Күзләре Гөлназда булса да, уйлары утыз елга артка кайттылар". Синдәйләргә миндәйләргә тиң түгел иде шул, ни буй, ни тел дигәндәй... Берни аңлашмыйча аерылыштылар. Ул сәбәбен белде, тик менә Гөлназ ни уйлады микән? Ул көнне, соңгы имтиханнарны тапшырып, кулга инде аттестат алганнаң соң кичен Җәмил белән алар Гөлназлар капка төбенә килделәр. Кызлар кинога киткән булып чыкты, аларны тыкрык башына барып көтеп торырга булганнар иде дә, шулчак Җәмил, башына шук уй килеп:
- Әйдә, юри генә куркытабыз, әнә тегендә, алмагач төбенә качып утырабыз да, чыбык белән иңнәренә төртеп, чәрелдәтәбез, - диде.
Бик җәһәт кенә бакчага сикерделәр дә кәүсәләре җиргә чаклы асылынып төшкән карт алмагач төбенә чүгәләделәр. Алмалар да олы бишбармак чаклы булмаган, эчкелтем булса да чәйнәп төкерергә ярый. Кичә булса, кесәләренә йолкып тутырган булырлар иде, ә бүген инде алар зур кеше: торсышка юллама алган егетләр, кесәләрендә - аттестат! Ә алмалар, шулай да, әче....
Күпмедер вакыттан кызлар да капка төбендәге эскәмиягә кайтып урнаштылар.
Җәмил яшеренгән җирдән чыгарга уйлаган дустының колагына иелде:
- Ашыкма, башта тыңлыйк әле кызык өчен, ни сөйләшәләр икән кызлар, - диде.
Кызлар аларны күрми, карап чыккан кинодагы мәхәббәт геройлары хакында кызып гәпләшәләр. Аннан соң, әлбәттә, сүз үз егетләре турында:
- Кара, тегеләр нишләптер күренми, Гөлназ, Камил нәрсә әйтә, сез укырга бергә керәсездер бит инде? - дип сорап куйды Гөлназның ахирәте.
- Кирәк ди, монда да туйган. Мин институтка укырга кергәч, иң чибәр, озын буйлы егетне үземә каратып алам, менә күр дә тор.
- Ә Камил?
- Нәрсә Камил... Йөри шунда ияреп, үсмәгән кәҗә тәкәсе кебек, ни сөйләшә белми, ни буе, ни үзе. Ничек аның белән оялмыйча кеше арасына чыкмак кирәк...
Алмагач төбендә сеңеп утырган Камил шыбыр тиргә батты, җир тишеге булса, убылып юкка чыгар иде. Көчкә тирән итеп сулыш алды да, аяк очларына гына басарга тырышып, бакчаның түбән очына таба атлады. Алмагачның коры ботагы битен сыдырды, сизмәде. Койма аша сикереп төште дә бакча артындагы елга буйлап торып чапты. Хәле беткәнче йөгерде. Сөзәк ярга утырып, үкси-үкси елады. Кызлар өчен бу аның беренче һәм соңгы елавы булды. Өйләренә таң алдыннан гына кайтты һәм укырга киткәнче бүтән урамга да чыкмады. Хәтта җан дусты Җәмил белән дә бер-берсенә карарга читенсенделәр, ул да күренмәде. "Гөлназга үпкәсе бик зур иде аның. Кызык, эзләгәнен тапты микән? Бердән, уйлап карасаң, ник үпкәләргә, рәхмәт әйтергә кирәктер, бәлки. Институтка кергәч тә һәр буш вакытын спортзалга йөреп, турникта атынып, гер күтәреп тир түгүләр бушка китмәде бит. Буе да үсте, җилкә дә киңәйде. Аягында нык басып тора егет". Әле менә Гөлназны тыңлап утырганда шуларны күңелендә яңартты Камил.
Иң кызыгы кемнең кем булуы турында сөйли башлагач булды. Камил исе китеп утырды. Эскерт төпләрендә качып тәмәке тартып ятып, көчкә-көчкә өчкә укыган элекке малайлар күкрәк киереп торып баса. Алар инде теге, начар укыганнары өчен сүгелеп, кара такта алдында елап торган "җепшек танаулар" түгел: кайсысы - фермер, кайсысы - бизнесмен, кайсысы ...Күрче, берсе дә юкка чыкмаган, барысы да "важный" кеше булганнар икән бит!
Камил, аларны бирелеп тыңлап, үзенә чират җиткәнне дә сизмәгән. Аңа сүз бирелгәч, югалды да калды, әйтерсең утыз ел үтмәгән дә, әйтерсең ул - һаман мәктәп баласы. Салмак кына торып басты да, ни әйтергә белмичә, бер урында таптанды, ә класс аңа карап тын калган.
- Мин, ни, ни инде, - диде дә тукталып калды, үзе тирләп чыкты. - Шул инде, укып бетердем дә эшләдем, эшлим...
Камил маңгай тирен сөртеп азапланганда карт укытучы ярдәмгә килде:
- Алар, гаиләләре белән, шулай азсүзле булдылар инде. Аталары да аз сөйләде, күп эшләде, гомер буе колхозда иң эшчән, акыллы бригадир булды. Авыл халкы әтиеңне бик хөрмәт итә иде, син дә төшеп калганнардан түгелсеңдер диясем килә.
- Туктагыз, үзем сөйлим, - дип, класс алдына Камилнең хатыны чыгып басты. - Мин Камилнең хатыны булам, менә монда ике улыбызны да алып кайттык. - Халык су сөлеге кебек, озын буйлы, чибәр егетләргә әйләнеп карады. - Минем Камилем шундый кеше инде ул, азсүзле, үзе турында беркайчан да сөйләмәс. Институтта укыганда таныштык һәм менә 25 ел инде без бергә. Ул, сөйли белмәсә дә, эшли белә. Ул республикабызның иң яхшы белгечләренең берсе булып санала, зур-зур химия заводлары төзи, зур предприятиенең баш инженеры һәм ул зур коллективны җитәкли. Ил күләмендә дә билгеле кеше, чөнки ул бөтен Рәсәй буйлап химия заводларын аякка бастыра, ике улыбыз да шул заводларда программистлар, менә шул. Авылыгызга, мәктәбегезгә рәхмәт шундый кеше тәрбияләнегез өчен, кызларыгызга рәхмәт! - Ә аларга, кызларга, ни өчен? - диде артта утырган ирләрнең берсе.
- Шундый яхшы егетне алып калмаганнары өчен. - Хатынның күзләренә яшь тулды. - Ул бит дөньяда иң яхшы, иң акыллы, иң матур кеше...минем өчен, - дип өстәп тә куйды.
Ә Камил, юк, бүлдерергә уйламады ул, сихерләнгән кеше кебек, хатыныннан күзен алмыйча шаккатып тыңлап торды. Аннан күкрәген киереп тирән итеп сулыш алды һәм лып итеп урынына утырды. Егерме биш ел бергә яшәп, бер юрган астында йоклап, мондый да күңел көткән сөю сүзләре ишеткәне юк иде хатыныннан. Поездны гына түгел, очып барган самолетны да туктата бу, дип уйлап, чак кына, сизелер-сизелмәс, үзалдына елмаеп та куйды.
- Мондый яклаучың булганда директор да булырга була, - дип пышылдады Җәмил. Камил дә эчтән генә: "Еще не вечер" дип, көлемсерәп куйды.
Кичәнең ахырына мәктәп еллары фотолары янына җыелдылар, кызык икән бит! Уллары:
- Әти, кара, син бит юк монда, әллә башка класста укыдыңмы? - дип сорагач, Камил күзлеген киеп, якынрак килеп карады да берсүзсез генә, кап-кара, иң бәләкәй бер укучыга төртеп күрсәтте. Малайлар бармак төрткән җиргә иелде, аннан бер әтиләренә, бер фотога карап алгач, кече улы: "Әтине лупа белән эзләргә кирәк икән монда!" - дип көлеп җибәрде. "Кечкенә дә төш кенә!" - дип куйды әниләре, ялт аңа таба борылып, әтиләре өчен горурлык хисен белгертеп.
Инде бер минуттан ул, иренең култык астына ук кереп бетеп:
- Төш кенәм минем! Күз нурым! Баһадирым! - дия-дия гомер белгертмәгән сөю хисләрен тезде. Ире үзен болытларда йөзгән кебек хис итте.
- Мин дә, мин дә сине сөйдем, сөям, син - минем яклаучым, саклаучым, сусыл гөлем, Гөлсылу! - дип хатынының колагына гына әйткән сүзләрен классташлары алдында да кычкырасы килде аның.
Ә бераз гына читтәрәк баскан, барысын да ишетеп, күреп торган Гөлназның күзләре бу минутларда мәктәп идәненнән ярык эзли, күзен күтәреп карый алмый, аска иелгән керфекләре кургаш эленгән кебек авырлар иде. Һәм ул, акрын гына барып, магнитофон тасмасын яңага алыштырып куйды.
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңел(е)рәк...
Камил белән Гөлсылу, үзләре дә сизмәстән, түгәрәк уртасында калдылар, кайткан кунакларның бөтенесе кузгалып, әлеге көйгә буйсынып вальс әйләнәләр. Җыр агыла да агыла:
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын...
Кичен Җәмилләрнең бакчасында табын корып, шашлык кыздырып, җырлашып утырдылар. Таң беленер алдыннан Камил шыпырт кына каядыр чыгып югалды, бик озак кына йөреп кайтты.
- Кайда йөреп кайттың инде син, зимагур? - дип каршылады аны Җәмил, рюмкаларга шәраб коя-коя. - Әллә, мин әйтәм, түбән очта йөрдеңме, дим, яшьлегеңне искә алып? Мә тот, суынырсың бераз. Болай кызсаң, күмергә әйләнүең бар. Гөлназның теләгенә иреште, дус, тик бәхетле булды дип кенә әйтеп булмый. Үзе белән укыган бик чибәр егеткә кияүгә чыгып, эшкә монда бергә кайттылар, икесе дә укытучы, культурный халык, интеллигенция, кыскасы. Но, дус, чибәр кеше бит ул бөтенесенә дә кирәк. Менә, бик тырышсак, синең белән миңа да кармак салырга мөмкиннәр, чөнки ирләр кырылып бетеп бара, юк, җитми безнең брат. Ә Гөлназның ирен ялгыз хатыннар өзгәләде, йолыккалады, юлдан яздырды. Бер юньсезе белән буталып, гаилә таралды. Хәзер инде кызы үсеп, аякка басты дияргә дә була, ялгыз үстерде ул аны.
Дусты Камил, һәрвакыттагыча, эндәшмәде: аның инде Гөлназга үпкәсе юк, чөнки үз тормышыннан, корган гаиләсеннән бик канәгать иде ул. Дөрес, беренче мәхәббәте аның йөрәгендә мәңге онытылмас яра булып калды, тик ул аны бик тирәнгә яшереп яшәде.
(Ахыры бар.)