Литература
25 Апреля 2025, 05:25

Яңгыр юган бәхет

Автор: Гөлчирә Галимова. Икенче бүлек. Өстәл артында утыручылар бер-берсенә карап алды. Мин белмим кем кергәнен дигән кебек Дания иң башларын гына күтәрде, кабат серле тавыш:— Эй, өйдә кеше юк мәллә? Але...Дания урыныннан торып көтелмәгән кунак каршысына чыкты. Ишек төбендә авызын ерып ,, йортның беренче катында урнашкан кибеттә идән юучы Сиринәне күреп:— Сиииин? Син нәрсә эшлисең монда? Сиңа нәрсә кирәк?

Яңгыр юган бәхетЯңгыр юган бәхет
Яңгыр юган бәхет
Өстәл артында утыручылар бер-берсенә карап алды. Мин белмим кем кергәнен дигән кебек Дания иң башларын гына күтәрде, кабат серле тавыш:
— Эй, өйдә кеше юк мәллә? Але...
Дания урыныннан торып көтелмәгән кунак каршысына чыкты. Ишек төбендә авызын ерып ,, йортның беренче катында урнашкан кибеттә идән юучы Сиринәне күреп:
— Сиииин? Син нәрсә эшлисең монда? Сиңа нәрсә кирәк?
— Син нәрсә Дания танымыйсыңмы?
— Таныйм, тик сине кунакка чакырганымны хәтерләмим мин.
— Типа ярамыймы?? Син бит денюху празднуешь?
— И что?
— Кара әле, давай без пантов а, мин үзем белән алдым кирәген, әйдә бергә утырабыз, типа....
— Кара әле дисең, мин карадым, уйладым һәм сине чакырганым искә төшмәде, сине дә бик күрәсем килә дип уйламыйм. Сиринә үпкәләмә, тик мин чит кешеләр белән туган көнемне үткәрмим, аннары туган көн ике көн элек булды.
— Ярар инде, минем үзем белән бар, просто урамда салкын .... үзем генә дә эчәсем килми иде.
— Анысы синең эш, үтенәм кит, үзеңә башка компания тап.
Дания Сиринәне этеп диярлек чыгарды да ишекне тизрәк ябып куйды.
— Менә бит исерек исерекне исеннән таба дип әйтүләр дөрес ахыры, каян белгән без бәйрәм иткәнне, җылы урын эзләп килеп тә җиткән бит.--
дип сөйләнә, сөйләнә бүлмәгә керде.
— Мин дә шуңа сезгә үзегез турында уйлагыз, гомерегезнең юлына таш өеп куймагыз дип ничә тапкыр әйттем.- дип Булат башын чайкап алды да :
— Ә бит син дөрес әйтәсең Дания.
— Шулай, тик....тик син үзең үз сүзеңә каршы төшәсең бит, үзең үк безнең белән утырасың, безгә таш өяргә булышасың түгелме?
— Әйе, син дә хаклы.
Бүлмәдә тагын тынлык урнашты. Һәрберсе үз эченнән генә үз тормыш юлы аша үтте, аларның искә алырлык әйберләре күп иде. Бәлки шуңа да алар шактый гына вакыт эчендә үз үткәннәре, төрле кичерешләре аша үтеп кире кайтты. Иң беренче булып Ләлә:
— Дания үпкәләмә генә, минем өйдә эшем бар, миңа китәргә кирәк, рәхмәт сиңа, ашап, күңелле кич үткәреп алдык.
— Син бит миндә кич кунам дигән идең.
— Әйе, тик кайбер нәрсәләр искә төште, үпкәләмә ярыймы, мин сиңа шалтыратырмын.
Ләлә урыныннан торып Даниягә сүз әйтергә ирек бирми тиз, тиз чыгып та китте.
— Нәрсә булды аңа? Ул чыннан да әллә нишләп китте.
— Сизмәдеңме? Без үзебез дә аңламый уйланып утырдык бит, бәлки нидер исенә төшергәндер.
— Бәлки....
Булат Данияне күзәтеп утырды, аның да йөзендә әллә нинди үзгәреш, дөресрәге аның йөзендә авыр кичереш үткәннән соң була торган чагылыш, моңсулык бәреп тора иде. Булат сүзне нидән башларга белмәде, ә сөйләшми утырып та булмый . Аның нигәдер бүген Дания яныннан китәсе килмәде.
— Беләсеңме, мин дә бүген үзем дә теләми Гәүхәрем янына барып килдем. Үткәннәр үткәндә кала диләр, ләкин мин әле дә аның янында. Уйлар белән яннарында булсакта алар, алар бездән ерак шул, авыр, бик авыр якын кешеңнең яныңда була алмаганын аңлау, йөрәкне өшетә.
Дания яшь тулы күзләре белән Булатка карап:
— Әйе, авыр, син дөрес әйтәсең. ....Ә бит мин сиңа миннән дә авыр дип уйлый идем , юк, миңа кыенырак.....
— Аңламадым....син нәрсә әйтергә телисең?
— Югалту турында Булат, югалту турында.
— Югалту бер төрле инде ул, ничек югалтсаң да йөрәкне әрнетә.
— Юк, юк Булат.... Син сөеклеңне югалттың, аңлыйм авыр, син аны кире кайтара алмыйсың...... сиңа килешергә кала.....
Ә мин, мин кызымны югалттым.
-— Кайгыңны уртаклашам, гафу ит мин белми идем.
— Гафу үтенмә, минем кызым исән...
— Нәрсәәәә?
— Моны әйтүе авыр, бу югалту тагын да авыр, балам исән, ә, ә мин аны мәңгегә югалттым. Белсәң иде минем йөрәгем ничек телгәләнеп, әрнү ачысына түзә алмый дөрләп янганын.
— Нәрсә булды соң сиңа? Нигә алай дип әйтәсең?
Дания бераз уйланып торды да:
— Булат син кит инде яме, минем үземнем генә каласым килә.
-— Киресенчә Дания, сиңа хәзер ярдәм кирәк. Ышана аласың, мин күп сорамам, бары....әйтәләр бит, җилкә кирәк дип..... Бәлки ачылырсың, үзеңә дә җиңел булып китәр.
Дания күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Белмим, белмииим, нәрсә әйтергә дә белмим. Чыннан да миңа бик авыр, тормыш мине бик сынады...... ә беләсеңме.... миңа бәлки чыннан да сиңа йөрәгемдәгесен әйтергәдер?
— Соооң, ә нәрсә комачаулый?
— Син үзеңнекенә ирешә беләсең. Юк, син мин сорый беләм дип уйлама, бары нигәдер нәкъ менә сиңа сөйлисем килә.
Дания бераз уйланып торды да:
— Мин дә бит бик бәхетле идем, Җәүдәт белән бәхетле тормыш корабыз, гомер буе бәхет диңгезендә яшибез дип хыялландык. Ләкин бәхетне генә төрле кеше төрлечә аңлый икән. Без аның белән бик кызыклы итеп тә таныштык бит әле.
Даниянең йөзенә кызыллык чыккан кебек бите алсуланып китте, ул бер мизгел эчендә күптән үткән яшьлек иленә юл алды.
Бүген көне матур булганга Дания дус кызлары белән шәһәрдән ерак булмаган Лебяжий күленә юл алды. Рәхәтләнеп коенып, дусты Фәридә белән яшел үлән өстенә сузылып яттылар. Әй нинди рәхәтлек, күптән, әйе күптән аларга ял итәргә вакыт табарга кирәк иде , юк шул, гел эш күп. Дания яшел хәтфә өстенә ятып уйлана башлады.
Әнисе белән күрше авылга су коенырга йөргәнен исенә төшерде ул. Кызганычка каршы Даниянең әнисе бик иртә якты дөнья белән хушлашты, ә әтисе шуны гына көткән кебек, хатынының елын үткәргәнче үк өйгә яшь хатын алып кайтты. Кешегә әйтсәң дә ошанмаслык бит, нәкъ менә кинодагы кебек, үги ана үзе белән кыз бала ияртеп килде. Иң беренче үги әни яхшы булып күренсә, тора бара үзенең холкын күрсәтә башлады. Алай гына да түгел, әкияттә кызын әтисе якласа, монда киресенчә, әти кеше яшь хатынга ярарга тырышып кызына кул күтәрергә дә күп сорап тормый иде. Даниянең бәхетенә әнисе ягыннан туган тиешле Хәмдүнә әби Данияне үзе белән Казан каласына алып китте. Дания сигезенче сыйныфын укып бетерүгә әби кызны тегүчелеккә укырга бирде. Дания әкренләп үги әнисе, әтисе рәнҗеткәннәрне оныта башлады. Эше дә яхшы, укуы бетүгә Хәмдүнә апа аны фабрикага эшкә дә урнаштырды. Тормышы җайланып, Дания алга таба карап яшәргә өйрәнде. Әтисе кызының хәлен белү түгел, аның дөньяда бар икәнен дә онытты. Вакыт тәгәрмәче тәгәри бирде, егермесен тутырган Дания дуслары белән ял итү мәсьәләсен дә чишеп, су коенырга китеп тә барды.
Күзләрне ачмаслык якты кояш нуры кызның күзен ачарга ирек бирмәде. Шуңа да Дания хуш исле яшел үлән өстендә ята бирде. Әйе, әйе, йомшак яшел үлән өстендә ул үзен яшел диңгез өстендә ята кебек хис итте. Үлән очы аның борын очын кетекли, ә хуш исе, хуш исе ниндидер рәхәтлек өстәп торды. Нәзек кенә искән җил алып килгән чәчәк исләре күңелдә төрле хисләр ташкыны уятты.
Кисәктән генә, каяндыр килгән чит тавышлар аңа күзен ачарга мәҗбүр итте. Дания күзен ачып, торып утырды да як-ягына карана башлады. Янында яткан Фәридә исә:
— Кеше үткән саен сикереп торып утырсаң , син рәхәтләнеп ял да итә алмыйсың, ят, ят дим, үтүче күп булыр инде ул, монда ял итәргә күп кеше килә бит.
— Үзем дә сизми калдым, нигә шулай куркып калганмындыр инде.
Шул вакыт ике егет алар янына якын ук килеп басты. Дания ояла төшеп, сөлгесен алып өстенә каплады да:
— Нәрсә карап торасыз, аю биетәләр мәллә?
— Юк, тик без су кызларын таптык ахыры, кибеттән тарак алган идек, сезгә бүләк итәргә телибез - диде, озын буйлы, шомырт кара төстәге чәчен сыйпаган Җәүдәт.
Чыннан да , су кызына ошаган, озын сары толымын яшерә төшеп Дания егеткә каршы җавапсыз калмас өчен:
— Минем алтын тарагым үзем белән йөри, кеше биргән әйберне алмыйм мин.
— Әкият тәмам димәкче инде син сылу кыз?
— Егетләәәр, барыгыз әле ә үзегезнең юлыгыздан, сезнең нәрсә кызлар күргәнегез юкмы?
Фәридә урыныннан торып , әкрен генә күзен ачып:
— Менә шуңа да инде кеше күп йөри торган пляжда ял итәсем килми дә инде. Кызлар күргәч егетләр бал күргән корт шикелле, тик әйләнеп йөриләр. Егетләр үтенәм китегез әле.
Җәүдәт нишләргә белми аптырап карады, ләкин сүз таба алмадымы, дустының аркасыннан кагып нидер әкрен генә әйтте дә, китеп бардылар.
— Менә күрдеңме куркырлык берни дә юк. Дания, ә безнең Талияләр кая?
— Әле дә су буенда. — диде дә, кызлар коенган якка карап көлеп җибәрде. Аның көлүе челтерәп аккан сишмә суыдай чыгып якын тирәгә таралды. Фәридә дустына сынаулы карашын ташлап:
— Нәрсә булды?
— Теге егетләр Фираялар янында бетерелә, безгә таба караганнар да нидер сөйләнәләр..
— Нишләсеннәр, теге кызлар безне борды, нишлик инде дип зарланалардыр.
Сөйләнә, сөйләнә Фәридә кулларын күтәреп киерелеп алды да:
— Кичкә кадәр ятасы иде дә бит, тик эшләр бар, кызлар янына барып тагын бер суга чумарга да өйгә кайтырга булыр.
— Әйе, миңа да әби озак торма диде, бүген кәефе юк аның. Беләсеңме Фәридә, мин вакыты белән ул үлер дип куркам, бер ялгызым каласым килми. Әгәр ул булмаса мин нишләр идем икән, күз алдына да китерәсем килми. Ә әти, әтине җеннәр алыштырган кебек булды. Әни белән шундый матур яшәдек, әти гел елмаеп кына, очып йөрде диярлек. Әле дә исемдә, минем туган көнемә зур курчак алып кайтты, минем шатлануымны күргәч:
" — Кызым Алла теләсә сиңа тере курчак та бүләк итәрбез әле йолдызым минем, яраткан энже бөртегем". - дип мине күтәреп алды да үз тирәли әйләндерде. Ничек, ничек бер тамчы арада әти мине яратмый башлаган соң? Ә чит бала миннән дә якынга әйләнгән? Әле һаман шул хакта уйлап башым әйләнә. Әбием генә исән булсын.
— Ярар, җитәр сиңа, нигә тагын үткәннәргә кайтасың, хәзер синең елаганыңны күзәтеп утырыйммы? Әйдә, әнә теге егетләр киткән суда йөзеп алабыз, син әйтмәдең, син кызлар белән каласыңмы?
— Әйттем, кайтам, әбинең нигәдер күңеле төшкән иде дидем бит.
Дания Фәридәнең беләгеннән чеметеп алды да кызлар янына, күл буена чапты. Бераз коенып алгач киенеп, Фәридә белән Дания су буеннан китеп тә бардылар. Көне матур, шуңа да алар шактый юлны җәяү атлады. Арый төшкәч автобус тукталышына килеп кенә җиттеләр, алар янына зәңгәрсу төстәге жигули килеп туктады. Дуслар бу машинага әһәмият бирмичә сөйләшеп басып тора бирделәр. Шунда машинаның пассажир ягыннан тәрәзә ачылып:
— Су кызлары бәлки тимер аттан курыкмыйча, безнең белән кайтырга теләк белдерерләр?
Машина тәрәзәсе ачып сүз башлаучы егет, теге алтын тарак бүләк итәргә теләүче егет икәнне күргәч Дания тиз генә юк дияргә авызын ачкан иде, аны Фәридә туктатып:
— Дустым гафу ит әлбәттә, әгәр без машина белән кайтмасак мин соңа калам. Әйдә безгә кадәр алар белән кайтабыз ә аннары син трамвай белән китәрсең.
--Белмим дә инде.
— Ярар инде, минем синнән нәрсә булса да сораганым булдымы? Бүген генә түз инде, мин чыннан да соңа калам, сиңа да ашыгырга кирәк иде бит.
Дания башын кагып Фәридә артыннан машина эченә кереп утырды.
— Шундый чибәр кызлар безнең машинага утырыр дип уйламаган идем, рәхмәт сезгә. Әйдәгез тиле кебек кайтканчы танышабыз, мин Җәүдәт булам, ә дустым Самат. ... Бәлки сез дә исемнәрегезне әйтерсез.?
Машинада тынлык урнашты, шулайда Җәүдәт бирешмәде:
— Сезне кая хәтле алып барырга кызлар?
Фәридә ашыга төшеп башта Даниянең аннары үзенең кая барасын әйтеп:
— Мөмкин булса беренче мине илтегез әле.
Юл буе дәшми барган Самат телгә килеп:
— Кызганычка каршы беренче иптәш кызыгызны калдырабыз, ул бит безнең юл өстендә генә, димәк беренче ул.
Самат көзге аша Фәридәне күзәтеп:
Борчылмагыз мин сезне вакытында кирәкле җирегезгә илтеп куярмын.
Шулай итеп Дания беренче машинадан төшеп калды. Алланың рәхмәте үзе аның беренче кайтуын теләгән ахыры, Дания өйгә кайткан вакытта Хәмдүнә апа көч хәл белән сулап идән уртасында ята иде.
Дәвамы бар.
 

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас