Литература
11 Апреля 2025, 05:00

Ә кулыңда синең сирень иде

(Ахыры). Менә әсәрнең ахыры да якынлашты. Һәр бүлеген көтеп алып, укып баруыгыз, фикерләрегез белән уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Ә кулыңда синең сирень идеӘ кулыңда синең сирень иде
Ә кулыңда синең сирень иде

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Шулааай, Хәким. Аккан сулар ага икән, уф дигәнгә карамый дип .Гомерләр дә узып китте җаным, диде Фәгыйлә әби. Шушы кечкенә өеңә карап гомерләремне уздырдым. Мәхәббәтемне дә үзем белән алып китәрем инде. Ярый балалар табыштылар инде, алмааам. Алар да безнең кебек икесе ике ярда калса, ни хәлләр итеп китәр идең бу дөньялардан...
Тәрәзә пардәләрен тартып куйды да Фәгыйлә әби, намазына кереште.Аннары ике кулын күтәреп, бер Аллахтан дөньяга тынычлык, бар адәмгә бәхет сорады.Альбина белән Айратка саф мәхәббәт.Тик соңыннан гына ,оялып кына үзе хакында да сүз чыгарды.И Аллахы тагәләм,рәхмәт диде ул.Биргәнеңә шөкер итеп яшәдем.Күзләрем күрде, кулларым эшләде.Барсы өчен чиксез рәхмәтләрем булсын.Тик шулай да, бер Аллахым , бу якты дөньялардан киткәнче, Хәкимем белән бер очрашып, сөйләшергә насыйп итсәң иде.Сагыш суларын эчеп яшәсәм дә, мин зарланмыйм.Юк, юуук.Аның исәнлеген белеп яшәдееем, гомер буе карап юанырга өе булды.Куркып торсам да, рәхмәт Аллахым, шул кечкенә нурлы өйне сүтәргә ирек куймадың...
Фәгыйлә әби, тын гына пышылдап ,әәәмин, дип битен сыпырып , җылы итеп киенде дә,песидәй басып ишегалдына чыгып китте.
Иртәнге кояш нурлары белән фәрештәләр кереп хәл белсеннәр әле, дип алкапканы ачып куйды.Аннары әкрен генә уйлый-уйлый урамга чыгып,капка кыегында гөрелдәгән күгәрченнәр тавышын,, сайрар кошлар җырын тыңлап тын калды.Мөгрәп куйган сыер бозау тавышлары, әтәчләрнең кычкыруы язгы таң белән күңелләрне күтәреп, авыл өстенә таралды.
Аллахка шөкер, дип пышылдады Фәгыйлә әби.Аллахка шөкер.Насыйбың булгач, тагын бер язны каршы алам менәә.Гомерләр генә бигрәк тиз уза икән лә ул.Клубта җырлап йөргән чакларым , сөйгәнемнең озатып, шомырт чәчәк бүләк итүләре кичә генә кебек иде бит югыйсә.Артыңа борылып карасаааң, ис акылларың китәр.
Фәгыйлә әби иртәнге саф һаваны тирән итеп сулады да,шау чәчәккә бөре аткан сирень, шомыртларга карап,әнә шулай ерактааа калган яшьлек елларын күзаллады.Сагындыра икән шул үткән еллаар.Күпме якыннарымны озатырга туры килде.Әти әниләрем дә үзәгемне өзеп искә төшәләр.Ахирәтләремнең дә күбесе әнә гүр ияләре..
Капка баганасына сөялеп,Фәгыйләттәй күпме уйлангандыр, иртәнге тынлыкны бозган аяк тавышлары ишетеп , шул якка борылып карады.
Ак әби берара үз күзләренә үзе ышанмыйча торды.Урам аркылы шат елмаеп, үзенә таба атлаган йөрәгенә якын кешесен күреп, йөзе яктырып китте.Шатлыктан күзләренә яшь бөртекләре менеп кунаклады.
-Һай бәбекәем минем, диде ул кулларын җәеп.Һай балакаем.Сине дә сөяр көннәрем килеп җитте бит улыыым.Ничек сагынганымны бер Аллах белә.
-Фәгыйләттәй, ни хәлләрең бар?дип Айрат, яраткан әбисен кочаклап елап җибәрде.Үзен кулга алып, туктарга тырышса да, күз яшьләре үзенә буйсынмады аның.Тозлы яшьләр кочагына сеңгән Фәгыйлә әбинең ак мамык шәленә тып-тып тамып, чал чәчләрен чылаттылар..Фәгыйләттәй үзе дә, башын егетнең киң җилкәсенә куеп, тын гына сулкылдый бирде.Аның да кайнар күз яшьләре, ябык битен пешереп, түбән тәгәрәделәр.
-И, улым, улым.Алты ел буе тәрәзәдән карап, өзелеп көттем бит мин сине балааам.Әле генә кебек иде бит җаным:Әбием булса, мин дә коймак кына ашап ятар идем, име Абина, дип, майга батып мич коймагы ашап утырганыгыз.Зәңгәр бутыйларыңны уңлы-суллы киеп, безгә керергә ашыккан чакларың да кичә генә кебек иде бит алмам.
Әйе, дәү әнием, әйе дип, ниһаять телгә килде Айрат.Мин дә сине җаным тәнем белән сагындым, минем әбием.Ничек сагынмыйм ди инде мин сине , Фагыйләттәй.Ничек сагынмыйм диии.Син назлап үстердең бит мине, әби җаным.Мәктәптән кайтуга үз әбием кебек күреп, чәй эчәргә сезгә йөгерә идем бит.Синең мич коймакларыңның тәмен берни алыштыра алмады дәү әнием.
Фагыйлә әбине бик озак кочагыннан чыгара алмыйча, сөйләде дә сөйләде Айрат.Алты ел буе өзгәләнүен дә, күрергә кергәч Сания апасының борын төбендә ишек бикләп куюын да.Альбинаны сагынып, төннәр буе күктәге чүмеч йолдыз белән сөйләшүен дә сөйләде.Ә алты ел буена җыелган йөрәк яралары тирән иде шул Айратның.
Ярар бәбкәм, ярар .Менә бит , йөри торгач тәки күрештек Айрат, дип Фагыйлә әби, күз яшьләрен сөртте.Сөенечтән елап тор инде, име улым, иии,дип елмайды ул.Бар курыкканым, бабаң белән минем язмышны кабатлавыгыз булды.Ә мәхәббәтеңне югалту ул улым, әйтеп бетермәслек җәза.Моны сөйгәнен югалтканнар, өзелеп сөеп тә кавыша алмый калганнар гына аңлый улым.
Аңлыйм, әбием.Аңлыйм.Бииик яхшы беләм мин бу хисләрне.Альбинадан, мин башка кешене яратам, дигән хат алгач, бүре булып улыйсы килгән чакларым булды.Бозганнардыр, я урлаганнардыр дип уйладым.Менә бер көн туар да, мин сине сагындым дип, килер дип алты елга якын, көн саен көттем.Ышанасыңмы Фәгыйлә әби, көн саен?
Альбина да өзгәләнде бит улым.Ул да синең исем белән генә яшәде.Белмәдек бит Айрат, арагызга елан булып кергәннәрен белмәдек.Ләкин Аллах бар улым.Менә бит дөреслек калкып чыкты.Сөюнең көче аның балам, таулар күчерә.Менә хәзер бер берегезне югалтмагыз инде.Үзегез дә хәзер бала-чактан күптән чыктыгыз.
Әйе шул әби.Үземнең яраткан әни шундый эшкә барыр дип уйлап та карамадым шул.Ни әйтергә дә белмим.
-Ул да балам, начарлыктан эшләмәгәндер инде.Зур кеше кызын алса михнәт күрмәс дип уйлагандыр.Гафу ит син аны Айрат.Артык каты яратудан кайвакыт, әниләр әнә шундый ялгышлар эшләп ата инде .Бу алты ел аерылып торсагыз да,әнә бит тынычлап укып бетердегез.Эшкә өйрәндегез.Зилә кайткач Аллахы бирса, кавышырсыз.Ул да хәзер ялгышын аңлагандыр, каршы килмәс дип уйлыйм.
Әнә шулай аңлашып, ак әби белән Айратның сүзләре бетмәде.Аларның йөзләреннән балкыган нур иртәнге кояш нурлары белән бәйләнеп, дөньяны яктыртты.Тимер чыбыкларга кунган сыерчыклар аларга сәләм биреп,сөенеп сөенеп сызгырдылар...
Бераз елмаеп карашып торганнан соң, Айрат Фәгыйлә әбине култыклап, өенә хәтле озатып куйды да, үзләренә китте.Рәхмәт Фәгыйлә әби, рәхмәт.Көндез керермен әле дип, җиңел хисләр белән капканы япты.
Көндезләрен тагын берничә тапкыр кереп , барсының хәлләрен белеп чыкты Айрат.Аңлаштылар,рәхәтләнеп серләштеләр. Гафу үтенүләр, күз яшьләре дә булмады түгел. Һәм Айрат түземсезләнеп кичне көтә башлады.Альбинасына әйтер сүзләрне кабат кабат йөрәгеннән үткәреп,тәрәзәдән әллә ничә тапкыр Камил абыйларының өенә карады ул.
Һәм менә, язгы кояш үзенең соңгы нурларын сибеп, бераз алсуланып торды да, офык артына төшеп югалды.Тарихта кире кайтмас якты эз калдырып ,тагын бер көн үзенең ишеген япты.Якты көнгә алмашка килгән сихри төн, сакланып кына үзенең йолдызлар сибелгән кара зәңгәр шәлен җир өстенә япты.
Шуны гына көткәндәй гашыйклар, дулкынланып очрашуга әзерләнә башладылар.Айрат та, юка кара пәлтәсен киеп, дулкын чәчләрен көзге каршына килеп сыпырып алды да, Альбинасы янына ашыкты.Әле яңа чәчәк атып килгән сирень ботагын, кадерләп куенына тыкты һәм озын озак еллардан соң, кич сөйләшергә дип,урам аркылы торган нурлы өйнең ишек төбенә килеп басты.
Абинааа, диде ул әкрен генә.Сөенечтән тавышы да калтырап чыкты.Менә бит бәхетебез кочагын җәйде ...
-Хәәзер, Айаат, дигән тавыш ишетеп, Айрат елмаеп ,тыпырдап биеп куйды...
Абинаа..Айаат...Менә алар, кечкенәдән гашыйк булып, шул хисләрен авырлыклар алдында югалтмыйча саклап килгән ике яшь йөрәк.Еллар буе бер берсенең җылысын тоеп, хәттә уйларында да хыянәткә бармый яшәгән егет белән кыз.Һәм саф сөюләренең шаһиты , әле яңа чәчәк ата башлаган ап-ак сирень ботагы.Кулга кул тотынып атлаган шушы пар йөрәкләрдән дә бәхетле кеше булдымы икән бу кичтә...
Хәзер инде тулган айлы кичләрдә, кояшлы якты көннәрдә дә бергә булды гашыйклар.Көндез шаулап чәчәк аткан сирень, шомыртларга соклансалар, кичләрен төнге күктә җемелдәгән йолдызларга, зур чүмечкә сокландылар.
Айратның да яралары төзәлеп бетә килде.Икенче атнага инде кулының гипсын алырга диделәр. Мәскәүгә дә гел шалтыратып торып, Зиләнең хәлен белешеп торды алар.Һәм менә ахыргы тапкыр шалтыратканда аны чыгарачакларын белеп, Альбина белән Рәис юлга кузгалды.Зиләнең кирәк яракларын Волганың багажнигына салып, Мәскәүгә юл тоттылар.Айратның да Альбинадан каласы килмәгән иде дә.Кыз гына, алты елга түзгәнне өч-дүрт көнгә түзәрсең.Сиңа озын юлларда йөрү ярамый әле, дип каршы төште.
-Альбина ,эшеңнән җибәрмәсәләр, я үзең кире уйласаң?дип кайгырды Айрат.Синнән башка яши алмам бит мин.
-Мин дә синнән башка яши алмыйм бит инде хәзееер.Шуңа күрә, анда эшләремне бетереп кайтыйм, диде Альбина.Ә фатирны сатмыйбыз.Отпускларда Мәскәүгә баргаларбыз...
Алар китүгә Айрат Фәгыйлә әбиләрдән чыкмады диярлек.Әнисенә әйтәсе үпкә сүзләрен дә оныттырды ак әби.Алтын киңәшләрен дә жәлләмәде.
Башта исән-сау кайтсыннар әле Айрат, диде Фагыйлә әби.Дәлше күз күрер.Кешене рәнҗетергә бер сүз җитә, улым.Шуңа сүзләрне үлчәп кенә сөйләшергә кирәк, балам.Ә менә инде, шул хәлләрдән соң да,Зилә Альбинаны кабул итмәсә,, ул вакытта үзең карыйсың инде улыыым.Ул чакта Зилә үзенә үпкәли индеее.
Юк ,Фагыйлә әби, әни каршы килер дип уйламыйм.Шушындый язмыш сынауларын исән-сау үткәч, тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың ул.Безнең дә бергә булуга , әни шатланып риза булыр...
Чынлап та, Айрат хаклы булып чыкты.Палатада ире белән Альбинаны күреп, Зилә күз яшьләрен тыя алмады.Мәскәүнең көчле хирурглары белән син дип, дусларча сөйләшкән ,улының сөйгәне , булачак килене белән чын күңелдән горурланып, аңа сокланып карады ул.
- Альбина, Рәис , мине зинһар гафу итегез!!!Зиләнең иң беренче сүзләре шул булды.Аннары гына үзара аңлашу, хәл белешүләр ..
-Ну Зилә, ничек инде?диде Рәис.Ярган утыннарыңның әрдәнәсе ишелеп , ярый шунда басылып калмадык бит, хатын.Альбина безне гафу итмәсә, малайсыз да кала идек әле.Аңга да килгәнен, килмәгәнен бер Аллахы тагәлә белә иде.
-Әйе, Рәис, бу хакта күп уйландым мин.Альбина, аларның гаиләләре алдында бик гаепле икәнемне күптән аңладым, кадерлем.
Кадерлееем , дип көлде Рәис.Син хатын, әллә нинди сүзләргә дә өйрәнгәнсең түгелме соң?Давай шушындый сүзләреңне күбрәк өйрәнеп, тормышны яңа баштан башлар чак җитте.
Ну Зилә апа, дип елмаеп Альбина да сүзгә кушылды.Мин болай ук алга китеш көтмәгән идем.Значит дүрт биш айдан йөгереп йөри дә башларсыз.Сез хәзер давай әйберләрегезне җыя торыгыз.Мин үз эшләремне бетерим дә,юлга кузгалганчы фатирыма кереп бараз ял итеп алырбыз.
Шулай диде дә ,Альбина ышанычлы нык адымнар белән палатадан чыгып китте.Аннары документларын әзерләп,хезмәттәшләренә , бигрәк тә Петровичка зур рәхмәтләрен җиткереп саубуллашып,инде җыенып үзен көтеп утырган Рәис абыйлары янына ашыкты.
-Коллегаларым, барыгызны да туебызга көтәм.Мин сезне яратам дигән тавышы больница коридорларында яңгырап калды...

СИКСӘН ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Альбина артка борылып хезмәттәшләренә тагын бер тапкыр кул болгады да, машинага кереп утырды.
Киттекме?- диде ул елмаеп.Ничә елым шушы больницада узды.Куркып кына яп-яшь килеш килгән идееем.Хәзер күпме тәҗрибә туплап кайтып киләм.Врачлар да бик опытныйлар монда.
Килешәм Альбина, килешәм дип, Зилә читенсенеп кенә , Альбинаның кулыннан тотты.Алар булмаса, аякка баса алган булыр идемме, юкмы.Монда килеп эләгүем үзе бер мохҗиза.
-Альбина киленгә килеп әләгүең бер мохҗиза хатын.Йөзләгән больницадан , шушында килеп, Альбина кул астына кереп ятуың мохҗиза.
-Әйе, Рәис.Димәк Аллахы тагәлә дөм ташлап бетермәгән әле мине.Акылга утырсын дигәндер.Үз тормышым турында күп уйландым мин.Ялгышларым буа буарлык.Төзәтә алмаслык кылган гөнахларымны гомер буе юарга туры килер хәзер.Соңгарак калып булса да , ярый әле аңладым.Ә Айрат ничек? Әйбәт дип, мине тынычландырыр өчен генә әйтмәдегезме?
-Юук инде Зилә апа.Алдаудан нинди мәгьнә булсын ди.Айратыбыз көннән көн ныгый Аллахка шөкер.Әле монда киләм дип тә берәзгәләгән иде.Озын юлда йөрергә иртәрәк дип, көчкә калдырдык...
Альбина шоферга юл күрсәтә-күрсәтә, өйләренә таба алып барды.Бераз баргач уңга, сулга дип барган Альбинага карап, Рәис соклануын яшермәде.
-Син кызым, чисти Мәскәүский булып беткәнсең бит, ә, диде ул артка , Альбинага таба борылып.Бер авыл баласы, бернинди ярдәмсез шундый үрләргә менсен әле?!Әнисе, я-ә ни диярсең?
Альбина рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
-Сары чыпчык, дисеңме Зилә апа, диде ул, Зиләгә карап.Сары булгач, кара дип булмый бит инде, име.Ә мин аңа ияләнеп беткән идем инде, үпкәләмәдем дә.
Зилә уңайсызланып иренә карады.Горур таш Зиләдән җилләр искән иде хәзер.Әнә бит үкенүе , Альбинага карата хөрмәте йөзенә чыккан .Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса дип, белми әйтмиләрдер шул.
Әйтмә инде, Альбина, диде ул оялып кына.Нәрсәләр уйлап йөргәнмендер.Шул җеннәрем җитәкләп йөргән инде мине.Үземнең бу хәтле җүләрлекләр эшләргә башым җитмәс иде.Улымның сине шулай яратуын белә торып диген әле син.Әле менә ул ни дияр кайткач.Аннан да эләгәсе бар әле.
-Юуук инде, Зилә апа.Айрат күптән гафу итте сезне.Берни дә әйтмәс.Мин дә гафу иттем.Дәү әни өйрәтеп кенә тора бит.Кешеләргә начарлык кылмагыз, өч көннән артык ачу тотмагыз, дип.Ә бу хәлләргә инде өч көн генә түгел, алты ел булып килә.
Бераз баруга, Альбина уңга, уңгарак дип күрсәтте дә,машина бер авыл халкы кереп утырырлык зур мәһәббәт йорт каршына килеп туктады.
-Менәә, шушы йортта торып яттым инде мин дип, машина ишеген ачты Альбина.
-Әйдәле Рәис абый, Рәшид абый ,керәбез диде ул.Зилә апага булышыгыз.
Юк инде, мин монда гына утырам, минем белән маташмагыз дисә дә, Альбина белән Рәис ипләп кенә Зиләгә машинадан төшеп, лифтка керергә ярдәм иттеләр.
Альбина алдан чыгып, матур зур фатирының ишеген ачты.
Даа, Альбина, диде Зилә, иркен фатирга аяк атлап.Син түгел кызым, тирес корты мин булганмын икән бит.Шуны элегрәк аңлаган булсаммы.
-Зилә апа, әйдәгез бу хакта бер вакытта да искә алмыйк яме.Килештекме?Минем мондый дәрәҗәгә ирешүемә сез дә ярдәм иттегез.Сез көлгән саен, мин катырак тырыштым бит.Димәк, бар да тәртип.Ә сез хәзер ял итегез.Мин тиз генә кибеткә генә төшеп менәм, дип Альбина аскы катка төшеп китте.
-Менә Зилә диде Рәис, хатынын уңайлы йомшак диванга утыртып.Күктәге торнага кызыгып, сары чыпчыкны кулдан ычкындыра язганыңны аңладыңмы инде?Ярый әле чыпчыгыбыз үҗәт булып, кире очып кайтты.
Алар шулай җыелышып ашап, чәй эчтеләр.Рәхәтләнеп ял иттеләр.Юлга кузгалганда Альбина белән Зилә, элекке шикелле эт белән мәче кебек түгел, бик якын кешеләргә әйләнгән иделәр инде.Зилә җаны тәне, йөрәге белән Альбинага күбрәк тартылды.Минут саен гафу үтенеп, рәхмәтен җиткерде.
Альбина фатир ачкычын, күршедәге яшь гаиләгә тапшырып, күз колак булырсыз дип үтенде дә, озын юлга кузгалдылар.
Волга җилдереп кенә чакрымнарны санап, Казанга якынлашты.Ә аннан инде поселокка да ерак калмый.Кирәк җирдә туктап ял итеп, ашыйсы килгәндә тамак ялгап, кайтып та җитте юлчылар.Төн уртасы якынлашып килүгә карамастан, ике йортта да ялт итеп ут көлтәләре сибелә иде.Машина тавышын ишетеп, иң беренче Айрат ачты капканы.Аның артыннан ук, Альбиналар капкасы ачылып, аннан Камил белән Сания күренделәр.
Айрат, кояштай балкып Зиләне кочаклап алды да,Аллахка шөкер әни, барыбыз да исән сау дип, икенче кулы белән , сөенеп Альбинаны кочты.
Кайтып җиттегезме, күршеләр?дип, Камил дә тыйнак кына килеп күреште.Кызым, син ничек?Исән сау гына кайттыгызмы?
Әйбәт әти, әйбәт диде Альбина.Хәзер Аллах бирса бар да яхшы булыр.Ярар, Зилә апа, Рәис абый покалар, иртәгә хәтле.
Ләкин Сания генә бераз, әйтергәме юкмы дип торды да, Зиләгә карады.
Ну яшьлек дустым, ничек хәлең?диде ул, утыз елга беренче тапкыр кулын сузып.Буламы инде.Шуны гына көткәндәй Зилә, Саниянең кочагына ауды.
Гафу ит мине дустым, гафу ит, диде ул, яшь аралаш.Син миңа үпкә тотасы урынга, мин җүләр синнән көнләшеп йөрдем.Зинһар өчен, барсы өчен мине гафу ит.
Сания үзе дә күз яшьләрен яшереп торуны кирәк дип санамады.Кичке төнге тынлыкта, мышкылдау, борын тарткан тавышлар ишетелеп торды да, алар шат көлүгә әйләнеп, тирә якка уралды.
-Гафу итәм Зилә, ничек гафу итмим ди инде, диде Сания .Тормышымда бер үкенеч тә калмады бит.Ирем алтын булды, әнкәйне әйтәсе дә юк.Ә балаларыбыз, безнең өчен генә түгел ,бөтен бер поселок горурлыгы бит.
-Хатыннар дуслашкач, безгә дә ничек рәхәт, ә күрше дип, Камил дә көлеп Рәискә күрешергә дип, кулын сузды да:
-Ә хәзер, безгә керәбез, әйдәгез.Сез кайтасын чамалап, Сания бәлеш салды әнә.Айратның яраткан коймаклары да, чуен белән мичтә утыра.Әйдәгез, әйдә , дип барсын җыеп, үзләренә алып кереп китте.
Таң атканчы, ике өйдә ут сүнмәде.Шат авазларга , таң әтәчләре кушылды.Тәрәзәдән беренче кояш нурлары кереп, муенга сарылды.Үз өйләренә чыкканда, Рәис белән Камил туй көнен билгеләп кул бирешеп куйганнар иде инде.
Димәк алтын көзләрдә шаулатып бәйрәм итәрбез, диде Рәис.Көзге муллык белән өстәлләребез тулып торганда,бәхет нурлары ике өйне бер итеп бәйләп куяр Аллах бирса.
Шушы кичтән соң ике өйгә ак бәхетләр иңде.Сания гел иптәш кызы янында булса, Камил белән Рәис , гомер булмаганны бергәләшеп балыкка йөри башладылар.Альбина белән Айрат та бәхетнең җиденче күгендә иделәр.Аларны биш куллап поселок больницасына эшкә алып, алар тиз арада халыкның ихтирамын яулап алдылар.
Инде менә көзгә дә ерак калмады.Альбина белән Айрат бар көчен куеп Зиләне аякка бастырдылар.Әле шул җәй айлары эчендә Альбина, Рәисне дә үлемнән алып кала алды.Аның сукыр эчәгесе әздән шартламыйча,Камиловна вакытында операция ясарга җитешеп калды...
Ә иртәгә туй дигән көнне кайлардан гына кунаклар кайтмады.Яхшы машиналар белән капка төпләре тулды.Генерал Булатов , Мәскәүдән Петрович та хатыннары белән кунаклар арасында иде.
Ә арада иң сөенгәне Хәким бабай белән Фагыйлә әби булды.Ни дисәң дә Аллахы тагәлә, ак әбинең теләкләрен ишетте.Рәис , озак уйлап тормыйча, ишегалдындагы кечкенә өйгә ялт итеп ремонт ясап, әтисен шунда күчерде.
-Моңа хәтле ничек баш эшләмәгән әти, рәхәтләнеп бергә яшик дип, Хәким бабайны гомер иткән өенә алып кайтты.
Хәзер инде Фагыйлә әби, моңланып җансыз тәрәзәләргә түгел, ә Хәким бабайлы, нур чәчеп торган тәрәзәләргә карап күңеленә шифа ала.Кичләрен хәзер капка төбендәге эскәмиядә Альбина белән Айрат кына түгел, яшьлек ялгышы белән, җәйге карда адашып калган, чәчләренә көмеш кунган ике гашыйк йөрәк тә серләшә.
Ә күктәге зәңгәр болытлар бернигә карамыйча, пар атлардай әкрен генә йөзәләр дә йөзәләр.Бәхетлеләргә җылы нурларын сибеп, аяз күктә якты кояш балкый.Сайрар кошларга кушылган сабый балаларның шат тавышлары яңа матур җыр булып , күңел кылларын чиртә...

Очрашканда ямьле язлар иде,
Ак сиреньнәр атты бөресен.
Оялып кына, миңа карамыйча
Өзеп биргән идең син берсен.
Язлар белән киләм дигән идең,
Сагынып көттем сине өзелеп.
Кайтмадың шул, бары баш очында
Сайрадылар кошлар өздереп.
Ә кулыңда синең сирень иде,
Язлар иде безнең күңелдә.
Сагынганда зәңгәр күккә карап,
Чүмеч йолдыз эзлим күгемдә.
Язлар белән киләм дигән идең,
Сагынып көттем сине өзелеп.
Кайтмадың шул, бары баш очында
Сайрадылар кошлар өздереп.
Кабат язлар килде туган якка,
Төшләремә кердең яңадан.
Кайтам, дигән хәбәр алдым синнән
Кан саркымас инде ярадан.
Язлар белән киләм дигән идең,
Көтеп алдым сине өзелеп.
Ак сиреньнәр бүләк иттең миңа
Күзләремә карап, өздереп...


Тәмам.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас