Литература
15 Января 2025, 07:15

Рәнҗү

Автор: Аида ХӘЙРТДИНОВА. Зифа чираттагы таңның үзенә күпме мәшәкать китерүен күзаллады. Ишеген ачып чыга алса, никадәр кар көрисе?! Шуларны уйлап төн буе йоклый алмады хатын. Яткан урын-җирендә әйләнде дә әйләнде. Менә икенче көн инде буран котыра. Февраль бураны көчле җил белән килеп бәрелә дә, тәрәзәләргә кар сылаша. Таң белән тагын көннең яртысы җиткәнче көрт көрәргә.

РәнҗүРәнҗү
Рәнҗү

Зифа чираттагы таңның үзенә күпме мәшәкать китерүен күзаллады. Ишеген ачып чыга алса, никадәр кар көрисе?! Шуларны уйлап төн буе йоклый алмады хатын. Яткан урын-җирендә әйләнде дә әйләнде. Менә икенче көн инде буран котыра. Февраль бураны көчле җил белән килеп бәрелә дә, тәрәзәләргә кар сылаша. Таң белән тагын көннең яртысы җиткәнче көрт көрәргә. Зифа кебек ялгызы гомер кичергән кешеләргә капка алды, мунча, бакчадагы коесына көрт ачып сукмак салу да ару гына мәшәкать шул. Котыра буран. Туктарга исәбе дә юк. Әйтерсең яз белән «бил алышыр» көннәре якынайган саен кыш шулай үзенең гайрәтен күрсәтә. «Я, күрегез, мин нинди көчле!» Әнә бит оясыннан купкан җен өере кебек әле гүелдәп сузып-сузып сызгыра, әле килеп тәрәзә пыялаларын селкетә-селкетә чатырдатып җепшек карын сылый. Зифаның йокысын бүләр өчен шулай кылана диярсең: бер тын тынып торгандай итә дә кабат көчәя. Корбан сораган аждаһа кебек үкерә. «Юлларда калган кешеләргә Аллаһы ярдәмнәрен бирсен». Өе каршында үскән йөзьяшәр тирәк кенә авып төшә күрмәсен. Бу кадәр җилгә. Алай-болай булса, тирәк Сәрияләрнең йорт-кураларына зыян китерергә мөмкин. Келәтләре, гаражлары якын гына урнашкан. «Инде адәм баласына кирәкмәгән мәшәкатьләр тудыра күрмәсен бу буран, тирәккә дә зыян килмәсен...» Зифалар бәләкәй чакта нинди горур, мәһабәт иде ул! Соңгы елларда биреште, кәүсәсе куышланды, ботаклары сирәгәйде... Зифа, күңелсез уйларын куарга тырышып, тагын сукмакларга салган көртне күз алдыннан үткәрде. Элгәре, авылда мәктәп бар чагында шефлык итүче укучылар килә иде килүен. Өч-дүрт үсмер малай санаулы минутлар эчендә пенсиядәге укытучының көртен ачып бирәләр иде. Хәзер авылда мәктәп юк. Балалар саны азайгач, унбиш чакрым арадагы район үзәгенә йөртеп укыта башладылар. Йорттагы эшләрне хәстәрләргә ирең булса икән ул! Ирең янәшәсендә бер булса да ир балаң булса икән. Кемгәдер Аллаһы Тәгалә бәхетне өеп бирә. Кемгәдер бит ул. Зифага түгел. Нишлисең, сугышып ала торган эш түгел. Ире бар иде дә бит Зифаның да. Гомер кояшының баю юлында ялгызын калдырып башкага өйләнеп чыгып китте. Ир бит ул, мал түгел, бәйләп тота алмыйсың. Хәзер еламый да инде Зифа. Елап күз яшьләре кипте. Күз чылатып, үксеп кенә язмышларны үзгәртеп булса икән? Үткәннәрендәге күңелсез хатирәләрен яңартудан җаны өшегән хатын йомшак юрганын башыннан ябынып ятты...

 

Таң алдыннан көчле җил-буран бераз тынуга, изрәп йоклап китте. Тынлыкны бозып берәү ишек какты. Шыпырт иткән тавышка да сискәнеп гадәтләнгән Зифа уянгач та төшемдә генә булды, саташтым гына, ахры, дип уйлады. Ишек кагу тагын кабатланды. Шунда ук таныш хатын-кыз тавышы да ишетелде: «Зифа, Зифа, димен, я, ач әле. Нәрсә, өстеңә кояш чыкканчы йоклыйсың? Гомердә булмаганны! Сәгать унынчы бит инде. Әнә күпме көрт көрисең бар. Әллә чирләп киттеңме?» Сәрия тавышы! Урам аша күрше яшәгән Сәрия! Зифа ялт урыныннан торды да, элгечтәге җылы халатын алып киеп, аягына тапочкаларын эләктереп, ишеккә юнәлде.

 

– Ишетәм, ишетәм, Сәрия. Хәзер ачам. Юк, чирләмәдем. Төн буе күз дә йоммый яттым да, кеше торыр вакыт җиткәч, оеганмын, – дип сөйләнде ишек ачканда. – Әйдә, уз.

 

– Узып тора димени? Хәбәр генә әйтергә кердем... – Борчылудан тыны беткән Сәрия,туктап калды.

 

– Нинди хәбәр?

 

– Гали хатыны Гәүһәр үлгән!...

 

– Кайда? Нишләп?

 

– Чыгып киткәненә өченче көн иде бит инде. «Урта елга» турысында егылган, куенында башланган аракысы да булган. Туңган инде, бичара, изүен ычкындырган, башындагы шәлен чишкән, ди... Адәм баласы туңган очракта тәне кыза, диләр... Иртә белән юл тазартырга килгән тракторчы шәйләп калган...

 

– Тәки үз башына үзе җитте. Их, Гәүһәр, Гәүһәр.

 

– Сөйләмә инде, Зифа. Әле алардан килешем. Үзәк дәваханә белән элемтәгә чыгып, участок терапевты белән сөйләштем. Хәзер ярырга алып китәбез, диде Гали. Барырбыз инде, Зифа. Төнәтергә, кәфенлекләрен барларга кирәк бит. Бармый калу килешмәс. Өй тулы ир бала белән кулсыз Гали ни майтара алсын? – Бераз уйланып торды да: – Кичер син аны, Зифа! Соңгы туе көнендә булса да кичер, – диде.

 

– Тырышырмын, Сәрия, ... ярар, хәзер юынып киенәм дә барып җитәрмен, – дип җаваплады Зифа.

 

– Ярый, өшеп чирли күрмә. Көн салкынча. Мин дә кузгалыйм, – дип китәргә җыенды Сәрия. Гәүһәр үлгән... Я, Ходай! Нинди үлем белән, диген? Бер уйласаң, кеше гомере шултикле кыска, күз ачып йомганчы үтә дә китә дип белеп әйтәләр. Әле генә иде бит Зифа белән Гәүһәрнең, авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Бәләбәйдәге педагогия училищесына юлланган чаклары... Үкенечле язмыш корбаны булган яшьтәшенең бөтен гомер юлы Зифаның күз алдында үтте.

 

Аз булдымыни Зифаның Гәүһәргә көнләшеп караган чаклары? Көнләшмәслек идеме соң Гәүһәр? Ә бит моның сере Гәүһәрнең чибәрлегендә генә түгел иде. Түгел иде-е-е. Дөрес, сигезенчене тәмамлаганда, җыйнак гәүдәле, куе кара толымлы гүзәл кыз иде Гәүһәр. Чибәрлеккә килгәндә, Зифа да ярыйсы. Ә Гәүһәрнең моңы?! Бер сузып җибәрсә, сандугачлар көнләшер! Авылдагы бер генә концерт та Гәүһәр катнашлыгыннан башка үтмәде. Мәктәпнең урта классларында белем алган чагыннан сәхнә күрке, йолдызы итеп карадылар үзенә. Клубта аның җырлап, биеп күңел ачканын күрсә, йөрәге кузгала иде Зифаның. Биегәндә күпме егетләрнең куллары аның кулларын тота, нечкә биленә кагыла, ут чәчеп торган күзләренә карый. Ә мондый күңел ачулардан никтер читтә йөргән Зифа, аларга бар ни дә, юк ни... Әти-әнисе иркәсендә үскән бердәнбер сылу ике кулына бер эш белмәсә дә, авылда гына түгел, тирә-якта үзенә «Гәүһәр дә, Гәүһәр» дип кенә торалар, игътибар үзәгендә гел ул. Шулай булмый, Гәүһәрнең әтисе Зөфәр ындыр табагында мөдир. Тормышлары җитеш. Өс-башы да яңадан-яңа булды Гәүһәрнең. Район үзәгеннән автомагазин килсә, иң беренче ындыр табагына сугыла. Кешегә булмаган товар, затлы кием-салым Зөфәр кулы аша үтә. Килде-китте арасында зур-зур кешеләр дә ит, май, бал, башка нигъмәтне юнәтер исәп белән ындыр табагына юлланалар. Авылдашлары арасында артык мин-минләнеп йөрмәсә дә, үз дәрәҗәсен белгән, үз ягын чама белән булса да караган кеше инде Зөфәр. Зифа – ялгыз хатын Әнүзәнең бердәнбер юанычы. Зөфәрнең Сәлимәсе дә Әнүзә белән бригададагы төрле эшләрдә йөри. Нинди шайтан котыртты шул Сәлимәне, гомере буе ирен Әнүзәдән көнләште! Колхоз иген бирсә дә бахыр Зөфәрен талады. «Ятим хатынга күмәк хуҗалык малын таратасың, эш кушканда да аңа озак итеп карап торасың... Әнүзәңне уйлыйсың...» Авылда хәбәр тиз тарала, Зөфәрнең дә үзәгенә үткәч, әйткән ди Сәлимәсенә: «Җитте сиңа! Күп сөйләнсәң, юкка бәйләнсәң, чынлатып чыгып китәрмен дә барып Әнүзә белән яшәрмен!» Ярсуы аңын томалаган Сәлимәнең шул көнчеллеге җиткән кызы Гәүһәрнең дә холкында чагылыш тапмый калмады. Бала чакларыннан дус булып үскән Зифа Гәүһәр өчен «йөремтәл Әнүзә башмагы»на әйләнде, җае чыккан саен ахирәтен үртәде Гәүһәр. Ә бу коткыны салучы, билгеле, Сәлимә иде. Аз еламады Зифа ул елларда. Көн-төн эш дип, тормыш дип, балам дип янган анасына юлланган нахак сүзләргә әрнегәнен онытырлыкмыни. Бу сүзләрне яхшылыклар белән кире кагачагын күз алдына китереп, алдына матур максатлар билгеләп яшәде Зифа. Үзе генә белде Зифа ул чаклардагы өзгәләнүен. «Йөремтәл Әнүзә башмагы...» Кайдан килә адәм баласының башына шундый яман сүзләр? Яз, җәй, көзләрен таң атканда, кояш баеганда, йөзьяшәр өянкегә чыгып серләрен сөйләде Зифа. Елый-елый сөйләде. Иң якын кешесе әнисенең болай да яралы күңелен әрнетмим дип аңа да уртаклашмаган эч серләрен купшы тирәккә генә ачты.

 

– Нахак сүзләр белән рәнҗетә Гәүһәр. Бергә уйнап үскән кешедән шундый авыр сүзләр ишетүе бик авыр, их, тирәккәем... Нишләп минем әни йөремтәл булсын? Гомере буе ун бармак көче, акыл көче белән дөнья көтте, тормыш йөген ялгызы тартты, Аллаһы үзе моңа шаһит. Мине дә яхшылыкка өйрәтте. Гомерем буе үзенә рәхмәтлемен... – Кыз, яшьләренә буыла-буыла тирәккә кичерешләрен сөйли. Бераздан тынычлана да, өстәп куя: – Гәүһәр әйтә дип ялгыш юлга басмам. Дөнья кемнең кемлеген күрсәтер әле. Бүгенге көн белән генә яшәми кеше...

 

Җәйләрнең берсендә кызының өянкегә уртаклашкан кичерешләрен очраклы рәвештә Әнүзә дә ишетте.

 

– И, балам, уйлануларыңны сизә идем, бу кадәр утлар йотып йөргәнеңне белми идем, – диде. – Тормыш шулай сыный инде ул адәм баласын, ирсез хатын исем күтәрә дип, борынгылар белеп әйткәннәр. Сыналган сүзләр. Гомерем буе исемемне чыгарудан сакланырга тырыштым. Яманатым чыкмады, Сәлимә сүзе генә ул. Авылда аның да кем икәнен беләләр, минем дә... Кичер, балам, син аларны – кызын да, анасын да. Сабыр бул. Сабырлык белән үткәрергә кирәк авырлыкларны. Вакыт һәр нәрсәне үз урынына куя ул. Раббым Аллам, баламны хак, нахак бәлаләрдән үзең сакла... Әйдә, кызым, керик, вакыт та соң инде, – дип, Зифасын иңбашыннан кочып, өйгә әйдәде...

 

...Кулларына югары баллы аттестат алган кызларны колхоз идарәсе юллама белән педагогия училищесына укырга барырга күндерде.

 

– Укыган кеше – зур кеше инде, балам. Мин исән чакта кулыңа катыргы алып кал. Ә мин монда, Аллаһы боерса, яшәрмен әле, фатихамны бирәм, – диде ул вакытта инде хаклы ялга чыккан, 36 яшендә иреннән калып баласын ялгызы аякка бастырган Әнүзә.

 

Билгеләнгән көнне мәктәп директоры озатуында колхоз рәисен йөрткән «ГАЗ-69» машинасында Бәләбәйгә юлландылар. Бардылар. Икесе дә кабул ителделәр. Август азакларына килеп тулай торактан урын алырга кушып озатып калдылар. Гәүһәр юл буена сөйләшмәде, Зифа сүз кушса да, теләр-теләмәс кенә җаваплап барды. Классташының җен алыштырган кебек кыланышының сәбәбен соңыннан, укый башлагач кына аңлады Зифа. Кызның җырчы буласы килә иде. Ә монда, аның теләгенә каршы үгетләп, укытучы итәргә телиләр. Авылдагы тамашалардан соң «тәмле телле» ир-егетләр сүзенә ышанып аулак урыннарда әледән-әле куна калып, тора-бара авызына «шайтан суы» капкаларга да гадәтләнгән Гәүһәрдә педагогия училищесында уку кайгылары юк иде. Тулай торакта яшәп укыган кызлар курсташларының күпләп дәрес калдыруының ахыры яхшы тәмамланмаячагы турында искәрткәндә дә, чәчен-башын уйнатып йөргән Гәүһәр сүзне кыска тотты:

 

– Миңа акыл өйрәтмәгез!

 

...Ул көнне соңгы дәрес булмагач, башка кызлар магазин аша кайтырга булдылар. Зифа кайтып кергәндә, кичтән чыгып югалган, иртән кызлар дәрескә киткәндә исе-җиле дә булмаган, бите-күзе шешенгән Гәүһәр урын өстендә аунап ята иде. Авылдашын, классташын оялтырга, гарьләндерергә теләп күп сөйләде Зифа.

 

– Болай булсаң, укуыңнан колак кагасың бит, Гәүһәр...

 

– Укып кем мулла булган? Үзеңә чамалы акылны миңа сатканчы, бир бераз акча! Үтереп баш чатный, чыдый торган түгел, у-у-уххх...

 

Өметен өзгән Зифа башкача Гәүһәргә игътибар итмәде. Укырга йөрү түгел, кунарга да кайтса кайта, кайтмаса юк. Класс җитәкчеләре карт кына абзый иде, кисәтүләренең файдасы булмавын аңлагач, директорга чакыртып та карады. Ахырда, беренче яртыеллыкны да төгәлли алмаган Гәүһәр, укуыннан чыгарылып, авылга кайтып китте. Ата-ана, әлбәттә, бу хәлгә көенде. Башта Зөфәр биреште, сәламәтлеге какшады. Бала хәсрәте Сәлимәне дә сындырды. Мал-туарны да киметтеләр, тормышларының коты калмады... Ә Зифа тырышты. Авылда иң хөрмәтле укытучы булу иде хыялы.

 

(Дәвамы бар.)

 

Чыганак: tulpar.info/articles/c...

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас