Литература
30 Января 2025, 04:20

Аккош

Рауль МИРХӘЙДӘРОВБеренче өлеш. Ташкент аэропорты Фәтхуллинны беренче мәртәбә шулай төксе каршы алды. Очып китү юлларындагы галәмәт зур лайнер-самолетлар өстенә мулдан кар сибелгән, алар, җитез канатлы очар кошлардан битәр, туңып шәлберәешкән һәм йоннарын кабарткан ялкау каргаларны хәтерләтә иделәр.Ачык алсу төстәге мәрмәр белән тышланган өр-яңа иркен аэропорт өйләгә табан кысан, шыксыз булып тоела башлаган иде инде.

АккошАккош
Аккош

Ташкент аэропорты Фәтхуллинны беренче мәртәбә шулай төксе каршы алды. Очып китү юлларындагы галәмәт зур лайнер-самолетлар өстенә мулдан кар сибелгән, алар, җитез канатлы очар кошлардан битәр, туңып шәлберәешкән һәм йоннарын кабарткан ялкау каргаларны хәтерләтә иделәр.
Ачык алсу төстәге мәрмәр белән тышланган өр-яңа иркен аэропорт өйләгә табан кысан, шыксыз булып тоела башлаган иде инде.
Юлларда күп йөргән тәҗрибәле Фәтхуллин шунда ук төгәл фикергә килде: «Димәк, озакка икән бу...» Шуңа күрә ул, артык кызганып-көрсенеп тормыйча гына, самолетка дип алынган билетын кире тапшырды.
Вокзалда да ыгы-зыгы, мөгаен, аэропорттагыдан һич ким булмагандыр. Фәтхуллин кайсы гына тәрәзәгә барып төртелмәсен — Мәскәүгә билетлар юк иде. Командировкага баручыларның һәркайсысы шикелле, ул да ябык ишекләрнең барысын да төрткәләп чыкты, ләкин нәтиҗәсе өметсез иде. Инде соңгы чараны эшкә җигәргә — Төзелеш министрлыгына мөрәҗәгать итәргә генә кала.
Фәтхуллин — Мәскәүдәге «Союзстальконструкция» дигән махсус оешмага бөтен ил буйлап җыеп алынган верхолаз-монтажчылар төркеменнән булып, ул ил эчендә дә, чит илләрдә дә иң сирәк очрый торган һәм бердәнбер иң катлаулы монтаж эшләрен генә башкаручы осталарның берсе иде.
Әле менә хәзер дә Фәтхуллинның Кыргызстаннан кайтып барышы, ул анда, биек таулардагы кышлакларга телетапшырулар кабул итү өчен, иң биек тау түбәсенә ике йөз метрлы манара-вышка куюда катнашкан иде. Аның биредә — Үзбәкстанда да күп тапкырлар булганы бар, монтаж эшләре башлыклары белән кул бирешеп бер генә күрешмәгәндер.
Бик кыенлык белән булса да, поезд китәр алдыннан гына, ул броньга калдырылган соңгы билетларның берсен эләктерә алды.
Тәкәббер генә күренсә дә, көтмәгәнчә илтифатлы проводник аны ике кешелек купега керткән иде, ничектер йокы вагоны буш булып чыкты.
Келәмнәр җәелгән һәм никельдән генә торган вагонны күздән кичергәч, Нариман көнләшми-нитми генә уйлап куйды: «Яши беләләр дә соң кешеләр...» Биектә эшләүче монтажчылар арасында махсус монтаж эшләренең остасы булып танылып, үз кеше булып киткәннән бирле аның вакыты гел кешеләр кулында булды. Эштә көннәр-айлар бик тиз үтә тора, шунлыктан Фәтхуллин шушы эшендә күпме еллар агып киткәнен, күрәсең, сизми дә калгандыр, һәм менә хәзер ул шатланып куйды: өч көн диярлек буш көне бар! һәм шушындый зиннәтле вагон купесында берьялгызы!
Аны «Проммонтаж» да эшләгәндә шәйләп алган һәм, дөресен әйткәндә, Нариманны зәңгәр күк асларында — иң югарыда эшләүче менә дигән монтажчы иткән кеше Иван Селиверстович Петухов булды. Ул бертуктаусыз кабатлап тора иде: монтажда эшләүче егетләр, балериналар шикелле үк, яшьлекләренең кадерен белергә, һәр көннәрен эш-шөгыльгә бирергә, биюче кызлардан хезмәт сөяргә өйрәнергә, аларның кыска гына сәнгать гомерләрендә дә тормышта никадәр күп нәрсәләргә өлгерүләренә көнләшеп-кызыгып карарга кирәк, дия иде.
Әйе, биектә эшләгәндә һәр хәрәкәтеңне тулысынча яраклаштырып-килештереп башкару сорала һәм ул, чикләнмәгән ишетү мөмкинлеге яки табигать тарафыннан бирелгән искиткеч матур яңгырашлы тавыш шикелле үк, бик сирәк кешеләрдә генә була.
Нариман өстәге багаж киштәсенә юл сумкасын куйды, эче мехлы күн курткасын салып ташлады. Биектә эшләүче монтажчыларның, гадәттә, язылмаган кануннары бар иде — яңа урынга эшкә китеп барганда, кирәкмәгән артык-портыкларны ташлап калдыру гадәте.
Фәтхуллин, аэропорт белән вокзал арасында чабып йөреп, юньләп ашый да алмаган иде, булса шул, министрлыкның буфетыннан бер кайнар сумса алып капкан булгандыр, шуңа күрә ул, поезд кузгалып китүгә, вагон-ресторанга юнәлде. Бер ярты сәгатьтән соң аннан төрле төргәкләр, пакетлар, каплар күтәреп кайтып та керде.
Купеда ут яндырып, куе яшел төстәге диванга җәелеп утыргач, Нариман көпчәкләр өстеннән тәгәрәп барган бу торагын янә бер кат күздән кичерде, юлдагы уңайлылык-иплелек аңа мул, рәхәт, зиннәтле бер урын булып күренде. Әйтерең бармы, аның бөтен тормышы юлларда йөреп, тулай торакларда яшәп үтте бит, ә алардагы уңайлылык-рәхәтлекнең ни-нәрсә икәнен сөйләп тә торасы юк — һәркемгә билгеле. Дөрес, бер биш ел элек, Болгариядә командировкада булганда, ул ел буе чын виллада яшәгән иде, вилланың исеме дә хәтерендә: «Магура».
...Нариманның иң якын дусты Тенгиз Кодуа, болгар кызына өйләнеп, шунда торып калды да, хәзер инде ел саен Нариманны Варнага кунакка килергә чакырып хатлар яза.
Әмма Фәтхуллин Тенгизның чакыруларыннан башка да Болгариягә үзе кайчан теләсә, шунда бара алган булыр иде: яхшы эшләгәне өчен аңа «Балкантурист» фирмасы шундый кәгазь-фәрман да язып биргән иде бит. «Әллә быел, чынлап та, Албенага барып кайтасы инде?» дип уйлап алды Нариман, аннары, купесыннан чыгып, ачык тәрәзә янына килеп басты.
Тәрәзә артындагы караңгылыкка карап, ул үзенең күп кенә дусларын исенә төшерде: илнең кайсы тарафларына гына таралып бетмәделәр икән алар?
«Гаилә бөркетләрнең канатын кисә», — дип, күңелсез генә шаяртып куя иде карт бригадир Иван Селиверстович. Аның кайчан да булса үз гаиләсе булганын, берәр торыр почмагы бармы-юкмы икәнен беркем дә белми иде.
Берәүләрне таулар кызыктыра, икенчеләрен — диңгез урманнар, елга-күлләр, өченчеләрен исә шау-шулы зур шәһәрләр. Бу җәһәттән аларның эш-шөгыле, хезмәтләре сайланырга киң мөмкинлекләр калдыра иде. Кайсы гына шәһәрдә, кайсы гына төзелештә булмасын, югарыда-биектә эшләүче монтажчыларны шунда ук кырып-себереп алалар һәм фатирын да шундук бирә иделәр.
«Ә мин менә үзем сыенырдай берәр почмакны тәки табып, сайлап куйганым юк әле. Ә бит кирәк иде, биеклекләр белән хушлашу көннәре дә әллә кайда тау артларында түгел инде» дип уйлап куйды Фәтхуллин, утларын балкытып озатып калган кечкенә станцияне юньләбрәк күреп калырга тырышып.
Үзе утыз ике яшьтә булса да, ул әле гәүдәгә сыгылмалы һәм төз-зифа буйлы иде. Җиңел хәрәкәтләре, көче сизелеп торган, физик эшкә күнектерелгән чандыр гәүдәсе белән ул зур спорттан китәргә җыенган профессиональ футболчыны хәтерләтә. Гәүдәсенә ятышмыйча, бары тик тамырлары бүртеп торган нык-көчле куллары гына аның авыр физик хезмәт кешесе икәнлеген күрсәтеп тора. Беренче карашка алдаучан яшь чырае, куе озын кара чәчләре, авызы тирәсендәге тирән сызыкларны яшереп, үзен яшәртеп торган мыегы һәм, иң мөһиме, күтәренке күңелле табигате һәр төзелештә дә кызларның күңелен җәлеп итә. Гомумән, югарыда эшләүче монтажчылар кавеме хатын-кызлар күзеннән читтә калмый, әмма Нариман, бу игътибарны һәрчак тоеп торса да, артык һаваланмый иде.
Аңарда күптәннән һич үтмәс бер хис яши иде шул...
Тәрәзә артында салкынлык көчәйгәне сизелә. Кайвакытларда тиз йөрешле бу поезд, каршыга ашыгып килгән составларны үткәреп җибәрер өчен, даладагы кечкенә станцияләр янында бер-ике генә минутка туктап та ала.
Андый чакларда Нариман кабаланып тамбур ишегенә ташлана, утлары сүнеп беткән, кар баскан йокылы кечкенә авылларга, ишекне киң итеп ачып, карап торгандай итә. Түбәнәйгән йолдызлы күк йөзе иксез-чиксез даланы басып тора шикелле, әллә шуңаргамы — калтыранып өшеп торган йолдызлардан үзәкләргә үтәрлек боз салкынлыгы бөркелә иде.
Тәрәзәләрендә утлары күренеп калган каршыга килүче состав, үз артыннан кар өермәләре күтәреп, вагоннарының ябылып бетмәгән тамбур ишекләрен дөбердәтеп үтеп тә китте. Туңган көпчәкләр, салкын рельсларда шыгырдый-шыгырдый, бихисап ала-кола чакрым баганаларын яңадан санарга тотынды.
Нариман үз вагонына кереп бара иде, бу тынгысыз пассажир төн буена бөтен купены суытып бетермәгәе дип борчылыпмы, проводник әйтеп куйды:
— Казакъстан... Монда карап барыр нәрсә юк, дала да дала гына...
Аннары, Нариманны яңадан коридорда күргәч, кинәт кенә шатланып белдерде:
— Иртәгә — Актүбә. Аннары инде Россия башлана, табигать күренешләренең ниндиен телисең — кара гына...
— Актүбә? — дип, ирексездән сорап куйды Нариман, аның эчендә көтмәгәндә нәрсәдер өзелеп киткәндәй булды. Бик күптән инде, әле төзелеп бетмәгән Останкино телеманарасының иң биек ноктасында беренче һәм соңгы мәртәбә, ялгышрак басып, егылып төшә язгандагы кебек булды бу...
Моннан унбиш ел элек, кесәсенә өлгергәнлек аттестаты кыстырып һәм үзенә бер яшь өстәп, Фәтхуллин, эшкә җыючыларга язылып, җылы якларга китеп барган иде. Ул вакытта Нариман тәмәке исләре аңкып торган бөркү, дыңгычлап тутырылган гомуми вагонда ташлап киткән иде Актүбәне. Һәм хәзер менә алар поезды салкын төндә котылгысыз рәвештә шунда якынлашып килә икән.
Үз заманында өлкәннәрчә мөстәкыйль адым ясап, күп кенә сыйныфташларын гаҗәпкә калдырып киткән шушы шәһәрне хәтерли идеме икән, йөрәгендә йөртә идеме икән ул?
Нариманның язмышы шулай булып чыкты ки, ул бик иртә ир-атларча мөстәкыйль яши башлады, эшкә баш-аягы белән чумганлыктан, истәлекләргә артык вакыты калмый иде. Шуның өстенә, бу иксез-чиксез кар көртләренә күмелеп яткан даладагы шәһәрдә аның ни якыннары, ни туган-тумачалары юк иде. Әмма ләкин, Казакъстан чиген үтеп, Рәсәйгә чыккандагы бу соңгы шәһәр Фәтхуллинга аеруча кадерле иде.
Нариман әле торып баса, әле яңадан утыра, янә дә сикереп торып, тәрәзә артындагы караңгылыкка текәлә, иркен купе аңа кинәт кенә кысан булып тоела башлый. Перронга чыгып басуына, аны, һичшиксез, кемдер: «Сәлам, Адъютант! Күптәннән күренгәнең юк иде», — дип каршы алыр шикелле тоела иде.
«Кирәк бит, Адъютант, имеш... — Нариман үзенең мәктәптәге кушаматын исенә төшереп елмаеп куйды. — Адъютант... Ә мин аны оныткан да идем инде».
...Җиденче сыйныфта укый башлаганга кадәр Нариман Казан тирәсендәге ерак бер татар авылында, әбисе янында үсте. Әбисе бик карт иде инде, акыллы гына итеп үзенең үлемен көтә, бары тик үзенең бердәнбер оныгы язмышы өчен генә борчыла иде.
Казакъстанда Фәтхуллиннарның туган-тумачалары бар, дөрес, бик үк якыннардан түгел иде, башкалары булмагач, әбисе, ул-бу була калса дигәндәйрәк итеп, иске гарәп хәрефләре белән шул ерак туганнарына хат юллады. Үзенең хәле бик шәптән түгеллеген дә язды, әмма сүз аның үзе хакында бармаганын да искәртте. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә аны чакырып ала-нитә калса, малай кем кулында калыр дип, оныгы өчен йөрәге сызланганын сырлап язды ул...
Нариманга туганнан туган тиешле Фатыйма апа ялгызы гына яшәп ята, ире сугышта һәлак булып калган иде, менә шул апа җәй башында ук килеп тә җитте.
Ул үзе яши торган йортның янәшәсендәге тимерьюлчылар училищесы ашханәсендә савыт-саба юучы булып эшли икән. Нариманны да, карт әбине дә бик тиз тынычландырды. Нариманны училищега урнаштырып, шунда йә вагоннар ремонтлаучы слесарьлыкка, яки электромеханиклыкка укытып чыгарачагын ант итә-итә ышандырды. Фатыйма апа кунаклап яткан арада, карт әби чынлап торып авырый башлады, шуңа күрә, эшне киләсе җәйгә үк калдырмыйча, түтәкәй Нариманны Актүбәгә алып китеп тә барды.
...Тәрәзә артында салкыннан бәсләнеп каткан тимер юл чыбыклары гүли, кечкенә станцияләр-разъездлар күренеп-күренеп кала, якты утларын балкытып, «Кызыл Урда» станциясе дә артта калды, әмма Фәтхуллин боларның берсен дә күрми дә, ишетми дә иде, аның уйлары инде алда — кар көртләре басып киткән салкын дала уртасыннан иртәгә калкып чыгачак шәһәр тарафында иде.
«Мине Адъютант дип кайчан атый башлаганнар иде соң әле? — дип, исенә төшерергә тырышты ул. — Нәрсә өчен шундый кушамат такканнар иде?»
Бәлки, мәктәпкә тимерьюлчылар училищесы укучылары киеп йөри торган киемнән йөргәнгәдер, аның пәлтәсе дә шинельдән бозып тегелгән һәм тимерьюлчылар төймәсе белән каптырыла иде бит.
Училище җитәкчеләре, тыныч-пөхтә Фатыйма апаның авылдан бер ятим малайны алып кайтканын белеп алгач, аңа төрлечә ярдәм итәргә тырыша, Нариманның кухнядагы бер почмакта еш кына ашап утырганын да күрмәмешкә салына иделәр. Ә инде кастелянша Дарья Степановна — ул әле, җитмәсә, училищеның тегүчесе дә икән! — Фатыйма апа кебек үк ялгыз тол хатын иде, шуңадырмы, Нариманга җанын бирергә әзер булып, аңа һәрчак һөнәр мәктәбе укучылары киемнәреннән яңадан-яңа пәлтәләрне тегеп кенә тора иде. Мәктәптәге сыйныфташларының күзен яндырып, Нариманга микропор табанлы күн ботинка да биреп куйган иделәр бит әле! Бәлки, менә шул фирменный киемнәре, «Ж.Д.У» дигән язулы, никель аеллы киң каеш белән буып, соңгы төймәсенә кадәр төймәләнгән гимнастеркасы һәм, мәктәпчә үк булмыйча, түбәнгә таба киңәеп киткән, һәрвакыт үтүкләнгән клеш чалбар балаклары өчен такканнардыр аңа Адъютант кушаматын?!
Мөгаен, анысы да булгандыр. Әмма ул кушаматны аңа башка сәбәптән таккан иделәр, һәм ул Леня Мурзин белән бәйле иде...
Мәктәп белән училище өч катлы кызыл кирпеч йорт белән янәшә иделәр, шул йортның уртак кухнялы коммуналь фатирындагы бер бүлмәдә Фатыйма апа яши иде. Соңрак, Нариман бу йортка ияләшеп, күршеләре белән танышып беткәннән соң, ул Мурзиннарга еш кереп йөрергә гадәтләнде. Ленечканың әтисе элекке заманнарда бөтен илгә танылган паровоз машинисты булган, рекорд куярдай бик авыр озын составларны йөрткән, ә хәзер, пенсия яшенә җитәрәк, вагоннар депосында ниндидер абруйлы гына вазифа башкара икән. Малайларга ул бу станция комплексының юл белән бер үк вакытта, әле иске заманда — патша заманында ук төзелгәнлеген сөйли торган иде.
Шәрыкъ әкиятләрендәгечә гөмбәзләр һәм мәчет манараларыдай манаралар белән зәвыклы итеп бизәлгән вокзал да, урта гасырлар ныгытмасын хәтерләтүче клуб та мәһабәт иде. Элек клубның бильярд залларында һәм музыка салоннарында тимер юлда эшләүче төрле дәрәҗәдәге түрәләр кичләрен күңел ача торган булганнар. Хәзер инде клуб Мәдәният сарае дип атала. Тимерьюлчылар карамагындагы Нариман укый торган кырык бишенче мәктәп белән элек гимназия булган тимерьюлчылар училищесы бинасы да, эшчеләр өчен өч катлы итеп салынган коммуналь фатирлы йортлар һәм инженер-хезмәткәрләр өчен төзелгән таш йортлар да — кыскасы, һәммәсе дә әле шул заманнарда ук салынган булган икән.
Менә дигән ак таштан ике катлы итеп төзелгән, шәрыкъчә очлы башлы биек тәрәзәләре, киң-иркен ишегаллары булган мәктәпнең тирәләре куе сәрби агачлары белән уратып алынган, кирәк-яраклар өчен ярдәмче биналар, төрле остаханәләр һәм җәйге спорт уеннары өчен мәйданчыклары да бар иде әле. Авылдагы кечкенә бүлмәле, саман кирпечтән генә әвәләнгән өйләрдән соң мондагы өч бүлмә Нариманны сокландыра, таң калдыра иде, әлбәттә.
Ул үзен Фатыйма апа бүләк итеп биргән шыгырдап торган яңа портфеле, Дарья Степановна яраклаштырып тегеп биргән, пөхтәләп үтүкләнгән киеме, ялтыратып куйган күн ботинкалары белән дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп сизә иде.
«Менә хәзер шундый киемнәр киеп авыл урамыннан бер үтсәң иде» дип уйлап алды Нариман, мәктәпкә ул бу юлы, беренче кыңгырау шалтыраганчы ук, бик иртә килгән иде.
Әмма ләкин аның өстеңдәге киемнәренә сокланучы да, көнләшеп караучылар да булмады, киресенчә, берәүнең дә исе китмәде аңа. Елмаешып кына каршы алган сыйныфташларына Нариман авыл малайларынча зирәк түбәнчелек белән генә җавап бирде. Шәһәрдә иркәлектә үскән балаларгамы соң инде яхшы киемнәрнең һәм таза ботинкаларның кадерен белү, аларга бәя бирү!
Класс бүлмәсенең ишегендәге исемлектә 7 «В» сыйныфында саналган Нариман тәрәзә буендагы соңгы парталарның берсенә кереп утырды. Шау да гөр килеп, класс бүлмәсе тула башлады, әле анда, әле монда дус-иптәшләр төркеме оешты, алар, күңелле генә гөрләшеп, көлешә-көлешә, Нариман ягына табан да караштыргалап ала иделәр.
Ә инде класска озын буйлы, зифа-төз гәүдәле бер малай килеп кергәч, барысы да аңа сырылып, аны уратып алдылар. Төрле яктан: «Леня... Ленечка...» — дигән тавышлар гына ишетелеп тора башлады.

 

(Дәвамы бар.)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас