ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Фәгыйлә әби үзе дә сизмичә авыр сулап куйды.Серләр дисең инде , алайса балам!Серле дисең...Минем язмышларны кабатларга ходаем язмасын инде сиңааа. Утларда янмас, суларда батмас мәхәббәт бөтен кешегә дә бирелми ул балам.Бер береңне яратып, сөеп-сөелеп яшәү ,оҗмахта яшәүләргә дә тиң ул.Фәгыйлә әби уйланып тәрәзәгә карап күпме торгандыр, аның уйларын килене Сания бүлде.
Менә бит әнкәй, Аллахка шөкер, бозаулы да булдык.Угыз тәме бераз беткәч, сөтле дә булырбыз диде ул сөенеп.Иртәдән, мин эшкә киткәндә үк, кәефсезләнеп торган кебек иде инде.Шул бозаулыйсы булганга кәефсез тоелган икән.Ничек бозаулар дип курыккан идем.Ярый төнгә калмады әле, име әни?Камил дә сөенер инде.Бозавы да хәйран тере күренә.
Шулай, кызым.Шулаай!Исән сау бозаулагач, бик әйбәт булган, Аллахка шөкер.Олы мал бит.Эшеңә киткәнче, күз колак булырсың инде.Альбина да караштырыр.
Альбина ул әнкәй, Айратны озаткач, җирдә түгел ,һавада очып йөри. Минем үземә дә читен булып калды әле.Бигрәк , ничә карама йөгерә атлый безгә кергән чагы иде бит Айратның.Шундый усал таш Зиләдән , шундый акыллы бала тусын әле.Иии, менә..Зилә генә түгел,Рәис Хәкимыч та кире якка үзгәрде. Элеккеге персидәтел түгел ул да хәзер.Айрат кына тора бара нишләр.
Айрат матурлыгы белән әнисенә охшаган ул, кызым.Ә менә акыл, характер бабасыныкы.Хәким дә бик кешелекле, акыллы ир иде.Милициядә эшләгәч, бөтен поселок шуңа килде.Чөнки беләләр иде, Хәким һәрвакыт башлаган эшенең очына чыга.Бер кешене дә, тыңламыйча кире борып чыгармый.
Әнкәй, син Хәким абзыйны яхшы беләсең инде.Шул Зилә килен булып килгәч күчеп киткәнме соң уул?.Мин аны бу пудҗымда нигәдер хәтерләмим.
Юк, Сания .Озак еллар инде аларның күчеп китүләренә.Әле Камил дә тумаган иде ул вакытта.Кызы Әлфияләр белән яшәгәнен беләм.Ә менә күрмәгәнгә биш былтыр инде.
Әле ярый Әлфиясе булган.Зилә белән килешеп тора да алмаган булыр иде.Шундый пырдымсыз хатын инде ул.Бигрәкләр дә үзен әллә кемгә куя.Бүген әле,каршыга очрады.Киенгән ясанган.Каядыр барышы булгандыр.Үкчәле түфлиләрдән, кылдый былдый килеп , җәяү генә атлап килә иде.Үкчәсе ташка эләгеп калды шунда.Айрат хакына чак көлмичә,тиз генә исәнләшеп уздым.Нишләгәндер...
Нишләтәсең инде килен, бөкрене кабер генә төзәтә дип...Характер шундый инде.Мин минлеклеее.
Ирдән бәхете булды инде аның әнкәй.Эшләмичә, киенеп ясанып йөреп тора ул.Рәис үзе дә, шулай каты ярата микән соң? Бер сүз әйтмичә, мүкләк сыер кебек артыннан ияреп йөреп тора.Мин шундый булсам, ә-ә , әнкәй? Камил нишләр иде микән?
Иии, кызым!Шундый әйбәт киленем булганга сөенеп туя алмыйм инде мин.Алай димә, Сания.Синең дә ирең бик әйбәт.Эчми, тартмый , аллага шөкер.Сез тату булгач, минем дә күңел тыныч..Ә, менә Хәким генә бәгырем.Аның янына барып та йөрми ,диләр шул Зиләне.
Өендә эшләмәгәнне, анда барып эшләмәс инде әнкәй.Үзен кем дип беләдер ул, шул хәтле.Улыма да нәчәлник кызы табам дип сөйләп йөри диләр.Айрат белән Альбина арасын бутап атмаса дип куркам инде мин.Ул елан , үзенә файдалы партия тапса, улының бәхете турында уйлап та тормаячак.
Айрат ирек бирмәәәс, килен.Армиядән чын ир егет булып кайтыр алла бирса. ..
Ачык калган ишектән, песи кебек кергән Альбинаны күрми дә калды әбисе.Айрат кемгә, нәрсәгә ирек куймас диде Альбина,дәү әнисенең ахыргы әйткән сүзләрен ишетеп калып.
Фәгыйлә әби, бурлыкта тотылган карак сыман, килененә карап куйды.Зилә турында сөйләшә идек әле, балам.Бигрәк үзен ярата инде.Безне бик өнәп бетерми бит, шуңа арагызга җил булып керә күрмәсен дип әйтә идем, диде ул, куркып кына.
Мине кайчаннан бирле нәрсәгә кайгыра дип беләсез?Мин дә шунннан куркам, дәү әни.Зилә апаның мине дә , сезне дә яратмаганын да яхшы беләм, диде Альбина.Менә укып, кеше булсам карашы үзгәрер мужет.Ну хәзеер, күзенең аклары белән генә карап уза.Нинди зыянаныбыз тиядер инде, белмим.
Ә нигә армия дисез?.Ул югары уку йортында укыганнар армиягә бармый диләр бит.Мужет Айрат та бармас, диде Сания.
Юук, әни Айратның барасы килә.Бөтен дуслар барганда, мин дә сау сәләмәт, барып кайтам дип тора.Аннары бит, егетләр армиядән үз үзләрен якларга өйрәнеп кайталар....
Белмииим балам, диде Фәгыйлә әби, сузып кына.Белмиим..Зиләне кем генә җиңә алыр микән?Ул кәкрене турайтырга ай-һаай..Ярар, әле унны бетерәсең бар, кызым.Тырышып укы гына инде син.Айратың ярата ул сине.Үз бәхете өчен дә көрәшәчәк.Чынлап торып ярата икән , Зилә сүзләренә карап тормас әле , Аллахы бирса....
Әйе әнкәй, диде Сания.Авызыңа бал да май.Әйдәгез чәйләп алыйк та, бераз ял итеп алырмын.Көндезге савымга да вакыт җитә.Сез әзерли торыгыз, мин бозауны карап керим әле.Мин киткәч, Камил кайтканчы караштыргалап торырга онытмагыз.Шулай диде Сания , җитез генә маллар янына чыгып китте.
Альбина әбисенә карый карый , плитәгә чәйнекне куеп җибәрде.Казанга салып, мичкә тыккан коймакларны тартып чыгарды.Ә үзе дәү әнисеннән сорашасы килгән вакыйгалар турында уйлады.Мәхәббәте турында сорасам, гел сүзне икенчегә бора.Айратны да миннән ким яратмый,дип уйлады ул.Ярар, әни эшкә киткәч ,бүген обизәтелне сорыйм..Ләкин, еллар узу белән, кешене үтәли күрергә өйрәнгән Фәгыйлә әби , үзе дә бик тиз сизеп алды:Оныгының нидер беләсе килә.
Нәрсә Альбина? Авызыңа су каптыңмы әллә,.Сора, телең кычытканын күрәм ләбаса, диде ул елмаеп.Күптән күрәм балам, сорыйсы сүзләрең байтак әле синең.Сөйләшербез яме, Аллахы бирса барсын да белерсең.Итәктә утыра торган бала түгел син хәзер...
УНЫНЧЫ БҮЛЕК
Иии, дәү әни, әүлиядер син билләһи менә, дип шаккатып әбисенә карады Альбина.Каян бөтенесен беләсең суң син? Уйлап кына куям, ә син уже күреп тә өлгерәсең...
Кызым, унҗиде яшьтә мин дә берни белми идем шууул.Миннән бәхетле кеше юк дип, ап-ак кышларда урамнан атлап түгел, очып йөргән чакларым бар иде минем дә.Инде хәзер сиксәнгә җитеп, артыма борылып карасааам...Исем китеп ,егылырлык ялгышлар эшләп атканымны уйлап , йөрәгем күкрәк читлегеннән сикереп чыга дип торам, менәәә.
Иии, әби нинди ялгышлар булсын инде синең я?Ничә еллар бабай белән , бер берегезнең яратып, гомер иткәнсез.Бабай синең яннан бер көнгә дә аерылмаган дип, әтинең дә әйткәне бар иде әле.Ә менә минем Айрат Казанга укырга китте.Хәзер атна буена аны көтәргә кирәк инде...
Шул вакыт , Фәгыйлә әби Альбинага сәер генә карап куйды да :яратыып? Бабайны яратып яшәгәнсең дисеңме , кызыым?дип, Альбинаны аптырашта калдырды.Ләкин,аңа нәрсәдер сорарга җай чыкмады, көлә- көлә ишектән Сания килеп керде.
Их, күрсәгез икән сез бозауныыы.Аягына баскан инде , йөгереп йөри.Үзе әнисен сөзә сөзә имә диде, ул шатланып.Нинди исем кушыйк микән, кап-кара бозау, шундый усал да күренә үзе.
Усал булгач, әллә әни, Зилә дип кушыйкмы ?диде Альбина, аны моны уйлап тормыйча.Көтелмәгән бу җаваптан, бөтенесе дәррәү көлеп җибәрделәр.
Юк кызым, матур исем.Ну кушып булмый диде әнисе, көлүеннән туктый алмыйча.Үгез бозау бит.
Ә нигә булмасын ди, әни? Әйдә алайса Зил дип кушабыз.Зилә апага багышлап кушканны үзебез генә белербез.
Юк балалар,дип сүзгә кушылды Фәгыйлә әби.Ярамый кешедән көләргә, кызлар, ярамый.Аллам сакласын, көлке көлә килә- артыңнан куа килә диләр.Айрат аңлап алса,үпкәләп куюы бар.Әйбәтме...усалмы , әни әни инде.
Сания бер минут кына уйланып торды да: Фермада безнең бер ышпана үгез бар.Августин исемле.Как раз августта туды.Әйдә кызым, кушыйк без дә Августин дип.Матур исем бит, дип елмайды.
Менә бусы ярый инде.Әвгүстин диде Фәгыйлә әби.Кеше дә үпкәләрлек түгел.Ә хәзер Сания әйдә бар, ашап, чәеңне эчеп ал да, бераз ял ит.Бигрәк иртә торасы шул йокыңнан.Камилнеке всүтеки әле җидегә , сигезгә генә барасы.
Күңелле генә,ашап эчеп алгач, Фәгыйлә әби дисбесен тотып, бүлмәсенә кереп китте.Сания тагын абзарга чыгып керде дә, залдагы диванга башын төртте.Әтиең кайтса ашатырсың,диде ул. Энең дә балчыкка батып кайтып җитәр, балык җене кагылгандыр инде аңа .Йоклап китсәм кызым,берәр сәг.тән уятырга онытма, фермадан сыерларым тезелешеп, төшеп җитмәсен тагын дип,күзләрен йомды.
Ярар әни, ярар уятырмын диде Альбина һәм шалтыратмаска тырышып,савыт сабалар юа башлады.Ии, әни җаным, бигрәк авыр шул эшең.Дүрттә торып фермага йөгерәсең.Өйдә дә эш барыбызга да җитәрлек, дип уйлады ул.Әле дә ярый гомер буе дәү әниебез булды.Менә Зилә апаны эшләтеп карыйсы иде фермада.Берәр көн генә сыер савып караса нишләр иде микән ул?Ләкин, мин дә колхозда эшкә калмаячакмын.Эштән куркып түгел , юук.Зилә апага үч итеп укыячакмын мин.Тирес кортыннан кем чыгар? дигәне өчен генә булса да , тырышачакмын менә.
Ул арада урамда машина тавышы ишетелеп китте.Рәис Хәкимычның УАЗ гы икән.Машина капка төпләренә килеп туктауга, машинадан әтисе сикереп төште.Рәис председатель булса да, күршесен калдырмый үзе.Ни дисәң дә, күрше малайлар шул.Камил үзе дә мәктәптә әйбәт укыган да.Алга таба укырга гына акча ягы сай булган.Хәзер колхозда завсклад булып эшләп йөри.Ә Рәиснең әтисе милициядә, ару гына урында эшләгәч, малаен укытырга җай тапкан әнә.Ләкин олы яшьтәге Хәким абзыйның гына күңелен күреп торучы бик юк.Рәис тә шул хатыныннан шүрләп йөриме, үзенең вакыты юкмы.Сирәк бара диләр..
Альбина әтисен күрүгә, кулларын тиз генә тастымалга сөртте дә, тиз тиз генә каршысына ашыкты.
Кайттыңмы әтием?диде ул яратып.Ә безгә Августин килде.Бигрәк матуур..
Камил аптырап, ишек төбендәге аяк киемнәрен барлап чыкты.Аннары, ярым пышылдап кына: Урыс егете мени? Берәр нинди артист шту ли? диде.Кая соң үзе?
Альбина, тигез тешләрен җемелдәтеп көлеп җибәрде.Лапаста әти!диде ул елмаеп.Әнисе янында.
Нәкъ шул вакытта абзардан сыер мөгрәп куйган тавыш ишетелде.Тьфү сине, кызым дип көлеп җибәрде Камил.Әллә ниләр уйлап бетердем, чурт.Сразу әйтсәң нәрсә була иде инде, я?Кая әле, карыйк әле Августинны!
Молодец Альбина!Булган бу!диде Камил, сыерлары янында кап кара бозау күреп.
.Исеме дә шәп булган моның.Вәәт әәә!Августин!Син кушкансыңдыр әле кызым.
Юуук, әти! Мин Зилә дип кушмакчы идем.Дәү әни куштырмады.Әни тапты Августинны, фермада шундый бер үгез бар ди.Чынлап та матур бит име?.Әни әле үзе ял итеп тора, аннары эшенә барыр инде.Ә син әйдә, ашап ал дип Альбина өйгә кереп, әтисенә ашарга әзерли башлады.Камилнең кайтканын күңеле белән сизгән Сания дә торып , кече якка чыкты.
Иртәрәк кайттыңмы соң Камил?диде ул ирен күреп.Августинны күрдеңме әле?
По пүти Рәис очрады, аның белән кайттым.Шуңа бераз иртәрәк булды бүген.Августин белән танышып чыктым, Альбина әйтмешли бигрәк матуур.Мин кайтуга:"безгәАвгустин килде"-ди.Кем булыр бу?,дип каушап беттем.Берәр урыс егете йомыш белән килгәнме дип торам.Сания белән Камил рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Әле ярый төнгә калмады.Бүтән елларны төне буе саклап чыга идек бит.Аллага шөкер, икесе дә бик тереләр, диде Сания.Ә Августин салкыннар башланганчы аякка да басар әле.Ярар, син аша алайса, мин фермага менә торам әле.
Хатын, мине дә көт.Хәзер ашыйм да , мин дә синең белән китәм.Теге агартылмый калган амбарны акшарларга киләләр, диде Камил.Карап тормасаң өстән өстән генә мәтәштереп китәләр.
Әтисе белән әнисен озатып, бозауларын карады да Альбина дәү әнисе янына керде.Бүлмәсе зур булмаса да , кояш ягы булгач , ялт итеп тора.Әллә гел догалар, намаз укыгангамы бүлмәдән җанга якын җылылык бөркелә. Матур чәчәкләр, җир җиләкләре чигелгән мендәр япкычлары узып барган җәйне хәтерләтә.Альбина бераз яратып, йокымсырап киткән әбисенә карап торды.Намазга бик иртә уянасың шул дәү әни, көне буена арып та бетәсеңдер дип уйлады ул.Яраткан кешең белән яшәү оҗмахка тиң гомер, - дип әйтәсең дә, сез бабай белән шулай яшәдегезме икән? Хәким абзый синең беренче мәхәббәтең булган дип, озын теллеләр генә әйтә микән суууң?...
Әллә.үзе уянып киттеме, әллә оныгының текәлеп торган карашын сизепме Фәгыйлә әби, яткан җиреннән торып утырды.Менә картлык галәмәте шушыдыр инде кызым, башны төртеп торыйм гына дигән идем, йокымсырап та киткәнмен бит.Атаң кайттымы? диде ул.
Кайтты дәү әни , әти дә кайтты.Түлке: Иии, әни йоклый мени дип, китеп тә барды диде Альбина көлеп.Аннары елмаеп, Фәгыйлә әби янына килеп утырды. Эшем бар дип , тиз тиз генә ашады да,әни белән киттеләр алар, диде ул, әбисенең җилкәсенә башын куеп.Бигрәк яратам шул мин сине дәү әни.Синнән башка ничекләр үскән булыр идек икән.Айратка да әбисен алыштыра алдыыың...
Айраткамы? диде Фәгыйлә әби, Айрат исемен беренче тапкыр ишеткәндәй.Айрат..Айрат..Әйе мин аны оныгым кебек яратам.Бик якын ул миңа кызым! Бик якыыын, чөнки...
Альбина , тизерәк беләсе килеп , дәү әнисен ашыктырды.
Нәрсә дәү әни? Нәрсәгә һаман чөнки? дип әйтәсең....
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)