Все новости
Литература
6 Марта 2025, 12:00

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова. 15 өлеш. Озак көттермичә, кәгазьләр инде өстәл өстендә ята иде.Илфат Бесның эшен тикшерә башлады гына, Ришатның телефоны шалтырады.Илфат, кул белән генә күрсәтеп, телефонны үзе алды.

Үкенергә соң булмасын
Үкенергә соң булмасын

Озак көттермичә, кәгазьләр инде өстәл өстендә ята иде.
Илфат Бесның эшен тикшерә башлады гына, Ришатның телефоны шалтырады.
Илфат, кул белән генә күрсәтеп, телефонны үзе алды.
- Тыңлыйм.
- Бу мин - Бес, сезгә шалтырата алмадым, янымда кеше күп иде, я, нәрсә уйладыгызмы? Сезнең дустыгыз - мент миңа булышамы?
- Мент түгел, ә тикшерүче, ә булышу дигәне ул тулысынча сездән тора.
- Сез Ришат түгелме?
- Юк, аның дусты, тикшерүче, ә хәзер белгәнеңне сөйлә, мөһим әйберләр әйтеп, Раиләне коткарырга булышсаң, сүз бирәм, кулымнан килгәнне эшләрмен.
Ришат белән Рәсим, күзләрен дә алмыйча, Илфатка карап торды. Илфат әйткән сүзләр буенча, алар Раиләне ничек бәладән коткару турында план кордылар, бик озак сөйләшкән кебек булды, тик алар бүлдермәде, чөнки сүз кеше гомерен саклап калу турында бара иде.
- Ярый, шулай эшләрбез, сак бул, геройлык күрсәтмә, сине әле коткарып була, молодец! Шул сүзләрдән соң Илфат телефонны куйды.
Үзенә төбәлгән сораулы карашларны күргәч:
- Булды бу, бик әйбәт, Алла теләсә, иртәгә Раилә өйдә була.
- Нәрсә диде соң, әйт инде?
- Юк, миңа калса, стеналарның да колагы бар, бездә дә аларның шефына эшләүче бар, ди, шуңа күрә әлегә мин берни дә әйтә алмыйм, әйдәгез, мин сезне озатам, шунда сөйләшеп тә алырбыз.
Урамга чыккач, ерак түгел урнашкан чәй йортына кереп, өстәл янына утырдылар.
- Я инде, дустым, тилмертмә, беләсең бит, йөрәгем яна.
- Ул Раиләгә иртәгә төштән соң качарга булыша, мин аңа Раилә белән бергә качарга тәкъдим ясадым, башкача егетнең башы бетә.
- Ул егеткә ни була аннары? – Рәсим, Илфатка карап, сорау бирде:”Бик яшьме?”
- Әйе, ул миңа: бу төркемдә күптән түгел генә, ялгышлык белән эләктем, әгәр төрмәгә утыртмасагыз, булышам, әни белән ант итәм, булышсагыз, бүтән бу юлда йөрмәячәкмен, мине утыртсалар, әнием үләчәк, ояттан үләчәк, диде.
- Оятны белгәч, нигә алдан уйламаган? - диде Рәсим, ачуы чыгып.
- Дөнья бит ул, туры юл гына түгел, Рәсим. Раиләне генә күз алдыңа китер, үзгәрде бит, мәхәббәт аркасында үзгәрде. Төрле чаклар була, бөтен кеше бер түгел, иң мөһиме - дөрес юлны табу һәм шуннан бүтән тайпылмыйча атлау. Бу бик авыр юл, аны бөтен кеше дә үтә алмый, ә менә Раилә белән Беска Ходай тагын бер шанс биргән икән, бу инде бик зур җиңү. Җир йозендә тагы ике бәндә дөньяга яхшылык бирер өчен килә, бер сынау үтәргә тиеш дигән сүз, димәк, алар ни өчендер кирәк, ни өчен икәнен бер Алла гына белә.
- Иң мөһиме - бар да яхшы бетсен, Илфат дустым, бездән ярдәм кирәк буламы?
- Әйе, мунчаң ягып, хатыныңны көт, аргандыр, юынасы киләдер, аннары тагын без дә ике-өч кеше урнаштырабыз, кунаклар кебек. Раиләнең качуын белүгә, синдә төнге кунаклар булырга мөмкин.
- Раиләне эзләпме? Ә синдә, полициядә генә утырса?
- Юк, миндә аларга эшләүче бар, тукта, карарбыз, бәлки әле аны Бес белән калага ук озатырбыз, “шаһитларны яклау” программасы буенча. Раиләләргә куркыныч янамый башлауга, барып чыкса, без калган төркемне кулга алырга тиешбез. Тик бу бик авыр мәсьәлә, шефны без инде ничә елдан бирле тота алмыйбыз.
- Кем икән соң ул?
- Белмим, бик чая кеше, ул эзләрне бик тиз югалта, безнең сөйләшкәнне белгән кебек, һаман бездән бер адым алда йөри, үземнең дә бик беләсем килә. Алла теләсә, бу юлы, бәлки, белербез, бик өметләнәм.
- Яхшы булыр иде, ярый, безнең булышуыбыз кирәк булмаса, без иртәгә очрашырбыз.
- Юк, килеп йөрмә, эшкә дә барма, өеңдә утыр, хәбәр булуга, мин сиңа шалтыратырмын. Көн бик авыр башланды, билгесезлек кәефне бөтенләй юкка чыгарды: нәрсә? кая? кайчан? ничек? Башта мең төрле уй буталды. Ришат, үз-үзенә урын таба алмыйча, бер бүлмәдән икенчесенә арлы-бирле йөрде. Нишләргә? Нишләргә? Илфатка шалтыратып сорап та булмый, алар хәзер бандитларны кулга алу буенча планнар кора, аңа комачауларга ярамый, түзәргә, бары тик түзәргә генә кала. Төне буе йокламаганлык үзенекен алды, Ришат йоклап китте. Сөйләшкән тавышларга уянганда, инде караңгы төшә башлаган иде.
- Ник каршы алмыйсың? Әллә безне көтмәдеңме?
Ишектән тиз-тиз атлап кергән Илфат артыннан берничә ир ияргән иде.
- Нихәл, дустым, нәрсә соң анда? Раиләне коткарып булмадымы әллә, күренми?
- Бар да яхшы, тик без аны Казанга җибәрдек, аның да, синең дә гомерегезне куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк.
- Сөйлә, сөйлә инде, нәрсә булды?
- Бар да яхшы, дидем бит инде, калганы сиңа кирәкми, менә тагы нәрсә, синдә менә бу егетләрне калдырам. Бер-ике көн ойдә утырырга туры килер, без бит бөтен шайкадагы кешеләрне тоттык, тик шеф юк, ул гаражындагы качар өчен әзерләнгән ишектән ычкынды, но шунысы яхшы, ул озак качып йори алмый, минем бер хезмәткәрем аны яралаган. Аңа табиб хезмәте күрсәтергә кирәк, кан да күп югалткандыр, шуңа хастаханәдә дә безнең кешеләр кизү тора. Хэзер мин китәм, соңыннан, шалтыратып, барын да сөйләшербез.
Раилә белән Бесны яшерен квартирага алып килделәр.
- Әлегә сез монда торачаксыз, телефоныгызны бирегез, сезгә шалтыратырга ярамый, бик тиз эзегезгә төшәрләр.
- Шефны тота алмадыгызмы? – дип сорау бирде Бес.
- Юк, безгә аның фотороботы кирәк, хәзер бер кеше килә, ул сезнең сүзләрегез буенча фоторобот төзи, бәлки шулай тотып булыр.
- Илфат Искәндәрович кайчан килә соң? Миңа булышырмын, дигән иде ул. - Бес янәдән сораулы карашын полиция хезмәткәрләренә юнәлтте.
- Әйткән икән - үтәр, ул сүзен җиргә ташлый торганнардан түгел. Ә, менә художник та килде.
Фоторобот ясау бик озакка сузылды, тик Раилә белән Бес хәлдән килгәнчә шефны тасвирлап бирделәр. Яшь хезмәтченең, фотороботны кулына алгач, йозе үзгәрде.
- Юк, булмас, бу бит...
- Әллә танышыгызмы? Сез беләсезме аны? - Раилә түземсезлек белән яшь кешегә карады.
- Гафу итегез, мин сезгә әлегә берни дә әйтә алмыйм, миңа китәргә кирәк, сезгә ашарга-эчәргә бар да суыткычта, бер хезмәтчебез сезнең янда калачак, мин үзем килеп, соңыннан сезгә барын да аңлатам, сау булыгыз.
- Илфат Искәндарович, хәерле көн, бу лейтенант Галимов Радик иде, без фотосурәт ясадык, тик мин ни әйтергә дә белмим.
- Белмәгәч, ник шалтыратасың? Нәрсә булды тагы? - Илфат ачулана ук башлады.
- Бу - бик четерекле мәсьәлә. Фотосурәттә капитан Сабиров йөзе, мин үзем дә бик аптырадым, ялгыш дип уйладым, өч-дүрт тапкыр сорадым, чыннан да улмы, дип, икесе бер авыздан “әйе” диделәр.
- Әйе, бу, чыннан да, бик четерекле мәсьәлә. Ике-өч көн элек Сабиров отпускка киткән иде, безгә акрын гына тикшерергә кирәк. Шефны бит яраладылар, әгәр дә Сабиров булса, ул хәзер эшкә чыга алмаячак.
- Аның хатыны бит хастаханәдә эшли.
- Тукта, димәк, безнең хезмәттәшләребез юкка кизү тора, тиз арада алары кире чакырт һәм Сабировлар йорты янында кизү торырга куш. Хәзер, көтеп тор, минем кесә телефоным шалтырый.
- Тыңлыйм.
- Иптәш полковник, бу дежурный Кәримов, безгә хәзер генә хастаханәдән бер хатын-кыз шалтыратты. Сез эзләгән бандит шушы адреста, барыгыз, диде. Тик ул адреста капитаан Сабиров тора бит, шуңа күрә сезгә хәбәр итәргә булдым.
- Бик әйбәт, хәзер үк кизү торучы төркем капитан Сабировны кулга алсын, әйе, син ялгыш ишетмисең, капитан Сабиров бандитлар төркеме җитәкчесе булып чыкты, вакытны сузма.
Хәбәр бирүче хатын Сабировның хәләл җефете була, иренең сөяркәләре бар икәнен белә, түзеп йөри, тик аягындагы җәрәхәтне өйдә генә дәваларга кушкач, уйга кала.
- Ник өйдә, син бит яралы, аягыңда пуля, үзең беләсең, андыйлар турында полициягә хәбәр итәргә тиешбез.
- Миңа ярамый, телеңне тый да яраны кара, - дигәч, хатыны аңлый, ярасын каравын карый, тик эшкә баруча полициягә хәбәр бирә, иренең хыянәтенә түзсә дә, бандит булуын күтәрә алмый.
Сабировны кулга алалар, тикшерүләр барышында бик күп кыңгыр эшләре ачыклана, Раилә исән-сау өйгә кайта, Беска “читкә чыкмау шарты белән”, әлегә өенә кайтырга кушалар.

- Кадерлем, кайттыңмы?
- Ришат, гафу ит мине, минем аркада аздан гына бәлагә юлыкмадың.
- Ярый, бар да узды, Ходай безгә тагын бер сынауны үтәргә булышты.
- Әйе, тик шатланырга иртә әле, шефның бит кешеләре дә иректә калуы мөмкин, мин бит белгәннәре турында гына әйттем.
- Алла теләсә, Илфат аларын да кулга алыр дип өметләник, Сабиров бөтен җинаятьләре өчен үзе генә утырмас.
- Шулай гына булсын иде, гафу ит сораганым өчен, нихәл анда Рәсим белән Гөлзидә, аларның бар да әйбәтме?
- Кичә Рәсим көне буе минем янымда иде, андый дуслар булганда, кайгыны уртаклашканда, бергә вакытта кайгылар да җиңелрәк үтә. Миннән яшьрәк булса да, бик акыллы, кешелекле кеше Рәсим.
- Мин генә аның кадерен белмәдем, алардан көлдем, юкка чыгарырга маташтым, тик үзем генә юкка чыктым, бер мескенгә әйләнгәнемне сизми дә калдым.
- Ярый, ярый, җитәр, бүгенгә булды. Капкалап алыйк та бераз ял ит, аннары мунчалар кереп чыгарсың.
- Мөмкин булса, башта юынып чыгар идем.
- Ярый, бар, юын, Әлфия ашарга пешергәндер, ә минем тиз генә барып кайтасы җир бар, озак тормам.
- Юк, китмә, мин куркам.
- Курыкма, өйдә әле һаман да полиция хезмәткәрләре кизү тора, Илфат бер-ике көн торсыннар әле, диде.
- Яхшы, зинһар, алай да мине озакка үземне генә калдырма.
Ришат җыенып чыгып китте, ул дусты Илфат янына ашыкты.
- Керергә ярыймы?
- Ә, синме, уз. Нәрсә, түзә алмадыңмы? Тагы нинди сорауларың бар? -
--Җинаятьчеләрне тоттың, мин бик шат, тик бер сорау бик борчый.
- Тыңлыйм, әйт, эчеңдә калдырма. Беләсең бит, без дуслар.
- Шулай, әмма син күз йомып кала алмассың, барыбер беләсе килә, Раилә бу эшкә ничек керә? Аңа нәрсә була?
- Да, бу бик авыр сорау. Ләкин ул бит вакытында сиңа әйтте, җинаятьчеләр белән безнең арада сорау буенча элемтәдә йөрде, бу бик мөһим, җинаятьчеләрне дә тотарга, хәтта иң зур кошны тотарга булышты. Димәк, ул безнең яклы, Алла теләсә, бар да яхшы булачак, бар, кайт, хатыныңны тынычландыр, бар да яхшы булыр, хәзер инде иң авыры артта калды.
- Гөлзидә, телефонны ал әле, минем пассажирым бар, - Рәсим йокы бүлмәсеннән Гөлзидәгә дәште.
- Нинди пассажир инде тагын?
Акрын гына йокы бүлмәсенә кереп карады, Рәсим сузылып яткан, өстенә Назлыгөл менеп утырган да:
- Алдан яттың, тагын бераз ат булсаң ат бул, - дип әтисенең колагын тарта иде, Гөлзидә көлеп кенә:
- Ярый, лошадка, хәзер секретарең телефонны ала.
- Әйе, тыңлыйм.
- Гөлзидә, бу Ришат абыең, әле Раилә кайтты, бар да тәртиптә. Рәсимгә рәхмәт йөзеннән, сезне бүген кичке ашка дәшәм, бик булышты, мине бик поддержать итте, рәхмәт яусын, мунча яктым, балалар белән килегез, тик бер үтенечем бар. Булган хәлләр турында сөйләшмик, бары тик дусларча гына ял итик. Бер генә дә булганнарны искә төшерәсе килми, зинһар, кире какма, беләм: сиңа бик авыр, минем өчен үтенәм, кабат-кабат, сүземне тыңла, үткәннәр үткәндә калсын, тагын бер генә, мөмкинлек бир аңа. Йә, нәрсә әйтерсең?
- Ярар, риза, без киләбез.
- Рәхмәт, сеңелем, син, чыннан да, фәрештә, Рәсим юкка гына минем фәрештәм ул дип әйтми икән, ярый, очрашканга хәтле, көтәбез.
- Сөеклем, кем белән сөйләштең анда? - Рәсим Гөлзидә янына килеп басты.
- Нәрсә уйга калдың?
- Ришат Әхмәтович шалтыратты, мунчага килегез, балалар белән бергә, ди, үткәннәрне искә алмыйча, дуслар кебек кич утырыйк, ял итик. Үтенәм, кире какмагыз, диде.
- Нишләргә уйлыйсың?
- Мин, киләбез, дидем.
- Сиңа кыен икәнен беләм, тик...
- Кайгырма, бар да яхшы, шулай буласы билгеле иде инде кайчан булса да, ул синең җитәкчең, баш тартып булмый, сиңа аның белән эшләргә, шулай булгач, агымга каршы йөзеп булмый, авыр булса да түзәргә кирәк.
- Рәхмәт, сөеклем, Ходай миңа шундый хатын биргән өчен шатланып бетә алмыйм. Синең кебек кеше җир йөзендә бүтән юктыр, акыллы, чибәр...
- Булды, булды, ялагайланма.
- Бу ялагайлану түгел, чыннан, рәхмәт сиңа, мин балаларга әйтәм.
- Бар, мин киемнәр әзерлим, кибеткә кереп чыгарга булыр, өйгә дә кирәк-яраклар алырга кирәк, бераз күчтәнәч алырбыз.
- Әйттем бит, син – фәрештә, - Рәсим сөйгәненең битеннән үбеп алды да балалар янына кереп китте.
- Раилә, карале, безгә кунаклар килгән, каршы ал.
- Исәнмесез, бик шатмын, узыгыз. Рәхмәт, кире какмаганыгыз өчен, чыннан да, мин бик шат, Ришат бакчада шашлык та әзерли башлады.
- Борчылма, бар да әйбәт.
Гөлзидә Раиләнең күзенә туры карап:
- Синең дә бар да яхшы дип ышанам.
- Әйе, сез килгәч, күңелем, чыннан да, бераз тынычланды. Нишлик, башта чәйләп алыйкмы, яки мунчага барасызмы?
- Юк, Рәсим белән мунчаны бүген үзем керәм, ирләрчә чабындырам мин аны.-Ришат Рәсимнең иңбашына кулын куеп:”Шулайдыр бит?”
- Хозяин-барин, афәрин! – аннары акрын гына. - Бәлки, хатыннар сөйләшерләр, шулаймы? – диде.
- Рәхмәт, энем, син дөрес әйтәсең, аларның сөйләшер сүзләре бик күп.
- Нәрсә пышылдыйсыз анда, Рәсим, синең рульдә кайтасың бар. - Гөлзидә усал итеп иренә карады.
- Сөеклем, кайгырма, бар да әйбәт.
Ришат белән Рәсим бакчага чыгып киттеләр.
- Гөлзидә, гафу ит мине, сиңа китергән кабәхәтлекләрем өчен үтенәм, чыннан, мин үзгәрдем һәм сезгә тамчы да начарлык теләмим, ант итәм, мин хәзер үземнең нинди тинтәк булуымны аңладым, беләм: сездән миңа берни дә кирәкми, бары гафу гына итегез.
- Кирәкми, Раилә, көне дә, вакыты да ул түгел, вакыт күрсәтер, син яңа тормыш башларга телисең икән, башла. Үткәнне һаман искә алсаң, яңасына вакытың калмас, яңасын чиста биттән башла, алдама, иң мөһиме: үзеңне кулда тот, эш тап, хотя Ришат сине эшләтмәс...
- Әни, әни, сезне шашлык ашарга дәшәләр, - Назлыгөл, әнисенең кулыннан тотып, урамга тарта башлады.
- Хәзер, кызым, тартма, кулымны өзәсең бит.
- Рәхмәт, Гөлзидә, - диде Раилә, Гөлзидәнең иңбашына кулын куеп. - Рәхмәт.
- Бер Ходай гына белә, кемне гаепләргә, кемне юк, кемне кичерергә, ә кемгә җәза бирергә. Әйдә, безне дәшәләр, көттермик.
- Менә безнең сөекле хәләл җефетләребез. Бүген безнең өчен бик мөһим көн, аеруча, дустым, бу сиңа кагыла. Мин кичә улым белән бик озак сөйләштем синең хакта. Дөресен генә әйткәндә, син безнең өчен бик күп эшләдең, синең башың булмаса, безнең бизнес үргә менә алмый иде.
- Ришат Әхмәтович, сез...
- Тукта, бүлдермә мине. Чыннан да, әгәр бездән китеп, үз эшеңне башласаң, күптән миллионер була идең, юк, син китү генә түгел, безне биеккә алып мендең, син чын дус кына түгел, ә тугры эшче дә, рәхмәт сиңа һәм бездән бүләк. Хәтерлисеңме безнең иң беренче ачкан кунакханәне?
- Әйе, “Чулпан” кунакханәсе.
- Менә шул кунакханәне без сиңа бүләк итәбез, мә, тот кулыңа документларын, ул бүгеннән синеке.
- Юк, кирәкми, ник алай эшләдегез, мин бит...
- Тукта әле, бетмәде, шуңа өстәп әле без сине директор урынбасары да иттек. Иртәгесе көннән окладың белән бергә кабинетың үзгәрә, һәм инде соңгысы: син зур түрә икән, кеше бул, үзеңә машина йөртүче тап.
- Нигә инде, мин нәрсә әйтергә дә белмим.
- Белмәсәң, әйтмә. Ну, әйдәгез, берәрне кабып куйыйк. Анда басып тормагыз, әйдәгез, тәмләп ашап алабыз. Аннары мунчага китәрбез.
Тәмләп ашап-эчкәч, төрлесе төрле якка каралды, Гөлзидә балалар белән телевизор алдына утырдылар, Раилә аш бүлмәсенә, Ришат белән Рәсим - мунчага.
- Карале, Рәсим, анысы синең эш инде, тик без Илфат белән килештек тә, Фаилгә бер шанс бирергә булдык.
- Нинди Фаил ул?
- Теге Раиләгә булышкан егет, сөйләве буенча, клубтан кайтканда өч егет бәйләнгән, ә бу исә аларны бер минут эчендә бутап бәргән, армиядә дә бик яхшы хезмәт иткән, бу малайны тегеләр исә эзләп тапканнар да Сабировка эшләргә чакырганнар, янәсе, тән сакчысы бер байга кирәк дип, тик чынында нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен әйтмәгәннәр. Егет барып капкан, чыгу юлын гына таба алмаган. Бәхетенә, Раилә белән сөйләшкән.
- Ярый соң, кирәк икән, бирегез аңа мөмкинлек. Үзебезнең дә бит хаталарыбыз бар, ә ник әле Фаилгә булышмаска, миндә каршы түгел, сезгә кушылам.
- Шуның белән нокта куярбыз. Күп сөйләнеп мунча уздырабыз- дип хуҗа мунча пиченә су сипте.
Кич җиткәне сизелмәде дә. Рәсимнәр кайтканда инде төннең икенче яртысы була иде, әле ярый эшкә түгел.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас