Авыл, соңгы көннәрен яшәгән карт корткадай. Үләр алдыннан ул да җиңеләеп китә, ди. Монда да йортлар буш, кыегайган. Шулай да үткәннәрен, бала чакларны сагынып кайтучылар очрап тора. Җәй җитүгә исән калган хәллерәк авылларда сабантуйлар башлана. Ераклардан сирәк кайтучылар авылларының бетеп баруын күреп, кая барырга белмичә аптырап, урам уртасында боргаланалар. Күршедә элеккеге ачык йөзле карчыклар да калмаган, кая карама кадакланган тәрәзәләр. Адәмнән дә биегрәк алабута, кычыткан баскан ишек алларына керү куркыныч. Кемдер нигезенә утырып елый. Алар бит туганнарын, яшьлек дусларын күрербез, күчтәнәчләр белән чәй эчәрбез, дип, сабан туена кайтканнар иде. Кая китеп беткән бу халык?
Ирекнең дә инде унбиш-егерме еллап авылга кайтканы юк иде. Яшь чагында армиядән кайту белән Себергә ничек чыгып киткән булса, шуннан бирле күренгәне булмады, эссез югалды дисәң дә була. Менә ул да кайтты. Кайтты да аптырашка калды. Югыйсә, әллә нинди матурлыклар вәгъдә итеп, юл буе балаларына авылының матурлыгы, балыкка бай күлләре, җиләкле урманнары турында сөйләп, кызыктырып алып кайтты бит. Әти-әнисе ничек шатланып каршы алачагын, көн дә җылы сөт, сыек кына итеп аертылган сөт өстен күз алдына китергән иде. Кыям абзый үтеп барган җиреннән туктап, аларга текәлде.
- Кунаклар кайткан икән, ялгышмасам, Фәтхи малае булырга тиеш. Бик атаңа охшагансың, - диде. Ирек килеп күреште.
- Исәнме, Кыям абзый. Белмисеңме, безнекеләр кая китеп беткән, әллә берәр якка күченеп киттеләрме? Болай булмый бит инде, бөтен авыл буш.
- Эх, малай актыгы, йөргән Себер далаларыңа телеграм килмәдемени, әллә кайтып торырга ераксындыңмы? Көтте анаң белән атаң, бик көтте. Соңладыгыз шул инде. Син бит төпчек, йорт хуҗасы, атаң өйне сиңа яздырып калдырды. Халык кайда, дисең, яртысы - зиратта, яртысы - шәһәрдә. Синекеләр дә сине, оныкларын көтә-көтә мәңгелек йортка күченеп киттеләр. Эх, мәрхәмәтсез сез, балалар.
- Башка сыймый, әни дә, әти дә юк. Кая китте элеккеге авыл?
- Кая китсен? Синең шикелле Себергә китте дә онытты. Ә кемдер кайтасы килсә дә, кайталмый, шунда картайдылар. Менә син дә кайттың да, балаларыңны күрсәтеп, сөендерергә соңга калдың. Абыең атаңнардан да алдарак теге дөньяга күчте. Картларны соңгы юлга озатырга берегез дә калмады. Каберләренең рәшәткәләре дә юк. Мин каккан такта торса гына инде.
- Нишләргә соң инде, Кыям абзый, кая барырга?
- Келәткә кереп, чалгыны тап. Яхшылап кычытканнарны чап, тәрәзәләрнең тактасын ал, аны мин генә кагып куйган идем. Килен өйне юып чыгарсын, тәрәзәләрне ачып, өйне җилләтегез. Бу бит синең туган йортың, ялгыз, караучысыз рәнҗеп утыра. Кич, су буена җыелып, балык шулпасы пешерербез. Менә шул булыр сабантуй. Ярый, китим, минем дә балалар кайта, йомышың төшсә кер, ярдәм итәрмен.
Сабантуй өмет итеп кайтучылар сирәк кенә булса да, күренеп калды. Кая барсыннар, су буена төшеп, булдыра алган кадәр табын кордылар. Кыям абзыйның балалары җыелып кайттылар, биш бертуган, һәр кайсысында икешәр-өчәр бала. Шашлыкка ит алып кайтканнар. Камил белән Фәрит, алдан барып, су буенда урын әзерләделәр. Салиха, хуҗаларча өй уртасына басып, кемгә бәйләнергә белмичә, өстән аска карап, башкаларны күзәтте. Койма аркылы арлы-бирле йөргән Зөһрә белән Мәрьямне дә күз уңыннан ычкындырмады. Яныннан йөгерә-атлый үтеп барган кече киленне беләгеннән эләктереп алды да:
- Әнә кара, күрәсеңме әрмән калдыгы - Зөһрәне? Камилең гомер буе шуңа гашыйк, хәзер дә юкка гына кайтып йөрмидер әле, - диде, куллары белән биленә таянган килеш горур гына. Килен барган җиреннән абынып китте, кая барганын онытты. Салиха канәгать иде, мая салынды. Камилгә юл ябылачак, аның планы буенча, бу йорт аныкы булырга тиеш. Шулвакыт кап-кара кечкенә малай йөгереп килеп керде.
- Кия бабай, Кия бабай, - дип, өйгә үк кереп китте.
- Кара, кара, теге әрмән калдыгын, үрчиләр тәки. Анда тагын нинди хатын йөри соң? - дип, Салиха, коймага якынрак килеп, күзәтә башлады, тик танымады. Кара малай кармагын күтәргән килеш Кыям бабайны эзләде. Күл буеннан нәрсәгәдер кайткан Камил, малайны күтәреп алып сөя-сөя:
- Кия бабай балыкта бит, Эмил. Әйдә минем белән, - дип, үзе белән ияртеп алып