Унбишенче бүлек
Әллә дәү әнии, Ленин бабай үзе әйттеме сиңа?дип көлде Альбина. Беләм, укырга кирәк икәнен бик яхшы беләм.Тырышып укып , барыбер шул медицина институтына керәчәкмен мин, әле минем белән горурланырсыз, дәү әни.Тирес корты түгел, ә Альбина Камиловна булачакмын.Ул вакытта инде Зилә апа да, бер сүз әйтә алмаячак, име бит , дәү әни? дип Альбина бүлмәсенә кереп югалды.
Иии, балам, авызыңа бал да май.Әәмин, ходай кушып шулай була күрсен инде , дип Фәгыйлә әби битен ике куллап сыпырып куйды.Аллахыбыз киң рәхмәтләреннән ташламасын да, теләгән теләкләрең кабул булсын балам.Шулай дип Фәгыйлә әби, күрше карчыгы янына кереп китте.Картайдык шул инде, яшьти нишләп ята микән диде ул.Хәлләрен бер белеп чыгыйм әле..
Ә Альбина, үзенең бүлмәсе тәрәзәсеннән Айратларның зур, якты өйләренә карап, Айраты белән бергә уздырган көннәрен уйлап, тын калды..-Нигә сразу беренче классны да бетермичә, икенчегә күчереп куйдылар инде син, яя?Менә иртәгә, тагын икебез бергә мәктәпкә барган булыр идек , диде ул, янәсе янында гына басып, Айраты тыңлап тора..Ә болаай, үземә генә бик читен булыр инде.Үзебезне белә башлаганнан бирле бергә идек бит, Айрат.
Аннары,урындык башына әленеп торган мәктәп формаларын сыпыргалап, рәтләп куйды.Китап, дәфтәрләрен барлады.Һәм өстәл артындагы урындыкка утырып, иякләренә таянды да, уйга чумды.Айрат...исемеңә хәтле матур шул синең.Бер-ике көн узмады, мин сине сагынам да инде.Син нишлисең микән, хәзер?Матур Казан кызларын күрдем дип, авылыңда сине өзелеп яраткан кызны онытмасаң ярый инде.Ул вакытта мин нишләрмен?Йөрәгем ничек түзәр, ул вакытта? Зилә апа, мине сиңа тиң түгел дип, гел төрттереп тора да, ләкин сөю хисләрен йөгәнли алмыйм шул.Яратам бит мин сине Айрат, яратам...Йокларга яткач та мәһәббәтен уйлап ятты әле, Альбина.Оялып кына, беренче тапкыр битеннән үбүен,
бакчаларыннан өзеп ап-ак сиреннәр бүләк итүен кабат-кабат күз алдына китерде ул.Нинди матур, тулган айлы язгы кич иде ул.Ә гөрләвек җырлары, җанны иркәләгән сирень, шомырт исләре...Ни дисәң дә, сөю бүләк иткән шушы яшьлегем язын, мәңге онытмам инде хәзер.Аралар ерагайды дип, кайнар хисләребез генә суынмасын иде .
Иртә белән уянуга, тәрәзәгә карады Альбина.Менә бит, яңгыр да туктаган, ялтырап чыккан кояш үзенең иртәнге нурлары белән җирне иркәли.Димәк, түфлиләремне киям, сукмак салынгандыр әле дип , Альбина залга чыкты.Ике сулы банкага утыртып куйган, кашкарый , дәлия чәчәкләре исе бөтен өйгә таралып, җылы хисләр уята.Ул арада, кече яктан дәү әнисенең тавышы ишетелде.-Тордыңмы, кызым?Әйдә энеңне уят та, юыныгыз.
Ярар, дәү әни дип, Альбина энесенә кычкырды.Бүген торасыңмы син , юкмы? Йокы чүлмәге диде дә, әбисе янына чыкты.Кояш чыккан бит, дәү әни.Син, аяза әле дигән идең, тәки дөрес булды бит , дип юына башлады.Эх, дәү әни, ярый әле Хәким абыйга китеп бармагансың.Синнән башка нишләр идек диде ул.Чынлап та инде ничә еллар, балаларны уятып мәктәпкә озату, каршы алу Фәгыйлә әби өстендә.Чөнки әти- әниләре эшкә иртүк китәләр, алар кайтканда тагын фермада булалар.Ни дисәң дә әбиле өй, нурлы өй шул.Әнә бит, өстәлдә коймак оныннан гына булса да пешерелгән тәлинкә белән коймак тора, газ өстендә гөжләп чәйнек җырлый.
-Әйдәгез, балакайлар, чәйләп алыгыз да, мәктәпкә барырсыз.Әниегез дә кайтып җитәр.Бер елны да беренче сентябрьгә озата алмый калганы юк, дип Фәгыйлә әби үзе дә чәйле өстәл янына утырды.Ул арада ишектән Сания дә кайтып керде.Бергәләп чәй эчеп алуга, Альбинаның энесе әзерләнеп күрше дус малаена керергә җыенды.Ак күлмәкләрен киеп , чыгып барган улы артыннан:-Чәчәгеңне кем ала?дип , көлеп кычкырды әнисе.
Ии, әни!Мин зур бит инде, минем кебек малайлар берсе дә чәчәк тотып бармый әнә, дисә дә, Сания малаена әзерләгән букетын тоттырды..Елга бер ул, укытучыңа бирерсең дип, ишекне япты.Аның артыннан Альбина да , ап-ак якалы форма күлмәген, ак алъяпкычларын ябып , чәчәк букетын кулына алды.Мин дә киттем, пока дип, чәчәкләрне иснәп урамга чыкты.Чыгуга Айратларның өенә карады ул.Әйтерсең, менә хәзер капкалары ачыла да, елмаеп Айраты чыга.Киттекме матурым, дигәне дә ишетелеп киткәндәй булды әле. Альбинага ямансу булып китте.Кабат тәрәзәләренә бер карыйм гына дигән иде, тәрәзәдә Зиләнең елмаюлы йөзе күренде.Альбина үзе дә, елмаеп баш селкеде дә , башын горур тотып,мәктәпкә таба китте.Мине үзе генә бара дип сөенә инде, шуңа елмаядыр дип уйлады ул.
Беренче сентябрь...Менә беренче тапкыр Айраттан башка мәктәпкә бара Альбина.Тагын шушы тугыз айны тырышып укыса, аннары тагын егете белән бергә укыячак ул.Ә моның өчен тырышып укырга кирәк.Дөрес, егете артыннан ияреп шунда китте диюче озын теллеләр табылыр инде, әлбәттә.Ләкин бит врач булу теләге башта нәкъ менә Альбинада туган иде.Айрат үзе уйламаганда гына сайлады ул һөнәрне.Альбина шулай уйлый уйлый мәктәпкә якынлашты .
Чәчәк исләренә күмелгән мәктәп, шат йөзле укытучылар , укучыларын кочак җәеп каршы алдылар.Бүгеннән күңелле дә, мәшакатьле дә яңа уку елы башланып китә.Менә җиз кыңгырау тавышы, укучылар шау-гөр килеп линейкага тезеләләр.Узган ел Айратлар сыйныфы басып торган урынга быел Альбиналар басты.Ә аларга каршы якта, нәни кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан беренче сыйныф балалары.Аларның нурлы күзләре, шушы чыгарылыш укучыларына төбәлгән.Авызларын ачып,кызыгып та, сокланып та карый нәниләр.Ә бит еллар бик тиз уза.Үзләренең дә шунда басып торганнарын сизмичә дә калырлар әле...
Уку елының беренче көннәреннән үк, тырышып укырга тотынды Альбина.Әбисе дә гел тырыш, укы дип тукып торды.Шушы мәктәптәге бер елыңны, аннары зур уку йортындагы биш елыңны тырышсаң кызым, гомер буе рәхәтләнеп яраткан эшеңдә әшләрсең.Кешеләр дә зурлар, гел безгә генә димәгән ул ферма дия иде.
Уку белән көннәр бер бер артлы уза торды.Айратны уйлап утырасы урынга, китап эченә кереп чумды ул.Ә Зиләнең очраган саен әйткән төртмәле сүзләре, бар көчен куеп, тырышып укырга бер этәргеч бирделәр.
Әле менә бүген дә, иртәгә Айрат кайтасы дигән көнне, тагын да шул чишмә юлында очрашты алар.Ниик, Альбина?Сезгә нәрсәгә ди инде ул, чишмә суы? Урамдагы кое суы гына ярамаган мени, интегеп йөрисең, дип көлде Зилә.Барыбер шул ферма исе сеңгән инде авызыгызга да ,диде ул узып барышлый гына.
Моңа хәтле үзен кулга алып, каршы эндәшмәскә тырышкан Альбинаның күзен яшь пардәсе каплады, ачуыннан ике бите кып кызыл булды.Үзе дә сизмичә, чиләкләрен чирәм өстенә атты да, Зилә каршына йөгереп килеп басты Альбина.
Сез, сез үзегез кем суң, Зилә апа!диде ул, үзенең ни әйткәнен дә аңышмыйча.Тотасыз да тирес кортлары !дисез.Тирес кортлары тирес әшкәртә әле алар, ә сез Рәис абый тапканны туздырып, кимереп ята торган корт.Ул ташлап китсә, бер көн дә яши алмыйсыз бит сез!!!Җитәр , бездән башка көлеп йөрмәгез.Айрат белән безнең арага да керергә маташмагыз.Айрат мине генә ярата, мине генә.Телисезме, юкмы без бергә булачакбыз.Шулай диде Альбина, чирәм өстендә тәгәрәп яткан чиләкләрен кулына алып, чишмәгә таба йөгерде.
Моны көтмәгән Зиләнең, ачудан чәчләре үрә торды.Болай да нечкә иреннәре, тагын да нечкәреп китте.
Нәрсә ди? Борын асты кипмәгән бәкәй.Рәис абый ташласа диме?! Ташлаган ди хәзер, сыер астында утырган Сания түгел мин,Зилә мин.Ууух дип, җенләнеп кайтып китте ул.Каян килеп , шул мүкләк Камилгә килде соң әле, бу Сания тәре.Инде аердым дип, сөенеп яши башлагач кына, күршегә кереп утыруын кара әле син аның, дип үзе белән үзе талашты Зилә.Рәисе дә, ачу китереп шуны мактый бит әле.Сания моны әшли, тегене эшли.Эшләсә, мин әйтә дип ташламыйлар аны, өйләнерләр.Кеше янына алып чыгарга да оялып ятар идең әнә.Каян килеп чыкты бу көяләр безнең башка.Әле карчыгы, әле анасы...Каршы очраган кешеләрне дә күрмичә , Санияләрне сүкте Зилә.Айрат ярата, бергә булабыз имеш.Булырсыз, хәәәәзер, көтеп тор, әнә фермаңда.Юк инде ул сиңа Айрат, юуук.Ай аллам, ничекләр генә котыласы бу колхозниклардан, ничек кенә..Шушы сары чыпчыгы чалт итеп малайга ябышты бит хәзер.
Аның шулай әйткән сүзләрен Альбина гына ишетмәде.Узен үзе ачулана-ачулана чишмәдән су алуын белде ул.Рәис абый ташлап китсә дип, ялгыш әйтеп ташладым.Әйтәсен әйтсен иде шунда.Исәнләш тә уз инде, дип үкенде Альбина.Сабыр итәсе иде лә, сабыр итәсеее..
+28 °С
Облачно



