Өченче бүлек
Нәкъ менә шушы кичтә, унҗиде ел буе үрелгән дуслык җепләре, бер зур төенгә төйнәлеп, мәхәббәткә әйләнде дә куйды.
Мин Золушка, Айрат.Ә син минем яраткан принц егетем.Димәк мин генә түгел, син дә мине яратасың ?! Ә мин ,бу серле төн бер килер дип уйлаган идем инде.Өметләнеп көткән дә идем.Шулай диде дә ,Альбина беразга тынып калды.Аннары елмаеп , егетнең колагына үрелде.Ә кулыңда синең сирень иде! диде ул, пышылдап.Сөйгәненең кайнар сулышыннан Айратның башы әйләнеп, гәүдәсе буйлап җылы бер дулкын йөгерде.Иңнәренә кагылган кызның нәфис куллары пешереп- пешереп алгандай булды.
Нәрсә дидең ,Альбина?кабатла әле , ишетмәдем дигән булып, ут булып янган колагын кызга таба сузды ул.
Эх, сине хетрии!диде Альбина, кабат иреннәрен Айратның колагына тидереп.Аннары пышылдап кына тагын кабатлады.Мин күрдем бит, кулыңда синең сирень иде.
Әйе, матурым сирень иде.Беләсеңме, алар минем иң яраткан чәчәкләрем? Нишләп моңа кадәр, мин җүләр бер язда да сиңа аларны бүләк итмәгәнмен.Ә менә бүген Альбина ,бүләк итәм мин сиңа аларны.Бу хуш исле, яз чәчәкләрен сиңа дип өздем менә.Айрат, сабаклары кайнар уч төбендә җылынып беткән,ап-ак сирень чәчәкләрен , сөйгәненә сузды.Минем сиңа булган ак хисләрем, сүнмәс мәхәббәтем билгесе бу чәчәкләр!.Мин яратам сине Альбина!диде ул.Ә менә яңа гына колагыма әйткән бү сүзләрең, алдагы тормышта безнең девиз булсын әле, әйдә, яме.Нинди генә авырлыклар булмасын, шушы ак сиренебез, безгә аны җиңеп чыгарга булышсын.Аннары алдан сөйләшеп куйгандай икесе дә бертавыштан:Ә кулыңда синең сирень иде !диделәр дә , төнге тынлыкны бозып,көлеп җибәрделәр.Альбинаның кулында тибрәлеп куйган ак сиреньнең хуш исе, аларның мәхәббәт хисләренә сихри бер ямь өстәде.Мин яратам сине Альбина дип кабатлады Айрат.Яратам.Ниләр генә булмасын, минем бу сөю хисләремне бер кем дә сүндерә алмас.Нигә соң бергә була алмый бер берсен сөйгән ярлар, дип җырлыйлар.Ә без, аның алай түгеллеген исбатларбыз.Бер кеше безнең арага керә алмас.Хәттә көзге җилләр дә, диде ул, әнисен күз алдына китереп.
Бер берсенә гашыйк ике яшь йөрәк,ай нурларына чумган сукмакка басып,алга атладылар.Тар гына булып салынган сукмак буйлап , бераз барганнан соң, бер буш өй янындагы эскәмиягә утырып тынып калды алар.Әнә, биектәәә биектә, арып йокыга талган авыл өстендә, елмаеп тулган ай балкый.Төнге зәңгәр күктә, иксез чиксез йолдызлар җемелдәшә.Челтер челтер килеп йөгергән гөрләвекләр тавышы, моңлы бер җыр булып, күңел кылларын чиртә.
Менә Альбина, кич чыкмаган булсак мондый матурлыкны күрми кала идек бит, диде Айрат, кызны җылы кочагына алып.Күрәсеңме, әнә җидегән йолдызны.Ә айдагы Зөхрә кызны? Чынлап та бит, карап торсаң анда , чиләк көянтәле кыз күренеп киткәндәй була.Әллә чынлап та әбиләр сөйләгән риваятьләр дөрес инде?
Әйе шул, Айрат, Мин дә айда, ул кызны күргәндәй булам диде Альбина.Усал үги әнисеннән күпме михнәтләр күргән, мескен ай кызы.Менә хәзер , бу якты дөньяда ничаклы бәхетле пар күзәтә микән аны?Ярый әле, син дә мине өйдән алып чыктың.Шундый яратам мин , язгы кичне.Хәттә эт өргән, саташып кычкырган әтәч тавышлары да, кичен үзгә ишетелә.Еллар узып, чәчләргә чал кунгач та, менә шушылай төнге күккә карап, хозурланып утырырга язсын иде безгә..
Ии, минем хыялый йолдызым!диде Айрат.Чәчләргә чал кунарга ерак бит әле безгә.Ә шулай да син дөрес әйтәсең.Әби белән бабай булгач та, миңа синең өчен сиреньнәр өзәргә язсын.Димәк килештек?...Ә кулыңда синең сирень иде...
Килештек диде Альбина, урыныннан торып.Килештек...Бераз туңдыра башлады, әйдә кайтабызмы?
Киттек матурым, иртәгә тун киеп чыгарбыз яме, дип елмайды Айрат.Бигрәк матур шул безнең авыл.Ә шомырт, сирень чәчәге исләре...Бөтен җиргә утыртасы иде ул агачларны.Шәһәр паркларына да күп итеп утыртасы иде.Олысы кечесе , менә шулай язлар җиткән саен, рәхәтләнеп иснәп, сөенсеннәр иде ул.
Альбиналарның капка төбенә кайтып җиткәч, Айрат кызның сөйкем чокырларыннан үбеп алды да, назлы итеп саубуллашып капкаларын япты.Ә үзенең күзләре, караңгыда капка төпләрендә бөрешеп утырган әнисенә төште.Ялгышын аңлап, гафу үтенергә телидер дип, уйлады Айрат.Бүтәнчә , төнгә хәтле болай утырмас.Альбина кебек акыллы , матур кыз киленең булсын иде әле ул, дип әнисенә таба якынлашты Айрат.
Әнисе чынлап та гафу үтенергә тели булып чыкты.Улым, синең сүзләреңне озак уйладым мин.Чынлап та, син хаклы.Гафу ит диде ул.Әтиең шундый эштә эшләгәч, кеше арасына да чыкмый булмый шул.Ул вакытларда, син безгә зур егет булып тоелдың.Курыкмый дип уйлап ялгышканбыз димәк.Шул чак Айрат, ярар әни дип ,әйтә генә башлаган иде, үзсүзле Зилә, аны тыңлап та тормыйча сүзен дәвам итте.Әйеее, улым курыкмый дип ялгышканбыыз.Ә тагын үзенә тиң кыз табарсың дип ялгышканбыз.Сыер астыннан чыга алмаган бу Сания, тәки башыңны әйләндерде бит.Инде менә шул Золушкасын, безгә ничек итеп төртергә белми азаплана хәзер.
Айратның ачудан чигәдәге кан тамырлары бүртеп чыкты.Бер ара әнисен нинди сүзләр табып туктатырга белмичә азапланды ул.Үзен якларга әзерләнгән җәнлектәй, кулларын йодрыклап, җиргә аякларын терәде Айрат.
Нәрсә сөйләгәнеңне үзең ишетәсеңме син, әни?диде ул, үзен чак чак кулда тотып.Нинди Золушка? Кемне төртергә маташалар безгә?Менә шушы "кабак"улың аркасында, аңа шул кушаматны такканнарын белмисеңме әллә син? Ләкин әни, Золушканың соңыннан королева булганын да онытма син!диде дә , Айрат капканы каты итеп ябып, кереп тә китте.
Зиләнең генә Айратның ачуы чыкканына бик исе китеп тормады.Золушка диде ул, зәһәр елмаеп.Королева имеш.Шул хәерче Камил кызыннан кеше чыкмасын тагын..Тапкансың үзеңә тиң сөйләшер кыз.Шул тирес кортлары кызы белән арагызны өзмәсәм, исемем таш Зөхрә булмасын!Үзебезгә тиң бай нәчәлник кызын алып кайтмасам , бу дөньяда тыныч кына яши алмаячакмын мин.
Зилә шулай капка төбендә җенләнеп калганда, Айрат чишенеп тә тормыйча караватына кереп ауды.
Ничек бу кадәрле таш бәгырьле була алган соң бу әни?Тикмәгә генә таш Зилә дип әйтмиләрдер аны, дип уйлады ул.Бөтен начальник хатыннары да шундый була микән соң инде ? Золушка имееш.Булсын иде әле шундый киленең.Шулай дип Айрат ,бакчага караган тәрәзәсен ачып куйды да, ургылып кергән сирень чәчәге исләрен иснәп , күзләрен йомды...
Альбина да, кулына күчкән тәмле сирень исләрен иснәп озак ятты.Менә бит, уйламаганда гына, ярсып килгән язлар безгә мәхәббәт бүләк итте.Нинди матур, серле хисләр икән ул, мәхәббәт дигәннәре.Ләкин нигәдер, йөрәгем бу мәхәббәттән курка минем.Бергә була алырбызмы , юкмы? Ләкин ни генә булмасын, яратам мин сине Айрат, яратам дип кабатлады Альбина.
Ә иртә белән, язгы кояш нурлары астында балкып, егет белән кыз мәктәпкә ашыктылар.Тар сукмактан берсенә берсе юл бирә- бирә көлешеп атлады алар.Икесенең дә йөрәген сихри хисләр урап алып, мәхәббәт илләренә ашыкты.Менә бүгеннән Альбина белән Айрат бәхетле парлар.Нәкь менә бүгеннән, сирень чәчәкләренең аклыгы аларның кайнар мәхәббәтенә, ак чәчәктәй чиста күңелләренә күчте...
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Дәртле мәхәббәт хисләре, аларның укуларына да йогынты ясамый калмады.Бәхетле кешеләрнең эшләре гөрләп бара, дип юкка гына җырламыйлардыр шул.Айратның көндәлегеннән хәттә дүртлеләр дә юкка чыкты.Врач булырга хыялланган егет химия, биология фәннәрен су урынына эчте.Альбина да сөйгәненнән калышмады.Тырыша тырыша укыды ул.Гомер буе, әнисенә өстән аска караган Зиләгә , "хәерче "кызының да укып кеше була аласын исбатлыйсы килде аның.
Көндезләрен уку, өйдәге вак төяк эш белән уздырсалар, кичләрен берсен берсе сагынып , мәхәббәт күлләрендә йөзде алар.Юуук, кайбер гыйшыклар сыман , вакытны караңгы почмакларда кочаклашып,үбешеп уздырмадылар. Киресенчә ,хисләрен авылдашларыннан яшереп тормыйча , урам уртасыннан нык адымнар белән , җитәкләшеп атлады алар.Төнге күктә тибрәлгән айга , зәңгәр бәрхет күккә чигелгән йолдызларга соклана алды Айрат белән Альбина.Айратны да хәзер "кабак"дип башка үртәүче табылмады.Алар инде хәзер, принц белән Золушка иделәр.Ә Золушка дигәннәрнең берсенә дә ачуы чыкмады Альбинаның.Үпкәләмәде дә .Чөнки аңа шулай дип, бары яратып әйтүләренә ышана иде ул.Дөрес , кайвакыт Айраты аны яклап сүз әйткәли башлый да.Андый вакытларда Альбина үзе туктата иде аны.-Матурым, алар дөрес әйтә.Мин хәзергә Золушка әле.Ә менә әкият ахырында аның принцессага әверелгәнен икебез дә яхшы беләбез бит...
Менә шулай , пыскып утырган очкыннан кабынып киткән мәхәббәт, көннән көн ныгыды гына.Аларны инде, аерым- аерым итеп күз алдына китерүе дә кыен иде.Сания белән Камил дә аларның бу дуслыгына башта шикләнеп карасалар да, хәзер сөенеп туймадылар.Бары тик Зилә генә, эченнән янды көйде.Малаеның , күршегә кереп киткәнен күргән саен:Аллам сакласын, бу орчык минем килен булып куймасын тагын дип, коты очты.Исеме дә бит, фииии Абина дип әйтә иде ул, ачуын баса алмыйча.Кайлардан тапты соң бу малай, шул терлекче кызын.Кызлары да, анасы урынына сыер савар инде.Сания кызы булсын да, арурак эш тапсын ди.Көтеп тор, тутырып куйганнар ди сиңа дип, үзе белән үзе талашты Зилә.
Ә Альбина күрше апасының кара коелып йөргәненә ихтибар да итмәде.Әллә каян- Зилә апа, ничек хәлләрегез ?дип кычкырып исәнләште.Тегесе каш астыннан сөзеп караса, ул кояштай балкып, елмаеп узды.
Шту анасы, шту баласы..Җүләрләрдер болар дип, шакката иде Зилә.Син бер ирен чите белән.елмаеп карама, ә бу ике доярка сиңа авыз ера.Ерыгыз ер.Күп калмады инде.Сезгә дип тудырган артык малаем юк минем. Золушкага , шул көтүче инде аңа дип,үз сүзен сүз итте Зилә.Аның дәрәҗәле кешеләр арасына керү теләге, байлыкка омтылуы , баласының бәхетле булу теләгеннән өстен иде.Улы янында бары тик бер зур түрә кызын күз алдына китерде ул.Ә Айратның саф хисләре кызыксындырмады аны.
Инде менә уку еллары да төгәләнеп килә.Соңгы кыңгырауга да күп калмый.Аннары Айрат Казанга китәчәк.Врач булу теләген тормышка ашыра башлаячак ул.Бу көнне малаена караганда да күбрәк Зилә көтте.Башкалага гына китсен әле.Золушкасын онытачак әле бу бала , дип сөенде ул.Үзе үк мәхәббәткә санап йөргән хисләренең, бала чага уены булганын тиз аңлар .Бәлки берәр түрә кызына гашыйк булып куяр, ни дисәң дә андый зур җиргә укырга ,хәерче балалары керә алмас.Менә шул вакытта инде котылырмын бу сары чыпчыктан.
Ләкин шушы сары чыпчыкның да, нәкъ менә егете керәчәк, югары уку йортын сайлаганын Зилә белми иде әле.Хәер, белсә дә ышанмаган булыр иде..
Мәктәп экзаменнарын бишле билгеләренә генә тапшырган Айрат, медицина институтына бары бер экзамен биреп, җиңел генә студент та булып куйды.Югары уку йортына укырга керүе, иңнәренә канат үстерде аның.Рәхәтләнеп өйдәге эшләрне эшләүгә, Альбиналарга ашыкты ул.Ике өйне бер итеп йөри торгач, җәйнең узып киткәнен сизми дә калды Айрат.Әкренләп август ае да ахырына якынлашты.Китәсе көн якынлашкан саен, Айрат сөйгәненә күбрәк тартылды.Менә бүген дә,ял көннәрендә була торган дискотекада биеп арган гашыйклар, яраткан эскәмияләренә кайтып утырдылар. Эх, менә хәзер икебез дә китәсе булсааа.Ничек әйбәт булыр иде име, Альбина диде Айрат.Иртәгә китәсе көн дә җитте..Нигә сразу икенче класска күчкәнмендер инде.Менә хәзер иртәгә икәү киткән булыр идек.
Бер ел күп түгел бит, матурым диде Альбина.Үзенең йөрәк ярсуын күрсәтмәскә тырышып.Син укый тор, ә мин алла бирса, киләсе елга килермен.Түлке син Казан кызларын күрдем дип, авылдагы Золушкаңны оныта күрмә!..
Үзләрен белә башлаганнан.бирле, хәттә бер көнгә аерылмаган егет белән кызга, бу бер атнага аерылу, елга тиң кебек тоелды.Сагынырмын инде, диде Айрат.Ләкин син мин барын онытып ташлама тагын.Хәзер кайтып колагыңнан борырмын.
Юуук инде, Айрат!Юуук!Син нәрсәәә?диде Альбина, сөю тулы күзләре белән егетенә карап.Син хәзер мин бит инде ул.Ә үзеңне ничек онытырга була.
Бер ара алар икесе, тын гына төнге аяз күктән атылган якты йолдызны күзәттеләр.Берәүләрнең мәхәббәт йолдызы сүнде, дип әйтеп куйды шунда Айрат.Ләкин безнеке генә атылмасын.Әле озак еллар безне сөендереп, балкый күрсен.Мәхәббәтебезнең шушы йолдыз кебек, янып юкка чыгуын теләмим мин.Шулай диде дә, Айрат Альбинаның кулларыннан тотты. Матурым, мин сиңа хәзер бик мөһим сүз әйтәм.Бүлдермичә мине тыңла яме диде ул..Син Альбина, минем әнине яхшы беләсең инде.Безнең мәхәббәткә каршы икәнен дә беләсең.Нәчәлник кызы кирәк дигән уйны башына тыгызлап керткән, шуны һич чыгарып ата алмый.Өзми дә, куймый да, сиңа түрә кызы табам дип, көн дә ачуымны чыгара.Минем сиңа әйтәсе килгән сүзем шул, Альбина. Әни төрле хәйләгә барып, мәкерле уйларын тормышка ашырырга тырышачак.Зинһар өчен аның ятьмәсенә эләгә күрмик.
Беләм Айрат, беләәәм, диде Альбина.Әнием гади терлекче булса да, бик акыллы, эшчән бит ул.Аның шулай икәнен Зилә апа үзе дә яхшы аңлый, ләкин хаман да шул мин минлеген, тәкәберлеген җиңә алмыйча азаплана ул.Нәрсәгә кызыга ул , кулларыннан бер эш килмәгән курчакларга?.Безнең арага кереп, ялгыш кына теләгенә ирешә калса үкенәчәк бит ул.Ү-ке-нә-чәк.
Син нәрсәәә?Альбина!Нинди курчаклар ди.Миңа бер кеше дә кирәкми.Мин бит үз Золушкамны гына яратам , ә шулай да арага керүчеләр булыр, шул ук әни дә,диде Айрат.Ә син бер нәрсәгә ышанма, бары безнең мәхәббәткә генә ышан.
Һәм безнең девизга, диде Альбина.Бер кеше ишетмәгән, икебезнең генә сер булган , сирень чәчәгенә ышанырбыз.Ә кулыңда синееең сирень иде дип, көлештеләр алар.
Ләкин, бу сүзләрне икебезнең генә серебез дип, ялгышты яшь парлар.Капка артында, инде ничә сәг.калын пәлтәсен киеп , Зилә качып утырганын белмәде шул алар. Яшьләрнең әле генә әйткән сүзләреннән, чак кына кулын чәбәкләп җибәрмәде ул.Менә бит, әәә партизаннар.Девиз дисез алайса?Димәк, үзегезгә бер код уйлап тапкансыз!дип сөенде Зилә.Болай булгач катып утыруым бушка китмәдеее.Җае чыгуга, тучно, аерам мин сезне.Ә Айратның күзе ачылгач,рәхмәт кенә әйтәчәк әле миңа.Бер көн килеп, үзенең тирес корты белән бәйләнгәненә үкенер әле ул.
Әнә шулай, Айрат белән Альбина, киләчәккә план корганда, Зилә үзенекен корды.Күптән түгел әтисенең таныш бер министры күргән улымны.Вәәт менә шундый кода-кодагыйларга риза мин.Ә бу орчык, йөрсен шулай хыялланып, дип уйлады Зилә качкан җиреннән.Шиш, сиңа мондый патша егете.Авылда үзеңә тиң, колхозчылар бетмәгән әнә.Сары чыпчыык....
Дәвамы бар
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)