Литература
18 Апреля 2025, 06:50

Тапланган гомер

9-10 өлешләр. Василийның тәмам башы катты. Ичмасам, авылда сер сыйдырырлык бер таныш- белеш тә юк. Булганнарына сер түгел, ялгыш берәр сүз әйтсәң, ул сүз кичкә үзеңә үк бишкә төрләнеп кайтып җитә. Әллә әтигә шалтыратып, аның белән сөйләшеп карыйммы икән?

Тапланган гомерТапланган гомер
Тапланган гомер

Василийның тәмам башы катты. Ичмасам, авылда сер сыйдырырлык бер таныш- белеш тә юк. Булганнарына сер түгел, ялгыш берәр сүз әйтсәң, ул сүз кичкә үзеңә үк бишкә төрләнеп кайтып җитә. Әллә әтигә шалтыратып, аның белән сөйләшеп карыйммы икән? Юк, болай да йөрәге чирле, бөтенләй начар булырга мөмкин. Гүзәл, Гүзәл, авыртмас башка зур күсәк белән китереп ордың син.

Василийның үз- үзенә сөйләшеп утырганын хуҗабикә әби аптырап карап торды да, әкрен генә тамак кырып аңа дәште.

-Улым,Басиләй, әллә бер- бер хәл булдымы? Соңгы вакытта кара көеп йөрисең. Тамагыңа да ашамыйсың? 

-Берни дә булмады, борчылмагыз, зинһар. Болай үз уйларыма батып утырам.

-Ә, ярар, алайса. Әле мин әллә Гөлнария турында уйлап утырасыңмы, дигән идем.

-Гөлнария турында? Юк, ә нигә уйларга тиеш инде мин аның турында?

-Соң, бәбәегез тугач, уйлыйсыңдыр дим инде. Миңа, карт кешегә, ничек ишеттем, шулай әйттем.

-Әби, ачыграк итеп сөйлә әле. Нинди бала, кемдә? Һәм кайда?

-Мин бит,улкаем, өйдә генә утырам, сүз миңа иң соңыннан килеп ирешә инде. Ничек ишетсәм, шулай әйтәм, тыңлап тор.

Синең белән чуалган Гөлнария бәбәйләгән, диләр. Районда раддумда икән. Хәйрия шуңа авылдан расчут алып районга күченгән. Малын сатып, өен күршесенә калдырган. Әле районда кайда торганын белмәгәннәр. Бала карашырга дип киткәндер инде, бичаракай. Ии, булмады инде бәхеткәе Хәйриянең. Югыйсә бик әйбәт хатын үзе. Кызы дә әнә анасы кебек, бәхетсез икән. Карале, улым, сиңа гел Гүзәл шалтыратып тора. Әллә сине кодалый инде,ә? Әби бик кызыксына, дип ачуланма, улым. Авызың бер пеште, берүк сак бул.

Хуҗабикә Василий бүлмәсеннән чыгарга дип урыныннан торды.

-Әби, туктагыз әле. Мин, чынлап та буталып беттем, бугай. Сез ашын ашаган, яшен яшәгән, дигәндәй, тормыш тәҗрибәгез бик зур. Миңа нишләргә соң? 

-Улым,Басиләй, кайсы юлны сайларга икәнен син үзең хәл итәргә тиеш. Гомер буе үкенерлек булмасын. Кеше сүзе белән тормышта үз сукмагыңны табу авыр булыр. Йөрәгең ни ди, йөрәгеңне тыңла.

Василий төн буе боргаланып, саташып чыкты. Ул куе кара урманга утын кисәргә барган имеш. Чытырманлыктан чыга алмыйча, кычкыра, тик аның тавышын беркем дә ишетми икән. Шул чак чытырманлыкның теге ягында Гөлнария пәйда булды да,Василийга кул изәде. Үзе кул болгый, ә йөзе бик борчулы. Әллә үз янына чакырамы? Ә, юк, Гузәлгә кул болгый икән ул, Василийның артында Гүзәл  басып тора икән. Василий үз яныннан Гүзәлне куа Гөлнариягә китмә, дип кычкыра. Ул арада, Гөлнария кулларын канат итеп җәйде дә урман өстенә күтәрелеп күздән югалды. 

Василий шабыр тиргә батып уянды. Әле генә күргән төше дә өндәге кебек, йөрәкнең сикерүе шуңа ишарәли. 

-Әби, хәерле иртә! Мин бик сәер төш күрдем. Сез юрап карагыз әле. Нәрсә булыр икән.

Василийның төшен хуҗабикә бик матур итеп юрап бирде. Гөлнария белән аңлашырга, аннары гына Гүзәл белән киләчәгегез турында уйларга.

Директордан шул көнне үк районга барырга рөхсәт алып, Василий Гөлнарияне эзләп китте.

***

Гүзәл пыр тузып туйга әзерләнә башлады. Группадаш дусларын туйга чакырып открыткалар язды. Василий белән туй турында гомумән сөйләшенмәгән  булса да, Гүзәл моны проблемага санамады. Авыл советында язылышуны тизләтергә. Аннары Василий беркая да китмәячәк. Мин ничек әйтсәм, барысы да шулай булачак, дип үз- узен тәмам ышандырды.  Василийга кияугә чыгып, авыл мәктәбенә кайту хыялы эреп юкка чыкты, хәзер инде аның уе Василийны авыл мәктәбеннән Ульяновск шәһәренә күчерү иде. Өйләнешик кенә, күз яшьләремне елга итеп агызып булса да күчертәм мин аны. Авылдан, районнан, иң мөһиме, Гөлнариядән, аның баласыннан ераккарак алып китәргә. 

Хәйрия бүлек табибы кабинетына сак кына атлап керде.

-Хәйрия ханым, исәнмесез! Сез тагын борчылып килеп җиткәнсез икән. Бар да яхшы, иртәгә кызыгызны выписывать итәбез.

- Ә баланы?- Хәйриянең тавышы ачулы иде.

-Ээ, нинди баланы!?

-Каак нинди баланы? Гөлнариянең баласын. Гөлнариянең улын! Минем оныгымны!

-Туктагыз әле Хәйрия ханым. Менә бит сезнең белән төзелгән килешуләр. Менә бар җирендә дә, укып, үз аңымда килеш кул куям дип тә өстәгәнсез. 

-Нинди килешү! Сез нәрсә сөйлисез? Сез миңа ниндидер кәгазьләргә,юмалап ,кул куйдырдыгыз. Әллә мине җүләр дип уйладыгызмы?! Сез бик оста оештыргансыз икән монда балалар сатуны.

-Хәйрия ханым, сез ни сөйләгәнегезне үзегез дә аңламыйсыз, ахры. Нинди сату,авызыгыздан җил алсын.

-Гөлнариянең сау- сәламәт туган баласын бик авыр хәлдә дидегез, аннары үлде дип безне канлы яшь түктердегез. Мин моны болай гына калдырмыйм. Президентка барып җитәчәкмен. Югары судка язам мин бу хәлне. 

-Ээ, бала чынлап та бик авыр хәлдә иде. Без аның исән калуына ышанмаган да идек инде. Тик сез дә, кызыгыз да бала тудыру йортында калдыруны сорап гариза язгач, мин инде кызыгызга, көчләп, балагызны алып китегез, димәдем. Гөлнариядә бала тапканнан соң була торган бик авыр депрессия бит. Ул баласы турында бер мәртәбә дә сорашмады, аны күрергә теләк белдермәде. Мин аңа көч кулланып, балаң янына әйдә, дип әйтә алмыйм бит инде. Кызыгызның торыр урыны да юк, укуыннан да академик отпуск алган, беркайда эшләми. Мин просто сезнең кызыгызны бик кызгандым. Гадәттә ирсез бала тапкан яшь аналарга беренче балалары, роддомнан алып чыккан очракта, бик нык комачаулый. Сер түгел, ярты ел да узмый, алар башка ирләр белән очраша башлыйлар. Ә бала  исә, психикасы, сәламәтлеге бозылып, балалар йортына эләгә. Сезнең оныгыгызны да шундый язмыш көтә. Хәер, сез үзегез дә балалар йортында үскәнсез бит. Анда эләккән балаларның язмышын яхшы беләсез.

-Минем оныгым беркайчан да приютка эләкмәячәк. Җанымны бирсәм бирәм, тик баланы беркемгә дә бирмим!

Хәйриянең тавышы калтыранды. Күз яшьләре түгелеп китмәсен дип, никадәр тырышса да, алар бите буйлап агып төште.

-Сез баланы бирәсезме,юкмы?? Мин сезнең кабинеттан туп- туры эчке эшләр идарәсенә барам һәм гариза язам, белеп торыгыз.

-Кемгә кирәк сезнең авыру балагыз? Рәхмәт әйтегез, аны дәвалаганга. Әнә кызыгызга әйтегез, бокстан алып чыксын баласын. Куркытты ди берәү милиция белән. Яз, миңа димәгәе, хет әллә кемгә яз. Ит яхшылык- көт явызлык, диләр менә сезнең кебекләр хакында.

-Медсестра, озатыгыз бу хатынны.  И вообще, бүген үк выписывать итегез Гөлнарияне. И баласын да.

Шәфкать туташы сорау тулы күзләрен зур ачып табибәгә карады.

-Да,Да! Икесен дә! И сразу. Прямо сейчас. Бар, бар, документларны кулына тоттыр да и досвидос. 

Хәйрия шатлыктан мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртергә дә онытып, табибәне кочып алды.

-Рәхмәт сезгә. Намусыгызны сатып бетермәгәнсез икән әле. Рәхмәт, баланы исән калдыруыгызга. Зур рәхмәт.

-Китегез моннан зинһар, күрәсем дә, ишетәсем дә килми сезне.

Гөлнария шәфкать туташы артыннан ук табиб кабинетыннан чыккан әнисенә ташланды.

-Кызым, тынычлан. Табиб сине бала белән бүген, хәзер үк өйгә кайтарып җибәрергә кушты. Ишетәсеңме, кызым! Бала синеке. Ул исән! Без өчебез бергә кайтып китәбез, Алла боерса. Бүген,кызым, бүген. Мин тиз генә больница каршындагы киосктан баланы төреп алып чыгу комплекты алырмын. Такси чакырып биш минутта кайтып та җитәрбез.

Аптырап калган шәфкать туташы, бер сүз дәшмичә,  бокстан баланы алып чыгып, Гөлнариянең кулына тоттырды да, табибә кире уйламасын тагын дигәндәй, кабинет ишегенә карап алды һәм , сез тизрәк беренче катка төшә торыгыз. Мин  минут эчендә документларыгызны һәм сумкаларыгызны төшерермен диде. Гөлнария тәмләп йоклап яткан сабыен күкрәгенә сак кына кысып, бәллүр савыт тоткан кебек зур саклык белән баскычка атлады.

Күп тә узмады, ишектә май кояшы кебек балкып, кулына әллә ничә чәчәк бәйләме һәм балага киенү төргәге тоткан Хәйрия пәйда булды. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, "ә" дигәнче баланы киендереп, төреп Гөлнария кулына тоттырдылар. Ишек төбенә килеп туктаган такси аларны вакытлыча яши торган торакларына алып китте. Каршыларына очраган машинада Василийдыр дигән уй берсенең дә башына килмәде.

 

10 өлеш

-Бәй, Басиләй телефонын оныткан икән бит. Мин иртәдән бирле нәрсә чырылтый дип торам тагын. - Василий яшәгән йорт хуҗабикәсе кыштыр- кыштыр Василий булмәсенә узды. - Шул инде, башы киткән балакайның телефонын тоташтырган да электрга, оныткан инде. Әй,бала,бала. Үземнеке булмаса да кеше баласы да жәл шуул. Ходаем, яхшыга булсын инде,җә. Ул сабыкай Гөлнарияне әйтәм, нишләр инде бала белән. Анасына ияреп авылга кайтса, теге имансыз ирләр аңа да яшәргә ирек бирмәс, җуук, анасы кебек итеп бетерерләр, ыстырамга калдырырлар. Кем шалтыратты микән? Карыйм әле. - Әби телефонны алып, шалтыратучыларны барлады. Колагы ишетеп бетермәсә дә, күзләре сөбханалла, очлы әле аның.- Хе, шул Гүзәл инде, кем булсын тагын. Ай-яй, сукыр чебен кебек каныкты бит шушы Басиләйгә. Күзе тонган бугай, анысының да. Һай бу кызлар! Ашыгалар егетләр астына керергә, ашыгалар. Безнең заманда кулдан тотынышу да юк иде. Җегетләр кулдан тотса, бала була дип кот оча иде. Ә хәзер әллә заманасы , әллә яшьләре, белмәссең.

Әби бик күп еллар инде берүзе яшәгәнлектән, өй эчендә тагын кеше бар кебек, рәхәтләнеп кычкырып,үз алдына сөйләшеп тик йөри . Бабае улгәненә дә хәттин еллар узган шул инде. Бердәнбер уллары да Совет армиясенә сафларында хезмәт итеп кайткач, колхозга эшкә урнашып, әйбәт кенә эшләп йөри иде. Тик нишләптер, авыл кызларына гел дә күз салмады. Йөри торгач, каяндыр марҗа кызы ияртеп кайтты. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл бит инде ул заманда марҗа алып кайту. 

-Шул чакларда никләр куып чыгардым икән ул кыз баланы? Шуның күз яшьләре төшкәндер инде миңа. Балакаем, улыкаем, авыл халкы алдында оятка калдым дигәндер инде, озак та тормады, үз- үзенә кул салды. Менә хәзер яшә инде, күз яшьләреңне сөртә-сөртә. Карткаем исән булса, бу хәтле авыр булмас иде дә, юк шул, кайта торган җиргә китмәде ул да. Бичара марҗа исәнме икән. Бәлкем ул да безнең авыл кызы Гөлнария кебек минем улымнан бәби көткән булгандыр. Бәлкем минем дә Басиләй хәтле оныгым үсеп беткәндер. Бер Аллакаем гына белә инде барын да. И Раббем Аллам, кичер мине, дивана кортканы.- Әби эче бушанып, авыл хәлләрен белергә дип, капка төбендәге эскәмиягә  чыгып утырды.

Гүзәлнең иртәгә таңнан эче пошты, кыз нишләргә белми үрсәләнде, кабат- кабат Василийның телефон номерын җыйды. Аптырагач, мәктәпкә шалтыратты. Василийның район үзәгендә киткәнен белгәч, аздан гына егылып китмәде.

-Бетте! Бар да бетте. Аһ, имансыз Василий! Син,значит, Гөлнария янына чаптың. Ну, җегет, смотри, мин сиңа Гөлнария кебек җебеп утырмам, тезгенеңне кыска тотармын. Монда мин туйга әзерлек алып барам, ә ул… Үзем барып, Гөлнарияң исеменнән, көчләде, дип гариза язам! 

Гүзәлнең институтта бу көне көн булмады. Башында Василийның Гөлнария белән очрашу мизгеле бөтерелде. Күз алдына кулына баласын тоткан Василий килде. Тизрәк, ул Гөлнариясен ияртеп кайтканчы, гариза язып, конверт белән салырга кирәк. Дус кызларының төшке ашка дәшүен дә ишетмәде, ашамады, эчмәде, кәгазь битенә нидер язды да ертты, язды да чүп савытына ыргытты. Ниһаять, теләгенә иреште Гүзәл, үзе туып- үскән район судына Василий өстеннән  аноним гариза язылып, портфель кесәсенә шуып керде.

Гөлнариянең бала күтәреп кайтып керүен һич көтмәгән хуҗабикә аптырап калды.

-Бусы тагын нинди кәмит? Балаң үлде диде бит әниең. Монысы кем баласы? Әллә урлап алып чыктыңмы, Ходаем?!

-Юк, апа җаным. Үз улым бу, үзем тапкан сабыем! Мине алдап, төрле уколлар кадап,  баламны алып калмакчы булганнар. Кемгәдер бала кирәк булган. Сау-сәламәт бала таптым бит мин. Ә миңа, ул авыр хәлдә дип баламны күрсәтмәделәр, имезергә бирмәделәр. Гел укол кадап тордылар.

-Кит аннан, гомер булмасны сөйләмә!

-Әйтмәдә инде, туганкаем! Кеше сөйләсә, мин дә һич ышанмас идем бу хәлгә.-Сүзгә Хәйрия дә кушылды.- Мине бит врач үзе кабинетына алып кереп и тынычландырган булды. Дару сәдәфе каптырды, имеш, тынычланырга. Әллә ниткән кәгазьләргә кул куйдырды бит! Мин инде аңгы- миңге килеп утырдым. Монда кул куй, монда, монда диде, мин куйдым. Шулай тиеш икән дип уйладым, җаныкаем. 

- Ярар, шулай да булсын ди. Бу баланы каян таптыгыз алай булгач?

-Мине бәбиләгәч, сиңа укол язылган дип керделәр дә укол кададылар. Мин дурак кебек ятам инде. Аннары врач үзенә чакырды. Үлде бит балаң,диде. Мин хәтта еламадым да, елый алмадым. Шундый көчле уколлар биргәннәр миңа.  Бүген мине чыгарабыз диделәр, укол кадамадылар.  Палатадагыларга торам шулай басып. Бала елаган тавыш ишетелә. Әллә ничек йөрәгем сикерә башлады. Тыным кысылды. Елаган тавыш миңа бик таныш иде. Киттем эзләп шул тавышны. Карамастан, бокста бер бала ята. Елап ярсып,шешенеп беткән балакаем. Кулга алган идем- туктады елавыннан. Бәләкәй авызы белән ашарга эзли бала. Тоттым да имиемне каптырдым моңа. Чап-чоп итеп имә бит бала! Битенә текәлебрәк карасам, бала бит тач әтисе! Василий инде менә. Шулай итеп, талашып, тарткалашып, әнием судка бирәм дип куркытып кына алдык улымны.

Гөлнариянең яшь аралаш сөйләп бетергәнен генә көткән диярсең, бала үксеп елап та җибәрде.

-И, өч дивана хатын басып торабыз бит,ә! Хәйрия, нәрсә карап торасың, чиш баланы, буялып беткәндер, ашыйсы киләдер.

Хәйрия белән Гөлнария бер- берсенә карап, туктап калды.

-Я, ник каккан казык кебек торасыз инде.

-Апа, сез бит ни, бала белән тотмыйм, дигән идегез.

-Әй, карт кеше ни димәс. Барысын да колагыңа элмә. Бу бәләкәч белән ничек урамга чыгарып җибәрим инде мин сезне. Кая әле, нинди батыр кайтты икән минем өемә. Тьфү, тьфү, сөбханалла машалла, күзләр генә тимәсен. Бик тере бала булырга ошаган. Бәхетле бул балакаем. Хәзер тиз генә бәбәй коймагы пешерим әле.

Хуҗабикә бик олы кунакларны сыйларга җыенган кебек өстәл көйләде. Өенә тере җан кайтуына шатлануы аның да йөзенә чыккан иде.

Табибә, Хәйрия белән Гөлнария күздән югалганчы, тәрәзәдән карап калды. Аннары ишеген эчтән бикләде дә, почмактагы сейфтан коньяк шешәсе алып, өстәлдә торган стаканга тутырып коньяк салды һәм голт- голт итеп эчеп бетерде.

Өстәл тартмасыннан кулы белән кармалап, бер плитка шоколад тартып чыгарды да сындырып алып аны чәйнәде. 

-Эхх, булмады бу!- Табибә ике учы белән шапылдатып өстәлгә китереп сукты. Өстәл өстендәге буш графин, ни булды, дигәндәй, сикереп куйды. Әллә коньяк башына бәрде, әллә күңеле тулып, табибә елап җибәрде. Кәнәфиенә утырып, өстәлгә башын салып елады да елады. Ниһаять күңеле бушанып калды. Сумкасыннан кечкенә көзгесен алып, күз яшьләре бите буйлап агызган тушь, сөрмә эзләрен сөртте. 

- Елыйсыңмы? Канлы күз яшьләре түгәсең алда әле. Ярый болай гына котыла алсаң. Авыл мокытлары дип уйлаган кызның акыллырак туганнары килеп чыкса? Ә аның тиле- миле анасы Мәскәүгә язса? Тикшерү килсә? Минем баш чериячәк бит төрмәдә. Больницаның баш врачына нәрсә? Ул депутат, аны барысы да яклап чыгачак. Ә кем дәлилли ала баш табиб заказ биргән иде дип. Беркем дә!  Ул һәм мин генә белә идек бит. Әгәр дә аңа барып керсә бу хатын?  

Табибә, үз уйларыннан бүленеп, тагын шешәдән коньяк агызды.

-Ә бәлкем аларга акча тәкъдим итәргәдер? Акчадан баш тартмасалар, миңа карата претензиябез юк дигән аңлатма алырга кирәк.

Табибә киенергә дип тормакчы булды, ләкин ашамыйча эчкән коньяк аякларын да сыегайткан, ул көч- хәл белән мүкәләп кабинетындагы диванына ауды һәм йоклап китте.

Василий соңга калды. Хәер, ул гел соңга кала бугай. Башта шәһәргә урнашып, авыл дотациясенә соңгы калды. Гөлнария белән аңлашырга соңга калды. Гүзәл белән, ә, юк инде Гүзәл белән бер камыт кияргә җыенмыйм әле мин. А менә бүген тагын соңга калдым. Әллә Ходай мине үзе саклап, бераз соңгарак калдырдымы икән? Минекеме әле ул бала, әллә юк. Бәлкем Гөлнарияне күреп сөйләшсәм, претензиясе булмаса, бөтенләй чыгып таяргадыр бу районнан. Шушы яшемнән буклы чүпрәкләр юып ятасым юк әле. Ничек булса да Гөлнарияне күрергә һәм сөйләшергә. 

Бала тудыру йортыннан Гөлнариянең баласы белән өенә кайтып киткәнлеген белеп чыккач, Василий байтак вакыт машинасында уйланып утырды .

-Торган җиренә барырга, Гөлнария белән сөйләшергә. Ә сөйләшмәсә? Куып чыгарса? Һе, ялынып тормыйм инде балалы хатынга, кайтам да китәм. Кызның тора торган фатиры бик ерак булып чыкмады, ә дигәнче Василий Гөлнария яши торган йорт янына килеп туктады.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас