Литература
24 Января 2025, 07:20

Күршеләр

Автор: Гөлчирә Галимова. Беренче бүлек. Дөм караңгы. Урамдагы караңгы төн никтер куркыта, хәттә йөрәкнең иң түренә кереп утырган, искә дә төшерергә теләмәгән уйларны актарып чыгара төсле. Нинди куркыныч... Нәрсә соң бу? Әллә ахыр заман җитәме?

КүршеләрКүршеләр
Күршеләр

Дөм караңгы. Урамдагы караңгы төн никтер куркыта, хәттә йөрәкнең иң түренә кереп утырган, искә дә төшерергә теләмәгән уйларны актарып чыгара төсле. Нинди куркыныч... Нәрсә соң бу? Әллә ахыр заман җитәме? Бәлки Алланың рәхмәте караңгы төннәрен биреп, үзе безне кисәтергә телиме? Әйе, әйе, бу шулайдыр," Сак булыгыз, һәрвакыт яктылык кына булмас, дөм караңгылык та сезнең гомер юлыгызга киртә булып чыга ала"- дип әйтүеме.
--Син нәрсә Саймә, әллә тагын бүген йоклый алмадыңмы?- дигән сүзләр, Саймә апаны куркытып җибәрде. Тәрәзәдән, дөм караңгы урамга карап торган Саймә апа артына борылып:
--Никтер йокы керми күземә, йөрәгем сикерә, менә урамда ниләр бар икән дип карамакчы идем.
--Караңгыда ни күрәсең инде? Нигә йоклый алмагач шәфкать туташы янына чыкмадың? Болай ярамый бит инде, кичә дә тәрәз төбен саклап чыктың, мин дә кичә йоклый алмаган идем, сине күзәттем, тик дәшмәдем генә.
Тәрәзәгә якын караватта ятучы Таня апа борчылуын яшермичә:
— Бүген табиб белән сөйләшергә сиңа, болай дәвам итсә йөрәген чыдамас. Чыннан да бүген бигрәк караңгы, ишек аша кергән яктылык булмаса сине дә күрмәс идем, озакламый таң атырга вакыт җитәр дип тә уйламассың, бигрәк караңгы.
— Әйе, бүген никтер багана утларын да кабызмаганнар.
Таня апа караватына торып утырды да, кулы белән караватына суккалап Саймәгә апага янына утырырга кушып:
— Утыр, аягыңда көч беткәндер, инде күптән басып торасың бит......Мин дә вакыты белән төнге урамга карап утырырга яратам, ....Беләсеңме, мин бит бер ялгызым яшим, ә ялгыз кешенең башына әллә нинди уйлар керә. - дип, үзе турында сөйләде, дә сөйләде Таня апа. Кем белгән инде, бәлки күңелендә җыелганнарны бушатырга теләве булгандыр, ялгызы яшәгәч сөйләшергә кешесе юктыр. Шактый вакыт үткәне сизелмәде дә, әллә теле сөйләп ардымы, әллә үзе генә сөйләгәнне аңлапмы, ул янә Саймә апага карап:
--Ә син нәрсә турында уйлыйсың? Кичә кызын килеп киткәннән бирле йөзең качты.
— Уйланырлык сүзләр әйтте бит, уйланырлык.
Таня тумбочка өстендәге телефонын кулына алды да, сәгатьнең ничә икәнен күреп, ишек янына якын урнашкан, әле кичә генә хастахәнәгә кергән, үзеннән күпкә яшь хатынга:
— Ниса, сәгать телләре иртә җитә дип күрсәтә, уян бәбкәм, сиңа анализлар бирергә кирәк.
Теге хатын әкрен генә урыныннан кузгала төшеп:
— Йокларсың монда сезнең белән, төне буе мыгырдап чыктыгыз. Хастахәнәдә дә тынычлык юк бит, сез бит үзегез генә түгел, бераз кеше турында уйларга кирәк, капка төбендәге әпчи карчыклар кебек бла,, бла, бла... сөйләшәсегез килсә коридорга чыгып утырырга иде...
Тагын нәрсәләрдер сөйләнә, сөйләнә яшь хатын янә Таняга карап:
— Минем исемем Ниса түгел, Мингөлниса.- дип коридорга чыгып китте.
— Әй Аллакаемла, тел сындырырлык исем, мин аны отып та кала алмыйм. Ниса...Ниса... иң җиңеле бит, нинди начар сүз әйттем. Әй, ярар, җыенырга, юынырга кирәк, бүген безнең табиб Степаныч төнлә кизү торды, димәк иртән кереп безне карап чыгачак, әйдә, әйдә, утырма, әзерлән..- дип үзе үк беренче караватыннан торды. Ләкин соңга калды, палата ишеге ачылып китте һәм бүлмәгә озын буйлы, чәчләренә чал керә башлаган, 40-45 яшьләр тирәсе ир - ат килеп керде дә:
— Хәерле иртәләр апалар, хәлләрегез ничек инде бүген? - дип елмаеп куйды да:
— Таң әтәчләре иртән торып та утырганнар, менә молодцы үзегез, йә, нәрсә диярсез Таня ханым? - дип алга таба атлады.
Үзенә таба килеп җиткән табибка, башта нәрсә әйтергә белмәгән апа телгә килеп:
— Ә нәрсә булсын безгә, ашыйбыз да йоклыйбыз, ял итәбез, нәрсә булсын ди, бар да яхшы, табиб мине кайчан чыгарыр дип көтеп ятам.
Табиб көлемсерәп Таня апага карады, аннары башын бераз селкетеп:
— Телегезне ни дияр идем, бәлки аныда дәваларгадыр ә? ...Ярар, уены, чыны бергә булсын, Таня апа бүген уколларыңны алырсың, дарулапыңны эчәрсең, ә берсекөнгә янә анализ бирергә кирәк булыр, сөйләштекме?
— Бөрсекөнгәәә? Юк, мин риза түгел. Ул гестапо белән беркая да бармыйм, әнә бүген Энҗе бөртеге эшли, аның белән барам.
Аптырап калган табиб Таня апага карап:
— Бу нәрсә дигән сүз инде тагын?
— Гафу итегез Валерий Степаныч, ычкынды...тик мин дөресен әйтәм, Ул шәфкать туташы белән беркаяда бармыйм. Кичә дә уколга дәшеп китте иде, мин палатадан чыкканчы акыра ук башлады"тиз йөри белмисез мәллә" - дип, ә мин нәрсә...Таня тумбочка читендә сөялеп торган таягына төртеп: - Өч аяклы булсамда очып йөри алмыйм, яшь чак түгел.... Лариса белән бармыйм, ә Энҗе бөртегенә килгәндә... ул әдәпле, кешегә хөрмәт белән караучы кыз. Кая барсаң да "" Апа ашыкмагыз, апа кыен түгелме, апа нәрсә кирәк"- дип тора. Хәленнән килсә күтәреп тә барыр иде. Энҗе белән барып калам, бүген үк.
Табиб авыр сулап куйды да:
— Таня апа анализны нәкъ менә берсекөнгә ясарга кирәк шул, әйдә болай эшлибез, сез бүген ял итегез, ә берсекөнгә мин сезне үзем алып барам, ризамы?
— Монысына риза.
Табиб янә көлеп куйды да, Таня апаның аяк очындагы караватта ятучы хатын янына килеп:
— Йә, ә сез нәрсә телисез?
— Мин дә сез кайчан чыгарырсыз дип көтәм.
— Бүген яңадан анализлар бирерсез, шуларның нәтиҗәсен карыйм, әгәр яхшы булса иртәгә өйгә кайта алырсыз.
— Рәхмәт сезгә.
— Исән булыгыз, иң мөһиме кире килергә ашыкмагыз.
Табиб һәрберсенең хәлен белеп башка палатага ашыкты.
— Бүген төнлә ял булмаган, арган безнең табиб, арган, бигрәк акыллы кеше.
Таня апа үзе генә ишетелерлек итеп тагын нидер әйтте дә, тынып калды.
Төрле анализлар биреп, уколга барып, вакыт алга үтте. Күрше караватларда ятучыларның туганнары, дуслары килде, төрле хәбәрләр сөйләшеп төшке аш вакыты да җитте. Тәмле итеп ашап алгач бүлмәдәгеләр ял итәргә әзерләнә башлады. Күрше караватта ятучы Саймә апа Таняга карап:
— Тынып калдың әле күршем, синең дә хастахәнәдән чыгасың киләдер, табиб анализыңны карагач чыгарыр Алла теләсә.
— Амин, бик чыгасым килә, сезнең белән дә рәхәт. Әнә бит, безнең палатада нинди дустанә кешеләр җыелган, еврейдән башка...— Таня апа көлеп куйды, Нисага таба карап, ә. Ниса колагына куйган зур ноушнигыннан нидер тыңлый, бернидә ишетми иде. Таня апа көлемсерәп янә сүзен башлады:
— Чыннан да карагыз инде кем генә юк бездә, мин чуваш, Саймәбез татар, Камилә үзбәк, Веруся марҗа, Ниса еврей.
— Таня апа мин көрәшен, ә менә Мингөлниса татар. Әгәр марҗа хатыны булсам кыен булыр иде , татар телендә сөйләшүчеләр арасында яткан булсам. Мин барында аңлыйм Аллага шөкер.
Камилә белән янәшә хатын сәләм дигән кебек кулын селтәде дә, күрше апалар нәрсә сөйләгәннәрен ишетәсе килгән кебек, күзен апалардан алмады. Апаларны озак көтәргә туры килмәде, яхшы кәефле Таня апа сөйли бирде.
— Барыбер чит ил кешесе кебек бит, границалар куярлык.
Таня апа көлеп үк җибәрде, аңа кушылып калганнарда көлде. Бераз тынычлангач Саймә апа караватына торып ук утырып:
— Таня апа ә син нигә берялгызым мин дидең? Тормыш иптәшең үлдемени?
Бераз уйланып утырган Таня апа сүзен башлап җибәрде:
— Беренчедән Таня гына диген, без бит бертирә кешеләре, икебез дә алтмыш белән җитмеш арасында тибрәләбез, бер ике яшь өчен апа дип тормыйлар инде....Әйе, мин берялгызым калдым. Вакыт дигән нәрсә генә беребезне дә җәлләми. Минем дә яшь, матур, җиңел чакларым бар иде. Шулай эшләр идем, тегеләй эшләр идем дигән чаклар ай- яй күп булды да бит, эх белгән булсам.... Бигрәк чая инде син Таня диючеләр дә күп булды. Чаялык үзе зур бәхет тә дигән сүзләр ишетә идем, тик, тик чаялык урынына миңа бераз бәхет дигәне күбрәк насыйп булган булса иде дә бит, юк, анысы миңа язмаган.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Барысы да Таня апага карап тагын нәрсә әйтер икән дип көтә иде. Күзеннән ирексездән бәреп чыккан, бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп, Таня апа кабат телгә килеп:
— Миндә бик бәхетле идем, яратып кияүгә чыктым, берсеннән берсе көчле, бахадирдай биш ир- егет дөньяга китердем. Бала, бәгер, җан җылысы, хатын кыз өчен бәхет канаты чыгаручы әдәм затлары. Әй, нәрсә сөйлим, үзегез дә аңлыйсыз. Ләкин ...ләкин минем бәхетемә генә күз тиде... Үсеп җиттеләр дигәндә генә, ике улым шәһәрдән күрше абзый белән машинада кайтканда, шул юлда җаннарын калдырдылар . Машина , каршыдан килгән зур, йөк ташучы машина белән маңгайга, маңгай бәрелә, ә улларым аңламый да калган, үлгәннәрен дә белмәгән алар диделәр. Берсе артыннан берсе туган ике улым да төзүче һөнәрен өйрәнеп йөргән чаклары иде.
Таня апа кулы белән күзен томалады, әйтерсең лә чишмә суыдай аккан күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде аның. Бүлмәдәге тынлыкны тагын беркемнең дә бозасы килмәде. Бераз вакыт үткәч Таня апа авыр сулап куйды да:
— Белсәгез иде ничек авыр булганын, ирем Ванюша түзмәде бу кайгыга, балаларның елын уздырырга җыенып йөргән вакытта йөрәк өянәге белән үлеп китте. Ә миңа нишләргә кала, йөрәк әрнүенә түзә алмый авыруга әйләнә башладым. Бәхетемә янымда ике улым бар.
Саймә аптырап китте, әйтергәме, юкмы дигән булып, уйланып торды да:

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас