Литература
11 Апреля 2025, 04:00

Ә кулыңда синең сирень иде

79-80 бүлекләр.  Альбина әйтәсен әйтеп, бераз уйланып торды да, горур аккоштай тын гына Айрат яткан палатага таба йөзеп китте.Һәрхәлдә сиздермичә генә кызга карап торган Рәискә әнә шулай тоелды.Ничек шушындый фәрештәдәй кызны яратмаска буладыр?дип уйлады ул.Нууу, Зилә?!Баштарак белгән булсаммы?Альбина үзе дә сизде бу карашны.

Ә кулыңда синең сирень идеӘ кулыңда синең сирень иде
Ә кулыңда синең сирень иде

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Альбина әйтәсен әйтеп, бераз уйланып торды да, горур аккоштай тын гына Айрат яткан палатага таба йөзеп китте.Һәрхәлдә сиздермичә генә кызга карап торган Рәискә әнә шулай тоелды.Ничек шушындый фәрештәдәй кызны яратмаска буладыр?дип уйлады ул.Нууу, Зилә?!Баштарак белгән булсаммы?
Альбина үзе дә сизде бу карашны.Рәиснең аңа яратып, хөрмәт белән каравын бөтен гәүдәсе белән тойды ул.Хәзер инде Айрат өчен куркып, артык дулкынланып торуны кирәк дип санамыйча, ышанычлы адымнар белән сөйгәне белән икесе арасындагы араны санады...
Менә ул, палата ишеген сиздермичә генә ачып, әле һаман да тыныч кына йоклаган Айрат янына килеп утырды.
-Эх , Айрат ничекләр исән калдың инде матурым, дип сөйгәненә төбәлде ул.Болай да ничә еллар, канаты кайрылган кош сыман сыкрап яшәдем бит.Ничек өзелеп сөйгәнемне белсәң иде җаным.
Әллә Альбинаның пешереп алырлык кайнар сулышыннан, әллә үзенә төбәлгән гашыйк күзләрдән, күзләрен ачты Айрат.Бераз гына уйланып торды да, өздереп Альбинага карап:
Сәләәәм Абинаа, диде ул елмаеп.Күптән шулай ятаммы суң инде.Бөтен аркалар арган.
Суууң.Үзеңне дә тегендә, суң дип әйтергә өйрәтеп кайтардылар мәллә.Әллә , терелә башлагач миннән көлүеңме?диде Альбина җитди генә.Озак дисәм дә буладыр Айрат,ун көнгә ерак калмыйдыр инде.Кайларда адашып йөргәнсеңдер, белмим.
Мин , Альбина үзем дә берни хәтерләмим шул..Ләкин сине генә яратканымны бик әйбәт беләм.Кызганыч, очрашуыбыз гына ничектер, без теләгәнчәрәк килеп чыкмады.Ә урамда әле язлармы?
Әйе, матурым , әйеее.Урамда яз.Кошлар кайта, гөрләвекләр челтери.Җырлый җырлый тамчылар тама.
Ә сиреннәр Альбина?.Сиреннәр чәчәк атмадымы әле.Шул ак сиреннәребез исенә исереп, парлап йөрергә соңга калмадыкмы ?
Юк, Айрат , юк кадерлем.Соңга калмадык.Менә хәзер мондагы хәрби хирурглар белән сине бер кат җентекләп тикшерәбез дә, алга таба нишләсен решать итәрбез.Ә син үзеңне ничек сизәсең? Башың авыртмыймы? Бераз әйләнер инде ул, әлбәттә.Ну узачак Аллах бирса, барсы да тәртип булыр.
Кулны да Альбина, кулны да бер кат снимокка төшерәседер инде..
Әлбәттә Айрат, әлбәттә.Аны бүген үк эшлибез.Тимерләрен алып, яңадан бәйләгәч җиңеләеп калырсың кадерлем.
Ярар, яраткан хирургым, рәхмәт, диде Айрат.Рәхмәәт.
Аннары әйтергәме, юкмы дип уйланып торды да, кыздан сорап куйды:
-Альбинааа ,син нигә миннән качып йөрдең?Минем син генә ,дип яшәвемне белмәдеңме әллә син?Ничә еллар авылга кайткан саен сине күрү өмете белән кайттым бит җаным.
Бәй, ул хакта әйттем түгелме суң Айрааат?Оныттың да шту ли?
Альбина шикләнеп Айратка карады.
Синең исемнән ялган хат ...
- Ә-ә , әйе бит әле .Әйе, хат алдым дидең шул.Аны бит матурым , мин дә алдым.Син дә миңа язган идең бит.Мине оныт, мин Вальмир белән дип.Әле аны үбеп төшкән фотолар да бар иде.
Вәәт син аны, ә, сука-ланмаган басу, дип көлде Альбина.Менә прәме, үбеп төшкән фото инде.Әгәр дә мин Вальмир белән төшкән булсам, шундый фото җибәрер идемме суң , ничек уйлыйсың?Аннары Вальмир Алисәгә өйләнгән бит, Айрат.Балалары бар уже, бик әйбәт торалар ди.
Кит инде? Нуҗели, ну Вальмирны син аны.Молодееец. Менә бу яңалыыык..
Альбина бераз уйланып торды да, Айратка карады.Дәү әни авыртканда, бер вакыт Вальмир килеп киткән иде , Айрат.Әбием рәтләнгән сөенечтән, битеннән үбеп алдым мин.Нуу, капка төбендә ...
Тукта әле Альбина, тукталеее. Шикләнгән идем мин , нигә ерактан төшергәннәр , хат язу да кемгә кирәк булды микән дип.Значиит, бу әни эше.Точноо..Әни өйдән төшергән.Вәт җенне син аны..Алисә белән дә килеп киттеләр бит әле.Бергә төшегез, бер үбеп тә ал инде, истәлеккә калсын дип, башка капкан иде шул.Димәк, аларын ясатып сиңа җибәргән.Ә өйдәгеләрен миңа.Кем белгән аны..Альбина, кем белгән..Ә сирень..
Сиренне дә ишеткән булган.Качып тыңлап торгандыр инде.Без шул сиренебез аркасында, бер кеше аера алмас дип уйлап, әздән генә аерылмадык....Менә шулай, Айрат..Ләкин безнең мәхәббәт бу киртәләрне әйләнеп узды.Без бергә хәзер.Акыл да башка .Бала-чактан да күптән чыктык...
Әйе, матурым.Бүтән бер кемгә дә безнең хисләр белән уйнарга юл куймабыз.Мин сине бик каты яратам , Альбина.Бик катыы.Ә әни үзе кайда соң? Мондамы?
Юк Айрат, син түлке тынычлан яме.Зилә апа Мәскәүдә, аның белән бар да яхшы.Ташын алдык без аның.Тиздән кайтыр.
Альбина сөйгәне хакына шулай алдарга булды.Теленә килгән шул таш сүзеннән , үзе дә елмаеп куйды әле.Дөрес бит инде дип уйлады ул, нигә алдалап торыйм ди.Зилә апа, дөрестән дә таш Зилә түгел бит хәзер.Ташы да чынлап эреде.
Шулай авыр идемени хәле, Мәскәүгә озатырлык булгач ?
Юк инде Айрат.Бар да яхшы, давай болар хакында соңрак, сиренебез төбендә сөйләшербез яме.Син Рәис абый белән сөйләшеп ал да, ял ит.Ул бииик кайгырды Айрат.Кайчаннан бирле сине саклап утыра бит.
Минем дә әтине күрәсем килә.Ул мондамы?
Әйе, хәзер Рәис абый керер.Әле ул гына түгел, генерал да монда Айрат.Ул да синең өчен ут йотып, Маршанскийдан әллә ничә тапкыр килде инде.
Бөтенегезне аякка бастырганмын алайса, диде Айрат.Ярый әле Альбина,бүтән солдатлар исән-сау калган.Безнең очрашу өчен, минем шушы авыруым кирәк булган инде, димәк.
Мин дә шулай дидем инде матурым.Ярар, Аллах бирса, иртәгедән эшкә тотынырбыз. Җитте карават үтүкләргә, дип егетен үпте Альбина. Ә синең чынлап та бер җирең дә авыртмыймы?
Юук, Альбина юк, авыртмый.Шул баш бәрелгән инде.Менә кул тагын .
Ярар, бик яхшы.Мин хирурглар белән киңәшләшеп алам.Ә син Рәис абыйларны сөендер.Давай пока, түлке үзең күп сөйләшеп, өзлегә күрмә.Тыңлап кына ят..
Альбина ишекне ябып та өлгермәде, Рәис белән генерал Айрат янына кереп тә бастылар.Улының нур кунган күзләрен, алсулык йөгергән йөзен күреп, әтисе күз яшьләрен тыя алмады.
Сөйләшегез инде рәхәтләнеп, хәзер бар да яхшы булыр, дип Альбина, коллегалары янына китте.Бергәләшеп,авыру тарихын өр яңа баштан укып, алга таба нишләргә , нинди процедуралар эшләргә кирәк икәнен сөйләштеләр.Кулын бүген үк снимокка төшереп карарга булдылар.Болары алай кот очарлык авырлыклар түгел иде инде.Иң авыр көннәр әкренләп артта кала бирде.
Айрат белән бергә уздырган көннәрдә, Альбина Петровичка шалтыратып Зиләнең дә гел хәлен белешеп торды.Аның күзгә күренеп савыга дигән хәбәрен ишетү, үзе өчен дә,Айрат белән Рәис өчен дә зур сөенеч булды.Айрат үзе дә хәзер, әнә Альбина белән икәүләп коридорда йөри...
Менә шулай Альбина ике атнадан артык , Айрат янәшәсендә булып, аны фәрештәдәй саклады.Сөйгәне кичергән авырлыкларны үзе аша уздырып, аңа аякка басарга ярдәм итте.
Һәм менә бүген алар палатада, күзне чаккан кояш нурларына сокланып, хирургның чыгар өчен документлар тутырганын көтәләр.Куллар кулда, чәчләр чәчкә бәйләнгән.
Альбина, син точно авылга кайтырга карар кылдыңмы?дип, Айрат пышылдап кызга борылды.Бәлки миңа да Мәскәүгә күчәргәдер..
Әйе ди менә.Ә Зилә апа нишли?Рәис абый бер үзе ничек карасын индеее, Айрат, диде Альбина.Без дә булышмагач , кем булышыр?
Шул хәлләрдән соң да, матурым, син әнигә ачу тотмыйсыңмы?Шундый эшеңнән баш тартырга әзерме?
Әйе, Айрат, әйе.Мин шулай решать иттем.Ну Зилә апа өчен генә түгел матурым.Фәгыйлә дигән әбине хәтерлисеңме әле син.Хәтерләсәң менә шул, аның өчен дә кайтам мин өйгә.Ул да яшәгән кадәр яшәмәс, матурым.Мине сагынып, минем өчен ут йотып күп яшәде ул.Хәзер мин аның янында күбрәк булырга, аның үзен яратып яшәргә телим.
Эх Альбина, нинди һөнәр ияләре без.Ә бер карасаң нинди беркатлы булганбыз.Юкка ышанып, аралар ничек өзелмәде.
Айрат әкрен генә торып, тәрәзә янына килеп басты.
-Альбина, Ходай тагәлә бар бит ул име, диде ул көтмәгәндә.Бааар..Әни безне ничек кенә аерырга теләсә дә, Аллах барыбер әни аркылы кире очраштырды бит.Кем белә , әни чирләп китеп, сезнең больницага әләкмәсә, күпме шулай аеры-сайры йөргән булыр идек.
Аллахка шөкер, Айрат.Дөрес әйтәсең.Ул безгә туры юл күрсәтә.
Ике гашыйк зәңгәр күккә карап, күксел болытларга карадылар.
Кайта торыгыз, диде Айрат.Без дә тиздән кайтып җитәрбез....Ул да булмады, ишек төбендә ике хирург күренде.
Нууу, ничек инде Айрат.Өйгә кайтырга әзерме сез, диде берсе көлеп.Бәлки бездә генә эшкә калырсыз.Сезнең кебек кадрлар бик кирәк безгә.
Юк, юк, дип тизрәк җавап бирде Альбина.Без өйгә.Сагынып көтеп калган якыннарыбыз янына кайтабыз.
Озак та тормады, Маршанскийдагы документ эшләрен бетереп , генерал Булатов белән Рәис тә аларга килеп кушылды.Менә берничә документка кул куеп, Айрат ирекле кошка әйләнде.Алда аларны хәзер якты, бәхетле киләчәк көтә.
Ну, Айрат Раисович, хәерле юл сезгә.Давай ,алга таба бәхет телим дип, Булатов Айратны кочаклады..Нишләптер , үз малаем кебек якын булдың син миңа Айрат.Түлке туйга чакырырга онытасы түгел, понял? Обизәтельне кайтам, Алла бирса.Давай, хушыгыз..
Менә аэропортта шатлыктан балкыган өч кеше елмая.Бер берсенә иң иң якын, газиз ата белән ул.Һәм Айратның өзелеп яраткан мәхәббәте, очкыч көтәләр.Язлар белән кайткан күчмә кошларлардай , менә-менә зәңгәр күккә күтәрелергә әзерләнеп канат кага алар. 


СИКСӘНЕНЧЕ БҮЛЕК

Казанга кайтып төшүгә аларны председательнең ак төстәге яңа волгасы каршы алды.Менә улым, ике атна эчендә колхозга яңа машина кайтарттык , диде Рәис, шофер егет белән күрешеп.Күбрәк сине уйладым Айрат.Башка машиналар кебек сикертми ул Волга.Сиңа селкетү ярап бетмәс дидем.Аннары әниең дә Волга дип ,җенләнә иде.
Әйбәт булган әти, диде Айрат сөенеп.Әйбәт булган.Ничә еллар шундый зур колхозны өстерәгән җитәкчегә дә, волгада утырып йөрергә ярыйдыр бит инде.
Рәис машина ишеген ачып, Альбинага утырырга ярдәм итте дә, сумкаларын багажникка куеп, шофер янына кереп чумды.Айрат та, машинаны бер сыпырып алып, сөйгәнене янына елышты.
Менә алар, салонда яңгыраган татарча матур җыр тыңлап, авылларына , бәхетле тормышларына таба җилдерәләр.
Туган яктан ерак китеп,
Диңгезләр кичтем.
Сагыш дигән тирән күлнең
Суларын эчтем...
Син Рәшид, специәлне шушы җырны эзләп куйдыңмы соң әллә? дип, шоферның җилкәсенә кагып куйды Рәис.Чынлап та, сагыш дигән тирән күлнең суларын эчеп кайтып килеш бит дустым.Ай-яй эчтееек.
Тын гына уйланып кайткан Рәшид, Рәискә карап-карап алды.Ничава Рәис абый, диде ул тыйнак кына.Ничава, хәзер менә чишмә суын эчәрсез.Ә Зилә апа кая,Айрат урынына армиядә ул калды мәллә?
Барсы да бер мәлгә көлешеп алдылар.Юуук, Айратны түгел Рәшид, Альбинаны алыштырып калды әле ул.Мәскәүдә Зилә апаң, башкалада.Шофер егет аңлагандай, ә-әә дип куйган булды.Ләкин үзләре әйтмәгәч, дөресен сорарга гына кыймыйча,ара тирә светафорларга туктап, рульне боргалады.
Менә әкренләп Казан утлары да артта калып, машина туган якларга якынлашты.Күңелләрне җилкетеп таныш авыллар күренә башлады.Инде менә Рәис җитәкләгән колхозның басу кырлары күренеп, алар да сәләм биреп каршыга йөгерәләр.
Карагыз әле бер, нинди матур икән бит дөнья.Караңгы төннең дә үз матурлыгы, үз сере, дип Рәис, юлның ике ягына җәелгән киң басуларга карады.Ә бит шушы матурлыкны күбебез күрми.Ашыгабыз, юктан бер беребезне рәнҗетәбез.Кайгы килеп якадан тоткач кына күрәсе микәнни ул гүзәллекне? Авыртулардан исән сау калгач кына, тормыш кадерен беләсе микән?Ә улым?Син ничек уйлыйсың?
Юук инде әти.Дөньяның матурлыгына, сирень, шомыртларга мин кечкенәдән гашыйк идем бит инде.Просто, менә үлемнән калгач кына тормышның кадерен ныграк аңлый башладым мин.Ә Альбинаны югалтып тапкач, мәхәббәткә дә башка күзлектән карарга өйрәндем.Дөнья матур әти.Күрергә генә кирәк.Бер тылсымчы булсам, мин дөньядагы барлык кешегә саулык белән бәхет өләшер идем.Чөнки дөньяның матурлыгы бәхетле вакытта күбрәк күренә.
Әйеее, улым синең әйткәннәр то же дөрес.Яныңда бер бәхетсез елап торганда, үзеңне бәхетле итеп тоймыйсың шул.Әнә шуңа да мин үземнең колхозчыларга ярдәм итәргә тырышам да инде.Ни әйтерсең Рәшид?Юук кына димә түлке.
Әйе, Рәис абый, сезне бар кеше хөрмәт итә.Чынлап та, һәр кемгә ярдәм итеп яшисез шул сез.Менә кайтып та җитәбез, хәзер урамга керикме соң?диде Рәшид елмаеп.Әллә авылны әйләникме?
Урамга, дустым.Урамга керәбез, өйгә...
Менә алар ничектер моңаеп, уйга чумган зур өйләренең капка төбендә.Каршы якта Камилләрнең өе тыныч йокыга талган.
Рәис шоферга иртәге көн өчен күрсәтмәләр биреп, саубуллашты да өй ишеген ачты.
-Керегез балалар, әйдәгез , әйдә дип, йортка ут кабызды .
- Эх үз өеңнең һавасы да якын шул, диде ул, иркен сулыш алып.Айга якын күңелгә шом салып, караңгылыкка чумып утырган өйгә , нур чәчеп, яктылык сибелде.
Нууу улым.Без өйдә.Аллахка шөкер.Әйдә кызым, әйдә тартынып торма, кер.Бу өй хәзер синеке дә Альбина.Зилә дә исән-сау терелеп кайтса, өр яңадан яши башларбыз.Ялгышларга башка юл куймыйча гына , дип елмаеп улына карады да, Рәис:
-Воот, без өйдәәә , дип түргә узды.Ләкин Айратның гына яңа бүлмәләргә, затлы матур обойларга карап торганын күреп көлеп җибәрде.
Нәрсә Айрат, өйне танымыйсың шту ли? Матур булганмы, улым.Без бит, син кайтам дигәч, зурдан кубып ремонт ясаткан идек.Бүлмәңне дә зурайттык, диде Рәис.Бер тәрәзәңнән хәзер Альбиналарның да өе күренә.
Ии, әти дип, җиңел сулады Айрат.Мин инде үзебезнең өйне танымый башладым бугай дип, куркып куйган идем.Безнең өй мондый иде мени дип , торам бит.Әйе , бигрәк матур чыккан.
Шулай, карашып торганда, ишек ачылган тавыш ишетелеп, барсы шул якка борылды.
Ә күршем, син мени, диде Рәис, ишек төбендә кыюсыз гына басып торган Камилне күреп.Без исән-сау кайтып җиттек менәә.
Шулай икән шул.Әйбәт булган.Машина тавышын ишетмәгәнмен мин, ут янгач аптырап кергән идем, диде Камил.Ә син Альбина, син каян монда килеп чыктың.Зилә күрше кергәнеңне күрсә, себереп чыгара бит.
Себерми Камил, себерәм дисә дә, мин башка ирек куймам.Айрат белән Альбинаның бер берсен үлеп яратканын барыбыз белә.Бүгеннән башлап, Альбина Айратның ярәшкән кәләше дустым.Ә син минем бердәнбер кодам булырсың.
Белмим шул Рәис.Зилә ни әйтер.Ул гомергә риза булмас.Үзе кая соң әле.Мин генә күрмимме?
Зилә Мәскәүдә дустым.Чирләп китте әле ул.Альбинабыз үзенең коллегасы белән уңышлы операция ясаганнар.Терелү ягында инде.Менә берәр атнадан чыгарырлар дип торабыз .
Ярар, алайса.Ул да исән сау терелсен.Син күрше, кода дидең дә диюен.Айрат аерылды мени.Теге, ни министр кызы белән диюем инде.
Моңа хәтле Айрат белән карашып торган Альбина елмаеп куйды.
Без ялгышканбыз әти.Айрат өйләнмәгән булган бит, диде Альбина.Мин әти үзебезгә чыккач сөйләрмен яме. Ә хәзер әйдәле, өйгә чыгыйк, соң да инде .Иртәгә очрашырбыз Аллах бирса.
Альбина белән әтисе, очрашу сөенеченнән балкып,сөйләшә-сөйләшә үзләренә чыгып киттеләр.
Хәзер инде төнге урамны яктыртып, Альбиналар өе нур чәчә.Көтмәгәндә кайтып кергән кызны күреп, иң сөенгәне Фагыйлә әби булгандыр.Ии, балам минем, күз нурым диде ул , елап җибәрүдән чак тыелып.Кайттыңмы кызым, ничә көнгә? Күреп туймый да калам шул бәбекәем, китәр вакытың да җитә..
-Дәү әнием минем, дип Альбина әбисен кочаклап алды.Бүтән китмим мин, кадерлем.Китмииим.Монда , үзебездә калам.Үзебезнең больницада эш булыр әле.
-Кит индеее, вәт шәп яңалык бу кызыыым.Әйтәм аны,төшемдә, Айрат белән гөлләргә су сибеп йөргәнегезне күргән идем .Бәлки ул да кайтыр әле.Күңел юкка сизенмәгәндер.
Кайтты дәү әни, кайтты.Рәис абыйлар белән кайттым мин.Айрат та Аллахка шөкер терелеп килә...
Камиленә карап-карап алган Сания генә нәрсә әйтергә белми аптырап калды.
Ник кызым, монда калам дисең мени?диде ул, әкрен генә.Ярар, бик әйбәт булыр.Бер күрешергә зар елап ятмабыз.Ну бит менә,Айратның гына, ни кызым.. хатыны...Алисә кайтып җитсә, үзеңә кыен булмасмы соң дип әйтәм инде балам.
Альбина , баскан урынында тыпырдап куйды.
Ии, әни, өйләнмәгән булган бит ул.Алисә дә күптән, Вальмирга кияүгә чыккан.Хатны да ,Зилә апа язган булган бит .Ул шул министрлар, җитәкчеләр дип, хыялланып йөргәндә, Айратны нәчәлник кызына өйләндерәсе килеп язган булгандыр инде.Хәзер әнә үкенеп ята, миннән хәттә гафу үтенде.
Камил елмаеп, хее, дип куйды.Зилә булмагандыр ул кызым.Ай-хай, Зиләне гафу үтендерергә, бик көчле аргумент кирәк бит.Җирдә таш эресә, мужет менә гафу үтенер.
Эри башлады әти.Зилә апа акылына килә бугай хәзер.Аңа инсульт бәргәч, безнең больницага алып килделәр.Мин аның , Зилә икәнен дә белмәдем әле.Кичә Петровичка шалтыраткач, инде сөйләшә башлады ди.Ярый сөйләме дә кайта, әкрен йөри дә башлар.
Аллахка шөкер диде Фагыйлә әби.Дөнья киң, бар кешегә урын җитәрлек.Рәхәтләнеп яшәргә генә язсын.Аннары, Альбинаны үз янына чакырып утыртты да,оныгының кулын үзенең сөякләре күренеп торган кулларына алды.
-Айрат өйләнмәгән дисең инде, алайса кызым.Мин сиңа күпме әйттем, аңлашыгыз дип.Ярый әле , мәхәббәтегезгә балта чабып җитешмәдегез.Минем кебек әнә теге өйгә карап, офтанып яшәргә туры килә иде.
-Әйе шул, дәү әни.Әллә нинди егетләр йөрде арттан.Әллә үч итеп кияүгә чыгыйммы дигән вакытлар да булды, булуын.Ярый менә ходай саклаган.Кечкенәдән яраттым шул мин Айратны.
Бик әйбәт кызым.Хет сез бәхетле булыгыз.Минем теләкләрне дә Аллахым ишеткәндер.Чит илдә солтан булганчы, үз өеңдә олтан бул дип, борынгылар белми әйтмәгәндер.Үз авылың, үз өең дигәндәй.Әйдә кызым, үзебезнең районга хезмәт ит.
Шуңа кайттым да инде дәү әни.Айрат белән бер больницада эшләргә хыялланган идек бит.Менә Алла бирса, Ходай кушып эшли дә башларбыз.Мәскәүдә идән юа икән бит ул, дип сөйләп йөргән авылдашларның борынына чиертербез әле...
Менә шулай күпмедер вакыттан соң, кара-каршы ике өйдә дә бер үк вакытта диярлек ут сүнеп, сихри тынлык урнашты.Бары ара тирә өргән эт тавышлары, күңелле бер җыр булып, авыл өстенә таралды.Ай нурлары корган тәрәзә пардәләре аша кысылып кереп , тыныч йокы теләделәр.Һәркем үзенә бәхет теләп, йокыга чумды.
Ләкин күпне күргән Фагыйлә әбинең күзенә генә йокы кермәде.Альбинасының бөтенләй өйгә кайтканын искә алып елмаеп куйды да, иртәнге намазына дип торды.Гадәт буенча иң башта тәрәзәдән Хакименең өен сәләмләде.
-Менә бит Хәким,ходай кушкач, балалар бергә булырлар хәзер, дип уйлады ак әби.Безгә генә, кешегә әйтсәң оят инде, бер күрешеп сөйләшергә дә язмады...

Ахыры бар.

(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас