Все новости
Литература
12 Марта , 12:00

Ә кулыңда синең сирень иде

5-6 бүлекләр. Кемдер,безне капка артында тыңлап утырадыр дип,уйларына да килмәгән Айрат белән Альбина үзләренең иң матур хисләрен бүлештеләр.Яраар, Абина!Икенче шимбәгә хәтле саубуллашабыз диде Айрат.Түлке кара аны, тырышып укыйсы яме.Мин юк дип, ялкауланып ятасы түгел.

Ә кулыңда синең сирень иде
Ә кулыңда синең сирень иде

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Кемдер,безне капка артында тыңлап утырадыр дип,уйларына да килмәгән Айрат белән Альбина үзләренең иң матур хисләрен бүлештеләр.Яраар, Абина!Икенче шимбәгә хәтле саубуллашабыз диде Айрат.Түлке кара аны, тырышып укыйсы яме.Мин юк дип, ялкауланып ятасы түгел.
Ярар, Айат, ярар!диде Альбина да , бала-чакка кайтып.Сүз бирәм.Тырышып укырмын.Ләкин менә мәктәпкә генә кем белән барырмын.Син булмагач , барасым да килми инде минем.Синең белән генә җитәкләшеп йөрергә ияләнеп беткән идем бит.Айаат дип, иркәләнде ул.
Айат, Абина дип көлде Айрат.Бигрәк матур иде безнең бала-чак, име Альбина.Син дә шулай уйлыйсыңмы?Ә Фәгыйлә әбинең каз коймакларыыы.Мин сездә үстем дисәм дә була инде.Сания апалар да, мине якын иттеләр.Аларның бу яхшылыкларын бер дә онытмам мин.Укып кеше булгач та, кирәк чакта ярдәмемнән ташламам.
Альбина сөю тулы күзләре белән Айратка карады - Япь-яшь булсаң да, олы кешеләр кебек фикер йөртәсең син, Айрат.Мин кайвакыт, хәттә синең яшеңне азайтып язмадылар микән дип тә уйлап куям әле.Әнә берәү булса, уйлап та бирмәс иде, ә сиин..Рәхмәт сиңа яме Айат.
Айаат...Ә син "р"хәрефен кайчан дөрес әйтә башдадың соң әле дип, елмайды Айрат.Бигрәк матур итеп әйтә идең шул.
Иии , көлеп торма әле диде Альбина, үпкәләгән булып.Үзеңнең дә, зәңгәр бутыйларыңны уңлы-суллы киеп, А-биина дип кычкырып торганыңны оныттың шту ли?
Юк, Альбина, онытмадым.Юуук.Ә синең бутыйларың кызыл иде.Кечкенә генә ялтырап торган бутыйлар, колаклы ак шапка.Бәлки , башта нәкъ менә шул бутыйларга гашыйк булганмындыр әле мин.Һаман күз алдымда тора әле алар.Чөнки кечкенәдән яраттым шул мин сине.
Әһә менәә, димәк син минем бутыйларга гашыйк булдыың, дип Альбина Айратның колак йомшакларыннан тартып куйды.Ә мин җүләр, син мине ярата дип йөрдем тагын, дип көлде ул.Аннары бераз уйчанланып:Ә ул бутыйларымны мин үзем дә яраттым Айрат, диде.Алар хаман исән әле, чормага менгән саен кулга алам мин аларны...
Ә минеке зәңгәр иде.Исеңдәме, Альбина , бер язда икесенең дә эче кар суы белән тулган иде.Ничек суык тимәгән ул вакытларда, име.Ләкин минекеләр исән түгел инде.Әни минем бернәрсәне дә саклап тормый.Әз генә кечкенә калсалар, тота да мунча миченә яга.Әнинең ул яккан әйберләрен әти белсә, әнигә бер тиен акча бирмәс иде дип, көлде Айрат.
Улының бу сүзләреннән,капка эчендә бөрешеп утырган җирдән, Зилә чак сикереп тормады .Башың яшь әле мине өйрәтергә.Әти белсә бер тиен акча бирмәс имеш.Көрәп акча да эшләмәгәч ,ирләр нәрсәгә дип, тәкарләде ул.Әнә сыер савуычы Сания яшәсен , копейкага.Җыен иске москысын саклап.Ә мин Сания түгел.Мин Зиләә, председатель хатыны Зилә мин.Күпме телим, шулай тотачакмын мин акчаны.Ә хәзер җитәр, кайтыгыз.Юк бар нәрсәне быкылдап утырмагыз монда.Ачуымны кабартып утырасыз, дип җенләнде ул.
Аның шулай утырганын сизгәндәй, Айрат эскәмиядән торып, Альбинаның кулларын тотты.Кайтабызмы матурым, иртәгә киткәндә сезгә кереп, Сания апалар белән саубуллашып чыгармын әле.Соңгарак калсак, тагын әни белән сүзгә киләсе булыр.Безнең бергә булганны бик өнәп бетермәсә дә, яратам мин аны.Ни дисәң дә әни, әни шул име, Альбина.
Әйе Айрат, шулай.Мин дә әнине бик яратам.Безнең өчен яхшылык кына телиләр бит алар.
Улының әйткән сүзләреннән Зилә елмаеп куйды.Ии, улым!Мин үзем дә бик яратам шул сине.Яратмасам, менә монда туңып утырыр идемме?Син бәхетле булсын дип йөрим бит.Тиң түгел бу Золушка сиңа, тиң түгееел..
Ләкин Зиләнең уйлаган уйларын да, пышылдап әйткән сүзләрен дә ишетеп күрүче булмады.Мәхәббәттән балкыган Айрат белән Альбина да өйгә таба атладылар.
- Иртәгә бу вакытта мин үзем генә булырмын инде.Синнән башка кыен булыр .Хәттә синдәй якын иптәш кызларым да юк бит диде Альбина..Аннары бераз йолдызларга карап торды да, үзе дә сизмичә: Мин яратам сине Айрат! дип әйтеп ташлады.
Кызның бу сүзләреннән , батыраеп киткән Айрат ничә елга беренче тапкыр, куркып кына Альбинаның чиядәй иреннәренә үрелде.Альбина үзе дә җаны тәне белән сөйгәненә тартылды.Һәм менә ул, сөю канатлары белән талпынып күкләргә күтәрелү.Сөю, назлар учагында эреп, сөйгәнең кочагында икең бер булу...
Эх, бу гүзәл яшьлек..Ямьле язлар белән ургылып килгән кайнар мәхәббәт..Гомердә дә онытылмас тәүге тапкыр үбешү хисләре..Кемнәр генә сагынып искә алмый икән, ул беренче яшьлек мәхәббәтен.Кемнәр генә тоймый икән , иреннәрендә сөйгәненең иреннәре тәмен.Йолдызларга сокланып йөргән ул кичләрне, сагынмаган кеше бар микән дөньяда.Мөгаен юктыр, юктыыр..
Менә бүген дә,бу чиста,саф сөюгә сокланып, йолдызлы зәңгәр күктә кылыч ай тибрәлде. Авыл өстен күзәткән меңләгән йолдызлар, гашыйкларга энҗе нурын сиптеләр.Җиңелчә искән көзге җил дә, яшьләрнең үзләрен генә калдырга теләгәндәй, бакчага кереп югалды.Бары Альбина белән Айрат кына, алда ни көтәсен белмичә, мәхәббәт диңгезенә чумдылар.Бу минутларда Зиләнең , ачудан шартлар дәрәҗәгә җиткәнен белмәделәр алар.Әгәр дә кеше бер сихри көчкә ия булса, хәзер Зилә көчле бер җил давыл булып, Альбинаны әллә кайларга алып атар иде.Ләкин, ярый әле бу көчкә бары Аллахы тагәләбез генә ия.
Айрат сөйгәненең иреннәреннән,чәчләреннән назлап үпте дә, уйламаганда Альбинаны кулларына күтәреп, кайтып та китте.Әйдә, матурым!Киттек, кайтабыз, ату мин синең яннан мәңге китә алмам диде ул елмаеп.
Алар шулай көлешә-көлешә берничә өйне узуга, Зилә качкан җиреннән чыгып, абына-сөртенә бакча артыннан өйләренә йөгерде.Айрат кайтканчы , кайтып җитәргә кирәк, дип уйлады ул.Минем арттан күзәтеп йөри дигән шиге тумасын тагын..Һәм чынлап та, Айрат әле Альбиналар капка төбендә иде, ә ул инде бакча яктан өйгә дә кайтып керде.Тиз генә пәлтәсен салып атты да, кулына яртылаш сулы чиләк тотып, улы каршына чыкты. Ул арада капкадан, күтәренке күңел белән Айрат та кайтып керде.Сәләм әни!Йокламыйча нишләп йөрисең бу вакытта диде ул, аптырап.Чиләк белән кая барасың?
Яшьләрнең серен белгәнгәме, әллә улының , әнине яратам дигән сүзләреннәнме ,кәефе күтәренке Зилә, Айратның аркасыннан сөйде.
Кайттыңмы улым? Бар, бераз капкала да ятарсың.Иртәгә Казаныңа китәсең бар, диде ул хәйләкәр төлкедәй.Ә мин менә сөлгеләрне генә җебетергә салам да, ятам дип, ишек алларындагы мунчага таба китте.Ләкин анда кереп тә тормыйча, ишек төбендә генә эленеп торган, ап-ак сөлгене чиләгенә атты да, Айрат артыннан иярде Зилә.Ә үзе сөенә сөенә пышылдады.Ничек әле? Сирееень ...Юк алай түгел, ә кулыңдааа синең сирень иде.Язып куймасаң онытылыр әле бу...

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Менә шулааай, язмыш сынавы дияргәме, Айрат белән Альбина: ә кулыңда синең сирень иде , дигән серле сүзләрне , икебез генә беләбез дип, нык ялгышты .Нәкъ менә бүгенге көннән, хәзер аларның бу яшьлек серен Зилә дә белә.Малаеның мәхәббәтен җимерү өчен , беренче җай чыгуга ук ,шуны кулланаячак Айратның әнисе.Ә моның шулай буласына ул инде әнә бүгеннән үк ышанып,план кора..
. -Менә бит.Язмыш үзе миңа ишеттерде бу сүзләрне , ә бу тик томалдан гына түгееел, дип үзе әзерли башлаган тозак турында уйланды Зилә.Чыгар әле, җае бер чыгар.Патшадай малаемны шул орчык белән бәйлисем юк минем.Ферма исе килеп торган Саниягә, кодагый дип әйтмим тагын..
Ләкин Айрат кына, әнисенең бу мәкерле хыяллары турында хәттә башына да китермәде.Альбина турында теләсә нәрсә әйтми дә башлагач, әнисен инде тынычланды дип уйлады ул.Тик менә ялгышканын гына соңга калып аңлаячак .Соңгарак калып булса да әнисенең ялганын ачачак ул.
.Өйләренә кергәч тә ,Альбинасын күз алдына китереп, елмаеп куйды Айрат.Вәәт Абина, аерыла башлагач син тагын да якынырак булып киттең бит әле, дип уйлады ул.Мәктәпкә дә үзеңә генә йөрергә туры киләчәк.Белмәгәннәреңне аңлатырга да , яныңда мин юк хәзер.Бары тик үзеңә генә таянасы.Бер дә яныңнан китмәс идем ләәә, укымыйча булмый.Син дә минем янга укырга килсәң, киләсе елдан икебез бергә йөреп укырбыз әле...
Ләкин менә , Альбинаның күңелен генә ниндидер авыр тойгы биләп алды.Әйтерсең лә сөйгәне иртәгә Казанга китә дә, шунда кала.Казан хәтле Казанда әллә нинди матур, хетри кызлар бардыр инде ул, дип борчылды Альбина.Поселокта әз мени, озак еллар яратышып йөргән парларның шулай аерылуы.Авылдан чыгып китүгә, әллә нинди чибәрләр очрап куя шул ул.Егетләр бик күп уйлап тормый бит , күз белән ярата алар.Башта матурлыктан башлары әйләнеп өйләнәләр.Аннары соңрак, инде тора башлагач, үкенүдән башлары әйләнә .Элек сөйгән кызларының бер дигән кешегә тормышка чыгып, бәхеттән балкып йөрүләрен күреп тә, үзәкләре өзелә башлый.Авылда калдырып киткән мәхәббәтләрен зар елап сагына башлыйлар да, әммә ул вакытта инде бик соң була .Терсәк якын, ләкин тешләп булмый дип, белми әйтмәгән борынгылар.
-Әнә югары оч Ринат абый да , өч ел җитәкләшеп йөргән Гүзәл апаны инде никах көне билгеләнгәч ташлаган.Янәсе матур, бай кыз тапкан.Яәә, өйләнгән, инде шуннан.? Гүзәл апа мәктәп директоры Фәнүс абыйга кияүгә чыгып, ялт итеп яшәп яталар.Тупырдап торган малайлары үсеп килә.Ә Ринат абыйны теге бай кызы, кием салымнарын бер иске чемоданга тутырып, таксига утыртып җибәргән и всеее.Әнә хәзер Ринат абый йөри, эчәр өчен тәңкә әзләп.Үкенми дисезме? Үкенә билгеле, ләкин соооң.Ул вакытта Гүзәлгә апага авыр булмаганмы?Кыз баланың яше төшмәсен икән инде ул....Альбина авыр хисләрен куарга теләгәндәй,торып, бүлмәсендәге тәрәзәдән тышкы якка карады.Тып тын караңгы урамда бары җилләр генә куышып йөри.Багана башына куелган кечкенә лампочкадан саран гына сибелгән яктылык,урамга хәтле төшеп тә җитә алмыйча, ярты юлда бүленеп кала.Яңа гына көзге күккә хуҗа булып йөзгән ай да болытлар артына качканмы, күренми...Альбина шулай тын гына бер төнге урамга,бер серле зәңгәр күккә карап уйланып торды да,каршы да гына торган күрше өйгә күз салды.Кара әле ,дип уйлады ул.Зур яңа йорт..Ул үзе дә Зилә апа кебек, менә мин нинди !дип кукыраеп утыра түгелме? Чынлап та, нигә моңа кадәр ихтибар итмәгәнмен.Таш баганалардан эшләнгән тимер капка да, нигәдер бик салкын кебек тоела.Ә Айрат?Шушы өйдә үсеп,ничек ул шундый йомшак күңелле булып калды.Бәлки дәү әниемнең тәрбиясе дә тигәндер әле.Үзе әйтмешли ни дисәң дә, ярты гомере бездә узды шул.Ә менә миин? Мин Айратыма кияүгә чыгып, шушы өйдә яши алырмынмы? Юктыр мөгаен..Үз куышыбызны булдырсак кына инде.Аннары Зилә апа үзе дә безнең белән торырга теләмәс.Мине яратмаганы йөзенә чыккан бит.Шул күршеләр дип кенә, аптырап сөйләшеп йөргән була бугай инде.Айратка да читен булырдыр.Ну, мужет әле укып кеше була алсам, алай каршы да килмәс тә.Белмииим.
...Шулай уйланып торганда, Айратларның кече якларында ялт итеп ут кабынды.Альбина сискәнеп, тәрәзә кырыенарак сөялде.Янәсе, карап торганын күрмәсеннәр.Ләкин ут ничек көтмәгәндә янса, шулай көтмәгәндә сүнде дә.Я сәгать караганнардыр, я берәрсенең су мазар эчәсе килгәндер, миңа да ятарга кирәктер , дип уйлады Альбина.Ләкин тиз генә йокыга китә алмыйча ятты.Айратның да әтисе колхозчы гына булсын иде.Ул вакытта Зилә апа да бәлки, безнекеләргә кимсетеп карамас иде.Миңа хәзер бик тырышып укырга кирәк.Ни генә булмасын,мин барыбер кеше булаячакмын.Үземне кимсетергә бер кешегә ирек куймам дип, тынычланып йокыга талды Альбина.
Иртә белән дә ничектер җиңел хисләр белән уянды ул.Мин кеше булачакмын дигән уй, башына кереп утырып, хәзер аңа алга таба хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.Иртән уянып күзен ачуга, үзен ак халат кигән врач итеп күз алдына китереп, елмаеп куйды Альбина.Һәм бу шулай булачак та !Райондашларның яраткан табибәсе булачакмын мин!Айрат та горурланачак әле минем белән.Альбина Камил кызы белән...
Шундый матур уйлар белән торып, тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды Альбина.Инде иртүк торып, урамда утын яра башлаган күрше абзыена бераз карап торды да,юыну бүлмәсенә кереп көзгегә күз салды.Анда сары чәчләре маңгаена бөдрәләнеп төшкән, япь яшь кыз бала карап тора иде.Сәләм, Золушка!диде Альбина елмаеп.Җитәр болай Золушка булып йөрергә.Әйдә принцесса булырга вакыт дип, көзгедәге сурәтенә бармак янагандай итте дә, юына башлады.
Аннары , иртәнге намаздан соң, йокымсырап киткән әбисе уянмасын дип,әкрен генә, әнисе фермадан кайтуга чәй куеп җибәрде.Дәү әнисенең кичтән изеп куйган коймак камырын яңартып куйды.Әнинең менә, дүрттән торып, сыерлар савып кайтыр вакыты җитә, ә Зилә апа нишли микән? Ире планеркага киткәндә дә торып , озатып калмый диләр бит.Матур шул ул үзе.Әнә шуңа масаеп йөри дә инде.Ничек ирең торуга чәй әзерләп, эшкә озатып калмаска кирәк?Рәис абыйны әйтер идем инде.Нинди зур колхозны алдынгылар рәтенә өстерәп алып чыкты.Бөтен кешене авызына каратып тора.Ә менә хатынын....Аның урынында булсаммы?Маңгаена берне чүкеп алыр идем.Шулай диде дә Альбина, үз әйткәненнән үзе көлеп җибәрде.Әйе, чүкеп кара Зилә апага, диде ул.Тикмәгә генә таш Зилә дип әйтмиләрдер.Ташка сугып бармагың сынса?

Дәвамы бар.

(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: