Литература
26 Декабря 2024, 17:30

Яраларың белән яратырмын

Зифа КАДЫРОВА 1 бүлек. ...Алар ике дистә елдан соң очрашырга тиешләр иде. Менә ул ел килеп тә җитте. Бүген ире эштән кайткач та сөйләшергә кирәк. Олы шәһәр урамы буйлап ашыкмыйча гына үз уйларына чумып атлады да атлады. Автобуска утырмыйча әллә ничә тукталышны үтте: башындагы уйларны тәртипкә салырга кирәк. Күтәрелеп тирә ягына карады. "Шәһәр матур, ул төзегән шәһәр иң матур шәһәрләрнең берседер бәлки.

Яраларың белән яратырмынЯраларың белән яратырмын
Яраларың белән яратырмын

...Алар ике дистә елдан соң очрашырга тиешләр иде. Менә ул ел килеп тә җитте. Бүген ире эштән кайткач та сөйләшергә кирәк. Олы шәһәр урамы буйлап ашыкмыйча гына үз уйларына чумып атлады да атлады. Автобуска утырмыйча әллә ничә тукталышны үтте: башындагы уйларны тәртипкә салырга кирәк. Күтәрелеп тирә ягына карады. "Шәһәр матур, ул төзегән шәһәр иң матур шәһәрләрнең берседер бәлки. "Ак шәһәр" диләр бит аны! Үзәк урамнары чәчкәгә күмелгән, урамның уртабер җиреннән олы юлны уртага бүлеп кыргый алмагачлар үсеп утыра. Кем уйлап тапкандыр ике юл арасын җимеш агачлары белән бүләргә?! Язын-көзен аларның матурлыгы әйтеп бетергесез – тагын кайсы шәһәрдә бар икән мондый матурлык! Бардыр, әллә нинди матур шәһәрләр бардыр, тик бу – ул төзегән шәһәр! Бар җирдә асфальт, матур туфлиләр дә – тек-тек. Ә бит монда алар, унсигез-егерме яшьлек кызлар, резин итек белән тездән саз ерып, шушы мәктәп, кибет, йортларны төзеделәр. Аның да көче керде бит монда. Барысы да күз алдында: шәһәр көннән көн үсә, матурая. Асия иртәгәдән чираттагы ялына китә, бүген соңгы көн эшләде. Бер-ике көн өйдәге эшләрне карарга да юлга җыенырга кирәк. Нинди юл белән килсә, шул юл белән кайтачак – бу аның яшьлеккә сәяхәте булачак. Ул моны ике дистә ел көтте.
Өйгә кайтып кергәндә, аш бүлмәсеннән тәмле исләр таралган, радиодан җыр-моң агыла. Кергәнен ишетүче юк. Асия акрын гына аш бүлмәсенең ишек янагына килеп сөялде һәм, елмаеп, шым гына ирен күзәтте: ә ире арты белән баскан да тырышып-тырышып кишер кыра, суган турый. Аларның гаиләсендә төп кагыйдә: кем алдан кайткан – шул ашарга әзерли. Мондый тәртип балаларга да кагыла. Самат, авыз эченнән нәрсәдер мөгрәп артына борылуы булды, куркуыннан сикереп китте.
– Һу, һуу! Котымны алдың, нишләп торасың? – Асия эче катып көләргә тотынды, көлә-көлә килеп ирен кочаклап алды.
– Җүләр, кем хатыннан курка инде... – Кем хатыныннан курыкмый – шул Алладан курыкмый, дигәнне ишеткәнең бармы? Мин синнән башка бер кемнән дә курыкмыйм. Хәзер ашарга пешә, юына тор: бөтен җиреңнән ачы буяу исе килә. – Бүген көннекә ишекләр буядым, үзем дә исенә исереп беттем, – дип сөйләнә-сөйләнә, Асия юыну бүлмәсенә юнәлде.
– Кая, юындырыйммы? – дип, янына ире дә керде. – Биш сәгать утырысың тагын, ашыйсы килә. – Самат, еш кына шулай, Асияне бала кебек юындырып, зур җәймәгә төреп алып чыгарга ярата, балалар өйдә булмаганда, билгеле. Асия ярата мондый мизгелләрне, шым гына тик тора елмаеп. Карама миңа алай итеп, алайса, хәзер мин дә чумам суга, – диде Самат мунчаланы сабынлый-сабынлый. – Ничек итеп карыйм, мин бит тик кенә торам, – дип Асия тагын көләргә тотынды.
– Тик кенә тормыйсың шул, карашың белән чакырып торасың, кичә синең башың авырта идеме, бүген менә минеке авырта, өмет тә итмә.
– Шулаймыни, кая әле, – диде дә Асия сабынлы куллары белән иренең ике колагына ябышты, – кая, кил әле монда, башыңны дәвалыйм, – дип иреннәренә үрелде. Самат тартышып караган иде дә, хатыны муеныннан кысып кочаклап алгач, әй, ашамаган аш түгел әле дип, киемнәрен салып атты да аның янына ваннага кереп басты.
— Мин дә юынып өлгермәгән идем, шәп булды әле, – дип, хатынын кысып кочаклап алды. – Башны төзәтәм дидеңме әле? Мин әзер! – Кызып-кызып яратыша гына башлаганнар иде: – Әй, кемнәр өйдә, мин кайттым, – дигән тавышка икесе дә катып калдылар.
– Чукынды... Насыйп булмаса, басып булмый ди, бала кайтты, – дип пышылдады Самат, тиз генә киенә-киенә.
– Әйдә тиз генә юын да чык. – Әй, сез кая, шул ванныйны тагын икәү керәсезме? – диде кызы. – Ничек сыясыздыр сез анда, минем бер үземә дә тыгыз, – дип сөйләнгәнгә икесе дә авызларын каплап көләргә тотындылар.
– Әниең менә яман исле буяуга батып кайткан, шуны юындырам, – сөйләнә-сөйләнә Самат аш бүлмәсенә чыгып китте. Асия юынып чыкканда тәлинкәләргә бүленгән аш өстәлдә көтеп утыра иде инде. Ир белән хатын бер-берсенә серле генә карашып алдылар да тәлинкәләренә иелделәр.
– Әтисе, иртәгәдән мин отпускада, сезгә бер үтенечем бар: мин үзем генә туган якка кайтып йөреп килим әле, барыгыздан да ял итәсем килә.
– Ничек инде, үзең генә, гомер булмаганны? – диде ире калагын куеп.
– Ә без, әни, синсез монда нишлибез? – диде кызы, иелеп әнисенең күзләренә карарга тырышып. Асия көлеп җибәрде:
– Сезме? Сез менә дөнья көтәрсез...әнисез генә, ул сезгә үзеннән ял бирә, ирек...Ашың бик тәмле булган, әтисе....
– Юк, син чынлап әйтәсеңме, без бит беркайчан да аерым йөрмибез, нинди яңалык кертәсең? –Саматның йөзе бик җитди иде. – Сиңа да миннән ирек кирәкме? – дип күзләренә текәлде. – Әйе, әтисе, яшьлек юллары белән кайтып әйләнәсем килә. – Соң, без бит болай да ел саен кайтып торабыз.
– Әтисе, бир миңа ял, бер атна ... – Бер атна буена нишләрмен соң синсез, мин моны күз алдына да китерә алмыйм. Ничек кайтасың соң минсез?
– Егерме ел элек килгән юл белән: башта автобус, аннан поезд белән, аннан тагын автобус белән. Ике көн тегеләй, ике көн болай, менә ялга өч көн кала. Туйдым буяу исе иснәп. Туган якка кайтып тауларында йөрисем, күкрәк тутырып Урал һавасын сулыйсым килә. – Йә ярый, тик озак торма. Кайчан китәсең, автостанциягә илтеп куярмын, – диде Самат. Шулай да кәефе кырылган кебек тоелды. Асия ике көн өй эшләре белән булды, юасын юып, үтүклисен үтүкләп куйды. Үзе кабат-кабат көзге каршысына килеп бик озак кына басып торды. Егерме ел үткән – ак чәчләр, битендә вак сызыклар да күренгәли. Ире эштән кайтугарак буянып, киенеп куярга кирәк, дип, янә көзге алдына килеп утырды. Самат бизәнмичә йөргәнне яратмый: "Мин алганда нинди булгансың, хәзер дә шундый бул", – ди. Ул үзе дә буянырга-төзәнергә ярата. Бу ике көн өйдә ял иткәч, йөзендә талчыкканы да бетеп киткәндәй. Өйдә аерым очракларда гына кия торган күлмәген киеп, матур алъяпкычын бәйләп, чәчләрен матур итеп ясап, бик килешле генә итеп баш яулыгын бәйләп куйды. Көзге каршысында тагын бер боргаланды да, үз-үзеннән кәнагатъ калып, аш бүлмәсенә чыкты. Бүген бишбармак әзерләячәк, аларның гаиләсенең яраткан ашы. Симез сарык ите белән сыер итен кушып пешерергә салды. "Ит пешә торганчы камыр басып куям..." Ах, онытканмын, дип, "Күңел радио" сын кабызып җибәрде. Өйгә татарча җыр-моң таралды. Ә анда "Сары чәчәкләр" не җырлыйлар.
Идел буе сары чәчкә
Өзәсең дә аласың.
Сары чәчәкләрне өзеп
Үзең ялгыз каласың...
Юк, Асия бүген инде ул җырны җырламый, күптәннән җырламый. Җырламый да, еламый да! Асия дәртләнеп, очып кына диярлек йөрде. Бүгенге тормышыннан бик кәнагатъ иде ул. Күңеле эчтән: бар да яхшы, бар да яхшы дип җилпенде. Бар җирдә тәртип, хәзер шуңа тәмле исләр кушылачак. Егерме ел элек мондый тормыш турында хыяллана да алмады, ә менә хәзер – аннан бәхетле хатын юк. Асия бүлмәдән бүлмәгә күчкәндә коридордагы көзгегә күз ташлап алырга да онытмады. Аның үзенә генә хас, иренә бүләк итә торган карашы бар. Хәзер кайтып керсә, ул аңа шул карашны бүләк итеп, башын әйләндерәчәк. Кем әйтте кырыкта кеше карт дип, кырыкта әле тормыш тәмен татый гына башлыйсың икән бит! Ишектә ачкыч тавышы ишетеп, тиз генә чәйнеген кайнарлатырга куйды, юеш кулын ак тастымалына сөртә-сөртә ишеккә ашыкты. Самат ишектән керә күрүгә:
– Их-х, әллә нинди тәмле исләр килә, – дип ишекне япты да каршысында торган хатынына карап басып тора бирде. Баштанаяк карап чыккач, сорый:
– Бу матурлык бүген миңамы, анасы?
Асия шук караш ташлап алды да бик серле итеп елмайды.
– Үтерәсең шул карашың белән, – дип хатынын кочаклап алды. Анысы куллары белән иренең муенына уралып:
– Синең өчен, солтаным, бар да синең алдыңда, – дип колагына пышылдады. Самат үзе дә сизмәстән куенына бөтереп алды:
– Ничек җибәрим шундый чибәр хатынның берүзен?
– Ә мин синең мине үлеп сагынуыңны телим. Ишетәсеңме, кемдер керә. – Чынлап та, ишектә Алия күренде, әтисе белән әнисенең кочаклашып торганнарын күреп:
– Ха, опять кочаклашып торасызмы? – диде дә үз бүлмәсенә үтеп китте. Алиягә унбиш тулып китте. Балалыктан чыгып үсмерләр рәтенә кереп барган мәле, егәре ташып тора. Бар яклап әтисенә охшаган: бакыр башлы, әти кызы.
– Әни, ашыйбызмы, абыйны көтәбезме?
– Көтик инде бераз, хәзер, мин өстәл әзерләгәнче абыең кайтып җитәр.
Аларның кичке ашлары гаилә белән җыелышып ашау гына түгел, көн буена кем кайда ни эшләгән – шулар хакында гапләшү урыны да. Балалар моны "кичке штаб" дип тә йөртәләр әле. Самат тәрәзәдән тышка башын тыгып ачы итеп сызгырып җибәрде.
– Кайткан, тора шунда ләчтит сатып. – Күп тә үтмәде, уллары кайтып керде. – Кайткансың, нәрсә торасың, әниегезнең" бишбармагы" суына, – дип шелтәләп алды аны Самат.
– Ох, әни, бишбармак буласын белсәм, әллә кайчан кайтып утырган булыр идем . Гаилә өстәл тирәли утырышып беткәч, әниләре поднос зурлыгы олы тәлинкәгә өеп тутырылган бишбармакны өстәл уртасына китереп куйды, һәркемнең алдында касә белән кайнар шулпа, катып ашар өчен аерым савытта кипкән корот куелган. Асия үзе калагына тотынырга ашыкмады, ул һәрвакыт шулай, барысының тәмләп ашаганын күзәтергә ярата. – Аша, улым, аша, армиягә китсәң, сагынырсың әниеңнең ашларын, – дип улына елмайды. Самат та сүзгә кушылды: – Әллә, улым, машинаңны биреп кенә алып калыйкмы соң?
– Юк, әти, алсалар, китәм, дөнъя күреп йөреп кайтырмын, эш тә юк барыбер. Безнекеләр әнә күпме кеше эшсез йөриләр.
– Улым, Чечняга эләкмәгәең, бөтен курыккан да шунда.
– Сугыш өчен малай үстермәдек лә, – дип куйды Асия авыр сулап.
– Нишлисең бит, әни, сугыш – ирләр эше.
– Күрше йорттан, әнә, Лёша кайтты, алыштырып куйганнар кебек. Эчә, эчсә, башы китә, гел сугыш күз алдында, җенләнә, янында басып торырга куркыныч. Әти-әнисен дә танымый. Елыйлар, бернәрсә эшләтә алмыйлар... Әтисе белән улы сөйләшкәнен тыңлап утырган Асиянең йөрәге куырылып куйды, тик катышмаска тырышты. Алып китәбез дисәләр, берни эшләтә алмыйсың. Ир-бала – үстергәндә генә әнинеке, балигъ булдымы, синең балаңа хөкүмәт хуҗа.
– Йә ярый, әни, вакыты җиткәч тә кайгыртырга өлгерербез. Алсалар, язга гына алалар. "Старик" булып барам инде, егерме тулып китә бит.
Бу – менә ничә еллар буе, җиткән малайлы гаиләләр өстендә торган бер шомлы кара болыт. 1998 ел. Бөтен аналарның коты алынып торган чак. Уллары Арысланның әлегә кадәр армиягә алмый торуларының бер сәбәбе: "Шартлы рәвештә хөкем ителгән". Кышка вакыты чыга. Элек ул
"судимость"ка хурланып, кайгырып еласалар, хәзер менә шатланып та куялар. Ни генә булганда да, баланы яннан җибрәсе килми генә түгел, куркыныч замана. Икенче көнне иртәдән үк Самат Асияне вокзалга илтеп куйды. – Минем башка бер юньле уй да килми. Ник кирәк инде сиңа бу интегеп ялгыз юл йөрүләр?
– Өч көннән переговорга бирермен, почтадан сөйләшербез, – диде Асия автобуска утырышлый. Зур автобусның тәрәзә каршысына җайлап кереп утырды, тышкы якта таптангалап торган иренә кул болгады.
Автобус кузгалып китүгә үз уйларына чумды. "Әйе, җитмеш сигезенче елны шушы юл белән килде ул.Ә бүген шул юл белән кире яшьлегенә кайта: Бөгелмә, Уфа, Чиләбе, аннан авылга да ерак калмый. Ул чакта нәрсә мәҗбүр итте соң аны туган якны ташлап китәргә? Мәхәббәт, әйе, мәхәббәт. Дөрләп кабынган мәхәббәт, пешереп кенә түгел, яндырып, утлы күмергә калдырды. Рифат белән Асия җәй башында тулай торакта таныштылар. Асиянең яңа эшкә урнашып йөргән чагы иде. Эш урыныннан яңа ачылган тулай торактан урын бирделәр. Бу – комбинатның эшче яшьләр өчен дип заманча төзелгән, бүлмәләрдә яхшы җиһазлар, ул заман өчен иң яхшы тулай торакларның берсе иде. Алар беренчеләрдән булып килеп урнаштылар. Бөтен район буйлап күпме яшьләр җыелган иде. Китте дөнъя гөрләп. Китте танышулар, китте бер-беренә кунакка йөрүләр. Бишенче катта – кызлар, калган өчесе – егетләрнеке, беренче катта актовый зал, атна саен танцы. Тулай торак үзе дә урман буенда тау битенә урнашкан. Шундый ямьле кичләрнең берсендә бертөркем яшьләр белән тауга менеп киттеләр. Рифат аңа матур кыр чәчәкләреннән букет ясап бирде. Асия бераз аптырап та калды: кыр чәчәкләрен шулай матур итеп тезеп була микәнни, бигрәк тә егет кешегә. Монда, тулай торакта, яшьләр бик күп иде, Асиянең, әллә үзе дә бик шаян булганга, таныш егетләре бик күп, араларында гашыйклары да бар. Егеткә кытлык кичермәде, берсенә дә алай исе китмәде, кыскасы, егетле дә, егетсез дә тормады. Кызык иде, егетләрнең башын әйләндереп, нәрсәгәдер өметләндереп кенә йөретү. Алар авылыннан Галим дә Рифат белән бергә бер бүлмәдә тора булып чыкты. – Әй, син! Син безнең авыл кызы түгелме соң! – дип туктатты аны авылдашы. Асия алардан өч-дүрт яшькә яшьрәк иде шул. Кызлар бит күзгә чалына башлый унҗиде - унсигездә генә. Асия елмаеп җавап кайтарды: – Әйе шул!
Шул көннән алар өчәү гел бергә йөри башладылар. Егетләр озын буйлы, чибәрләр, ә кыз алар арасында чеби кебек. Ялда алар һәркайсысы үз авылларына кайтып китә. Асия белән Галим дә кайта, үз клубларына уенга чыгалар, аннан аны һәрвакыт Галим озатып куя. Галимнең әле ике олы абыйсы да бар, барысы да баһадирдай озын буйлылар. Галим аның өчен авылдаш һәм Рифатның дусты гына булып калды. Ул үзе дә шуңа риза, кызлар озата, тик нигәдер берсе белән дә озак йөрми. Тәмәке тарта, вакыт-вакыт эчкәли дә, тик исереп йөргәне юк. Асия өчен Галим – авылдашымы, олы абыймы – алай да дус, терәк иде. Рифат– башка, ул аның үзен генә түгел, хәтта аның кигән киемен, ботинкаларына кадәр кешенекеннән матуррак итеп күрә иде кебек. Бар яклап матур. Күзләре дә хәтта башкаларныкына охшамаган, алар сирәк матур: әллә зәңгәр, әллә яшел, аңламассың – сирәк очрый торган матур төс. Асия башын югалтып гашыйк булды. Мәхәббәт дигәнең шушыдыр – аның көләсе, шаярасы килде, авызы гел ерык булды.Кем әйтте: "Мәхәббәт бөтен кешегә дә бәхет китерә дип? "Унсигездә аңлап буламыни мәхәббәтнең өчпочмаклы икәнен? Шул өчпочмакта икәү генә бәхетле була алганын, берсе корбан буласын, бөтен авырлыкны шул бер корбанга күтәрергә каласын? Бер ел очрашып йөргәннән соң, арада гөнаһ кылынды. Асия, беркатлыгы белән, менә хәзер өйләнешербез дип уйлады. Кызганычка каршы, гашыйк кеше сукыр була, үзе яраткан кешесенә ышанып, бөтен язмышын аның кулына тапшыра. Рифат өйләнергә ашыкмады, ә гөнаһ дигәнең озак көттермәде. Корсакка калганын белгәч, Асия куркудан, чыбыкка калып ябыкты. Бәхетсезлек бер килә башласа, өелеп килә бит ул. Рифатка каяндыр хат килә башлады. Тулай торакка килгән хатларны холлдагы зур өстәлгә таратып салалар. Башта бик әһәмият бирмәсә дә, хатлар ешая башлагач, бөтенләй башы ычкына язды. Берсен алып керде дә укып карарга булды: "Беренче Майга кунакка киләм..." дип язган. Кабаттан ябыштырды да вахтага кире чыгарып салды. Бу – киләсе "кара көннәре" нең берсе иде. Рифаттан сорагач, читтә йөргән кызы барын яшермәде. Асия башына ябышты: нишләргә? Аборт ясатып котылырга булды. Район бәләкәй икән шул: кая барсаң да танышыңны очрата аласың. Гинекологка кергәч калтырап төште. Яшь табиб ничек кенә үгетләмәсен, барыбер котылырга булды, тик, операция өстәленә менеп яткач, хирургның канлы клеёнка алъяпкычын күреп, коты алынып чыгып чапканын сизми дә калды. Беркөнне өстәлендә пачкасы белән уколлар күреп, Рифатка сораулы күзләрен текәде. " Ә болар ...җиңел булмады моны табуы, шушы уколларны казатсаң, үзе төшәчәк", – диде егет. Тик, моның турында Галим дә белеп алгач, ачуыннан күкерттәй чәчрәп чыкты: – Ни эшлисең син? Гомерлеккә баласыз каласың киләме? Бир ул әйберләрен үзенә кире, хатынына сакласын. – Асия авызын ачып тора бирде, алар бит дуслар. – Ни үзенә, ни кешегә... – диде дә Галим, бәргәләнеп чыгып китте , Асия ул чакта аны аңлап бетерә алмады. Сабантуй да җитте, барысы да үз авылларына кайтып киттеләр. Рифат алар авылына килергә вәгъдә итеп калды. Тик ...ул килмәде. Мәйдан кыза, халык сабан туе карый. Галим дә кем беләндер йөри. Асия, кешеләр янына, барырга куркытып, читтәрәк булырга тырышты. Шулчак аның янына Галим килеп, текәлеп карап тора башлады. – Син үзеңне күрсәң читтән...Килмәдеме? Ярый, әйдә, икәү йөрибез. – Нишлим, әйт, нишлим?...
– Чык миңа кияүгә, беленә башлаганчы. Беркайчан да рәнҗетмәм. – Асия авыз ачып катты да калды. – Ничек? – диде күзләрен шар ачып.
– Шулай, син миңа һәрвакыт ошый идең.
– Син нәрсә, Галим? Мин бит... – Шуңа әйтәм бит инде, кеше сизгәнче, дим, өйләнешик, бала да минеке булыр...

 

(Дәвамы бар.)

Зифа КАДЫРОВА

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас