АЛТМЫШ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Әздән генә җитеште Алисә.Мәче тизлеге белән кулын сузмаса, конфет Рәиснең авызына кереп китә иде.Ап-ак булып, көчкә Рәиснең кулыннан диярлек тартып алды ул конфетны.Ләкин тагын шунда ук, чүттән генә аңын югалтмады ..Айрат аның сузган конфетын алмыйча, шикәр комы сорады.
Гафу ит , Алисә.Мин конфетны сирәк ашыйм.Миңа я варенье, я лимонлы чәй булсын.Ә шоколодны безнең әни ярата, кая аңа бирим, дип, конфетны Зиләгә сузды.Мизгел эчендә бер агарды, бер кызарды Алисә.Айратка сузган кулы аны тыңламыйча һавада асылынып калды.Ярый әле берни белмәгән Зилә, үзе дә сизмичә кызга ярдәмгә килде.
Конфет белән генә эч инде улыым, диде ул елмаеп, мәә...Алисә дә көне буе эшләп аргандыр, песок эзләтеп йөрмә әле, әйдә.Иртәгә әчәрсең лимон белән.
Эх сезнее, кара әле әти боларны!Икәүләшеп торырга иренеп утыралар бит, диде Айрат.Ярар инде, Алисәнең күчтәнәчен ашыйм алайса дип, нәкъ шул сихерле конфетны ашап та куйды...
Сөенеченнән чүттән генә урындыгыннан егылып төшмәде Алисә.Маңгаена бәреп чыккан салкын тир бөртекләрен салфетка белән сөртте дә, төнге урамга чыгып китте.Хәзер керәм, төнге авыл һавасын әз генә сулыйм , диде ул.Җилкәсенә таралып төшкән чәчләрен сыпыргалап, болытлы караңгы күккә карап хәйран торды .Үзе куркып, ишек алдында гына торган, иске өйгә шикләнеп карап-карап алды.Әйтерсең шул өйдән ниндидер бер җан иясе чыгып куркытыр кебек тоелды аңа.Ләкин сихерченең, конфетны ашата алсаң артыңнан калмый, шул минутта ук синеке булачак, дигән сүзләрен искә төшереп, Айратны көтте ул.Менә-менә ишек ачылыр да:Салкынча бит, матурым , әйдә керик дип , егет чыгар дип өметләнде.Ләкин ишек кенә ачылмады.Бары ныклап ябылып бетмәгән ишектән, тегеләрнең сөйләшүләре, ара-тирә көлешеп куйганнары гына ишетелде.
Ярар,үзем дә индеее, ашыгам.Моңа хәтле көткән-көткән, тагын аз гына сабыр итим, дип, берни сиздерми төлкедәй басып, өйгә кереп утырды.
-Алисә, безнең анда иске өйдә йорт ияләре тора, урламасыннар тагын дип көлде Рәис.Ишек алдына чыгам дисәң , я мине , я Айратны чакыр.
Зилә иренә ачулы күзе белән бораулап кына карап алды да.Ии, матурым, сөйләшеп утырасың инде. Син кирәк ди Алисага, көтеп утыр, дип, елмайган булды.
Ә син әнисе, кунак кызыннан көнләшәсең шту ли ?диде Рәис, хатынының сөмсере коелганын күреп.Кайгырма , хатыын, безнең нәселдә хатын өстеннән йөргән ир юк ул.Ул яктан тыныч була аласың.Одналюблар без, да ведь улым.Әә, ни диярсең?
Так точно, диде Айрат, шулай әти.Чынлап та шулай.Миңа да әле, өйләнмәгән булсам да, Альбинадан башка кеше кирәк түгел.
Боларны ишетеп , ни дияргә дә белмәде Зилә. Карале боларны, Алисә, син дә ишетәсеңме соң ?Мин генә ялгыш ишетәмме?диде ул,югалып калган кызга күз кысып.Бу карт җүләре көнләшәсең дип утырааа, яше кияүгә киткән нәрсәсен сагынып еларга маташа.
Ничек кияүгә, әни?дип урыныннан сикереп торды Айрат.Әти чынлап та шулаймы?
Рәис нидер әйткәнче, җавапны Зилә бирде.Чынлап, чынлап.Чумаданнарын күтәреп озатты Камил кызын.Син белми идең мени аның башкалар белән йөргәнен?Әйткән идем түгелме сооң?
Синнән чыга инде Зилә.Кем белән чуалсын ди ?Шул Вальмир килгәли иде инде.Ансы да сирәк-мирәк, дусларча гынадыр.
Вальмир исемен ишетүгә Айрат эсселе суыклы булып китте.Нәрсә әти, Вальмир чынлап та киләме, күрәсең мени?диде ул ышанмыйча.
Әллә нигә бер инде Айрааат.Хатын-кызлар сөткә су кушарга ярата инде алар.
Колхозыңда может чынлап та кушалардыр,ну мин түгел диде Зилә, иренә мыскыллы караш ташлап.Мин күргәнемне генә сөйлим.
-Ну хәзер, данный момент Альбина өйдәме соң, әни!Урамда күренәме?
Айрат син татарча онытып кайттыңмы соң?Юк
, авылдан чыгып китте ул, дип әйтеп торам түгелме, мин сиңа?
Айрат , тәрәзә янына басып Альбиналарның өенә карады.Димәк, дөрееес.Альбина алдамаган , дип уйлады ул.Менә сиңа сирееень..
Аның уйларын Рәис бүлдерде.Син Зилә, ычкына башладыңмы соң? Нинди кияүгә китсен ди, Альбина? Әкият сөйләп торасың.
Әкиятне син сөйлисең җаным, ә мин точно белгәнемне генә сөйлим.Бөтенесе җыелып озаттылар.Авызларын ерып, чумаданнарын күтәреп киткәннәрен үз күзләрем белән күрдем, менә билләһи.
Яраар әни , китсә китә инде алайса, нишләрсең.Иртәгә Фәгыйлә әби янына кереп чыгармын әле, бүген әйдәгез ятып карыйк дип, Айрат, сүлпән генә бүлмәсенә кереп ятты.Ләкин күпме генә боргаланса да , йокыга китә алмый азапланды.Шулай ята торгач,мыштым гына торып киенде дә, капка төбенә чыгып утырып,уйга калды Айрат.Ничек Альбина кияүгә чыккан?Укуы нишли микән? Бәлки берәрсе урлап үзенеке иткәндер.Точноо, шулайдыр әле ул.Димәк бабайлар язмышы безне дә көтә.Нәрсә буу?..Кайсыларыбызның да булса ялгышымы ? Белмииим...
Сирень куаклары астында уйланып озак утырды ул.Әле генә шау-шулы язлар иде.Сирень исле бәхетле, ак язлар.Ә хәзер әнә язлар да әллә кая калды, сирень чәчәкләре дә юк.Альбина да кая микәән?..Җитмәсә, ай кызы да күренми , ансы да миннән качкан бугай.Айрат бер күккә, бер каршы яктага Альбиналар өенә карады.Менә-менә капка ачылыр да, шат елмаеп сөйгәне чыгар сыман тоелды аңа.Ләкин, юк шул, юуук..Дөрес ,кайдадыр капка ачылып ябылды, этләр дә өргәләп куйдылар.Шуның белән шул, авыл кабат иртәнге татлы йокысына талды.
Тагын бар җирдә сихри бер тынлык урнашты.Бары талгын гына искән җилдән яфраклар пышылдашып, капка түбәсе астында ,саташып күгәрченнәр гөрелдәп куйды.Төнге күктә йөзгән ай да , әллә ничек болытлар астыннан тонык кына ялтырап, эчне генә пошыра кебек тоелды.
Айрат шуларны күзәтеп, күпме утыргандыр , инде керәм дигәндә генә Фагыйлә әби бүлмәсендә ялт итеп ут кабынды.Шуны гына көткәндәй, авылны яңгыратып таң әтәчләре кычкыра башлады.Кызыык:Әтәчләр безне намазга уяталар.Үзләре дә азан әйтәләр алар, тыңлагыз! дип әйтә иде Фәгыйлә әби, әллә дөрес инде.Әнә бит ничек берсен берсе узышып кычкыралар.Йоклап ятмагыз диләрдер инде.Хәзер үк әби янына керсәң ярамас инде, ярар ,иртүк керермен әле дип, Альбиналарның ут янган тәрәзәсенә карап тордыыы, торды да, өенә кереп китте Айрат.Билгесезлектән дә авыр нәрсә юк икән бит, дип уйлады ул.
Бернәрсә турында да уйламаска тырышып, үзенең киң,йомшак урынына кереп ятуга , йокыга да китте .Озак та үтмәде шикелле үзе, күзенә беренче кояш нурлары төшеп,ялт йолт уйнаша башладылар.Штораны тартмаганмын икән бит, ябыйм әле дип, Айрат күзләрен ачар-ачмас тәрәзә янына килеп, шторага үрелгән иде, шунда урам буйлап төшеп киткән ашыгыч ярдәм машинасын күреп,коелып төште .Фәгыйлә әбигә килгән индее, димәк намазга торуга давлениесе күтәрелгән.Исән генә бул, әби җаным.Син безгә бик кирәк әле, бик кирәәәк, диде ул.
Инде яңадан урынына барып ятса да, бүтән йоклый алмады Айрат.Капка тавышын ишеткәндәй булып, әллә ничә тапкыр торып тәрәзәдән дә карады.Ләкин, урамда әрле бирле йөргән ике кечкенә эттән башка җан күренмәде .Без булмагач авыл да күңелсезләнә инде әллә?дип уйлады ул.Әллә минем сагыш урамга күчәме ?Ята торгач, кухня ягында, стенада эленгән күкеле сәгатьнең тавышы ишетелде.Шуны гына көткәндәй әти әнисе торып юыну бүлмәсенә кереп киттеләр.Алар артыннан ук Айрат та кухняга чыгып утырды.
-Әти, тагын скорый төшеп китте , иртүк күреп калдым.Фагыйлә әбигәдер инде , диде Айрат.Исән генә була күрсен, яратам шул үзен.Мич коймакларының тәме һаман шул авызда тора кебек.
-Шулаймыыыы?Чё то, күптән килгәне күренми иде улым. Фельдшер Дания апаң якын тора да, үзе генә булдыра алмагандыр шул, чакырткандыр.Белгән булсаң кергән булыр идең лә..
-Бу яшькә җитеп яшәгәненә рәхмәт әйтегез инде,дип Зилә дә сүзгә кушылды.Кызы кияүгә киткәнгә сөенгәндер.
-Зилә!диде Рәис коры гына.Авызны яптык яме.Шундый ак әбиләрнең догасы белән йөргәнне онытма.
Шул, авызны яптыктан башка җүнле сүз белмисең инде син, диде Зилә иренә карамыйча гына.Сыер савучыларыңа әйт син ул сүзеңне.
Ии, әни , сез һаман да бер берегезне яратып торасыз икән әле, дип, көлеп җибәрде Айрат.
Башка телне улым, анаң белми ул, дип Рәис тә көлә башлады.Ул хатын-кызлар, кирәк түгел вакытта, әзерәк авызларын япсалар да ярар иде лә, юк бит.
Әтии, карале, хатын-кызлар дигәндә Алисә синең белән китмидер бит, дип пышылдап кына Рәискә карады Айрат.Нигәдер күңелемә ярамый ул.Матур да инде үзе, зыяны да тими.Ну яратмыйм менә,нигәәә, үзем дә белмим.
Чәпчемәле улым, яме.Хәзер син авызыңны яп, диде Зилә.Яратмый имеш.Әнә бит яратканың төп башына утыртып китте.Бер кеше дә яратып тумый инде ул.
-Әйе, Зилә, әйе,ярааар.Айрат та ярата башлар, дисең инде.Кофе яса да киттем.Синең белән бәхәсләшеп утырып кына эш бармый, дип Рәис , коры гына килеш,кофесын эчте дә, машинасы янына чыгып китте.
Айрат та әтисе артыннан иярде.
-Әтии, Сания апа синең белән бик сөйләшеп тормый инде ул, беләм.Шулай да сорап карале, Альбина чынлап та киткәнме ,диде ул.Яме әти?Әбине дә сорарга онытма.
Ярар, Айрат, сорармын.Ну аларның канда бугай инде ул, мине дә кызык итте әнисе, дип, машинасына менеп утырды Рәис.Әниеңә әйт улым, унберләргә кайтам .Карале Айрат, түз инде, теге Ахуныч кызына бик караңгы чырай күрсәтмә.
Айрат әйләнеп кергәндә, өйгә яңа пешкән кофе исе таралган.Алиса да, кыска , ефәк халатын киеп кухняда мәш килә иде.Әйдә матурым, кофе эчәсеңме, ясыйм диде ул, Айратны күреп.Матурым булмагае тагын, дип эчтән генә көлеп куйды Айрат.Минем матурым бар шул инде.Тик шулай да, сабыр итәргә булды.Әйе, Алиса, яса дип, өстәл артына утырды.
Кофелар эчеп, капкалап алганнан соң, урамга чыгып басты Айрат.Узган барган белән күрешеп алуга, батырлыгын җыеп Альбиналарга таба китте.Ләкин үз гомерендә беренче тапкыр,Фәгыйлә әбиләренең бикле капкаларын күреп, йөрәге жуу итеп куйды...
АЛТМЫШ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Бау белән генә бәйләп куелган келәгә карап -карап торды да,Айрат авыр сулап сирень куаклары астындагы эскәмияләренә барып утырды.Гомергә дә йозак күрмәгән капка ямансулап ,хәзер аның үзен күзәтәдер кебек тоелды Айратка..Җылы бөркелеп торган капкадагы яшел, зәңгәр такталар.Телләре булып сөйли алсалармы?!.Берсен- берсе уздырып, кызып-кызып сөйләрләр иде лә.Ләкин юк бит,юк.Алар әнә үз гомерләре эчендә бик күпне күргән, күпне ишеткән җансыз шаһитләр генә шул.
-Гади генә бүрәнә йорт. Миңа гына шулай нур чәчә кебек тоеламы соң бу ?дип,Айрат озаклап , урам яктан өч тәрәзәле өйгә карады. Энесе күрше абыйларына ияреп ,Киров ягына шабашкага китте , дигән иде әни.Дөрестер ,бер күренер иде
,дип уйлады ул..Сания апа фермададыр инде.Менә бит , уйламаганда тормыш ничә градуска борылып куйды.Ә хыяллар! Нинди якты, матур иде алар безнең...
Акрын гына аяк тавышларын ишетеп Айрат артка борылды да,Алисәне күреп башын селкеп куйды.
-Ай, аллам, этнең яратмаган сөяге алдында ята дигәндәй..Каян белеп кушканнар моңа исемне?Чынлап та лисага охшап тора бу, дип үзалдына елмайды.Аның елмаюын үзенчә аңлаган, Алисә сөенде генә.Бөтен матур, бай ирләр үзләренең тозакка капканнарын белми дә кала.Карарбыз, син дә тиздән ничек биерсең микәән?диде ул эчтән генә. Аннары , эскәмиягә килеп утырды да,егеткә эндәште :
Сәләм Айрат!Нәрсә уйга калдың, Альбиналарга кердеңме соң әле?..
Кердем, кердем диде Айрат коры гына.Капкалары бикле.
- Может әбиләре өйдәдер,өстеннән капкаларын гына бикләп киткәннәрдер.
Да Алиса, то же вариант бу ,уйламаганмын диде дә, Айрат утырган җиреннән торып,кире капкага таба китте.Берничә өй аркылы гына салынган тыкрыктан кайтып килүче Камилне күрмәде ул.Ә Алисә аны танымады да. Үзләренә таба кызу-кызу атлап килгән ачулы ирне күреп,йөгереп диярлек Айратны барып кочаклады .
Бер усал абый синең янга килә диде ул, артта торган иргә төртеп күрсәтеп.Айрат бер мизгелгә югалып калды...
-Ә, Камил абый сез?Ничек хәлләрегез?диде ул, каушап.Скорый сезгә килгән идеме иртән?Фәгыйлә әби ничек?
Камил чынлап та ачулы итеп бер Айратка, бер аның кулына ябышкан кызга карап куйды да:Кит Айрат, канымны кыздырма дип, капкадагы бауны чишә башлады.Айрат, сөйгәненең әтисеннән: Нәрсә булды, Камил абый?Альбина...? дип сорый гына башлаган иде..
Тегесе шул арада капканы дөңгертәтеп ябып, кереп тә китте.
Псих, дип кычкырды Алисә.Аннан кеше кебек сорыйлар , ә ул?
-Яхшы чакта таегыз моннан!дип, капка аркылы кычкырды Камил, ачуы белән.Альбинаны да эзләп йөрмә.Әнә биик пар килгәнсез!
Айрат үзен үзе белештермичә, Алисәдән кулын йолкып алды.Бар кит әле моннан, диде ул, Алисәгә.Сиңа хәтле ачуымны чыгарып торма .Минем эшкә нәрсәләргә дип кысыласың син, ә?!
Ярар алайса, яраар.Тор әнә ялынып, диде Алисә.Капка астыннан сыясың бугай, шуышып керсәң була.Шулай диде дә , җансыз курчак сыман вак вак атлап, фырт итеп өйгә таба кереп китте.Үтерәәәм, теге сихерчене, үтерәм дип уйлады ул.Артыңнан калмаячак, үпкәләмә ди бит әле, шарлатан!..
Айрат кына нәүмизләнеп капка төбендә басып калды.Камил абый, Камил абыыый,дип кабат-кабат эндәшеп карады ул.Ләкин ,тегесе генә капка аратасын эчтән этеп куйды да, өенә кереп китте.Альбина укуыннан ял алды, хәзер кияүдә диде ул, ишекне ябып.Сез дә әйбәт торыгыз.
Мин өйләнмәгән бит.Кем белән әйбәт торыйм?дигәнен Камил инде ишетмәдее...
Значит дөреес, Камил абый алдап тормас, дип уйлады Айрат.Буласы булган инде, бернишләр хәл юк.Эх, Альбина, Альбинаа..Ак әбиебез генә исән сау терелә күрсен инде хәзер.Барыбыз да аны бигрәк каты яратабыз шул .Ул булса хәзееер...
Ләкин менә ,әбисенең Айрат белән икесен уйлап, больницага әләккәнен генә Альбина белмәде .Башкалабыз Мәскәү урамнары буйлап, академиягә ашыкты ул.Курыккан эш хәерле була дип,аны уку йортында колач җәеп , бик җылы каршы алдылар .Шунда ук тулай торактан бүлмә ачкычы да тоттырдылар.
Укыганда торасы дигән бүлмәсенә кергәндә, дулкынлануын көчкә җиңде Альбина.Зур якты тәрәзәләрдән, шәһәр шау шуы ишетелә.Ике тимер кровать, тумбочкалар.Тулай торак, Африкада да тулай торактыр инде ул дип,алып килгән әйберләрен түшәмгә хәтле тиеп торган шкафларга урнашты.Коридор стеналарында да, бүлмәдә дә медицинага кагылышлы, таблицалар, плакатлар эленгән.
Казан гына түгел бу, Мәскәәү.Нинди генә галимнәр, дөньякүләм билгеле кешеләр укыганнар монда!Менә бит Зилә апа! Рәис абыең бер эш бирми калмас дигән идең.Тирес корты Камил кызы Мәскәүнең иң данлыклы, борынгы академиясендә укый башлаячак Аллах бирса! Монда укыган бер генә булса да таныш кешең барыемы?Юктыыр, менә мин булырмын инде ул яме...Альбина коридорга чыгып, үзе кебек алдан килгән студентлар белән исәнләште.Ап-ак тешләрен ялтыратып көлеп торган негр кызы белән дә танышып алды әле.Яңа гына Африканы искә алган идем, менә күрәсең булса диде ул.Тегесе дә бишенче курста укый булып чыкты.Уртак телне дә бик тиз тапты алар.Озак та үтми, инде-авыл кызы сап-сары Альбина белән Африкадан килгән кап-кара негр кызы Амади, көлә-көлә уку йортына баралар иде..Әнә шулай итеп, Альбина Камил кызының, язмышында гаять аһәмиятле Мәскәү тормышы башланып китте.
Айратның гына менә,кеше күрәсе килмәде . Чәчен йолкып еларга әзер иде ул .Алисәне ярату түгел , күрә алмас дәрәҗәгә җитте.Җитмәсә Фагыйлә әби янына да кертмиләр икән, диде әтисе.Бәлки ул берәр ачыклык керткән булыр иде дә.Сания апа да , әнә Альбинаның кияүгә чыгуы дөрес дигән...
Көне буе үзен кая куярга белми йөргән Айрат,кичләтеп кенә бакчада йөргән әтисе янына чыгып утырды.Монда бигрәк матур шул, дип, бер кат гөлбакчага сокланып карады ул. .Тезелеп киткән ак башлы кәбестәләр, тип тигез кишер рәтләре.Кызарып утырган помидорлар..Болар барсы да әйтерсең бер оста художникның атаклы рәсеме.Клумба булып утырган, астра, георгиннар хуш ис бөркеп,бакчага искиткеч ямь өләшә.Әллә кая гына качып сайраган чикерткә тавышы күңелләрне уята...Эх әти, бигрәк яраткан идем шул Альбинаны.Нигә алай итте инде ? Миңа хәзер нишләргә?диде Айрат, әкрен генә. Рәиснең дә , бердәнбер улының газаплануын күреп, үзәге өзелде. Сиздермәскә тырышып, чәчәкләр арасыннан корып башын игән бер ике кашкарыйны йолкып, ызанга алып куйды да, кулын тимер бочкадагы суга тыкты.Үзе дә бит әле кайчан гына Айрат хәлендә иде.Әнә шуңа бик яхшы аңлады ул малаеның уй кичерешләрен.
Нишләргә дип улым, яшәргә инде.Сания апаң ташлагач, мин дә нәкъ синең хәлдә идем, диде ул, суда түгәрәкләр ясап..Җитмәсә әнә Ахуныч кызы кебек, арттан анаң тагылды.Билгеле бик матур иде ул.Тоттым да өйләндем, ничә ел торып ятабыз бит әле.Өйләнмәгән булсам, белмим шулай каңгырап йөргән булыр идем микән?
Ну әле син әти, өзелеп яратмасаң да әнине ошаткансың.Ә мин Алисәне бөтенләй күрә алмыйм.Әнине җәлләп кенә сөйләшеп йөрим инде.Нәрсәгә өмет итеп йөридер , белмим, дип Айрат та су бочкасына кулларын тыгып.Бүген дә әйбәтләп әйттем инде.Яратмыйм, юкка өметләнмә дип..Юук аңламаса аңламас икән.
Әйтәм аныыы икәүләшеп пыр-пыр йөриләр, дип көлде Рәис.Ярар, улым.Беренче мәхәббәт кебек үк көчле булмаса да, икенчесе дә очрамый калмый инде ул, очрар Алла бирса.
Әйе, әти очрар.Караәле әти, мин нәрсә дия идем.Әллә армиядә дальше калырга микән?
Рәис, бочка янында торган чиләкне әйләндерде дә,шунда утырып улына карады.Айрат та мыштым гына аның янына килеп чүгәләде.
Юктыр улым, ниемә инде сиңа армия.Гомер буе казармада гомереңне уздырырга кирәк дип саныйсыңмы?диде ул ,карашын бакча артларында җәйрәп яткан басуга күчереп.Монда кайтып тора алмыйм дип уйласаң инде, бераз я Маршанскийда, я Томбовтамы шунда ,бераз эшләп ал .Йөрәк яраларың басылсын.Еллар буе бер кайтып килергә интегеп ятарга ,армия дип уйламале.
Үзем дә кызулык белән уйладым бугай шул.Ярар, әти карармын әле.Берәр ел булса да эшлим дә, аннары күз күрер.Тизрәк эшкә тотынып, онытыласым килә.
Әйе улым, әш бар нәрсәгә дәва ул.Ләкин менә, санаулы көннәр генә бик тиз узды әле бу.Иртәгә эшкә бармам инде.Аэропортка үзем алып барырмын.
Әйбәт булыр әти.Алисәгә берсекөнгә генә китәм дидем әле.Әни әйтеп куймаса тагын.Аның белән бөтенләй китәсем килми.
Алисәне үзем дә яратмыйм мин аны.Бик үк акыллы да түгел бугай уул, дип матур итеп көлеп җибәрде Рәис.Альбина гына менә.Күз тигәнме соң, акыллы кыз дип сөенеп йөри идем.Шыпырт кына кияүгә чыгып тайган.Күпме сорадым Саниядән, юуук, партизан мени, әйтми..Торып карасыннар әле, соңрак белерсез ди.
Ярар инде әти, шулай язгандыр.Но мин барыбер өйләнергә җыенмыйм әле.Нигәдер Альбинаның башкага китүенә ышана алмыйм.Үзен бер күреп сөйләшмичә ышанмыйм да.
Өйләнергә Айрат, кайчан да соң түгел дә инде.Ну шулай да малай, һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй, күңелеңә хуш килердәй кеше очраса белеп тә булмый.
Ул турыда уйламыйм әле, әти.Әле армия, эш дигәндәй, күз күрер, хәзер әйберләрне җыйгалап, машинага тутырам да, иртәгә срочно чакырдылар диярбез , теге бичурага.
Белмииим диде Рәис.Алай качып китү ирләр эше түгел дә.Ну икенче караганда, аңламаган кешене нишләтәсең ди.
Айратның кичтән әйткән сүзе , кабул булды.Алисә деловай гына чишмәгә төшеп китүгә, Рәис белән улы җыенып чыгып та киттеләр.
Әни , Альбинаны яратмый идең инде.Тәки котылдың, диде Айрат саубуллашып.Алисәне үзем яратмыйм, син үзең аңлат инде, артык дуламасын.Иртәгә Ахуныч кайтып ала диде ул.Әти белән минем янга килер булсагыз, зинһар аны ияртеп килмә тагын дип, Зиләне кочаклап үпте дә, машинага кереп утырды Айрат.
Урам буйлап төшеп киткән машинаны , тыкрыктан менешли күреп калган Алисә, ачудан чак мәтәлмәде.Капка әченә кереп, аягы белән генә капканы тибеп япты да, җеннәре белән Зиләгә кычкырды...
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)