Литература
7 Февраля 2025, 07:00

Мәхәббәтттә ярлыкау юк

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. 1-2 өлеш. Ул, ниһаять, үз-үзенә җентекләп күз атты.Югыйсә, һәр иртәдә юынгыч янына килә дә, киселмәс өчен кырынгычына текәлеп, мыегын яшь төктән аралагач, көзгене читкә алып куя иде. Хатын-кыз сыман күз-каш буяп, сыткы, бетчә акшарлап юанмас ич?

Мәхәббәтттә ярлыкау юкМәхәббәтттә ярлыкау юк
Мәхәббәтттә ярлыкау юк

Ул, ниһаять, үз-үзенә җентекләп күз атты.
Югыйсә, һәр иртәдә юынгыч янына килә дә, киселмәс өчен кырынгычына текәлеп, мыегын яшь төктән аралагач, көзгене читкә алып куя иде. Хатын-кыз сыман күз-каш буяп, сыткы, бетчә акшарлап юанмас ич? Аннары көзгегә багар өчен сәбәп тә кирәк бит әле. Янәсе, көзге туташ, бүген мин фәлән-фәлән кешеләр белән аралашам, кыяфәт ничек, фатихаң булырмы? Серле пыялага сөалең булмаса, аңа күтәрелеп карауның да хаҗәте юк. Башыңа кыршылып беткән кәпәч яисә эшләпәңне эл дә, ничек бар, шулай эшеңә элдерт. Анда этенең дә бетенең дә күзләре күнеккән, кемнәрдер үз иткән, ә кемнәрдер урап үткән һаман шул Әдһәмсең инде син...

 

Ә бүген ул көзгедәге шәүләсен җентекләп барлады. Каршы яктан баккан туткыл, түгәрәк битле, яшькелт күзле, купшы мыеклы ир аңа күз кысып куйган булды. Чәчләр бөдрә булмаса да, Ходайга шөкер, тере, курпы сыман күпереп тора. Чигәләрдә ара-тирә көмешләре дә ялтырый. Күпне күргән баш бизәк-чуксыз да булмас шул. Әйдә, калыксын, ялтырасын! Тик күз карашы гына күңеленә ятып бетмәде. Дәрт, чаткы әсәре күренми, сагыш саркый... Көчәнеп елмаю гына бар. Күз тирәсен әллә нинди җыерчыклар баскан икән. Түнгән карт диярсең... Һәй, җитте, Әдһәм иптәш, кайгы сөременнән арынырга вакыт! Бүген кәләш күзләргә барабыз. Аңладыңмы, ферштейн?
Юынып маташкан ирне уйларыннан зал ягыннан килгән чыр-чу бүлде. Фәридә йокысыннан торган, гадәтенчә, нәрсәнедер килештермичә, әбисе белән тарткалаша бугай. Ул да булмый, чәче-башы тузган бала ванна бүлмәсенә йөгереп керде:

 

– Әти, әйт, садка бармаска!...
– Барырсың, – дип кычкырды, оныгы артыннан титаклап килгән Факиһә карчык. – Һаман көйләтергә телисеңме? Көйләрмен мин сине... Чыбык белән.
Эчтән шактый ук ярсыган анасын Әдһәм ихлас кызганып куйды. Чынлап та, кечкенә Фәридә, әбисенең нерваларын аяп тормый шул, көйсезләнеп көйләтергә ярата. Ни хәл  итәсең, бала кешесе...
– Әни, садикка нишләп барсын ул? Бүген ял бит! Мин дә эшкә җыенмыйм...
Фәридә, кулларын чәбәкләп, сикереп куйды, яшь аралаш көлеп үк җибәрде.
– Ура, ял, ял!... Әти, велик белән мине урамга алып чыгарсыңмы?
– Чыгам, бәләкәчем, уйнап керербез, – Әдһәм кызының башыннан сөеп алды. – Йә, әбкәң белән чәй эч, рәсем ясый тор!
Бу күренешкә башын иеп, уңайсызланып торган Факиһә ана  дәшми түзәлмәде:
– Бу таш зинданда зиһенеңнән дә язарсың шул. Улым, исән-имин чакта, өемә кайтарып куй инде син!
Өйләнмәсәң, нянкәме ал... Кайтыйм!
Үз өстендә әнисенең гозерле, инәлүле карашын тоеп, Әдһәмнең йөрәге чәнчеп куйды. Аның өе әни кешегә читлеккә әйләнгәнме? Ярты еллап онык саклый... Озаккарак киткән шул. Туган туфрак, үз нигезе тарта күрәсең... Булды, ошатсам, иртәгә үк Фәридәгә әни алып кайтам. Сайланыр чакмы?
Шулай ул янә «кәләш» турында уйланды. Аның белән күрешү иртәнге якка билгеләнгән, инде кузгала башласаң да була. Шкаф янына килеп, күптән кул якмаган зәңгәрсу күлмәген, үзенә бик килешле аксыл пинжәген сайлады. Октябрь башы бит, иртәнчәк шактый салкынча. Кара күн плащын җилкәсенә салса да зыян итмәс...
Күз күрмәгән, мәгәр колак ишеткән, гомумторак коменданты Вәзирә турында уйлана  биреп киенде. Кантур сәркәтибе Ләйсән компьютер клавишасында бөртек чүпләгән тавык сыман чокына-чокына аның хакында нинди генә татлы сүзләр сипмәде бит: «Әй, Әдһәм абый, ул апакайның итагатьлелеге! Әллә нинди йомшак, күңелгә ятышлы сүзләр белә. Авызына гына карап торырлык. Тәртипле, кәеф-сафа корырга яраткан кызлар аңардан яшеннән курыккан кебек кача. Ир-ат белән каш-күз уйнатканын да һич күргәнем булмады. Сезнең Фәридәгә менә дигән әни булыр әле ул...»

 

Тол ир, янә көзге каршына килеп баскач, килеш-килбәтеннән бик канәгать калды. Утыз дүртенче яшенә чыккан, һөнәре буенча инженер-прораб Әдһәм Сәхәпов. Элек һич күренмәгәнчә, бик мәртәбәле, зыялы бер кыяфәткә кергән... Инде Фәридәне көйләп-чөйләп юлга чыгасы гына калды.
– Кызым, – диде ул зал ягына күз салып, – мин базарга гына чыгып керәм. Сиңа нинди тәмнүшкәләр кирәк?
– Уйнарга чыкмыйбызмыни? Әйттең бит! – Фәридә, карандашларын атып бәреп, атасы каршына килеп үк  басты. – Велик белән чыгабыз, дидең.
– Чыгабыз, кызым, чыгабыз, кайтканны гына көт!
– Алдакчы!
Әдһәм турсаеп каршысына баскан кызының башыннан сыйпады да ишекне ачты. «Әйе, кызым, мин алдакчы! Алдамас идем дә, сиңа әни, миңа хуҗабикә кирәк шул. Йә, турсайма, атаңа хәерле юл телә!»
Фатирыннан чыккач, Әдһәм үзен җәтмәдән арынган балык кебек хис итте, күңеле кузгалды. Әнә көн ничек матур! Кояш томаннан арынып килә. Көзнең салкынча, дымлы тыны тәнгә көч, дәрт бөрки. Изге нияткә моннан да кулайрак чак туры килә аламы соң?
Әле үткән атна азагында әзерләгән документларга имза салдырырга кергәч, кантур хуҗасы Вәсил Сарбаев бик дустанә сөйләшеп торды.
– Матәм кайгысы дигән нәрсәдән котылып барасыңдыр бит, энекәш? Балтаң суга төшкән кебек йөрүдән әллә ни файда юк. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшьсең әле... – Нәчәлникнең йөзеннән көтелмәгән мутлык чалымы йөгереп узды. – Мондый вакытта онытылыйм дисәң, уҗымга чыгу файдалы, диләр. Синең колакка ятышсызрак сүздер, кәнишне. Но хәлне дөрес аңлата. Егет чагындагы сыман свиданиеләргә йөри башласаң, мәрхүм җанкисәк кайгысы акрынлап җуела диләр кәнишне. Баштан кичмәде, шөкер, но теоретический дөрес бу, күп кешедән ишеттем моны, энекәш.
Сырлап куйган имзасы һәм тормыш күргән ага буларак биргән киңәше өчен,  рәхмәт сүзләре әйтүдән башка чара калмады. Әллә ни уйланмады да... Әмма хәзер ул нәчәлниге әйткәннең язгы орлык булып күңеленә төшүен аңлады. Берәр нәфис зат белән танышу, хисләнү... чынлап та, бикләнеп, түнеп торган тормыштан ирекле һавага күчү, атап әйтсәң, җан, йөрәк хисләре ургыган дөньяга аяк басу түгелме соң бу? Дөрес, Әдһәмдә Дон Жуанлык галәмәте булмады. Аның өчен дөнья гаме һәрчак кызлар хәсрәтеннән өстенрәк торды. Аннары, аңарда чәчбиләр мохитенә сагаеп карау, читләшү дә бар иде. Адәм кабыргасыннан яратылганнармы, башкаданмы, карап торышка кеше инде алар. Тик нәфислек кенә чамасыз.
Аяклар, куллар да нәфис, тавыш та нәфис. Каләм каш, уймак авыз турында әйтәсе дә юк. Малай чакта, су кергән кызларның буй-сыннарын күрергә дип, камышлык эчендә качып торуларын яхшы хәтерли Әдһәм. Сокланыр нәрсә булмаса, гөнаһ җыймаслар иде. Күз кызыктыра торган як бар инде нәфис затта! Тик кызлар белән ешрак аралашкан, аларны ныграк таныган саен, буй тарткан үсмер үзенең беркатлылыгына, нарасыйлыгына таң кала барды. Сөйләшкән, уйлаган нәрсәләре ят. Нәрсә теләгәннәрен дә аңламассың... Ислемай, иннек исләре аңкыган, яшен уты кебек елмаюлар аткан кызлар төркеменә тап булсаң, үзең дә ис-акылың җуелганны сизми каласың. Телең нәрсә сөйләгәнне колагың ишетми. Кул тотканны күз искәрми. Кая атлавына аяк хисап бирми... Алышырып куялармыни? Әкиятләрдә пәри, убыр, албасты, юха сыман юлъяздыргыч һәм мәкерле затларны юкка гына хатын-кыз җенесенә кертеп сөйләмиләрдер шул. Әйтәсе юк, электән ук аны шикләндерде, шүрләтте гүзәл зат. Алар белән елгыр егет-җилән кебек каш-күз уйнатмады, йөрешү уены корып, тирәләрендә дә чуалмады ул. Тик ярату, гыйшык тоту, яр булып йөрү кичерешләреннән мәхрүм «туң йөрәк» дип тә әйтеп булмый аны. Кайсы кордашы  мокыт дип хәтерләр?
Себердә, Төмән җирендә, «кукурузник» самолеты артыннан кул болгап озатып калган Әдилә-көлтә чәч ирнең йөрәген әле дә сыкрата... Бар инде бар Әдһәмдә дә йөрәкне парә-парә телүче гыйшыклык хисләре, шатлык-әрнешләр. Хатынын җирләгәч, буйдак санап, әлеге чуар, азгын хисләр дөньясы аны янә үзенә тартып алыр микән? Олыгаеп барган иргә, инде ата булган кешегә кирәкме соң бу? Баш бәласе алсаң, нишләрсең? Аяклары автобустан төшеп өйгә таба каерырга әзер торсалар да, акыл дигәне аны урындыкка кадаклады: «Күрешүгә барасың. Кызыңа әни кирәк. Синнән нинди тәрбияче?» Тәгәрмәчләр үзләре өстендәге җайдакны, ай-ваена карамастан, җилтерәтеп кала үзәгенә алып киттеләр.

 

2.
Димче Ләйсән кушуы буенча, Әдһәм нәкъ сәгать унбердә Ильич һәйкәле янәшәсендә басып торырга тиеш иде. Әле әйтелгән вакытка алты-җиде минут чамасы калса да, ул кулын шәһәр советы бинасына әйдәп торган мәһабәт юлбашчы сыны каршына барып басты. Аның уңын, сулын күзәтте. «Владимир Ильич, Вәзирә исемле хатынны күрмәдегезме?» – дип сорыйсымы әллә? Эндәшмә! Кечелеклек күрсәтеп: «Кыяфәте нинди соң?» – дисә, «Белмим...» – дип, телеңне тешләрсеңме?
Ләйсән-саескан әйтте лә ул, тик аксыл плащ, кызыл шарфлы үткән-сүткән хатын-кыз белән мәйдан тулган. Аларның кайсысы Вәзирә? Кибәннән энә эзләү кебек үк булмаса да, Әдһәмнең хәле шактый мөшкел булып чыкты. Менә карт юләр. Урамга басып кәләш күзли, имеш!
Үз-үзен битәрләп шактый гына таптанып торгач, ниһаять, автобуслар тукталышы ягыннан ак плащлы сылу бер ханым күзенә чалынды. Кулына дәү генә хуҗалык сумкасы күтәргән. Шул, шул, дип йөрәге сулкылдап куйды ирнең.
– Гафу итегез, сез Вәзирә бит!
Ау бүресе кебек юлын кисеп каршысына чыгып баскан ирдән шүрләп, хатын кисәк туктап калды. Аптыраудан шардай булган зәңгәр күзләрен аңа текәде. Аннары гына телен әйләндерде:
– О, боже! Что Вам надо, мужчина?
– Извините, обознался...
Хатын, куркытылган маэмай сыман үчегеп, сукрана-сукрана китеп барды. Бу тамашага юлыккан кешеләр дә Әдһәмгә шикле караш сала-сала уздылар. Ир, үзе дә сизмичә, һәйкәлдән читкә тайпылды. Синең шәхси тормыш мәрәкәләреңдә юлбашчының ни катнашы бар?
Көзге суыклар бәрсә дә, әле һаман чагу яшеллеген җуймаган гөлҗимеш куаклары рәтеннән дә өч-дүрт тапкыр урап үтте ул. Мәгәр һаман күрешү өмете кузгатырлык зат күзенә чалынмады. Монда янә киләп сару өметсез иде. Ул, эчтән генә аты-юлы белән сүгенде дә, тукталыш ягына юнәлде. Скверны чыгып барганда, ихтыярсыздан аның күзе шактый читтә, ялангач юкәләр янәшәсендә басып торган хатын-кызга төште. Аксыл плащ кигән, муенында җете кызыл шарф, һәм тагын да җәлеп иткәне шул: ул да Әдһәмгә текәлгән. Мөгаен, байтактан күзәтеп тә торадыр. Шул, Вәзирә бу!
Ир кырт борылып хатынга таба юнәлде:
– Вәзирә, бу ни хәл, без күрешергә тиеш кешеләр түгелме соң?
Ягымлы, көмеш тавыш кайтаваз сыман яңгырады:
– Мин яныгызга килергә курыктым...
– Йә Хода! Мин шулай куркытырлык кешемени?
– Юк, Ләйсән сөйләгәннән чыгып, сезне башкачарак күзаллаганмын... Гафу итегез, юкка мәшәкатьләгәнмен сезне...
Ниһаять, Әдһәм, гаепле кеше сыман башын иеп, сөйләнеп торган хатын каршына килеп басты. Әмма ни әйтергә тели Вәзирә – төшенмәде. Ирне азсынамы-күпсенәме?
– Ярар, күрешик!
Буйга, какча гына гәүдәле хатын кулын сузганда күтәрелеп карады. Йә Хода! Килешле ак йөздәге иләмсез зур, озын борын ирне, ток бәргәндәй, сискәндереп куйды. Ә-ә-ә, менә нигә тайчана икән... Буратинога гына ятышлы шул мондый борын. Ир-ат битендә, бәлки, шәрран ярып кычкырып тормас та иде ул. Ихтыяр көче, зиһен чагылышы булып аны бизәргә дә мөмкин әле. Һичьюгы купшы мыек үстереп күләгәләргә була бит әрсез борынны... Ә хатын-кыз ялан уртасындагы ялгыз тирәк сыман чекерәеп торган шыксыз борын белән нишли? Мыегы юк... Ихтыяр да, көч, зиһен дә кирәкми хатын-кызга. Аңа тик нәфислек, матурлык кына кирәк ләбаса! Ай-һай, мондый хатын белән парлашып ничек кеше күзенә күренерсең, Әдһәм...
Ир уйлаганнарны Вәзирә аның йөзеннән укыды бугай:
– Әйтәм бит, сезгә пар түгелмен, Әдһәм.... танышып булашмыйк та.
Яшьле, бимазалы чаткылар биешкән зәңгәр күзләр камышлар арасыннан ялтыраган күлне хәтерләтте. Ниндидер тарту көче бар, якты хисләр ята аларда... Тик сөйләгәне йөрәктән чыга микән соң?
– Туктагыз әле, Вәзирә, беркем дә Таһир-Зөһрә булырга җыенмый. Пар дигәннән әйтәм. Инде икебез дә өлкән яшьтә... Сөйләшик, танышыйк. Әнә, паркны барып күрсәк тә ярар. Көзге урманга чыккан бармы әле сезнең?
– Кая инде урман? – Вәзирә тыенкы гына елмаеп куйды. Йөзе кисәк яктырды, нурлар кунды... Әй, борыны да килешле булса?!
Әдһәм өндәвенә күнеп, Вәзирә аның белән янәшә атлап китте. Сүз артыннан сүз чыкты, ятышлы гәп куерды. Дөнья күргән, ирешкәннәре әллә ни зур булмаса да, тирә-ягына алсу пыяла аша каравы сизелә. Үзендә шактый гына төртмәле сүз осталыгы да бар. Һәрхәлдә, якты күңелле кеше бу. Шул сыйфаты Әдһәм белән күрешүгә китергәндер дә инде...
– Ул Ләйсән, әллә гашыйк булган, әллә миңа яхшылык эшләргә тели, һаман-һаман сезне сөйләде бит. Нинди чибәр хатыныннан язды,  каты кайгыра дип кызганды, кечкенә кызын тәрбияләү бигрәк авыр аңа дип, күргән нужаларыгызны сөйләде. Хәзер инде картайганчы өйләнеп калса иде дип кайгыра. Ул сөйли, ә мин кызганам. Инде менә сезнең белән очрашуга күндергәч, мин, юләр, җил куган болыт сыман, күтәрелеп килдем шул. Әйтәсе юк, күркәм кешесез... Эчмисез, тартмыйсыз да бугай. Хатын-кыз тагын нәрсә теләсен?
Менә мин үзем генә Ходай матурлык өләшкәндә йоклап калганмын шул. Болай, Аллага шөкер, һич ялкау-хөрәсән түгелмен дә бит... Ир-ат халкын беләбез инде, алдын-артын тикшерми, иң башта йөзгә кадала ул. Аңа кәртинкә кебек чибәрне давай...
Вәзирә парк сукмагыннан атлый-атлый, көйләп куйган патефон кебек сөйләде дә сөйләде. Ирдән дә әйткәннәренә карата җылы сүз көткәндер дә бит, тик тегесенең күзенә һаман-һаман шөкәтсез борын чалынып, җанын айкады. Ир белән хатынны бергә бәйләгән нәрсә никах дип сөйлиләр дә ул. Бер-береңнең канын уйнатып, тыннарың куырылганчы үбешмәсәң, хәләлем, дип авыз чайкаудан ни файда? Матурлык туйда гына түгел, ир белән хатынга көн итәр өчен дә бик кирәк шул. Йөз, сүз, гамәл матурлыгы! Гүзәллек шул чагында гына дөньяны коткара ала ул, иптәшләр-әфәнделәр!... Инде үбәм дип ымсынганда, чирканмас өчен, кәләшеңнең борынын каплап куярсыңмы? Кит, тузга язмаганны... Мәхәббәт канунын бозма, тарихын пычратма, Әдһәм!
Акылы күрешүгә килгән хатын белән ничек кенә якынаерга тырышмасын, үҗәт хисләрен җиңәлмәде Әдһәм. Салкын, битараф кеше булып калды Вәзирәгә. Тегесе дә аңардан башканы көтмәде бугай. Тукталышка килүгә: «Әй, минем автобус!» – дип кычкырды да, сикереп менеп, салон эченә атылды. Җитез икән үзе...
Аның каравы, ир өенә ашкынмады. Кыз чыр-чуы, ана сыкравы биздергән икән аны. Өе күптән шыксыз дивар инде аның. Җан тарткан гүзәл зат белән һәмишә бизи алмый шул... Базар беткән, таралган, сиңа үтмәс товар гына калган... Яр сайлар чакларың да үткән икән шул, Әдһәм буйдак!
Бу  мизгелләр кабатланмый... Җиләк вакыты елга бер генә килгән сыман. Менә шул чакта, чын сәүдәгәр кебек, товар таный белергә, сайлау маһирлыгын күрсәтергә булган бит сиңа, иркәй!

 

(Дәвамы бар.)

 

Чыганак: maydan.tatar/news/chech...

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас