Айдар үзе белән ни булганын ныклап хәтерләми. Тукта, чыннан да нәрсә булды соң әле? Ул бит исән-сау солдаттан кайтып килә иде. Айсылу белән Уфада очраштылар да ял көне авылда күрешергә сүз куештылар. Тимер юл вокзалында перронда поезд көтеп басып торганы хәтердә. Нишләп әле ул хастаханә караватында ята? Аяк-куллары бинт белән бәйләнгән, тәне авыртуга түзеп торгысыз, янәшәдә торган таякчыкка беркетелгән шешәдән кан тамырына дару тама. Саташумы бу, өнме? Юк, юк. Саташу гына. Әнә ул сөйгәне янында, бер-берсенең күзләреннән күзләрен ала алмыйлар. Күзләр... Кап-кара күзләр... Алар шомырт кебекләр, җитмәсә серле елмаю белән солдат егеткә үз итеп карыйлар, ә алардан бөркелгән нур Айдарның җанын ләззәтли. Кызның йөзләре кинәт балкып китеп, күзләре тагын да сөйкемлерәк яналар. Ничек үзеңне сагынуларымны белсәң иде, дип пышылдый да кыз егеткә тагын ныграк сыена. Кайнар сулышы Айдарның муенын кытыклый. Солдат хискә бирелеп, аның иреннәрен үбәргә үрелә, тик тирә-яктагы кешеләрдән кыенсынып, туктап кала. Эх, шул минутларның рәхәтлекләре...
Айдар Уфада авылга кайтырга поезд көтеп торганда бик өшеде. Берничә көн яуган карны салкын ачы җил алмаштырып, ул җиңел солдат киеме аша тиз генә егетнең куеннарына керде, тәмам үзәкләренә үтте. Башының очына гына элеп куйган солдат бүреге колакларын да капламаганлыктан, алар өшеп әрнеде, муеннарын шарфы белән капларга тырышып күпме тарткаласа да, ул аны салкын җилдән саклый алмады. Өшегән кулларын кая куярга белми, бер-берсенә бәргеләде. Аларны җиң эченә җылыга яшерәсе килсә дә, солдаттан кайтып килгән кешегә яраткан кызы алдында бу гамәл килешмәгәнлеген аңлап, түзде.
Шуңа җылы вагонга килеп кергәч тә проводник кыздан чәй сорап алды. Эссе чәй эчеп алгач кына тәненә җылы йөгергәндәй булды аның. Яхшылап урнашып алгач, урынына сузылып ятуы булды, йокы баса да башлады. Станцияләренә барып җиткәнче тагын өч сәгать бар әле. Йоклап китсә, тукталышны узып китәчәк. Проводницага әйтеп куярга кирәк, станциягә якынлаша башлагач та уятсын.
Яшь кенә кыз проводница җитез генә вагон идәнен себереп алды. Куртка, кулына җылы бияләй киеп, тамбурдан бер зур чиләк ташкүмер кертте дә мичкә күмер өстәде. Вагонны төнгелеккә әзерли иде ул. Аның эшләре беткәнен күргән Айдар, кайбер авыл егетләре кебек кыюсыз гына сүз башлады.
– Миңа Сары күлдә төшәргә иде. Үтереп йокы килә. Йоклап китсәм, уятырсыз әле.
Кыз егетнең болай сөйләшүенә елмаеп карап торды да:
– Борчылма. Тыныч кына йокла, солдат. Уятырмын, – дип, үз бүлмәсенә кереп китте.
Урынына барып яту белән йокыга киткән Айдар тәмләп төш күреп ятканда: "Тор, уян тизрәк, – дип тарткалауга уянып китте. – Поезд Сары күлгә әле генә килеп җитте. Җитезрәк бул. Өлгерәсең". Бу проводница кыз иде.
Ничек кенә ашыкса да, поезд кузгалганчы төшәргә өлгермәде Айдар. Киемен, сумкасын алып тамбурга чыгып басканда поезд станциядән кузгалып өлгергән инде.
– Поезд тизлеген арттырганчы сикерә аласың. Ыргыт сумкаларыңны. Тизрәк, – дип, проводница вагон ишеген ачты. Айдар ул-буны уйлап тормый, сумкаларын тышка ташлады. Кичке, төнге поездлар аларга якын разъездда туктамаганлыктан, станция аша урап йөрергә теләмәгән яшь-җилкенчәк поезддан гел анда сикереп төшеп кала. Машинистлар да белеп беткән, ул тирәдә гел тизлекне киметә. Айдарның да авылдашлары белән берничә тапкыр сикергәне булды, бик кыюлар гына бу адымга бара ала. Ә бу юлы бураннан соң разъездагы юлга кар салгандыр, дип, Сары күл аша кайтырга булган иде. Язмыштан узмыш юк, дигәннәре шулдыр инде, барыбер поезддан сикерергә туры килер ахры.
Станциядән кузгалган поезд тизлеген бик тиз арттырды. Тышта җил көчәйгәнлектән атып бәргән сумкасы артык ерак тәгәри алмады, шак итеп поездга бәрелде. Нәрсәләрдер шатырдаганы ишетелде. Айдар боларга игътибар итми генә сумкасы артыннан үзе дә сикерде. Калганы барысы да секунд эчендә булды. Хәтта аңларга да өлгерми калды. Сикергәндә көчле каршы җил аны вагоннарга якынрак этәргән ахры. Ул тәгәрмәчләргә якын гына барып төште. Аяк-кулларын гәүдәсенә җыеп, читкә тәгәрәргә әзерләнгәндә, нәрсәгәдер эләгеп, аягы тәгәрмәчләр астына керде дә китте. Икенчесе белән этелергә тырышып караган иде, анысын да эләктереп алды.
Ул рельслар янында ята иде. Тәгәрмәчләр бозлы тимер юлда чыҗылдый, тук-тук килеп ашыгыч тизлекне арттыра. Поезд үтеп киткәч тә аның колаклары тагын күпмедер шаулап торды. Үзенең шундый куркыныч хәлдән котылуын аңлап, урыныннан кузгалырга итте. Тик аяклары тыңлашмады. Тагын бер омтылып карады. Юк, кузгала алмады. Ни булуын аңларга теләп, аякларын капшап карады. Кулын аскарак төшерүгә бармаклары ниндидер җылы әйбергә тиде. Берсе нык яраланган, ахры. Икенчесен капшаганда тездән түбән бернәрсә дә сизмәде. Ләкин күп уйлап торыр хәлдә түгел иде ул әлеге мәлдә. Күпмедер яткач, рельслар тагын гүли башлады. Ерактан поезд килә күрәсең. Әнә борылыш артыннан утлары да күренде. Кичекмәстән, ничек тә булса юлдан читкә чыгарга кирәк, болай ятарга ярамый, поезд изеп кенә китәчәк, дигән уй килде. Ул яралы аягын кулы белән үзенәрәк тартып китереп, аны бөкләде, куллары белән рельска тотынды да, күкрәген тутырып бер сулагач, бар көчен җыеп, гәүдәсен юлдан читкә атып бәрде. Кар өстенә барып төшкәч, башын күтәреп карады. Поезд, юл читендәге кешенең читкәрәк чыгуын таләп итеп, якынайган саен гудогын ныграк кычкырта башлады.
Мөнир тимер юлы эшчеләре белән иртән юлларны карарга чыкты. Кичә кичкә таба башланган буран һаман тынмый. Көн җылы булса да җиле шәп. Каршыга искән җил күзне ачарга да бирми, карны тузгыта, агач башларына кунып, мендәр булып сырылган карларны очырып төшерә. Чүкеш белән рельсларга суккалап, хәтсез юл үттеләр. Бара торгач, Мөнирнең күзе юл читендәге кар өеменә төште: анда кеше аяк киеме күренеп тора иде. Егетләргә шул якка төртеп күрсәтте дә өчесе дә якынрак килеп карый башладылар. Өелгән карны куллары белән бераз тараткач, анда кеше ятуын күрделәр. Буран аның өстенә байтак кар өергә өлгергән. Мөнир хәрәкәтсез яткан егетнең битенә кулын тидерде, исән икән, җылы тыны бәрелде. Кулындагы кан тамырын капшап карады, алар да сизелер-сизелмәс кенә кузгалып куя. Карларны сыпыргалап:
– Бәхетең, егет. Үзеңне кар басып китмәсә, туңган булыр идең, – дип сөйләнә-сөйләнә егетне караштыра башлаган иде, аның астына кып-кызыл кан җыелганын күреп туктап калды. Җәрәхәтен эзләп тапкач, аның бер аягы тездән түбән өзелгәнен, икенчесенең тубык тирәсендәге ярасы канга батканын күрде. Бу куркыныч күренештән тәннәре зымбырдап китте.
Кузгата башласалар, кан шабырдап ага башлаячак. Яраларны нәрсә белән булса да бәйләргә кирәк иде. Өзелгән аягын, биленнән каешын салып, егет үзе тартырып бәйләгән икән. Югыйсә, кан югалтудан күптән җан биргән булыр иде. Икенчесен дә шарфы белән урап куйган. Мөнир аның аягын, муендагы шарфын салып, тагын да тыгызлап бәйләде.
– Егетләр, хәзер нишлибез инде? Монда машина уза алмый, – дип дусларына карады.
Иптәшләре белән киңәшләшкәч, егетне станциягә илтергә дә ашыгыч ярдәм машинасын анда чакыртырга булдылар. Чана алып килүдән дә яхшысы булмас, дип Мөнир тиз генә станциягә йөгерде. Бер егерме минуттан кире әйләнеп килгәндә егетнең тереме, юкмы икәнен билгеләрлек түгел иде.
– Бәлки, исәндер әле, – диештеләр тимер юлчылар. – Без станциягә барып җиткәнче районнан "Ашыгыч ярдәм" килеп җитәр. Язмышы бер аллаһ кулында, – дип сөйләнделәр алар.
***
Айдарның әнисе иртәдән бирле юлдан күзен алмый. Тышка бер чыга, бер керә, үзенә тынгылык таба алмый йөри. Нигәдер аның күңеле тыныч түгел. Бүгенме, иртәгәме улы армиядән кайтып төшәчәк бит. Айдары яраткан ризыкларны пешереп, өстәлгә утыртырга күптән әзерләп куйган. Район үзәгеннән килгән автобуслар үтеп китеп, инде төш вакыты узса да, көткән кешесе һаман күренми.
Маллар карарга чыккан иде, урамнан алар ягына бер егет борылганын күрде. Улы түгел, атлавы охшамаган. Айдарының кайтуын көтеп йөргән дусларының берәрседер күрәсең.
– Исәнме, Сәкинә апа?! Айдар өйдәме? Әллә кызлар янына чыгып китәргә өлгердеме? – дип, түбән оч егете Азамат шаяра-көлә ихатага килеп керде.
– Айдар кайтып җитмәде шул әле. Юлга чыгам, дигән телеграммасы гына бар. Шуңа әле кайта, менә кайта, дип көтеп йөрим. Урамда кеше күренсә, йөгереп чыгам. Сине дә Айдарым түгелме, дип уйлаган идем.
Бу сүзләрне ишеткәч, Азамат ни дип сүз башларга белми аптырап торды. Бер урында таптанды, ыңгырашып куйды, тәмәкесен кабызды да теле көрмәкләнеп:
– Ни... Ни бит әле... Мин аны кичә Уфада күргән идем. Кайтып җиткән, дип уйлаган идем, – диде.
– Ничек? – гаҗәпләнүдән Сәкинә егеткә ышанып бетми генә карап алды.
– Төнге поездга чыгам, диде. Көтеп тор, иртәгә иртән бергә кайтырбыз, дигән идем. "Кайтып җитәргә аз гына калгач, ничек түзеп ятыйм монда", – диде. Бүген кичкә таба очрашырга сүз куешкан идек, шуңа килгән идем.
– Син нәрсә белән кайттың, балам?
– Бүген иртәнге поезд белән.
– Кайтып җиткән булырга тиеш, дисең. Юлда берәр нәрсә була күрмәсен. Урман буенда кешеләр үткән атнада бүреләр күргәннәр. Ходаем. Балакаем исән-сау гына йөри күрсен. Буран бик көчле булды, юл югалтып, адашып йөри күрмәсен.
– Юлны кар күммәгән, тап-такыр. Урман эчендә генә кар салган, анда бер юл инде, адашырлык түгел, – дип Азамат аны тынычландырырга ашыкты.
– Рәхимҗан абыеңны ат белән стансага җибәрим әле, – дип йөгерә-атлый өенә кереп китте.