Зөһрә мондый хөрмәткә өйрәнмәгән, алар аны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Дәрәҗәле урында эшләүләренә дә карамастан, бик гади, итагатьле кешеләр булып чыктылар. Зөһрә алар турында кемнәр, кайда эшлиләр, дип тә сорамады, тик сөйләшуләреннән гади халык түгеллеген чамалый. Кәримнең апаларындагы кебек һавалылык та, эрелек тә юк. Яңа тормыш җир белән күк арасы кебек. Кимсетеп кычкыручы, мыскыллаучы, көйләтүче дә юк. Киресенчә аны көйлиләр. Әмирхан эштән очып дигәндәй кайта, шатлыктан йөзе балкып тора, иркәли, назлый. Зөһрә өйдә үзе генә калганда тормыш болай да буламы икәнни, дип, һаман ышанып бетә алмый. Ире яшь булса да, тәрбияле булуы күренеп тора, беркайчан әмер бирми. Беркөн шулай җайлап кына:
- Туйгансыңдыр инде бертөрле эштән, эшеңне ташла да укырга кер, компьютерда эшләргә өйрән. Теләгең булса, бик күп курслар, кызыклы эшләр бар. Мин сиңа бар яклап ярдәм итәрмен. Аннан онытма, син минем яраткан хатыным, мин сине бәхетле итеп күрәсем килә, калганы минем эш. Мин һаман бәхетемә ышанып бетә алмыйм, яратып та туя алмыйм, бәгырь алмам. Син бит яратыр өчен генә яратылган, - диде, назлап үбә-үбә. - Яңа елга бәлки чит илгә барып, ял итеп кайтырбыз. Май аенда әтинең юбилее, ул гаилә сәүдәсеннән китә, җитте, ял итеп каласым килә, ди. Шуңа чаклы без дә ял итеп калыйк.
- Белмим шул, әтисе, миңа ярыймы икән? - диде Зөһрә, бик серле елмаеп.
- Әтисе, дидеңме? О, миңа ошый. Хе, әтисе, ярый, мин риза, әнисе.
Яңа ел да килеп җитте. Зөһрәнең әлегә әлегә яшереп саклаган сере беленә башлагач, ул иренең кулын корсагына куеп:
- Син каршы түгелме? - диде, серле генә елмаеп. Ире башта аңламыйчарак торса да, бу - сиңа яңа ел бүләге, син ризамы шуңа, әтисе, дигәч, Әмирхан шатлыгыннан хатынын бүлмә буйлап күтәреп әйләндерде.
- Бар бит ул бәхет, юкка эзләмәгәнмен мин сине, бәгырь алмам.
Тормыш үз җаена салынып килә бирде, май аенда Әмирханның әтисенең җитмеш яшьлек юбилеена бик күп кунаклар чакырылды. Әмирхан җәйге базада кунаклар өчен урын әзерләтте. Зөһрәне ире бернәрсә белән дә борчымады. "Ял ит, бар да әзер булгач, үзем кайтып алырмын", - диде. Инде шактый түгәрәкләнгән корсагын сыпырып, минем кызларым, дип, иелеп хатынын үбеп алды. Сәгать өчкә мин кайтуга әзер булып торыгыз, дип чыгып йөгерде. Күпләр әле бу шәһәрдә иң бай буйдакның өйләнгәнен белмиләр иде шул. Зөһрә үзе дә иң бай егеткә чыкканын аңлап бетермәде. Ул беркайчан нәрсәң бар, дип сорамады, һәрвакыт булганына канәгать булды. Баймы, түгелме, анысы мөһим түгел иде Зөһрәгә. Әмирханы аңа балалар сөю бәхете бүләк итте, шуннан да зур байлык булуы мөмкинме соң? Зөһрәнең гомер буе хыялланган ана булу теләге тормышка ашты, өмете бөтенләй өзелгән иде бит инде.
Алар берничә тапкыр бергәләп, авылга кайтып килделәр. Мәрьям кунакка килүдән баш тартты. Ул әле һаман да кеше арасына чыгарга кыенсына иде. Аның бөтен аралашкан кешесе Әхмәр белән Кыям абзый булды.
Картлар бик бирештеләр. Үткән җәй Кыям абзый Сафиясе белән икәүләшеп зиратка барып, үзләренә урын карап кайттылар. Кыям карт ике каберлек урынга чөй кагып чыкты.
- Урман буенарак ятыйк әле, кошлар сайравын тыңларбыз.
- И Кыяметдин, безне кем бергә куйсын, ди. Балалар хәл итәчәк инде, алар, җаным, ризалашмас.
- Мин синеке белән минеке янында урын калдырмадым. Анда урын юк. Әлегә бу зиратның нәчәлниге мин бит. Кара, Сафия, мин сиңа кунакка кереп йөрермен, я кулыңны гына булса да тотып ятармын.
- И, картайганчы хыялландың әллә ниләр белән.
- Кара, Сафия, мин синнән алда китсәм ярар иде. Соңгы юлга киткәндә соңгы күлмәгемне дә син тегеп кидерер идең, әйе бит, - дип, карчыкның күзләренә карап, җавап көтте. - Кулларыңның җылысы күлмәгемдә калыр иде. - Карчыкның күзләрендә яшь ялтырады.
- Минеке әзер инде, Кыяметдин. Алдан тегәргә ярамый да инде, шулай да яшьләр әллә тәртибен белә, әллә юк, әзерләп, язып, салып куйдым.
- Соң, миңа да үлчәп тегеп куйык, - дип, Кыяметдин карт Сафиясенең кулын кулларына алды.
Камил фермадан төшке ашка кайтканда, ике картның зиратка менеп барганнарын күреп, сагаеп калды, карт көчекләре дә ияргән. Нишләп йөриләр болар, дип, акрын гына ул да артларыннан иярде. Камил, зиратка керми генә, карт белән карчыкның балалардай җитәкләшеп урын сайлаганнарын күзәтеп торды. Йөрәген авыр уйлар чорнап алды. Гаилә башлыгы булган картлар, ә инде бала кебекләр. Аларга инде шушы ике аршын җирдән башка берни кирәкми. Бар теләкләре - бергә китәргә дә бергә булырга. Белми әйтмәгәннәрдер, шәрә бала булып туасың да, шәрә булып, бала акылында китәсең. Әтисе китә калса, бу зиратны карап, тәртиптә тотучы да калмаячак, калырдай кеше дә юк. Караучысыз теләсә кем теләсә кайда, теләсә ничек күмәчәк, тәртип бетәчәк. Әнә, мәктәп беткәч, батырлар каберен дә караучы юк, анда да җиңү бәйрәменә бер әтисе килә дә, берничә карчык килә.