Литература
31 Января 2025, 04:00

Аккош

Рауль МИР-ХӘЙДӘРОВӨченче өлеш. Иң гаҗәбе шул булды: Нариман белән Светлана тиз генә, җиңел генә дуслашып киттеләр. Алар яшьләргә хас бер сизгерлек белән мондый очракларда бик табигый булган шаяртып сөйләшү алымын сайлап алдылар, икесе дә, берсен-берсе уздыра-уздыра, ярышкан шикеллерәк итеп, үзләренең үткен телләрен чарларга өйрәнделәр. Нәкъ менә шул шаяру катыш сөйләшә белү аларның мөнәсәбәтләрен җиңелләштерә һәм гадиләштерә дә иде инде. Әмма моның Фәтхуллинга нинди газаплар белән бирелгәнлеген ул үзе генә белә иде шул.

АккошАккош
Аккош
Иң гаҗәбе шул булды: Нариман белән Светлана тиз генә, җиңел генә дуслашып киттеләр. Алар яшьләргә хас бер сизгерлек белән мондый очракларда бик табигый булган шаяртып сөйләшү алымын сайлап алдылар, икесе дә, берсен-берсе уздыра-уздыра, ярышкан шикеллерәк итеп, үзләренең үткен телләрен чарларга өйрәнделәр. Нәкъ менә шул шаяру катыш сөйләшә белү аларның мөнәсәбәтләрен җиңелләштерә һәм гадиләштерә дә иде инде. Әмма моның Фәтхуллинга нинди газаплар белән бирелгәнлеген ул үзе генә белә иде шул.
— Адъютант үзенең вазифаларын башкарырга керешәме? — дип, күңелле генә сорап куя Светлана, егетнең чираттагы биюгә чакыруына нәзакәтле шаярту белән баш ия-ия.
— Тормыш шулай инде ул, миледи, һәркемнең үз өлеше, — дип җавап бирә Нариман, кызның җилкәсенә кулын сала-сала, инде биеп киткәч, сүзен дәвам итә: — Сезнең алдан күрә белүчән зирәклегегез игелекле гамәлегезгә тәңгәл киләдер дип ышанам. Чынлап та бит, Сайкин кебек шундый ягымлы егеткә, тирән кайгыда кичәне ташлап, сезне усал сүзләр белән искә алу нигә кирәк? Сез бит беләсез: минем падишаһым, ачуы чыкканда, искиткеч куркыныч, шуның өстенә бер сугып нокаутка җибәрергә дә булдыра. Бу факт хәтта үзәк газеталар тарафыннан да билгеләп узылды.
— Мөритлек итү авыр түгелме соң, Нарик?
— Ничек дип әйтергә инде, миледи. Имамның сайлаганы үз иркендә бит. һәм ул бары тик бер-береңә рухи якынлыктан гына тора. Өстәвенә аның зәвыгы искиткеч әйбәт, сез дә шулай дип тапмыйсызмы?
— Кадерлем, сезнең зәвыкларыгызны һәм соклануыгызны һәркем дә кабул итеп бетерә алмыйдыр шул. Менә, мәсәлән, әнә теге тәрәзә буенда торучы кызлар, чын күңелдән инанып: «Адъютантка үз канаты астына алырлык яки, сезнеңчә әйтсәк, капкынга эләктерерлек кызлар... әйтик, Томочка Давыдычева яки Галочка Старченко ишеләр беткәнмени?» — дип уйлыйлар, һәрхәлдә, алар минем шикелле соры үрдәк бәбкәсен күз алларына да китерә алмыйлар...
— Ягез инде, аккошкаем, мактауларга шулкадәр сусамагыз... Күрәм, сез әле иркә-кыланчык та икәнсез. Ә без падишаһым, ханым-солтаным белән шундый яшь кешедә андый «бозыклыклар» да бар дип башыбызга да китерми идек. Сезгә, чынлап та, һәммәсенең дә үзегезгә генә соклану белдерүе кирәкме?
Һәр кичәдә диярлек икәү биегәндә, алар әнә шундыйрак сөйләшүләр алып бара иделәр. Ә биюләр тәмамлангач, ике дус егет Светланканы да дус кызы белән өйләренә кадәр озатып куя торган иде. Алар барысы да юлның теге ягында — Тимерьюлчылар бистәсендә яшиләр. Әгәр дә гадәти көннәрдә станциянең дистәләрчә юллары аша сикергәләп мәктәпләренә йөгерсәләр, кичләрен исә вокзал аша, искерүеннән шыгырдап-шыгырдап торган озын тимер күпер аша кайтырлар иде. Гадәттә, шул вакытларда Мәскәү ягына тиз йөрешле «Алма-Ата» поезды үтә, әгәр дә кичләр җылы булып, аз гына җил дә искәләп торса, аста торган вагоннардан бирегә — күпер өстенә — апорт алма исе күтәрелеп менәр иде. Күпер өстендә егетләр-кызлар кайвакытларда, сүзсез-тын калып кына, озаклап басып, үткән-сүткән поездларга, төрле төстәге светофор утларына, юл күрсәткеч маякларга сихерләнеп карап торырлар иде. Мөгаен, бу мизгелләрдә һәркайсы, әнә шул аста ялтырап яткан нечкә тимер юллардан озакламый тормышта төрлесе-төрле якка таралып китәсен уйлап, бер-берләреннән тиз генә аерылып китәргә ашыкмый торган булганнардыр. Ә бәлки, уйлары бөтенләй башкада булгандыр? Кем белә, кем белә бит әле?...
Бию кичәләреннән кайткан чакларда Светланка һәрвакыт, бик оста гына итеп, Ленечка янәшәсенә үзенең аерылмас ахирәте Элла Богданенконы сылап куя, үзе әле чишенү-киенү бүлмәсендә үк очлы шпилькалы кичке туфлиләрен, газетага төреп, Нариманга тоттыра да, аның кулларына тотына-тотына, юл буе үзенең тайгак ботинкаларында шуып кайтмак була. Кайвакытларда ул, берәр текәрәк урында тәгәрәп китеп, кар көртенә кереп егыла, андый чакларда, әлбәттә инде, тугрылыклы Нариман аның янәшәсендә була, аңа ярдәмгә кулын сузып тора, ә Ленечка исә, сихерләнгәндәй, кыз ягына табан бер адым атларлык кыюлык та таба алмый иде.
Эллочканы озатып куйганнан соң, Светланка өе янында, үзара мөнәсәбәтләрдәге җиңеллекне югалтып, барысы да ашык-пошык кына саубуллаша башлыйлар. Бер ярыксыз биек коймага ябышып каткан ишек шыгырдап ачыла, дүрт басмалы биек болдыр баскычыннан, үкчәләре белән шыкы-шыкы шыкылдап, Светланка менеп китә, ә дуслары юл аша күтәрелеп торган кар өеме өстенә сөйләшми-нитми генә менеп басалар да ян тәрәзәдә ут кабынганны күзәтеп көтәләр. Ут кабына... Әле аннан соң да егетләр беркавым, дәшми-тынмый гына, челтәр пәрдәләр артында күренеп-күренеп киткән кыз шәүләсен күзәтеп торалар, ә инде йортта ут сүнеп, ул йокыга талгач, очрашу-күрешү шатлыгын түгеп бетермәгәек тагын дигәндәй, куркынып кына үз өйләренә тарала иделәр.
...Тәрәзә артында Актүбә шәһәренең тирә-як бистәләре күзгә чалынып, юл буенда ук әле һаман да бер тамчы да үзгәрмәгән киң-иркен ишегалды, тимерьюлчылар училищесы күренүгә үк, Фәтхуллин югары киштәдәге сумкасын ашыгып тартып төшерде дә гаҗәпләнеп карап калган проводник аркылы чыгу юлына ташланды.
Аларның йокы вагоны вокзалның нәкъ каршысына килеп туктаган иде. Пыяладан-бетоннан коелган йөзсез-төссез галәмәт зур бина Нариманны тәмам аптырашта калдырды, ул, ирексездән башын күтәреп, вокзалның язу тактасын эзли башлады, һәммәсе дә дөрес-хак иде, вәләкин кайда соң шәркый-әкияти стильдәге гөмбәзләре, гаҗәеп манаралары булган вокзал үзе? Шулай ук иске бинаны шартлатып-кырдырып ташлаганнармы икәнни? Бары тик шул мизгелдә генә Нариман шәһәр аның өчен вокзалдан башланып, вокзалда тәмамлана торган булганын аңлады. Ул бит бихисап мәртәбәләр күпер өстеннән дуслары белән вокзалның гаҗәеп гүзәл төзелешләренә сокланып торган кеше, ул вакытларда болар барысы да мәңгелек, һичничек какшамаслык булып тоела иде: юллары да, сихри гөмбәзле вокзал бинасы да...
Башына аңлап булмастай чәч гөнҗәләсе өйгән бер ханым, Фәтхуллин кунакханәгә килеп кергәч, иреннәрен дә кыймылдатмый гына, бармагы белән алдындагы язуга төртте: «Урыннар юк».
Нариман бер мәлгә югалып калды, үзенең яшьлеге үткән шәһәрдә төн кунып чыгар өчен урын да тапмаслармы икәнни инде?
«Бу бит минем шәһәрем, үз шәһәрем!» — дип, йөзенә бәреп кычкырасы килеп китте аның бу ваемсыз администратор хатынга. Көтмәгәндә аның башына бер зирәк фикер килде. Ул куен кесәсеннән паспортын тартып чыгарды да, аңа бер зур гына сумма акчаны салып, яңадан администратор тәрәзәсенә барып төртелде.
— Минем үтеп барышым гына, аңлыйсызмы, алдагы тиз йөрешле Мәскәү поездын көтүем генә, — диде ул, ашыга-ашыга сүзләренә йотлыгып.
Паспорт эченә салынган эре акча үз эшен шундук эшләде.
Кунакханәнең, мөгаен, иң яхшы номеры эләккәндер аңа. Ул, гөлт итеп торган ванна бүлмәсенә кереп, тиз генә кырынып-юынып чыкты да урамга ашыкты.
«Казакъстан» кинотеатры тирәсендә халык кайнаша иде. Әмма Нариман, афишага карап та тормастан, Карл Либкнехт урамына борылып кереп китте, ул аның яшьлегендәге төп урамнарның берсе иде бит. Таныш ишегаллары һәм тыкрыклар буйлап бара-бара, ул мәктәпкә килеп чыкты. Әле ерактан ук аның искерсә дә бер дә үзгәрмәгән өч катлы кызыл кирпеч бинасын танып алды. Алар бит кайчандыр шундагы коммуналкада Фатыйма апа белән шактый озак яшәгән иделәр... Ә юл аша... юл аша булган мәктәп юк иде. Көтелмәгән бу хәлдән Фәтхуллин хәтта бер мәлгә урынында катып калды. Аларның кырык дүртенче мәктәбе урынында хәзер дүрт катлы панель йорт, дөньяны кайгылы иткән тәбәнәк түшәмле, санузеллары бер бүлмәдә булган оят бер рахит-гарип бина кукраеп басып тора иде. Үз гомерендә Нариман бу гарип-гораба биналарны, ил буйлап йөргәндә, бик күп күргән иде шул инде.
Фәтхуллин элекке мәктәп ишегалдына үтте, эчтәрәк бер якка янтаеп төшкән, өстен кар баскан утыргыч-эскәмияне чамалап алды да шунда барып утырды, һичбер нәрсә монда инде үткәннәрне хәтерләтми, барысын да төбе-тамыры белән умырып алганнар, таптап бетергәннәр, хәтта бер сәрби куагын да калдырмаганнар...
«Егетләр шәп булдырганнар, мәктәп бик нык-таза иде шул, шартлатканнардыр, мөгаен», — дип, күңелсез генә уйлап куйды Фәтхуллин. Шул ук вакытта көлемсерәп тә алды, читтән карап торган берәүгә бу хәл бик тә кызык булып тоелыр иде шул: поезддан атылып төш тә шушында йөгереп кил, имеш, әйтерсең лә аны биредә озак еллар көтеп торганнар, әйтерсең лә биредә, аның матур күзләренә ял булсын дип, беркем дә һәм бернәрсә дә үзгәрмәгән.
Ул шулай, үз уйларына чумып, инде каршысындагы җимерек йортны да, аның тирәсендә кайнашкан кешеләрне дә шәйләмичә, бик озак утырды.
... Һәм кинәт кенә, инде мәктәп ишегалдын хәтерләткән урыннар-җирләр барысы да яңадан пәйда булдылар, җанландылар, аның күз алдында ишегалды янәдән төрле шатлыклы авазлар, чыштын-пыштын пышылдашулар, көлешүләр белән тулды...
Сәрби куаклары арасындагы сукмаклардан парлы-парлы яки төркем-төркем ак алъяпкычлы кызлар үтеп торгандай тоелды. Ә болдырда Нариман Ленечка Мурзинны ап-ачык итеп күрде. Тегесе исә озын һәм көчле егет, кулларын күкрәкләренә чалыштырып куйган икән дә тораташ катып калган, бары тик аның уйчан күзләре генә аллеяда йөргән кызлар арасыннан Резникованы эзли икән.
Бер күренешләр икенчеләрен алыштыра торды. Инде Нариман үзен соңгы кичләрнең берсендә итеп күрде. Көтмәгәндә олыгаеп киткән Светланка мәктәп укучысына аз гына да охшамаган, өстендә исә бик тә күркәм соргылт күлмәк... Укытучылар, имеш, аларга күптән кул селтәгәннәр, ни аллы-гөлле буялган тырнакларына, ни чәчләрен ни рәвешле йөртүләренә, ни артык биек «шпильки» үкчәләренә, ни иң соңгы мода белән тегелгән күлмәкләренә игътибар итмиләр... Чыгарылыш кызлары бит!
Сөйләшү-әңгәмәләр һаман да шул элеккечә дусларча шаярту рухында бара иде.
— Эх, Нарик, еллар үтә тора, яшьлек узып бара, ә сез кичләрегезне миңа әрәм итеп үткәрәсез, башка кызларны күрмисез дә, ә бит алар әнә никадәр күпләр, берсеннән-берсе чибәр-гүзәлләр. Үзегезнең адъютантлык вазифагызны башкарган чагындагы кайгыртучанлыгыгыз, һәрвакыт минем теләкләремне үтәргә әзер торуыгыз өчен мин сезгә рәхмәт хисләремне нәрсә белән генә түлим икән соң? Миңа сезне үбеп алырга мөмкинме?
Һәм Светланка Нариманның иңнәренә кулларын салды да... — элекке биюләрдә бу рөхсәт ителә иде, — бөтен халык алдында аның битеннән үбеп алды. Дөрес, моңа берәү дә игътибар итмәде шикелле.
Шул мизгелдә Нариманның колагында шаулаган композитор Трошинның «Тынлык» дигән музыкасы шунда ук әллә кая юкка чыкты, шулай да егет, үзенең ихтыяр көчен туплап, бу четерекле хәлдән дә намус белән чыга алды.
— Бу кадәр юмартлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! — диде ул. — Әмма миңа булган рәхим-шәфкатьлегегезнең хет бер тамчысы булса да һәм бер үбүегез булса да минем ханым-солтанымга барып ирешсәче икән, ышанып әйтәм: ул аннан артыкларына да лаек зат.
— Нарик, минем кадерле Адъютантым, тарихи чагыштыруларны бераз үзгәртебрәк әйткәндә, минем хезмәтчемнең хезмәтчесе дә минем хезмәтчем була түгелме соң? Шулай түгелмени? Сез бу фикергә каршы килмисездер ич? Ярый, рәхмәт. Кайчан да булса тагын миңа шулай тугрылыклы булган, минем теләкләремне алдан ук сизенеп үтәп килгән башка вассалым-хезмәтчем булырмы икән минем? Сез дәшмисез? Әлбәттә, булмас, ә сезне миннән башка берәр чибәркәй ияртеп алып китәр. Дөнья шулай яратылган инде ул. Ә сезнең ханыгыз-солтаныгызга килгәндә... мин ничектер нәкъ менә үзем аның теләгәне, иң сайлаганы булуыма һич кенә дә ышана алмыйм. Өстәвенә, — ах, ни кылыйм? — минем бу фикерләремне күпләр куәтлиләр. Мөгаен, сез икегез дә сукырлардыр, минме соң сез сайларга тиешле аккош?
Ул кинәт кенә дивар буенда терәлеп басып торган Ленечка Мурзинга борылып карады. Мурзинның кырыс карашыннан Нариман кыюсыз гашыйкның гадәти көлемсерәвеннән күбрәкне аңлап алды. Нариманның үзенә түгел, ә Светланага юнәлтелгән бу караш егетнең йөрәгенә килеп кадалды.
...Кышкы көн кыска — төссез-сансыз йортның шыксыз күләгәсе озакламый Фәтхуллин утырган эскәмиягә дә сузылып килеп җитте. Нариман эңгер-меңгернең, шулай тиз куерып, ул әле рәтләп карап та бетермәгән шәһәрне аның күз карашларыннан яшерергә ашыкканын сизенде.
Инде үзен күптән абайлап алган кешеләргә дә игътибар итмичә, тирән карны ера-ера, Нариман училище ягына борылды. Аны узып йә каршысына очрап торган тимерьюлчылар формасы кигән пөхтә яшьләр моннан бер унтугыз еллар элек укып йөргән яшьләргә шактый охшаш иделәр. Ә бәлки, хәзер биредә аның яшьтәшләренең балалары-уллары укып йөридер? Кем белә?
Нариман бер генә минутка училищеның шар ачык капкасы каршында туктап калды, җанланып киткән ишегалдын күздән кичереп, күңеленнән генә аның коридорлары аша йөгереп узды. Керергәме, әллә кереп тормаскамы? Кайчандыр шунда укырга тиешле булып та укырга керми калган ят бер кеше, училище йолаларын анда укып чыкканнарның күбесеннән артыграк белүче бу ят адәм, анда кереп, ни-нәрсәсе белән мактана алыр иде икән, аның анда күренүе кемне шатландырыр икән?
Килгән юлыннан кире борылып, станция аша турыдан гына Фәтхуллин Тимерьюлчылар бистәсенә юл тотты.
Иске шпаллардан салынып, буялган тар такталар белән «елочкалап» тышланган зур ялгыз бина, вакытлар үтүдән арыган шикелле, биек таш нигезенә сыгыла төшкән иде. Аның элекке мәһабәтлелегенең эзе дә калмаган икән инде. Ел саен язларын йә зәңгәр, йә яшел якты төсләр белән елмаеп каршы ала торган йортка инде байтактан бирле буяу тимәгән, соңгы мәртәбә буялган кызгылт-көрән сурик купшакланып-купшакланып беткән, шунлыктандырмы йорт күгәргән калайга охшап калган һәм берәр рәсми оешма бинасын хәтерләтә.
Нариман койма буена килде. Койма да искергән, кипшенеп беткән, көчлерәк этеп җибәрсәң, ишегалдына авып төшәр төсле. Кайчандыр мәһабәт, гайрәтле, чебен дә үтмәслек ярыкларсыз биек коймага уеп ясалган таныш ишектә почта ярыгы өстендәге «Резниковларга» дигән җиз табличка да эленеп тормый, әллә кубып төшкән, әллә югалган шунда, әллә инде бу йортның хуҗалары башка кешеләрме хәзер?
Нариман, иске гадәте буенча, юл аша чыкты, әмма күрше ян бакча янындагы таучык-калкулык та юк иде инде, ул аның казылып ташланган эзләрен дә күрмәде: бу урамга асфальт та җәймәгәннәр — шул ук ком-ташлы юл, димәк, таучыкны да вакыт дигәнең «ашап» бетергән.
«Әйе, ул еллардан бирле күп сулар акты шул инде» — әйтерсең Фәтхуллин сиздермичә генә үтеп киткән унтугыз елның авырлыгын менә хәзер генә тойган шикелле булды.
Күрше йортларда инде утлар кабынды, ә каршысындагы бу йорт аңа караңгы тәрәзә уемнары белән генә карап тора, гүя үлгән...
Кинәт кенә Нариман ул йортны башкача, утларын балкытып утырган бәйрәм мәле итеп күз алдына китерде, ачык тәрәзәләр аша музыка моңнары агыла, үтә күренмәле пәрдәләр артында шәүләләр сурәтләнә, көлешү тавышлары ишетелә. Ул үзен дә кояшлы көндә шул капка янында итеп күрде. Кыңгырауга басуга ук, чәчләрен дә тарамаган-рәтләмәгән Светланка иңенә тунын гына элеп йөгереп чыгып җитә.
— Бүген кинематографта, — дип, үзенең илтифатлы-шаяртулы тавышына хыянәт итмичә генә, Нариман дәвам итә, — сезнең игътибарыгызга лаек тамаша күрсәтәчәкләр. Тимерьюлчылар сараена һәм безгә — сезнең ике турылыклы җан сакчыларыгызга да хөрмәт күрсәтә алмассызмы икән? Сәгать кичке биштәме, әллә җидедәме — анысын сезнең үзегезнең карамакка калдырабыз, галиҗәнап туташ...
— Нәрсә әйтим соң, мин сезнең дустыгызның тел тидермәслек намусына ышанам, аны сез дә уртаклашасыз бит, минем данлы Адъютантым, шулай булгач, мөгаен, мин мәдәният учагы дип атала торган ул кирмәнгә визит ясамый калмамдыр...
Кинога ул Эллочка белән бергә килә, һәм Ленечка белән икесен һәрвакыт ике утыргыч аерып тора. Светлана шул заманнарда бик тә модада булган, ирләрнеке кебек тегелгән йомшак куян бүреген сала, аның эченә җылы бияләйләрен һәм мамык шарфигын да тутырып, аларны Нариманга тоттыра. Кайвакытларда, фильмның бик тә драматик мизгелләрендә, кызның кулы, үзе дә белешмәстән, егет кулыннан таяныч эзли. Андый минутларда Нариман, сулыш алырга да куркып, утыргычына сеңә. Светланканың җылы учы Нариманның көчле кулларында тын гына ята, әмма кайсыдыр мизгелләрдә егет үзенең кайнар уч төбендә дә кызга ни өчендер салкын булуын, аның ятимсенү тоюын сизенә иде, чөнки кызның кулы калтыранып киткәндәй була иде.
 
(Ахыры бар.)
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас