ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Рәис абый, тыңлагыз әле. Сезгә бигрәк тә авыр булгандыр. Айратның авыруы өстенә Зилә апаныкы да өстәлде бит. Мин менә нәрсә әйтергә теләгән идем. Аңа без операция ясадык. Әйе, рәхмәт яугыры, Зилә апа безнең больницага килеп эләкте бит. Ә анда олы яшьтәге бик тәҗрибәле хирург - Петрович бар. Менә аның белән бергә ясадык та инде операцияне. Аллах бирса терелер, инде зарарланган кулы да селкенә башлады. Сөйләме дә әкренләп кайта. Беләсезме ул хәтта миннән гафу үтенде.
Әллә? Кит инде? Чё то Зиләгә охшамаган бу Альбина.Ә ул чынлап та Зилә идеме соң? дип елмайды Хәкимыч.Чишмә юлында, авыр сүз әйткәненә үкенәмеәллә?.Бер ничектер шулай колакка чалынган иде..
Юк ла инде, Рәис абый.Ул вакытлар өчен гафу үтенер инде.Юуук.
Сер булмасааа..
Сезгә мин әйтмәсәм дә, барыбер бер көн белерсез инде.Зилә апа мине гомер буе яратмады бит, беләсез.Әлеге дә баягы шул Сания кызы булган өчеме шунда, әллә Айратны министр кызына өйләндерәсе килдеме икән.
Алисәгәме?Юк ла сеңлееем, нинди Алисәгә ди?Алисә Вальмирга кияүгә чыккан бит.Инде балалары бар.
Юк , Рәис абый.Әле ул вакытта Алисә Айрат артыннан чаба иде.Ышанмасагыз менә , хәәәзер, хәзер дип, Альбина укый-укый инде таушалып барган кәгазъ битен, кесәсеннән тартып чыгарды..Менә шушы хат аркасында, мин инде алты елга якын Айраттан качып йөрим.Янәсе өйләнгәнсең икән, тор шуның белән.
Рәис шул битне алып укый башлады да, агарынып китте.Нуу, Зилә ..сука. дип ачудан әйтә башлаган сүзен тизрәк, сукаланмаган басу дип төзәтте.Ул язганмы инде бу хатны?
Шулай шул, дип көлеп җибәрде Альбина.Сукаланмаган басу.Менә бит, дуслар гына булып калыйк дигән.Язулары охшагач мин чынлап та Айрат язган дип уйлаган идем..
Тын гына утырган генерал да кисәк кенә йөткереп куйды Нуууу, сука-ланмаган җенле басу.Нууу ..ну дип сүзен дә әйтә алмый тотлыга башлады ул.Значииит, значиит...
Нәрсә генерал , сезнең частьне дә сукаладымы әллә хатын, дип көлде Хәкимыч.Алиса-лиса белән малайны кармакка төшерергә йөргәннәр иде ул бер вакыт.Монда да үзе генә килмәгәндер әле.
Вәәт сине ә-ә.Төп башына утыртып, шундагы ук ярыкка кулымны бииик яхшылап кыстырып киткән бит Зилә ханым.Син Рәис, мине конечно дөрес аңла .Альбина белән Айратны., ни.... мин аердым бит аларны
Сееез?! Рәис белән Альбина бер юлы шуны әйтеп, Булатовка төбәлделәр.Сез аердыгыз? Ну ничек? Нәрсәгә?
Рәис, син түлке миңа алай карама яме.Ни бит..Хатының елый-елый сорады бит.Ничә ел узган, ә аның сүзләре бүгенгедәй колакта яңгырап тора.Альбина белән Айратка бергә булырга ярамый....
И шул ярамый дигәнгә карап, сез аларны аерырга маташтыгызмы?Рәис ачудан көлеп куйды.
Ул сүз өчен генә түгел инде, Хакимыч.Зилә бит аларны , ай Аллам, әйтмәм дигән идем инде, гафу ит.Ул бит аларны бертуган алар, Айратым Камил малае диде.Ул вакытларда Камил мине ташлап, Альбинаның әнисенә өйләнде, ә мин, нии, авырлы идем дигәч, ышандым индее..
Бред,Булатов бред.Әле өйләнгәннән соң ике-өч айдан гына авырга узды бит, чурт хатын.Камил дә нишләп аның белән йөрсен ди.Киресенчә Альбинаның әнисен мин яратып йөрдем.
Хее, вәт син аныы, дип Булатов тәрәзә янына килеп басты.Иптәш хирург, әле бу хат эчендә фотолар да булгандыр..
Әйе, Алисә белән ..
Беләм лә, Алисә белән Айратның кочаклашып төшкән фотолары.Үземнең горнизоннан үз кулларым белән почта бүлегенә илтем салдым бит мин аны.Ну менә сарык димичә, кем дисең инде мине.Ахмак тек ахмаак.Айрат белән Альбинаның туганнар түгеллеген , Альбинаны күрүгә аңладым инде мин аны.
Димәәәк, имәндә булган икән чикләвек.Ә.без кызым сиңа үпкәләп йөрибез.Янәсе әнисе мине ташлап, Камилгә килде.Хәзер шул ук адымны әнә кызы кабатлый.Белсәң иде син Альбинааа, белсәң иде син Айратның ничек кайгырганын.Аның күзенә синнән башка кыз күренмәде дә бит.Әти , Альбина мине ярата.Аны я урлаганнардыр, я бозганнардыр.Шуны аңлап барыбер бер көн аерылып кайтыр ул , дигән иде..Ә миңа бүтәннәр кирәк тә түгел.Мин гомрем буе , шул кызыл бутыйлы балачактан гашыйк кызымны көтәчәкмен дә диде.
Ул кызыл бутыйларым әле дә исән әле алар, диде Альбина, яшьле күзләрен сөртеп.Ә мин җәйгә ялга кайткач ,сезнең белән Айрат турында сөйләшермен дип торган идем.Әзгә генә соңга калдык.
Эх Альбина, Айрат та язга , җәй башларына кайтып җитәсе иде лә, дип авыр сулады Рәис.Бәхетегезгә бер адым гына калгач бит.Бер кечкенәәә генә адым.Үз аңына килерме инде, белмим.Кайчаннан бирле, әнә шулай билгесезлеккә карап ята бит, балам.
Кайтыр Рәис абый, кайтыр.Мин аның снимоклары белән, авыру тарихы белән дә, таныштым.Инде аңга килергә тиеш иде ул.Әгәр дә мөмкин булса, мине үземне генә Айрат белән калдырыгыз әле.Сөйләшәсе секретларым бар.
Көтмәгәндә үзенең тозакка эләккәнен аңлаган генерал, боларны ишетми дә иде.Ул шаккатып үзен сүкте.Альбина белән Айратның тормышларын җимерергә булышканына үкенеп бетә алмады .Вәәт җүләр, вәәт җүләр дип кабатлады генерал.
Бары Рәис әкрен генә төртеп, чыгабыз дигәч кенә, берни әйтми аның артыннан иярде.
Менә ниһаять Альбина сөйгәне белән икәүдән икәү генә калдылар.Альбина урындык алып, кровать кырыена утырды да, Айратның күкрәгенә башын куеп елап җибәрде.
Айрат, матурым.Ничә язларны синнән башка каршыладым бит мин.Төшләремдә күреп ,саташып сине күпме эзләгәнемне белсәң икәәән.
Яшьли сөйгән яр да, ятка калды анда,
Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булыыып...
Ә бу җырны җырлап, күпме елаган төннәремне бары фатирымдагы стеналар гына белә.Ә менә шул ук җырның мондый юллары.Ишетәсеңме? Тыңла әле:
Яшьлектә сөйгән яр, сагындым килеп ал
Сине көтәм хаман,дип әйтер кебек.
Безгә багышланып язылган җыр түгелме суң бу ?Яшьлектә сөйгән ярым!Мин дә сагынудан өзгәләнеп , синең килүеңне көттем бит.Көттееем...
Бераздан Альбина, үзен кулга алып, күз яшьләрен сөртте дә, ныклы бер карарга килеп ,торып басты.Синең янда мин кадерлем, салкын канлы, аек акыллы хирург түгел.Ә һаман да шул кызыл бутыйлы нәни кыз шул.Ләкин менә синең бер иркә кошың булып калу өчен, башта сине тормыш сызыгының мин торган ягына тартып чыгарырга кирәк.Әйдә Айрат, әйдәә,җитте.Күпме шулай ятарга була.Кайт кадерлем.Белсәң иде син, миңа ничек кирәк икәнеңне.Альбина үзе шулай егете белән сөйләште.Үзе карт тәҗрибәле хирурглардан өйрәнгән серләрен , тормышта куллана башлады ул.Әкрен генә бармак очларына баскалый башлап, колак йомшагына менеп җитте.Аларны бераз угалап,үзе генә белгән алымнар белән башының аерым -аерым өлешләрен сыпырды, бер җиренә басып-басып алды.Әнә шулай сәгатькә якын тирләп пешеп тырышуының нәтиҗәсе дә күрендә.Айратның күзләре билгесезлектән чыгып, Альбинага төбәлде.Альбина сөенечтән кычкырып куйганын да сизмәде.Күп калмады матурым, әйдә бер генә адым , бер генә диде ул.Ләкин Айратның күзләрендә яшәү чаткылары кабынып китсә дә, якты тормыш белән билгесезлекне аерып торган сызыкны атлап чыгарга көче юк иде әле.Альбина кулларын яңа көч белән, Айратның баш артында йөртә башлады.Ниндидер үзе белгән нокталарга баскалады.Шулай баскалаганда егетнең гәүдәсе , аяклары сикереп сикереп куйды.Ләкин үзенең ике дөнья арасында бәргәләнүен сизми иде әле Айрат.
Альбина , сәгатьләр буе операция өстәле артында басып торып чыныккан кыз, аруны сизмәде дә.Чөнки хәзер шушы ике ялкынлы йөрәкнең бәхете аның кулларында иде.Үзе сөйләде, үзе елады Альбина.Бармакларын, өметләнеп Айратның күз алдында йөртте.Һәм менә ул могҗиза.Менә ул саф мәхәббәтнең таулар күчерер сихри көче.Айратның да ниһаять , күз карашы шушы нәфис бармакларны эзләп таптыыы.Бармак артыннан әкрен генә уңга сулга, аска өскә дә йөри башлады.Альбина, бер Аллахка рәхмәт әйтеп, егетенә карады. Ирексездән тамган чыктай күз яшьләре, Айратның агарып калган ике битен юдылар.Тик бу индееее, сөенеч яшьләре иде.Аллахка шөкер, яшенләп яуган яңгыр артыннан, балкып чыккан кояш нурлары да күренде...
Айраат, диде Альбина сөенеп, Айраат, мине таныйсыңмы?Бу мин бит , мин Абинаа.Кара әле миңа кадерлем, карале.Таныйсыңмы?
Ләкин Айрат , билгесезлектән чыгып, Альбинага караса да, әле кызны танымавы карашыннан күренә иде.Нур куна башлаган күзләрен бер ачты , бер йомды ул.
Ничек мине танымыйсың ди инде, матурым.Мин бит бу, синең яраткан күрше кызың.Бердәнберем минем.Альбина Айратны саклык белән кочаклап елый башлады.Айратның үзен танымаганга , юри түгел икәнен яхшы аңласа да, ачуы чыкты.Кабааак, диде ул шул чыккан ачудан кызып.Айрат дигәч исеңә төшмәсә, бәлки менә болай исеңә төшәр.Кабаак..Шулай диде дә , чарасызлыктан, инде нишләргә белми, башын егете башына терәп тынып калды.
Һәм менә, тау астыннан челтерәп аккан чишмә, баш очына кунып сайраган кошлар тавышын хәтерләтеп Айрат телгә килде.
-Ә кулыңда синең сирень иде, диде ул Альбинаның колагына пышылдап.Ә кулыңда синең сирень иде...
Өзелеп сөйгән ике гашыйкның сөйкемле күзләреннән тамган күз яшьләре, бергә кушылдылар да,әкрен генә үзләренә юл алып, сагыш эзләрен юдылар.Гашыйк куллар, берсен берсе эзләп табып, гомерлеккә аерылмаска кушылдылар.
Альбинааа, син килдең ,диде Айрат әкрен генә.Син килдең....Башка мине ташлама..
Мин дә сине сагындым, күз нурым.Мин дә бит гел син генә дип яшәдем.Ә хәзер Айрат, сөйләшмә.Ял ит яме.Рәис абый, генерал да монда әле.Ии, әтиең сөенер инде.Бигрәк каты кайгырды шул ул.
Альбина Айратның кулын кысып тотты да, әкрен генә үзенең җырын җырлап сөйгәненең елмаюлы йөзенә карады.
Ә кулыңда синең сирень иде,
Язлар иде безнең күңелдә.
Сагынганда зәңгәр күккә карап
Чүмеч йолдыз эзлим күгемдә.....
ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК.
Альбина шулай бераз моңланды да, Айратның бит уртасыннан үбеп алды.
Айраат, син дә минем кебек төнге күккә карап эзләдеңме серле чүмеч йолдызны?диде ул, ярымпышылдап.Сагынганда син дә тулган айның алтын нурлары аша миңа сәләм юлладыңмы?
Айрат бары хәлсез кулы белән, кызның кулын кысты.Әйе Альбина, әйе.Көн саен диде ул, яшь аралаш елмаеп.
Менә ничек килеп чыкты Айрат . Без булып хат язганнарын икебез дә белмәгәнбез бит.Хәзер үк әйтергә иртә икәнен бик яхшы белсәм дә, гафу ит кадерлем.Әйтәм яме..Синнән хат алгач, шашам дип торам.Бары синең исем белән, син дип янып көеп яшәгәндә бит.Башканы сөям янәсе.Дуслар гына булып калыйк.Дөрес ышанмадым да инде үзем.Ышанган булсам алты ел буена көннәремне, озын-озын төннәремне, сине көтеп уздырган булыр идем мени?Ә бәлки шулай кирәк тә булгандыр, име бит матурым.Укып бетерүгә бергә булган булсак, мин дә бу үрләргә менеп җитә алмаган булыр идем.Мәскәүнең данлыклы хирурглары белән эшләвем ни тора.Син дә әнә хәрби врачлардан бик күп нәрсәләргә өйрәнгәнсеңдер дип уйлыйм.Сиңа да минем исем белән хат язганнарын яңа белдем бит әле мин дә.
Айратның аптыравы хәлсез йөзенә чыкты.Башында мең төрле уй булып, кая карарга белми ятса да:Сирень диде ул, кызга карап.Ә кулыңда синең сирень.иде...
Әйе, Айрат, әйе сиреньИсеңә төштеме? диде Альбина сөенеп..Бу сүзләрне бездән башкалар да ничектер белеп алган бит.Ләкин хәзер боларның берсе дә мөһим түгел матурым.Иң мөһиме без бергә.Безнең иңнәрдә парлы канат хәзер.Ә хәзер син ял ит, әйдә.Берни турында уйлама.Бары исән сау терел.Мин сине генә яратам, си-не-генә.Ә узган сагышлы көннәрне онытыйк...
Альбина Айратны ничек яратуын, ничек сагынганын түкми чәчми әкрен генә сөйләде дә, сөйләде..Бары Айратның берни җавап бирми ятканын аңлап, аңа карагач кына, сөйгәненең елмаеп изрәп йокыга киткәнен абайлады.
Йокла кадерлем, йокла диде ул.Аллахка шөкер, инде бар да артта калды.Безне хәзер Айрат ,бернинди хатлар да аера алмас.Язып та торасы булмас әле, чөнки мин синең яныңнан башка бер кая да китмәячәкмен.
Альбина, Айратның кулын назлап кына күкрәгенә куйды да, аяк башларына басып коридорга чыкты.Кайсы кысып эчен тоткан, кайсы башын бәйләгән авыруларга күз ташлап, баш врач кабинетының ишеген шакыды.Ул кергәндә, Рәис кызып-кызып Булатовка нидер аңлата башлаган иде.Альбинаны күрүгә өмет тулы күзләре белән ,сүзеннән бүленеп аңа төбәлде.
Я ,Альбина ни диярсең?Без кайчаннан бирле селкенергә дә куркып утырдык.Өмет бармы?Менә-менә айныр дип көтә-көтә ун көн була бугай бит инде...
Ии, Рәис абый ун көн нәрсә ул.Айлар буе, аңга килә алмый ятканнар бар.Кем ничек айный инде.Бездә берәү, утыз биш көнгә якын берни белми ятты.Хатыны килеп:Инде өмет юк, аппараттан өзик, азаплыйбыз гына, дип , гариза языыып, аппараттан ычкындырган иделәр, абзыебыз айнып китмәсенме.Алай гына да түгел, хатын !кая киемнәр ? әйдә өйгә кайтабыз.Син ашамадың шту ли, ябыккансың?дип безне шаккаттарды.Менә шулааай...Ә Айратка килгәндә...
Рәис, сикереп торып, Альбинага барып ябышты.
Нәрсә кызыыым, нәрсә?Өмет бармы?
Нишләп булмасын ди инде Рәис абый дип көлде Альбина.Госпитальдәге мондый опытный врачлар булганда, айнымас җиреннән айныр..Барсын да дөрес, җиренә җиткереп әшләгәннәр бит..
Әллә?...
Әллә, Рәис абый, әллә...Айныды безнең Айрат.Әйе, Аллахка шөкер , теге сызыкны атлап, безнең янга чыкты.Ә алдагысы бар да яхшы булыр.
Чынлапмы Альбина?Улым сине таныдымы?Кит аннан?Сине безгә ходай җибәргән инде кызым, рәхмәт,рәхмәәт...Рәис, сөенечтән елап, күз яшьләренә буылды.Яшь аралаш әйткән сүзләрен дә , ни Альбина, ни генерал аңлый алый алмасалар да,кемнедер сүккәнен ,бик яхшы аңлап елмаеп куйдылар..Шушы бәхетле минутларда , кабинетка кергән баш врач та , эшнең нидә икәнен тиз аңлап алды.
Айрат аңга килде что ли ? Менә бит ә..Воот...Любовь! диде ул елмаеп.Любовь-великая сила.Молодец Камиловна!рәхмәт.
Сезгә рәхмәт, доктор.Мин бит үптем генә, спящий красавецны.Ә хәзер ул йокыга китте, тынычлап йоклап алсын инде..Уятмыйк доктор, диде Альбина елмаеп.Аннары кайчаннан бирле тамагына бер валчык ризык капмаганы исенә төшеп, ашханә турында белеште.
Алар җыелып урамга чыкканда, әле көн уртасы яңа узып кына бара иде.Язгы кояш нурлары шуны гына көткәндәй, уктай атылып аларны назларга ашыкты.Каен алкаларыннан килгән хуш ис, борыннарын кытыклап, елмаерга мәҗбүр итте.
Ерак та түгел урнашкан ашханәдә ашап, бераз ял итеп алгач, Альбиналар гапләшеп,кире больницага таба атладылар.Өстенә ап-ак халат, башына шундый ук калпак кигән Альбинага карап, Рәис соклануын яшермәде.Альбина, бәлки улым янына кереп чыгармын?диде ул әкрен генә, укытучыдан рөхсәт сорагандай.Белсәгез иде минем йөрәгемнең ни хәлдә икәнен.
Юук, Рәис абый тынычлан, диде Альбина.Сезгә хич тә борчылырга ярамый.Хәзер Айратка тиешле процедураларны, коллегаларым белән эшләп бетерик тә, керерсез.Тынычланыгыз яме,әле басулар сукалыйсыгыз бар.Чәчү чәчәсе.
Даа, чәчүне сеңлем, миннән башка да чәчәрләр анысы.Ну менә сукалыйсым бар, дип көлеп җибәрде Хәкимыч.Басуларны да, Зилә апаңны да...
Минем өчен дә сукала, диде генерал көлеп.Вәәт син аны , ә? Ничә ел яшәп, шулай алданганым юк иде әле.Ул малай сине жәлләәәү, Рәис дус.Айратның Камил малае икәнен белсә нишләр дип, күпме яндым мин.
Җә, егетләр, ярар.Все в порядке дип, сүзләрен бүлдерде Альбина.Зилә апа мине өнәп бетермәсә дә, аның үзен яклыйм әле мин.Ул да әшәкелектән бармагандыр бу әшкә.Ни дисәң дә министр кызы, терлекче кызы түгел.Улын зур кешеләр белән аралашыр.Аннары министр дәрәҗәле эшкә дә урнаштырыр дип уйлагандыр Зилә апа.Бер ана да баласына начарлык теләми бит инде.
Шулай да Альбина, болай калдыру ярамый.Исән-сау терелеп кайтса, әйтәсемне әйтәм әле.Гомер буе үз дигәнчә яшәп, башкалар фикеренә колак та салмады бит.
Рәис абыыый!Әйттең нии, әйтмәдең ди инде.Аннан ни файда бар .Ачу өч көн, дип әйтергә ярата минем дәү әни.Бер кире сүз әйтмәбез яме.Аңа болай да Аллах тагәлә җәзасын бирде инде.Зилә апа үзе дә үкенәдер хәзер.Бу эшләренә үкенми мөмкин түгел.Исән генә булыйк..
Рәис ничә көнгә беренче тапкыр чын күңелдән көлде.Матур көрән күзләренә нур кунды..Алайса, иптәш генерал, сукалап булмас индеее, диде ул көлеп..Доктор әйткәч, аннан узып булмыый...
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)