Литература
18 Апреля 2025, 06:00

Тапланган гомер

5-6 өлешләр. Көчкә, күз яшьләренә буылып,ләкин аларны кешегә күрсәтмәс өчен йөгерә- атлый кайтты Гөлнария. Өйгә кайтып кергәч тә үксеп караватына ауды. Улый- улый үкседе кыз бала. Бу күз яшьләренә бәхетсез балачагы да, шизик Хәйри кызы булуы да, юньсез ирләрнең әнисен изүләре дә, Василийның аны кире кагып мыскыллап көлүе дә, классташлары белән чыгарылыш кичәсендә була алмавы да - барысы да сыйды.

Тапланган гомерТапланган гомер
Тапланган гомер
5 өлеш


Көчкә, күз яшьләренә буылып,ләкин аларны кешегә күрсәтмәс өчен йөгерә- атлый кайтты Гөлнария. Өйгә кайтып кергәч тә үксеп караватына ауды. Улый- улый үкседе кыз бала. Бу күз яшьләренә бәхетсез балачагы да, шизик Хәйри кызы булуы да, юньсез ирләрнең әнисен изүләре дә, Василийның аны кире кагып мыскыллап көлүе дә, классташлары белән чыгарылыш кичәсендә була алмавы да - барысы да сыйды. Гөлнария шул үксеп елаудан тәмам бушанып йоклап китте. Шушы соңгы көннәр эчендә булып узган вакыйгалар аның әле чәчәк тә атып өлгермичә куырылган гөл куагы кебек йөрәгеңә зур җәрәхәт ясап калдырдылар.

Кич әнисе эштән кайткач, кызының гомер булмагандай өйдә утыруына аптырап калды.

-Ни булдыы? Бүген чыгарылыш кичәсе түгелме соң? Әллә Василий белән үпкәләштегезме? Иртүк чәчәк бәйләме тотып сине сорап килгәние. Мин инде, әллә синең кулыңны сорарга килдеме  дип уйлаган идем. Ник дәшмисең,ә?

-Әни. Син минем шизик Хәйри кызы, атасының кем икәнен анасы үзе дә белмәгән кыз икәнемне беләсең. Шулай булгач, нәрсә сорап торасың? Тудыруыңа рәхмәт. Устерүеңә…. Үстердең дип әйтә алмыйм, кычыткан кебек үстем инде. Син эләккән тозакка эләгеп, авыл мужикларын кәнәгатьләндереп яшәргә җыенмыйм. Бүген үк авылдан чыгып китәм. Мин монда больше торалмыйм.

Гөлнария мендәренә капланып тагын елап җибәрде. Хәйриячелек әллә үзең, әллә кызын җәлләп, кызын кочагына алып, аңа кушылды. Бик озак башня башка куеп аңа белән кыз елаштылар, бер- берсеннән гафу да үтенделәр. Ахырдан әнисе Гөлнариянең кулына, кызының бәләкәй чагындагы ятагы булган, кырыйлары калайлап чигеп эшләнгән сандыктан бер төргәк алып тоттырды

-Кызым,Гөлнариям, менә бу төргәкне сиңа тапшырам. Исән- сау гына калага барып урнашып, тормышларың рәтләнгәч бер укырсың. Анда бары да язылган. Әйе, мине сындырдылар, изделәр. Мин бар кайгы- хәсрәтемне ферма малларын кочаклап, аларга сөйли идем. Бичара малкайлар каршы дәшми, мине аңлагандай, күземә карыйлар, башларын чайкыйлар, авыр сулап куялар. Шулай итеп бер рәхәт күрмичә яшәдем. Шизик түгел мин,кызым, түгел. Синең белән аерылышу миңа бик авыр. Шулай булса да, мин синең читкә чыгып китүеңә сөенәм, балакаем. Аллаһе тәгалә ташламаса, синең гомерен бәхетле булыр. Ә бусы сиңа дип җыеп барган акчаларым. 

Кулына бер төргәк кызыл бишмеңлекләр тоттыргач, Гөлнария аптырап калды.

-Син боларны каян алдың? Әллә берәр мужикның кесәсен чистарткан идеңме?

-Гомер буе фермада эшлим бит,Гөлнария! Сиңа дип гел тиенләп җыйдым. Гомерем булганда, барын да сиңа шулай җибәреп торырмын.

-Юк,әни, моның кадәр акчаны мин синнән ала алмыйм. Үзеңдә торсын. Авылда гел акча кирәк була.

- Кызым болар синең акчаларың. Алмасаң, мунча миченә илтеп ягам.

Кичтән сумкаларын хәстәрләп, гомерендә беренче мәртәбә Гөлнария әнисе белән бер караватта, әнисенең кочагына сыенып йоклады. Йоклады ди сиңа, эреде, шушы төн эчендә әнисенә булган үпкәләре дә эреп юкка чыкты.

Иртән  алсу кояш җир йөзенә сәлам юллаган мизгелләрдә Хәйрия белән Гөлнария кулга- кул тотынышып авыл башына таба атлады. Шул китүдән соң менә инде егерме ел гомер узып та киткән.

***

Егерме ел аз гомер түгел шул. Чынлап та, нинди генә хәлләр булмады авылда шул егерме ел эчендә! Василий Иванович, Гөлнариянең үзенә карата булган мөнәсәбәтен һич аңлый алмады. Алай гына да түгел, менә килеп алып китәрләр, дип гел коты очып йөрде. Хәтта куркуыннан аппетиты югалды, эчендәге квадрат мускуллары да юкка чыкты, күзләрендә янып торган очкыннары сүнде. Ахрысы, ул үзе дә үкенә иде Гөлнарияне рәнҗетүенә. Авылда, Гөлнария читкә киткән икән дигән сүз таралгач, төрле имеш- мимешләр күп булды. Авырлыдыр ул, шуңа качкандыр, дип тә сөйләделәр. Анасы белән бер өй эченә сыешмаган ул, диючеләр дә табылды. Тиздән аның классташлары да төрлесе төрле якка таралып бетте. Авылда нибарысы ике егет кенә калды. Берсе фермер малае Хәләфи булса, икенчесе бер эшкә дә кулы ятмый торган Самат иде. Хәләфи көзгә армиягә киткәнче бераз атасы янында эшләп алырга булды. Самат көне буена караватында аунап, кич клуб янында кергән- чыккан кызларга бәйләнеп, ир- егетләрдән тартырга соранып көн итте. Аю табан булганга күрә, ул армиягә барудан азат ителгән иде. Авыллары районның иң ерак, алай гына да түгел, өч республикага чиктәш булып, Казан каласыннан иң ерак дип саналган авыллардан иде. Шуңа да күпчелек классташлар авылларына чиктәш булган Ульян, Чуашстан республикаларына китеп урнашуны кулай күрде. Кайберләре турыдан- туры УАЗ заводына, яисә Чебоксар трактор заводына, күпчелеге төрле оешмаларда эшли башлады. Гүзәл дә Ульяновск дәүләт университетына укырга керде. Аның иң зур теләге укуын бетереп, авылга укытучы булып кайтып Василий белән тормыш кору иде. Авылларыннан Ульяновск йөз чакрым да юк, шуңа күрә Гүзәл атна саен диярлек авылына кайтты. Әти-әнисенә сезне, авылны сагынам, дисә дә, чынлыкта, Василийны кармакка эләктерү иде теләге. Василий гына Гөлнария белән авызы бер пешкәч, кызларны әйләнеп уза торган кыргыйга әйләнде.   Шулай да караңгы көздә Хәләфине армиягә озату кичәсендә очрашырга туры килде. Гүзәл иң якын туганын очраткандай, ишектән үк балкып, Василий янына ашыкты.

-Василий Иванович, исәнмесез. Сез бит минем иң иң яраткан укытучым идегез. Хәер, сезне яратмау мөмкин дә түгел иде. Ул пенсиядәге комы коелып беткән укытучыларны яратам дип утыра алмыйм бит инде. Гүзәл хихылдап көлеп куйды. Аларны мин яратмыйм, но хөрмәт итәм. Үзем дә кайчан да булса пенсиягә чыккач та укытып йөрермен әле менә. Василий Иванович белән бергәләп, әйеме, Василий Иванович!

Василийга уңайсыз булып китте. Класстагы иң тыйнак кызны алыштырып куйганнармени, авызына ни килсә, шуны сөйләп утыра. Моннан тизрәк ычкынырга кирәк, дип уйлап куйды. 

-Гафу итегез, Василий Иванович, кәефегез юк ахрысы. Мин шаярып кына сөйләштем. Бераз обстановканы үзгәртер өчен генә. 

-Зыян юк, Гүзәл! Укулар ничек соң? Бик авыр түгелме? Классташларың белән очрашасыңмы? Телефон беләндер инде хәзер аралашулар. - Василийның тел төбендә нинди сорау ятканны Гүзәл бик тиз аңлап алды.

-Вакыт җиткезеп булмый Василий Иванович. Кая инде очрашулар! Һәркемнең үз юлы дигәндәй.  Ялларда авылга кайтып, әти- әнигә ярдәм итәргә тырышам. Мин үзем дәресләр бетүгә тулай торакка кайтам да, конспектлар язам, укыйм. Белемсез укытучы булырга ярамый бит. Мин сездән үрнәк алам, Василий Иванович.

-Гүзәл, куй әле шул рәсми эндәшүеңне. Без мәктәптә дәрестә түгел. Аннары, мин бит нибары биш яшькә генә зуррак. 

- Әллә ничек бит инде кичәге укытучыңа исеме белән дәшәргә. Дөрес, кайберәүләр Василек дип кенә җиппәрә иде заманында.

Бусы инде Гүзәлнең Гөлнарияне исендә тотып төрттерүе иде. Бу минутта ул артыграк сөйләп ташлавын үзе дә аңлап алды һәм сүзне икенчегә борырга тырышты.

-Василий, әнә теге гранатлы салатны салып бир әле миңа, бик тәмле күренә, диде. Ярты төнгә чаклы ашап эчкәч, егет-кызлар җырлап урам әйләнергә чыгып китте. Гүзәл, иртүк китәсем бар дип, аларга иярмәде, капка төбендә барысы белән дә саубуллашып, Василий янында басып калды. 

- Без каких- либо намеков, Василий. Бәлкем, мине өйгә кадәр озатырсыз. Иртүк китәсем бар, сезне тоткарламам.

-Зыян юк, Гүзәл. Мин дә һава сулап кайтырмын. Киттек, алайса. Тегесен- монысын сөйләшә- сөйләшә Гүзәлләр яшәгән очка да кайтып җиттеләр. Василий берничә тапкыр Гөлнария турында сораштырырга талпынып карады, тик кыюлыгы җитмәде. Гүзәл дә, Гөлнария район үзәгендәге медучилищега укырга кергән дип әйтүдән чак тыелып калды. Белгертәсе килми иде Гөлнария турында, Василийның хәтереннән югалтасы килде Гөлнарияне. Капка төбендә бераз таптангач, Василий кызга кул биреп саубуллашып кайтып китте. Гүзәл елардай булып, аның артыннан карап калды.

Хәйрия, кызына сиздермәскә тырышса да, аерылышуны бик авыр кичерде. Иртән иртүк үз сыерын  көтучегә тапшыруга, ферма ягына атлый. Сыер савучылар, мал караучылар иртәнге савымны тәмамлап, өйләренә ашыкканда да, һаман маллар арасында булашты. Күп көннәрдә, өйгә кайтып ни кызыгым бар,дип, үзе белән алган бер кыерчык ипине сөт белән ашап  куя торган булды. Баштарак хезмәткәрләр болай йөрүенә сәерсенеп караса, соңрак, әй, ул шизикны аңламассың, дип кул селтәделәр. Хәйриянең сыерлары башкаларныкыннан чисталыклары, көрлекләре , иң күп сөт бирүләре белән дә аерылып тора иде. Район буенча иң алдынгы сыер савучылар слетына сайлангач, Хәйрия аптырап калды. Бригадир да, Хәйрия апа, районга барабыз. Син давай сынатма анда. Сораулар бирә башласалар, теләсә нәрсә сөйләмә, яме. Матур киемнәр киеп барырга онытма, дип, кат- кат кабатлады.

И нык та сөенде инде Хәйрия. Исән булсам, Гөлнариямне күрермен, дип хыялланды. Ниһаять, районга барыр көн җитте. Авыл клубы каршына туктаган автобус матур итеп бизәлгән, авылдашлары, мәктәп укучылары кулларында шарлар, флаглар. Урам уртасыннан ашыга- ашыга атлаучы Хәйрияне башта танымый тордылар. Бераз гына дулкынланып торучы энҗе бөртекләре сибелгән озын чәчен матур итеп баш өстенә кабартып куйган, колакларына зәңгәрсу күзләренә килешеп тора торган зәңгәр кашлы алтын алкалар таккан, кулына тоткан кечкенә сумкасы да костюмына килешеп тора. Бит очларына әллә кершән яккан, белмәссең. Һәрхәлдә, бу инде шизик Хәйрия түгел, күз явын алырлык матур бер ханым иде.

Авыл хатыннарының күпчелеге аның матурлыгыннан көнләшеп йөзен читкә борды, мыскыллы елмаеп бер берсенә, шизик, дип пышылдашты. 

Үзенә карата моңарчы гомердә дә булмаган игьтибардан Хәйрия уңайсызланып, тизрәк автобуска кереп утырырга теләде.

-Ай-яй,Хәйрия апа, Сезне сыер савучылар слетына түгел, матурлар конкурсына җибәрергә кирәк икән бит. Вот ичмасам безнең алдынгы сыер савучыбыз, и перед начальством не стыдно показать.

Җирле үзидарә хуҗасының бу сүзләре артык иде. Җыелган халык, әйе, әйе, какрас нәчәлстевәгә күрсәтегез аны. Очин опытный диегез, дип шаркылдап көлделәр. Хәйрия җир тишегенә кереп китәрдәй булып кызарды. Рәис тә аны кыен хәлгә куйганын аңлап, китәселәргә автобустагы урыннарга утырырга кушты. Хәйрия иң арттагы бер кешелек урынга чүмәште дә, тәрәзә аша авылга, клуб янына җыелган халыкка күз салды. Матур иде аның авылы. Төп- төзек йортлар барысы да матур итеп тышланган, коймалар буялган, күбесе бизәкләп- сырлап эшләнгән. Киң урамның ике янына да тупыл, өянке агачлары утыртылган. Клуб артында гына елга җәелеп ята. Елга арьягындагы болыннар, тәбәнәк кенә таулар үзләренә ымсындырып дәшә кебек. Ничек итеп шушы матурлыкка күз йомып шәһәргә чыгып китәргә була? Аның иртәнге яңа савылган сөт исе аңкып торган һавасы гына да  ни тора бит! Ә киртә башына кунган әтәчнең мин монда хуҗа, дигән кебек, иртән иртүк бар дөньяны яңгыратуы!  Теләсә ничек мыскылласыннар шунда, китмим мин моннан, дип уйлап куйды.

-Кузгалабызмы, иптәшләр! Барасы юл ерак.  Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да җитәкчеләр киләчәк. Берүк сыната күрмәгез,йөзгә кызыллык китермәгез.

Хуҗа алдагы утыргычка җәелеп утыргач, автобус та юлга кузгалды.

Слет бик кызык һәм кызу булды. Сыер саву аппаратларын җыю, сыерларның җиленнәренә массаж ясау, саву, һәм тагын дистәләгән төр ярышлар, ниһаять артта калды. Хәйрия чынлап та сынатмады, район күләмендәге иң уңган утыз биш сыер савучы арасында икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында тагын бер кызыклы хәл булып алды. Тантананы алып баручы егет, әйдәгез, алдынгы сыер савучылар арасында матурлык конкурсы да уздырабыз, диюгә, барысы да, давай,давай, әйдәгез, безнең урамда да бәйрәм булсын әле дип күтәреп алдылар. Ачык сайлау юлы белән матурлык конкурсы пьедесталының иң югары баскычына Хәйрияне менгезделәр. Министрлыктан килгән кунаклар да, районның барлык җитәкчеләре, алдынгы хезмәткәрләре шау- гөр килеп кул чапты. Ул арада башкала телевидениесе журналисты чабып килеп җитте һәм Хәйриядән интервью ала да башлады. Җирле үзидарә җитәкчесе моның хәтлесен көтмәгән иде, куркуыннан микрофонны Хәйрия кулыннан тартып алып үзе сөйләмәкче булды.

-Абзый, туктагыз! Хәйрия ханым бик матур итеп сөйли. Бүлдермәгез. И вообще, монда ул җиңүче, сез түгел, дип, рәисне кысрыклап чыгарды.

Слет беткәч, бик матур итеп сабантуй бәйрәме оештырылды. Авылдашларын шаккаттырып, Хәйрия вальс та әйләнде, биеде, җырлады. Балалар йортында өйрәнгән  һөнәрләре онытылмаган икән, ул, чын- чынлап бу бәйрәмнең йолдызы булды.

Кичкә таба  хуҗадан сорап, район үзәгенә юл тотты. Кызының хатлары буенча, кайда яшәгәнлеген белә иде, адрес язылган кәгазь белән ул йортка бик тиз барып җитте. Ләкин кызы больницада ята дигәч, аптырап калды.

-Мин каян белим? Сохранениедә бугай ул, - диде квартира хуҗасы.- Сезгә кызыгыз өчен икенче квартира эзләргә кирәк булыр. Мин бала белән квартирантлар тотмыйм.

Хәйрия, егылып китмәс өчен ишеккә чак тотынып калды.

-Гөлнария авырлы мени?!

-Сез кызның анасымы чынлап та?! Как сезгә оят түгел! Кызыгызның нинди хәлдә икәнен дә белмисезмени?! Уф, Аллакаем!

Хуҗабикә ярсый-ярсый чәпчеде дә, арып талып болдырга утырды.

-Короче, менә сезгә больницаның адресы. Кызыгызны күрәсегез килсә, шунда йөгерегез.

Хәйрия рәхмәт әйтеп, кызы янына больницага чапты. Сулуы кабып, килеп җиткәндә, больницада көндезге ял сәгате бетәргә ярты сәгать бар иде әле. Аптыраган ана, тәрәзәләргә карап, кызыым, Гөлнария, дип кычкырды. Шул вакыт бер тәрәзәдә аның йөрәк парәсе пәйдә булды. Хәйрия, кызын күреп алуга елап та җибәрде .

-Гөлнария, балакаем! Ни булды синең белән? Кем ул сине мыскыл итүче? Әйт миңа, әйт. Мин ул кешенең бугазына ябышачакмын. Кемнән бала алып кайтырга җыенасың, кызым?

Гөлнария дәшмәде, иреннәре канаганчы  тешен кысып түзде. Шул минутта йөгереп чыгып әнисенең кочагына ташланасы, аның күкрәгенә ятып елыйсы килде.

-Әни бар да яхшы. Минем егетем бар. Тиздән өйләнешәчәкбез. Син бер дә кайгырма минем өчен. Мин сиңа әйттем бит, минем тормышым синеке кебек булмаячак, дип.

- Ә укуың, кызым? Укуыңны ташладың мени?

-Юк, әни, ташламадым. Бер елга академик ял алдым. Киләсе елга укуымны дәвам итәчәкмен. Кайгырма да, интегеп килеп тә йөрмә. Мин, без синең янга үзебез кайтырбыз. Менә әйтте, диярсең. Өчәүләшеп кайтып җитәрбез әле. Әни, мин процедураларга китәм. Пока,әни,сау бул.

Гөлнария тәрәзәдә юк булды. Хәйрия,  авыр сулап, башын аска иеп, автобус көтеп торырга тиешле урынга юнәлде. 

Җиңү шатлыгы да, бәйрәм тантанасы да аның өчен сүнде.

Район үзәгендә җиңү яулавын авыл гайбәтчеләре кырыкка төрләндереп, Хәйриягә бер булмаган гаеп, яла яктылар.

-Уйнашчы! Азгын! Ирләребезне бозып бетерде бит инде. Авылдан куарга кирәк аны. 

-Өстеннән пыркарурга жалу язарга кирәк.

-Үзебезнең силсәвит нәрсә карый. Гел шул Хәйрияне мактап туялмый. Төнне шуның янында уздыра торгандыр әле.

Хәйриягә эшкә барса да, кибеткә керсә дә кырын карап, ачыктан- ачык бәйләнүчеләр дә көннән- көн кубәйде.

***

Алдады Гөлнария анасын. Юк иде бит аның бер кеме дә. Башта, әллә Гүзәл әйткәнчә, баланы төшертимме, дип уйлап йөрде. Табибка баргач, анысы, беренче авырыңа аборт ясасаң, гомергә дә башка бала таба алмаска мөмкин, дигәч кире уйлады. Ул тегесен- монысын уйлап йөргән арада, йөрәк астындагы яралгы нәни тәпиләре белән тибенеп, әй, мине онытма, мин монда, дигән сыман, хәбәр салды. Шуннан соң баланы юкка чыгару турында башка уйлап та карамады Гөлнария. Палатадагы булачак яшь әниләр аны аңлый алмады, ирсез тапкан бала бәхетсез була, яшь гомереңне әрәм итәсең, дип йөрәгенә тоз сипте. Бала табарга санаулы көннәрендә калгач, тудыру йорты баш табибы үз кабинетына чакырып алды.

-Гөлнария, синең срогың якынлашты бит. Әмма мине, табиб буларак, синең дә, баланың да киләчәге бик борчый. Әйт әле, баланы син кайда алып кайтырга җыенасың? Фатир хуҗаң риза түгел, бала белән квартирада тотарга. Укуыңнан ял алгансың. Стипендия дә алмыйсың. Нинди акчага һәм ничек яшәмәкче буласың?

- Белмим шул әле. Бәлкем хуҗабикә баланы кызганып, куып чыгармас.- Гөлнариянең күзләре яшь белән тулды.

Табибә аның янына күчеп утырды, иңнәреннән кочты.- Минем сиңа бер тәкьдимем бар. - Гөлнария өмет тулы күзләрен табибка төбәде.

-Син бик яшь әле. Организмың таушалмаган, сау- сәламәт. Бәлкем сиңа баланы монда калдырыргадыр?

Гөлнария куркынып, корсагын кочаклап, сикереп торды.

-Юк,юк. Беркемгә дә баламны бирмим.

-Молодец,Гөлнария! Чын ана шундый булырга тиеш. - Табибә тагын тавышын әкренәйтте.- Утыр, утыр, курыкма. Минем үз балаларым бар. Сине һәм балаңны кызганып әйтүем. Ягьни вакытлыча. Торыр урын тапканчы, эшкә кергәнче генә.

- Кечкенә балалар,Гөлнария, бик тиз чир эләктерәләр,  эчләре я китә, я киресенчә, ката. Төннәр буена елап, йоклый алмый интегеп чыгалар. Бала үстерү бик авыр һәм бик күп чыгымнар таләп итә. Син бик акыллы кыз. Просто язмыш синең белән уйнаган. Әле тормышка чыгып матур матур кызлар малайлар табып үстерерсең. Мин сиңа киңәш кенә бирдем. Бар инде палатаңа кереп ял ит, үзең ничек әйтәсең шулай булыр.

ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас