Палатада тынлык урнашты. Һәрберсе үз уйларына кереп киткән иде. Тынлык яратмаган Таня апа кисәктән генә Саймә апага карап:
— Сиңа нәрсә диделәр соң? Табиб түгел мин дә синең хәлең яхшы димәс идем. Нәрсә булды соң сиңа күршем? Нәрсә генә уйлыйсың син? Бәлки сөйләрсең, йөрәгендәге ташны алып бәрерсең ә? Ул уйларың сине бер харәп итә инде.
— Нәрсә әйтим Таня, уйланырлык хәлләр бит, уйланырлык.
Саймә әйтергә микән дип уйлап алды, аннары бәлки чыннан да йөрәген җиңеләйтергә теләдеме, ул әкрен генә сүзен башлады:
— Күршеләр дибез, дуслар дибез, ә менә нәкь шул күршеләр йөрәкләргә төзәлә алмаслык яра салганын аңламый да калабыз икән.
Көз көне иде бу хәл булганда. Кибеттән кайтып килә идем, күршем Җәмилә капка төбендә басып тора. Исәнләштек, матур гына сөйләшеп алдык, аның яныннан киткәндә, сарык җыны ала торган кайчым аларда икәнен белә идем, шул искә төште, күптән сорармын дип йөри идем инде.
— Кара әле күршем, яз көне сарык җыны алганда кайчым синдә онытылып калган иде, әзерләп, карап куй әле, кич кереп, алып чыгармын, иртәгәләргә сарык җыны аласы иде, вакыт җитте бит.
— Син нәрсә сөйлисең күрше, нинди кайчы? Син миндә нинди кайчы калдырганың бар?
— Соң яз көне онытып калдырдым дим бит, яңа кайчымны, хәзер үземә кирәк.
— Синең миңа кайчан сарык җыны алырга кергәнең бар? - димәсенме күршем?
— Нишлисең син ? Сарыкларың бетте дип кәҗә алдың, анда да вакыты белән мин кереп сава идем, үз кулларым авырта башлагач кына сиңа керми башладым бит, нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме?
— Юк сүз сөйләп торма әле, гомер булмаганны, кайчан кәҗә савырга кергәнең бар, әле кайчым бар дип алдалап торасың, рәнҗим мин сиңа күрше, рәнҗим, рәнҗеш төшә ул, әллә ниләр сөйләп, миңа кушканың өчен рәнҗим . — димәсенме. Аяк астымнан җир китте дип торам. Әле бит күп вакыт та үтмәгән, нинди сүзләр әйтә. Күршеләр булып торып ел саен сарык җынын алышырга керә идем, ә ул гел билем авырта дия иде. Сарыкларын бетерде , карый алмыйм бүтән дип зарланып. Әле ул гына да түгел, кызымны юлда очраткан бит, " Әниең хастахәнәдә ята икән, минем рәнҗүем төште аңа"- дигән. Кызым аптырап киткән. Нинди рәнҗеш, әнинең чебенгә дә тигәне юк бит, син нәрсә турында әйтәсең күрше апа- дигән. "" Ә күрше һаман үз сүзен әйтә ди-"" Гомер булмаганны, мине алдап йөри, кайчан миңа сарык җыны алышканы бар? Миңа нәрсә белән булышканы бар әниеңнең, ятсыз хатын, ул кайчыны мин үзем кибеттән алдым"- дигән. "Әй Аллакаем, әнинең сездән чыкканы да юк, сине җәлләп гел булышырга керә иде ,- дигәч тә кызыма әллә ниләр әйтеп бетергән. Йөрәгемә тиде шул сүзләре. Нинди рәнҗеш? Кешегә булышкан өчен дә шулай рәнҗегәч, миңа нишләргә кала? Мин кемгә рәнҗим икән? Башка сыймаслык хәлләр бит бу. Алланың рәхмәте кая карый икән? Нигә шул сүзен әйткән вакытта телен яшен сукмады икән? Минем дә рәнҗергә теләгән чакларым аз булмады, ләкин ул сүз күпме авырлыклар китерәсен, буыннан буынга китәсен бик яхшы беләм, шуңа дәшмичә калам, рәнҗим дип әйтергә куркам. Ә миңа дөреслек, яхшылык эшләгән өчен рәнҗим диделәр. Ничек алай әйтеп була соң? Үзенә булышканны белә торып ничек шулай әйтеп була?
Бу юлы бик йөрәгемә бәрде шул, йөрәгемә бәрде. Саймә апаның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Бу вакытта аның күңеленең һәр күзәнәге чымырдап куйды, бөтен тәне буйлап кайнарлык йөгерде. Таня апа аңа карап:
— Авыздан чыккан сүз кош кебек очып чыгып китә, тотып калып булмый. Сүзне әйткәнче мең тапкыр уйларга кирәк шул, уйларга кирәк. Ә синең күршең дөрес эшләмәгән, Алланың рәхмәте аңа да үз җазасын бирер әле, бирер. Шунысын гына аңламыйм, кайчыны кибеттән алганы исенә төшкән, ә менә синең гел кереп булышуың исеннән чыккан. Ничек шулай була ала? Аны бит инде башка күршеләрдә исенә төшерә, битенә бәреп әйтә ала, синең булышуыңны диюем, ничек курыкмыйча син миңа булышканың юк дип әйтә алган ул? Синең булышуыңны Алланың рәхмәте дә күргән бит. Хәзер син шуларны уйлап йөрәк яраңны арттырып ятасың инде. Йә Раббым, түземлек бир үзебезгә.
Таня апа да тынып калды. Камилә дә уйланды, кеше тормышы ачы җил сыман, төрле яктан исә шул, төрлечә сыный.
— Язмыш һәр кешенең үзенеке , һәрберебезгә төрле сынаулар үтәргә туры килә. - дип башын аска иде Камилә, бераз тынып торгач сүзен башлады:
— Минем дә күңелемдәгесен бушатасым килеп китте әле. Тормышта һәр кешенең үз сынавы бар икәнен мин дә беләм. Сүз минем сеңлем хакында . ....Безнең якта кызларны иртә кияүгә бирәләр. Авылыбызда бер бай бар иде. Хатыны авырып үлеп киткән , ә өйдә берсеннән берсе кечкенә өч бала утырып калган, иң зурысына ундүрт, кечкенәсе өч яшендә. Бай озак уйланмаган, хатын эзли башлаган, күзе сеңлемә төшкәнен күптән авыл халкы сөйли иде инде, менә шуннан файдаланган да инде. Безнең гаилә гади, әллә ни акчалы да түгел. Бай, әти янына килеп күп сарык бирәм, балаларыңа укырга ярдәм итәм дигән. Әти күп уйлап тормаган , байга сеңлемне кияүгә биреп тә куйган . Мин ул вакытта инде кияүдә идем. Авылга эш буенча килгән егет әтидән кулымны сораган, әтинең бер баладан тизрәк котылырга теләве булганмы, белмим, тик әти баш тартмаган, мине ике дә уйламый, унсигез яшемдә, татар егетенә тоттырып җибәргән. Ләкин, ләкин сеңлем яшь, артык яшь иде бит, әле яңа унҗидесен тутырган гына. Ничек гаилә алып барасын да белми бит, җитмәсә үзеннән күпкә олы кешегә кияүгә чыгарга тиеш булган. Беръяктан балалар белән уртак телне тиз тапкан, чөнки үзе дә әле балалыктан чыгып җитмәгән, икенче яктан, үзеннән шактый олы кешегә ярарга кирәк. Тик бу алай ук ансат булмаган. Бай һәр нәрсәдән гаеп табып апаны гел кыйнаган. Кем белгән инде, яшь хатынның елый, елый әйткән күз яше төшкәнме, Саймә апа әйтмешли, апам рәнҗепме, бай ирен, юлда кайтып барганда кыйнап үтергәннәр иде. Ире үлгәч, унтугызын тутырырга да өлгермәгән сеңлем , бала тапканда үлде. Күп кыйналып яшәгәнгә дип әйткәннәр. Әле дә сеңлем өчен йөрәгем әрни минем. Баланы башта әниләр карады, тора бара аларга авыр булды, җитмәсә байның да туганнары булмаган, яки туганнарының балаларны үз өсләренә алырга теләмәгәнннәрме, анысы караңгы. Әтиләр бай йортына күчте яшәргә, тик байлыктан бернәрсә дә калмады, аның бурычы күп дип алып бетерделәр. Тора бара ирем белән киңәшләшеп баланы үзебезгә алдык. Ирем бик яхшы кеше булып чыкты. Хәзерге вакытта бай балалары да безнең белән, авыз тутырып миңа әни, иремә әти дип йөриләр. Башта бик авыр булды, аннары зуррак балалар кул астына кереп булыша башлады, тормыш алга атлады. Бәйрәмнәрдә өй эче тулы бала чага, бәхетле, шатлыклы мизгелләр бизәп тора.
— Үзеңнең ничә бала соң Камилә?
Таня аптырап калганын яшермичә:
— Ничек аерып бетерәсең аларны?
— Унберәү алар, унберәү, үземнеке, кешенекеме, аермыйбыз, барысы да үзебезнеке. Хәзер инде олылары өйләнде, кызлар кияүгә чыга башлады, тугыз оныгыбыз бар. Аллага шөкер дип яшәргә дә яшәргә. Миңа....
Камилә сүзен әйтеп бетермәде, палатага яңа кеше керде, аның артыннан Лариса кереп, Вера яткан караватка күпсәтеп:
— Бу сезнең урын була, бераздан ашарга китерәләр, сез урнаша торыгыз.
Зур гына корсаклы, үзен зур дәрәҗәле икәнен күрсәтергә тырышкан хатын, Ларисаның кесәсенә акча тыгып:
— Зав отделением килгәч хәбәр бир, мин монда, йөз кеше белән ятырга җыенмыйм, бәлки нәрсә булса да уйлап табыр. Бу нәрсә инде? Мендәрне яхшыракны табып булмый мәллә?
— Кызганычка каршы бездә башка юк, тик сез өйдән алып килә аласыз, бездә аның өчен сүкмиләр.
Лариса гаепле кеше сыман башын иде, ә теге кабарганнан кабара барып:
— Өйдән әйбер алып килергә булгач мин өйдә ятам, хастахәнә исенә өйдән әйбер алып киләләрме? Ужас какой то. Онытма, заведующий килүгә миңа хәбәр бир.
Лариса берсүзсез чыгып китте. Ә яңа кергән хатын палатадагыларны күз кырые белән генә йөртеп чыкты да, караватка пелёнка җәеп утырып, телефонын кабалый башлады. Таня апа башын селкеп куйды да:
— Син хаклы Камилә, бай, хәерче, эшче, хезмәтчене аера торган заманада яшибез. Эй, кара инде, безнең Саймәбез йоклап киткән түгелме? Әйдә йокласын, төннәрен тәрәз саклап чыга иде, бүген бәлки йоклар, йөрәгеннән чыккан әрнү хисләре бераз басылгандыр. Әле врачлар буенда да йөрисе бар.
— Мин дә аңлыйм аны, бигрәк сабыр холыклы, артыгын дәшми, зарланмый, әнә кара син аңа, сабый бала сыман йоклап киткән.
Әйе, йоклап киткән, аның мәңгелек йокыга талганын әлегә беркем дә белми иде. Саймә апа һәрвакыттагыча сабыр гына, тыныч кына, бу дөньяны ташлап киткән. Бөтен әрнүләрен кешегә чыгармыйча, үпкәләрен әйтмичә, үзенә үпкәләгәннәрнең дә үпкәләрен үзе белән, бөтен йөрәк яралаган мәшәкатъләрен кешегә белгертми, сиздерми алып киткән. Беркемгә дә рәнҗемәгән, киресенчә, үзенә рәнҗеп әйткән сүзләрне дә, рәнҗү сүзләрен әйткән кешеләрнең гөнахларын үзе белән алып киткән. Бөтен авыр сүзләрне йөрәгенә җыеп барган, түзмәгән йөрәк, түзмәгән, сабырлык үз эшен эшләгән. Сабыр, тыныч, юаш икән, димәк син көчсез диләр күп очракта. Минемчә бу дөрес түгел. Сабыр, юаш кеше киресенчә иң көчле кеше дияр идем мин. Кем, әйтегез кем алар кебек түзә белә? Кем алар кебек тоелып калу хисенә ия була? Кем алар кебек дәшми кала ала? Минемчә бу көчсезлек түгел, киресенчә, иң зур көчкә ия булган кеше генә барысын да үз йөрәгендә саклый ала .
Күршеләр дип әйтәбез, палатада бергә яткан күршеме? Бер тирәдә яшәүче күршеңме, бу мөһим түгел. Һәр күрше турында нәрсәдер әйтеп, нәрсәдер бертуктамый язып була, Һәр кешенең искә дә алырга теләмәгән вакыйгалары, шулай ук истән дә чыгарасы килмәгән бәхетле мизгелләре күп. Бары тик бер палатада ятучы күршеләр генә тиз үзгәрә, бер берсен алыштыра һәм һәрберсе үзенчәлекле язмышы белән аерылып тора. Тормыш китабына нәрсәләр язылганын беребез дә белми, гөнахларыбыз өчен дә ниләр кичерәсебез алдан әйтелми. Барысы да үз кулыбызда, үз телебездән торганын онытмасак иде.
Хөрмәтле укучыларым, һәрвакыттагыча сез миннән төрле хәлләрдән, мәхәббәт, өчпочмак, шулай ук интригалы әсәр көткәнсездер инде. Тик бу юлы мин бары гади, шул ук вакытта уйландыра торган кыска гына әсәр тәкъдим иттем. Кайберләр әй кызык булмады дип тә әйтер, тик тормыш булгач әллә ниләр була бит. Минем әсәремне ошатып, рәхмәт сүзе җиткерүчеләргә, иренмичә лайк төймәсенә басучыларга Алланың рәхмәте яусын. Шуннан башка без бит берни дә теләмибез. Иң мөһиме укучыларыбыз укысын, язмаларыбыз берникәдәр уйландырсын дип язабыз. Без беребездә язучы түгел, бары тик үзешчәннәр. Сезнең рәхмәт сүзләрегез безгә илһам өсти дисәм, бердә ялган булмас. Буш вакытыбыз сезгә тагын нәрсә тәкъдим итим дип уйлап, сәгатъләр буе язып үтә. Шуңа күрә бик үк сүкмәгез инде безне. Ничек кенә булмасын, без сезгә укырга нәрсә булсада булсын дип аз булсада язырга тырышабыз. Әгәр нәрсә булсада дөрес язмаган булсам гафу итегез.
Ә сезгә хөрмәтле укучыларым миннән бары тик иң изге теләкләрем.
Күкләребез аяз, илләребез тыныч, үзебез һәм якыннарыбыз сәләмәт булып, җаннарыбыз тыныч, бәрәкатъле, рәхәт, бәхетле мул тормышта яшәргә насыйп итсә иде Аллаһ Тагәлә. Амин.
Әсәр тәмам.