Литература
31 Января 2025, 04:30

Аккош

Рауль МИР-ХӘЙДӘРОВ(Ахыры.) ...Җан әсәре күренмәгән бу йорт күңелгә авыр шом сала, ул шом һаман үсә-зурая бара шикелле. Җитмәсә, бөтенләй караңгыланды, урамнар бушап калды, сирәк-мирәк кенә үтеп китүчеләр Нариманга сагаеп караштыргалый башладылар: каршыдагы котсыз йортның караңгы тәрәзәләреннән күзен ала алмый карап торучы бу бәндәгә ни-нәрсә кирәк икән?

АккошАккош
Аккош

...Җан әсәре күренмәгән бу йорт күңелгә авыр шом сала, ул шом һаман үсә-зурая бара шикелле. Җитмәсә, бөтенләй караңгыланды, урамнар бушап калды, сирәк-мирәк кенә үтеп китүчеләр Нариманга сагаеп караштыргалый башладылар: каршыдагы котсыз йортның караңгы тәрәзәләреннән күзен ала алмый карап торучы бу бәндәгә ни-нәрсә кирәк икән?
Ул элек килгән юлы белән вокзал аша кире кайтып китте. Әле исән калган иске тимер күпердә бераз гына тукталып торды. Сәер очраклылык булгандырмы, аста тиз йөрешле «Алма-Ата» поезды туктап торган чак иде, әмма әче җил бу юлы инде апорт алма исләре таратмый иде.
«Мөгаен, алма исе Алма-Атаның үзендә үк таралып, юкка чыгып беткәндер», — дип көлемсерәп куйды Нариман, үзенең соңгы мәртәбә Медеога командировкага барып кайткан чагын исенә төшереп.
Шактый соң булуга карамастан, көчле итеп яктыртылган күпер аша ашыгып кемнәрдер йөгереп үтә тора, ләкин алар Фәтхуллинга үзенең бу шәһәрдә үткәргән соңгы көнен хәтерләргә бер дә комачауламадылар...
...Чыгарылыш кичәсе булган көнне ул инде, фибрадан ясалган кечкенә чемоданын тотып, перронда басып тора һәм Ташкентка китәсе почта поездын көтә иде. Әнә инде утыра башларга да игълан иттеләр, ә Нариман поездының койрыгына таба китеп барырга ашыкмый, аның вагоны шунда иде юкса. Ул һаман да, күзен алмыйча, күпергә карап тора: чыгарылыш кичәсеннән кайтып килүче Светланка менә-менә күпер өстеннән үтеп китәргә тиешле иде.
«Шулай ук тимер юллар аша сикергәләп китеп барырмы икәнни? Юк, вагоннар арасыннан йөгергәләп йөрмәс, көне ул түгел», — дип юата Нариман үзен.
Поезд китәргә санаулы минутлар калганда гына, күпердә Светланка белән Эллочка пәйда булды, алар артыннан зур сирень чәчәге бәйләме күтәргән Славик Урюпин ашыга иде.
— Хушыгыз, аккошларым! — дип кычкырды Нариман, кузгалып китеп барган вагонга сикереп менә-менешли.
Әмма кызлар — бәхетлеләр — аның сүзләрен ишетмәделәр дә. Инде тамбур тәрәзәсе аша Фәтхуллин, маневр тепловозларын урап-әйләнеп үтә-үтә, юллар аша туп-туры, шашкан кешедәй, вокзалга таба йөгереп килгән үзенең бердәнбер дусты Ленечка Мурзинны күреп алды. Ул үзенең китүе турында аңа язу калдырган иде шул...
...Кунакханәнең җылы бүлмәсендә утырганда, Фәтхуллин, кинәт кенә, моннан биш ел элек Болгариядә чакта Тенгиз Кодуага һич тә тынгылык бирмәгәнен исенә төшерде. Алар икәүләп Албена һәм Кояшлы Яр буйларын буеннан-буена йөреп чыккан иделәр, хәтта «Алтын Орфей» фестиваленә кадәр барып җиттеләр, ә ул якын ара түгел иде.
— Син нишләп әле мондый сәяхәтләргә бирелдең? — дип сорый иде Тенгиз, машина руле артына кереп утырган саен.
— Үземнең дусларымны эзлим, — дип җавап бирә иде Нариман.
Аңа ни өчендер дуслары ял итәргә, һичшиксез, Болгариягә килерләр шикелле тоела иде. Аңарда шундый балаларча беркатлы ышаныч бар: әнә теге борылышны үткәч тә, бер чатта чираттагы кафе-барда яки икенче берәр ресторанның верандасында, нинди дә булса дискотекада ул үзенең гүзәл һәм бәхетле дусларын һичшиксез очратыр төсле иде.
Бу узган еллары эчендә Нариман алар турында ни-нәрсә булса да ишеттеме соң? Юк. Ул бары тик үзе китеп барганда, Светланканың чыгарылыш кичәсеннән соң ук педагогия институтына керер өчен Оренбургка китәргә җыенуын гына белә иде. Биш минуттан спорт мастеры булырлык Леня Мурзинга теләсә кайсы шәһәрнең иң дәрәҗәле югары уку йортларының ишекләре ачык иде юкса, шуңа да карамастан, ул да Светланка артыннан китәргә булды.
— Нарик, мин Оренбургка китәм, — диде ул. — Мин үз юлымны ахырына кадәр үтәргә тиешмен. Миңа аңардан башка бу җирдә бәхет юк. Аңлыйсыңмы? Светланкасыз тормыш юк миңа.
— Аңлыйм, ханым-солтаным, аңлыйм...
Чыгарылыш кичәсе буласы төн алдыннан, Нариманның инде китеп барачагы билгеле булган, алар Светланканың өе тирәсендә таң атканчы йөрделәр...
...Тәрәзә артында, кунакханәнең галәмәт зур тәрәзәсе артында, бик нык үзгәргән, яшәреп киткән Актүбә шәһәре гөрли. Фәтхуллин тәрәзәләр аша балкып торган утларга карап-карап торды да көтмәгәндә генә шатланып уйлап куйды: «Бу бит минем шәһәрем, минем яшьлегем шәһәре, әле кичә генә мин: «Иксез-чиксез иркен илебездә үзем ошаткан почмакны таба алмадым әле», — дигән идем. Нигә эзләнеп йөрергә? Әнә синең шәһәрең, тәрәзә артында гына. Бәлки, кайчан да булса бер синең йортыңа, бергәләпме яки аерым-аерыммы, өзелеп сөйгәнең дә, иң якын дустың да килеп керер һәм бары тик шунда гына бу сагышлы мәхәббәт тарихының бәхетле яки бәхетсез ахырын белерсең».

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас