Литература
1 Мая 2025, 03:00

Яңгыр юган бәхет

Автор: Гөлчирә Галимова. Сигезенче бүлек. Көтеп алган ял көне дә җитте. Алинә иртәдән үк әтисе янында бөтерелеп йөрде. Ул бүгенге көнне аеруча дулкынланып каршы алды, чөнки күптән күрмәгән әби белән бабай янына бара, аннары күптән көткән җәнлекләр дөньясына кереп , аларга карап сокланачак. Иң беренче аның маймыллар карыйсы килде, нәкъ менә мультфильмдә күрсәткәнчә, әниләре белән балалары үз үзләрен тота микән? Маймыллар аның белән дуслашырмы?

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет

Көтеп алган ял көне дә җитте. Алинә иртәдән үк әтисе янында бөтерелеп йөрде. Ул бүгенге көнне аеруча дулкынланып каршы алды, чөнки күптән күрмәгән әби белән бабай янына бара, аннары күптән көткән җәнлекләр дөньясына кереп , аларга карап сокланачак. Иң беренче аның маймыллар карыйсы килде, нәкъ менә мультфильмдә күрсәткәнчә, әниләре белән балалары үз үзләрен тота микән? Маймыллар аның белән дуслашырмы? Шуңа да ул әтисенә:
— Әти миңа нәрсә алырга соң? Минем маймыллар белән дуслашасым килә, әтиии, әтииии, ә мин аларга конфет бирсәм ярыймы?
— Кызым ни телисең шуны бирерсең, ә мин хәзер сиңа нәрсә булса да кибеттән алып кайтам, башта машинаны гына ремонтка кертеп калдырам.
— Әти ә әбиләргә кайчан барабыз?
— Кызым бүген тәмлүшкә күчтәнәчләр алып әбиләреңә барабыз, ә иртәгә иртән җәнлекләр дөньясына сәфәргә чыгып китәбез, ризамы?
— Әти миндә кибеткә барам синең белән .
— Юк кызым, урамда яңгыр, син юешләнеп авырый башласаң иртәгә нишләрбез соң? Мин тиз кайтам кызым, ә син мин югында әниеңне тыңла.
Җәүдәт кызының битеннән үбеп алды да:
— Дания синең нәрсә ашыйсың килә? Нәрсә алып кайтырга?
— Кирәкми бернәрсәдә алма, әлегә бернидә кирәкми, әәә, сөтем беткән һәм энҗе бөртегеңнең алмасы калмаган, иртән сорап йөрде.
— Ярар, мин озак тормам. Мин кайткач әниләргә барырбыз.
— Юк Җәүдәт, мин ашарга әзерлим, башта ашарбыз, минем әниләрдә озак утырасым килми, гафу ит.
— Мин риза, синең белән тулысынча килешәм. Ярар мин киттем, ашарга пешкәнче кайтып җитәргә кирәк бит, кем белә, бәлки артык тәмлерәк булса миңа ашарга калдырмассыз. Җәүдәт шаярырга тырышып өйдән чыгып китте . Алинәгә карандаш белән дәфтәр битләре биреп Дания аш бүлмәсенә кереп ашарга әзерли башлады. Өчпочмак пешерер өчен камыры күптән өлгергән инде, бары бәрәңге генә турыйсы калды. Бөтенесен әзерләп бетергәч Дания газ пичен кабынып җибәрде. Әкрен генә артык әйберләрне өстәлгә куйганда башта кечкенә савыттагы тоз кулыннан төшеп китте, аннары нигәдер кулына тоткан пычак идәнгә төште. Дания авыр сулап:
— Нәрсә булды соң бүген? Нигәдер кулым тотмый башлады?
Үз соравына үзе җавап бирергә өлгермәде, янына кызы чабып килеп:
— Әни мин краска алган идем, сезне ясадым, ә анда краскам түгелеп әти буялды. Әни, әни әйдә инде әтине чистартып бир, ул миңа үпкәләмәсен инде. — дип әнисенең итәгенә ябышты. Дания кызын тынычландырырга тырышып ул буяган рәсемгә карады. Әйе рәсемгә карады, тик рәсемне күргәч йөрәге жу итеп китте. Агачлар арасында ясалган Җәүдәт өстенә кып кызыл төстәге краска, нәкъ менә кызыл канны хәтерләтеп тора иде, дөресрәге , әйтерсең лә Җәүдәт кызыл кан эчендә ята. Дания курыкканын сиздермәскә тырышып:
— Кызым бик каты буялган, әйдә без бу рәсемне әтиеңә күрсәтмибез, ә син башканы ясарсың ярыймы?
— Әйе, әни мин башканы, бик, бик матурны ясыйм.
— Молодец кызым, әкрен генә яса, ашыкма.
Алинә яңа баштан рәсем ясый башлады, ә менә Даниянең йөрәге каты итеп тибүдән туктамады. Дания телефонын алып иренә шалтыратты, тик ул гына телефонын алмады. Дания үзен ире кибеттә, телефонны ала алмыйдыр дип тынычландырырга маташты. Шулай да бер тамчы арада әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Өчпочмагы пешеп Дания пичтән алырга теләгән вакытта, ниһаять аның кесә телефоны шалтырады. Ә телефонның теге ягында ире исеме язылганны күреп ул шатланып куйды, кулындагы тастымал белән табаны тотып:
— Әйе Җәүдәт, син кая соң? Өчпочмак пешкәнче кайтып җитәм дидең, менә мин өчпочмакларны алам ә син юк. Алёёё, Җәүдәәәт.
— Алё, сез кем? Ишетелми.
— Минме? Мин Дания, ә сез кем? Кая Жәүдәт? Нигә сез аның телефоныннан сөйләшәсез?
— Сез җавап бирергә ирек бирмисез бит. Бәхеткә телефон җимерелмәгән, иң соңгы шалтырату сезгә"" кадерлем" дигән кешегә булган. Менә без сезгә шалтыраттык.
— Кая Җәүдәт дим?
— Гафу итегез, сезнең ирегез дип аңладык, ул авариягә эләккән, машина начар хәлдә булган ахыры, аның машинасы әйләнеп капланган. Иренезнең хәле начар, ул хастаханәгә озатылды— дип, телефонның теге ягыннан Җәүдәтнең кая икәнен әйттеләр дә телефонны сүндерделәр. Даниянең кулыннан табасы төшеп киттеп аягына төште, кайнар таба аягын яндырып алды . Ләкин ир югалту аяк пешкәннән көчлерәк булды, Дания аягы пешкәнен аңламый да калды. Аягы белән табаны төртеп ул идәнгә утырды. Ничек, ничек диде? Ул хастаханәгә озатылды дидеме? Ююююююк.....
Дания ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм ике кулы белән чигәләренә ябышып:
— Юк, ул исән кала, ул мине калдырып китә алмый , ул сүз бирде.
Әнисенең кычкырганын ишетеп Алинә әнисе янына килеп:
— Әни нишләдең инде? Син бит өчпочмакларны идәнгә бәргәнсең, әти кайтса нишли, әни дим...
Алинә әнисенең хәлен аңлый алмыйча:
— Әни син нигә шулай утырасың?
Дания кызын кочагына алып каты итеп кысты да:
— Балакаем минем, әйдә, әйдә әтиең безне көтә, ул авырый башлаган, безгә аның янына барырга кирәк. Әйдә кызым, әйдә, ул безне күргәч шатлана һәм тизрәк тереләчәк.
Дания тиз генә кызына җыенырга булышып телефоннан әйткән хастаханәгә юл тотты. Тиз арада барып җитсә дә юл аңа озак кебек тоелды. Җәүдәт яткан реанимация бүлегенә килеп җиткәндә, ишек төбендә инде Җәүдәтнең әнисе басып тора иде , ул Данияне күрүгә:
— Нәрсә минем улымның башына җиттеңме хәерче, мөртәт.
— Җәүдәтнең хәле ничек?
Дания үзен кулга алды һәм әлегә кайнана белән сүз көрәштерү урынсыз дип уйлап:
— Әйтегез әле , табиблар нәрсә диделәр?
— Ятсыз, әле хәл сорап тора, син гаепле, барысына да син гаепле. Әгәр синең яныңа китмәсә улым, балам исән булыр иде. Нәрсә, нәрсә дип әйтеп, нәрсә дип улымны алдап тотасың? Нәрсә ялганладың, нинди сихри көчкә ия син?
— Әни сез...
— Әнииии, ачма авызыңны мөртәт.
---Сез ялгышасыз, ул мине яратканын аңлап килде, мин көчләп тотмадым һәм ул бик бәхетле иде.
Клара бармакларын йомарлап өскә таба күтәрде, аннары авызына таба китереп нидер әйтергә теләгән иде, үзләренә таба килгән табибны күреп:
— Сез, сез ни диярсез, минем улым белән нәрсә булган? Ул исән каламы? Әйтегез миңа дөресен.
Табиб бер Кларага бер Дания белән Алинәгә карады да:
— Ә сез...
— Мин аның хатыны, ә бу безнең кызыбыз.
— Сез миңа әйтегез, мин аның иң якын кешесе.
Клара кара янып чыккан күзләре белән Даниягә карап:
— Ә ул аны шул дәрәҗәгә җиткерүче әдәм.
Табиб Кларага карап башын чайкап:
— Анысын полиция хезмәткәрләре хәл итәр, ә мин шуны әйтә алам, хәле бик авыр, вакыты белән телгә килеп Дания кадерлем көтә дип сөйләнә, вакыты белән әнине тыңлама кадерлем ди, шулай булгач киленне гаепләргә сәбәп бар дип уйламыйм. Сезгә хәзер бердәм булырга кирәк , ә иң мөһиме нәни кызчык өчен, ул бар, нигә сүзгә килергә? Аңлагыз, ул үлем белән көрәшә, ә сезгә ханым оят булырга тиеш, күрмисезме, сезнең килен бала көтә, аңа болай да авыр.
Табибның бу сүзләреннән Клараның күзе маңгаена менде. Табиб тагын нидер әйтмәкче иде, ниндидер шәфкать туташы коридорга чыгып:
— Олег Иванович пациентның йөрәк тибеше туктады, тизрәк карагыз әле , ул үлде ахыры.
Олег Иванович ашыгып китеп барды, ә Дания бу сүзләрдән соң күзләрен караңгы томан каплады һәм аягы мамыктай булып аны тоңламады, идәнгә шудырып төшерде.
Дания үзенә нәрсә булганын аңлый алмады, ничек кенә тырышса да күзен ача алмады, әйтерсең лә күз өстенә авыр әйбер куйганнар. Урыныннан торып утырырга теләсәдә гәүдәсе аны тыңламады, өстеннән танк үткән кебек, бөтен җире авыртты. Ул үзе дә сизмәстән ыңгырашып куйды.
— Ниһаять аңга килде ахыры, мәет белән бер палатада ятабыз дип торам. — дип әйтте ниндидер таныш булмаган тавыш, аннары өстәп куйды:
— Табибка әйтергә кирәк , алар да бик борчылды бит, йә Раббым бигрәк тә кызганыч булды.
Нәрсә, нәрсә диделәр алар ? Нигә, мин нишләгән соң? Дания нәрсә булганын исенә төшерергә тырышты, тик нигәдер башына бернинди дә уй кермәде. Ул яңадан күзләрен ачырга, үзенең кая икәнлеген аңларга теләде. Шактый гына тырышкач Дания ниһаять күзләрен ачты. Як ягына каранып үзенең хастаханәдә ятуын аңлап:
— Нәрсә булды? Мин нигә.....
Шул вакыт палатага кергән табиб:
— Аллага шөкер күзләрегезне ачкансыз, димәк алга таба.
Каршысында басып торган 50-55 тирәсендәге табибка сынаулы карашын төбәп Дания:
— Мин кая? Миңа нәрсә булды?
— Сез бернәрсә дә хәтерләмисезме?
Дания кабат уйланып алды да:
— Юк, бернидә башыма килми, нәрсә, нәрсә булды зинһар өчен әйтегез.
Хәзер инде табиб уйланып торды, аннары Дания караваты янындагы урындыкка утырды, кулына Дания кулын алып, икенче кулы белән сыйпап алды да:
— Дания ханым без, без бик тырыштык, тик балагызны саклап кала алмадык, хәлебездән килгәнне эшләдек, гафу итегез, без бит бары кешеләр.
— Бала, нинди бала?
Даниянең башында әллә нинди уйлар йөри башлады, ул каты итеп күзләрен йомды. Шунда кисәктән генә күз алдыннан әллә нинди шәүләләр үтә башлады һәм ул :
— Җәүдәәәәт.— дип урыныннан торырга теләп, караваттан аздан гына егылып төшмәде. Бәхетенә янында утырган табиб аны тотып калды. Дания кабат:
-— Җәүдәт ...... Җәүдәт ул, ул исәнме? Минем ирем, ул кая?
Табиб күзләрен күтәрергә куркып калдымы, яисә Даниянең йөзенә карарга куркыпмы:
— Ул вафат булды Дания ханым, кайгыгызны уртаклашам.
— Ничек вафат, юк, юк, моның булуы мөмкин түгел , ул, ул миңа озак тормыйм кайтам диде. Юк, юююююк
Дания ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм мендәргә ауды.
Табиб аңын югалтан Дания янында бөтерелде, үзе:
— Алланың рәхмәте түземлек бир бу хатынга, бигрәк тә авыр бит, ирен дә баласын да югалтты. Кызганыч бик кызганыч, акылга зәгыйфь калмаса ярар инде.
Дания көне буе, төне буе саташып, бәргәләнеп чыкты, тән температурасы күтәрелде. Төш өн белән буталды, кая чынбарлык, кая уйдырма икәнен аңламады ул. Менә ниһаять ул аңга килде. Әкрен генә караватына торып утырды, янындагы хатыннар белән исәнләште дә:
— Мин каты авырдым ахыры, әле дә хәлем юк кебек, нәрсә булганын аңлый алмыйм. Әйтегез әле ә табиб, ул безне карарга кайчан керә.
Тәрәзә янында яткан яшь хатын аптырап калды, ничек, ничек бернәрсә дә хәтерләми микән? Шулай да ул Даниягә җавап бирергә кирәк дип санады:
— Табиб бүген төне буе сезне саклады, соңрак керәдер ул, ә сез, сез бернәрсәдә хәтерләмисезме?
— Юк, ә нәрсә булды? Мин никтер аңлый алмыйм нәрсә булганын?
— Сезгә табиб барында аңлатыр.
Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, палатага шәфкать туташы кереп:
— Розочка синең яныңа әниең белән кызын килгән, бар чыгып кер обход башланганчы.
Кызың, кызың дидеме? Даниянең башына тукмак белән суккан кебек булды, ул кисәктән кулы белән башын тотып:
— Кызыыым, минем кызым, ул кая? Ул бит бер ялгызы калган. Җәүдәт, ирем үлде бит минем, ирееееем. Дания кабат ачыргаланып кычкырып җибәрде дә елый башлады.
— Нигә, нигә Раббым мине сыныйсың син, нигә? Нәрсә соң бу, балам, мин баланы да югалттыммы? Юк, юююююк, нигә, нигә, нигәәәәә?
Палатада яткан хатыннар берсүзсез аңа карап утыра бирделәр. Ә нәрсә әйтә алалар , монда Даниянең нинди ут эчендә ятканын бик яхшы аңлыйлар алар. Бала югалтуның нинди йөрәк ярасын ясавын да, шул ук вакыт иренең үлеме дә күпме кайгы китерүен дә яхшы чамалыйлар, тик берничек тә булыша алмаулары гына кызганыч.
Бүлмәгә янә табиб белән шәфкать туташы керде. Аларны күрүгә Дания урыныннан сикереп торды да :
— Үтенәм әйтегез дөресен, мин, мин баланы югалттым шулаймы?
— Кызганычка каршы шулай.
— Ә ирем, ирем үлдеме? Мин, мин шуңа мондый хәлдәме? Ә кызым, ул кая хәзер? Аны кая алып киттеләр?
— Туктагыз, бөтен сорауга җавапны алырсыз. Кайгыгызны уртаклашабыз Дания, кызганычка каршы ирегез үлде, ә кызыгызны кайнанагыз алып китте. Ирегезне инде күмгәннәр, ә менә кызыгыз сезне көтә, сез үзегезне кулга алырга, кызыгыз өчен яшәргә көч табарга тиеш. Ышанагыз сез кызыгызга, ә ул сезгә бу кайгыны җиңәргә ярдәм итәчәк.
Дания караватка утырып:
— Минем өчен тормыш җебе өзелде...Нишләргә миңа?
— Терелеп чыгарга һәм кызыгызны карап, аның белән бергә яшәргә өйрәнергә.
Дания бер сүз дәшми караватына ятты, өстенә ябып әкрен генә елады да елады. Аның башында мең төрле уй йөрде, ләкин берсе дә тынычландыра торган түгел иде. Берничә көн ул үзен сәер тотты, аннары табиб янына кереп:
— Мине чыгарыгыз инде, минем белән барда яхшы, мин кызым янына кайтырга тиеш.
— Әйе бер яктан шулай, ләкин ...
— Нәрсә ләкин? Минем белән нәрсә булган, бар да яхшы дим бит.
-— Дөресен әйткәндә мин сезне бераз тоткарлар идем, сезгә яхшы психолог белән аралашу комачауламас иде .
— Ничек? Мин, миин....
— Аңлагыз инде, мондый состояниедә сезгә кайнанагыз да кызыгызны биреп җибәрер дип уйламыйм. Сезгә чыннан да бераз дәвалану, нервларыгызны бераз ...
— Сез мин җүләрләнә башлаган дип әйтергә телисезме?
— Юк, юк, бары кайгы кешенең иң нечкә кылларын тибрәтә, ә бу кайсы кешедә бераз гына кимчелекләр барлыкка килүгә мөмкинлек бирә . Моны дәвалау озак вакыт алмый, ышаныгыз, хәзер чыгасыз икән сезгә тагын да начар булуы бар. Шуңа да мин берничә көнгә булсада калуыгызны теләр идем.
— Мин җүләр түгел, аннары үзегез әйттегез бит, мин кызыма ә кызым миңа кирәк, без бер беребезгә ярдәм итәчәкбез . Ант итәм хәлем начарланса мин ике дә уйламый сезнең яныгызга үзем киләм.
Табиб башын гына чайкап алды да, Даниягә хастаханәдән чыгару кәгазен кулына тоттырып:
— Үтенәм сакланыгыз, алга таба ни буласын уйларга күбрәк тырышыгыз, бала хакына.
— Рәхмәт, сау булыгыз.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас