-Әнекәем,Гөлнария синме соң бу?
Гөлнария шаккатып, аптырап , җавапсыз калды. Таныш түгел кеше, Гөлнарияне белә булып чыкты бит!
-Голнария, дим. Танымадыңмы әллә? Бу бит мин, Гүзәл! Классташың, дус кызың Гүзәл!
-Гүзәл? Гафу ит, дустым! Чынлап танымадым. Телефон аша реклама биреп туйдырдылар инде, чистый! Как говорится, сколько лет, сколько зим. Ничә ел инде безнең курешмәгәнгә? О, боже! - Гөлнария эченнән генә узган елларны санап чыгарды. - Егерме ел узган.
-Әйе, Гөлнария, сиңа шалтыратуымның сәбәбе дә менә шул мәктәп турында. Сине мин Бразилия сериалларындагы геройларны эзләгән кебек эзләдем. Мәктәпне тәмамлагач әле классташлар аша тегесен-монысын ишеткәләдек. Ә аннары син суга төшкәндәй юкка чыктың.
-И, Гүзәл тормышым болганчык сулы тау елгасы кебек булды инде минем. Бер ярсып тулыша, бер тыны чыккан туп кебек пышкылдамый да.
-Дускаем, язмышлар, тормышлар турында очрашкач сөйләшербез. Сабан туена классташларның егерме елдан соңгы очрашуын билгеләдек. Исән булганнар барысы да кайтабыз дип, ризалык бирделәр. Ниһаять, синең дә койрыкны тоттык. Юк, дигәнеңне ишетмәячәкмен,белеп тор. Хәзер без сине таптык инде, ычкына алмассың. Гүзәл кеткелдәп көлеп куйды.-Ачуланма, дустым! Гомеребезнең яртысын уздык, балачакны, яшьлек елларын искә алып бер рәхәтләнеп сөйләшергә утырырбыз.
-Дускаем, белмим шул. Тәгаен генә әйтә алмыйм. Ә кайтып булмаса?
-Ул вакытта без сине барып алачакбыз, аяк- кулыңны бәйләп, машинага төяп алып кайтачакбыз!
-Ярар, ярар, Гүзәл! Уговорила! Тырышырмын. Чесслово!
-Авыртмас башка тимер тарак! Чүп өстенә чүмәлә, сез генә кирәк идегез миңа хәзер!- Гөлнария ачу белән кулындагы телефонын диванга алып атты, өстенә шапылдап телефон килеп төшкәч, мыр- мыр килеп гырлап йоклап ятучы бохар песие куркуыннан кухня ягына чыгып чапты.- Кайсы тапты икән минем телефон номерын. Юкса, бар социаль челтәрләрдә мин чит исем белән теркәлдем бит. Уфф, бөтен планнарымны җимерде бит әле болар.
Гөлнария урта мәктәпне тәмамлап чыга белән район үзәгендәге медицина училищесына укырга керде. Билгеләде өч белән дүрт арасында булса да, конкурс аша да үтте. Әллә артык нык чибәрлеге , әллә артык нык чаялыгы ярдәм итте, белмәссең. Сигезенче класска хәтле башка кызлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган ни арты, ни алды дигәндәй, какча гына гәүдәле кыз, ямьсез бөҗәктән матур күбәләк хасил булган кебек, матурайды . Гәүдәсе түгәрәкләнде, тулышып пешкән алма кебек күкрәкләр баш төртте, өзелеп чыгардай нечкә бил, ат-атларын күзләрен кылый калдыра торган арт сан, нечкә озын аяклар, дулкынланып торган чәч, шулар өстенә елмайганда бит очлары да чокырланып торганын өстәсәң, бер кашык су белән йотып җибәрә торган сылуга әйләнде дә куйды. Өлкән класс малайлары гына түгел, укытучы абыйлары да гашыйк булды бугай аңа. Һәр укытучы абый аны кичекмәстән такта янына чыгаруны, аңа тактада өстәмә эш эшләтүне кирәк дип тапты. Аның тактага акбур белән язуын, яисә идәнгә төшкән такта сөрткечне иелеп алуын класстагы малайлар селәгәйләрен агыза-агыза, тамак төбенә менеп җиткән төерләрен йота- йорт, минутларны санап күзәттеләр. Алар гына түгел, укытучы да нәкъ шул минутларны көтә иде төсле. Гөлнария козырь картасы үз кулуында булуын бик тиз аңлады. Дәресләргә әзерлексез килсә, дәрес башланыр алдыннан гел такта, укытучы өстәле тирәсендә чуала башлады, шулай итеп, үз мәаере белән укытучының миен томалады. Тәнәфестә классташ малайлар ишектән этешеп- төртешеп чыгып, тизрәк ишекнең тышкы ягына тезелеп басырга тырышалар иде. Өлгереп килә торган кызкайларның йомраеп килүче алмаларына кулларын тидереп алу максаты белән чыгып басулары инде. Башка классташ кызлар малай- шалай кулы тигезмәс өчен җаннарын бирергә әзер булса, Гөлнария монда да демократия ясады. Нулевой размерлы күкрәкләрен калкытып, җилкәләрен артка каерып, менә күрегез, ашалмыйлар алар,дигән кебек, тәкәббер генә ишек аша чыгып, малайларга бәхетле мизгелләр бүләк итә иде. Аның бу сәер холкын, кызлар яратмады, хәтта күп классташы аннан бөтенләй читләште. Унынчыда инде Гөлнария физкультура дәресе алып баручы Василий абыйсына үзе дә гашыйк булды. Гөлнариядән 4- 5 яшькә генә зуррак укытучының мускуллардан гына торган тәне, авылдагы бар хатын- кызның да төшенә кергэндер, корсактагы "квадрат" мускуллары да футболкасы аркылы хатын-кызны ымсындыра торган. Гимнастика белән ныклап шөгылләнәсем килә,дип Гөлнария баштагы мәлне укытучысының дәресләре беткәнен я чишенү залында, я мәктәпнең идән юучылары бүлмәсендә көтте. Бары тик Василийның дәресләре беткәч кенә спортзалга кереп, брусларда атынды, "кәҗә", "ат" спорт инвентарьлары аша сикерде. "Мостик" ясаганда, чытлыкланып, ой, абый, егылам, ой, ой, дип һаман саен Василийны сынады. Шартлап өзелде укытучының сабыр чылбыры - шулай " мостмк" ясап әвәрә килгәндә, кызны биленнән тоткан килеш иреннәре Гөлнариянең иреннәренә үрелде. Кыз үзе дә сизмәстән, Василийны ике куллап муеныннан кочып алды, укытучы белән Гөлнария матрас өстенә тәгәрәде. Кайнар терекөмеш кебек кызышкан тәннәр үзенекен эшләде. Егет тә тыела алмады, кыз да каршылык күрсәтмәде. Тып- тын калган мәктәпне бинасының спорт бүлмәсендә кеше барлыгын искәрмәгән төнге каравылчы боларны күргәч аптырап китте.
-Ә сез нишләп йорисез анда төн уртасында, диде, үзенең урынсыз соравыннан үзе кыенсынып китте. Чынлап та, яшь кеше ни эшләмәс үзенең эш бүлмәсендә, ай-һай, бу яшьләрне, дип артларыннан башын чайкап калды.
Шул төннән башлап, Гөлнарияне Василий өенә хәтле озатып куя торган булды. Гөлнария хәзер инде үзен классташлары алдында гына түгел, авыл яшьләрне каршында да өстен тотарга тырышты . Төрле бердәнбер кайтасы, иртәнге өчтәме, Гөлнариянең анасы өчен барыбер иде. Тамагы тук, өсте бөтен, мин аны бәйдә тота алмыйм, дип кенә җаваплый иде, кызының ирләр белән артык иркен тотуына ишарәләүчеләрне. Уеннан уймак чыга дигәннәре хак булып чыкты, баштагы мәлне Василий бик сак кыланса да, тора- бара саклануны кирәк тапмады, һәм имтиханнарын тапшырып бетергән көнне, Василийга шатланып,
-Василек, минем бик зур серем бар. Сиңа әйтми түзә алмыйм.
-Я, әйтеп кара, сиңа мәктәпне тәмамлады, без котылдык , дип медаль бирәләрме әллә?
-Әй, юләркәем минем! Пычагымамы миңа аттестаты, чурту! Син, алмакаем, тиздән әти булачаксың!
Гөлнария Василийга сыешып бетеп иркәләнергә теләде, әмма Василий бу сүзләрдән, аны гомумән, танымаган кебек, этеп җибәрде.
-Нәрсәә?! Нинди бала тагын? Син әллә совсем ычкындыңмы? Дурочка! Иртәгә үк сыпыртасың больницага! Аборт ясатасың. Уз теләгең белән ясатмасаң, мин белермен нәрсә эшләргә икәнен. Өстерәлчек! Үзе ябышып йөрде дә, имеш авырлы! Кемнән икәнен кем дәлилли ала? Мужыт син әллә кемнәр белән йоклап йөргәнсеңдер?!
Бу сүзләрне ишетүгә, Гөлнариягә әллә нәрсә булды, күңеле болганып,укшый башлады.
-Фу, противная. Бар анаң янына. Ишетсен колагың, берәрсенә ычкындырып кына кара, миннән авырлы дип.
Василий кыз яныннан кырт борылып, үз юлы белән китеп барды.
Василий Казан дәүләт педагогик институтын тәмамлагач, башта Әлмәт районында физкультура һәм технология предметларын алып барды. Шәһәр мәктәбендә укучылар саны да күп, укытучыларга таләпләр дә югарырак, ә акчасы авыл мәктәбендәге кебек икәнен аңлагач, район белем үзәгендә кереп, үзен Татарстанның ерак бер районындагы авыл мәктәбенә күчерүләрен сорады. Авыл мәктәпләрендә укытучыларга кытлык, бигрәк тә югары уку йортын тәмамлаучыларга. Шулай итеп, ул ике куянның да койрыгын тотты. Авыл мәктәбенә кайткан укытучыларга өстәмә акча түлиләр, торак белән тәэмин итәләр, укучылар саны бермә- бер ким, таләпләренең ул кадәр каты түгел. Василий спорт залына авыл яшьләрен тартып, алар белән төрле группалар ачып җибәрде. Районда аның бу башлангычын да бик хуп күрделәр, җыелышларда аның фамилиясе ешрак телгә алына башлады. Хәтта бер җыелыштан соң район түрәсе, яшь кадрларны без күз алмасы кебек саклыйбыз. Синең активлыгың барыбызга да үрнәк. Әйдә, матур гына итеп, гаилә корып җибәр. Болай яхшы гына эшләсәң, район мәгариф бүлегенә белгеч итеп күчерергә тәкъдим итәрбез. Торак урынын да район үзәгеннән карарга кирәк булыр, дип, дусларча җилкәсеннән кочаклады.
-Инде эш пешә дигәндә генә бу бәйләнчек кыз каян килеп чыкты? Үзе кереп ятты бит минем аска. Ник кирәк булды мин җүләргә ул кызны гимнастикага өйрәту. Хәер, ул гимнастика дигәне отмазка гына булды бит. Әгәр дә минем укучы кыз белән әвәләнгәнне районда белсәләр, эштән куачаклар. Алай гына да түгел, балиг булмаган дип утыртып куярга да күп сорамаслар.- Василий яши торган бүлмәсенә кайткач та тынычлана алмады. Төн буе диярлек шыгырдык идән такталарын таптады. Хуҗабикә апа да квартирантының бу хәленә бик сәерсенде, тик сорарга кыймады. Ничек сорыйм инде, ул кем дә, мин кем, дип уйлап, үз бүлмәсендә караватта әйләнде дә тулганды.
Иртәнге якта, Василий Гөлнария белән очрашып, гафу үтенергә, яңадан йөри башлаган кебек кыланырга, шуннан ничек тә хәйләләп үзенә больницага алып барырга кирәк дигән фикергә килде.
-Ул чәчбине хәзер бер минутка да күзәтүсез калдырырга ярамый. Теленә нәрсә килә шуны лыгырдап йөрер. Аннары Казанга алып китәм дип ышандырырмын.
Иртүк, туйга әзерләнгән кебек, зәвык белән киенеп, хуҗабикәнең ал бакчасыннан пион чәчәкләрен өзеп, Гөлнария янына китте. Кызның әнисе, мин аны синең белән дип уйлаган идем. Кая булырга тиеш ул? Вәйт, сабакы, дип кызын сүгеп атты. - Василий Иваныч, сез аны каты тотыгыз инде. Иярдән чыгып китмәсен. Мин ни, мин бит җиңә алмыйм аны, тизрәк өйләнешегез инде.
Василий, эченнән генә, юкәдә икән чипләвек, дип уйласа да, тыштан берни сиздермәде.
-Төн буена бергә булдык. Төне нинди бит аның, өйгә керәсе дә килми. Ул иптәш кызлары белән чишмә буена төшеп кайтабыз. Иртәнге саф суны эчәсебез килә дигән иде. Ярар, мин дә шул якка барыйм әле.
Василийның эчен корт кимерә башлады.
Кая булырга мөмкин ул кыз. Катырак әйтеп ташладым шул. Кем белгән аның шундый киребеткән икәнен. Өенә кайтып ятса, ни була инде. Ә милициягә хәбәр иткән булса,Аллам сакласын. Шул мизгелдә үзен барлык авыл халкы алдында кулларын артка каерып богаулап милиция машинасына утыртып алып китүләре күз алдына килде дә тәне эсселе-суыклы булып куырылып алды. Кая барырга белмичә, чишмә ягына атлады. Бераз баргач, авыл кешеләре каршында иртә таңда берүзе чишмә янында йөрүе сәер тоелачагын аңлап, кире авылга таба атлады. Урам чатына җиткәч, бәлкем чынлап та Гөлнария чишмә янында балавыз сыгып утырадыр, дип тагын чишмәгә таба атлады. Бераз баргач, ни пычагымамы миңа бу чәчәкләр дип, пионнарын юл читендә үскән кычытканнар арасына томырды. Кычытканлыкта сайраучы кош куркып, пырхылдап икенче якка очып китте. Ул арада, якындагы куаклыкка кунаклаган саескан, кеше барлыгын белгертеп, бертуктаусыз тыкылдый башлады. Василий тагын сукмакта туктап калды. Башта әкрен генә Гөлнария дип пышылдады, аннары кыюланып, Гөлнария дип кычкырды. Тик тавышы тирә- яктагы куаклыкларны барлады да, кайтаваз булып үзенә кайтты.
Чишмә челтерәве ишетелә башлагач, адымнарын кызулатты, аннары бөтенләй йөгереп чишмә янына төшеп җитте. Юк иде монда Гөлнария.
-Ну дурак инде мин! Каян килеп Гөлнария монда булырга тиеш? Үз ялганыма үзем ышанып килдем.
Шулай да чишмә янындагы куакларны әйләнеп чыкты. Як- ягына каранып, аптырап басып торганнан соң, тагын сукмак буйлап авыл ягына атлады. Кияү егете мени, өр- яңа туфлиләремне кигән булдым. Карар җире дә калмады, галуш өстерәп барган булсам да ярый иде ул бестолковый кыз янына.
Үзен- үзе сүгә сүгә бу юлы инде мәктәп ягына атлады. Тик кибет тирәсендә дә, мәктәптә дә Гөлнария юк иде. Әйтерсең дә төн чыкканчы кызны җир йотты. Василий тәмам аптырашта калды. Ары- бире йөреп тирләп чыкты, синтетик тукымадан тегелгән күлмәге келәй белән ябештергән сыман тәненә сылашты. Әллә куркудан, әллә кайгырудан аңа һава җитми кебек тоелды. Эчтән генә Гөлнариянең классташ кызларын барлады, тик араларында бер генә дус кызын да күрмәде. Хәер, Гүзәл исемле кыз белән аралашалар иде бит алар. Менә кемдә качып ята ул! - Василий каршысына очраган укытучылар белән исәнләшергә дә онытып, арт ягына учак яккандай, Гүзәлләргә таба йөгерде. Малларын көтүгә озатканнан соң ишек алларын себереп йөрүче Гүзәлнең әтисен күргәч, ни дияргә белми, аптырап,
-Исәнмесез. Хәерле иртә. Э-ээ, Гөл, әй, гафу итегез, Гүзәл бит әле. Әйе Гүзәл өйдәме? Аңа тиз генә мәктәпкә килергә куштылар. Ә, әйтергә онытып торам иптәш кызы Гөлнария белән.
- Гөлнарияне өеннән барып алырга диделәрмени? Нишләп, ул кыз үзе бара алмый әллә?
Үзенә кирәкле җавапны ишеткәч, Василий чистый аптырашта калды. - Димәк, Гүзәлләрдә кунмаган.Кая олакты икән, ә, дип тагын мәктәпкә китте. Директорның һәркөн иртән уздыра торган " пятиминуткасы" инде беткән, коридорда җыелышып басып торучы укытучылар дәррәү аңа таба борылдылар. Бу хәлне күругә, Василий янә, беттем, барысы да белә икән минем хәлне дип уйлады. Йөзенә нык тырышып ясалма елмаю чыгарды.
-Хәерле җәйге иртә белән барыгызны да, коллегалар! Будильникны куярга
онытканмын, гафу, соңга калдым. Нинди яңалыклар бүгенгә?
-Авылның бар яңалыгын син беләсен инде, дигән җавап ишетермен дип уйламаган Василийның тавышы кинәт бетте, җилкәләре салынып төште.
-Мин гаепле түгел. Ул үзе бит. Мин… Мин…
Василийның мондый халәтен аңламаган укытучылар бер- берсенә карашып, җилкә сикертте. Василий, барыбер утыртачаклар, дип, гаебен танып гариза язарга дип директор кабинетының ишеген шакыды.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова