Литература
27 Февраля 2025, 16:00

Үкенергә соң булмасын

Автор: Гөлчирә Галимова 8 өлеш. Вакыт дигәне туктамый шуд, үзенең ачы җилләре, кар бураннары белән кыш та җиргә аяк басты. Яшьләрнең күптән авылга кайтканнары юк иде, бүген тәвәкәлләп авылга кайттылар.

Үкенергә соң булмасынҮкенергә соң булмасын
Үкенергә соң булмасын

Вакыт дигәне туктамый шуд, үзенең ачы җилләре, кар бураннары белән кыш та җиргә аяк басты. Яшьләрнең күптән авылга кайтканнары юк иде, бүген тәвәкәлләп авылга кайттылар.
Габделфәт абый белән Гөлләр апа да бик шатландылар. Әзерләнгән тәмле-томлы белән чәй эчеп, ирләр телевизор карарга кереп киттеләр. Гөлзидә, шуннан файдаланып, ишетелер-ишетелмәслек кенә:
- Әни, ә Раилә турында хәбәр бармы? – дип сорады.
- Әй кызым, искә аласы килми. Монда инде, кая китсен ул? Каядыр барып кайталар да эчеп яталар. Әле киткәннәр иде, бүген кая икәнен белеп булмый.
- Без киткәнче кайтмаса ярар иде. Аны искә алуга, йөрәгем чәнчеп ала.
- Уйлама, кызым, саклан, сиңа үзеңне кулда тотарга кирәк.
- Тырышам да бит, вакыты белән барып чыкмый.
- Әнием, әйдә, әти кызыклар күрсәтә.
Марат килеп, әнисен көчләп диярлек үзе белән алып китте.
Көн яктыра башлады, Яңа елга карны мулдан биргән, тездән үк юлны каплаган. Рәсим, көрәген алып, юл ачарга чыкты. Эш бетте дигәндә генә, Марат та бабасы ясаган кечкенә көрәген тотты. Янәсе, әтисенә булыша. Бераздан алар янына бер яшь ир-ат килеп:
- Абый, миңа көрәгегезне биреп торыгыз әле. Шәһәрдән кайта идем, кешеләр алып кайттым, сездә кар күп икән, машинам батты, юлны ачкач, кире китереп бирермен, - диде.
- Әйдәгез, үзем дә булышам, кешеләрең дә машинаны этәргә булышса, бәлки көрәксез дә чыгарып булыр.
- Белмим шул, абый, үзем дә аларны алып кайтырга ризалашканыма үкенәм. Алар исерекләр, юл буе куркып кайттым. Туктатып, төшегез, дигәч тә тыңламадылар, җитмәсә, юл иминлеге хезмәткәрләре дә очрамады.
Юлдан карны тиз чистарттылар.
- Әйдә, утыр, мин төртеп карыйм, бәлки кузгалырсың.
Машина, кызганычка каршы, урыныннан да кузгалмады. Шунда машина ишеге ачылып ките.
- Бозау, алдан тарт, төртмә, сине ат кебек җигәргә кирәк, - диде Раилә, башын чыгарып. Рәсим егылып китә башлады. Аннары кулын селтәп китәргә теләде, тик машина хуҗасын җәлләп куйды. Юк, булмый егетне бу оятсызлар янында калдырып. Ул, егет янына килеп, акрын гына:
- Бөтенләй баттым, чыгып торыгыз, бераз булышыгыз, дип әйт. Үзең, алар чыгуга, тизрәк китеп бар, туктап торма.
- Ә сез? Алар бит сезгә бәйләнәчәк.
- Кайгырма минем өчен, әйткәнне эшлә.
- Мин бөтенләй баттым, төшеп торыгыз әле, - диде машина ишеген ачып егет. Тегеләр теләр-теләмәс кенә машинадан төште. Берничә тапкыр төртүгә, машина кузгалып китте.
Егет, сөйләшкәнчә, машина кузгалуга, туктамыйча китеп тә барды. Исерекләр алпан-тилпән машина артыннан чапкан арада, Рәсим китәргә өлгерде.
Кырыйдан карап торган Марат, әтисе килеп җитүгә:
- Әти, син шундый көчле. Нинди зур машинаны берүзең төртеп чыгардың. – Ул әтисен кочаклап алды. Өйгә кергәч тә әтисенең батырлыгын әнисе белән әбисенә сөйләде.
- Кемнәр генә кайтты икән? Ялларга бар да авылга агыла шул, - дип Гөлләр апа сораулы карашын Рәсимгә төбәде.
- Белмим, кунакка кайтучылардыр инде, - дип алдады Рәсим, Гөлзидәне борчыйсы килмичә. Үзе эчтән генә бик курыккан иде. Раиләдән бөтен нәрсәне дә көтеп була. Бу очрашуга карамастан, бәйрәмнәр бик күңелле үтте. Яңа эш көннәре башланды. Шулай бер көн, эштән кайтып барганда, Рәсим белән Гөлзидә янына кыз балалар килеп туктады.
- Гөлзидә Габделфәтовна, Сезне Яңа еллар белән!
- Рәхмәт, балалар, болай каян кайтып киләсез?
- Апа, без биюгә йөрибез, хәзер кайтабыз. Апа, без сезне сагындык, кунакка килсәк буламы? Сезнең әкиятләрегезне тыңлыйсыбыз килә.
- Ярый соң, килегез, мин бик шат булырмын.
Кызлар шатланышып китеп бардылар.
- Әйе, хәзер өйдә балалар бакчасы ачарга инде, - дип Рәсим көлеп җибәрде.
- Кирәк булса, ачарбыз, син каршымы?
- Юк, матурым, каршы түгел, сиңа ошаса, мин барын да эшләргә әзер. Бары син минем янымда булуың кирәк.
- Әйдә, тизрәк кайтыйк, Марат көтәдер. Кызлар белән сөйләшеп вакыт үтте.
8 март алдыннан Гөлзидә кибетләрдә йөрергә булды. Әниләренә бүләкләр алгач, автобус тукталышына килеп басты. Кеше күп җыелган, димәк, күптән булмаган. Озак көтеп торырга туры килмәс, килер, дип уйлап алды.
- Нәрсә, сыер, бозауларга җыенасыңмы? Мин калдырган эт малае гына җитмиме? Долгны кайчан бирәсез? - кисәктән әйтелгән сүзләргә Гөлзидә тораташтай катып калды. Каршысында Раилә басып тора иде.
- Нишлисең син, башыңа китте мәллә? Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме?
- Заткнись, хәзер белерсең кемнең киткән, кемнең юк икәнен, - дип Раилә Гөлзидәгә сугарга кулын күтәрде. Тик бер ир аны тотып калды.
- Вы что, с ума сошли? Разве так можно, она же в положении. Зачем кричите?
Раилә исерек дуслары белән кырыйгарак китеп басты. Автобус килде.
- Давайте я вам помогу, - теге ир Гөлзидәгә кулын биреп, автобуска утырырга булышты.
Раиләләр кешеләрне этә-төртә автобуска керергә теләде.
- Что такое, никак угомонится не могут, - ир, ишек кырыена килеп, кешеләргә керергә булышты. Раиләләр чираты җиткәч, автобус шоферына мөрәҗәгать итеп:”Закройте двери, поехали”, - диде.
- Ну там же люди остались.
- Пусть погуляют, им полезно, - дип кесәсеннән полиция хезмәткәре таныклыгын алып күрсәтте.
Автобус кузгалып китте.
Әйе, алар башкача аңламый, Гөлзидә моны бик яхшы белә иде. Раиләнең һаман акча турында уйлап йөрүе генә йөрәгендә шик уятты. Өйгә кайткач, Гөлзидәнең йөзеннән үк нәрсәдер булганын аңлап алган Рәсим:
- Ник йөзен качкан?
- Юк, бар да әйбәт.
- Син алдый белмисең, күзеңне яшермә, әйт, нәрсә булды?
Гөлзидә нәрсә булганын сөйләп бирде.
- Әйе, үз туксаны туксан. Ничек гел шундый булырга кирәк? Икенче кибеткә үзем барам. Кирәк әйберләрне үзем алып кайтам. Онытып торам, әни кунакка чакырды, сиңа да онытылып торырга булышыр. Марат дәресләрен әзерләп бетергәч, чыгып китәрбез.
- Ярый, мин бүләкләр дә алдым.
Кунак күңелле үтте, аш бүлмәсендә икәү генә калгач, Роза апа, Гөлзидәгә карап:
- Кызым, әтиегезгә быел алтмыш тула, исәнлеге дә бераз какшады, бәлки ял йортына юллама алырбыз, ял итеп кайтыр.
- Әни, син безнең уебызны укыган кебек, тик без инде сезнең дүртегезгә дә путевка алдык.
Гөлзидәнең әйтеп бетергәнен дә көтмичә, Роза апа, аны бүлдереп:
- Юлламалар?
- Әйе, дүртегезгә, бергәләп ял итеп кайтырсыз, оныгыгыз туганчы, ял итәргә өлгерерсез.
- Ничек инде, әйтмичә, шулай буламы?
- Нигә булмасын, әни, без үзебез дә сездән башка уйлый беләбез, как никак зур үстек, - дип сүзгә Рәсим килеп кушылды.
- Хәлебездән килгәндә, сезгә бераз ял оештырырга теләгән идек.
- Соң күпме акча түгәсез, сезнең үзегезгә хәзер акча кирәк булачак.
- Борчылма, әни, әлегә бар да яхшы.
- Рәхмәт яусын, балалар, Ходаем сезгә исәнлек бирсен.
Берничә көннән, җыелышып, әти-әниләр ял итәргә китте. Вокзалдан кайтышлый:
- Әйдә, сине өйгә кайтарам да эшкә барып киләм, юкка гына сине алып бардым, аргансыңдыр?
- Юк, кирәкми, көн матур, мин һава сулап кайтам.
- Озак йөрмә, кайтып җиткәч, миңа хәбәр бир.
- Мин үзем әни кеше, юл аркылы гына чыга беләм. - Гөлзидә көлеп җибәрде.
- Ярар, ярар, кичкә кадәр, матурым.
Рәсим Гөлзидәнең битеннән үбеп китеп барды.
Раиләнең көннән-көн ачуы кабарды. Аның ничек тә акчалы буласы килде.
- Нәрсә уйлап табарга, Таһир, син нәрсә предложить итә аласың? Можем сына украсть.
- Бернәрсә дә. Мин андыйга не подписываюсь, әйбер урлау ул башка, ә бу башка. Бала урлау совсем башка статья, так что извини, я пас.
- Нишләргә соң, алар миннән шулай көлеп йөрсенме?
- Җитәр, Рая, тынычлан, - дип сүзгә Тәслимә кушылды.
- Ә син вообще заткнись! Вот что, мин карап кайтам әле, шунда бәлки нәрсә булса да уйлап табармын.
Раилә Гөлзидәләр торган йортны күзәтте. Ничәдә кайталар, кайчан китәләр, кем кая бара. Нәрсә эшләргә генә белмәде. Ничек бу гаиләдән үч алырга, ачуын ничек басарга? Менә ул Гөлзидәнең телефоннан елмаеп сөйләшеп кайтуын күрде. Кара син аны, корсагын киергән, авызын ерган, минем иремне тартып алды да масаеп йөри. Юк, түзеп торып буламы соң?! Мин аның күрмәгәнен күрсәтәм!
Гөлзидә, подьездга кереп, икенче катка менә башлады.
- Әй, тукта әле, сөйләшәсе сүз бар.
Артыннан Раилә менеп барганны күргәч, Гөлзидә куркып калды.
- Нәрсә кирәк сиңа? Җитәр сиңа, нигә безне гел эзәрлекләүдән туктамыйсың?
- Син үлгәч, туктыйм. Нәрсә, минем иремне алып, типтереп яшәргә җыенасыңмы?
- Соң син үзең барысыннан да баш тарттың бит!
- Дәшмә миңа!
Раилә Гөлзидә янына күз ачып йомганчы менеп җитте.
- Син уже мине достала, акча бир или башкача сөйләшәбез.
- Син ни сөйлисең, үз балаң өчен акча сорыйсыңмы? Мин бер тиен дә бирмим, китмим дә, ә син гел бәйләнеп йөрсәң, полиция хезмәткәрләре чакырам.
- Әле мине куркытасыңмы?
Раилә бөтен көченә Гөлзидәгә сугып җибәрде. Гөлзидә, аягында басып тора алмыйча, баскычтан мәтәлеп төшеп, стенага башы белән бәрелде дә аңын җуйды. Раилә, як-ягына каранып, тизрәк чыгып качты.
— Але, исәнмесез, сез кем буласыз?
- Мин - Рәсим, ә сез кем? Нигә сез минем хатынның телефоныннан шалтыратасыз?
- Хатыныгызны ашыгыч ярдәм машинасы белән балалар тудыру йортына алып килделәр. Ул башы әйләнеп егылган, бәхетенә, хат ташучы күреп ярдәм чакырган. Сез килеп китсәгез, әйбәт булыр иде.
- Мин хәзер үк килеп җитәм.
Рәсим килгәндә, Гөлзидәне палатага чыгарганнар иде инде. Рәсим тизрәк табиб янына керде.
- Доктор, нәрсә булган, аның хәле ничек?
- Аллага шөкер, бар да артта калды. Котлыйм сезне, сезнең кызыгыз якты дөньяга аваз салды. Хәзерге вакытта хатыныгызга да, кызыгызга да куркыныч янамый.
- Рәхмәт сезгә, ә мин аларны күрә аламмы?
- Бүгенгә юк, баланы авыр тапты, кан күп югалтты, хәзергә ял итсеннәр, иртәгә килерсез.
- Рәхмәт, ә нәрсә кирәк була аларга, нәрсә алып килергә?
- Кабул итү бүлмәсенә керегез, анда сезгә аңлатырлар.
Табиб китеп барды, Рәсим Гөлзидәне уйлады, башы әйләнеп китеп егылгандыр инде, әйттем бит, озак йөрмә, дип. Ярый инде ахыры яхшы беткән, әниләргә хәбәр итәргә кирәк.
Ул, телефонын алып, саннар җыйды.
- Әни, ничек хәлләрегез, ял итеп буламы?
- Рәхмәт, улым, шулай яхшы булыр дип уйламаган идек. Сезнең хәлләр ничек, Гөлзидә нишли? Бәбкәмә кыендыр инде. Булышырга без дә юк.
- Әни, бөтенегезне дә әби, бабай булуыгыз белән котлыйм, безнең кызыбыз туды, хәлләре яхшы диде табиб.
- Аллага шөкер, безгә гел шалтыратып тор, хәлләрен белеп торасыбыз килә.Табиблардан нәрсә кирәк дип сораш. Гөлзидәгә чикләвек ал, кара җимеш, әфлисуннар алма.
- Әни, беләм мин, борчылма, бар да әйбәт булыр.

Дәвамы бар

Гөлчирә Галимова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас