Урамда ишеп, ишеп яңгыр ява, тәрәзә пыяласын юган яңгыр тамчылары тәрәзәгә бәрелгәне дә ишетелми, чөнки телевизор аша каты итеп җыр агыла.
Зуби, Зуби, Зуби,
Зуби, Зуби, Зуби,
Зуби, Зуби, Зуби,
Ааааааааа...
Индия киносын караган Дания өстәл өстендә яткан пычакны алып, алма кисә башлады да, урыныннан торып, алманы кире өстәлгә куйды. Кисәктән телевизордан агылган җырга кушылып , кулларын өскә күтәреп:
— Эх, Зуби, Зуби, Зуби, ....
Зуби, Зуби, Зубио.....
Вот тиле бит әәәә.... Син тиле хатын , кем ирләргә ышана инде әәә , кстати.... ирең дә тиле, күрә торып хатыныннан көлдертә.... тварь, сугып ега ала иде бит, ә ул нишли тинтәк? Хатынын мыскыл иткәнне карап торамы? Куркак җан, әгәр хатынын яклап шул эт җанга каршы торса ,ээээх .......хоть с позором бы не сдох, хатынын яклаганда үлгән дип әйтерләр иде. Мин, мин булсааааа.....
Дания сүзен дә әйтеп бетерә алмады, кемдер ишек кыңгыравына басты. Дания кулын гына селтәп:
— Кер, кер, кем анда минем тынычлыгымны бозып йөри тагын?
Ишектән кергән кеше:
— Исәнмесез, Дания апа сез өйдәме? Керергә буламы?
Дания көлемсерәп , дөресрәге, ишектән керүчегә мыскыллы карашын ташлап:
— Кердең бит инде, кергәч нигә сорарга ә ? Аңламыйм мин сезне, сез нәрсә, әллә ишектән керергә ярый димичә нигә өй эченә үтәсез икән ә ?
Дания ишектән кергән кызның башыннан аягына хәтле карап чыгып, янә сүзен дәвам итеп:
Ә үзегез закон саклыйсыз имеш. Йә иптәш начальник нинди җилләр ташлады сезне?
Ишектән кергән, әле үзе дә яшь, Дания кебек хатыннар белән аралашырга өйрәнмәгән практикант Илсөяр үзен бик уңайсыз хәлдә калуын аңлап:
— Гафу итегез, ишек азрак ачык тора иде, шуңа да эчкә үтәргә булдым, кем белә, бәлки йорт хужасы аңсыз ятадыр дип тә уйлап куйдым, шуңа да эчкә үтәргә .....
Дания телевизор тавышын басып , кызга сүзен дәвам итәргә ирек бирмичә :
— Ишетелмиме? Вообще-то мин кино карыйм, аңламаганнар өчен әйтәм, анысын да, телевизорны да ишетмәдеңме диюем ? Шул хәтле акырып җырлаганны да ишетмәдеңме дим ?
— Беренчедән ишетмәдегезме? Без бит танышлар түгел, туганнар да түгел, кешегә хөрмәт белән дәшәләр. Икенчедән, мин сезгә эш белән килдем, дөресрәге, сезнең өстән .......
-— Нәрсә, нәрсә минем өстән, әйт, әйт тә кит, күрмисеңме әллә, мин тыныч кына кино карыйм.
Полиция хезмәткәре булып эшләүче кыз, өйне күз карашы белән карап алды да, кабат Даниягә :
— Минем дә сезнең өйгә бик киләсе килмәгән иде, ләкин эшем шул, сезне бик тавыш чыгарып яши, өендә исерекләр җыеп ята, йокларга да ирек бирми дип гариза язып калдырганнар.
Илсөяр бераз шикләнә төшеп алга таба үтте, өстәл өстендәге аракы шешәсен күреп:
— Ялганламыйлар булып чыга түгелме соң?- дип буш шешәгә төртеп күрсәтте.
Дания тиз генә өстәл өстендә яткан тастымалны алып шешәләр өстенә бәрде, күзләрен яшерә төшеп кызга карады да:
— Минем туган көнне үткәргән идек, бүтән кабатланмас андый хәл.
— Менә бит сөйләшә дә беләсез булып чыкты. Дания апа, әгәр бер генә көн бәйрәм булса безгә килеп гариза язып йөрмәсләр иде. Карап тырышка сез бик акыллы кеше булып күренәсез, тик нигәдер түбән тәгәрәгәнегезне сизмисезме? Әллә теләмисезме аңларга?
Илсөяр кулындагы папка эченнән ниндидер кәгазьләр чыгарып өстәлгә куйды. Янында торган урындыкка утырып, кәгазьгә карады да:
— Тулы исем, фамилиягезне әйтегез әле...
— Монда хәтле килгәч беләсездер инде, нигә сорап торасыз?
Дания дә кыз каршысына килеп утырды һәм әкренләп кызны күзәтеп:
— Бигрәк тә яшь икәнсең, минем дә кызым синең чамада бит?
— Аңламадым?
Илсөяр Дания апага туры карап:
— Беренчедән сез, икенчедән, әйтегез әле сезнең кызыгыз да бармы? Монда, сезнең белән яшиме? Ул, ул хәзерге вакытта кая?
— Юк, юк, юк, ул монда яшәми.....
Мин кем соң? Ул әбисе белән яши, ә мин болай, хәерче кызы идем, хәерче кызы булып калдым.....
Дания кычкырып көлеп җибәрде дә:
— Мин хәзерге вакытта сәрхүшә, алкаш ....аңламаган булсагыз.
— Дөресен әйткәндә аңламыйм. Нәрсә генә булмасын нигә эчәргә? Нигә үз үзеңне шул дәрәҗәгә җиткерергә? Сез бит кызым бар дидегез, сез аның белән аралашмыйсызмы?
Дания гаепле бала сыман башын иеп:
— Инде 15 ел күргәнем дә юк. .....күрсәтмәделәр, аралаштырмадылар. Бик теләдем, бик теләдеееееем. ......Син яшь әле, тормышның бормалы юлларын күрергә өлгермәгәнсездер.
Илсөяр Даниянең моңсу күзләренә ихтибар итте, аның йөзе үзгәрде, шулай да:
—-Дания апа, мин сезгә кисәтү ясадым, сез бүтән артык тавышламагыз инде ярыймы? Сезне бит алып китеп ябып та куя алалар, ә анысы сезгә кирәк дип уйламыйм .....
Болай да бормалы дип әйткән тормыш юлыгызны тагын да бормалы ясамагыз.
Дания кызга карап елмая төште дә:
— Рәхмәт сеңлем, синең кебек матур сөйләшми иделәр баштагы участковыйлар.
— Менә шушы кәгазьгә кул куегыз әле, анда мин килеп сезгә кисәтү ясады диелгән. ... Әәәәә, тагын бер сорау, сез кая эшлисез? Дөресрәге, эшлисезме?
— Әйе, мин идән юам заводта әлегә ялда, без дә ял итәргә имеем право. Сездә минем турында барысы да мәгълүм булырга тиештер инде, шулай зарланучылар булгач, ә сез гел сорау бирәсез.
— Анысы шулай, тик үтенәм, бүтән тавыш чыгармагыз һәм телевизорны да тавышын бастырып тыңлагыз инде, бүтән сезгә дә, миңа да кабат очрашу кирәк дип уйламыйм.
— Ярый дидем бит инде.
— Сау булыгыз.
Илсөяр язуларын алып чыгып китте. Дүртенче каттан икенчегә дә төшеп җитмәде, аның каршысына, яхшы гына исерткеч эчемлекләр кулланырга өлгергән ир белән хатын очрады. Ә инде Илсөяр урамга чыкканда өске кат тәрәзәсеннән янә шул җыр агыла башлады.
Зуби, Зуби, Зуби.
Зуби, Зуби, Зуби.
—- Дания теге погонлы туташ синдә кунакта иде мәллә?
Ишектән керә керүгә Ләлә сораулар яудыра башлады.
— Бу кунак килсә була, мин погонлы дип кәперәеп утырмады.
— Слышшшшш, синнән нәрсә кирәк аларга? Бер тынычлык юк алардан, йөриләр дә йөриләр, әйтерсең лә эшләре юк.
Булат сөйләнә, сөйләнә кесәсеннән аракы шешәсен чыгарып өстәл өстенә куйды да :
— Кызлар бәлки ашарга нәрсә булса да әзерләп алырсыз әәә? Кстати, мин бәрәңге белән суган да алып килдем иде, вооон, ишек төбендә калды сумкам.
— Яхшы булган, ике көннән бирле кибеткә дә барганым булмады, суыткычта тычкан асылынган, ашарга әйбер юк дип.
Дания Булатның аркасыннан кагып:
— Чыннан да рәхмәт сиңа. Кара әле, син үзен бик яхшы кебек, синең хатының кая соң, гел сорыйм дим, онытам.
— Вот те раз.
Булат аптырап Даниягә :
— Ике ел элек үлде бит инде Дания, син нәрсә инде әәә?
— Гафу, гафу, гафу. Менә бит без инде ике ел бергә эчәбез икән.
— Юк Дания бер, бер ел. ......мин йөрәк әрнүенә түзә алмыйча эчә башладым, йөрәк әрнүенә түзмиииии......
— Бастымы?
Булат бер Даниягә, бер Ләләгә карап:
— Юк, басмый, тик хәзер эчеп бераз гына тынычланам сыман, бу әлбәттә туры килү генә...... Мин бит бик азып эчмим үзегез беләсез, шулай киткәләп алам инде сезнең белән .
Булат күзенә җыелган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен тәрәзә янына килеп басты, ә аңа карап торган Ләлә белән Дания аш бүлмәсенә кереп бәрәңге арчый башладылар..
— Дания син Булаттан хатыны турында бик сорашма инде ярыймы? Дөресен әйткәндә аның безнең белән эчеп, безнең компаниядә йөрүенә исем китә. Беләсеңме мин җәллим аны, ул бит бик бәхетле булган.
— Кызык инде син, безнең компания дисеңме, әйтерсең лә без әллә ниләр эшлибез. Аннары син каян беләсең?
— Бер ялгыш, исерек хәлдә сөйләде, ул бик, бик яраткан хатынын.
— Әйееее, мәхәббәт ул төрле кешегә төрлечә килә. Һәр кешене төрлечә сыный. Бу тормышта нәрсә генә юк, сугыш, рәнҗеш, нәфрәт, сөю, ялган, урлау, яла ягу.....Шул ук вакытта йөрәк түрендә бер очкын, бары бер очкын синең күңелеңнең матурлыгын исбатлый ала кебек. Ләкин кешеләр кайвакыт үзләрен нигәдер дорфа, яисә артык горур икәнен күрсәтергә тели. Ә мәхәббәт, мәхәббәт ул җыр кебек, йөрәкнең иң түреннән агылып чыга. Әйе, әйе, каяндыр пәйда булып, йөрәкнең иң түреннән килеп чыга, ниндидер хисләр ташкыны барлыкка килә. Бәлки шуңа да мәхәббәтне нәфрәт белән дә бутап буладыр. Шул вакыт үзең дә матур әллә нинди тойгылар кичерәсең, нәрсә булганын аңламыйсың ..... Тик......тик менә ул тойгылар гына вакыты белән синең аягыңны чала, мәхәббәт нәфрәткә әйләнә..... Юкка гына әйтмиләр шул"" Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым һәм киресенчә, нәфрәттән бер адым мәхәббәткә" дип.
— Сине тыңлап торсаң кызый, син бер философ кебек бүген.
--Философ түгел, бу тормыш юлы .
— Ярар, ярар, мәхәббәттән бер адым нәфрәткә, ... аңлап була, тормышта төрлечә була, әнә мин иремне күрә алмас дәрәҗәгә җиттем, ә менә нәфрәттән мәхәббәт килеп чыгуы икеле.
— Тормыш дисең бит, алай да була.
Аш бүлмәсенә кергән Булат көлә төшеп сүзен дәвам итеп:
— Менә мин сөеклем, Гәүхәрем белән нәкъ менә шулай , нәфрәт утында яна, яна мәхәббәт учагы кабыздык та инде. Ләлә була икән ул, була. Кызлар ашарга пешәме соң?
— Без бит сөйләшеп утырмыйбыз, безнең тел дә куллар да эшли. Ай момент, пешә, син өстәл артына утырганчы әзер була. Кстати, син нәрсә безне тыңлап басып торган буласың түгелме соооң?
— Әйе, тордым, Дания шул хәтле оста сөйләде, мин сүзегезне бүлдерергә теләмәдем. Ә бит бик дөрес сүзләр сөйләде, ышанасызмы.... мин Гәүхәрем сөйли дип уйлап та алдым. Гәүхәрем нәкъ менә Дания шикелле үк матур сүзләр әйтә иде....
— Соң Булат бездә төшеп калганнардан түгел бит , кайбер кешеләр генә безне икенче сортлылар рәтенә кертергә кирәк дип уйлый.
Ләлә башын ия төшеп сүзен дәвам итте :
— Дулкынланып аккач сулар, Болганчык була төбе, ..........- диде дә туктап калды.
Аш бүлмәсендә тынлык урнашты. Булат бер Ләләгә, бер Даниягә карады, ләкин хатыннарның берсенең дә тынлыкны бозасы килмәде. Пешкән бәрәңгене тәлинкәләргә салып Дания:
— Ярый әйдәгез ашап алыйк әле, минем бик ашыйсым килә.- дип зал бүлмәсенә таба атлады. Өстәл артына утыргач та тынлык дәвам итте . Һәрберсе үз уена бирелеп әкрен генә ашый иде. Кисәктән генә ишек ачылган тавыш ишетелде һәм:
— Чё гостей не ждёте чтоли?- диде кемдер.
Дәвамы бар.
Әсәремә туры килеп яңгыр ява, күңелләрне нәрсәдер айкый. Ә без яңгырлы әсәр эченә кереп, яңа тормыш юлыннан йөрибез. Хәерле юллар безгә. Алланың рәхмәте белән хәерле яңгырлар булсын.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.