Все новости
Литература
13 Марта , 11:20

Ә кулыңда синең сирень иде

7-8 бүлекләр Кызыык, кем кушты микән аңа, таш Зилә дип.Берәр үзәгенә үткәне әйткәндер инде.Айратка әнә, элек кабак дип әйтсәләр дә, хәзер ялгышып та берсе әйтми.Ә Зилә апага, һаман да шул, үзе ишетмәгәндә таш кына диләр. Матур булгач, таш курчак дип әйтүләре микән суң инде ул.Әллә йөрәге таш микәәән?

Ә кулыңда синең сирень иде
Ә кулыңда синең сирень иде

ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Кызыык, кем кушты микән аңа , таш Зилә дип.Берәр үзәгенә үткәне әйткәндер инде.Айратка әнә, элек кабак дип әйтсәләр дә, хәзер ялгышып та берсе әйтми.Ә Зилә апага, һаман да шул, үзе ишетмәгәндә таш кына диләр.Матур булгач, таш курчак дип әйтүләре микән суң инде ул.Әллә йөрәге таш микәәән? Ни дисәң дә, күрше тирәгә бер елмаеп караганы да юк бит.Йөзе дә шул, гипстан катырып куйган шикелле.Матур, ләкин җан өшетерлек салкын.Рәис абый терлекче булса , бәлки аның белән яшәп тә ятмас иде әле.Альбина шулай уйланып торганда, үз ягыннан Фәгыйлә әби дә торып чыкты.
Нәрсә кызым, уй күлмәген кидеңме әллә?Шаккатып торасың. Нәрсәләр.уйлыйсың инде, я сөйлә әле? , диде дәү әнисе, озын бала итәкле күлмәген сыпыргалап.
Берни дә уйламыйм дәү әни.Менә бүген Айрат Казанга, укырга китә.Әллә шуңамы йөрәгемә ямансу минем.Аннан башка читен булыр инде, кечкенәдән гел бергә булдык бит.Казанга киткәч мин барлыгын онытыр дип тә куркам.Зилә апа да гел миңа каршы игәүләп тора үзен.
Юк инде , бәләкәчем!Син нәрсәәә?дип,оныгын юатырга ашыкты Фәгыйлә әби.Укымыйча булмый бит.Әнә әтиең укымагач, көн-төн фермада йөри.Хәзер үзебез дә үкенәбез дә, аннан файда юк шул.Сагынааам, тегеләй болааай дип, Айратыңның башын катыра күрмә.Зарлану безнең нәселгә хас нәрсә түгел .Аңладыңмы Альбина?
Аңладым ла инде, дәү әни.Бик яхшы аңладым.Сагынгач менә,юк , мин сине сагынмыйм, дип әйтимме?Яратам дип тә әйтмимме? Әбисе оныгына карап кеткелдәп куйды да, кулларын җәеп үзенекен сөйли башлады:
Әй лә, балам!Аңладың пычагым!Яратуыңны яшер дип әйтмим бит мин..Өзелеп сагынасыңны да, матур итеп кенә, күңелен яраламый гына әйт.Айрат үзе дә сине бик ярата.Шулай икәнен белү өчен, күзләренә бер карау җитә.Минут саен яратааам, сагынааам, синнән башка нишлим?дип торсаң, укуын ташлап кайтырга да мужет бит.Үз хисләреңне Альбина бераз йөгәнләргә өйрәнергә кирәк ул кызым.Эчеңдә яшеренеп яткан серләреңне шул бер мизгелдә чыгарып салырга ашыкма.Кыз бала әзерәк серле булырга тиеш.Хәттә күзләрендә, елмаюында да шул сихри, ымсындырып тора торган серләр чагылырга тиеш аның.
Син үзең дә шундый идеңме, дәү әни? диде Альбина елмаеп.
Әлбәттә инде балам, ансыз яшәүнең кызыгы калмый бит....Әбисе бераз уйланып торды да, өстәл янындагы урындыкка барып утырды.Җыерчыклы куллары белән өстәл өстен сыпыргалап, тагын дәвам итте.Айратны мин кызым, үзем дә бик яратам шул аныыы, диде ул тәрәзәгә күз ташлап.Әле һаман да,урамга караган саен, зәңгәр бутыйларын уңлы суллы киеп, курткасының изүләрен сәдәпләмичә дә, ул баланың безгә таба йөгергәнен күргәндәй булам.Әле генә кебек бит , кеп кечкенә килеш,икәүләшеп капка төбендә, майга батып коймак ашап утырганыгыз.Ә күпме язлар килеп киткән дә, күпме сулар аккан.Мин дә картайдым инде кызыыым.Сез өзелеп бәхет көтәсееез, ә мин яңа көн туган саен, бабаең янына китәр көннәрне якынайта барам.Кай арада узгандыр инде бу гомерләәәр?Сезнең кебек вакытта, бу гомер бер дә узмас , таягына таянып картлык та килмәс кебек тоелган иде лә.Күрәсең уза икән ул, узаа....Әнигә илле яшь тулганда, ул миңа бииик олы сыман тоела иде инде.Хәзер үзем сиксәнне ваклап йөрим, ә йөрәк һаман да яшь әле.Йөрәк картаймый икән лә,кызым.Шуның шикелле беренче мәхәббәт тә, картаймый менә.Ул хисләр гомер буе күңелләрне җылытып, йөрәккә дәрт , яшәргә көч биреп тора икән ул...Фәгыйлә әби , әйтәсе сүзен ярты юлда калдырып , олы мич янына килде.Кичтән әзерләгән утын чыраларына ут төртеп җибәрде дә, четер четер яна башлаган каен агачларына карап , тынып калды.Гәүдәсе шушы ап ак итеп агартылган мич янында булса, күңеле бормалы сукмаклар буйлап, гүзәл яшьлек елларына , адашып калган беренче мәхәббәте янына йөгерде аның.
Альбина суларга да куркып, бер әбисенә, бер мич эчендә биешкән ялкын телләренә карады.Кыз бала серле булырга тиеш дисең, ә син дәү әни , үзең һаман да серле күренәсең әле дип уйлады ул.Аннары әбисенең күлмәк җиңеннән тартып: Ә сез яшь вакытта, то же бар идеме ул мәхәббәт?Әәә, дәү әни, диде.Син дә бабайны, мин Айратны яраткан кебек яраттыңмы?
Гел елмаеп йөргән, йөзеннән нур бөркелеп торган Фәгыйлә әби бер мизгелгә югалып калгандай булды.Ак җирлеккә матур матур чәчәкләр чигелгән яулыгын төзәткәлеп куйды ул.Аннары шул яулыгы астыннан чыккан чал чәчләрен сыйпап, оныгына карады.Альбина бу вакытта әбисенең күзләрендә үзәкләрне өзәрлек сагыш, ниндидер бер үкенү хисе күреп, куркып калды.Әллә дәү әни яшьлегендәге беренче мәхәббәтен югалтканмы?Нигә әле кояштай балкыган йөзен кинәт кенә болыт каплады?Ләкин , әбисе генә бер сүз әйтергә җитешмәде , ишектән елмаеп әнисе кайтып керде.
Эээх, бигрәк тәмле инде бу каен утынының төтен исләре, диде ул сөтле бидонын өстәлгә куеп.Әнкәй син ял ит, мин үзем пешерермен коймакларны...
Юк әни, юук!Мин үзем пешерәм.Син иртүк чыгып киткән кеше бит инде, бар син үзең дә ял итеп ал, дип Альбина табага үрелде.
Ярар алайса, сез пешерә торыгыз .Мин сыерны карап керим әле.Фермага барганда ,карап киткән идем, әнкәй.Әллә ничек сәер күренде, бозаулый дисәң, әле берәр атнасы бар да кебек, дип Сания лапаска чыгып китте.
Бозауласа да, исән сау булсыннар ,, диде Фәгыйлә әби.Ничә чакрым җирдән сөт тә күтәреп йөрмәс идең кызым.Эшләрегез дә авыр дип, киленен күзе белән озатып калды Фәгыйлә әби.
Табага чыжлап төшкән камырдан , өйгә тәмле коймак исе таралды.Мичтә янган ут гәүдәләрне генә түгел, җанны да җылата кебек тоелды.Менә хәзер ишек ачылыр да,аннан елмаеп , кулына кечкенә бутыйларын тоткан Айрат килеп керер кебек тоелды, Альбинага.Ул ишеккә карый карый, коймак пешерүен дәвам итте.Аннары үзен күзәтеп утырган әбисенә карап: Менә дәү әнием! Минем дә синең шикелле кайнанам булсын иде ул , диде.Ничә еллар әни белән торасыз, ә мин сезнең хәттә бер тапкыр да сүзгә килгәнегезне хәтерләмим.Син безне гомер буе, тәмле ризыклар әзерләп, коймак ,бәлешләр пешереп көтеп ала идең. Миңа дәү әнием, әни дә синең үз кызың кебек тоела хәттә.Син бит аңа да исеме белән түгел, гел яратып кызым гына , дип торасың.Әле минем Айратны да ничек яратасың .
Яратам Альбина.Яратаам, үз оныгым кебек ул миңа.Чөнки Айрат. ..дип, Фәгыйлә әби әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмады , кояштай балкып Айрат үзе дә килеп керде.Альбина әбисенең нур тулы күзләренә карап,:бер сер капчыгы булдың әле син әбием, дип уйлады .Чөнки Айрат..., дип нәрсә әйтергә теләгән идең инде син хәзер?
Ул арада Айрат, Фәгыйлә әбине кочаклап, яулык астыннан чыккан чал чәчләреннән үбеп тә алды.Эх Фәгыйләттә , диде ул.Белсәң иде син, шушы коймак исләренең кайларга алып киткәнен.Кечкенәдән иснәп кенә тора идем бит мин бу исләрне.Шул тәмле коймак исләреннән, көзге көннәр дә яктырып киткән кебек булды менә..

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Шулайдыр улым, шулайдыыыр дип, күрше егетен сөенеп каршы алды Фәгыйлә әби.Яңа гына ,сине искә алган идем менә.Олы мичкә яккан саен, Һаман да шул әйбәткә генә кия торган курткаңны киеееп, зур зур атлаган булыыып ,син килеп керерсең кебек тоела әле миңа.
Әйе шул, Фәгыйләттә !Нигә шулайдыр инде ул? Өстәлдә бар да бар, хәттә кешедә булмаган ят ризыклар да.Ә минем күңел ,шушы сезнең мичтә кызарып пешкән коймакка тартыла.Аннан да тәмле ризык ашаганым да юк бугай минем, диде Айрат, нур балкытып.Ә тиздән менә Альбина да безгә пешерә башлар...Әнидән генә булмады инде ул пешерү, олы мичкә гомерендә дә ягып маташмады.
Пешерер, пешерер диде Фәгыйлә әби.Кечкенәдән минем белән өйрәнеп үсте, Аллага шөкер.Кулыннан бар эш тә килә кызымның.Сез бик матур парлар , күзләр генә тимәсен.Инде ходай кушып менә...дип кенә әйтә башлаган иде, Альбина әбисен бүлдереп: Дәү әниии!диде.Син үзең менә, миңа , әле генә нәрсә әйттең? Син дә бөтенесен бер юлы әйтеп бетермә әле, яме.
Фәгыйлә әби үзенең ашыгып әйтә башлаганын аңлап, иии,әйе шул балам.Айратны күргән сөенечтән инде бу, сине өйрәтеп торган булам тагын дип көлеп куйды.
Айрат,мич алдында торып ,ике бите җиләктәй кызарган, табагачына коймаклы таба эләктергән Альбинага карады.Аны беренче тапкыр күргәндәй, сөю тулы күзләрен тутырып :Син бүген, чынлап та әкияттәге Золушкага охшап торасың матурым диде ул.Шундый ук эшчән, матур, акыллы .Мин генә сине балга алып бара алмыйм, хушлашырга кердем.Киткәнче сезне дә күреп чыгыйм дидем.Ә Сания апа кайда?Кайтмады мени әле ?
Әни кайтты, диде Альбина, коймакларын өстәлдәге тастымалга тезеп.Абзарга, сыерны карыйм дип чыккан иде, хәзер кереп җитәр.Димәк син китәсең дә индеее?
Әйе, Альбина китәм.Хәзер, әти вокзалга алып барып куя.Поезд китәргә берәр сәг.вакыт бар әле.
Иии, бер сәг.кенә калгач, әйдә утыр әле, улым.Утыр, коймак белән чәй эчеп алыйк , чәй дә кайнап кына чыкты менә, диде Фәгыйлә әби, урындыкны Айратка таба тартып.Син кызым пешер әйдә, пешер.Мин чәйне үзем ясыйм , Айратка юлга да тыгарлык булсын.Шәһәрдә коймак пешереп көтеп торучысы юктыр әле, име улым дип сөйләнә сөйләнә ,чәй ясый башлады Фагыйләттә.Ялларга кайтырсың бит инде улым.Врач булам дисең инде алайса?Кайда торырсың инде?диде ул , сорау артыннан сорау яудырып. Әйтерсең Айрат менә хәзер чыгып китә дә, сорауларын бирә алмыйча кала ул.
Вәәт сине дәү әниии!Айратны интектермә дисең, ә үзеңне кара әле син, диде Альбина көлеп.
Ниик кызым?Врач буласың мени? дип кенә сорыйм биит.Иии, яратам шул мин Айратны.Улым, оныгым кебек ул миңа.
Мин дә сине яратам Фәгыйлә әби! диде Айрат.Шул арада килеп кергән Саниягә карап:Менә Сания апа да бик якын миңа.Ярты гомерем сездә узды бит.Бик зур рәхмәт сезгә.
Без үзебез сиңа рәхмәт әйтергә тиеш әле монда, Айрааат дия дия, кулларын юа башлады Сания.Кирәк вакытта Альбинага укуында булыштың.Мин персидәтел малае дип , борын чөймәдең.Безнең ише , колхузчылар кызы белән җитәкләшеп йөрүдән дә оялып тормадың.Менә шулай Айрат.Казанга киткәч, бер ара сагынырбыз әле үзеңне, диде Сания.Әйдәгез, утырыгыз әле, әнкәй чәй дә ясап җитешкән
Алай димәгез әле Сания апа, диде Айрат өстәл янына утырып.! Мин бит кечкенәдән Альбинаны яратам.Миңа бүтән кызлар кирәк тә түгел.Әнигә дә риза булырга туры килер, мин бала-чага түгел хәзер...Шулай дип, ясаган сөтле чәен , кызарып пешкән коймаклар белән эчте дә, саубуллашып чыгарга ашыкты Айрат.Китәр вакыт җитә, я поездга соңга калырмын.Шимбәгә хәтле сау булып торыгыз, диде ул.Аның артыннан иркәләнеп кенә,күчтәнәчкә дигән коймакларын тотып, Альбина иярде.
Ярар Золушкам, пока диде Айрат сөйгәненең битеннән үбеп .Көпә көндез, кызның иреннәренә үрелергә йөрәге кушмады аңа.Шимбә көнне кич кайтуга ук, кереп җитәрмен.Дневнигыңны да әзерләп куярсың дип көлде ул.Альбина гына, тамагына тыгылган төерне йота алмыйча азапланды.Күпме генә еламаска тырышса да, озын керфекләре яшькә чыланды.
Синнән башка бик читен булыр инде Айрат.Ә шулай да, мин тырышып укырмын.Чөнки минем дә, синең кебек укып ,врач буласым килә.Бәлки Зилә апа да кырын карамас аннары.Аны да яхшы аңлыйм мин.Үзләре нәчәлник булгач , простой кешеләр белән бәйләнәсе килмидер инде ул.Сиңа да берәр зур кеше кызы табып куймаса ярар иде.Мин, мин шуннан куркам..
Юк Альбина, юуук!диде Айрат.Патша кызы булса да , миңа башкалар кирәкми.Мин бит сине яратам.Сине генә.Ә менә сииин, башканы табып куйма тагын.Мин үзем дә шуннан куркам.Икенче бер матурга гашыйк булып куйсаң, мин нишләрмен?
Әллә ниләр юрап тормыйк Айрат.Әнә машина кычкырта.Әтиеңдер, бар йөгер.Ә мин сине көтәрмен, дип Альбина Айратка күчтәнәч коймакларын тоттырды да, тиз генә өйгә кереп китте.Шулай итмәсә,аның елап җибәрәсе көн кебек ачык иде.Ничек бүлмәсенә кергәнен, ничек итеп мендәрен кочаклап, караватка ауганын да хәтерләми Альбина.Бары әбисенең, назлап чәчләреннән сыпырганына айнып китте ул.
Алай ярамый Альбина, диде әбисе.Бөтенләйгә китми бит егетең, сизмичә дә калырсың .Бер атна хәәәзер узып китәр.Әйдә әле тор, юынып ал да, абзарга чыгыйк.Йолдызыбыз бозаулаган бит.
Чынлапмы, дәү әни? Матурмы? Нинди төстә?Кара әле дәү әни!Мин болай авыр булыр дип уйламаган да идем.Күңелемдә әйтерсең ниндидер бер бушлык хасил булды минем.Сөйгән ярың белән әзгә генә булса да аерылу авыр икән шул ул, дип Альбина дәү әнисенә карады.Бигрәк тә, туганнан бирле бергә булсаң..
Авыр кызым, авыыр.Аңлыйм мин сине.Биик әйбәт аңлыйм.Хәзер бар әйдә, әниеңә булыш.Болай елап утырудан , файда юк кызым.Ходай кушмаган эш булмас.Гел җитәкләшеп кенә йөреп булмый дөнья булгач.
Сиңа әйтергә рәхәт ул, дәү әни.Ә син менә , миңа авыр икәнен аңлыйсыңмы?Ярый да сез бабай белән, гел бергә булгансыз.Әллә кайларда укыйсы булмагач, атналар буе аерылырга да туры килмәгәндер.Әти белән әни дә, шулай ук.Бер ай гына дуслашып йөрдек тә, өйләнешеп куйдык дип сөйли иде...
Ээх сине балам, балам.Кеше күңеле кара урман шул, кызым.Кырыйдан карап торганда гына матур күренә.Агачлар шаулый, өздереп өздереп кошлар сайрый.Ә уйламыйча эченә кереп китсәң, шунда адашып калуың да бар.Кеше күңеле ,шул кара урман кебек серле дә ул Альбина...
Син дәү әни, үзең дә бик серле күренәсең әле.Беренче мәхәббәт турында сөйләшкәндә дә, уйга калып тукталып калдың.Айратны да, әйбәт күрше булганга гына ул хәтле яратасың дип уйламыйм..Сер йомгагыңны кайчан сүтеп җибәрәбез, әйт әле, дәү әни?, диде.Альбина әбисен кочаклап .Әйт әле, әйт әле!дип кабатлады ул, көлә көлә.
Иии, кызым!Гомер буе яраттым шул көлгән кешеләрне.Алар янында дөньялар яктырып киткәндәй була.Бүтәннәр дә көләч йөзлеләр янына тартылалар шул.Тор әйдә, күзләреңне әниең күргәнче юып ал да, марш абзарга.Һәм күп итеп көләргә өйрән.
Альбина, ярар дәү әни!Есть дип кулын чигәсенә куйды да, көлә көлә юынгыч янына китте.Ә син миңа серләреңне сөйләргә әзерләнеп тор , диде ул, битләрен юып.
Фәгыйлә әби, уйчан гына яулын төзәткәләп куйды.Аннары тәрәзәдән каршы якта, мин кем дип утырган өйгә карап, уйга калды.Оныгының, бүген капка төбендә кич утырабыз дип, чыгып киткәнен дә ишетмәде ул хәттә.Уй болытларына утырып, яшьлек илләренә кайгтып китте Фәгыйлә әби.Ә оныгына сөйләрлек серләре, чынлап та күп аның.Альбина әйтмешли, бер капчык.

Дәвамы бар.

(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: