Литература
28 Февраля 2025, 04:00

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова. 9 өлеш. Икенче көнне Рәсим иртән иртүк хастаханәгә килеп җитте. Аны күрүгә, шәфкать туташы килеп, табибка керергә кушты. Рәсим, вакытны уздырмыйча, табиб бүлмәсенә ашыкты.- Исәнмесез, Илгиз Рифкатович, сез миңа керергә кушкансыз,- Әйе, әйдә керегез.

Үкенергә соң булмасынҮкенергә соң булмасын
Үкенергә соң булмасын

Икенче көнне Рәсим иртән иртүк хастаханәгә килеп җитте. Аны күрүгә, шәфкать туташы килеп, табибка керергә кушты. Рәсим, вакытны уздырмыйча, табиб бүлмәсенә ашыкты.
- Исәнмесез, Илгиз Рифкатович, сез миңа керергә кушкансыз,
- Әйе, әйдә керегез.
- Гөлзидә яки бала белән нәрсә булса да булмагандыр бит?
- Юк, борчылмагыз, хатыныгыз да, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Сез аларны күрерсез, мин рөхсәт итәргә кушам. Тик башта сөйләшеп алырга кирәк була.
- Берәр борчылырлык әйбер килеп чыктымы? Дөресен әйтергә куркасыз мәллә?
- Безнең яктан әйбәт дидем бит, ләкин эш башкада. Безгә полиция хезмәткәрләрен дәшәргә туры килде. Аңлагыз, без шулай эшләргә тиеш.
- Нәрсә булды?
- Сезнең хатыныгыз үзе егылмаган, аңа булышканнар. Дөресрәге, баскычтан төртеп төшергәннәр. Хат ташучы хатын сезнең подьезд ишегеннән чит хатынның ашыгып чыкканын күргән. Ә эчкә кергәч, барын да аңлаган. Сезнең хатыныгыз моны раслады.
- Ул нәрсә диде?
- Күзен ачуга:”Ул минем баламны үтердеме?” - дип сорады. Без аңламадык, нигә алай әйтәсең дигәч, “алайса минем балам кая” дип эчен тотып еларга тотынды. Без төрлечә аны тынычландырырга теләдек, баланы күргәч кенә тынычланды. Сез нәрсә әйтә аласыз бу хакта?
- Мин аңладым, ул кеше - минем беренче хатыным булырга мөмкин , күптән бәйләнеп йөри иде инде.
- Аерылышканны яратмадымы?
- Юк, ул үзе мине ташлады, баладан баш тартты.
- Ярый, хатыныгыз янына керергә рөхсәт итәм, башка вакытта бик кертергә тырышмыйбыз. Бу четерекле мәсьәлә булып кала, шуңа күрә сез хатыныгызга кирәгрәк дип уйлыйм. Бераздан тикшерүче килә, аны күрмичә китмәгез инде.
- Яхшы, мин көтәм.
Рәсим Гөлзидә янына барып утырды.
- Матурым, хәлләрең ничек?
Гөлзидәнең күзенә яшь җыелды.
- Мин аның сугарга теләгәнен аңламый калдым, шундый тиз булды.
- Хәзер инде бар да үткәндә, тынычлан, минем кызымны күрәсем килә.
- Сабырсыз, аны хәзер алып киләләр.
Гөлзидә елмаеп иренә карады.
- Менә сезнең курчагыгыз, бигрәк тә матур, әнисе кебек. Чәче дә озын, хәзер үк бантик тагып була, - дип шәфкать туташы сүзен әйтеп бетерде дә Рәсимнең кулына баланы бирде.
Чыннан да, зур кара күзле, кара чәчле кыз Гөлзидәгә бик ошаган иде. Әйтерсең лә кечкенә Гөлзидә ята кулында.
- Бигрәк тә әнкәсенә ошаган, кызыма күз генә тимәсен. Марат абыйсы да бик көтә, кичә көч-хәл белән йоклаттым. Әни кирәк, бәби янына барам, дип башымны ашады.
- Үзеңә ошаган.
- Сезне табиб дәшә, - диде шәфкать туташы ишекне аз гына ачып.
- Матурым, мин шуннан китәм инде, болай да бик ялынганга гына кертте. Аерым вакыйга булган өчен, хатыныгызга тынычланырга булышырсыз, дип ризалашты. Рәхмәт инде үзенә.
Рәсим табиб бүлмәсенә керде.
- Менә инде шушы ирнең хатынын баскычтан төртеп төшергәннәр, - диде -Илгиз Рифкатович Рәсимгә карап.
- Ә, иске таныш икән, исәнмесез, нәрсә булды, дустым?
- Исәнмесез, Шамил Бариевич, әлеге дә баягы дигәндәй, беренче хатын инде. Ул киткәч, беренче сөйгән ярыма өйләнгән идем. Раилә килеп бәйләнеп йөрде. Башта балага акча сорады, төрлечә янады. Менә хәзер хатынымны аздан гына үтермәгән.
- Сезгә гариза язарга кирәк булыр.
- Әйе, ул хатын башкача аңламас, ахрысы. Теге юлы әниләрен җәлләп, гаризамны кире алган идем.
- Хәзер миңа гариза язып калдырыгыз, ә иртәгә идарәгә килерсез. Сәгать уннарда килсәгез әйбәтрәк, калганын анда сөйләшербез. Ә хәзер, рөхсәт итсәгез, зыян күрүче белән сөйләшеп алыр идем.
- Мин сезне озатам. Рәхим итегез, - дип Илгиз Рифкатович ишекне ачты.
Раилә уңышлы үткән көнен дуслары белән юды, бары чын дөресен, нәрсә булганын әйтмәде. Аның уенда менә бу баланы югалттың, икенчесен югалтасың килмәсә, акча түлә, дип әйтергә теләге иде. Гөлзидәнен исән-сау бала табуын белмәде.
- Әгәр түләмәсәләр, мин аларны берәм-берәм үтерәчәкмен.
Тәслимә куркуга калды. Нәрсә эшләргә? Ничек булса да бу тилеләрдән котылу юлын табарга кирәк. Җитмәсә, бала көтәм. Теге юлы сакланырга өлгермәдем, корсаклы килеш өйгә кайтсам, әнигә бик авыр булыр инде. Ул ничек бу хурлыкны күтәрсен? Болай да минем өчен ут йотып яталардыр. Раилә ,,баланы тап та миңа бир, и катись куда хочешь” диде. Шуннан файдаланам, китәм, алар белән йөрсәм йә төрмә, йә мәңгелек начар тормыш. Юк, булмый, миңа бу сазлыктан чыгарга кирәк.
- Че, заснула что ли? Бар, кибеткә чыгып кер, ачтан үләбез бит, - дип Раилә Тәслимәгә төртеп җибәрде.
Тәслимә ашыгып чыгып китте.
- Таһир, иртәгә тегеләр янына барырга булыр, акча сорарга, Таськага, акча булса да, юк диярбез. Баласын алгач, мин Азик белән сөйләшермен. Бала Бала өчен акчасын алгач, икәү генә таярбыз. Тася бу арада әллә нишли башлады, сораулар бирә, безне сатачак ул.
- Аңламадым, нинди бала акчасы?
- Тупой что ли? Баланы Азикка просто так бирмим, акчага бирәм.
- Кая барабыз инде, заманалар үзгәрде, җирләр бүленде бит.
- Кеше кирәк җирне табып була, түләсеннәр генә. Карарбыз әле, вакыт бар.
Тәслимә, китмичә, тәрәзә төбендә тыңлап торды. Менә нинди икән уйлары! Минем баланы ниндидер Азикка саталар икән, ә миңа: ,,Таһир белән бергә карап үстерәбез, бала тугач, бер гаилә булып яши башларбыз”, - диде. Нишләргә? Әни, гафу ит мине, дип кайтсам, куып чыгармас әле. Шундый юлга бассам да, мин үз баламны җәллим. Әни дә мине аңлар, дип уйлыйм. Әйе, мин качам, вакыт кына туры килсен. Мин баламны сатарга юл куймыйм. Тәслимә, уйларына күмелеп, кибеткә китте.
Рәсим ашыгып полиция идарәсенә килде.
- Исәнмесез, Шамил Бариевич.
- Ә-ә, сезме, керегез. Утырыгыз.
- Мин нәрсә эшләргә тиеш?
- Сездә элеккеге хатыныгызның фотосурәте бармы? Иң беренче безгә шул кирәк, аннары аның кая торганы яки кая булырга мөмкин дип уйлыйсыз?
- Авылда тора иде, Чаллыда бераз эшләгәч, кире кайткан, диделәр. Ул үзе генә түгел, бер ир һәм үзеннән яшьрәк хатын-кыз ияреп йөри аларга.
- Безгә фоторобот ясарга булышырсыз әле.
- Ир кешене хәтерлим, ә кызны юк.
- Безгә әлегә шул җитә, хәзер фотосурәтләр ясый торган бүлеккә керегез, сурәт әзер булгач, без аны күбәйтеп, эзәрлекләнүчеләр тактасына ябыштырабыз, хезмәткәрләргә таратабыз. Хәбәр булса, сезгә әйтербез.
- Ярый рәхмәт, сау булыгыз.
- Бигрәкләр дә сынаулары күп булды бу ирнең, һаман Ходай сыный әле үзен, - дип җәлләп куйды тикшерүче Рәсимне.
Ниһаять, Гөлзидәне хастаханәдән чыгардылар. Әти-әниләр дә ял йортыннан кайтып җитте.
- Исәнме, кызым, Аллага шөкер, чыгасың да, Ходай исәнлегегезне бирсен, бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын үзегезгә, - диештеләр.
Өйгә кайткач, барысы да кечкенә кыз янында бөтерелде.
- Әни, әни, ә аның исеме ничек була? - диде әнисенең күзенә туры килә карап Марат.
- Мин Гөлчәчәк яки Назлыгөл дип уйлаган идем.
- Кызым Назлыгөл булсын, без аны назлап, иркәләп үстерербез. Шулай бит, матурым.
Рәсим, хатыны янына килеп, аны кочып алды.
- Ничек телисең, шулай булыр, син бит бөтен колак итемне ашадың, кыз кирәк, дип.
- Шулай булсын да, мулла чакырып исем кушарга кирәк. Кодагый, син чәйләр әзерлә, ә мин, шалтыратып, мулла дәшәм, аннары сиңа булышырмын, бераз гөрләшеп тә алырбыз. Ә син, кызым, балаң йоклаганда ятып тор, без бала табуның нәрсә икәнен беләбез. Шулай бит, кодагый?
Роза Гөлләргә елмаеп күз кысып алды.
- Ә сез шауламагыз, ирләр, сүзләрегез булса, урамга чыгыгыз, һава сулап керерсез.
Ирләр көлешеп урамга чыгып китте. Гөлләр, кодагые янына килеп, сүз башлады.
- Кодагый, нишләргә соң? Рәсим эштә, Гөлзидә янында чиратлап торырга мәллә? Теге аждаһаны әле тотмадылар бит, монда яңадан килеп, берәр нәрсә китереп чыгармасын, дип куркам.
- Без кая торганны белми бит ул, бәлки, безгә алып китәргәдер?
- Белмим дә инде, тизрәк тотсалар ярар иде.
- Ярый, хәзер бездә калабыз, сезнең авылда болай да эш күп, борчылмагыз, кирәк булсагыз, хәбәр итәрбез. Дөрестән дә, балаларның үзләрен генә калдырып булмый. Гөлзидәгә дә җиңелрәк булыр. Менә килештек тә.
Раилә һаман үз уенда, мең төрле уйлап карый, тик нәрсә булса да уйлый башласа, ачуы кабара, Рәсим башыннан чыкмый.
- Тик ят әле, йокларга ирек бирмисең.
- Закрой пасть, Таһир, уйларга тынычлык кирәк.
- И нәрсә уйлыйсың инде? Һаман шул балык башымы? Җитәр, давай, нормально яши башлыйк инде, ардым мин.
- Ул балык башы безгә акча китерә. Менә уйлыйм: Тася бу арада гел авырый, үлмәсен инде.
- Үзең машина астына бәрергә теләдең бит. Аннары тегеләр полициягә хәбәр итмәделәр микән? Бераз белешергә булыр. Сине дә теге юлы күрделәр, иртәгә анда бар: кем керә, кем чыга, ничәдә, кайчан? Үзең беләсең инде, короче, тикшер.
- Ярар, кара әле, безнең Тася кайчан бәби алып кайта?
- Белмим, табуга әйтермен.
- Ә Азикка бала нәрсәгә кирәк?
- Белмим, башта ниндидер планнары бар иде, хәзер бер бай кешегә асрамага сата, ахры. Әле тагын ике бала кирәк, ди.
- Тасяның УЗИ икене күрсәтте, дидең бит.
- Акырма, табибына акча түләдем, бер бала дип әйтегез. Ике икәнен белсә, баланы төшерә, икене карый алмыйм дип курка, дидем. Әнисе дә, ире дә борчылалар, дидем.
- Нинди ире булсын аның?
- Нәрсә дип әйтергә иде, бер баласын без сатабыз дипме?
- Ну баш синдә, Рая, может без дә берне алып кайтырбыз? Нәрсә әйтерсең, курочка моя?
- Курочкаң ашта, тагын бер шулай әйтсәң, үтерәм.
- Ярый, котырма, кайчан бала таба?
- Скоро, тынычлан. Әйдә җыен, бераз эшлә, ике эшне бергә бетерергә дә таерга булыр. Полиция хезмәткәрләре тапканчы, үзебез китсәк яхшырак.
Бүлмәдә Тәслимәнең йөргәне ишетелде.
- Тася, тордыңмы? Яхшы булган, без бүген күрше авылга барабыз. Анда бик бай әби бар, без кичә Таһир белән белештек. Син әбине капка төбендә сөйләндереп торырсың, чакырып чыгарып. Авылга кайтып җитеп булмый, эчәсем килә, диярсең. Әби су алып чыккач, коскан бул, короче, отвлеки бер ун минутка, минем чыкканны күргәч, китәрсең.
- Ярар, еракмы соң ул авыл?
- Аптырама, җәяү бармыйбыз, кичә бер иске тачканы угнали, шуның белән барырбыз, кайтканда машина тотарбыз.
- Безне кем утыртсын инде?
- Җүләр, корсаклы хатынны кем юлда калдырсын инде, безнең козырь бар, ул - синең корсагың.
Капка шакыган тавышка бер әби чыкты.
- Кызым, кем кирәк?
- Әби, күрше авылга кайта идем, эчәсем килә, су бирә алмассыңмы?
- Шушы хәлдә кем юлга чыга инде, әйдә, өйгә кер.
- Юк, әби, рәхмәт, мин ирем белән идем, машина җимерелде, ул машина саклап калды, мин киттем.
- Сине калдырып, үзе килеп китсә, яхшырак була иде. Кара инде бу ирләрне, хәзер, кызым, алып чыгам, ашыйсың киләме?
- Бераз ачыктым шул, ләкин өйдә кызудыр, һава сулап утырам, мөмкин булса, су гына алып чыгыгыз.
- Хәзер, кызым.
Әби тиз генә өйгә кереп су алды, ашы пешкән генә иде, бер савытка аш салып, кызга алып чыкты.
- Менә, капкалап ал, син бит үзең генә түгел, карыныңда бала йөртәсең, әле бер генә дә түгел. Эчең икегә бүленгән, ир балалар булырга ошаган. Тик бер ягың авыррак, димәк, берсе кыз бала булырга тиеш.
- Юк, әби, бер генә, мине УЗИда карадылар, малай диделәр.
- Ике, ике, мин дөньяда күп яшәгән кеше, беләм, әйткән иде, диярсең.
- Ярый, рәхмәт, әби.
- Синең күзләрен моңсу, арганга түгел, синең кайгың бар.
- Нигә алай әйтәсез?
- Күрәм, кызым, син үзеңне капкынга эләккән кебек хис итәсең, чыгу юлын тапмыйсың. Яле, бир кулыңны.
Әби Тәслимәнең кулын тотты да тынып калды. Тәслимә сүз әйтергә дә куркып катып калды.
- Әй, кызым, син начар юл сайлагансың, ул юлдан китәргә дә куркасың. Син курыкма, син бәхетле буласың, әгәр үзең теләсәң. Балаларыңны алырга телиләр, бирмә. Юлыңда очраган ирне кире какма, каксаң, таудан түбән тәгәрисең. Кабул итсәң, ул сине күтәреп кенә йөртәчәк.
- Син каян беләсең, әби?
- Беләм, кызым, беләм, минем бакча башында сине көткән иптәшеңне дә беләм, тик ул да буталган, бары үзеннән тора, тик аңа үзгәрергә әле вакыты җитмәгән, аны зур сынаулар көтә, ә син соңга калма. Хәзер юлда машина очрар, утырыгыз. Иптәшең үз кирәгенә туктаткач, машина йөртүчегә кузгалырга куш. Шул кешегә, теләсәң, эчеңне бушат, калганын аллага тапшыр. Гомер уза, соңга калма, ахырдан үкенеп йөрергә булмасын, үкенергә соң булмасын.

 

 

Гөлчирә Галимова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас