4.
Сәрия белән үткән көне хакында ир, кайта-кайта, озак уйланды. Уйланмаслыкмыни? Стенаны бозсаң, шундук ватып, яңадан салырга була. Измәң катса, су белән йомшартасың. Ә бу хәлдә нишләргә? Вәгъдәләшкән кызы була торып, көтмәгәндә кочакка эләккән гүзәл белән яшәп китсенме Әдһәм? Кая мәхәббәт дигән изге хис? Бармы синдә кешелеклелек?
Кулына вуз дипломы алып, чын тормыш кешеләре арасына барып кергәч, шуның өстенә үзе дә өйләнердәй егет булгач, аның кызлар хакында төрлесен ишеткәне булды. Янәсе, хәзергеләр, кәбестә күбәләге төсле мәтәвекләп, акчалы, фатирлы ирләрне эзлиләр... Янәсе, юаш егетне кармакка эләктерә дә: «Башыма җиттең...», – дип куркытып, үзенә өйләндерә хәзер каланың чәчбие. Уттан курыкма, бозык кыздан курык, син малай...
Хәер, «мин ышандым, син алдадың», кебек дәгъвалар белдереп, бер-берсен эзәрлекләүче кыз, егет буа буарлык инде хәзер. Каласында да, саласында да хәттин ашкан...
Бу уйлардан ничек кенә чирканмасын, Әдһәм дә шүрләп Сәриядән берәр ым салу көтте. Шалтыратыр яисә фатирына ук килеп чыгар... Тегесенә дә, монысына да җавабын әзерләде инде ул. Колагын томаларлык булыр... Баскычтан ничек төшкәнен дә сизми калыр фахишә! Аннары әлмиссакка кадәр очрашмаслар да... Әллә бар Сәрия Әдһәм өчен, әллә юк!
Тик атна үтте, ике, өч... Яңа ай да калкып картайды. Иртәнге чык сыман, күңелдәге шик, ярсулар эреде. Бумеранг булып үз ахмаклыгы үзенә кайтты егетнең. Күз алдындагы яман Сәрия инде хәзер янә чибәрләнеп китте. Иртә-кич егетнең хыялын уйната кыз. Юк, кыз гына түгел, алиһә ул! Кочып-сөюе тик төш кенә түгелме? Әдһәм ихлас шикләнеп мендәрен капшый. Моннан җанын айкап, чынлап та, баш әйләндергеч исләр бөркелә... Егетне шулай көтмәгәндә кыз сагышы килеп басты. Һәм ул, ниһаять, аңлады. Аны һичкем түгел, тик кәртинкәдәге кебек гүзәл шәүлә һәм баш әйләндергеч татлы исләр иясе Сәрия генә бу сагыштан аралый, коткара ала...
Эштә, Яңа ел бәйрәменә тукталыр алдыннан, Әдһәм телефоннан таныш саннарны җыйды:
– Сәрия, сагындым, кил!
– Ничек кил?
– Чемоданың белән кил...
Кыш бабай бәйрәмен алар бергә, ир белән хатын буларак каршылады...
Нәрсә булды бу? Чын ярату галәмәтеме, сихерләнеп тозакка кабуымы? Әллә чибәр хатын табаны астына төшәсе ирнең котылгысыз язмышымы? Әдһәм моңа һаман анык җавап табалмый. Югыйсә, Сәрия белән дистә еллап яшәлгән гомергә нокта куелган, ачыласы ачылган бит инде... Хәер, ир-хатын мәгыйшәтенә хөкемдар-казый бармы? Кем күпме гаилә кодексыннан читләшә, язык кыла, исәпкә-санга керәме? Юк, болар чутка алынмый, тик мәгыйшәт сере булып кала. Ходай бер түбә астына ышыкланып һәм уртак түшәккә баш куеп яшәгән ир белән хатынның үзләренә акыл, тәүфыйк бирсен инде! Әдһәмнең күңелендә күбәләк кебек бары шул теләк бөтерелде.
Тик менә Вәзирә авыр уй-хисләрен таркатып, карашлары үзгәргәч, әлеге күбәләк тә кисәк кенә очудан туктады, канаттан язды. Соң тәүфыйк теләгәнче аларга үзләрен ир һәм хатын итеп тоюларына ирешергә кирәк булган бит әле! Зур адым атлап, ташлыйсын ташлап һәм алдагысы өчен кирәк буласын барлап, кеше гомерендәге чикне узарга кирәк булган бит Әдһәм егеткә, Сәрия кызга. Юкка гына никахлашмыйлар. Илаһият, фәрештәләр каршында да, халык алдында да егет белән кызның ир һәм хатынга әверелүен раслый торган вакыйга бит бу. Чын-чынлап яшәүнең яңа фасылына аяк басу! Менә син, фәлән углы, син, фәлән кызы, һәр икегез ярты җан, инде Аллаһ ризалыгы белән кавышып, бербөтен булыгыз, бергә яшәп, әвеш-тәвеш итегез! Ә алар нишләде? Бер мәмләкәт белән икенче мәмләкәт арасын качып үтүчеләргә охшады түгелме? Кая ул никах! Сәрия бу хакта ишетергә дә теләмәде. Янәсе, ул идеология хезмәткәре бит. «Эштән кууларын телисеңме син мине, Әдһәм?» Загска кереп теркәлүләре дә кешеләрчә булмады бит боларның. Югыйсә, шаһитлар белән барып, Мендельсон маршы астында теркәлү, аннары машиналарга төялеп кычкырта-кычкырта мәйданнардан, урамнардан узу гомерлек хатирә ләбаса. Шул истәлекне аяк астына салып таптамас өчен генә дә бер-берсенә тугры калып яши ир белән хатын. Дөрес, әлеге бәйрәмгә ирешү өчен, ярты еллап көтәргә кирәк иде. Гаризалар күп. Сәрия исә язылышуны танышлары аша хәл итте. Берничә шампан шәрабы алып бардылар да арткы ишектән генә рәсми теркәлеп чыктылар болар... Тезгенне генә түгел, дилбегәне дә кәләш кулына тапшырган икән Әдһәм! Ә нәтиҗәсе нәрсә? Ир, хатын килешүе белән корылган гаилә юк. Җитлекмәгән. Берсе һаман ирекле, җете кызыл замана кызы, икенчесе әлеге дә баягы кирпеч белән измәдән башканы белмәгән муенсыз егет булып калган. Менә кая ул төштән соңгы татар акылы!
Ай алла, мондый фәһемнән соң ничек сыктап искә аласың Сәрияне... Гөнаһ дип, булганына да күз йомаргамы? Мәҗлес, кичәләрдән тәмам саруы кайнап, хатыннан гына түгел, дөньясыннан бизеп кайтулары хак түгелмени? Ымсындыргыч буй-сынны чит-ят хатын-кызда шәйләү генә кызык икән. Күрдең дә уздың... Ә менә хәләлеңнең гаурәтләрен чит-ят күзләр капшаса, тынычлыгың җуела шул... Тегендә-монда җыена башлап, көзге алдына баскач, хатынын әллә ничә тапкыр искәртте ир. Көлеп тә, каш җыерып та әйтте. Янәсе, базарга товар чыгарасыңмы? Исе китә Сәриянең, өстендәге бар булганын селтәп ата да ир каршында бөтерелә: «Ә нәрсә, чыгармаслыкмы? Безнең тормыш үзе базар бит, бәяңне белсеннәр!»
Әдһәм – мәҗлестә тыйнак кеше. Үзе кебек басынкы берничә ир-ат, мыштым тол хатын белән почмак кора да, тәкъдим иткән тостларны күтәреп, сөйләгәннәргә кул чабып, рәхмәтле тамашачы кыяфәтен ала. Ул тыңлаучылар, ә Сәрия тамаша куючылар рәтендә. Аңардан да татлырак тост әйтүче табылмый. Җырлашу китә икән, хатынының көмеш тавышы барысын биләп ала. Ә берәр тинтәге бәхәс чыгарса, Сәрия тыныч каламы? Әллә нинди дәлилләр табып, әтәчләрне шундук урыннарына утырта бу, кылычсыз кисә. Юкка гына өлкә гәзитендә эшләми шул... Кыскасы, һәркайда күз өстендәге кашка әйләнеп китә тормыш иптәше. Мондыйга кем тыныч, битараф калсын? Янәшәсендә сырпаланучылар, комплимент әйтүчеләр күбәя. Танцы-манцыга чакыручыларны әйтәсе дә юк. Кочып биеп алгач, әрсезләнеп Сәрия кулын үпкән майлы күзләргә ничек тыныч карасын Әдһәм? Тагын кәеф китә. Эчне тырнаган нәрсәләр күбәя. Чибәр хатындагы уйнак кан ир тынычлыгына янаучы иң куркыныч сөңге шул ул... Түзмәде, үзләрендәге бер корпоратив кичәдән соң, хатынының тотышында ачу китергеч нәрсәләр күргәч, бар дәгъвасын әйтеп салды:
– Син бит хатын кеше, минем хатын...
Тыйнак бул! Үзеңә төртеп күрсәтә башладылар бит, затсыз!
Сәрия дә җавапсыз калмады:
– Нәрсә, борынгы татар байлары кебек мине дүрт стена эчендә яшәтер идеңме? Мин заман кызы! Ничек телим, шулай яшим. Кем икәнемне белеп өйләндең, муеныңа асылынмадым. Туйгансың икән, китәм синнән, бел!
Авырга калгач кына басылды Сәрия. Ә инде Фәридә туып, ананың бала белән өйдә утырган ике ел вакыты ир өчен нәкь әнә шул сары сагышка батырып сагындыра торган чагы. Бала күтәргән... Сабыйны яңа коендырган, аваз сала нәни... «Ә шулаймы, ачыктыңмы?» Ул бәләкәчне күкрәк сөтенә юллый. Мәчкелдәтеп имгән зәгыйфь ымнарга кайчакта әсәрле җыр моңы килеп кушыла...
Шул образ Әдһәмне эшкә озатты: «Әттә, тырышып эшлә, имгәнә күрмә. Карап торганыбыз син... Безгә кесә тутырып акча алып кайт, яме, әттә...»
Шул образ Әдһәмне эштән каршылады:
«Әттә, кайттыңмы, талчыктыңмы? Әйдә, юын да өстәлгә утыр! Без сиңа тәмле ашлар пешердек, әттә».
Тора-бара шул образ Әдһәмне янә хафага салды:
«Әттә, мин үстем, йөрим, инде зурмын хәзер. Әнине эшкә җибәрик, әттә. Каләменә тотынсын, язсын ул. Юкса, үзен җуяр, томаланыр. Ә мин яслегә йөрермен, әттә, ярармы?»
Сәрия, Фәридәне балалар бакчасына урнаштырып, эшенә китте. Өйдә утырсын иде дә бит! Акчага кытлык булмады. Каләм күгәрер дип кайгырса, редакциясеннән эш алып язышырга була бит. Ничә әйтте. Очерк кына түгел, булдыра алсаң, кыйсса, роман иҗат ит... Аңламады Әдһәм, гәзиткә нәрсә тартты хатынын шулай. Бала ташлап... «Әннә!» – дип, яшькә батып үзенә ымсынган, ыргытылган Фәридәне ташлаудан да кыенсынмады Сәрия, каты бәгырьле, кырыс булды. Вак-төяге җуела инде. Ә менә аның, сабыйны ата кулына калдырып, Кырымга китүе, хәзер дә салкын тиргә батыра. Ничек җөрьәт итте... Дөрес, Сәрия моны гәзит эше, хезмәт таләбе дип аңлатты. Имеш, редактор курорт оешмасы белән бик отышлы килешү төзегән. Гәзит хәзер ял йортларыннан, санаторийлардан рекламалар оештырырга, махсус битләр бирергә тиеш. Корреспондент булып ул – Сәрия Сәхәпова билгеләнгән. Нишлисең, хезмәт урыны кадерле. Бер-ике атна түзәрсез!
Бәйләп куялмады, китте хатын... Көне ярый, тынгысыз эштә үтә. Иртә-кич Фәридә мәшәкате белән мәшгуль. Ә төннәрен кадак өстендә үткәрде Әдһәм. Ярар, рекламаны эшләр, тик калган сәгатьләрен кая куя хатынкай? Кемлеген танытты бит инде... Сорау артыннан сорау. Ник хәләл дигәнең тузга язмаслык эшләре белән аны шулай утка сала? Ни хакы бар? Чибәрлек өчен, наз өчен түләүме бу? Әллә саф мәхәббәткә хыянәт хакымы? Күз алдында һаман-һаман Әдилә калыкты. Бәгырьне болай яраламас идең бит син! Бу җитлекмәгән гаиләдәге Сәрия корган мәче-тычкан уены төгәлләнмәс кебек иде...
1999 елның тугызынчы октябрендә булды бу хәл. Әдһәм Сәхәпов эш көнен төгәлләп килә иде инде. Бик кабаланып Камәр түти аны телефонга чакырды. Кадрлар бүлегеннән Хисмәтов эзли икән.
– Сәхәпов, синме бу? – тавышы үтә сәер, борчулы. – Ни бит... Нәрсә дияргә дә белмим... Короче, малай, милиция безгә сине үлгән дип хәбәр салды. Юлда, машинада хатының белән авариягә эләгеп янгансың... Шулай диделәр! Монда халык хәзер гөж килә... Давай, тиз Октябрьский ГАИсына сыпырт! Көтәләр. Янучыларны танырга кирәк...
Әдһәм өс-башын алмаштырып тормады, үз машинасына утырып юлга чыкты.
«Октябрьский каласында нефтьчеләр слеты ачыла. Репортаж язам...» Хатыны өйдән шулай дип чыгып китте. Юлда бәрелгәнме? Нишләп Әдһәмнең үзен дә үлгәнгә саныйлар? И, Ходаем, ниләр күрәсе бар анда?
Күргәне, ташка уелган сыман зиһендә яшәп, Әдһәмне үлгәнче эзәрлекләр... Тик канны катыра торган хәл тасвирлауга бирелми, бары фоторәсем хәлендә кала...
Мәгәр мыеклы, каракучкыл битле өлкән яшьтәге ГАИ капитаны Аралбаев авария сәбәбен бик тыныч һәм гади генә итеп аңлатты:
– Хәл болай булган, иптәшкәем, рульдәге катын тормозить итәм тип кабаланып акселератор педаленә баскан да, машина, ук булып, прицептагы торбаларга барып кадалган. Юл гаме булмаган инде был бисәлә. Кыз-катынга руль тоттырмавың хәерле дә бит. Күрәсәгедер инде..
ГАИ хезмәткәрләре автомобиль номеры буенча аның хуҗасын ачыклаганнар иде инде. Сәхәповка, көек исләре аңкыган мәет-гәүдәне карап, хатыны икәнен расларга гына калды. Ә аның янәшәсендә җан тәслим кылган ир кем соң?... Моны ике көннән соң гына ачыкладылар. Хәер, аның фамилиясе гавамга чыгарылмады. Татарстандагы нефть корольләренең берсе икән... Бары шуны белде Әдһәм. Шуннан башкасын ул инде колагына да эләргә теләмәде. Миен бер генә сорау бораулады: «Бу бәндә дә Сәрия «герое» булды микәнни?»
Хәер, Сәрия Фәкил кызының мәетен җир куенына тапшырган көндә аңа тагын көтелмәгән бер яңалык ишетергә туры килде. Матәм мәҗлесе тәмамлангач, туганнар, сүз ара сүз чыгарып, кияүгә дәгъва кебек нәрсәләр белдерә башладылар. Ир була белергә кирәк иде, фәлән фәсмәтән... Әдһәм дә җавапсыз калмады:
– Сез Сәриягә машина алып бирмәсәгез, бүген исән-сау булыр иде әле. – Ир үзе дә аңлый, болай үпкә белдерү балаларча иде инде. Тик әлегәчә читтә бүселеп утырган Фердинанд, ток суккандай, кинәт дертләп китте:
– Нинди машина?
– Соң, әфәнделәр, Саяповлар мирасын бүлешкәнсез бит. Сеңелегез миңа машинаны шул мирас акчасына алам, диде. Миндә югыйсә әндрәй казнасы юк...
– Саташма абзый, сине кәкре каенга терәгәннәр, Сәриягә нинди мирас? Әти бар булганын миңа яздырды... Ярар, базар тәмам, кайтабыз, – дип, Фердинанд ишеккә таба юнәлде.
Үлгән хатын менә шулай ир җанын яралап янә бер сөаль калдырды. Машина кадәр машина аңа каян килгән? Бүләк иткәннәрме?
...Иртән свиданиегә дип дәртләнеп өеннән чыгып киткән ир кичке якта Агыйдел аръягындагы зиратка килеп чыкты. Аңышмады да, уйланып күзләре бәйләнгән, ә аяклары мыштым гына менә кая тарткан аның...
Әдһәм рәшәткәләп алынган бәләкәй мәйданчыкка керде. Алдында кара таш... Ә андагы кечкенә уентыда мәрхүмә сурәте.
– Нихәл, Сәрия?
Елмаюлы таныш йөзгә байтак вакыт текәлеп торды ул. Сурәттәге очкынлы караш, теге чакта, фатир бусагасында, «чәчең күпереп тора, чык төшкән кебек ялтырый», дип сыйпарга үрелгәндәге чагын хәтерләтә түгелме соң? Әйе, кабатланмас матурлыкка соклану хисен җиңеп булмый. Үзгә нәрсә бу, табигатьтән килә. Ә табигать үз кадерен, үз бәһасен күтәрә белә ул. Миңа таш атканчы, әнә заманыгызны тикшерегез, янәсе. Баллы мичкәгә дегетне шул шайтан сала түгелме соң? Хәзер инде сызланулар басыла төшкәч, тормышка да аеграк карый башлыйсың икән. Авыр уй-тойгыларын шулай үзе белән үзе фәлсәфә корып таратырга тырышты ир. Тик ничек кенә тырышмасын, бүгенге очрашу күз алдыннан җуелмады. Ләйсән... Димче булган, имеш. Тапкан иш!.. Буйдак дигәч тә... Шул шөкәтсез Вәзирә белән яшәтергә җыенганмы? Аллам сакласын. Кылыч борынга кадалганчы, ялгыз гомер сөрүең артык. Ишетәсеңме мине, Сәрия?
Ир, сабый чагындагы сыман сулкылдап, күзләрен каплады...
(Дәвамы бар.)