УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Димәк, аны яратуың күрше егете булганга да, минем яраткан кешем булганга да түгел.Ниндидер башка сәбәпләр бар, дәү әни?.Мин сораган саен,һаман сүзне икенчегә борасың сиин.
Фәгыйлә әби бераз уйланып,чигүле мендәр япкычларын сыпырып куйды да, үзенең серле карашын тәрәзәгә төбәде.Әйтерсең аңа,шушы тәрәзә аша ерактааа еракта калган җитез яшьлеге кул болгый.Сагындыым Фәгыйлә, сагындыыым ,бер күрәсе иде сине дип,искән җилләр аша сәләм юллый.Фәгыйлә әби шул чак кемнедер күргән сыман елмаеп куйды да,яратып оныгының башыннан сыйпады.Йөрәгенең иң ерак почмагына,җиде йозак белән бикләнгән серләрен менә хәзер үк , ничек сөйли башларга белми азапланды ул.Бәлки кызым, соңрак сөйләшербез.Бу бит минем тормышым кебек озын тарих.Анда кереп китсәк тиз генә чыгып булмас, диде ул, авызын ачып тыңларга әзерләнгән Альбинага карап.
-Юк дәү әни, юук!Әйдә хәзер үк сөйли башла.Калганын кич белән, капка төбендә утырганда сөйләрсең.Бүген минем Айратым юк инде урамда йөрергә, диде оныгы.Көн дә бик матур , кояш та җылы нурларын сибә әле.Алтын көзгә аяк бастык дип әйтмәссең дә.Рәхәтләнеп кич утырырбыз.
Фәгыйлә әби бераз , сөйләргәме , юкмы дип,икеләнеп торды да, тын гына сөйләп китте: Сезнең кебек үк кызым, минем дә яшь, матур чакларым бар иде.Авылның беренче матуры булмасам да, төшеп тә калганнардан түгел идем мин .Чәчләрем дә хәзерге кебек көмеш түгел, ә калын кап-кара чәчләр иде.Ә ничек җырлаганны бөтен район яхшы белде.Син үзең дә беләсең инде кызым.
- Беләм дәү әни, беләм!Ачуланма яме , кушаматың да әнә шуңа "сандугач"бит , дип Альбина әбисен ныгырак кочаклады..Һәм сиңа бер егет гашыйк булды да...үлеп киттеее...дөресме? дип, әбисен ашыктырды ул.
Тьфү диген, җүләрем.Кем әйтте ди үлде дип? Исәәән ул.Хәзер дә сау сәләмәт.
Иии, дәү әни, үзеңне ташлап киткән егетне яклап утырма әле.Ә мин, менә бабаеңа гашыйк булдым., диген.
Ләкин Фәгыйлә әби, әллә оныгын ишетмәде, әллә чынлап та ишетеп, ишетмәмешкә салышты.Кулындагы дисбесен тарткалап, сөйләвен дәвам итте ул.Менә шулай бер концерттан соң, мине бик акыллы, матур егет озатып кайтты.Ул көнне әле бүгенгедәй хәтерлим мин.Шундый матур, язгы кич иде ул.Бөтен җиргә шомырт исе таралган.Ә чәчәкләренең ак төсе, ай нурларына уралып, язгы урамны яктырта.Гөрләвекләр дә хәзерге кебек чычтык пычтык кына агып ятмый,урам тутырып инештәй челтерәп ага иде.Чөнки кызым, без яшь вакытларда кар ишеп ишеп ява торган иде шул.Хәттә кечерәк өйләрнең түбәләре генә күренеп торган чаклар булды. Челтерәп аккан гөрләвек тавышы , төнге тынлыкта бөтен авылга ишелеп торыр иде.Олысы кечесе гөрләвекләр җырын тыңларга, язгы чәчәк исен иснәргә дип, капка төбенә чыгып утыра иде кичләрен.Бөтен җирдә уен-көлке, шат көлүләр дигәндәй..
Аннары ул елларда,барыбыз да тигез идек.Кешене дә суртларга аермадылар.Ә инде 7 класс белеме булып, укый яза белсә, ул укымышлы кеше була, аңа ихтирам белән карыйлар иде. Мин үзем әйбәт кенә укый-яза белү өстенә җырлый да идем әле.Менә шуңадыр инде,яшь дип тормадылар, мине клубка мөдир итеп куйдылар.
Әйе, дәү әни синең директор булып эшләгәнеңне беләм мин.Ә аннары..
Юк ла, Альбина.Нинди клуб директоры ди.Исеме генә директор иде инде аның.Үзем утын әзерләп миченә яга , идәнен юа идем.Менә шул, аты беткере...нәрсәдә калдым соң әле?... Ә, әйе бер егет озатып кайтты.Матур, озын буйлы, әле армиядән генә кайткан егеткә , бер күтәрелеп карауга,үлеп гашыйк булдым бит.Ул үзе дә яратуын яшереп тормады.Шул беренче озатып кайткан көнне ,гөрләвекне лаптыр-лаптыр ерып, урамның икенче ягындагы бакчадан бер ботак сирень сындырып бүләк итте. Ләкин ул сиреньнәр әле,чәчәк атарга өлгермәннәр, ә бөредә генә иделәр.Бераз кайткач эшләпәле лампочканың тонык уты астында , күрде ул бөреләрне.Үзе дә җаным, читенсенеп кенә:Караңгыда күрмәгәнмен Фәгыйлә, син аларны сулы банкага куй, хәзер чәчәк атар алар диде.
- Димәк әби, сиңа да егетең сиреньнәр бүләк иткән.Мин дә яратам ул сиреньнәрне.Ап-ак булып чәчәк аткан шомырт исләрен дә яратам.Шулай диде дә Альбина,хәзеер дәү әни, хәзер дип, йөгереп бүлмәсенә кереп китте.Аннан бер китап тотып чыгып,эченнән кипкән ак сирень чәчәген кулына алды.
Менә дәү әни, диде ул.Бу Айрат бүләк иткән беренче сирень чәчәге.Бу язда бүләк иткән иде.Ә мин менә берничәсен истәлеккә дип китап эченә тыктым.Әле һаман да исе килеп тора кебек, име дәү әни, иснәп кара әле дип, Фәгыйлә әбигә тоттырды Альбина.
Фәгыйлә әби, биик кадерле ядъкарне тоткандай, сакланып кына кипкән сирень чәчәген кулына алды.
Әйе, кызым!Исе килеп тора әле, чынлап та тәмле.Димәк әле хәзер дә, сирень шомырт бүләк итәләр?
Безнең өчен дә, бик кадерле чәчкәләр иде алар.Ә җәйләр җитүгә ромашка, кыңгыраулар китә иде...
Ә син дәү әни, берәр чәчәкне минем кебек киптергәнең булдымы? Ә теге егетеңнең сиреньнәре? Ул бөреләр чәчәк аттымы?
Фәгыйлә әбинең,яшьләре күптән кипкән ягымлы күзләрендә яшь тамчылары күренде.Шулай бераз, җыерчыклы бармакларына сүзсез генә карап торды да,чәчәкле сатин күлмәгенең итәген тарткалады.Күптән чаларган чәчләрен, ак яулыгы астына сыпырып кыстырды һәм сөйләп китте: Юуук.Чәчәк ата алмадылар алар.Бөредә килеш , сулы банкада озак утырдылар.Ләкин нигәдер чәчәк атмадылар дип, офтанып куйды Фәгыйләттә.Өзелеп сөйгән сөю хисләребез дә, сиреньнәр кебек бөреләнеп кенә калды.Чәчәк атарга әз генә вакыт җитмәде аларга.Безгә дә бәхетле булырга әз генә калган иде югыйсә.Әз генәә....Ләкин менә, нишләтәсең.Шулай килеп чыкты инде.Уйлап та карамаганда бабаеңның хатыны булдым да куйдым.Ләкин , язлар белән ургылып килгән беренче мәхәббәт хисләре кызым, бик көчле була икән ул.Менә илле яздан артык инде, шул сирень бөреләрен күзлим.Ә бит ямьле язлар җиткән саен, шаулап чәчәк ата ул сиреньнәр, шомыртлар яшь кәләштәй ап-ак була.Безнең сөю генә, бөреләнеп чәчәк ата алмый калды.Һәр яз саен, һаман шул чәчәкләргә карап, яшьлегемне, өзелеп сөйгән беренче мәхәббәтемне искә алам мин.Ул беренче мәхәббәт дигәннәре, соңгы мәхәббәт тә була икән балам.Бүтән инде мин бер кешене дә, шул исәптән бабаеңны да ярата алмадым....
Альбинаның кара ,озын керфекләрендә яшь бөртекләре ялтырады.
-Менә сиңа мәәә! Дәү әни, мин сине бабай белән яратышып гомер иткәнсез дип уйлап йөрдем тагыын.
-Юук балам, ярата алмадым шул.Тора бара ияләнеп яшәп киттем.Бабаң гына ,үзе мине яратып гомер итте.Эчмәде, тартмады...
-Димәк шул чәчәк бөреләре аша , сезгә күктән бер кисәтү ясалган булган ,дәү әни?
Шулай булгандыр кызым.Шул бөреләрне чәчәк аттырырга үзебезгә тырышасы булгандыр.Ә мин җүләр баш, үземнең җебегән булуым белән өч кешене бәхетсез иттем.Аны , үземне, бабаңны.Ну бабаң бәхетсез булды дип тә әйтмәс идем.Өзелеп ярата алмасам да, яхшы хатын булдым.Үзе дә, яратса да көнләшеп интектермәде.Икебез өчен дә, мин үзем генә яратам дияр иде, мәрхүмем.Менә шулай балам.Менә шундый язмышлар .Бер кешегә дә ачмаган йөрәк серләрен ачтым мин бүген.
Даа, дәү әнием!Мин Айраттан башка, икенче кеше белән яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.Ә сееез..Бу бит яшәү түгел.Белмим дә, нәрсә әйтергә...
Фәгыйлә әби оныгына карап тын калды.Альбина үзе дә сүзләр эзләп маташмады..Бу минутларда алар икесе дә, үзләренең беренче мәхәббәтләрен уйлый иделәр.Шулай күпме утырганнардыр, ләкин икесенең берсе дә бу тынлыкны бозарга җөрьят итмәде.Стенага эленгән сәгатьтән ,күке сикереп чыгып кычкыра башлагач кына, айнып киткәндәй булды алар.
Дәү әни,диде Альбина пышылдап кына.Әйтерсең лә, әбисенең бу халәтенә ул гаепле .Дәү әни , гомер буе яратып яшәгән кешең исән дисең.Ә ул хәзер кая? дип кенә соравы булды, ишектә кармаклврын күтәргән энесе күренде.
Тагын балчыкка баткансың инде, чели кебек җирдән шуышасыңмы суң син? диде Альбина.Әбисе белән сөйләшүләрен бозганга ачуы чыгып.
Энесенең генә апасына исе дә китмәде.Син кайчан кеше кебек сөйләшергә өйрәнәсең инде, диде ул көлеп.Суң булып каласың ич, соң дип әйтергә өйрән.Шуышасыңмы суң түгел, апа соооң диде ул, пычрак чалбарын салып..Альбина үзе дә,һаман шулай суң дип әйткәненә көлеп куйды.
Ярар, ярар өйрәтеп торган булма әле.Бар кулларыңны юу да, ашарга утыр.Хәзер җылытам дип, Альбина газ плитәсе янына килеп басты.Үзе, дәү әни, бүген кич утырырга чыгарбыз әле яме, дип әбисенә күз кысты...
УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Чынлап та,балам чыгарбыз урамга ,чыгарбыз диде Фәгыйләттә.Менә сиңа сөйләгәч , шул елларга кайткандай булдым әле, үзем дә.Ә син кызым, бар әйдә, малларны карап кееер,мин аш салыйм.Безнең серләр белән генә анаңнарның тамагы туймас .Шулай дип Фәгыйлә әби сулы зәңгәр кәчтрүлне газ плитасына утыртты. Кисмәктән , шундый ук зәңгәр чәйнеккә чишмә суы салды.Бу минутларда бу сөйкемле әбинең уйлары кая йөгерүен белү, кыен түгел иде...
Альбина сиздермичә генә, өйдә кыштыр мыштыр вак төяк эшләр эшләп йөргән әбисен күзәтте.Дәү әнисенең сөйләгәннәре йөрәгенә тынгылык бирмәде аның..Димәк әби гомер буе башка кешене яраткан дип уйлады ул.Ә мәхәббәтләренә нәрсә булды микән? Бик матур иде дип әйтте, бәлки ул,дәү әнине ташлап икенче, матурырак кызга өйләнгәндер.Тик нигә гомер буе Айратны якын итте ул.Башка күрше балаларыннан аермалы буларак, Айратка үз оныгы кебек гел дә ихтибарлы булды.Кызлар серле булырга тиеш дип әйтә дә дәү әни, үзенең дә без белмәгән күпме серләре бар икән бит... Кичкә хәтле вакытны этеп төртеп көчкә үткәрде Альбина.Һәм менә ниһаять, алар капка төбендә, шомарып беткән, күпне күргән агач эскәмиядә утыралар. Капкага терәлеп үк диярлек үскән ,миләш агачыннан күбәләктәй бөтерелеп, сарылы кызыллы яфраклар оча.Аяк астында коелган ,кипкән яфраклар кыштырдый.Искән салкынча җил, бар дөньяга көз исе тарата.
Бүген бигрәк рәхәт кич, име дәү әни ?диде Альбина, сүзне нидән башларга белмичә.
-Әйе, балам рәхәәт.Ләкин, менә нәрсә әйтсәләр дә, бу август аен яратмыйм мин , диде Фагыйлә әби, иңнәренә япкан ак мамык шәлен рәтләп.Бөтен тормышымның астын өскә китергән көз ае ул.
-Дәү әни, ә яраткан егетең сине ташлап киттеме?..Үзең мине яраткан иде, дигән идең диде Альбина..Миңа да көзгә караганда яз күберәк охшый.
-Иии, балам !Сезнең кебек вакытта көз ни дә, яз ни.Кара әле син агачлардагы матурлыкны.Көзге моңнарга уралган урамга күз сал әле син.Дөнья бик матур Альбина..Бәхетеңә сөенеп, рәхәтләнеп яшәгез генә.Шушы алтын көзләрне яратмаска таш күңелле булырга кирәк.Ә миңа килгәндә кызым, үзәкләрне өзәрлек сәбәпләре бар шууул...
-И, дәү әни!Нәкъ шушы көз аенда , минем дә Айрат Казанга китеп барды бит.Миңа да бик ямансу бүген.Бер атнасыз кайтмас та инде хәзер..Дәү әни, кара әле, бу Зилә апаларның өйләре матур булса да, ничектер салкын кебек тоела име.Әнә янындагы кечкенә иске өйләре киресенчә мәхәббәтле дип әйтимме...Үзенә тартып тора шикелле.
Әйеее , кызым, әйе.Сиңа гына түгел, миңа да шулай күренә ул.Эш зурлыкта да, матурлыкта да түгел бит.Әллә нинди матур өйләрнең дә, салкын бөркеп торганнары була.Хуҗаларының усаллыгы да, мәрхәбәтле йомшак күңелләре дә өйләренә күчә дип , дөрес әйтәләр бугай Альбина.
Ә бу иске өйләрендә кем торган иде суң, дәү әни?Рәис абыйларның әтиләре тордымы?Ул милициядә эшләгәч усал булгандыр бит.Ә өйләренә карасаң менә, алай дип әйтеп булмый....Дәү әни , ә синең егетеңнең өйләре матур идеме? Авылның кай җирендә тора иде суң алар?.Нигә бергә була алмадыгыз.?
Фәгыйләттә Альбинаның суң дип әйткәненнән тыйнак кына елмаеп куйды.И, кызым кайлардан таптың син ул суң сүзен?Энең дә көлеп интектерә үзеңне.Соң дип әйтергә өйрән әле..
Ярар дәү әни, яраар әйтермен.Ә син, менә минем сорауларга җавап бир. Көтә-көтә арып беттем бит инде..
Фәгыйлә әби, бөтерелеп килеп алдына кунган,кызыл яфракны кулына алды. Ашыкмыйча гына, беренче кат күргәндәй , шул яфракка карап торды да, Альбинага таба борылды.
- Нигә бергә булмадыгыз дисеңме?.. Язмышыбыз шундый булган инде балам.Үзем дә җебегән булганмын.Шуңа гомер буе үкенеп яшәдем дә мин.Ләкин үкенүдән генә нинди файда булсын инде, я?Җете кызыл тиз уңа дип, белми әйтмәгәннәрдер инде ул.Бөтен авыл соклана иде шул безгә.Андый мәхәббәт берничек тә көлгә әйләнергә тиеш түгел иде лә.Ләкин дөнья, без теләгәнчә генә түгел балам.Уйламаганда августның караңгы төнендә, мәхәббәт йолдызыбыз күктән атылып көлгә әйләнде безнең.Ә , ут булып сибелгән көле гомер буе икебезне дә пешереп торды...Фәгыйлә әби башыннан узганнарны сөйләгән саен,болай да моңлы күзләрен билгесез бер сагыш басты.Ә үзе һаман ,ниндидер аңлата алмаслык өмет тулы карашы белән, каршыдагы кечкенә өйне күзәтте.
Альбина нидер сизенеп , бер әбисенә караса, бер шул кечкенә нурлы өйгә күз ташлады.Бәлки ..дип шикләнде ул.Ләкин дәү әнисе үзе башлап сүз әйтмәгәч , сорарга да кыймады.
-Шул яз, җәй айларын мәхәббәт дулкынларында йөзеп уздырдык без, дип сөйләп китте Фәгыйлә әби.Җәйләрен болынлыкта ул гармун уйнаса, мин өздереп җырлар идем.Без төшми калган көннәрдә, уенлыклар да сыек кына узар иде.Бер беребезне бигрәк каты яраттык шул.Милиция мәктәбенә укырга керәм дигәч,каршы да килеп маташкан булдым әле.Простуй гына колхузчы булсаң бул, мине ташлап китмә дип еладым.Хәким генә , бер ел күп түгел Фәгыйлә , узар да китәр дип, документларын уку йортына илтеп бирде...
Хәкииим?!...Дәү әни, Хәким, дип әйтәсеңме?... Димәк синең яшьли сөйгән ярың Рәис абыйның әтисе булган?!Чынлапмы, мин ялгышмыйммы?Менә ни өчен Айратны үз оныгың кебек итеп үстердең сииин?Күңелнең бер почмагында бар иде ул, андый шикләнү.Сорарга гына курыктым.Эх, дәү әни,дәү әниии..Кем уйлаган ди..Минем сөйгәнемнең бабае, дәү әниемнең гомерлек мәхәббәте булгааан.Һее..
-Әйе Альбина, әйеее.Рәиснең әтисе иде шул Хәким..Гомер буена,иртә белән иртүк торуга иң беренче эш итеп, шул йортка карадым мин.Әйтерсең лә, шул өч тәрәзәнең берсеннән Хәкимем карап тора кебек тоела иде миңа.Гомер буе шул хисләр белән яшәдем дә инде мин.Бар курыкканым, Рәиснең шул өйне сүтеп атуы иде.Аллахының рәхмәте белән, нигәдер сүтәргә уйламады ул.Ә өйләре исән булгач,мин дә сөйгәнемне дә шунда гына кебек хис итеп яшәдем.Күңелем дә гел шул өйне күзәтте.
Ә нигә бергә булмадыгыз, дәү әни? Ул үзенә матурыракны таптымы?..
Юк балам, юк.Тапмады.Ул елны август башларында бабаң хезмәттән кайтты.Алар Хәким белән , менә шушылай кара каршы гына торганнар икән.Кайтуга инде, клубка төште.Танцы, манцылар.Ул кичтә Хәким гармунда талгын гына вальс уйнап җибәрүгә, бабаң мине биергә чакырды.Дус егетләр булгач, Хәким дә каршы килмәде, уйнавын белде.Ә бабаең көлә көлә пышылдап кына, мин сине урлыйм диде.Мин дә дивана, тегене уйнап әйтә дип белеп, ярар дип көлдем.
Шуннан әби, я-ә шуннан? Хәким абый көнләшеп килми башладымы?
Юк инде кызым.Иптәше бит, нигә көнләшсен ди.Көнләшмәде.Киресенчә аңа ышанып,Фәгыйләне күрше авыл егетләреннән сакла дип , укырга китте.Как раз шушы август ахырлары иде инде ул.Менәә..Бабаң минем янда күберәк бөтерелә башлады.Мин сине генә яратам, син минеке буласың, люби нәрсәгә барам, но үземә каратам, ди бу..Мин ышанмыйча,һаман сүзне уенга борам.Тәк вәәәт,ә бер көнне бөтен кеше таралышып беткәч, клуб идәннәрен юып чыгарыыып, кайтам дигәндә генә, бабаң килеп чыкты бит .Хәкимнең әтисе гармунын сорый, менгерсен әле хәзер ди.Ә яшел эчле, кыңгыраулы гармун чынлап та клубта тора иде.Аны моны уйламыйча,гармунны бабаңа тоттырдым да, клубны бикләп чыктым.Гармунны үзең алып кереп бирерсең инде Фәгыйлә, әйдә, мин үзем күтәреп кайтам, дигәч, берни сизми бабаң артыннан иярдем.Менә шулай , кызыым.Үз аякларым белән бит.Үз аякларым беләм мәхәббәтемне таптадыым .
Хәкимнәр капка төбенә җитүгә, күрше абзый бездә утыра ул,дип бабаң үз өенә кереп китте.Мин дә, бер катлы җүләр, имеш,рәхмәт әйтәм...Өйгә керсәәәм, өйдә бер кеше юк, түрдә ризыклар әзерләгән түгәрәк өстәл тора.Мин аптырап торганчы , кемдер ишекне тыштан бикләп тә куйды.Мин шунда үземнең тозакка төшкәнемне аңлап алдым.Әле шунда да бит тавыш ни чыгармадым.Ул чакта, бабаңның мине урлавына һич ышана алмадым.Ярар, дип уйладым.Әти иртә белән килеп алыр әле.Мужет юмалап, үзем дә кайтып китәрмен..
Килдеме суң әтиең, нигә тәрәзәләрен ватмадың инде дәү әни.Менә дусларга ышан син имее..
Әйе, Альбина ватмадым шул.Сихерләнгән кеше кебек идем мин ул чакта. Әйтерсең лә, болар барысы өндә түгел, ә төштә кебек кенә тоелды миңа.Иртән әти килде балам, килдеее.Ләкин , үзе генә түгел,мулла белән.Мин шулай иңке миңке килеп торганчы никах та укып куйдылар.Әткәй беләй әнкәй буласы кешеләр,төнлә белән минекеләргә барып , ышандырып бетергәннәр.Фәгыйлә бездә, миңа милиция ир кирәк түгел дип әйткән.Үзара килешкәннәр , каршы килмәгез дигәч, әти белән әни риза булганнар инде.Элек Альбина , гел шулай кыз урлау иде бит.
Эх сине, дәү әниии.Чынлап та җебегән булгансың икән шул.Үзең инде зав.клуб та булгансың.
Хәзерге акылым булсааа..Бер көннән түгел, бер елдан соң булса да аерылган булыр идем дип уйлыйм да балам.Белмим инде, барыбер берни эшли алмаган булыр идем.Ул өйгә аяк басуга әллә нишләп киттем мин ул вакытта. Ихтияр көче сынгандай булды минем.Хәкимем җаным, елый елый ялынды.Әле еллар узгач та, балаң белән дә алам диде югыйсә.Мин генә башына тай типкән кешедәй, миңгерәүләнеп йөрдем.Кайтасым бик килсә дә, кайта алмадым.Иртәгә тучны кайтып китәм дип уйлыйм да, иртәгесен тагын берни эшли алмый идем.Авыл халкы Фәгыйләне , марий әби бозган икән дип тә сөйләп йөрде әле.Мужет шулай булгандыр да, андый бозым ясаучылар элек күп булмаса да , күрше авылда бар иде алар.
Ә Хәким абый? Ул мескенем нишләде?
Биик кайгырды, бәгырем.Әле атаң тугач та , бер үземне генә очратып:Кайт миңа кире.Синнән башка кеше кирәк түгел дип ялынды.Аның өстенә очраган саен әти-әниләре дә, Хәкимне бәхетсез иттең дип, орышалар иде.
Тик мин генә, ни оныта алмадым аны.Ни бабаңнан аерылып китә алмадым.Шулай бәйләп куйган эттәй узды гомер.Ләкин менә хәзерге акылым белән,бабаң мине үзенә бозып караткандыр дип уйлыйм.Бүтәнчә өзелеп сөйгән кешем янына качмавымны аңлата алмыйм.
Менә сиңа мәә!Әллә суң Рәис абыйлар да, шул вакытта , әтиләрен син ташлады дип, ачу тоталар микәән?Хәким абый сабыр булгааан!Берәү булсааа..
Дәвамы бар.