Беркөнне Рәсимгә әнисе:
- Улым, мин ял алдым, алла теләсә, сиңа да җинел булыр, әгәр сездә торсам, нәрсә дип әйтерсең икән?
- Әнием, син бик яхшы уйлагансың. Әлбәттә инде, риза, әгәр әти каршы килмәсә, бездә торсаң, бик яхшы булыр.
Шул көннән Роза апа Рәсимнәрдә тора башлады. Рәсимгә дә җиңел: ашарга пешкән, бала караган, Раилә генә бер дә кайнанасы аларда яшәгәнне яратып бетермәде. Көн дә диярлек тавыш чыгарды, төрле кабәхәт сүзләр әйтергә дә күп сорап тормады. Роза апаны ире белән араларын бозарга җыенуда гаепләде.
- Мин теләгән булсам, Рәсим сиңа өйләнмәгән дә булыр иде. Мин бары тик сезнең бәхетле булуыгызны телим, бернигә дә карамыйча. Балагыз да кечкенә бит әле, бераз акылга кил. Болай яшәргә ярамый, бала хакына булса да бераз үзгәр инде.
- Мин теләмәгән бала миңа нәрсәгә кирәк? Кирәк булса, карар идем. Әгәр сиңа кирәк икән, алып кит ул эт малаен, төне буе улап чыга, йокларга ирек бирми.
- Ярар, мин баланы алып китәм, барыбер карамыйсын. Тик бер шарт белән: мин баладан баш тартам, дип кәгазьгә кул куй. Башкача мин бала карар өчен көннәр ала алмыйм. Ят баланы карар өчен көннәр бирелми.
- Әллә кайчан әйтсәң, әбисе, мин күптән яза идем бит. Әйдә, кая кул куярга, тиз әйдә, кул куям да эт малаеңны алып тай. Мин, баладан котылуга, бәйрәм оештырам.
Раилә ике дә уйламыйча баладан баш тартты. ,,Миңа бала кирәкми,” - дип язып кул куйды да:
- Теләгәнеңне алдың, хәзер чыгып китегез, эзегез дә булмасын. – диде.
Роза апа баланың әйберләрен җыйды да баланы күтәреп чыгып китте.
Рәсим өйгә кайттып кергәндә, Раилә кунаклар белән инде яхшы гына исерешкәннәр иде.
- Әни белән бала кая? Урамда йөреп керергә чыктылар мәллә? - дигән сорауга Раилә, елмая төшеп:
- Ычкындылар, бала бүтән минеке түгел, мин аннан баш тарттым. Теләсәң, син дә алар артыннан ычкына аласың.
- Юк, Раилә, мин түгел, син ычкынасың, булды, җитәр, күпме түзеп була бу хәлгә? Бар, исерек дусларыңны ал да чыгып кит моннан!
- Бәгырем, син китәсең, йорт миңа була, ә бала - сиңа! Күрәсеңме, без ничек тиз һәм дөрес бүләбез. Икебез дә отышлы, сиңа бала кирәк, миңа - торак.
- Квартираны мин алдым, баланы да мин карап үстерәм. Белгән булсам, мин сиңа өйләнмәс идем. Тукта, үзгәрер, акыл керер, дип көттем, өметләндем.
- Тиле, чыннан бозау бит син, тинтәк, бар, кит моннан яки без сине типкәләп чыгарабыз.
- Юк, мин беркая да китмим. Сезгә моннан чыгып китәргә туры килә. Мин...
Рәсим сүзен дә әйтеп бетермәде, кемдер башына китереп сукты. Аның аяклары сыгылып , күз аллары караңгыланды, башы әйләнеп китеп, идәнгә сыгылып төште...
Рәсим күзен ачты, каршысында әтисе утырып торганны күреп:
- Мин нигә монда ятам, нәрсә булды, әти?
- Эштән кайтучылар, урамда күреп, сиңа ашыгыч ярдәм чакырганнар. Бәхетеңә, кесәңдә бала караучы хатынның телефон номеры, аның адресы белән исеме язылган кәгазь табылган. Шуның буенча синең кем икәнеңне ачыклаганнар. Безгә дә алар аша эзләп табып хәбәр иттеләр. Нәрсә булды соң, улым? Сине кем кыйнады? Эштән кайтканда бәйләнделәрме? Тикшерүчеләр, син аңга килүгә, хәбәр итәргә куштылар. Аңлат әле, сиңа нәрсә булды?
- Әти, мин үзем дә аңламый калдым. Раилә белән сөйләшкәнем исемдә, ә аннары күз алдым караңгыланды, берни дә хәтерләмим. Тик мин урамда түгел, ә өйдә идем бит.
- Ярар, кайгырма, әниең Маратны да алып киләм, дигән иде.Кирәкми, кеше күп, куркып елар, дидем.
- Әти, аның белән бар да яхшымы?
- Яхшымы?
Рәсимнең әтисе көлә, көлә— Беләсеңме, ул шук малай үзен күрсәтә, әбисен биетә генә. Кирәк әйберенә бармак белән генә төртә, бирми генә кара, буран туздыра.
Рәсимнең эченә җылы кереп китте. Ул, әтисенә карап:
- Өйгә кайтып, әйберләрне барларга кирәк, Раиләнең исерек дуслары талап бетермәделәр микән. Аннары...
Ишек ачылган тавышка борылып карадылар. Бүлмәгә полиция хезмәткәре килеп керде.
- Исәнмесез, без сезне кыйнау буенча эш кузгатабыз. Шул исәптән, берничә соравыбызга җавап бирә аласызмы?
- Әйе, тыңлыйм сезне.
- Безгә барын да сөйләп бирегез әле, нәрсә, ничек? Бернәрсә дә яшереп калдырмагыз, бу бик мөһим.
- Ярый, алдан ук сөйлимме, кичә булганын гына әйтимме?
- Бераз кыскартып, алдан булганын да сөйләсәгез ярый, бәлки нәрсәгә булса да аңлатма кертер. Күбрәк белсәк, безгә дә яхшырак.
Рәсим барын да сөйләп бирде. Аның вакыты-вакыты белән күзенә яшь тулды, бугазына төер утырды. Рәсим өчен бу бик авыр күренеш, ир кеше була торып, хатының өстеннән шикаять яз инде.
- Ай-яй, әле яшь кенә булсагыз да, күп күрергә өлгергәнсез, һинд кинолары кырыйда торсын, - диде яше иллегә җитеп барган тикшерүче.
Рәсим хастаханәдә озак ятмады, чыкты. Иң беренче әтисе белән өенә кайтты. Өйдә бөтен җирдә аракы шешәләре аунап ята, телевизор белән компьютер юкка чыккан. Хәтта аш бүлмәсендәге суыткыч та аякланган булып чыкты. Рәсим тиз генә тикшерүчегә шалтыратты. Ул нинди әйберләр югалуын әйтте, аннары хатыны турында нәрсә белгәннәрен сорады.
- Кызганычка каршы, хатыныгыз кая икәнен белмибез, эзләү эшләре бара. Сезгә идарәгә килеп берничә кәгазьгә кул куярга кирәк була. Шул уңайдан хатыныгызны ана хокукыннан мәхрүм итү кәгазенә дә кул куярсыз. Җитмәсә кулыгызда “үзем баладан баш тартам” дигән документ бар, шул язу нигезендә аны ана булудан мәхрүм итәчәкләр. Әниегез ул кәгазьне безгә бирде.
Ике көннән. Раиләне табып, эчке эшләр бүлеге идарәсенә алып килделәр. Ләкин ул бер сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел иде. Раиләнең кулга алынганын белгәч, әти-әнисе килеп, Рәсимгә:
- Зинһар өчен утыртма, без аны авылга алып китәбез, ул сине бүтән беркайчан да борчымас, - дип ялындылар.
Рәсим үзенең җүләрлеге белән, тагын бер тапкыр ышанып карыйм, дип, гаризасын кире алды. Раилә, чыннан да, борчымады. Бәлки, төрмәгә утырудан курыккандыр. Вакыт акрынлап атлады. Рәсимнең улы Марат та күзгә күренеп үсте. Аны балалар бакчасына йөртә башладылар. Маратка балалар янында йөрүе бик ошый. Кайтуга, балалар белән ничек уйнавын, нишләгәнен сөйләп көлдерә иде. Беркөнне Марат:
- Безгә яңа Гөлзидә исемле тәрбияче апа килде, ул шундый матур, Алиянең курчагына ошаган, безне дә ярата, әкиятләр сөйли, шулай бит, әбием? - дип әбисен кочаклап алды.
Моны ишеткәч, Рәсим, әнисенә карап:
- Әни, нигә дип тәрбиячене алыштырганнар? Ә Зөлфирә Шәриповнага ни булган?
- Ул пенсиягә чыккан, улым, ә аның урынына Гөлзидә Габделфәтовна, яшь белгеч. Ләкин бик акыллы кызга охшаган, мин килгәндә башка вакыт балалар чабышып йөриләр, тавышланалар иде, бүген тынлык, нәрсә булган дип аптыраган идем. Ишектән башымны тыгып карасам, бар да тезелешеп утырган апаларының авызына карап, ә кыз аларга әкият укый. Балаларның апалары яныннан китәселәре дә килми. Марат та, бераз гына торыйк инде, дип аптыратты..
Роза апа көлеп җибәрде.
- Улың, болай булгач, бакчада яшәргә калмагае.
Рәсим аптырап китте. Бу әллә туры килүме, әллә минем Гөлзидәмме? Миңа аны күрергә кирәк.
- Әни, иртәгә мин үзем Маратны алырмын, эштән иртәрәк кайтам. Син бераз ял итәрсең.
- Ярый улым, минем дә барасы җирләрем бар иде.
Рәсим бакчага барып җиткәч, ишектән керергә куркып басып торды. Тик барыбер керергә кирәк. Ишек янында басып торучы кешене күреп, Гөлзидә:
- Сезгә кем кирәк? - дип сорады.
- Мин Маратны алырга килдем, мин аның әтисе, - диде Рәсим, башын ия төшеп.
Гөлзидә Маратны җитәкләп чыкты.
- Ике көннән “Әти, әни, мин һәм спорт гаиләсе” ярышы була, катнаша аласызмы?
- Юк, булмый, гафу итегез.
Гөлзидәнең ир-атларга бик төбәлеп караганы юк иде, шуңа да каршысындагы ир кешегә бик игътибар итмәде. Юк, дип әйткәч:
- Ник соң? Бик күңелле була, - диде дә күзен иргә төбәде. Аның каршысында әле дә оныта алмаган, өзелеп сөйгән Рәсиме басып тора иде.
Рәсим башта каушады, аннары:
- Чөнки аның әнисе юк, шуңа катнаша алмыйбыз, - диде һәм улын ияртеп тиз-тиз чыгып китте.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.