Литература
18 Апреля 2025, 06:30

Тапланган гомер

7-8 өлешләр. Эштә дә, өендә дә ямь тапмады Хәйрия. Кызы нишләптер телефоннан да теләр- теләмәс кенә сөйләшә, тизрәк телефонын сүндерергә тырыша. Әллә тагын янына барып кайтыйммы икән? Үзе кайтырбыз,диде, әллә бераз көтимме икән, дип алай да уйлады, болай да уйлады Хәйрия. Инде чама белән бәбиләр вакытын санап, барып кайтырга булды.

Тапланган гомерТапланган гомер
Тапланган гомер

Эштә дә, өендә дә ямь тапмады Хәйрия. Кызы нишләптер телефоннан да теләр- теләмәс кенә сөйләшә, тизрәк телефонын сүндерергә тырыша. Әллә тагын янына барып кайтыйммы икән? Үзе кайтырбыз,диде, әллә бераз көтимме икән, дип алай да уйлады, болай да уйлады Хәйрия. Инде чама белән бәбиләр вакытын санап, барып кайтырга булды.

***

Ходайның рәхмәте белән,Гөлнария сабыен җиңел тапты. Тупырдап торган малай, тудыру бүлеген яңгыратып дөньяга аваз салды. Гадәттә тулгак белән ятучылар янында акушер табибәләр булса, Гөлнарияне бүлек җитәкчесе үзе карады. Баланы да ул кулына беренче булып алды. Тик сабыйны әнисенең күкрәгенә саласы урынга, күрше бүлмәгә алып кереп китте. Үз гомерендә беренче мәртәбә больницага эләккән Гөлнария бу хәлне шулай булырга тиеш,дип кабул итте. Кан тамырына укол кадагач, ул изрәп йокыга талды.

***

Көнчелекне психик чир, диләр. Районда слетта катнашканчы да Хәйрияне авылда бик өнәп бетермиләр иде. Җиңеп кайтканнан соң тәки каныктылар бит үзенә,  аңа күп сөт  бирә торган сыерлар группасы тупланган, дип, сыерларын башка савымчыларга тараттырдылар, атналар буена ял бирмичә аптыраттылар. Шеш тә бер тулып тишелә,дигәндәй, Хәйрия дә ныклы карарга килде. Башта районга барып, кызы Гөлнариянең хәлен белергә, аннары авыл белән исәп- хисапны өзеп, кызы янына күченергә.           Район үзәгенә якынлашкан саен Хәйриянең йөрәге дөп- дөп сикерде, кан басымы күтәрелептер инде, башы чатнап авырта башлады. Автовокзалда беренче очраган таксига утырып, бала тудыру бүлегенә юл алды. Авыруларга кирәк- яракларны, өйдән алып килгән ризыкларны кабул итеп утыручы мөлаем гына ханым, аның кем янына килгәнен белүгә бүлек мөдиренә шалтыратты.

-Гафу итегез, Сезне борчыдым. Монда бер апа килде. Кызы янына килдем,ди.

Ханым, як-ягына каранып, пышылдауга күчте. -Сезнең янга керсенме? Әйе,әйе. Хәзер, кертеп җибәрермен.

-Апа, мондарак килегез әле. Сезне заведующая үзенә чакырды. Менә халат , аягыгызга тапочкилар киегез. Заведующая өченче катта сезне көтә.

Хәйрия куркып калды. Гадәттә, бала тудыру йортына туганнарны кертмиләр. Әллә Гөлнариягә бер-бер хәл булганмы,Ходаем?! Хәйрия йөгерә- атлый баскычка ташланды. Сулуы кабып өченче катка менеп җитүгә, аны баскыч төбендә үк бүлек җитәкчесе каршы алды һәм култыклап кабинетына алып китте.

-Хәйрия ханым бит әле. Ай, исемегез бигрәк матур, үзегезгә килешеп тора! Гафу итегез зинһар, мин инде үз бүлегемдә ятучы, бәби табарга килгән кызларны,аналарны, дип әйтим, үз балаларым кебек күрәм. Егерме биш ел буена мин күпме балага якты дөньяны күрергә ярдәм иттем. Күпме ана минем ярдәм белән бәхетле булды. Әле мин аларны өйләренә озатканнан соң да тикшереп, барлап торам. Хәйрия ханым, хәзер яшьләр бик ваемсыз, җаваплылык юк бит аларда. Япь- яшь көе кияүгә дә чыкмыйча бала табалар. Аннары ул баланы кая куярга белмичә аптырыйлар. Ай, бик күп хәзер шундый язмышлы балалар. Менә сез үзегез кызыгызны мәхәббәт кочагында тудырып үстергәнсез. Элек бит, ягьни безнең заманда кыз булып, саф көе кияүгә чыкмасаң, беттең, дигән сүз. Аның ояты гына да ни тора. Шулай бит?! Әй, сезгә ник сөйләп торам инде боларны. Оялып кызарынып китүегез үк, сафлыгыгызны саклаганны әйтеп тора.

     Хәйрия, кабинетның идәне убылса, шунда кереп китәрдәй булып кызарды.Сакларсың, бар, сафлыгыңны ! Минем кебекләрне приютта ничек мыскыллаганнарын белмисез шул сез, дип сыкрады Хәйриянең җаны. Тик үзе телен тешләп, башын аска иеп утыруын белде.

-Хәйрия ханым, кызыгыз Гөлнария бик акыллы, әдәпле кыз. Тик ул да матур сүзләр сөйләүче егеткә ышанган. Сафлык дигән төшенчәне мәктәптә өйрәтмиләр. Хәер, хәзер аларны интернет, телевидение тәрбияли шул. Авырга узганын белсә дә, участок табибына учетка басмаган. Нәтиҗәсе билгеле инде, рәтләп ашамаган, эчмәгән, бала табар алдыннан ясарга тиешле күнегүләрне ясамаган.

Хәйриянең табиб сөйләгән сүзләрдән башы тагын да ныграк авырта башлады, ул инде сүзнең ни турында барганын аңлый алмаслык дәрәҗәдә җитте.

-Гөлнариям исәнме соң ичмасам? Үзе исән калдымы?

-Бик авырлык белән генә алып калдык. Әле дә яшәү белән үлем арасында ул. Сезне реанимациягә кертә алмыйм. Закон шундый. Бер ике көндә аякка баса алыр дип өметләнәбез инде. Без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләрбез, Хәйрия ханым.

-Ә бала? Кыз бала таптымы, әллә улмы? Аны миңа биреп җибәрәсездер бит инде. Авылга алып кайтып, җиназалап, исем кушып, мөселманча күмәрбез.

-Юк,юк, Хәйрия ханым. Андыйларны без биоматериал дип атыйбыз. Һәм алар бирелми.

Хәйрия берни дә аңламады. Табибә сөйләде дә сөйләде, башы тубал булган хатын каршына ниндидер кәгазьләр китереп салды. Менә монда кул куегыз, монда тагын, дип Хәйриядән куллар куйдырды. Үзе һаман, бер дә борчылмагыз. Кызыгыз әле бик яшь, берне түгел бишне таба алачак дип, баскычка кадәр озатып куйды.

***

Авыл районнан ерак булса да кеше йөреп тора бит. Кемнеңдер кемедер Гөлнария белән бергә бәби тапкан булып чыкты. Авылда, б...тән б...т туа инде, анасы юлыннан китми, кем юлыннан китсен ул Гөлнария, дигән  гайбәт таралды. Ай, авыр да булды инде Хәйриягә шул сүзләрне ишетүе.  Китәм дигән уе тагын да ныгыды. Хәйрия, эшеннән расчет алып, хуҗалыгындагы сыерын да сатып район үзәгенә күчәргә булды. Хуҗалык рәисе белән ферма мөдире тырыш һәм намуслы эшчедән колак какканын бик яхшы аңладылар, билгеле, тик Хәйрияне уеннан кире кайтару мөмкин түгел иде инде. Чынында, Хәйриянең группасын таркаткач, сыерларның сөте бермә-бер кимеде. Сыерлар, Хәйрияне күрүгә, сагышлы мөгрәп, аны көтте, башка савымчыларга җиленнәрен катырды, сөтен төшермәде, тибенде, тыпырчынды. Кайберләренең җиленендә сөте әчеп, мастит белән авырды. Шуннан соң савымчылар Хәйриянең шизик дигән кушаматына сихерче дип тә өстәделәр.

Күршесендә яшәүче ялгыз әбигә йорт- җиремә күз- колак булырсың әле дип, ун мең акча белән ишек-капка ачкычларын тапшырды да, Хәйрия олы юлга кузгалды.

***

Әнисе килгәнне дә әйтмәделәр Гөлнариягә, баласын да имезергә алып килмәделәр, бары тик дәшми- тынмый гына уколлар кададылар, системалар куйдылар, сәдәф дарулар каптырдылар. Гөлнариянең минем балам кая, ник аны миңа күрсәтмисез, диюенә, ул авыр хәлдә, аерым бокста ята, дип җавапладылар. Шулай тынычландыра торган дарулар бирә торгач, Гөлнария берни турында да уйламыйча, сораштырмыйча ята бирде. Шәфкать туташы, иртәгә сезне чыгарабыз,дигәч тә, аптырамады. Бүлек җитәкчесе аны үз кабинетына чакырып алды.

-Гөлнария, миңа бик кызганыч. Сезне без көчкә үлем тырнагыннан тартып алып калдык. Ә балагызны, мин бик кызганам, үземнен дә күземдә яшь, саклый алмадык. Мине, билгеле, судка бирә аласыз. Чөнки баланың исәнлеге өчен без башыбыз белән җавап бирәбез. Менә шушы кулларым белән күпме баланы дөньяга тудырдым бит. Ә хәзер гомеремне төрмәдә уздырачакмын инде. Ә син яшь әле,Гөлнария, бу кайгың да басылыр. Ходай насыйп итеп матур-матур таза- сау балалар  табып устерерсен. Син бик бәхетле булырга тиеш, организмың көчле,сәламәт. 

Табибә, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен тәрәзәгә таба борылды.

-Син авыр хәлдә ятканда әниең килеп китте. Безгә документларны рәсмиләштерергә кирәк иде. Шуңа күрә әниеңнән подпись алдык инде. Син аңыңа килә алмый интектең бит .

Гөлнариянең башы тәмам буталды. Әллә атна буена биргән транквилизатор дарулардан, әллә баласы юк дигәннән, ул үзе дә берни аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Табибә биргән кәгазьләргә кул куеп, палатасына чыкты. Палатасында тәртип, хәтта аның чыгышына сумкаларын да җыеп тутырып куйганнар.

***

Василийның күңеле тәмам тынычланып, җиң сызганып эшләп йөргәндә Гүзәлнең телефоннан шалтыратуы аяз көнне яшен суккан кебек булды.

-Василий, сәлам! Ни хәлләр бар авылда? Нинди яңалыклар ишетелә?

- Гүзәл, бар да элеккечә. Иртән эшкә, кич- эштән инде. Авыл шәһәр түгел бит, монда нинди яңалык булсын ди.

-Василий, син иң зур яңалыкны ишетмәдеңмени?

Василий сагаеп калды.

-Нинди яңалык? Ишетмәдем.

-Ярар, кыланма инде. Гөлнария турында ишетмәдеңмени? Гөлнария бәбиләгән! Баласы синеке дигән.

Василий өстәл тактасына чытырдатып ябышты.

-Кем әйтте? Вернее, минеке дип кем әйтте?

- Синеке булмыйча, сезнең йоклап йөргәнне бөтен авыл белә. Хәзер район башлыклары да беләчәк инде. Ну, Василий Иванович, каптың син тозакка. Моннан чыгу юлы ике генә. Берсе төрмә, икенчесе- өйләнү. 

-Ул минем белән сөйләшергә дә теләмәде. Бәлкем, өйләнгән дә булыр идем.

- Ә причем аңа өйләну. Главное, сезгә гаилә корырга кирәк. Гаиләдә ирнең тылы була. Хатыны. Ул һәрчак ирен яклап чыгачак.

-Мин Гөлнария белән булган хәлләрдән соң беркем белән дә очрашмыйм. Ничек итеп өйләним,ди.

-Фиктивный брак ясарга була, Василий. Минем белән фиктивный брак ясыйсыз да бетте китте. Мин сезне, сез мине белмисез. Аерым яшибез. Судка чакырганда гына мин барысын да карчыга кебек чукыячакмын.

-Белмим шууул. Файдасы булыр дисеңме?

-Конечно, Василий. Ялга кайтам, авыл советында гына теркәтәбез. Беркемгә дә ләм мим. Дәшмибез.

Гөлнария палатага кергәч, беравык тәрәзәгә карап, уйланып торды, ишекле- түрле йөреп килде. Аның эченә ниндидер курку, шом төшкән кебек булды. Аптырагач, әллә берәр әйберемне онытып калдырам инде,дип, үзе яткан карават астын, матрасларны күтәреп карады. Бер нәрсә дә онытылмаган, бар да урынында, тик күңелгә һаман да нәрсәдер җитмәгән кебек. Бәбиләгәннән соң кысып бәйләгән имиләре тулышып авыртырга тотынды. Их, баламны бер мәртәбә дә имезә дә алмадым бит, дип уйлап куйды да, кинәт кенә палатадан чыгып, балалар ята торган бокска таба атлады. Палатада аналар балалары белән бергә ятканлыктан, анда бала булырга тиеш түгел дип уйлады Гөлнария. Әмма кемнең баласы соң анда үзәк өзгеч елый. Гөлнария як- ягына каранып, сак кына боксның ишеген ачып, бала караваты янына атлады. Күз яшьләренә манчылып, елый- елый кызарынып, шешенеп беткән сабый Гөлнарияне генә көткәндәй, елавыннан шып туктады.

-Әй, бәләкәч, ник тавыш куптарасың? Әниең кая икән? Ник син әниең кочагында түгел?

Бала, тагын авызын меҗмелдәтеп еламакчы булды.

-Юук, елап тормыйбыз инде, әйеме. Ашыйсың килгәндер синең. Эх, минем мәмәйдә сөт бар да бит. Ярар микән сиңа минем мәмәйне каптыру?

Гөлнария ишеккә күз салды, баланы кулына алып, халат изүеннән имиен чыгарып, сабыйның авызына китерде. Менә сиңа тамаша,  бәләкәч, әйтерсең лә туганнан ук шушы имине имеп үскән. Баланың тәмле итеп имүе Гөлнариянең дару белән йоклатылган аңын уятып җибәрде.

Больницада минекеннән башка барлык балалар да аналары янында, авыру бала тапкан хатын бер палатада да юк.

Ә бу сабый кем баласы булып чыга соң? Әллә аны анасы ташлап киткәнме? Юк, булмас, булмас. Ничек инде тугыз ай  буе йөрәге астында йөрткән баласын ташлап китсен. Булмаганны?

Гөлнария, тамагын туйдырып йоклап киткән сабыйның йөзенә текәлде. Нишләптер, баланың йөзе бик таныш кебек тоелды аңа. Саргылт кашлары, почык борыны, түгәрәкләнеп торган ияге.

Гөлнария баланы кулыннан төшереп җибәрмәс өчен куенына ныграк кысты. Бала да кая мәмием дигәндәй башын боргалап, бәләкәй иреннәрен чап-чоп итеп ими эзләде.

-Я Аллам, мин саташаммы, әллә мине саташтырырга телиләрме? Бала бит тач Василий. Бу бит минем бала. Мине улым үлде дип алдаганнар булып чыга. Туктале, бу бала малаймы соң,

 әллә кызмы?

Сабыйны караватына салып биләвен чишеп кенә җибәрде, бокска балаларны караучы шәфкать туташы килеп керде.

-Сез нишлисез монда? Кем сезгә монда керергә разрешение бирде? Ну-ка чыгып таегыз моннан! Хәзер врачны чакырам! Может сез балага зыян салгансыздыр. Тиз булыгыз, олагыгыз моннан. Сезне өегезгә чыгардылар, ә ул монда иснәнеп йөри.

-Мин беркая да китмим. Бу минем балам. Мин аны таныдым.

-Дураа! Нинди синең балаң булсын. Таныдым, имеш. Ә син үз балаңны күрдеңме соң, ә? Үлде синең балаң, ишетәсеңме, үл- де! Бар, бар, чык моннан.

-Бу минем улым. Мин аны елавыннан, тавышыннан таныдым. Аннары ул тач әтисенә ошаган. Минем улым ул, минеке! Бирегез миңа улымны!

Мондагы шау- шуны ишетеп, икенче шәфкать туташы да йөгереп килде, бокс ишек төбенә палатадагы аналар җыелды. Гөлнария куллары белән ишек яңагына тотынып, минем балам исән, мине алдадылар, бирегез миңа улымны, дип акырды. Ул арада табибә килеп җитте. 

-Тынычланыгыз,Гөлнария. Бала тапканнан соң мондый хәлләр еш күзәтелә. Балаларның тавышлары барысының да бер төрле була. 

-Юк, бер дә бертөрле  түгел.  Мин үземнең улымның тавышын бик яхшы отып калдым. Мең бала еласа да, үз улымның тавышын аерып ала алам мин.

Ул арада шәфкать туташы Гөлнариянең беләгенә укол кадады. Табибә Гөлнарияне култыклап, үз кабинетына алып кереп китте.

Коридорга җыелып шаулашып, әлеге хәлгә исләре китеп торган аналарны тиз генә палаталарына куып керттеләр.

***

Район үзәгенә килеп җитүгә Хәйрия Гөлнария яшәгән фатирга сугылды. Квартиранты булмагач, акча ягы да кысылган хуҗабикә аны шатланып каршы алды.

Хәйрия үз хәлләрен сөйләп, авыл белән алыш- бирешне өздем, кызым янына күченмәкче булам аерым фатир табып булмасмы, дип хуҗабикәгә текәлде.- Гөлнариянең сабые үлүен дә күз яшьләрне белән искә алды.

-Миңа Гөлнария бик ошый иде. Тыныч, укуыннан кайта да гел өйдә. Бала белән генә бик тыңгысыз булыр иде. Бала булмагач, ник сезгә фатир эзләп торырга. Икегезгә бер бүлмә. Мин дә яшәрсез, дип хуҗабикә Хәйрияне дә фатирга кертергә ризалык бирде.

***

Авылда гайбәт көне сәгате белән түгел, минут эчендә тарала бит ул. Хәйриянең район үзәгенә күчеп китүеннән дә гаеп табучылар булды.

-Слетта җиңүче итеп чыгарган берәр начальникка күзләрен майландырыр әле.

-Әйе, әйе, аңа нәрсә, монда ирләребезне бозып ятты. Китте наканис, юлына ак җәймә, диештеләр.

Хуҗалык җитәкчесе генә гайбәтче хатыннарның берсен дә  фермага эшкә килергә кодалый алмады. 

-Тәмам аздыгыз сез , хатыннар. Я кайсыгыз ирен Хәйрия түшәгендә тотты? Булса да гаеп түгел, матур, чиста, пөхтә, эш сөючән иде. Ә сез?  Тьфу, карарлык җирегез калмаган бит. Чучка кебек симергәнсез, ул өс-башыгыз, кайчан чәчегезне тараганыгызны да оныткансыз бугай инде. Кәнишне, ирләрегез җәл миңа. Я, кайсыгыз фермага эшкә килә? Карагыз аны, районнан Хәйриядән дә матуррак хатын табып алып кайтам, ирләрегезгә тагылып эшкә йөрерсез әле менә.

***

Хәйрия бала таба йортына ашыкты. Бәлкем Гөлнарияне өйгә чыгарырлар инде дип өметләнде ул. Телефон аша өченче каттагы постка шалтыратып, андагы хәлләрне белеште. Телефон аша шәфкать туташы бүген чыгармыйлар дип кисәтте.

Хәйрия Гөлнариянең кесә телефонына кабат кабат шалтыратса да, Гөлнария җавап бирмәде. Ни булды икән,Ходаем дип бик кайгырып утырганда, Хәйриягә кызы үзе шалтыратты.

-Әни, минем улым исән. Ул үлмәгән. Ул аерым бокста ята иде. Мин аны күрдем. Мин аны таныдым, әни. Мин баланы алмыйча чыкмыйм моннан. Әни син ничек ярдәм итә аласың. Зинһар, ярдәм ит, танышларың аша, может начальствоны беләсеңдер.

Хәйрия, әллә оныгы исән булу шатлыгыннан, әллә куркуыннан елап та җибәрде.

-Чынлапмы, кызым! Точно синең улыңмы? Ә синеке булып чыкмаса?  Ярдәм итәрмен, әйе, судка  да барырмын, кирәк икән. Кара син ул врачны,ә? Тере баланы үлде дип әйтергә ничек теле әйләнә.

Кызы белән сөйләшеп бетергәч, бермәл нишләргә белми, аптырап калды. Кемнән ярдәм сорарга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Тукта әле,Хәйрия, табибә белән сөйләш башта, дип үз-үзе белән сөйләшкәннән соң, кабул итү бүлегендә утыручы ханымга баш табиб белән очрашырга теләвен әйтте.

Эшнең болай зурга китәсен күз алдына да китермәгән табибә ике ут арасында калган иде. Гөлнариягә биргән дарулар , кадаган уколлар кимендә ике атнага аның аңын томаларга тиеш иде. Әмма ана инстинкты дарулардан көчлерәк булып чыкты. Кирәк бит баланың шул вакытта акырып елавы. Хәер, аның әле җиң эчендә козырь картасы саклана иде. Анасының һәм кызының баладан баш тартабыз, торырга даими урыным юк, баланы тәибияләргә матди һәм финанс мөмкинлегем юк дигән баладан баш тартабыз дигән гаризалары.

Табибә Гөлнариянең әнисе кергәнче, әлеге кәгазьләрне әзерләп куйды. Максаты, инде җайга салынган мәкерле эшне дәвам итү, бала таба алмаган, әмма акчага кытлык кичермәгән парларга сау- сәламәт бала сату иде. Бу авыл мокытлары эшне харап итәргә мөмкин. Аларның уйларында ни икәнен кем белә. Болайга киткәч, ул баланы бәлкем анасына тоттырырга да тизрәк арт ягына тибеп озатырга кирәктер.

Кабинет ишеген сак кына шакыдылар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас