Менә тагын яңа таң атты. Валерий Степанович өчен дә яңа көн башланды. Өс киемен салып, ак кар бөртекләреннән тегелгән кебек, ап- ак халатын киеп, кулларын угалады да, Валерий өстәл артына утырып кагәзъләрен барларга кереште, тик барып чыкмады, аның бармаклары туңган. Ул янә кулларын угалады, салкын, бүген бигрәк салкын булды шул, җитмәсә перчаткасын да алырга оныткан. Бераз бармаклары җылынгач, үз уйларына бирелеп, янә кагазъләргә күз төшерде табиб . Башыннан мең төрле уй йөгерде, кемне бүген хастахәнәдән чыгарырга, кемне ничек дәваларга, кемгә, нәрсә билгеләп була. Валерий Степанович кисәктән генә уйларын бүлдереп, үз үзенә " Әйе, әйе, бүген Таня апаны узига да алып барырга, хирург белән дә киңәшләшеп алмыйча булмас. Нишләтергә аны? Глав врач белән дә киңәшләшеп концилиум җыярга булыр, анализлары да яхшы күрсәтә димәс идем. Тагын, тагын иң мөһиме....алтынчы палатадан Закир абыйны нейрохирург бүлегенә төшерергә, безнең дәвалау дөрес булмас, аның нерв күзәнәкләре какшаган, ә менә Сабированы нигә безнең бүлеккә салганнар икән? Анализлары минемчә яхшы, үзе дә әлләни зарланмый, кардиограммада да үзгәреш юк. Кем әле ул? Әйе, Сабирова Мингөлниса ханым. Так, так, кем кабул иткән әле аны? Нинди диагноз куйганнар икән? Валерий Степанович кагәзъләрен актара башлады гына, кабинет ишеген шакып, бүлмәгә шәфкатъ туташы Лариса кереп:
— Валерий Степанович, сез бүген авыруларны палаталарга кереп карыйсызмы?
Валерий Степанович бераз уйланып торгач:
— Үз аягында йөри алучыларны кабинетка чакырырбыз, кайбер авырулар кеше алдында, чыннан да нәрсә, ничек авыртканын әйтергә ояла кебек, чын дөреслек арткы планда кала сыман, шуңа күзгә күз карап сөйләшсәк яхшырак булыр. Аннары Лариса, сезнең белән дә сөйләшәсе бар иде, килегез әле янымарак.
Лариса елмая төшеп, йөремсәк хатын кызларга гына хас адымнар белән табибка таба атлады. Үзе юка елан кебек, күз карашлары белән табибка карап:
— Ә сез хатын кызларны үзегезгә карата беләсез. Теләсәгез мин сез ни телисез шуны эшли алыр идем, бәлкиии,.... бәлки без уртак тел табырбыз сезнең белән? - дип, өстәл өстендәге кагәзъләрне бераз төртеп, өстәл читенә утырды да:
— Йә, нәрсә диярсез? - дип, туп туры табиб күзенә карады.
Валерий Степанович башта елмайды, аннары үзенә таба якынайган Ларисаның кулларын тотып:
— Беренчедән өстәл утырыр өчен түгел, аннары мин сезгә утырырга да рөхсәт итмәдем бугай.
Табиб шәфкатъ туташына усал итеп карады, аның шул хәтле бу хатынга сугып җибәрәсе килде, ул аздан гына тыелып калды. Үзендә җыелган ачуны көчкә бастырып, Валерий Степанович Ларисага карап:
— Сез үзегез аңлыйсызмы нәрсә эшләгәнегезне? Нишлисез сез? Бу хастахәнә, бардель түгел, сез шәфкатъ туташы ә ....., телем дә әйләнми әйтергә дә. Сезнең башыгыз эшлиме бу гамәлләрегезне кылганда ә? Мин сезгә сәбәп бирдемме бу уйларыгызны тормышка ашырыр өчен?
Табиб кабинет буйлап йөри башлады, аның йөрәге сикерде, яңадан ачуы тышка бәреп чыкты.
— Сез чыннан да ...башка сыймаслык хәл бит ә....сезне кем эшкә алды? Сез ник минем хакта шундый уйда? Әйтегез миңа, әйтегез..
Лариса куркып калды дип әйтеп булмый, ул әкрен генә ишеккә таба кузгалды, аннары кире борылып, табибка сынаулы күзләрен ташлап:
— Үзегезне гөнахсыз дип йөресезме? Кыланмагыз иптәш доктор, мине дә сүкмәгез, минем дә күзем бар бит. Ярый инде дәшмим, нәрсә күрми дип беләсезме? Әле беркөнне генә яшь, әйе, чыннан да чибәр Энҗене кочаклап торганыгызны үз күзошрем белән күрдем.
Лариса үзенен табибтан көлүен яшермичә, аңа мыскыллы карашын ташлап:
— Миңа яшь кыз кирәк дип әйтегез, турыдан әйтегез, мин бит аңлыйм.- дип, кычкырып көлеп җибәрде дә, кабинеттан чыгып китте. Валерий Степанович йөрәгенә ябышты. Бу вакытта аның йөрәге күкрәгенннән бәреп чыгардай шашып тибә иде. Ул тиз генә өстәле янына килеп, өстәл тартмасыннан дару алып авызына капты да урындыкка утырды. Нәрсә, нәрсә булды соң? Нәрсә диде әле бу тиле хатын? Ятсыз, ничек теле әйләнде аның бу сүзләрне әйтергә? Табиб ике кулы белән чөйкәләренә ябышты, күзләрен йомды, аның башы әйләнеп китте. Юк, юк, юк, тынычланырга кирәк, тизрәк тынычланырга. Аның әле авыруларны карыйсы, күп мәсьәләләрне чишәсе бар, күп сорауларга җавап эзлисе бар. Тик аның уйланырга гына вакыты юк иде, кисәктән яңгыратып, ишек шакыган тавышка ул айнып киткән кебек булды. Ишек ачылып китте һәм ишектән кыймас кына кергән Камилә:
— Хәерле иртәләр, керергә ярыймы?
— Әйе, әйе, керегез, мин үзем дә сезне чакыртырга теләгән идем. Сез кардиограмма ясаттыгызмы?
— Әйе, менә, гафу итегез.
Камилә кулындагы кагәзъне табибка биреп:
— Сез мине бүген чыгарам дигән идегез.
Табиб дәшмәде, ул кулындагы кардиограмма кәгазен карады да:
— Кызганычка каршы мин сезне бүген чыгара алмыйм. Менә бит, анда әле дә бик яхшы димәгән. Нәрсәдә без ялгыштык икән. Дәвалану дөрес һәм төгәл эшләнелде. Аңламыйм, әле ике көн элек кенә яхшы иде бит. Сез нигәдер борчылдыгызмы?
— Минем белән бар да яхшы бит, бернинди үзгәреш сизмим үземдә.
— Гафу итегез, тик кардограмма башканы күрсәтә бит, күрә торып сезне бүген чыгарырга минем хакым юк . Сезгә бүген төшке аштан соң узига барып килергә туры килә, әлбәттә инде анда чиратка язалар, аннары атна, ун көн көтәргә кирәк була...Ә безнең вакыт юк, шуңа мин сезгә язу бирәм, шул язу белән сезне бүген үк карыячаклар, узи үтүгә минем яныма керерсез. - дип, табиб, нәрсәдер язып Камилә кулына тоттырып:
— Узи үткәч барысын да белеп, нәрсә эшләргә икәнен хәл итәрбез. Ә хәзер миңа Шигапова Саймә ханымны чакырырсыз, ул бит сезнең палатада. Камилә әйе дигән кебек башын гына селкеп, кабинеттан чыгып китте.
Валерий Степанович авыр сулап куйды. Иртән үк бүген аның кәефе кырылды. Нәрсә ди бит ә теге җүләр шәфкатъ туташы. Каян чыгып әйтте ул бу сүзләрне? Уйлар, уйлар, ләкин бу уйларны бозып, ахыргача аңларга ирек бирмәделәр аңа. Ишек ачып кабинетка Саймә ханым керде.
— Хәлләрегез ничек инде бүген Саймә апа? Бүген иртән кан басымыгыз ничә иде?
— Бераз югарырак шул, югарырак.
— Дару эчтегезме?
— Әйе, шәфкатъ туташы бирде.
Валерий Степанович алдындагы кәгазъләрне актарды, нидер табырга теләгән кебек. Үзе Саймә апага карап карап алды да:
— Яңадан үлчәп карыйк әле, нинди үзгәреш бар икән?
Табиб әкрен генә апаратын алып Саймә апаның кан басымын үлчәде дә:
— Кардиограмма төшерергә булыр, йөрәгегез дә сикерә....Әйтегез әле миңа,.... сезне нәрсә борчый?
— Ничек инде, бар да яхшы Валерий Степанович.
— Яхшы булгач нигә кан басымы өскә үрмәли икән? Әгәр сез нидер миннән яшерәсез икән, әйтегез әле, ....мин сезгә ничек ярдәм итә алам? Сезне нидер борчый шулаймы? Аңлагыз мине, кеше тән җәрәхәтеннән генә түгел, күңел җәрәхәтеннән дә авырый һәм ышаныгыз, күп очракта икенче очрак күбрәк очрый. Мин аңлыйм сезне, шуңа күрә сез берничә көн психотерапевтка барып килерсез. Бу сез псих дигән сүз түгел. Психотерапевт сезнең күңел җәрәхәтенен нинди дәрәҗәдә икәнен ачыклап, сезгә нишләргә икәнен әйтә, сезгә киңәшләрен бирә. Күп очракта кеше йөрәк авырта дип табибка, терапевтка килә, ә бит әле невропотолог дигән табиб, психолог дигән табибларның аларга ярдәме күбрәк тияр дип уйламый. Аңлыйсызмы мине Саймә ханым?
— Әйе, бәлки сез хаклыдыр.
— Кан басымы төрле сәбәпләр аркасында артырга мөмкин, без ул сәбәпләрне ачыкларга тиеш. Мин табиб белән сөйләшәм һәм бүген үк аның янына барырсыз.
Валерий Степанович янә нәрсәләрдер язып Саймә апаның кулына тоттырды да:
— Табибтан соң минем яныма керерсез, бергә бергә ничек дәваларга икәнен белербез, иң мөһиме начар уйларны башыгыздан алып ташлагыз.
— Рәхмәт сезгә.
— Исән булыгыз.
Саймә апа кабинеттан чыгарга өлгермәде, ишектән Таня апа керде дә, керүгә:
— Обед җитә түгелме? Мине бүген карамыйсыз ахыры?
Валерий Степанович ирексездән көлеп җибәрде дә:
— Сезне онытып буламы инде Таня апа. Керегез, утырыгыз. Мин сезне дисертка калдырган идем.
— Тагын нинди дисерт?
Табиб янә көлеп җибәрде дә:
— Үзегез шаяртканда кызык, шулаймы? Мин дә бераз шаяртып алырга теләдем иде. Ярар, анысы ахырдан, Таня апа, аңлавыгызча сезнең хәл яхшы димәс идем. Үпкәгезгә су тизрәк җыела башлады, элек ярты елга бер суын суыртсак, хәзер өч айга бер сезне хастахәнәгә салырга туры килә.
— Син турыдан әйт Валера энем, без синең белән хәзер шухры, мухры сөйләшеп тора торган түгел, турыдан әйт, күпме калды?
Валерей Степанович югалып калды, ул бары тик иң башларын селкетеп, күзләрен зур итеп ачып Таня апага карады. Ә Таня апа киресенчә дәртләнеп китте:
— Мине теге дөньяда көтәләр дип уйлыйсың мәллә? Не дождётесь, әле мин ул әҗәл белән яхшы ук бәргәләшәм, мин тиз генә бирешә торганнардан түгел.
— Әйе, анысына мин ышанам, тик, тик анализлар киресен сөйли шул. Әйдә болай эшлибез, сез янә МРТ үтәрсез, аннары без табиблар белән киңәшмә үткәрәбез, ә инде аннары нишләргә икәнен сезнең белән сөйләшербез, ярыймы?
— Нәрсәгә? Болай да билгеле бит инде, нигә дип тагын ул электр гробына кереп ятырга инде? Киңәшмә ясарга да кирәкми, вакыт үткәрмәгез. Ничек бар шулай калсын, күпме гомерем калган шуны яшәрмен.
— Алай димә инде Таня апа, яшәргә, обезательно яшәргә кирәк. Бу дөньяда бер генә дә артык кеше тумый, һәр кеше үзенчә кирәк. Әлегә палатага кереп торыгыз, мин сезне үзем чакырырмын.
— Нишлим инде, тыңлыйм иптәш доктор.
Таня апа елмаерга тырышты, тик аның барып чыкмады, күтәренке кәефен борчулы йөз каплап алды. Шулчак ишек ачылып китте, ишектән янә Лариса кереп, Таня апаның чыкканын күреп, ул чыкканчы ишекне тотып торды. Таня апа артыннан ишекне ябуга:
— Валерий Степанович, ике кешене каласкапиягә җибәргәнсез, аларның язуларын китердем, тагын нинди йомышыгыз бар?
— Әлегә сезгә йомышым юк, ә менә сөйләшәсе сүзләр күп.- дип кенә бетерде, кабинет ишеген шакып, бүлмәгә, май кыяшы кебек балкып Энҗе керде.
Дәвамы бар.