Валерий Степанович кабинетында Лариса басып торганны күргәч, Энҗе уңайсызланып калды һәм:
— Гафу итегез, мин комачауладым ахыры, соңрак керермен. - диде.
— Юк, юк, киресенчә , әйдә, кер, кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен синең монда булуың кирәк тә инде.
Энҗе кабинетка үтте, Валерий Степанович янына килеп, аның битеннән үбеп алды да:
— Сәләм абый, мин берничә минутка гына кергән идем, әни иртән өчпочмаклар пешергән, абыең чәй эчәр, эшенә кертеп чык диде.
Энҗенең абый дип әйткән сүзеннән катып калган Лариса нишләргә белмәде, аның авызыннан бары тик "- Абый-" дигән сүз чыкты. Валерий Степанович аңа карап:
— Нәрсә Лариса туташ, әллә әйтер сүзегез беттеме? Әйе, Энҗе минем бертуган сеңлем , ә сез ничек уйладыгыз? Авыз ачып сүз әйткәнче башта уйларга, дөресен белергә кирәк. Сез бит әле бер генә атна эшлисез, шуңа белмисездер дә, тик бу әле сез әллә ниләр әйтергә тиеш дигән сүз түгел. Бүтән сүзегез булмаса мин сезне тоткарламыйм, үз вазифагызны башкарыгыз.
Лариса кабинеттан чабып диярлек чыгып китте. Энҗе абыйсына сораулы карашын ташлап:
— Бу ..нәрсә булды абый? Бәлки аңлатырсың?
Валера кулындагы сәгатен карап алды да:
— Дөресен әйткәндә мин мондый хәл булыр дип уйламаган да идем. Башка сыймаслык хәл бит, ул безне сөяркәләр дип белгән.
Энҗенең күзе зур итеп ачылды, ул аптырап:
— Нәрсәәәә?
— Менә шулай, сезнең кочакланышып торганыгызны күрдем ди. Нишләргә монда? Еларгама? Көлергәме?
— Ничек сөяркәләр?
— Менә шулай, ул яңа кеше, әлегә нәрсәнең нәрсә икәнен белеп бетермәгән. Уйлап кара инде ә, без сөяркәләр.
Валерий көлеп җибәрде дә:
— Аны аңлап та була, син татар кызы мин русс нәселеннән. Әтинең хаталары өчен безгә шундый минутлар аша үтәргә туры килә.
Валера уйга калды, Энҗе аны тынычландырырга тырышып:
— Без хата түгел абый, без чын барлык.
— Шулай, ләкин әти аркасында мин әни янында яши алмадым. ....Әтинең күп санлы хыянәтләре аркасында әни түзмәде, әтидән аерылып авылга кайтып китте. Ә мин яшь үсмер егет, әти, әни кебек табиб булырга хыялланучы. Мәктәп бетергәч училищага гел авылдан килеп укып йөреп булмый бит, менә теләмәсәм дә әти янында яшәргә туры килде. Ә әти шул күрше апа белән яши башлады. Ә мин нишли ала идем соң? Менә шулай язмыш дигәне вакыты белән дилбегәне үз кулына ала икән . Ә әни хастахәнәдән китеп авылда гади фельшер вазифасын башкарды, үзенә тиң яр тапты, аннары безне шатландырып син якты дөньяга тудың.
— Ә бит, нинди яхшы табиб иде дип әле дә әнине мактыйлар.
— Шулай, тик мине ул гына борчымый Энже бөртегем, ул гына түгел.
— Нәрсә булды абый?
— Мин дә әтинең хаталарын кабатлыйм ахыры.
— Аңламыйм..
— Юк, юк, эш хыянәттә түгел, дин....мин дә бит әти кебек татар кызына өйләндем.
— Син моны хата дисеңме? Син Гүзәл апаны яратмыйсыңмы?
— Эш яратуда түгел...мин аны үлеп яратам, без бик бәхетле аның белән.....бары...бары дин ...әйе дин ягыннан хата сеңлем. Менә уйлап кара әле, мин русс динендә, син татар,...
— Нишлисең инде, шулай язгандыр.
— Бу дөрес түгел сеңлем. Минем дә балаларым бар, Иван әти, аның хатыны белән" Когда в церковь пойдём "- дип аптыратып йөри, ә кызым Алиса, мин Әлисә дип дәү әнисе белән мәчеткә тартыла. Миңа нишләргә? Берәр бәйрәм оештыра башласаң да кыен. Әтинең апасы" читкә икона куярга кирәк"- диде беркөнне, миңа нишләргә? Гүзәлемә ничек дип аңлатырга? Без бер беребезнең динен хөрмәт итәбез, бер беребезгә каршы килмибез, тик олыгая төшкәч безгә нишләргә? Уйлап каравы да авыр, әнә әти, чиркәүгә еш йөри башлады. Менә мәсьәлән , мин үлсәм Гүзәлем аш узлырырга кемне чакыра әйт әле? Мулла килеп азан әйтәме, яисә поп килеп укыймы? Менә нәрсә турында уйларга кирәк. Мин кечкенәдән балаларыма әйтәм, динегезне сайладыгыз икән, шул диннән тайпылмагыз, Иван син рус милләтеннән булган кыз сайла, ә Алиса татар милләте белән китсен дим. Ике милләт кешесенә бер йортта авыр буласын аңлатам.
— Бигрәк акыллы инде син абый.
— Ярый, сүз күп, ә безгә эшләргә кирәк сеңлем, ә әнигә рәхмәт, барысы өчен дә рәхмәт. Сине миңа сеңлем итеп бүләк итүе өчен дә рәхмәт.- дип Валера сеңлесен кочаклап ук алды да:
— Әле дә ярый син бар эчемне бушатырга. Сорарга онытылган, Тәүфыйк абыйның хәле ничек, мин биргән дарулар булыштымы?
— Әйе, яхшы, сиңа рәхмәт әйтергә кушты.
— Тукта әле, син бит иртән кайтып киттең, инде кире килергә өлгергәнсең, бәлки аңлатырсың?
— Мин, без, мин киемемне генә алыштырдым һәм килдем, эшем бар иде.
Валера елмая төшеп:
— Без, мин, эш, үзең әйтмешли, бәлки аңлатырсың.
— Без бүген Рамис белән загска гариза бирергә килдек.
Энҗенең бит урталарына алсулык йөгерде, ул күзләрен аска төшереп:
— Без өйләнешергә булдык, ял көнне ул минем кулымны сорарга килә.
— Менә ниһаятъ яхшы хәбәр, котлыйм сеңлем. Әәә, килгәнсең икән Таня апаны МРТ га алып барып кил әле, мин башта узи гына димәкче идем, МРТ кирәк булыр. Алайса теге гестапо белән бармыйм ди бит.
Валера көлеп җибәрде дә:
— Нинди кушаматлар тагалар икән бит ә, миңа нинди кушамат тактылар икән?
— Ангел, сиңа Ангел диләр абый.
Валераның йөзе үзгәрде, көтмәгән иде ул, шундый матур кушамат белән йөрүен көтмәгән иде. Ул әкрен генә өстәл янына килеп утырды да:
— Рәхмәт инде зурлаганнары өчен, яхшы кушамат, дьявол дисәләр үкереп елар идем
— Алар сине, синең түккән көчеңне хөрмәт итә абый, яшь, кырык яшен дә тутырмаган фәрештә дип йөртәләр үзеңне.
— Не за горами сеңлем, ике айдан кырык тула. Ярый, син бар, ә мин үз эшемне дәвам итим.
Энҗе кабинеттан чыгып китте, ә Валера өстәл өстендә яткан кәгазъләрне барлап калды.
Палатада тынлык, барысы да үз эшләре белән кайсы кая таралып беткән. Бары Мингөлниса һаман шул ноушнигыннан җыр тыңлый. Менә кисәк аның аягыннан кемдер тотты һәм ул куркудан сикереп торды да, аздан гына караватыннан егылып төшмәде. Каршысында апасы утырганны күргәч:
— Син нәрсә, җүләр мәллә? Аздан гына үтермәдең бит.
— Ник мин җүләр булыйм Мила? Йә, нәрсә булды инде бу юлы? Кай җирең авырта? Сине хастахәнәдә ятасың дигәч аптырап киттем, вроде зарланганын да юк иде авырыйм дип.
Мингөлниса башын чайкап уфтанып алды да:
— Ардым, тупо ардым. Бернәрсә эшлисе килми, бөтен җирем авырта сыман, что то плохо мне.
— Табиблар нәрсә ди?
— Уколлар бирделәр, таблетки какие то. Җитмәсә ниндидер әбиләр янына яткырдылар, көне буе лыгырдап утыралар, ещё әбиләр типа, авырый диләр. Берәр яшьрәкләр яткан палатага да салмадылар ичмасам.
— Каты авырганнар реанимациядә ята, ә палатага уже йөри алганнарны салалар. Сеңлем син авырмыйсың, йә әйт миңа, нәрсә булды? Яңадан ирең белән әйткәләштеңме? Аңлыйм, баланы әнигә карарга илткәнсең, тик бу синең мәшәкатьләреңнән чыгу юлы дип уйламас идем мин.
— Апа син что уж, ардым мин, понимаеш? Ардым мин. Тупо бер үзем тынычлыкта ятасым килә иде, ялгыштым, монда ещё хуже.
— Соң чык, ирең көндез эштә, эшеңнән яллар ал һәм көне буе берүзең буласың бит.
— Минем вообще үземнең генә торасым килә иде, аңлыйсыңмы?
— Һәм син хастахәнәдә качырга теләдең. Ә беләсеңме нәрсә, сине чыннан да хастахәнәгә яткырырга кирәк, тик монда түгел, ә психушкага.
— Нәрсәәә?
— Ә син ничек уйладың ә? Әни сине төпчек кыз дип иркәләп үстерде, кызым алай, кызым болай, алай әйтмәгез, болай димәгез, шуннан нәрсә? Син иркә һәм җансыз кыз булып үстең. Кияүгә чыккач та шулай булыр дип көттеңме? Тормыш алай бармый ул. Кияүгә чыкканда син барысын да үз өстеңә аласыңны белмәдеңме? Синең иреңне дә әни карарга тиешме? Әйе, син үз тормышыңа үзен хуҗа хәзер, үз арбаңны үзен тартырга тиеш. Алай гына да түгел сеңлем, әни безне карады, үстерде, көчен җәлләмәде, хәзер без, әйе, без аңа булыша башларга тиеш. Ә син киресенчә гел әнидән ярдәм көтәсең. Гомере буе без дип җанын , көчен, яшьлеген, исәнлеген җәлләмәгән бит ул без диеп. Ә хәзер без, аның балалары көч түгәргә тиеш. Син нишлисең?
— Апа...
— Дәшмә, мин әйтмичә кем әйтсен сиңа бу сүзләрне? Сеңлем, тормыш гел без дигәнчә генә бармый, син үзең үз тормышыңны корырга өйрәнергә тиеш, башкача син иреңне дә югалтачаксын. Безнең кияү яхшы ул, синең кыланышларыңа да түзә, чөнки әлегә ярата, ә түземлек дигән нәрсәнең җебе ай- яй бик нәзек шул. Уйла сеңлем, уйла, качып ятып мәшәкатъләрдән котыла алмыйсың, аларны чишәргә өйрәнергә кирәк. Аннары...палатада ятучы апаларның да гаепләре юк, алар да күп күргән кешеләр, кешегә хөрмәт белән карарга өйрәнергә вакыт. Мин бүтән синең яныңа килмим, авырган булсаң көн дә йөрер идем, ә синең тилелегеңне хупларга җыенмыйм. Пака, уйланырсың дип ышанып калам, әнигә дә шалтырыт, борчылып ятмасын, ул бит синең өчен чыннан да борчыла, авырыйсың дип белә. Сиии....
Палатага берәм берәм, палатада бергә ятучы күрше әбиләр керә башлады, Мингөлнисаның апасы алар белән исәнләште дә:
— Пака Мила, апалар исән сау терелеп чыгарга язсын сезгә.- дип , палатадан чыгып китте.
Мингөлниса янә ноушнигын киеп, күзләрен йомып, караватына сузылып ятты. Таня апа шуны гына көткән кебек:
— Менә бит кешедә ничә исем була, Ниса, Мингөлниса, әле Мила да икән. Паспуртында ничек язылган икәнен беләсем килә башлады. Әй Аллакаем, тагын ниләр ишетербез икән. Ярар, ә сиңа нәрсә диделәр соң Камилә, син бүген китәсеңдер инде?
Караватында уйланып утырган Камилә авыр сулап:
— Иртәгә генә әле Таня апа, иртәгә генә. Төшке аштан соң узи үтәргә диде. Балаларга да кайтам дигән идем.
— Кайтмавын хәерлерәк, әнә, кара урамга, нинди буран чыккан. Мин бураннардан куркам, әллә ничек кенә, йөрәгем урында түгел. Ярар, чыгарбыз Алла теләсә, иртәгә үк бергә чыгарбыз.
Шулчак палатага ашыгып Вера килеп керде дә:
— Мине бүген чыгаралар, иремә хәбәр иттем, хәзер килеп җитәм диде. - дип әйберләрен җыя башлады да:
— Рәхмәт сезгә күршеләрем, сезгә ияләшеп киткән идем инде, ул бит бер бүлмәдә яткан күршеләр бигрәк якын була икән. Таня апа, аеруча сиңа рәхмәт, син булмасаң күңел төшенкелегенә бирелеп, киресенчә катырак авырыр идек, ә син безгә, башкаларны әйтә алмыйм, миңа син көч биреп тордың.- дип Таня апаны кочаклап, аңа кәгазь бите биреп:
— Монда минем адрес, һәрвакыт кунак булып китә аласың, Алланың мең, мең рәхмәте сиңа.
— Үзеңә рәхмәт сеңлем, үзеннән өлкән апаны шулай зурлаганга.
Вера әйберләрен җыйганчы ире килеп тә җиткән иде инде, Палатада бергә ятучылар белән саубуллашып Вера өйгә кайтып китте.
Дәвамы бар.