Бераз утыргач, салып та алгач, Камилнең теле ачыла төште.
- Мин үзебезнең йорт тирәли йөрдем... Күчеп киттеләр дисең ич, белмисеңме, сатмыйлар микән?
- Юктыр. Бакчасына кайтып йөри аларның берсе, ташлап ук бетермиләр алай. Әллә, дус, кайтыр идеңме? Табам мин сиңа җир.
- Юк, миңа үзебезнең йорт кирәк, иске өе белән, әти кулы белән салынган...
- Соң, иске бит инде ул, син анда кайтып яшәргә җыенмыйсыңдыр?
- Их, сатсыннар иде! Нинди акчалар сорасалар да җәлләмәс идем. Сөйләш, дус, күпме сорасалар, шулкадәр бирәм, - диде Камил.
Әйе, ул таң атканчы өй тирәли йөрде дә йөрде. Туган йортының капка төбендә таң аттырды, кошлар да сайрап яңа туасы көнне каршылады. Бала чакта җәен алар, дүрт малай, сарай башындагы печәнлектә йоклыйлар иде, аны һәрвакыт шушы кошлар сайравы уята, ә олы абыйлары, кызлар озатып, таң белән генә кайтып егылалар иде. Их, үткән гомер...
Камилнең күзенә яшь тулды, әле утырган эскәмиясе дә һаман шул - әтисе кулы белән эшләнгән эскәмия. Ул аны кабат-кабат сыйпады, йөрәген әллә шатлык, әллә сагыш биләп алды. Әти. Әти кулы. Әти истәлеге. Өйнең эченә керәсе, бүрәнәләрен кочаклап елыйсы килде. "Әйе, зимагур мин, ничәмә еллар кайтмадым, зыярат кылмадым. Мин үлгәч, минем дә балаларым китәрләр дә онытырлармы? Туган нигезгә төкергән кеше кем була микән, мин юньсез буламдыр ул", - дип, үз-үзен битәрләде.
Салкынча саф җилләре белән таң атты, көн туды. "Тукта, яннарына барып килим", - дип, зиратка ашыкты. Елга аръягындагы зират әллә ни ерак түгел иде. Зиратка тәһарәтсез керергә ярамый дигәнне исенә төшереп, елгага төшеп юынып алды. Зират капкасыннан керде дә югалып калды... Капкадан ерак түгел генә җирләгәннәр иде түгелме соң? Бик озак уйланып торгач, башына барып җитте: койманы күчергәннәр икән бит, зират икеләтә зурайган. Бик күп яшьтәшләре монда күчкәннәр, башка сыймас хәл бит бу, кая кырыла бу халык? Үзенә кирәкле каберләрне эзләп әйләнде дә әйләнде. "Әле дә балалар белән килмәгән, ояты ни тора, атаң белән анаңның каберен таба алма инде!"
Озак эзләргә туры килде аңа үзенекеләрне. Искереп, таралып барган, һәр көз өстәлеп торган коры-кураларга батып утыручы каберләргә юллыкач, сискәнеп китте, башына кайнар йөгерде. Янәшә ике кабер. "Килдем менә, әти, килдем, әни, яныгызга, - дип елый-елый яннарына чүгәләде. - Кичерегез без сансызларны, дөнья буйлап таралдык та, дөнья куып, сезне искә алырга да оныттык, оят, бәгырьләрем". Яшьле күзләре белән тирә-як каберләргә күз йөртте. Төрлесе бар: бик чиста, матур итеп каралганнары, күптән онытылганнары да. Газизләренең шулай караусыз булып ятулары өчен оят иде аңа. "Кешедән оят. Дүрт малай үстереп ...Мин дә шулай ятармын, минем дә улларым кайтып карамаслар".
Бик озак торды ул исәнгерәп. Чыгу юлына борылганда бик матур итеп каралган бер кабер янында тукталды. "Гел исерек йөри торган Фатыйх абзыйның кабере! Кара, ничек хөрмәтләп, тәрбияләп торалар! Без ни җиребез белән ким аның малайларыннан? Йа, Аллам, үзең кичер. Оят, һай оят. Җәмил чакырып кайтармаса, һаман шул ил буйлап заводлар төзеп, харап әллә кем булып йөрер идеме икән? Менә кайда күренә икән синең кемлегең!" Камил чыгу юлына ашыкты. Артыннан җилкенүле уйлары да иярде: "Соң түгел бит әле миңа да, соң түгел. Кайтырга! Абыйлар белән җыелырга, нигезне тергезергә... Авыл картларын җыеп, искә алып, дога юлларга кирәк. Кайтам, бәгырьләрем, кайтам, әти, кайтам, әни! Моннан болай кешедән ким-хур булып ятмассыз", - диде, зират капкасын ябып.
Моңарчы берни уйламый яшәгәненә үзе дә аптырады: "Үткән бар, киләчәк бар, китәчәк бар. Уллары бар, ул аларны әзерләргә тиеш. Әлегә соң түгел". Уйлар аны кабат җилкендерде, кабат артка, зират капкасына борылып карады. "Соң түгел, барысын да тәртипкә салырмын", - дип кабатлады эчтән генә. Кинәт бөтен гәүдәсендә ниндидер җиңеллек тойды, күңеле яктырып китте, эчендә шатлык чаткылары кабынды, нәрсәгә шатланганын әлегә үзе дә аңлап бетермәде.
Китәргә дип машиналарга утырышканда Камил Җәмилне кочаклап алды:
- Рәхмәт, дус! Күрше итеп күрәсең килсә, эшне тизрәк җайла да хәбәр бир!
Анысы, сынаулы да һәм серле дә карашын дустына юнәлтеп:
- Кайтырсың шул, кайтмый хәлең юк. Әнә анда бер малаең теге чакта синең буй җитмәгән үрләрне яулап йөри, - диде, тыкрык башына ымлап.
Анда өлкән улы яшь укытучы кыз белән саубуллашып тора иде...
Зифа КАДЫРОВА