– Яратам, яратам, яратам!
– Мин дә яратам! Тик сөюебез гомерлек булса иде...
– Булыр иркәм. Ышан миңа! Җил-яңгырлардан өшетмәм, чит-ятлардан сүз тидертмәм...
Ышандым! Сөюемне генә түгел, җанымны, тәнемне, гомеремне сиңа багышладым. Кешеләр сокланырлык тату гаилә булып яши башладык. Мәхәббәт җимешләребез итеп, сиңа охшаган – ул, ә ике елдан, үземнең дәвамым булган кыз бүләк иттем сиңа.. Кулыңнан килмәгән эш юк: үз оябыз булсын дип, тырышып, бәләкәйрәк булсада өй салдык. Бәхетле идек. Бәхетле...
Җил-давыл түгел-синең күңел салкынлыгы мине өшетә, чит-ятларның сүзе түгел – синең нахак сүзләрең җанымны телә. Кай вакытта арабыздан язмышның ачы җиле үтте дә, кара мәче тормыш юлыбызны кисте. Аракы белән дуслыгың кайчан башланды соң? Капкалап кайта башлагач, минем ризасызлыгымны күреп: "Арыганлыкны гына бетерергә иптәшләр белән бераз йоттык инде, ачуланма матурым!" – дип, күңелемне юатсаң да, шикләнүем юкка булмаган икән. Җайлап кына "ак башлы, ак алъяпкычлы еланбикә" йөрәгеңнән мине куды, ә син аның теле белән сөйли башладың... Уф, ничек кенә сине аның коллыгыннан тартып алыйм икән? Шул аракы кулларыңны да озайта – күгәргән урыннарным уңалып өлгерми, яңалары өстәлә. Иртәгәсен үкенәсең дә бит, гафү дә үтенәсең. Тәүбәгә дә киләсең. Тик тукран анты гына шул! Туктый алмыйсың. Балаларыбызны уйла, курка, читләшә башладылар бит үзеңннән... Тагын төн җитте. Димәк, бүген дә син..."
Капканың шапылдап ачылып-ябылуы, ачы сүгенү аның уйларын бүлде. Ире ишекне типкәли башлаганчы, хатын келәне ачып куйды. Балаларны гына уята күрмәсен дип, аш бүлмәсе ягына чыгып, суынырга өлгергән ашны җылытырга куйды. Ишектән керә керештән үк "Мин ач, ашат мине, анаңны..." дигән сүз инде күптән ирнең пароленә әйләнгән иде. Тик бу юлы ул үзгәргән булып чыкты. "Кы-ы-зы-ы-к! Өй ишеге ачык! Ни өчен!? Па-та-му-што сөяркә артыннан ишек бикләргә хәлең калмаган! Сөйрәлчек! Әйтәм, миннән качып, балаларың янына ятасың. Аңлашылды, мине алкаштан салдырып, үзең башкалар астындасыңмы?"
Хатын аклануның да, сүз эндәшеп торуның да кирәге юк икәнен белә. Шуңа иренең гаепләүләрен тыңлый-тыңлый, ашарга салды да, инде уянып, куркышып, мыш-мыш елаган балалары янына ашыкты. Тизрәк яннарына ятуны хуп күрде. Белә, балалар янында бик тузынмас. Чынлап та, ир тамак туйдырып, мыгырдана-мыгырдана, җәелгән урын-җиргә килеп ауды. Тиздән хырлап йоклап та китте. Ә хатын Аллаһыдан үзенә сабырлык, ә иренең тәүбәгә килеп, эчүен ташлавын ялварып, таң алдыннан гына йоклап китте.
Алдан ачып куелган келә гыйлләсе көннән-көн зуррак гауга чыгаруга сәбәпче булды. Җитмәсә ир, шешәдәшләренә дә чишелеп китеп, кайтуына ишекнең биксез булуын әйтеп салды. Ялкын өстенә керосин сипкәндәй, "дуслар" төрле яктан откы тыгарга тырыштылар... Балаларны уянуларыннан курчалап, иренә алдан ачып куйган ишек келәсенең төзәтә алмас бәлагә китерәсе алда иде әле.
...Ул көнне баш төзәтергә бер кайда да җай чыкмады. Чәчү тәмамланды, шешәгә алыштырыр орлык игене калмады. Кичә күбрәк булган, баш чатный, махмырга калдырыла торган запас та кичтән эчелгән икән... Нишләргә? Кайда барып сугылырга? "Дуслар"ның башына шәп фикер килде: кармакларын алып, елга буена киттеләр. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, балык эләгеп торды. Елга белән авыл арасын чиратлап таптадылар – теге "төнлә туган" нәрсәгә авылда бик теләп балык алыштырдылар. Шулай итеп, кәсеп уңды...
Төн карасы җиргә җәелгәндә генә уянып өенә таба юл алды ир. Шешәдәш дусларының бер үзен елга буенда калдырып китүләреннән бигрәк, эчәргә калдырмаганнарына җен ачуы кабара барды. Йорт капкасын ачканда инде эчтәге ачу гайрәтле гыйфритка әйләнгән иде. Күзенә ак-кара күренмәгән ир, ишек ачырга чыккан хатынын озын толымнарыннан алып, өйгә сөйрәп дигәндәй кертте дә "сак булырга өйрәндеңме, ишек бикләп өлгердеңме? Я, бүген кем белән... минем башымнан көлдең", – дип, корсагына тибеп җибәрде. Хатын бөгелеп төште. Балаларның елавы ирнең гайрәтен генә арттырды. "Инәгезнең уйнаштан туган этләре, хәзер мин сезне!..." – дип, йодрыгын төйнәп, алпан-тилпән басып, балаларга якынайды. Моны көтмәгән хатын, бар көчен җыеп, ирен этеп җибәрде. Ә ул бераз чайкалып торды да чигәсе белән өстәл читенә бәрелеп, гөрселдәп идәнгә ауды һәм тынып калды... Өйдә авыр тынлык урнашты.
"Үтердем!... Нишләргә?... Күршеләргә кереп әйтим, аңлатыйм. Каравыл өенә барып, телефоннан "Ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк!" Ишек тоткасына тотынган иде... "Тукта, утыртып куйсалар, балаларым кая барыр?... Юк! Юк!" Хатын тиз генә үзен кулга алды. "Балалар, әйдәгез ятыйк. Әнә әтиегез дә йоклап китте. Чү, еламагыз, уятып куюыгыз бар. Йоклагыз!"
Өйдәге тынлыкны йөрәгенең дөп-дөп тибүе генә боза иде. Балалар йоклап китте. Иренең һаман кыймшанмыйча ятуы шик калдырмады. "Ү-тер-дем! Ү-тер-дем!" – дип типте йөрәге. Озак кына уйланып торды да, кискен бер карарга килеп, ирнең авыр гәүдәсен тышка сөйрәп чыгарды һәм кар базының капкачын ачып, ирне шунда ыргытты. Җирне ишүе авыр булмады, ярымҗимерек иде инде кар базы. Юнәтергә кушкач, ире "яңаны казырга кирәк монысының рәте киткән"дип кенә җаваплады ул чакта...
Ирнең югалуы яшен тизлегендәй таралды авылга. Милиция хезмәткәрләре дә килеп җитте. Шешәдәш дуслары көне буе елга буенда балык тотулары, аның исереп шунда ятып калуын өзек-өзек булса да аңлата алдылар. Алардан чак кына читтәрәк балык кармаклаган малай-шалай да шул ук сүзләрне сөйләде. Яр буенда балык шөшләгән учак урыны, күпме эчелүен исбатлап тәгәрәп яткан буш шешәләрнең монда бик шәп "мәҗлес" үткәрелүен көн кебек ачыклый иде. Аннан да бигрәк кармагы һәм итекләре табылу ирнең суга батуын дәлилләрлек нәрсәләр булды.
Елгадан чылбыр булып тезелеп тә эзләделәр. Ипи дә салып карадылар (ипине суга салсаң, батып үлгән мәет турында туктап кала дигән ырым бар). Тик гәүдә табылмады, ипи кисәге дә агып китте. Көндә исерек йөргән, хатыннын да күп җәфалаган ирне милиционерларның да артыгын төпченеп, эзләп җәфаланасы килмәде. Баткан булса, өч көннән калкып чыгар әле, әгәр агым алып китмәгән булса, диештеләр һәм "батып үлгән" дип, протоколга теркәделәр дә кайтып киттеләр. Мулланы алып килеп, шартын китереп, шунда, яр буенда җеназа да укылды. Кадерләп күмәргә гәүдәсе табылмаганга уфтанып, кайгы уртаклаштылар. Уртларын тешләп, чак тыелып торган хатынның халәтен һәркем үзенчә аңлады, һәркем үзенчә юатырга тырышты.
Күңел тынычлыгы югалган, төннәрен саташып, манма тиргә батып уянган, күзләре төпкә батып көннән-көн кибә барган хатынның чыдар әмәле калмады. Иренең кырыгын укытты да, "бар нәрсә аны хәтерләтә" дигән булып, очсыз гына хакка йорт-җирен сатып, күз күргән якка чыгып китте. Ерак районнарның берсендә бәләкәй генә авылга килеп, савымчы булып эшли башлады. Колхоз, хакын җайлап түләсәң, үзеңә калыр дип, өй бирде.
Тик авылдан, җинаять урыныннан качу белән, үзеңнән качып буламыни! Беркем белән аралашмады, ачылып китеп сөйләшмәде, үз эченә бикләнеп, балаларын сөеп, артык сүз ычкындырырга куркып яшәде. Әтиләрен сораган балаларына "әтиегез балыкка киткән иде бит, шуннан кайтмады" дип әйтер булды. Өйдә булган выкыйганы да, төшегездә күргәнсездер дип, башларына сеңдерергә тырышты. Тора-бара алар чыннан да моңа үзләре дә ышандылар һәм әниләреннән башкача сорашмый башладылар.
Эш белән алты ел үткәне сизелмәде, тик җанга тынычлык табылмады, саташулар кимемәде. Көндезләрен иренең шәүләсен күргәндәй була иде. Әллә, кайтып, дөресен сөйлим микән дип талпынса, берсе – бишенче, икенчесе өченче сыйныфта укыган балаларын уйлап, "җинаятче балалары" мөһере сугылудан куркып, тыелып кала иде. Үз-үзенә кул салудан да шул балалар хакы алып калды.
Колхоз биргән өйгә дә җайлап хак түләнеп бетте, мал абзары салып үз хуҗалыкларын да тергезеп җибәрде, мунча салды.
Әй, мунча дигәндәй, кая ягып җибәрим әле. Туган көнем бит бүген. Сирпелеп, көзгегә карады. Тик аннан үз яшеннән күпкә олы хатын карап тора иде. Иртәгәгә ял да сорадым. Балаларга да тәм-том әзерләрмен. Эш тә эш дип көнем үтә, бер кинәнеп сөйләшеп утырганыбыз юк. Шундый уйлар белән мунча ягыйм дип керсә, мунча миче бер яктан ишелеп төшкән икән. Бер ниятләгәч, якмый булмас. Үзем дә төзәтеп куярлык. Соңрак, күршегә әйтеп, яңаны чыгарттырырмын әле.
Җитез хәрәкәтләр белән чиләкләрен көянтәгә элеп, кулына көрәк тотып, җиңел генә атлап балчыкка китте. Карале, бүген ни булды: кычкырып көләсе, бар дөньяны яңгыратып җырлыйсы килә! Кайчан соң әле аның белән шулай булган иде?! Ә-ә-ә! Нурланы "Яратам!" дип кочагына кысып, тәүге тапкыр үпкән көнне ул шулай канатланып кайткан иде апасы янына. Апасына сөйләгәч: "Кит инде, сеңлем, үзебез кебек ятимне тапкансың. Хас без инде менә: Нурланыңның да әтисе сугышта, әнисе ачлыктан үлгән. Аркалы кеше эзләргә кирәк иде", – диюенә ул: "Аркасы бар аның, аркасыз кеше буламыни", – дип көлде.
Әнә балчык чокыры. Капыл йөрәген курку басты. Балчык чокыры авызын ыржайтып торган диюгә охшаш. Кит инде, бала-чага шикелле юк-бардан шөрләп торам, дип, үзеннән үзе көлде ул. Көянтә-чиләкләрен чирәмгә куеп, чокырга төште. Көрәге белән ипләп кенә балчыкны кырып төшерә башлады. Яртышар чиләк җитәр, алып кайтуы авыр булыр, дип уйлап та өлгермәде, артында кемдер торган кебек булды. Капыл борылган иде, "Нурлан!" – дип кычкырды да, артка чигенде. Көрәк сабы чак эләгеп торган балчык чокырының түбәсенә тиде Һәм гөштердәп хатынның өстенә ишелде.
"Ха-ха-ха! Мине кар базына күмгән идең, миннән котылдым дигән идең. Юк, Нәркәсем! Озак көттем мин, артыңнан калмадым, гел ияреп, һәр адымыңны күзәтеп йөрдем. Мунча мичең дә тиккә генә ишелмәде, минем тырышлык ул. Әйе, миндә дә гаеп бар иде. Мине генә яратканыңны соңлап, үлгәч, аңладым. Шушы ел эчендә бер иргә дә сирпелеп карамадың. Җан газабыңның да көннән-көн авырайганын сиздем. Тик гафу итә алмыйм мин сине. Ул чакта син мине тереләй күмдең: башым өстәл почмагына бәрелгәч, аңымны гына югалткан идем, ә син карап та тормадың... Рәхәтме?! Мин дә, һушыма килгәч, акылдан шаша яздым. Тырмаштым, кычкырырга теләдем, авызыма туфрак тулды. Юк! Мин өстәл почмагына бәрелеп тә, тончыгып та түгел, куркыштан йөрәгем ярылып җан бирдем. Мин кичергәнне үзең дә кичер!..."
Нәркәс элеккечә бер сүз дә дәшми тыңлады да тыңлады. Әллә иренең әйткәннәрен ишетмәдеме? Аңа рәхәт иде. Котылды, таудан да авыр йөктән котылды. Тик балалары гына нишләр?...
Нәркәснең фаҗигале үлеме авыл халкына аяз көнне яшен суккан шикелле тәэсир итте. Һәр сүзен уйлап сөйләгән һәм дә тыйнаклыгы, тырышлыгы белән авылдашларының ихтирамын яулап өлгергән иде ул. Бөтен шартын китереп җирләделәр. Кабер өстендәге кәшәнәгә исем-шәрифләрен, туган-үлгән елларын язып куйгач, авыл халкы "Аһ!" итте. Үз туган көнендә харап булган бит. Аннан да бигрәк Нәркәскә ни бары 35 яшь тулган ләбаса.
Сабыйларны балалар йортына җибәрергә әзерләп йөргәндә Нәркәснең апасы килеп, йорт-җирләрен сатып, акчаны ике бала исеменә саклык банкына салып куйды. "Үзем карыйм, бердәнбер сеңлемнең дәвамы булган балаларны ничек итеп детдомга җибәрим", – дип, елый-елый алып китте туганнарын.
Гайсар белән Гөлкәйнең яңа тормышлары зур гаиләдә башланып китте. Үзенең 8 баласы янына ике сабыйны сыйдырган олы йөрәкле әбиләрен "әни-апа" дип йөртә башладылар. Берьюлы апа, абыйлы булдылар. Күмәк җирдә кайгылары да тизрәк ямалды. Әлбәттә, ире асылынып үлгән әни-апаларына ялгызына авыр, бик авыр булгандыр һәркайсын аякка бастыру.
Рәхмәт аңа, сабыр булды, авыр сүз әйтмәде, үгисетмәде. Күңелләре болай да китек нарасыйларны үз балалары кебек карады. Укуларында да ярдәм итте, Гөлкәйне үзе белгән бар кул эшләренә дә өйрәтте: ир-атка гына түгел хатын-кызга да җитмеш төрле һөнәр белү зарур дияр иде, көлеп.
...Көннәр генә җай үтә. Ә айлары, еллары бигрәк тиз ага икән бу гомернең. Абыйсы Гайсар да мәктәпне тәмамлап, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерде. Уфа шәһәрендәге төзелешләрнең берсендә эш юлын башлаган иде дә, армия хезмәтенә алынды. Сагына Гөлкәй абыйсын, сагына. Якын кешесе ул гына бит. Юк, әни-апасына да, "сеңлекәшебез" дип өзелеп торган апа-абыйларына сүз тидерәсе килүдән түгел. Ни дисәң дә, кан туганы ул гына шул. Абыйсы хәрби бурычын үтәп кайтты. Озаклап хәл җыеп ятмады, үз эшенә кабат урнашты.
Гөлкәй дә унынчы сыйныфны тәмамлагач, озак уйлап тормый, штукатур-малярлыкка укып чыкты. Абыйсы, җитәкчесе белән сөйләшеп, сеңлесен үз оешмаларына алды. Тулай торакта Олеся исемле мари кызы белән бергә яши башладылар, бергә эшкә йөрделәр. Дуслашып та өлгерделәр. Яңа ел бәйрәменә Олеся Гөлкәйне үз авылларына чакырды. Кыз бераз икеләнеп торса да ризалашты. Абыйсы да каршы килмәде, Әни-апага үзем аңлатырмын, диде.
Менә шулай Гөлкәй үзенең егерменче Яңа ел бәйрәмен мари авылында каршы алды. Клубта мари егете Даниил кыздан күзен алмады, бәйрәм беткәнче яныннан китмәде. Төрле конкурсларда да бергә парлашып катнаштылар. Җыр-биюгә дә оста иде егет, татарча да матур сөйләшә. Шуңа күрә Гөлкәйгә вата-җимерә русча сөйләшергә дә туры килмәде. Китәр көнне дә Даниил кызларны, әтисенең атын җигеп, станциягә кадәр китереп куйды. Адресын алып, хат язырмын, юл төшсә килеп тә чыгармын әле, дип озатып калды.
Шулай итеп, арада хатлар йөрде. Бәйрәмнәрдә Даниил Уфага килергә тырышты. Ә ул килә алмаса, сирәкләп булса да Олесяларга кайтканда очраша иделәр. Ике ел шулай үтеп тә китте, ә дуслык олы мәхәббәткә әйләнде. Даниил өйләнешү турында сүз кузгаткач, Гөлкәй аны туганнары белән таныштырырга авылга алып кайтты. Үз милләте булмагач, әни-апам ни әйтер, дип куркуы да юкка булган икән. Даниил барысына да ошады. Туйны көз ясарга булдылар. Авылда шулай инде: җәй печән вакыты, кызу чор; ә көзен бакчадагы җиләк-җимеш үзеңнеке, кош-корт өлгерә. Ни дисәңдә, акча ягынә аз булса да экономия. Саклык кассасындагы акча туй кирәк-яракларына, бирнәлекләр алырга булыр.
Печән әзерләшергә дип, үз исәбенә атна-ун көнгә түләүсез ял алды да, авылга кайтканчы, Даниилын күреп килим дип, поездга утырды. Тиздән бу якларга килен булып төшәчәк. Сөйгәне белән гел бергә булырлар. Эше дә табылыр әле. Һәй, авыл кызына ни дип кайгырасы! Эштән курыкмый ул. Әнисенә, әни-апасына рәхмәт – эшкә өйрәттеләр. Әнием! Күрәсеңме кызыңны? Бәхетлемен дә ул, тик син генә юк янымда. Их, әнием синең белән бер сөйләшеп, серләшеп аласы иде... Уйларга бирелеп юл озынлыгы сизелмәгән дә. Уйлар, уйлар! Җыр кебек сезнең дә озын юлларны кыскартыр көчегез бар икән.
Атна уртасы булу сәбәпле поезддан төшүче бер Гөлкәй генә иде. Уф, Даниилына да хат язып тормады шул. Бәлки, берәй җаен китереп килеп алыр иде. Тәпиләп кенә барасы ара түгел. Юл газабы, гүр газабы инде. Бер иптәш, бер машина юк. Монда торып эш кылып булмас, җәяү булса да атлый торыйм. Попутка очраса утыртыр әле. Ә үзе, ярый әле, юл сумкамны гына алганмын, күчтәнәчне авыл магазиныннан кереп алырмын, дип уйлап куйды.
Әй, мәрхәмәтле кешеләр бар икән ул. "Минск" мотоциклы килеп туктады, Данииллар авылы аша үтә икән. Унике чакрым җиргә җәяүләп кайчан барып җитмәк кирәк, булганына шөкер итеп Гөлкәй мотоциклга утырды. Җәйге йомшак җил чәчләрне тузгыта. Гөлкәй, күзләрен йомып, йөзен җилгә каршы куйды. Тиздән, бик тиздән сөйгәне белән күрешәчәк. Минем кебек ул да сагынгандыр. Минем килүемне белми, күрсә, аптырап китәр әле дип елмаеп куйды кызый.
Мотоциклның капыл борылуына кыз чак егылып төшмәде, күзен ачса, ни күрсен, егетебез урманның тар юлына борылып, бераз барды да шып туктады. "Хәл җыеп алыйк, көне дә нинди шәп", – дип, кызны күтәреп алды һәм җитез хәрәкәт белән җиргә яткырып шашып үбә башлады. Гөлкәй ычкынырга тырышып тарткалаша, боргалана башлады. Тик көчле куллар аны ныграк кысты, авыр гәүдә җиргә сеңдерердәй итеп басты. Күпме баргандыр бу көрәш, белмим. Тик ычкына алмаса, мәсхәрә итәчәк. Ул чагында син кемгә кирәк? Ычкынырга! Ычкынырга? Тик ничек?! Гөлкәй куллары белән җирне капшый башлады. Әһә, нидер тапты. Бар көченә ирнең башына китереп тондырды.