Литература
16 Января 2025, 12:00

Рәнҗү

Автор: Аида ХӘЙРТДИНОВА. 3 өлеш. Зифа да мәхәббәтен очратты. Училищены тәмамлап кайтып туган авылында икенче ел гына эшли иде әле. Күрше район егете, армия хезмәтеннән соң техникум тәмамлап Зифалар колхозына механик итеп эшкә җибәрелгән Әнәс, кызның тормышына язгы ташкын кебек килеп керде. Беренче май бәйрәменә укытучылар концерт программасы әзерләгәннәр иде.

РәнҗүРәнҗү
Рәнҗү
Зифа да мәхәббәтен очратты. Училищены тәмамлап кайтып туган авылында икенче ел гына эшли иде әле. Күрше район егете, армия хезмәтеннән соң техникум тәмамлап Зифалар колхозына механик итеп эшкә җибәрелгән Әнәс, кызның тормышына язгы ташкын кебек килеп керде. Беренче май бәйрәменә укытучылар концерт программасы әзерләгәннәр иде. Зифа да укытучы хатын-кызлар вокал ансамбле белән сәхнәгә чыкты. Концертны арткы рәтләрдән тамаша кылган механик егет кайтырга чыккач кызны озатып куйды. Алдагы көннәрдә тагын очраштылар. Җәйләр җитте. Көзгә аяк басканда туй ясап өйләнештеләр. Колхоз идарәсе яшь парга кызның туган нигезендә яңа йорт салып бирде. Матур гына яшәп киттеләр. Зифа башлы-күзле булуга озак та үтмәде, әнисе генә гүр иясе булды...
 
* * *
 
Гәүһәр белән арасын училищеда укыганда ук өзсә дә, язмыш Зифаны аның белән бер генә бәрелештермәде. Гәүһәрнең өченче һәм бишенче уллары Ирек белән Илнур башлангыч белемне Зифада алдылар. Мәктәпкә караусыз киләләр. Тәрбиясез йөриләр. Уку, дәрес хәзерләү түгел, өсләренә кияргә күлмәк, аякларына носки булмый. Зифаның өеннән алып килеп носки кидергән чаклары аз булмады. «Яхшымы, яманмы, бала чактан бергә үскән классташымның балалары бит», – дип уйлады мөгаллимә. Аеруча әтиләре өйдә булмаганда, ерак рейсларга чыкканда шундый хәлгә төшә оланнар. Шәрә тәннәренә пинжәк, ике аякларына ике төрле тишек носки, күп вакыт ялан аякка тишек итек эләктереп килгән чәчләре җиткән малайларның дәрестә уку түгел, озын тәнәфеснең тизрәк җитүен көтеп, ашханәгә беренчеләрдән барып сабырсызланып туенуларын күрү кызганыч иде. Укытучы кешедән классның өлгергәнлеген, укучыларның тәртибен таләп итәләр. Иң күп дәрес калдырган, иң күп «ике»ле, өчле билгесе алган балалар – Гәүһәр малайлары. Тәртип ягыннан да сөендермәделәр. Иреге өченчедә укыганда мәктәп буфетыннан буфетчы шәйләмәгәндә берәр кап печенье белән вафли селтәде. Илнуры классташ малаеның фонаригына кул сузды. Ярый әле милиция чакыртып эшне зурга җибәрмәделәр. Бигрәк тә Зифа шул үсмерләр язмышы өчен өтәләнде. Балаларга яхшы характеристикалар бирде, тырышканда, яхшы укый алалар, дигән фикерен дә әйтте. Колхозның алдынгы водителе балалары дип хәлләренә керделәр. Зифа ата-аналар җыелышында Гәүһәр малайларының тәртибенә бер генә тукталмады. Күбрәк җыелышларга Гали йөрде. Арткы парталарның берсендә үзе генә утырган ир, башын иеп тыңлар иде дә азактан:
 
– Мин бер нәрсәне аңламыйм, Зифа, яшь чактагы тәкъдимемә каршы килүеңә үкенүдән каныгасыңмы минем малайларга? Ярар инде, Зифа, үзгәрерләр әле. Бала бит алар. Өйдә мин дә, әниләре дә начарлыкка өйрәтмибез бит инде... – дип урыныннан кузгалыр иде. Андый вакытта Зифа кайнап чыга. Ни дип җавап бирергә дә белми. Әмма тыштан тыныч булырга тырышкан кыяфәттә үткәннәрдәге сөйләшү белән Галинең балалары арасында бернинди дә бәйлелекнең юклыгын, булырга мөмкин дә түгеллеген аңлата. Ул көнне җыелышка ничектер ана кеше килде. «Айныган, димәк, моның белән бүген сөйләшеп булачак», – дип уйлады Зифа. Тыныч, ипле мөгаллимә класстагы уңышлы, матур эшләр, яңалыклар, киләчәккә планнар турында сөйләде. Өлгерүчәнлеккә дә тукталды. Проблемаларны да яшермәде. Җыелышның соңында Гәүһәрнең бер-ике минутка калуын сорады.
 
– Нәрсә, кеше алдында сөйләргә ояласыңмыни? Минем балаларны тикшерергә кем булдың? Хәер таратасыңмы? Кирәкми бернәрсәң дә! Үзең ничә бала таптың, ничә бала үстердең? Ник дәшмисең? Дәшәрлегең юкмы? Булмас шул, кысыр сыер бит син! Кысыр сыер! Шуңа юк-барга кысылып гомерең үтә! Анаң гомергә минем әти дип тилмерде, хәзер үзең... – дип агуын чәчте дә, ишекне шап иттереп ябып чыгып китте.
 
Зифаның башыннан пычрак су койдылармыни! Өнсез калды. «Гәүһәрнең сүзләрендә дә хаклык бар...» Их, бар шул, бар... Әмма анасына карата әйтелгәннәре нахак. Әнүзә гомергә гөнаһка кермәде, моны бөтен авыл халкы белә. Ә Гәүһәр күңелендә шул әнисе салган коткы әле булса яман шеш кебек, күрәсең, үзен сиздереп тора. Бер дә гомере андый бәхетсезлектә үтәр дип уйламаган иде Зифа да. Сорап тормады язмыш. Барысын да үзенчә итте. Тапмас идемени, бакмас идемени ул да газиз сабыен? Кайларга гына барып, кемнәргә генә күренеп карамады Зифа, файдасы булмады. Тәүдә өметләндерделәр, бер елдан, ике елдан ана булачаксың, диделәр. Еллар үткәч инде, яшермәделәр, сәбәбен әйттеләр. Зифа ана булу бәхетеннән мәхрүм иде. Соңгы арада Әнәснең дә үзенә карата салкынаюын сизә. Зифа көнозыны мәктәптә кеше балалары белән мәш килеп, арып-талып кайта да бит, Әнәскә бала кирәк. Эштән соң бергәләп утырып шахмат, шашкы уйнарга, кышларын чаңгыда йөрергә иптәшкә бер малай кирәк! Булачак малайга дип алып кайткан зәңгәр костюмы да дөньяга килмәгән сабыйны көтеп шкафта ятып кына искерде инде...
 
* * *
 
Еллар үтте. Инде Гәүһәрнең малайларының төпчеге дә, мәктәпнең башлангыч классларын тәмамлап, Зифадан китте. Авылның икенче очында яшәгән Зифа Гәүһәрне сирәк күрде. Гадәти көн иде. Хаклы ялга чыгар алдыннан эшләгән соңгы уку елындагы педагогик советның чираттагы утырышыннан соң Зифа магазинга сугылып кайтырга уйлады. Алдагы ялларда кер юарга берничә кап порошок алыр исәп белән магазинга килде. Берничә хатын-кыз арасында Гәүһәр дә бар. Зифа, витринага куелган порошоклар арасыннан үзенә кирәген сайлады да акча әзерли башлады.
 
–  Әйдә, Гәүһәр апа, синең чират, нәрсә бирим? – диде беренче иреннән аерылып, сигез яшьлек кызы белән берничә ай элек кенә күрше районнан Зифалар авылына килеп сатучы эшен башлаган Инзилә.
 
– Мине түгел, әнә, башта кысыр сыерны җибәр, сеңлем. Минеке ашыгыч түгел, – диде Зифага ымлап башындагы ефәк яулыгы җилкәсенә кадәр шуып төшкән, чәче-башы тузган Гәүһәр.
 
– Җитте сиңа, Гәүһәр! Мин сиңа нинди начарлык эшләгәнмен? – Түземлеген җуйган Зифа да ярсуын тыя алмады.
 
– Синме? Алты ел буе балаларымның миен сыекладың, башка балалар алдында мәсхәрәләдең! Укытучы, имеш. Өке син, син... син... кысыр сыер! Әнәсең дә яратмый сине. Нигә яратсын ул сине? Кысыр сыерны! Кеше балаларын җәберләп күзең тонган бит синең. Иреңнең кем белән чуалганын да белмисең. Юньле хатынның ире үзенә кирәкне читтән эзләми ул. Әнә, Инзилә сеңелкәш бәби алып кайтса, төкерәчәк сиңа Әнәсең!
 
Тәне кызу уттай янган Зифа, витрина артында басып торган Инзиләнең көмәнле булуын шунда гына абайлады... Тәрәзәгә карап катып калган хатын, бер тын сүзсез торды да, яшереп кала торган эш түгел дигәндәй, Зифага туры карап:
 
– Әйе, Зифа апа, мин… бәби көтәм... сезнең ирегездән... – диде тыныч булырга тырышып. Ә Зифа, кайтарып бер сүз дә әйтә алмады, учына йомарлаган сумнарын ботарлады да, порошок капларын витрина өстенә куеп, магазиннан чыгып ук китте...
 
– Әйттем бит! Әйттем бит! – дип кабатлады Гәүһәр Зифа артыннан.
 
Әллә җирдән, әллә күктән кайтты Зифа. Кәефе бик кырылса да, сулкылдап утырмады, кайту белән мич ягып өен җылытты. Аш-суга оста хатын ире кайтуына кичке ашны өлгертте. Телеңне йотарлык шулпа исе өйгә таралуга, салатлар ясап табынга тезде, балык та кыздырып утыртты. Хушлашу табыны әзер булгач, Әнәсе кайтканчы үзен кулга алып, башыннан үткәргәннәрне бизмәнгә салып карап, катгый карарга килде: «Тавыш-гауга кубармаска! Яхшылык белән җибәрергә! Әнәснең дә бәхетле булырга хакы бар!» ...Аш өстәле артында Әнәснең берничә тапкыр сүз башларга омтылуын аңлады Зифа. Игътибар итмәгән булып кыланды. Азактан хатын үзе сүз кушты:
 
– Әнәс! Мин барысын да беләм. Телисең икән, иртәгәдән аерылышабыз. Мәҗбүри бер көн дә тотмыйм! Бәхетле бул! Мин сине бәхетле итә алмадым... – Бераз тынып торгач, өстәп куйды: – Тик авылда калмагыз. Бусы соңгы үтенечем!
 
Әнәсне айлар дәвамында борчыган катлаулы хәлнең шулай гади генә чишелүе сөендерде дә, гаҗәпләндерде дә. «Дөрес ишетәмме, өнемме бу, төшемме?» дигәндәй гаҗәпсенеп торганнан соң, һушына килеп, җиңел сулады да:
 
– Рәхмәт, Зифа. Әйе... ни... шулай итсәк, яхшы булыр... Син дигәнчә булыр... – диде.
 
Шул ук көннән Әнәс Инзилә белән яши башлады. Күп тә үтми, Зифа белән законлы аерылыштылар. Баласыз Зифа табаклы аштай килеп җиткән картлык көненә ирсез дә калды... Сүзендә торды Әнәс. Авылда үзен бәйләгән җепләр өзелгәч, Инзиләсе белән үзенең районына кайтып китте. Әнәс белән Инзиләнең бер районнан гына түгел, авылдашлар булулары, яшьтән яратышып та йөрүләре Зифага «чыбыксыз телефоннар» ярдәмендә соңыннан килеп җитте. Авыр мәлләрендә йөрәк тулы хәсрәтләрен уртаклашырга ярый күршесендә Сәрия ахирәте бар Зифаның. Ичмасам бер бөртек туганы да юк бит! Газиз әнисе вафатыннан, Әнәсе чыгып киткәннән соң берүзе калды! Ә Сәрия белән сөйләшергә була. Ире озак еллар колхоз рәисе булды. Хәзер пенсиядә. Юньле кеше. Авылдагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләп хаклы ялга чыкса да, эшли әле Сәрия. Ике баласын кеше итеп, инде читтә төпләнгән газизләренең балалары – оныклары өчен өзелеп яши. Әнәс чыгып киткәч тә кич буе сөйләшеп утырдылар.
 
– Ояткайлары ни тора, Сәрия, үз иремнең башка берәү белән чуалуын да белмәгәнмен бит?
 
– Бетеренмә әле, Зифа. Үзеңнең башыңда андый уй булмаганга шулай ул.
 
– Син ишеткән идеңме, әйт әле дөресен, Сәрия?
 
– Яшермим, Зифа, ишеткән идем.
 
– Нигә аны әйтмәдең? Ишетү белән арамны өзә идем бит! – Кеше арасына кирәкмәгән сүз кертү кебек булыр дип уйладым, Зифа. Гафу ит.
 
– Шулай да соң, яшәргә кирәк бит әле.
 
– Шул шул менә, яшәргә кирәк! Әнәсең чыгып китү белән генә дөнья бетми! Бирешмибез әле, Зифа!
 
– Бирешмәс тә идем, Сәрия, син Гәүһәрнең кеше алдында мине мыскыллавын әйт! Кысыр сыер ди бит. Инде ничәнче тапкыр йөземне ертты. Кичерә алмам мин аның пычрак телен...
 
– Алай димә, Зифа. Кешене сиңа карата нинди генә явызлык, начарлык кылса да, кичерергә кирәк, диләр. Кичер. Авыр булса да, күңелеңнән булса да кичер...
 
– Ышанмыйм кичерә алуыма, Сәрия!
 
– Тырыш, үз-үзеңне, горурлыгыңны җиң!
 
– Рәхмәт, Сәрия, тырышырмын. Ярый әле син бар хәлләремне уртаклашырга...
 
* * *
 
Гәүһәр дөньяның артына тибеп яшәде. Үткән җәйдә урыпҗыю чорында колхозга ярдәмгә килгән шофер иргә ияреп чыгып китте. Алты ай буе хәбәр-хәтере булмады. Кайда булуы, исәнме, түгелме икәнлеге гаиләсенә караңгы иде. Кыш уртасы узгач кына хаты килеп төште. Андагы «Сагындым, фәлән көнне кайтам», дигән юлларны укыгач, исән булуына и сөенде өйдәгеләр. ...Кичкә каршы ат җигеп юлга чыккан Гали хатынының җылы киемнәрен дә алырга онытмады. Ә менә Гәүһәренә йон бияләйләр алу хәтереннән чыккан иде, үзенекеләрне салып бирергә туры килде. Тик Гали өчен бу көн гомерлек әрнү калдырды. Ялан кул дилбегә тотып бармакларын туңдырып кайтты. Хастаханәдә ун бармакны да кистеләр... Атна буе хирургия бүлегендә яткан иренең Гәүһәр бер тапкыр да барып хәлен белмәде. Өйдәге яңарак әйберләрне күрше авылга илтеп сатып, кайсын аракыга алышып эчеп йөрде. Дөнья көтәргә күптән күнеккән өйдәге уллары үз көннәрен үзләре күрделәр.
 
...Җиде көннән соң Галине кайтардылар. Ике кулы да бинтка уралган ирне күршеләре, авыл фельдшеры Сәрия, Тәнзилә апасы өенә кадәр озата килделәр. Гәүһәр генә иренең кайтуына сөенмәде. Ишектән кереп килгән Галине күрүгә:
 
– Кемгә килеп гомеркәйләремне бушка үткәрдем бит, и-и-их, – дип чәчләрен йолкып үксеп еларга тотынды. Тәнзилә түзмәде, сүзгә кушылды:
 
– Тукта, тынычлан, Гәүһәр килен. Кем гомерен бушка үткәргәндер бит әле: синме, әллә Галиме?
 
– Юк, апа,– диде Гали. – Гомерем бушка үтмәде минем. Бакчам тулы җимеш агачы үстердем, мал асрадым, өй салып кердем, үземне аңлаган уллар үстердем. Язмышым шулай кушкач, ни хәл итәргә кирәк? – дип бинтка уралган бармаксыз куллары белән башын тотып алды. Ә хатын үксүен белде. Юк, үксеп елау түгел иде бу. Күңеле, бәгыре таш булып каткан Гәүһәр адәмчә елый да алмый, ә кыргый авазлар чыгарып туктаусыз үкерә иде... Ә бераздан, әллә үз тавышыннан үзе куркып, әллә мөһим сүзен исенә төшереп, ялт кына ире каршына килеп басты да:
 
– Миңа гарип ир кирәкми! Бүләм, бөтен мал-мөлкәтне бүләм дә аерылам. Сыерның берсе – сиңа, берсе – миңа, өй – миңа, абзар, мунча – сиңа. Малайлар үзләрен үзләре карарлар. Җитте, туйдым өй тулы ирләр карап! – дип җикерде. Көтелмәгән сүзләргә аптырашкан малайлар да җавапсыз калмадылар:
 
– Без әтине ташламыйбыз! Күршеләре, Сәрия дә хатынга каршы әйттеләр:
 
– Без синең үзеңне кая җибәрергә белербез, урын табарбыз. Җитәр иреңнән, балаларыңнан көләргә. Кыланышларыңа алар чик куя алмасалар, без куярбыз!
 
– Башкайларымның шушында килеп бәхетсезлеккә юлыгасын алдан белгән булсам, ах, белгән булсам... Каһәрле язмыш, ник мине шушы көннәргә төшердең? – дип сукрана-сукрана, ашыга-ашыга киенеп чыгып китте Гәүһәр. Артыннан ишек ябылгач, Гали гарип кулларына карап:
 
– Аллаһының тәкъдире шулай булгач, башны ташка орып булмый икән, ташка орып булмый икә-ә-ән... – дип үзалдына сөйләнеп калды.
 
Ике көн югалып торды Гәүһәр. Ул чыгып киткән көнне кичкә көчле буран чыгып тәүлектән артык яуды. Югалып йөрүенә күнеккән өйдәгеләр кайтыр дип көттеләр. Әмма бу Гәүһәрнең соңгы чыгып китүе булды...
 
(Дәвамы бар.)
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас