Гафу итегез, үтенәм мин ялгышлык эшләдем, мин бары, минем, минем башым әйләнеп киткән иде, светофорны күрми калдым.
— Ә берәр хәл килеп чыкса, сез үзегезне генә түгел, балагызны да харап итә идегез, машина йөртүчене дә гаепле калдыра идегез.
Дания нигәдер тагын аклана башлады, телләре буталды. Әлбәттә инде болар барысыда аңа каршы чыгасын ул чамалый алмады.
— Борчылмагыз, без кайбер нәрсәләргә ачыклык кертәбез һәм сез өйгә кайта аласыз.
Дания теләр теләмәс кенә полиция идарәсенә барырга ризалык бирде . Полиция хезмәткәрләре ниндидер язулар язган арада Дания кулындагы бармакларын кысып, вакыты белән аларны тешләде, үзенчә нидер сөйләнеп бүлмә тирәли йөрде. Аның күзләре кызарып чыкканын күреп Алинә әнисе янына килеп:
— Әни син нишлисең? Әни мин куркам, нәрсә эшлисең син әни?
— Минме? Минме, мин ни, нәрсә әле, мин яхшы, әйе яхшы.
Полиция хезмәткәре Дания янына килеп:
— Сезгә нәрсә булды? Сез үзегезне начар хис итәсезме? Сезгә табиб чакырыргамы?Сезнең якын туганыгыз бармы? Әни, әти, һичьюгы әби дигән кеше.
— Әби, минем әбием бар.
Алинә полиция хезмәткәре карап:
— Ә ул безне алып китәме? Минем өйгә кайтасым килә.
— Әйе, әлбәттә, хәзер без аны монда чакырабыз.
Алинә әнисе янына килергә нигәдер курыкты, нигәдер аның әнисе әллә нинди сүзләр әйтә башлады. Бәхетенә Клара озак көттермичә килеп тә җитте. Даниянең хәлен күргәч ул турыдан туры :
— Не видите что ли она душевно больная, она потеряла мужа, потеряла ребёнка, кто это выдержет? Отправте её на лечение, пока не поздно.
— Не мы это решаем, а сейчас ей точно нужно в больницу.
Ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте, табиб кичекмәстән Данияне хастаханәгә озатырга кирәклеген әйтеп, аны алып китеп тә барды. Кларага шул гына кирәк иде. Ул алдан кора башлаган планнар шулай тиз чишелер дип күз алдына да китермәгән иде. Шуңа да Дания хастаханәдә яткан арада төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп ул Алинә өстеннән вакытлы опека да ясатырга өлгерде. Хәзер инде ничек булса да киленнән котылырга иде аның исәбе. Бу яктан аңа кояш елмайды, Даниянең хәле көннән көн авырайды. Клара табибтан киңәш сорарга керде:
— Минем киленемнең хәле ничек? Ул җайланамы? Әйе авыр кайгы кичерде шул бәбкәм, тизрәк терелеп өйгә кайтырга насыйп булсын инде.
— Монда кайгының катышы юк, барысына да яшьрәк чакта алган травмалар гаепле, ә кайгылар шуңа булышкан гына, мичкә өстәмә утын тыккан кебек.
— Травма дисезме?
— Әйе, кем белә инде нәрсә булганын, бәлки егылгандыр, яшь чакта андыйларга ихтибар итмибез бит.
— Әйтегез әле , ә Дания, ул , дөресрәге, аңа дәваланырга күпме вакыт кирәк була?
— Анысын бер Алла гына белә.
Клара үзенчә шатланып чыгып китте. Аңа күп ишекләр шакып, күп кешеләр белән очрашып килененең бала карый алмавы һәм аны әниләр хокукыннан мәхрүм итергә кирәклеген исбат итәргә туры килде . Ул үз теләгенә иреште, моңа үзенең зур урында эшләве дә зур роль уйнады. Әйе ул үз теләгенә иреште, тик бала, оныгы Алинә хакында уйламады. Бала әнисен бик сагынды, үзен әнисе аның янына килмәгәненә гаепле санады.
— Әби мин әнине тыңламадым, , ул шуңа минем яныма килмиме? Ул хәзер мине яратмыймы.
Алинә күзләреннән чыккан яшь бөртекләрен сөртеп:
— Нигә килми ул, мине яратмыймы? Ул мине сагынмый микән? Әби әйт инде әнигә килсен, мин бит аны көтәм. Әби мин бүтән начар рәсемнәр дә ясамас идем. Әниииии....
Алинә елады да елады, ул әкрен генә үз үзенә кереп бикләнде. Бала өчен бик авыр шул, әгәр әнисе килми икән, тик бары бала үзен начар тоткан өчен дип уйлыйлар. Ә бу вакытта Дания чынбарлык белән уйдырма арасында буталып йөрде. Үзенә үзе сөйләнеп йөрде, вакыты белән бер читкә барып бөгәрләнеп елап ятты, вакыты белән бүре сыман улады. Ике ел вакыт кирәк булды Даниягә җайланып хастаханәдән чыгар өчен. Ләкин ул сынауларның әле бары тик башы гына икәнен белми иде шул.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.